Логотип Казан Утлары
Публицистика

МУЗЫКА ШИКЕЛЛЕ...

Кышкы бураннарда үзенә юл яра алмый интегүче икенче номерлы трамвай хәзер «Красный Ключ»ка шәһәрдән ун-унбиш минут эчендә илтеп җиткерә. Юл урманнар буйлап сузылганлыктан, рельслар монда аеруча матур чыңлый шикелле. Трамвай тукталышыннан кошчылык фабрикасына атлаганда да урман җырын тыңлап барасың. Бу тирәдә агачлар карт инде. Ким дигәндә, Кама буеның бер гасырлык тарихын кичергәннәр. Революциягә кадәр биредә алпавыт имениесе булган, ул «Святой Ключ» дип аталган. 1919 ел хозы итеп үзгәртеп корганнар... Шулар турында уйланып, сукмактан атлый торгач, кошчылык фабрикасына килеп җитүемне сизми дә калганмын. Таныш тавышка күтәрелеп карасам, каршымда предприятие директоры Григорий Никифорович Чигвинцев басып тора. Аның янында фабриканың партоешма секретаре Клим Виноградов, активистлардан берничә иптәш, олы яшьтәге кешеләр. Шушы көннәрдә генә директорга 50 яшь тулган иде. Җәмәгатьчелек аның янына шул уңайдан җыелгандыр инде, мәйтәм. — Совхоз ветераннарыннан берничә кешегә хөкүмәтебез бүләге килгән: «Хезмәт ветераны» медале. Шуны тапшырырга җыенабыз. Шулай диделәр миңа. Кыска, әмма дулкынландыргыч1 булды бу җыелыш. Варвара Васильевна Кузнецова һәм Любовь Ивановна Малова утызкырык ел гомерләрен «Красный Ключ» совхозын үстерүгә багышлаганнар. Хәзер икесе дә лаеклы ялда. Әмма, партия членнары буларак, бүген дә коллективның җәмәгать тормышында, яшь буынны өйрәтү һәм тәрбияләүдә катнашалар. Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны коммунист Иван Алексеевич Кошкин да инде пенсия яшендә. Ләкин хезмәтен ташламый. Ул күп еллар шофер, соңрак гараж мөдире булган. Бүген вулканизаторчы — ягъни автомобиль шиннары төзәтә. Яшьләргә яхшы остаз... Медальгә лаек булган ветераннарның тик берсе — Прасковья Федоровна Щипачева гына тантаналы җыелышка килә алмаган иде. Сырхаулап киткән. Җыелыштан соң җитәкчеләр бер мәл уйга калдылар. Бүген үк тапшырасы иде бит медальне... да, Ленинның мәгълүм Декретын тормышка ашырып, большевиклар аны совет имениесе, ә соңрак «Красный Ключ» кошчылык сов — Өенә барыйк. Ә медальне... Әнисенә аны кызы тапшырсын. Дәүләт вәкиле ич — СССР Верховный Советы депутаты. Хөкүмәт бүләген ул тапшырырга тиеш. ♦ Профсоюз комитеты председателе Владимир Макарович Заяцның * бу тәкъдимен барысы да хуп күрделәр. Һәм менә без Щипачевалар £ квартирында. Без ишектән керүгә Прасковья Федоровна, әлбәттә, ки- 5 нәт аптырап дулкынланып калды... Совхозда, фабрикада шактый күп еллар эшләгән ул. Иң гади, = әмма ялыктыргыч хезмәт башкарган — йомырканы сортларга аерган х һәм тартмаларга тутырган. Инде пенсиядә, шулай да өенә менә ? нинди авторитетлы делегация килеп керде бит әле... Валентина Щипачева да нык дулкынлана. Болай да тыйнак, сабыр кыз бу минутларда бөтенләй йомшап калды шикелле, һәрчак уйчан караучы зур соргылт күзләреннән менә-менә яшь тамчылары Z атылып чыгар төсле. Әнисенең газиз кызы да, дәүләтнең рәсми вәкиле дә. Ничегрәк тотарга тиеш соң ул үзен бу мизгелләрдә?!. — Кадерле Прасковья Федоровна! СССР Верховный Советы Пре- и зидиумы исеменнән сезне... = Юк, рәсми кәгазьне ахырынача укып бетерә алмады кыз. «Котлыймын, әнием!»—диде дә, бәхеттән ни еларга, ни елмаерга белми- х чә аптырап торучы ананың кочагына ташланды. Шунда ук аның н кофтасына «Хезмәт ветераны» медален кадап куйды. Күңелең иң £ нечкә кылларын тибрәтеп алды бу сирәк очрый торган күренеш. л Ветеранга, аның кызына сәламәтлек һәм уңышлар теләп, аларның е үзләрен генә аулакта калдырырга ашыктык. Бер-беренә иң газиз сүзләрен әйтсеннәр... Кошчылык фабрикасының ишегалдында, үзәк юл буйлап, хезмәт алдынгыларының рәсемнәре тезелеп киткән. Узган ел һәр тавыктан 240—260 йомырка алган Мария Васильевна Усова һәм Степанида Ивановна Прохорова, партия членнары Социалистик Хезмәт Герое Клавдия Филипповна Малышева һәм Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры Анна Романовна Бреднева. Шунда ук хезмәттә танылып өлгергән яшь буын вәкилләре, Таблица һәм диаграммаларга карасаң, саннарның зурлыгына бер мәл таң калып торасың. Тугызынчы бишьеллыкта фабрика планда каралган 188 миллион 300 мең урынына 267 миллион 939 мең данә йомырка җитештергән. Дәүләткә йөзләрчә мең центнер кош ите тапшырылган. Шунда ук бик кечкенә саннар да бар: «Красный Ключ» тавыклары салган йомырка илдә иң арзан икән — бер данәсенең үзкыйммәте фәкать 3,4—3,6 тиен. Яңа комплекста исә өч кенә тиен... Нечкә кичерешләргә бирелеп өендә әнисе белән калган Валяны тиз генә килеп җитәр дип уйламаган идем. Ә ул инде мине куып та җитте. Йөзендә һәр вакыттагыча тынычлык... Гадәтенчә сабыр гына сөйләшә. — Эшкә ашыгам, минем смена,— диде ул, яңа комплекска таба борылып. Мин дә аңа иярдөм. Гаять киң һәм озын корылма. I амәлдәге проектлар буенча төзелә торган унике бина бер түбә астына җыелган һәм бердәм комплекс хасил иткән. Кыйммәтле идеянең авторы— кошчылык фабрикасының директоры Григорий Никифорович Чиг- винцев. Проект институтлары, республика һәм район партия органнарының актив булышлыгы, төзүчеләрнең һәм совхоз эшчеләренең иҗаты һәм фидакарьлеге белән олы идея кыска гына вакыт эчендә тормышка ашырыла. Уникаль комплекс 1974 елда сафка баскан һәм үзен коруга тотылган чыгымнарны бер ел эчендә аклаган. «Красный Ключ» кошчылык фабрикасының яңа проектын эшләгән һәм тормышка ашырган бер төркем проектчыларга, төзүчеләргә һәм фабри- ка эшчеләренә СССР Министрлар Советының 1975 ел премиясе бирелде. Алар арасында директор Г. Н. Чигвинцев, оператор А. И. Королев, электрослесарь А. А. Бурнин, слесарь-оператор А. С. Костюнин, электрик Ю. П. Зайцев һәм башка иптәшләр бар. ~ Зур заводныкы шикелле озын коридор буйлап байтак атлагач, шактый иркен, якты бүлмәгә килеп кердек. Идән һәм стеналар төрле төстәге плитәләр белән бизәлгән. Стена һәм өстәлләрдә аппартура, җиһазлар, ике телевизор. Щитларның берсенә бәләкәй лампочкалар тезелгән. Алар кошчы-операторга комплекста хәлнең торышы турында сөйлиләр. Яшел, кызыл, сары, зәңгәр лампочкалар. Аларның күз кысуларына карап, оператор бинада һаваның сафлык һәм температура дәрәҗәсен, читлекләрнең чисталыгын, йомырканың конвейерлар буйлап ничек агылуын, кошларның ничек ашавын һәм тагын күп нәрсәне белә... Белә һәм бу процессларны идарә итә, кайда булса да төзексезлек, тоткарлык туа икән, шунда ук дежур слесарьга хәбәр бирә, аны шул участокка җибәрә. Хәл шунда ук төзәтелә. Җанлы фабрика тәүлек буена өзлексез эшли. Тәүлегенә 240—250 мең йомырка чыгара. Менә Валя телевизорны тоташтырды. Кнопкаларның берсенә төрткәләп, экранга комплексның әле бер, әле икенче цехын яки участогын китерә. Кошлар залы. Тавыклар читлекләрендә тыныч кына хәрәкәтләнәләр, ашыйлар. Төрле заллардан сузылган улак- тасмалар буйлап йомырка уза. Чишмәләр зур елга хасил иткән шикелле, әлеге вак улаклар да ахыр чиктә киң бер конвейерга китереп «коялар». Линиянең бу очында автомат «кул һәм бармаклар», үлчәүләр. Алар һәр йомырканың күләмен, авырлыгын билгели, сортларга аера, кирәклесенә штамп суга һәм складка озата. Кешеләрне тик шушында, складларда гына күрә башлыйсың. Менә алар телевизор экранында, куллары-кулга йокмый, тартмаларга йомырка тутыралар. — Инде бу процесс та, ниһаять, тулысынча механикалаштыры- лыр, дип өметләнгән идек, — ди Валентина Александровна. — Пяти- горскидагы завод йомырканы тартмаларга тутыручы машина чыгарырга җыена. Атамасы «ЛОЯ-6,5». ЛОЯ! Исеме матур, ә менә җисеме? Җитештерүчәнлеге түбән: дүрт кеше катнашында сменага фәкать 45500 йомырка тутыра, ягъни сәгатенә 6,5 мең данә дигән сүз. Ә безнең фабрика тәүлеккә 240—250 мең йомырка җитештерә. «ЛОЯ» тумас борын картайган булып чыкты, безне канәгатьләндерми. Куәтлерәк агрегатлар эзлибез. Бу хакта мин фабрика директорының да зарын ишеткән идем. Шуны искә төшереп торганда, уемны бүлдереп, Валя болай диде: — Әнием складта эшләгән чакта менә шулай, телевизордан еш кына аны карый идем. Ә хәзер менә хәлен белер өчен өйгә кайтып киләм, я телефоннан сорашам. Өйдә берүзе бит. Энем Анатолий хәрби хезмәттә. Комплекстагы, монда эшләүчеләрнең үзләренчә әйтсәк, блоктагы бу телефон әледән-әле үзен сиздереп тора. Менә мәктәп директоры шалтыратты. Иртәгә өлкән класс укучыларының фабрика алдынгылары белән очрашуын үткәрмәкчеләр икән. Валяның катнашуын сорыйлар. Шундый кирәкле эштән ничек баш тартсын. Барырга вәгъдә бирде. Яхшы итеп әзерләнергә, сөйләргә, яшьләрне фабрика белән мавыктырырга кирәк. Нияте шундый. Кайчандыр беренче остазлары — директор Г. Н. Чигвинцев, бухгалтер А. И. Сафонов, электрослесарь П. С. Каширин һәм башкалар аны предприятие белән бик кыска вакыт эчендә мавыктыра алганнар иде. Щипачевалар бирегә Свердловск өлкәсенең Кушва шәһәреннән күчеп килделәр. Шахталар, металлургия предприятиеләре шәһәрче- 134 ге Кушвада машинист ярдәмчесе булып эшләүче Александр Григорьевич Щипачев яшьли вафат була. Прасковья Федоровна үзе Алабугада туып үскән. Шунлыктан, ирен җирләгәч, озак та тормыйча, ике баласын — өч яшьлек Валяны һәм дүрт айлык Толяны алып, туган ягына якынрак җирләргә юл тота, һәм «Красный Ключ»та тукталып кала. Аңа шунда ук эш, тиз арада квартира бирәләр. ♦ — Иң элек монда табигатькә гашыйк булдым. Барыннан да элек J гүзәл Камага,— ди Валя ул чакларны искә төшереп.— Ун класс тә- ч мамлагач, кош караучы булып эшли башладым. Соңрак дирекция 3 бухгалтерлар училищесына укырга җибәрде. Аннан кайткач, шушы = һөнәр буенча бер ел эшләдем. Әмма күңел производствога, кошлар 3 янына тарта гына бит. Өстәвенә, 1973 елда яңа комплекс төзелде, 5 аны җибәрү-көйләү бара. Түзмәдем, директорга мөрәҗәгать итеп, - шунда кошчы-оператор итеп билгеләвен сорадым. Моның өчен сәбәп г һәм нигез дә бар иде. Бу вакытта мин нефтехимия кичке техникумының контрольүлчәү приборлары һәм автоматика бүлекчәсендә _ укый идем... х Яшь кенә кыз өчен шактый белем, кыюлык таләп итүче адым иде бу. Һәм Валя хезмәт юлындагы беренче җитди имтиханны уңыш- > лы үтте. Бүген ул — дипломлы техник-механик, тәҗрибәле кошчы- * оператор, фабрикада хөрмәтле кеше. Үрнәк сыйфатларының барысын “ үлчәүгә салып, «Красный Ключ» кошчылык фабрикасы коллективы п аны 1974 елда СССР Верховный Советына депутатлыкка кандидат * итеп күрсәтте. Моны уннарча предприятие, оешма коллективлары _ яклап чыктылар. Яшь коммунист Валентина Александровна Щи па- с. чева бүген зур җәмәгать эшлеклесе дә. Кешеләр аңа күп төрле £ мәсьәләләр буенча мөрәҗәгать итәләр, аңардан күп төрле киңәш, ярдәм сорыйлар. Менә хәзер дә директор Г. И. Чигвинцев шалтыратты. Үзенең «Танайка»га барырга җыенуын әйтте, ул юк чакта комплекс эшенә Валяның аеруча игътибарлы булуын үтенде. — Юллар өзелгән чак, шулай да түзми,— дип сөйләнеп алды Валя фабрика директоры турында.— «Танайка»ны кабул иткәннән соң бөтенләй тынгы белми. Тагын нефтехимиклар яки төзүчеләр вертолетына утырып очмакчылар. Республика партия, совет органнарының карары буенча узган ел «Красный Ключ» кошчылык фабрикасына күршедәге Алабуга районының «Танайка» совхозындагы кошчылык фермасы да кушылган иде. Образлы итеп әйткәндә, предприятие Кама аша атлады. Атлавын атлады, әмма фабрика җитәкчеләренә, беренче директорга кыенга туры килә. Хуҗалыкны яңабаштан торгызырга, тамырдан үзгәртеп корырга кирәк. Юлы да юк, җитмәсә. Җәйгә, куәтле катерлар алып. Каманы турыга гына кичеп йөрергә ниятлиләр. Ә хәзергә әнә шулай, нефтехимиклар вертолетыннан файдалансаң гына, чөнки Чаллы аша да Алабуга ягына юл юк әле. Түбән Кама ГЭСының плотинасы кайчан төзелер дә, даими юллар кайчан салыныр икән?! ♦ Красный Ключ» коллективы да әнә шуны зарыгып көтә. «Танайка» филиалында производствоны механикалаштыру һәм автоматлаштыру дәрәҗәсе төп комплекстагыдан да югарырак, камилрәк булачак. Дирекциянең һәм партия комитетының омтылышы, максаты шундый. Оператор Валентина Щипачева да шул турыда хыяллана, моңа ирешүдә үзенең иҗат һәм хезмәт өлешен кертергә әзер тора. Кошчы-оператор — һәр яктан үрнәк работник. Фабрикада аның предприятиене, эшчеләр поселогын үстерү хакына тынгысыз хезмәте, кыю адымнары турында сөйләделәр. Аерым әйткәндә, поселокта культура йорты, балалар бакчасы төзүне тизләтүдә аның роле зур булган. Ә менә мин комплекста, оператор бүлмәсендә чакта депх- татка бер сайлаучының шалтыратуы мәсьәләне тагын да ачыклап җибәрде. Александра Степановна Смернидская «Татэнергострой» идарәсендә эшли икән. Ире Бөек Ватан сугышында һәлак булган. Үзе дә инде пенсия яшендә, әмма ялгызы өйдә утырасы килми, хезмәтен дәвам иттерә. Өй дигәннән, нәкъ менә квартира мәсьәләсендә Александра Степановна үзе генә ерып чыга алмаслык формализмга, битарафлыкка, гаделсезлеккә юлыккан. Бу эштә гаделлек урнаштыру Валентина Щипачевадан да күп көч. түземлек таләп иткән. Төрле инстанцияләргә җиткән депутат, йокысын, ялын җуйган. Әмма гади эшчегә, үз сайлаучысына карата җибәрелгән гаделсезлекне бетерүгә ирешкән. Александра Степановна Смернидская нәкъ менә шул уңайдан шалтырата, депутатка тагын бер мәртәбә ихлас рәхмәтләрен әйтә, яңа квартирасының бик әйбәт булуын хәбәр итә. Мөгаен, бу минутларда Валя үзе дә Александра Степановнадан ким сөенмәгәндер. Аның кинәт балкып киткән йөзе, бәхетле елмаюы шуны аңлата иде. Белмим, җырларга һәвәслеге бармы икән аның. Әмма кәефе аеруча күтәренке минутларда поэзиягә мөрәҗәгать итүе сизелеп алды. Есть аул вблизи Казани, по названию Кырлай. Даже куры в том Кырлае петь умеют... Дивный край! Шул юлларны әйтте дә, оялчан гына елмаеп, аннары бераз шаяртып, дәвам итте: — Тукай хәтта менә биредә, эш урынында да искә төшә. Белмим, Казан артындагы Кырлайда тавыклар ничектер хәзер, әле дә матур җырлыйлармы... Әмма Кама артындагы «Красный Ключ»та бик матур җырлыйлар алар. Теләсәгез, тыңлап карагыз менә... Һәм ул кошлар залының тавыш аппаратларын тоташтырды. Йөз меңнәрчә тавыкның җырлау, кытаклавыннан туган тоташ музыка яңгырап тора иде... ♦ Красный Ключ» кошчылык фабрикасы коллективының күпкырлы тормышы, аның катлаулы һәм кызыклы хезмәте бу көнне гомумән ничектер тоташ бер музыка шикелле булып тоелды миңа. Аның Г. Н. Чигвинцев һәм В. А. Щипачева кебек дирижер һәм солистлары да, гади башкаручылары да — үз эшләренә чиксез бирелгән иҗади кешеләр. Алар өчен бу хезмәт рухи ихтыяҗга, илһам һәм ләззәт чыганагына әверелгән.