Логотип Казан Утлары
Публицистика

ГАМЬСЕЗЛЕККӘ СИН КҮНЕКМӘ, КҮҢЕЛ

Әхсән Баяновның күптән түгел ■Современник» нәшриятында чыккан яңа җыентыгынXXI кат-кат укыдым. Андагы шигырьләрне татарча оригиналлары һәм шагыйрьнең 1967 елда «Советский писатель» нәшриятында басылган беренче җыентыгы белән чагыштырып карарга туры килде. Акылдан бигрәк, эчке сизенү белән шуны әйтеп була, бу юлы Ә. Баянов безнең алга үз иҗатының ниндидер яңа яклары, яңа сыйфатлары белән килеп баскан. Хикмәт, бәлки, тәрҗемәләрдәдер? Виктор Гончаров—образлы фикерләү үзенчәлеге белән дә, шигъри интонациясе ягыннан да үзе тәрҗемә иткән авторга шактый якын шагыйрь. һәммәсен дә уңышлы дип булмаса да. аның тәрҗемәләре, тулаем алганда, Әхсән Баянов поэзиясенең рухын дөрес чагылдыралар. Шуның белән бергә, җыентыкта җитди генә кимчелекләр дә очрый. Тәрҗемә процессында, барсыннан да бигрәк, авторның «Кышкы чәчәкләр» исемле поэмасы күп нәрса югалткан. Рус телендә ул, ничектер, абстракт, коры һәм салкын яңгырый. Ихтимал, укучылар бу поэманың төп герое язмышында халыкның сөекле шагыйре Һади Такташның мәхәббәт һәм нәфрәт, бвхет һәм бәхетсезлек тарихы чагылганын беләләрдер. Поэманың Такташ ритмикасына бик якын интонациясе дә, аның әсәрләреннән алынган шигъри өзекләр дә шул хакта сей/Ти. һ. Такташ поэзиясе белән әлеге якын бәйләнешләрне югалткач, поэма рус телендә шактый төссез яңгырый торган, бер планлы әсәр булып калган. Ә. Баяновның лирик характердагы әсәр- лэрен башка телгә тәрҗемә иткәндә котылгысыз булган мондый югалтулар күпмедер дәрәҗәдә тәрҗемәченең үз поэтик табышлары белән компенсацияләнгән. Монда әллә ни зур гөнаһ юк. чөнки һәр шигъри образның башка телдә нәкъ шундый ук эквиваленты табылмаска мөмкин. Гомуми колоритны саклаган хәлдә, рус укучысына Ә. Баянов шигъриятенең эстетик тәэсир көчен мөмкин хәтле тулырак итеп XXI А Ьхнноя «Зимние цветы» Татвряадви В. Гончаров таржеыасе. Мэскоу, «Современник» иашрняты. 1975 ел. җиткерергә тырышкан өчен, тәрҗемәчене гаепләп булмый. Ни генә булмасын, тәрҗемәче һәр шигырьнең төп поэтик фикерен төгәл һәм дөрес итеп бирергә тырышкан. Яңалык, үзгәлек тойгысы, күрәсең, тәрҗемәчедән түгел, ә. беренче чиратта, шагыйрьнең үзеннән килә булса кирәк. Ә. Баяновның беренче җыентыгы илленче елларның ахырларында ук дөнья күрә. Аннан бирле, күп кенә повестьларын һәм пьесаларын, КамАЗга багышланган «Ут һәм Су» романын исәпләмәгәндә, ул дистәдән артык шигырь китабы чыгарды. Ә. Баяновның шигырьләрендә дә. проза әсәрләрендә дә узган сугышның үзендә турыдан-туры катнашырга өлгермәгән, әмма яшьлекләре шул авыр елларга туры килгән буынның теләк-омтылышлары чагыла. Бу буынга бик яшьли балалык рәхәтеннән аерылырга, ачлык-мохтаҗлык- лар күрергә, авыр эшләр эшләргә туры килә. Шуларның һәммәсе аларда бик иртө җаваплылык хисе формалашуга, аларның бик тиз өлгерүенә китерә. Нәкъ шул буынга, зур газап белән, элекке фикеркарашлардан арынырга, «табынган нәрсәләрне яндырырга, яндырылган нәрсәләргә табынырга» туры килә. Мондый кискен үзгәрешләрне Ә. Баянов аеруча зур ачыну һәм газап белән кичерә. Аның тынгысыз рухлы, чуар йөрәкле герое кеше тормышының шул мәсьәләләренә Ә борчылып җавап эзли. Ул әзер җаваплар белән генә канәгатьләнми, һәр нәрсәгә шикләнеп, һәр нәрсәне үзе «тешләп» карый. Аның герое һич тә тәүфыйклы һәм тыңлаучан бала гына түгел. Өлкәннәр каршында ул каушап-калтырап тормый, еш кына аларга зур-зур дәгъвалар куя. Әмма, тәнкыйть бик дөрес күрсәткәнчә, аның геройларына әхлакый ныклык, өлгергәнлек җитеп бетми. Соңгы елларда язган иң яхшы шигырьләре (дөресрәге, аларның бер өлеше) тупланган «Кышкы чәчәкләр» җыентыгында исә шагыйрь башка яктанрак ачыла. Аның лирик герое сизелерлек дәрәҗәдә тынычлана, басынкылана төшкән. Ул геройның дәрте, кайнарлыгы кими төшкән, аның каравы, акылы, тәҗрибәсе арткан. «Кыен мәсьәләләрнең» җиңел генә хәл ителмәслеген шагыйрь хәзер яхшы аңлый. Шуңа да аның әсәрләрендә ачынып сызлану мотивлары көчәя төшкән. Шулай да бу яңа дөньяның һәм кешеләрнең матурлыгын күрергә, «чибәрләнеп бара кызлар, яктыра бара еллар» дип җырларга комачауламый («Кызлар тәрәзә юа»). Тәнкыйтьнең артык иркәләмәве, күрәсең, авторга файдалы гына булды. Соңгы елларда Ә. Баянов шагыйрь буларак та. прозаик һәм драматург буларак та күп һәм нәтиҗәле эшләде. Ул даими төстә үсә, күтәрелә килә, һәр яңа әсәре белән үз талантының көтелмәгән яңа якларын ача бара. Матбугатта аның проза әсәрләрендә шагыйрьлеге чагылуы турында язылган иде инде. Аның проза әсәрләренең стиле, чыннан да, күзгә ташланып торган лирик җылылыгы, кыю һәм көтелмәгән образлар системасы, романтик пафосы, шартлы алымнарга киң урын бирүе белән аеры- лып тора. Аның күп кенә повестьлары беренче зат исеменнән, төп геройның эчке монологы рәвешендә языла, шул яклары белән поэмаларына барып тоташа. Хәзер инде, күрәсең, Ә. Баянов прозасының аның поэзиясенә тәэсире хакында- да сөйли башларга вакыттыр. Юк, аның поэзиясе «прозалашмады», ә тирәнәя Һәм җитдиләнә төште. Элекке кебек үк, шагыйрь фикерен маңгайга бәреп әйтүдән курыкмый: «күз бирелгән кызыгырга түгел, тез бирелгән тезләнергә түгел», ди ул. Ләкин хәзер инде мондый фикерләр коры акыл сату булып кына тоелмый. Ник дигәндә, алар, беренче чиратта, авторның үзенә адресланган. Яшьлек максимализмы нык кына кимесә дә. шагыйрь үзенә һәм башкаларга булган таләпчәнлекне киметми: «Моңсызлыкка, әй, күнекмә күңел: еллар читләп узар бит сине, ташланыйк без күгенә гамьсезлекнең, янып төшкән йолдыз шикелле», ди ул. Шагыйрь заманча киеренке фикер йөртә, заманча уйлый белә. Ә. Баяновның үз шигырьләрендә мода артыннан, заманның тышкы билгеләре артыннан куганы булма- са да, аның поэзиясен яхшы мәгънәсендә заманча поэзия дип санарга була. Шагыйрьнең юка гына бу җыентыгы күп милләтле совет поэзиясендә зур ачышлардан булыр дип уйламаска кирәк. Әмма Ә. Баянов иҗатын электән белгән кешеләр аны игътибарсыз калдырмаслар. Шагыйрь тагын да югарырак баскычка күтәрелгән, иҗади өлгергәнлеккә таба чынчынлап зур адым ясый алган икән. Аерым алганда, бу җыентык әнә шул хакта да уйландыра.