САТЛЫК ҖАН — АРТЫК ҖАН
Мюнхенда яшәүче берәүгә алтмыш биш яшь тулган. Көнбатыш Германиядә шул яшьтә пенсиягә чыгалар. Ләкин аңарга хуҗалары пенсия түләүдән баш тартканнар. Тамак туйдырырга, өсбашка кием алырга, торак өчен түләргә акча кирәк бит... Бәлки Советлар Союзына язып караргадыр? Бик күптән булса да, ул Чаллы такта яру заводында инженер булып эшләп йөргән бит. Бик аз эшләгән эшләвен — нибары ярты ел чамасы гына. Аның кадәр генә стажның тияре дә шул чаклы гына, билгеле. Ләкин алай да язарга кирәк, дигән фикергә киле ФРГда яшәүче кеше. Менә ул юка зәңгәр кәгазьгә юллар тезә. Заманында Чаллыда хезмәт иткәнлеге турында белешмә сорый. Кәгазенә фоторәсемен дә терки. Сурәттән мөлаемрак йөзле абзый көлемсерәп карый. Чал чәчләр аның зур тормыш юлы узганлыгы турында сөйли, зур борыны сабырлык, киң күңеллелек турында кычкырып тора сыман. Асылынып төшкән зур ияге исә ихтыяр көчен күрсәтәдер кебек. Мюнхенлы үзенең таушалган-чуалган хәтерендә казына, күптән уралган еллар йомгагының очын эзли. Ләкин ул заманнардан соң бик күл сулар аккан шул инде, бик күп болытлар агылып узган һәм бик күп каннар аккан... Ул хәтта заводта эшләгән елын да төгәл генә хәтерләми. «1930—1931 нче еллар арасында түгел микән?» — дип яза. Шуның белән бәйләнешле берәр хатирәне исенә тәшермәкче була. Бәлки шул әйтелгән булса, аның монда чыннан да эшләвен һәм эшләгән елларын раслаучы дәлил була алыр иде. Әмма бергә хезмәт иткән иптәшләренең исеме дә, истә калырлык вакыйгалар да онытылганнар. Берсен дә хәтерләми мюнхенлы Әһә, тапты бит... Нечкә генә, алама гына булса да җеп очы. Яңа директор аны кыерсыта башлаган. Ни өчендер яратмаган. Шуның өчен ул бу эштән, үз сүзе белән әйткәндә, «тайган». Бик авыр язмышлы икән ул Мюнхендагы чал чәчле кеше. «Таулар, сулар, утлар кичәргә туры килде миңа. Ләкин тормышта үзалдыма куйган максатыма ирешә алмадым. Аның урынына мин башка кешеләр белмәгәнне белдем», — дип яза ул хатында. Кызык. Күпне күргән кеше күп белә. Тик ни белә икән соң ул? Шуларга өстәп, мюнхенлы үзенең тагын бер уңай сыйфатын бәян итә. Ул, баксаң. бөтен кешелек язмышы өчен борчылып яшәүче кеше икән. Борчылып кына да калмый, җиң сызганып, кешелекне дөрес юлга бастыру өстендә эшли. имеш. «Хәзерге заманда кешеләрнең хәле аяныч. Халыклар үэ хәлләрен үз куллары белән начарлат- каннан-начарлата баралар. Ул хакта үзләре белмиләр. Ялгышларын күрсәтсәм, ачулары килә Менә кыенлык нәрсәдә». Шактый томанлы сүзләр. Алай да тагын бер уңай сыйфаты барлыгына ышаныйк. Ни әйтсәң дә. нияте яхшы бит. Хатын язып бетерә. Имзасын куя. Ильяс Шәрифулла улы Габидуллин ди һем шунда ук искәрмә дә бире: «Мине Германиядә Ильяс Абдулла дип йөртелер». М Аяныч хәл, әлбәттә. Кызганыч. Җитмәсә, үзенең сүзләренә караганда, яхшы гына кеше булырга охшый. Әмма хатны укыгач, чаллылылар утырып күз яшьләрен түкмәгәннәр. «Сездә бик зур автозавод төзиләр. Бу хәл миңа бер дә ошамый», дигән сүзләреннән соң җиң сызганып КамАЗны сүтәргә дә ашыкмаганнар. Бер елмаеп куйганнар да эшләрен башкара биргәннәр. «Чаянпның баш редакторы чагымда былтыр Чаллыга барып чыккач, андагы иптәшләр әлеге хатны исләренә төшерделәр. Эзләп таптылар да: — Кызыкны әллә каян эзләп йөрисе юк. Мә менә, бас та чыгар. Мюнхеннан торып безгә акыл өйрәтеп ята. Берәр сатлык җандыр әле шунда, — диделәр. Чаллылыларның шундый кискен нәтиҗә чыгарулары аңлашылды, әлбәттә. Мәһабәтлеге һәм төзелү сроклары белән бөтен дөньяны таңга калдырган, барыбызның да горурлыгы булган КамАЗ кадәр КамАЗга теләсә кем тел тидерсен дә, тыныч кына тыңлап тор, имеш. Ләкин телдән әйтелгән — беткән. Ә миңа, җурналга басып чыгаргач, һәр юлы өчен җавап бирәсе була бит. Өзеп кенә бер фикергә килү өчен исә материал җитенкерәми иде. Хат өстәл тартмасында ятты да ятты. Көндәлек ыгы-зыгыдан бушаган арада мин аны тагын бер мәртәбә укып чыктым. «Чаллыдан тайгач, төзелеш трестының Кама Тамагындагы алебастр заводына эшкә кердем», дигән юлларына игътибар иттем. Бәлки Ильяс Абдулла анда да белешмә сорап хат язгандыр? Язган булып чыкты. Хатны эзләп табып редакциягә җибәрделәр. Ул хаттан мин аның Казан Вахитов заводында һәм Свердловск өлкә башкарма комитетының хезмәт бүлегендә эшләп чыкканлыгын белдем. Алар белән дә элемтәгә кердем. Анда да хатлар килгән булып чыкты. Ильяс Абдулла Урта Азиядә һәм Сарман районында үзенең ерак туганнары барлыгы турында да язган. Күптән түгел, юл уңае туры китереп, мин дә Сарман районының Карашай-Саклау авылына барып чыктым. Ерак туганы дигән егет ферма хезмәткәре, таза беләкле, көләч, авылда мактаулы колхозчы булып чыкты. Хәйдәр Галәвет- динов мине Мюнхеннан килгән дүрт хат белән таныштырды. (Хатлар Хәйдәргә очраклы рәвештә килеп кергән. Ильяс Абдулла аларны Хәйдәрнең бабасы фамилиясенә салган булган. Бабасы дөнья кую сәбәпле, аңарга тапшырганнар.) Шулай итеп, минем кулда акрынлап булса да шактый материал тупланды. Ул материал берәүнең язмышын тулысы белән күз алдына китерүләре белән кызыклы булып тоелды. Ләкин, чаллылылар киңәш иткәнчә, көләрлек әйбер яза алмадым. Темасы ул булып чыкмады. Кем соң ул Ильяс Абдулла? Ни өчен бездән пенсия сорый? Ул, чыннан да, безнең илдә хезмәт иткән тугыз елы эчендә сигез заводта эшләп чыккан кеше икән. Күбесендә үзен бер-ике ай, яртышар ел гына асрый алган. Ләкин, әйтүенә караганда, бер урыннан икенчесенә күчеп йөрүенә үзе һич тә гаепле түгеп икән. Баксаң, ул, инженер дипломы алу белән үк, үзендә иҗади чыганак зур икәнен сизеп алган. «Мин бик сәләтле кеше идем. Галим-физик, уйлап табучы булырга ниятләдем. Мин үземне гади эштән азат итүләрен, галим булу өчен уңайлы эш шартлары тудыруларын таләп иттем, тудырмадылар», — дип яза бу хакта Ильяс Абдулла. Ул бу заводтан «таеп», икенчесенә барып кергән. Ләкин аңардан галим ясаудан баш тартучы «юньсез» директорлар ул заводта да утыралар икән. Габидуллин өченчесенә, дүртенчесенә барып кергән. Бер адәм рәтле кеше очрата алмаган. Аңа, кая барса да, сөйләшеп куйгандай, үз вазифаларын үтәргә кушканнар. Шулай итеп, яп-якты фикерле яшь сәләт иясенең тәмам нервларын какшатып бетергәннәр, янәсе. Өстәвенә, Габидуллин бары тик чат корама заводларга гына тап була килгән. Заводларның берсе башына ишелеп төшәр өчен аны гына көтеп торганнар, икенче- ләренең станоклары аның бармагын кыстырырга ашкынып торган («станокларның исәбен алган вакытта мин станокка бармагымны кыстырдым»), өченче берсендә кием тегүчеләр качышып беткән, шул сәбәпле «ялга чыккан да кире әйләнеп кайтмаган». Менә бит ничек газаплаганнар бөек талант иясен. «Бөек» дип көлеп әйтүем түгел. Үзе турында ул Свердловскига язган хатында: «Минем бер иҗат җимешем генә дә бөек Ванкер двигателеннән шәбрәк иде»,— ди. Габидуллинның бер уйлап табу җимеше чыннан да кабул ителгән. Димәк, ул ямннан да башсыз кеше булмаган дигән сүз. Шактый файдалы эшләр эшли аласы булган икән дә бит... Әмма аның якты башы бөтенләй башка юнәлештә уйлаган. Таләп иту белән үк аңа. үзе әйткәнчә, Эдиссон, Томас. Ванкерга тудырылган уңайлы шартлар, мөмкинлекләр тудырырга тиешләр кебек тоелган. Габидуллин, бөтен дөньясын тмрги-тирги. үз файдасын кайгыртып йөргән. Беләбез, кыенлыклар да, авырлыклар да кичерде совет халкы. Ләкин ул кыен- ♦ ныкларны җиңөҗиңә. халык илнең индустриаль куәтен арттыру өчен армый-талмый X көрәште. Габидуллин башта ук үзенә бер үзгә юл сайлаган. £ Бер карашка нәни генә күренгән эгоизмның куркыныч ягы да шунда шул —бер * шытып чыкты исә, чүп үләне кебек ашкынып үсәргә омтыла ул. Эгоизм характер 5 сыйфаты гына түгел. Дөньяга караш ул. Үзгә караш. Безнең социалистик җәмгыятькә < дошман караш. Шуны ачар өчен фәкать уңай шартлар көтеп кенә ята торган хәтәр ' сыйфат. < Габидуллин Бөек Ватан сугышына кадәр үк туган илендә үз күңеленә хуш килә торгам бер генә нәрсә дә күрә алмый. Күп еллар үткәч, яшьлегендә откан җырларын -х хәтеренә төшерә. Аларны хатларына яза. Ләкин шул заманда җырланган гүзәл җыр- £ ларның берсе генә дә хәтерендә сакланмаган. Һади Такташ «Тун трагедиясе» исемле * сатирик шигырь яза. Габидуллин шагыйрь исемен дә, шигырь исемен дә оныткан. . Эмма эчтәлеген хәтерли. Әлбәттә, үзенчә төп мәгънәсеннән аерып, үз агуын салып үзгәртеп кабатлый. Ул үзенең эшләгән вакытларыннан фәкать тискәре, кара аакый- “ галарны гына исендә калдырган. Хәтта дәлилгә китерер өчен бер генә матур вакыйга х да таба алмаган, һәм бу хәл аңлашыла да. Аның күңелендә сакланган хатирәләр арак сында шатлык, тантана белән бәйләнгәннәре булмаган. Чөнки Габидуллин кебек ке- н шеләрнең шатлыгы андый зур масштабларга чыга алмый. Тантаналар аның өчен булмаганнар. Шуның өчен ул вакыйгалар күптән хәтереннән юылганнар Мәңгегә оны- » тылганнар. Әмма усаллык, башкалар бәхетсеэлегенө сөенү хисе тирәнлекләре, куәтләре белән үзләренә бәйле булган вакыйгаларны бик яхшы саклаганнар. < «Бәлки мин үзем гаепле булганмындыр. Мин кешеләр белән аралаша алмадым».— дип, бик дөрес яза ул үзе турында. Әмма анда да Ильяс Абдулла үзе гаепле түгел икән: «Безне мәктәптә ул эшкә өйрәтмәделәр», — ди. Кыскасы, Габидуллин үзен бөтен күркәмлеге белән ачу өчен уңай шартлар гына котеп ята. Бөек Ватан сугышы башлангач, Габидуллинны командирлар курсына укырга алалар һәм ул аны тәмамлый. Әмма, кирәк бит, фронтта да аңарга гел яман кешеләр генә очрап тора. «Курстан кайберәүләрне тылга озаттылар. Хәрби дәрәҗәләре күтәрелде. Ә мине алгы сызыктагы батальонга җибәрделәр»,—дип зарлана ул Свердловск каласына язган хатында. (Бу хатта «Минем әсирлеккә төшүемнең тарихы» дигән махсус бит бар.) Менә бит ничек. Тагын җәберләгәннәр бәндәне. Тылга башкалар белән озаткан булсалар, Габидуллин әллә Габидуллин булып калган да булыр иде. Әмма минометтан. автоматтан атып торган урынга барып керү аның планнарына һич кенә дә туры килми. Ул эчтән мыгырдый-мыгырдый гына булса да. алгы сызыкка китәргә мәҗбүр. Ә анда — сугышырга кирәк. Аның «якты башы» ашкынып иҗат итә башлый: я башкалар белән бергә пуля эченә керергә, я әсир төшәргә, үзеңне саклап калырга! һәм ул әсир төшә. «Мин миналар кырына килеп чыкканмын. Шулерның берсе шартлагач яраланганмын», — дип яза ул әсир төшүе турында. Бәхәсләшмик. Бәлки шулай да булгандыр. Бәлки чыннан да концлагерьда да ятып чыккандыр... Тик күптән зарыгып эзлеген яхшы кешеләрен ул нәкъ менә шунда, концлагерьда таба. «Миңа, алланың рәхмәте төшеп, бер бик яхшы немец полковнигы ярдәм итте. Мин исән калдым. Мин аңарга хәзер дә чын күңелдән рәхмәтләр укыйм»,—дип дәвам ите ул шул ук хатында. Әмма полковник ярдәменең нәтиҗәсе турында сөйләгәндә, төрле цитаталар, Мырлар аша кинаялап алдалый — күзгә томан җибәрә башлый. Габидуллин—Ильяс Абдуллага әверелә. Сармандагы чыбык очы туганы Хәйдәр Галәветдинов үзенә ят кешенең хатына җавапта бик табигый сорау бирә: «Әгәр үзеңне гаепсез кешегә саныйсың икән, кайт, күреп китәрсең. Ник кайтмыйсың соң? Синең ил алдында гаебең бардыр, ахрысы?» — ди. «Кайтыр идем дә, борын бозга каткан, койрык — сумалага», — дип, киная белән булса да, шактый кистереп җавап бирә Ильяс Абдулла. Әмма койрыкның сумалага кату дәрәҗәсе дә төрле була бит әле. Шуны беләсем килеп, мин тиешле оешмага мөрәҗәгать иттем. Алар: — Ильяс Абдулланымы? Ничек кенә беләбез әле, — диделәр миңа һәм өстәлгә бер кочак трофей документлар, хәтта немец телендә ул язган бер юка китап та чыгарып салдылар. «Саксонияле Шломс КонрадX (милләте — немец, югары юридик белеме бар) допроста менә нәрсәләр сөйләгән: «Габидуллин Ильяс «Идел-Урал» легионында 1943 елның 20 маенда хезмәт итә башлады. Муллалар мәктәбен (муллашууле) тәмамлаганнан соң ул шунда ук укытырга калды. Анда полк муллалары укытып чыгаралар иде. Ул легионерлар арасында Советка каршы лекцияләр сөйләп йөрде... Муллашууледа чакта ук аны фашистлар эшкә тартты. Шулай ул «Ф-638» кличкалы агент булып китә. Бер үк вакытта Габидуллин «Татар-башкорт» легионының «1-Ц» бүлеге белән дә элемтәдә торды. («1-Ц» бүлегенең бурычлары: 1. Дошман армиясен өйрәнү. 2. Патриотик рухтагы кешеләргә каршы көрәшү. 3. Дошман гаскәре арасында сугышчанлык дәрәҗәсен төшерү һәм таркату максаты белән пропаганда алып бару иде.) Трофей документларының берсендә — Габидуллинның шәхси агент карточкасында— бик аңлаешлы мондый характеристика бар: «Габидуллин агент эшенә бик яраклы. Бик күп кыйммәтле мәгълүматлар бирде. Ул биргән мәгълүматлар шунда ук гамәлгә ашырылдылар». Фашистлар телендә «гамәлгә ашырылды» дигән сүзнең ни аңлатканы барыбызга да мәгълүм булса кирәк. Муса Җәлил һәм аның сугышчан дуслары турында да фашистлар «гамәлгә ашырылды» дип язып куйганнар бит. Менә ни дәрәҗәдә каткан Ильяс Абдулланың койрыгы сумалага! Менә нинди зур ярдәм күрсәткән аңарга «яхшы немец полковнигы». Ильяс Абдулла шушы немец полковнигына әле дә чын күңелдән рәхмәтләр укый. Ягъни Ватанга хыянәт итүен дөрес эшләренең берсе итеп саный. Шулай булмый мөмкин дә түгел. Аның хыянәте тормыш сукмагының очы түгел, ә нибары бик күп борылышларның берәве генә. Тормышка караш логикасының төп сызыгы бары тик «минем өчен»нең бер чагылышы гына. Хуш. Ә шуннан соң ул үзенең максатына ирешә алганмы соң? Бөек ачыш ияләренә тиңләшерлек яңалыклар уйлап тапканмы? «Ислам һәм Көнбатыш Германия»2 дигән әлеге юка китабында ул, ниһаять, үзен күрсәтә алган. Анда төшерелгән һәр рәсемгә диярлек бөтенләй кирәкмәскә үзенең портретын китереп тыга, ә уйлап табу өлкәсендәге «уңышлары» турында ул үзе менә нәрсә яза. («Ильяс Габид Абдулла» исемле мәкалә): «Ул сугыштан соң исламны фәнни нигезгә салу һәм яңарту максаты белән берничә китап язган иде. Ләкин берсен дә бастырып чыгара алмады». Үзенең бу уңышсызлыкларында да ул янә да элеккечә үк башкаларны гаепли. «Тормыш хәле авыр булганлыктан, ул (Ильяс Абдулла — А. Я.) америкалыларның УНРРА ИРО һәм АЦЛ предприятиеләрендә электрик булып эшләде. Ләкин ислам дине тоту сәбәпле, бик куп күңелсезлекләргә очрады. Хәтта сәламәтлегенә зыян китерде». (10 бит.) Таныш логика. Бәлки кинәт чыннан да изгегә әверелеп, диндар буларак ихтирам казангандыр? Юк икән. Хөрмәт итүче кешесе дә калмаган. Сарманга салган хатларының берсендә (1973 ел, 8 февраль) болай яза: «Мине немецлар мөселман булганым өчен яратмый- X Шломс Конрад Германия капитуляция ясаганга кадәр Дрезденда «Арбайтсгсмайншафт- Туркестан» да эшбашкаручы була. ’ И. Абдулланың бу китабы «Islam in West Deutschland» nHrSH исем белән Мюнхена» немец телендә басыла. • Шиһап Нигьмәтннен чын й»зе турында журнал бер язып чыккан иде Ренат Харисның «Мескенлектән килгән аваз» (1972 ел. < сан) мәкаләсен карагыз. Ахыры. Башы 9, 10 саннарда. 1 С. А. Плетнева. От кочевий к городам Мәскәү, 1967 ел. 176 бит. һәм алдауга гыиа оста». «Мин аллаһе тәгаләнең үземне хәшәрәт җеннән саклавын эзлим», дип башлый ул китабын. Бәлки соң булса да Ильяс Абдулла канлы гөнаһларын юарга керешкәндер? Бәлки күптән, бик күптән йөрәгенә кереп утырган җенне соң булса да куып чыгарырга ниятлидер? Ләкин китаптагы әлеге җөмләне дәвам итик: «Фәкать чын ислам кабул иткән халыклар гына... кешелекне һәлакәттән коткарып кала ала... Минем фикеремчә, моның өчен, беренче чиратта, немецлар, руслар һәм кытайлар ярыйлар. Ислам динен кабул итәргә баш тартсалар, тормышка карашы буенча дөрес юлдан китәчәк яңа милләт төзергә кирәк булачак». Әнә бит нәрсәдән гыйбарәт икән Ильяс Абдулланың дин өлкәсендәге яңалыгы! Немецлар белән кытайларны аның гомумилек буявы төшерү өчен генә атавын искә алсак, төп фикере Советлар Союзы халыкларының дөньяга карашларын үзгәртү максаты кала. Ләкин бу «яңалыкны» Советлар Союзының кан дошманнары Бөек Октябрь революциясенең икенче көнендә үк уйлап чыгарганнар иде бит инде. Чит илләрдә төрле почмактан «Азат Европа», «Азатлык», «Биби-си» кебек дистәләрчә радиостанцияләр, фәкать шул максатны гына күздә тотып, гомерләре буена җыен тузга язмаган ялганнарны лыгырдыйлар. Юк, һичнинди яңалык уйлап тапмаган Ильяс Абдулла. Бар хикмәт шунда ки, ул күл еллар буена ЦРУ акчасына яшәп килгән «Азатлык» радиостанциясенең татарбашкорт редакциясе редакторы Шиһап Нигьмәтинең 1 ара-тирә биргән вак-төяк йомышларны үтәп тамак туйдыра. Шуның җырын җырлый да. Изге булып кыланулары да, динне яңарту турында сөйләнүләре дә шул җырның бер сюжеты гына. Хәзер, яше олыгайгач, вак-төяк йомышлар да тәтеми башлаган. Дөрес, ул монда үзенең бик яхшы белгән шымчылык һөнәрен дә дәвам итә. Ләкин күпме генә тырышса да, элеккеге сизем дә. күзләр дә юк инде. Эшнең нәтиҗәсе шәптән түгел. Ә америкалылар бары тик эшнең нәтиҗәсенә карап кына түлиләр Картайган Ильяс Абдулла. Берәүгә дә кирәк булмый башлаган. «Мин акчаны америкалылардан алам. Ләкин алар бик аз түлиләр,— дип зарлана ул Сарманга язган хатында.— Шул сәбәпле кечкенә генә сувенир да җибәрә алмыйм. Гафу итәрсез дип уйлыйм. Хатыным да юк, балаларым да, торыр урыным да. Мин үзалдыма куйган максатларымның берсенә генә дә ирешә алмадым. Германиядә яшәгән ярты гомеремне эшсез үткәрдем. Минем яшьтәгеләргө исә монда эш юк та юк инде».— дип өсти ул шул ук хатта. Ильяс Абдулланың иҗат җимеше — менә шул. Үз язмышы. Сатлык җаннар язмышы. Хәзер ул эш табуына да ышанмый. Туган иленә кайту турында да хыяллана алмый. Хәзер аны бер генә нәрсә борчый: ачтан үлмәс өчен, аз гына булса да. каян булса да пенсия әвәлисе килә. Немецлар түләмиләр, америкалылар баш тарткан— Бәлки Советлар Союзыннан чеметеп булыр— Шуңа күрә тырышып-тырышып зәңгәр кәгазьләргә хатлар яза Ильяс Абдулла. Кәгазенең читенә үзенең фоторәсемен ябыштыра: «Мин бит сезнең элеккеге хезмәткәрегез». Күрәсезме, янәсе, сурәтемне, мин бит инде күпне күргән карт... Аллага гыйбадәт кылып кына көн күрәм— Мин бит кешеләр белмәгәнне белом . Ялгыша Ильяс Абдулла. Үзе белгәнне башкалар белми дип бик нык ялгыша. Элек кем булганлыгы да, ни эшләгәнлеге дә, хәзер ни белән шөгыльләнгәнлеге дә — барысы да билгеле.