Логотип Казан Утлары
Публицистика

Абдулла Әхмәт

1976 елның 28 Октябренда Абдулла Сафи улы Әхмәтоз (Абдулла Әхмәт) вафат булды. Әсәрләрен өлкәннәр дә, балалар да яратып укыган язучы арабыздан китте. Абдулла Әхмәт 1905 елның 25 мартында Курган өлкәсе Звериноголовск авылында крестьян гаиләсендә туа. 1920 елга кадәр үз авылында башлангыч белем ала. 1922—23 елларда Чиләбе өлкәсендә балалар йортында тәрбияче булып эшли. 1925 елда, совет-партия мәктәбен тәмамлаганнан соң, Урал өлкәсе дә «Социализм юлы» газетасы реда циясендә әдәби хезмәткәр, Урал эшче татар театрында әдәби бүлек мөдире булып эшли. 1936 елда Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлый, техникумнарда татар телен һәм әдәбиятын укыта. Абдулла Әхмәт Бөек Ватан сугышында катнаша, авыр  яралана. Соңыннан фронт газетасы корреспонденты булып эшли. 1944 елда КПСС сафларына керә. 1946—1951 елларда ул Татгосиздатның яшьләр-балалар редакциясе мөдире, балалар журналы «Пионер» («Ялкын»)ның редакторы була. Абдулла Әхмәт укучыларга прозаик, драматург, халык иҗатын җыючы буларак таныш. Ул әдәбиятка 30 нчы елларда килә һәм егермедән артык китап чыгара. Аның «Магнитогор ударниклары», «Дөнья гиганты һәм аның геройлары» дигән китапларындагы очерклары Магнитка төзелеше кешеләре турында язылган беренче әсәрләрдән санала. Сугыштан соң А. Әхмәт Казан, Уфа, Свердловск сәхнәләрендә куелган «Серләр» исемле пьесасы белән, татар драматургиясендә берен- челәрдән булып, нефть темасын күтәреп чыга. Абдулла Әхмәт бигрәк тә балалар язучысы буларак билгеле. Халык әкиятләре сюжетын файдаланып язылган «Үги кыз», «Гелчәчәк» әсәрләре һәм башка бик күп хикәяләре — аның иҗади уңышы. Соңгы елларга хәтле ул, балалар әдәбияты секциясенең актив члены буларак, яшь язучыларга, бигрәк тә балалар өчен язучыларга якын нан торып ярдәм күрсәтте. Абдулла Әхмәт Ватан сугышындагы батырлыклары һәм әдәбият өлкәсендәге хезмәтләре өчен Кызыл Йолдыз ордены, медальләр, Почет грамоталары белән бүләкләнде. Ачык йөзле, шат күңелле, олы җанлы коммунист каләмдәшебезнең якты истәлеге безнең күңелләрдә һәр вакыт сакланыр