Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘДӘБИЯТ ҺӘМ СӘНГАТЬ ЯҢАЛЫКЛАРЫ

ТАТАРСТАН ЯЗУЧЫЛАР СОЮЗЫНДА Сентябрь аенда Татарстан Язучылар союзы идарәсенең киңәйтелгән утырышы булып үтте. Язучылар, тәнкыйтьчеләр, галимнәр, әдәбият белгечләре катнашында уздырылган бу утырыш «Казан утлары» журналының 1976 елгы 1—6 саннарында басылган әсәрләрне тикшерүгә багышлан ган иде. Проза, тәнкыйть һәм очерклар турында язучы Барлас Камалов. Галимҗан Ибра- Һнмов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институты фәнни хезмәткәре Фатих Макаев. тәнкыйтьче Әмир Мәхмүдов, журналист Хәмзә Зарипов докладлар белән чыктылар Фикер алышуларда Хәй Вахит, Фатих Хөсни, Гариф Ахунов, Шамил Бикчурнн. Мәдинә Маликова Һәм башка язучылар катнашты Алар журналның эшен яхшыртуга юнәлдерелгән күп кенә файдалы фикерләр әйттеләр. «Казан утлары»ныи баш редакторы Зәки Нури йомгаклау сүзе сөйләде Утырышта журналның киләчәккә эш планы расланды АЗИЯ ҺӘМ АФРИКА ИЛЛӘРЕ ЯШЬ ЯЗУЧЫЛАРЫ ОЧРАШУЫ Моннан ике ел элек Мәскәүдә Азия һәм Африка илләре азучыларының «Укучы һәм язучы» дигән темага «түгәрәк өстәл» янында сөйләшүләре уздырылган иде Бы ел сентябрь ахырында ике континент язу чылары вәкилләре Үзбәкстин башкаласы Ташкентта яңадан очраштылар. Ьу юлы анда яшь әдипләр җыелды «Милли куль туралэрны үстерүдә яшь язучыларнын тоткан урыны» дигән темага үткәрелгән әлеге форумда катнашкан совет язучыла ры делегациясе белән СССР Язучылар союзы секретаре шагыйрь Роберт 1 ож дестпенский җитәкчелек итте Татарстан пан бу очрашуда язучы Һәм тәнкыйтьче Рафаэль Мостафии катнашты. СССР ЯЗУЧЫЛАР СОЮЗЫ СЕКРЕТАРИАТЫНДА СССР Язучылар союзынын сентябрь аенда булып узган секретариаты утыры тында СССР Язучылар союзының яшьләр һәм балалар әдәбияты советының яна сос тавы каралды Бу советка балалар язучы сы Ләбибә Ихсанова кабат кертелде ЧУВАШСТАНДА СОВЕТ ӘДӘБИЯТЫ АТНАЛЫГЫ Сентябрьнең беренче яртысында Чувашстанда совет әдәбияты атналыгы уздырылды. Анда Мәскәү, Ленинград шәһәрләреннән. союздаш һәм автономияле республикалардан килгән язучылар катнашты. Кунаклар Чувашстан АССРнын экономикасы һәм культурасы белән таныштылар, унынчы бишьеллыкның удар төзелешләрендә, заводларда һәм колхозларда булдылар. Атналыкта Татарстан Язучылары союзыннан шагыйрь Зәки Нури катнашты. ӘДИПЛӘРЕБЕЗНЕ!! ИҖАТ БӘЙРӘМНӘРЕ 17 сентябрьдә Казанның Төзүчеләр культура сараенда күренекле татар язучысы Атилла Расихка 60 яшь тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә булды Кичәне Татарстан Язучылар союзы идарәсе председателе Гариф Ахунов ачты Язучының тормыш юлы һәм нжат эшч »нлеге турындагы доклад белән Аяз Гыйлаҗе* чыкты. Юбилярны партии, культура, фән эшлекләре һәм предприятие вәкилләре котлады. «Ике егет» романы һәм күп саплы хикәяләр авторы Идрис Туктарга шушы елның сентябрендә 80 яшь тулды Шул уңай белән Зеленодольск шәһәренең «Родина» культура сараенда язучымын иҗат кичәсе уздырылды Аның ижаты турындагы докладны язучы Барлас Камалов ясады Совет әдәбияты өлкәсендәге хезмәтләре өчен һәм 80 яшь тулу уңае белән Идрис Туктар КПСС өлкә комитетының һәм Татарстан АССР Министрлар Советының Почет грамотасы белән бүләкләнде. ИҖАТ СЕКЦИЯСЕНДӘ Татарстан Язучылар союзының проза секциясендә Альберт Яхнн әсәрләре тикшерелде Аның иҗаты турында язучы Аяз Гыйләжев кереш сүз снйлздс Фикер алы туларда Катнашкан Шәүкәт Галиен. Мөсәгыйть Хәбнбуллнн. Вакыйф Нуруллин. Барлас Камалов. Шамил Рәкыйпоп. Фәнил Мансуров һәм башкалар Альберт Яхннның сатира-юмор жанрында уңышлы гына эшләп килүен әйттеләр һәм аңа күп кенә файдалы киңәшләр бирделәр Секция утырышы Альберт Яхинны СССР Язучылар союзы членлыгына тәкъдим итәргә дигән карар чыгарды. ОЛЫ БҮЛӘК Совет әдәбияты өлкәсендәге хезмәтләре өчен һәм 70 яшь тулу уңае белән. СССР Верховный Советы Президиумының 1976 ел. 28 сентябрь Указы нигезендә язучы Габдрахман Мөхәммәт улы Минский «Почет билгесе» ордены белән бүләкләнде. МАКТАУЛЫ ИСЕМНӘР Совет театр сәнгате өлкәсендәге хезмәтләре өчен Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артисткасы Гәүһәр Абдулла кызы Камаловага Татарстан АССР Верховный Советы Президиумы 1976 ел, 17 сентябрь Указы белән Татарстан АССРның халык артисткасы. Әлмәт дәүләт драма театры артисткасы Дамирә Нәжмижан кызы Кузаевага Татарстан АССРның атказанган артисткасы, совет матбугатында озак еллар буена нәтижәле эшчәнлеге өчен «Чаян» журналының сәнгать бүлеге мөдире Иван Салих улы Хантемировка Татарстан АССРның атказанган культура работнигы. совет сынлы сәнгате өлкәсендәге хезмәтләре өчен СССР Художниклар союзы члены Елизавета Васильевна Киселевага Татарстан АССРның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исемнәр бирелде. ЯҢА СИМФОНИЯ 9 сентябрьдә Казан дәүләт консерваториясе укытучылары составындагы кыллы музыка кораллары ансамбле башкаруында СССР халык артисты, профессор Нәжип Җнһаиовның Җиденче симфониясе яңгырады. Ул литавралар белән башкарыла торган кыллы оркестр өчен язылган. Күренекле татар композиторының яңа симфониясе тыңлаучылар тарафыннан жылы каршыланды. Әсәр буенча фикер алышуларда катнашкан композиторлардан А. Луппов. Р. Яхин. М. Яруллин. Муса Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет театрының баш режиссеры Н. Даутов һ. б. лар Н. Җиһановның Җиденче симфониясе авторның зур ижат уңышы икәнлеген әйттеләр. КҮРГӘЗМӘЛӘР. ӘДӘБИ-МУЗЫКАЛЬ КИЧӘЛӘР, ОЧРАШУЛАР 18 сентябрьдә Казанда. Татарстан АССРның Сынлы сәнгать музеенда художник Николай Иванович Фешинның Советлар Союзы музейларыннан, Америка Кушиа Штатлары музейларыннан һәм шәхси коллекцияләрдән жыелган әсәрләре күргәзмәсе ачылды. Күргәзмә ачылу тантанасында художникның шушы уңай белән АКШтан килгән кызы И. И Бренхам-Фешина ханым катнашты. Шул ук көнне Николай Иванович Фешинның көлен Казанның Арча кырындагы зиратына күчереп күмү булды. * Рәссам Борис Шубинның исеме — сынлы сәнгать сөючеләргә яхшы таныш. Аның әсәрләре уналты күргәзмәдә күрсәтелде. Рәссам Горький шәһәрендә оештырылган «Зур Идел» күргәзмәсендә өч тапкыр катнашты. Татарстан Дәүләт музее Б. Шубинның үз әсәрләреннән генә торган икенче күргәзмәсен Казан хезмәт ияләренә тәкъдим итте. Күргәзмәгә аның 130 әсәре куелган иде. Ул әсәрләрдә татар фольклоры персонажлары зур урын били. Уральскида Г. Тукайның тууына 90 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә булды. Анда шагыйрьләрдән Нури Арсланов. Илдар Юзеев. Рөстәм Мингалимов. язучы Мәдинә Маликова. Татарстан Язучылар союзының матур әдәбиятны пропагандалау бюросы председателе Эльс Гаде- лев һәм РСФСРнын халык артисты Габдулла Шамуков килде. Бәйрәмдә тугандаш Казагыстан әдипләреннән республика Дәүләт премиясе лауреаты шагыйрь Сырбай Мәүленов. шагыйрь һәм галим Сагынгали Сеитов. шагыйрь Яраскан Абдряшев катнашты. Кичәне партиянең Уральск өлкә комитеты секретаре С. Т. Тотанов алып барды Утырышта һәм башка очрашуларда партиянең Казагыстан Үзәк Камитетының сектор мөдире С. Му- ратбеков катнашты. Язучылардан Мөсәгыйть Хәбибуллин, Әхмәт Рәшитов. композитор Заһид Хәбн- буллин һәм жырчы Мингол Галиев Казанның Киров районындагы завод профнлак- торийсанаториенда уздырылган әдәби-музыкаль кичәдә чыгыш ясадылар. Мондый очрашулар биредә ай саен уздырыла. Производство коллективының ижат оешмалары белән элемтәсе киләчәктә тагында ныгыячак. Эшчеләр комитеты белән ижат оешмалары арасында төзелгән үзара хезмәттәшлек договорында әнә шул. хакта әйтелә.