Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҺАМАН КҮЗ АЛДЫНДА

Театрга бары кызык эзләп килә торган тамашачылар да юк түгел. Көндәлек мәшәкатьләрдән арынып, борчуларны онытып, ял итәргә, күңел ачарга омтылу гаепмени? Куанычка каршы, безнең көлдереп эчне катыра, мәзәк геройларны шаулатып уйный торган талантлы башкаручыларыбыз да бар. Әмма тамашачыларның күпчелеге моңа гына канәгать түгел. Үзен борчыган сорауларга сәхнә аша җавап алырга да тели әле ул. Гыйбрәт бирерлек вакыйгаларны, үрнәк булырлык каһарманнарны күрергә сусап тора. Бәхеткә каршы, безнең танылган артистларыбыз тамашачыларның бу төп өметен дә югары сәнгать осталыгы белән аклый килә. Әнә шул комик геройларны да, драматик каһарманнарны да ышандырырлык һәм тормышчан итеп гәүдәләндерүче артистларыбыз арасында Татарстанның халык артисткасы Гәүһәр Камалова да бар. Гәүһәр Камалованың соңгы елларда уйнаган берничә роле актриса талантының күпкырлы булуын бигрәк тә ачык күрсәтте. ...Хәй Вахитның «Мәхәббәтең чын булса» әсәрендәге элеккеге мәктәп директоры Хәят Газизовна. Бер карауга ул ак, пакь, әмма плакаттагыдай гади, беркатлы кеше тәэсирен калдыра. Беркайчан да туры юлдан тайпылмый торган акыл иясе, образ — рупор. Кайсы җиреннән тотынырга да белмәссең. Шуңа күрә һич тә сөенмәде Гаү- һәр өлешенә тигән көмешенә. Тик син чын сәхнә кешесе икәнсең, үзеңне сәнгать хакына мобилизацияли алырга, әсәр тукымасындагы образны күрергә, аны ышандырырлык, тормышчан итеп гәүдәләндерә белергә тиешсең. Тамашачы артист булдыксызлыгыннан көлеп, мыскыллы елмаеп утырмасын, Хәят Газиэовнаны үз итсен яки аңа теш кайрасын, эче пошсын — кыскасы, бу каһарманны җанлы кеше, чынбарлыкның бер кисәге итеп кабул итсен. Гәүһәр үзалдына менә шундый максат куеп эшкә кереште. Кем соң ул Хәят Газизовна? Гомер буе укыткан, мәктәп директоры булып эшләгән, Верховный Совет депутаты булган. Димәк, хезмәт сөючән һәм намуслы кеше. Актив. Алдауга, фальшь- ка һәрвакыт каршы. Димәк, ул дан өчен дә, дәрәҗә өчен дә йөрүче түгел, иманы, эчке ышанычы хакына яшәүче, хәрәкәт итүче икән. Пьесаны кат-кат укыганда Гәүһәр каһарманы хакында мөмкин кадәр күбрәк, тулырак хәбәр алырга теләде. Уйлаган, күз алдына китергән саен Хәят Газиэовна җанлана барды. Шул ук факел вакыйгасы аның характерын да яхшы күрсәтә ич: кырыс, принципиаль. Чү1 Каһарманнарның берсе аның турында: Хәят Газизовна кайтса, була икән хәлләр, диме әле? Димәк, компромиссыз кеше, елкән буын коммунистларына хас сыйфатларны үзенә туплаган, олы максатлы, киң колачлы зат Т Иманына тугрылыклы, үз хакыйкатен шәрран ярып белдерергә һәм аны тормышка ашырырга әзер. Бер үк вакытта кешелекле булуы да чамалана. Яхшы күңелле, ярата да белә. Әмма катгый- рак. Максималист дип әйтергәме инде моны. Шәхси тормышы җиңел түгел, ялгыз яши. Сөякләре сызлый, димәк, салмак йөри инде ул. Артист үзе җан өрәчәк рольгә кергәндә үзенең шәхси сыйфатларын да онытырга тиеш түгел. Әгәр Гәүһәр таза гәүдәле икән, моның холык-фигыльгә мәгълүм юнәлештә тәэсир итүе табигый. Ягымлы, мәрхәмәтле характер күрсәтү акланачак. Яше өлкәнлеген, сырхавын истә тотсаң, мамык шәлне бөркәнеп, әбиләр- чәрәк атлап йөрү килешәчәк. Плакатча булмасын өчен, бәлки комедия буяулары белән сугарыргадыр? Мәскәүнең театр институтындагы остазы О. И. Пы- Җова әнә нинди юморлы кеше иде! Әгәр аның кайбер якларын истә тотып уйнаса? Репетицияләр барышында ул Хәят Газизовнаның рухи халәтен, аның эш-хәрәкәт- ләренә этәргеч бирә торган көчләрне ачыклавын әнә шулай дәвам итте. Пьеса әйбәт, •сәрдә шәп тотып алынган детальләр күп, актерга һәм режиссерга нык аяк басарлык мәйдан бар. Әмма Хәят Газизовна әле һаман тонык чыга, нидер җитми. Өлкән укытучы мәктәпкә яңа аяк баскан педагогика бик әйбәт мөгамәләдә. Тик бу пьесада күрсәтелеп җитми сыман. Бәлки Хәят Газизовна өчен финал монологы кирәктер? Бу фикер белән килешеп, автор пьесага кайбер үзгәрешләр кертте. Гәүһәр исә эзләнүен дәвам итте. Үзе белгән укытучыларны күз алдыннан кичерде. Ниһаять, ул Хәят Газизовна булып яши башлады. Хәзер инде ул пьеса чикләрендә генә түгел, бүтән очракларда да үз каһарманы төсле уйлый, хәрәкәт итә алыр иде. Образның •чке дөньясына кергәч, Гәүһәргә инде поза, интонация турында артык баш ватасы юк — сәхнәгә ничек кенә чыкса да, тамашачы аңа шикләнеп карамаячак. Гәүһәр Камалова шушы ролен инде 150 мәртәбә уйнады, әмма тамашачылар әле һаман аны күреп туймый. Пьесаны укып карасаң, бер дә искитәрлек кеше түгел сыман Хәят Газизовна, әмма сәхнәдә ул игътибарыңны җәлеп итә — тормыш дигән киң, серле дөньяга тәрәзә ачкандай буласың! Моннан берничә ел элек казакъ язучысы М. Гомәровның «Хәзрәт каргаган авыл» повестен укыгач, егерменче еллар ахырында татар авылындагы тәмәке тартучы, эчкече хатыннарны сурәтләвенә гаҗәпләнгән идем. Бу күренешнең типик булмавын, ямьсез тәэсир калдыруын әйткәч, автор үзе дә килешергә мәҗбүр булды. «Агыйдел» драмасындагы эчкече карчык белән очрашкач, әлеге ризасызлык күңелдә яңадан уянды. Тамашачыга кәмит күрсәтеп, популярлык казанырга маташу түгелме икән бу? Театр, мавыгып китеп, тарихи чынлыкка һәм тормышчанлыкка хыянәт итмиме? Җае чыккач ук, карчык ролен башкаручы Гәүһәр Камалова белән шул яакта сүз кузгаттым. Карчык намаз укырга дигән булып сәхнәгә керә дә хәмергә үрелә. Чынлыкта аның уе бөтенләй намазда түгел, хәмәрдә генә сыман. Нишләп мондый хәлгә төшкән ул? Карты киленгә каш сикертә, шаяра. Бәлки ул чынлыкта килене белән торадыр? Карчык моны һичшиксез белә инде. Нишләп тормышлары шундый тайгак юлдан КитH. Тинчуринның «Назлы кияү» комедиясеннән бер күренеш. Гөлбану (сулда) — Татарстанның халык артисткасы Г. Камалова, Нәгыймә — Татарстанның халык артисткасы Р. Хәйретдинова, Рамазан— артист Н. Әюпов. кән икән соң? Тигезсез никах нәтиҗәсеме? Ихтимал, ул ярлы кызы булгандыр, ух кебек фәкыйрь бер егетне сөйгәндер. Әмма ата-ана ихтыяры һәм тормыш шартлары аны икенче кешегә — хәзерге иренә кияүгә чыгарга мәҗбүр иткәндер. Сейгеө егетен сагынып йөрәге бер әрнесә, ире белән газап чигеп яшәве өчен икенче сыкрыйдыр. Иренең бозык юлга керүе тагын да гарьләндереп, яшәп килгән тәртипләргә карата аңарда протест тудыргандыр? Пьесада бу хакта ләм-мим әйтелми. Моны артистка үзе фараз итә. Образ турында уйлаганда, Г. Тукайның * «Сыраханәдә» әсәре хәтергә килә. Каһарманның эчке дөньясын, фәлсәфәсен ачар 5 өчен нигә бер җыр да җырламаска соң әле? Автор язмаган икән, ник аңа тәкъдим 3 итеп карамаска? 2 ш Уйдың алты тәрәзә, ник уймадың бер ишек! - Бетәрме икән, бетмәс микән, сүнмәс микән бу гыйшык!! 3 X — дигән халык җыры тел очында гына тора лабаса. Карчыкның өнә шундый фаҗигасе бар, ул үз тормышын түбәнсетелгән, пычрак < ягылган дөньяга тиң күрә, шуңа гадәти әхлак кагыйдәләрен саклап яшәүнең мегь- *• нәсен тапмый, ул инде чәчкә аткан гөлләрне сулырга, саф чишмә суларын болганчык <ъ агымга әйләнергә дучар иткән кануннарны күптән санга сукмаска карар иткаи_ н Мин әле бүген дә сәнгатьтә татар хатын-кызларын тиешенчә дәлилләмичә, тарихи w җирлегеннән аерып, негатив сыйфатлар белән «бизәп» күрсәтүгә каршы. «Агыйдәав ♦ спектакле җәһәтеннән Гәүһәр Камалова ул шөбһәләрне үз логикасы белән шактый дәрәҗәдә таратты һәм киметте. Тамашачы сәхнәдә Гайфине орчык кебек бөтереп биеп йөрүче Шәмсиягә ду килеп кул чапты. Яхшы ук ит кундырган, ут-суларны кичкән, сазаган Шәмсия Арсланов дип уйлаган егет янына нинди әдәпле, гөнаһсыз, нәзакәтле төскә кереп, назланып, вак-вак кына атлап якынлаша! Мәктәп баласы сыман бантиклар тагып, үсмер кыз кебек очына-очына ничек бер каттан икенче катка йөгереп йөри! Ул да түгм, үгез булмагае чурт булсын, миңа саварга сөт булсын дигәндәй, акчалы иргә сусаган туташка әйләнә. Егетнең буе-сыны ни дә, белеме ни, завод проектлыймы ул, әлаө капкын гына уйлап табамы — Шәмсия моңа талымсыз. Тизрәк кияү китерегез сез аңа! Ә инде күз аткан егетенең ун мең тәңкә премия аласын ишеткәч, ул «Аһ» итеп һуштан яза. Гәүһәр Камалова «Күк капусы ачылса» спектаклендәге бу ролен инде 300 тапкыр уйнады. Олыгая төшкәч, уйнак, тиктормас кыз Шәмсиядән баш тартырга будды— тамашачылар исә һаман бу рольдә яраткан артисткасын күрергә тели! Ә «Әнә килә автомобильпдәге Фәүзия роле? Ул да шундый ук алкышларга лаен була! «Шомлы көннәрпдә Мөршиде, «Хуҗа Насретдин»да Гөлбану. «Отелло»да Эмилия, «Сукыр»да Диаконисса, «Васса Железнова»да Васса... Чит ил, совет классикаса, татар драматургиясенең атаклы әсәрләрен без Гәүһәр Камалова катнашында сәхнәдә күреп күп сокландык. Гадәттә, ул үз каһарманын гына түгел, бетен спектакльиө тормышчанлык рухы белән баета. Татар театры турында сүз барганда Камаллар нәселе һәм аларның яшьрәк буыны вәкиле Гәүһәрне читтә калдыру мемкин түгел. Чөнки алар барысы да зур иҗат тормышы белен яшәделәр, татар театр сәнгатенә рухи хәзинәләрен өстәп калдырдылар. Пьесаның, каһарман холык-фигыленең үзәген табу, аларны тарихи фонга, рухи халәт пружинасына дөрес нисбәтләп күзаллау тормыш тәҗрибәсе бай, белеме тирән, фантазиясе зур актрисаның гына хәленнән килә. Гәүһәр Камалоеаны без нәкъ менә шундый иҗатчы буларак хөрмәт итәбез.