Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

Яңгыр Мал тоягы кысылырдай Яргаланган иде җирләр. Керде җанга энә булып Мәрхәмәтсез кайнар җилләр... Чыкты болыт. Ява яңгыр. Ява. Ява. Коеп ява. Кирәклеген тоеп ява. Җылы сөт эчкән кебек җир, Иркенәеп китте һава. Каз-үрдәкләр сөенеште, Юды яңгыр көенечне. Яңгырдан соң бал кортлары Очты, очты — Уйнап очты. Җирне, күкне, тереклекне Иксез-чиксез шатлык кочты. Яраларга ит үскәндәй, Йомылдылар ярык җирләр. Китте сагыш чырайлардан, Дөп-дөп басып йөрде ирләр. Ачыласы серләр һаман Бардыр әле, Бардыр, Бардыр. һәр нәрсәгә тормыш бирә Кояш. һава. Яңгыр. Юллар Юлларымның Очы-кырые юк, Әйләнә ул, Урый җир шарын: Уңны-сулны күреп-карап үтә, Хәл-әхвәлен белеп дөньяның. Юллар, юллар! Газиз җир әнкәнең Кан юллары сыман сузылган. Күпме юллар әле узылачак, Ә күпмесе инде узылган. Үткәнеңә бер әйләнеп кара, Юлларыңны яңарт күңелдә. Барысын да истә-хәтердә тот, Үз рәхәтең белән күмелмә. Яхшысын да күрдек, Яманын да, Хәтәрен дә үттек юлларның. Яшел идеме соң һаман шулай Бүген йөри торган урамың? Ак юлларга, Хак юлларда дошман Үлем чәчте, Кара таш куйды. Юллар иркен, яшел булсын өчен Күпме ир-ат җиргә баш куйды. Хәерле юл сезгә, юлаучылар! Әйләнегез, әйдә, җир шарын. Үтеләчәк юллар сезне көтә Иминлеге өчен дөньяның. Әнкәй Себеркеләр бәйләп куйган әнкәй: «Улым кайтса, мунча ягармын. Үткән төнне төштә күрдем әле, Йөзә боек иде баламның». Оекбашлар бәйләп куйган әнкәй: «Аякларың, улым, туңмасын, Салкын килә кышлар... Син гөл юлда, Минем янда бик аз буласың». Миләш кагы коеп куйган әнкәй: «Күңелең төчеп китсә, кабарсың, Син аунаган урман миләшләре, Истәлекләр бераз яңарсын». Мәтрүшкәләр җыеп куйган әнкәй: «Ал, улым, ал! Ютәл төшкәндә Шифасы күп аның... Оныта күрмә Сөтле чәйгә кушып эчәргә». Ана күңеле — Мәңгелек ут икән, Яна шулай гомер-гомергә. Ул һәрвакыт әзер Балам диеп Ярты җанын ярып бирергә. Әйт әле син миңа Биекме, яктымы, зәңгәрме күкләрең? Әйт әле, йөкләрнең ниндиен күтәрдең? Җиңелме, авырмы иңеңдә биштәрең? Татлымы икмәгең, тынычмы кичләрең? Ялтырап, шалтырап үтмиме көннәрең? Булдымы җан атып — тауларга менгәнең? Дан өчен юргалап, таммыймы җан тирең? Анадан туганда гөнаһсыз җан идең. Рәхмәтме, нәфрәтме җыйдың син үзеңә? Хәлеңнән киләме туп-туры карарга дөньяның күзенә? Хаклымы икән син бу җирдән тынычлап, елмаеп китәргә? Күкләрең зәңгәрме, биекме, яктымы? Әйт әле син миңа, Соң була күрмәсен иртәгә.