ҮЛЕМНЕ ҖИҢГӘН БАТЫР
«1920 елның 21 сентябрендә акгвардияче офицерлар 202 нче татар укчы полкының өченче батальон командиры иптәш Вәлиәхмәтовны ерткычларча газапладылар һәм 18 кызылармеец белән бергә аттылар. Каһарманнарның гәүдәләрен чокырга ташладылар...» Көньяк тимер юлындагы Синельниково станциясе эшчеләренең Минзәләгә язган хатыннан. ушы хатка юлыккач, тетрәнеп киттем. Кем ул Вәлиәхмәтов? Үзем белгән шундый фамилияле бер ветеранны күз алдыма китердем дә: «Акгвардиячеләр аткан каһарманның туганы түгелме икән ул?»—' дип уйлап алдым. Кызыл командирның батырлыгы һәм фаҗигале язмышы турыңда хәбәр-хатны алып, аның янына ашыктым. Бәхеткә каршы, ул өйдә иде. Газеталар караштырып утырган чагына туры килдем. Җаенхикмәтен табып дигәндәй, күкрәк кесәмдәге хатны алып өстәлгә куйдым да сак кына сорашырга керештем. Ул мине бер сүздән аңлап алды. — Ә, үлеп терелгән командир!..— диде газеталарын бер читкә этәреп. Аннан күзлеген салып сөртте һәм өстәлдә яткан хатны зур кызыксыну белән укырга тотынды. — Монысын белми идем әле, белми идем... Карасана, тарихи хат икән бит!.. — Ә командир?.. Командир Вәлпәхмәтов сезнең туганыгыз түгелме? — дип, мин аңа текәлдем. — Туганым түгел, — диде ветеран. Тик шунда ук, мине тынычландырырга теләгәндәй, өстәп тә куйды: — Шулай да ул кеше турында кайбер нәрсәләрне беләм мин... Мин, аның авызыннан кош тоткандай, тынып калдым. Карт ветеран хикәясе уйларны ерак үткәннәргә алып китте. Кая барсаң да бер кояш Зур пароход, канатлы тәгәрмәчләрен шапылдата-шапылдата, Идел дулкыннарын ярып бара. Аның артында дәрья суы кайный, бөтерелә. Күперенке буразнадай булып кабарган зур дулкыннар өстендә ак күбекләр тирбәлә. Шул күбекләргә канатларын тидерә-тидерә, акчарлаклар оча. Аларның илереп кычкырулары йөрәгеңне парә-парә телеп ала. Пароходның өске катларында — байлар. Ә түбәндә — җыен ярлы- ябагай. Шулар арасында, якорь чылбыры бәйләнгән чыгыр янында, бер карт утыра. Аңардан аз гына читгәрәк үсмер егет баскан. Идел өстендә таң атып килә. Менә алда шәһәр күренде. Ул, гүя төнге караңгылыктан аерылып, таң белән бергә калкып чыкты да яр буенда төрле бизәкләр балкытып тора башлады. Әнә, зур чиркәүнең алтын түбәсе ялтырый. Әнә, йортларның зур-зур тәрәзәләрендә утлар җемелди. Әнә, Кремльнең ак ташпулатлары, биек стеналары тан нурларына чумган. — Безнең Әчтерхан менә шушы була инде, улым, — диде карт. Ә үсмер егет шәһәр ягыннан күзен алмады. Мондый яктылык диңгезен, мондый ташпулатларны беренче күрүе бит әле аның. Шуңа күрә кунеле күтәренке, борын салындырырлык түгел, эшләре майлагандай бара. Өйдән чыгып киткәннән бирле төртелеп калганы юк Мөдәрриснең. Хәтта әтисе дә аның сәфәр чыгуына каршы төшмәде. — Хәерле сәгатьтә булсын, улым! Кая гына барсаң да бер кояш диләр диюен, шулай да бәхетеңне эзләп кара. Өйдә ятып май чыкмас,— дип озатып калды. Пароходка да бик җиңел кереп утырды Мөдәррис. — Чыксаң чык, керсәң кер!—диде дә бер матрос аны басмадан эчкә этеп тә җибәрде. Казан пристаненда биштәрен чәлдерделәр чәлдерүен, әмма анда кырык ямау белән өч-дүрт кисәк сохаридан башка берни дә юк иде. Шулар өчен гамь кичереп тормас бит инде. Пароходта аны Әстерханга баручы бер бабай үз итте. Икәүләшеп пароход ресторанында савыт-саба юарга ялландылар. Юан гәүдәле пешекче сүзне кыска тотты: — Тамак ялына булса, юыгыз. Риза булмасагыз, бүтәннәр табылыр... Карт мөсафир белән яшь юлчы җиң сызганып савыт-саба юдылар. Аннары тагын бабай аны калада эшкә урнаштырырга да вәгъдә итте. Күрәсең, уңарга ошый юлы Мөдәрриснең. Шул чак аның уйларын тупас тавыш бүлдерде: — Бәбәкләрең чыкканмы әллә?.. Чыгырны әйләндерергә комачаулыйсың бит, сыпырт тизрәк моннан!.. Җирән чәчле матрос аны этеп җибәрде. Үзе, бар көченә селтәнеп, юан бауны пристаньда торучы икенче матроска томырды. Тегесе бау очын эләктереп алды да тимер казыкка кидереп куйды. Пароход туктауга, Мөдәррис халык арасына чумды. Бабайны яр өстендә көтеп алды. Башта такталар түшәлгән урыннардан үптеләр. Урамга чыккач та пычрак башланды. Яртылаш җиргә иңгән тәбәнәк йортларга карап: «Безнең Өлкәндә дә мондый өйләр бар лабаса. Шушы булдымы инде шәһәр?» — дип уйлап алды Мөдәррис Шул ук мизгелдә аның уенда әтисе әйткән сүзләр яңгырап узгандай булды — Кая гына барсаң да бер кояш, диләр диюен, шулай да бәхетеңне эзләп кара... Әзерләп куйганнар ди монда сиңа бәхетне, тот капчыгыңны. Шәһәрендә булса гына инде. — Бабай, Әстерханга кайчан барып җитәбез соң инде?—дип сораганын сизми дә калды Мөдәррис. Карт аңа сәерсенебрәк карап куйды: — Соң... шушы бит инде Әчтерхан. — Без пароходтан күргән ак матур ташпулатлар канла сон? Бабай кулын гына селтәде. — Ул ак таш кала безнең өчен түтел, балакаем. Ьезгә, ә-әнә, Татар базары артындагы бистә бар Ике-өч көннән карт аны Әстерхан мөселманнары арасында саранлыгы белән дан тоткан Галәветдин хаҗига алып килде. Хаҗи әфәнде үсмер егетне баштанаяк күздәй кичерде дә карарын әйтте: I. «К. У • № II РӘМЗИ МАКСУДОВ ф ҮЛЕМНЕ ҖИҢГӘН БАТЫР ф 129 — Калып торсын. Кулыннан эш килерлек булса, карарбыз. Хода язган ризыгы шушында булса, белмәссең... «Ходай язган» ризык шушында булып чыкты. Сукыр тиенгә эшләргә әзер булган егетне кулдан ычкындырмады хаҗи. Мөдәррис икенче көнне үк «һөнәргә» өйрәнә башлады. Иртән кояш белән тора, төн уртасы җиткәнче кухня белән аш залы арасында чабып йөри. Хаҗиның өендә ничә кеше булса, шуларның һәркайсы Мөдәррискә баш, Мөдәррискә әмер бирә ала: — Мөдәррис, утын алып кер!.. — Савыт-сабаны юып бир! — Мөдәррис, самаварларны яңарт!.. — Кунакларның атына солы сал!.. — Мөдәррис!.. Шулай җәй үтеп китте. Көзге суыклар башланды. Ә көне-төне чабып йөргән егетнең өстендә күлмәктән гайре нәрсә юк. Сатып алыр иде — кесәсеннән җилләр исә. Хаҗи абзаң эш хакы түләү турында авыз да ачмый. Ул ачмаса ачмас, Мөдәррис бу хакта үзе башлап сүз катарга булды. Хаҗидан эш хакы сорарга керде. — һе... Бишмәт алырга дисеңме?.. Ә эшкә өйрәнүеңне түләүгә санамыйсыңмы? Юктыр! Анысын аңларлык зиһенне бирмәгәндер сина ходай тәгалә. Аннары тагын, күпме савыт-саба кырдың син! Бөтенесен исәпли башласаң, үзеңнән тиешледер әле... Мөдәррис аның симез битенә карап торды. «Алдады бу чалмалы дуңгыз!» дип уйлап куйды ул эченнән. Хаҗи хәтле хаҗины чучкага тиңләү шәригатькә сыеп ук бетми бетүен—монысын бик яхшы аңлый Мөдәррис, әмма ачуын тыеп кала алмады. Хуҗаны үткен күз карашы белән көйдереп алды да чыгарга борылды. — Тукта... — Хаҗи, чапан кесәсендә озак кына капшанып аңа бер көмеш акча сузды. — Тал чуктан бишмәт алып киярсең. Ә аякларыңа... минем иске кәлүшләрне бирерләр. Мөгаллим кызы Гайшә Мөдәррискә бишмәт алып кияргә язмаган икән. Хаҗидан илле тиенлек көмеш эләктергән көнне үк, кич белән, күкрәге бик яман кыса, башы авырта башлады. Икенче көнне ул яткан урыныннан да кузгала алмады. Бөтен тәне ут кебек яна, күзен ачарлык та хәле юк иде. Шулай миңгерәүләнгән шикелле ятканда, кемдер аның маңгаена юеш сөлге куйды. Мөдәррис күзләрен ачты. Аның янында яшь кенә бер кыз басып тора иде. Авыруның күзләрен ачып җибәрүе булды — кыз читкә китте. Мөдәрриснең күз алдында аның мөлаем карашы һәм чем-кара озын толымнары гына шәүлә булып калды. Ул янә күзләрен йомды. Үзен каядыр төпсезлеккә очкандай тойды. Туктарга теләсә дә булдыра алмый. Гүя ниндидер көч аны һаман аска, караңгы упкынга сөйри. Ул да түгел, әлеге мөлаем кыз аңа ярдәмгә килә, аның кулларыннан тотып ала. Егетнең бушлыкта очуы төш кенә икән. Ә өнендә әлеге кыз бар да, аның йомшак куллары бар. Озак авырып ятты Мөдәррис. Озын толымлы кыз һәр вакыт диярлек аның яныңда була. Кёреп тәрәзә янына утыра да китап укый. Сирәк- сирәк кенә Мөдәррис ягына күз сала, хәле ничек, янәсе. Ә егетнең кәефе инде яхшырып бара. Ул хәзер авыз ачып, тел тибрәтерлек хәлгә килде. Кызның исемен сорарга да өлгерде. Гайшә атлы икән. Мөдәрриснең яшьтәше булып чыкты үзе. Егет моңа бик тә куанган иде. Шатлыгын трактир хезмәтчеләреннән берсенә әйтми түзә алмады. Тик анысы Мөдәрриснең сөенеченә күләгә ташлады. — һе, яшьтәш, имеш!—дип үчекләде ул Мөдәррисне. — Мыегына яшьтин-яшь кәләше булыр синең яшьтәш дигәнең... Егетнең аркасына оозлы су койдылармыни! Ул хәтта бу чынлык бе- яән килешергә дә теләмәде. Мондый гүзәллекнең хаҗи кулында бер уенчык булуын башына сыйдыра алмады. Бер көнне, хәле шактый әйбәтләнгәч, кыздан әкренләп кенә төпченергә тотынды: — Бу сүз... дөресме, Гайшә? Гайшәнең күзләрен яшь томалады. — Әйе, — дип пышылдады ул, битен китап белән каплап. Шактый ара сүзсез тордылар. Егет авыр тынлыкка түзмәде: — Якынрак килегез әле, Гайшә, — диде. — Нигәдер, маңгаем тагын кызыша... Савыга башлаган егетнең кечкенә генә хәйләсе иде бу. Гайшә, шундук урыныннан торып, аның янына килде һәм нәфис кулын Мөдәрриснең маңгаена куйды. Аннары елмайды да бармак янады' — Ялганлашып ятсаң, хаҗи абзыеңның каргышы төшәр башыңа, бел аны! —диде. — Ә син ул каргышны юеш тастымал белән сөртеп алырсыңмы? — дип сорады Мөдәррис. — Әйт, алырсың бит? Гайшә эндәшмәде. Аның янынарак күчеп утырды. Маңгаена кулын янә куйды. Мөдәррис ул кулның дерелдәвен тойды. — Тынычлан, Гайшә, зинһар тынычлан... — Ә мин тынычландым инде, Мөдәррис,—- дип җавап бирде Гайшә.— Каһәрләнгән бу язмыштан күз яше белән дә, татлы хыял дәрьясына чумып та котыла алмыйсың. Мин моны бик яхшы аңладым... Мөдәррискә ул кич буе үзенең шул «каһәрләнгән язмышы» турында сөйләде. Егет җитди карашын Гайшәнең моңлы күзләренә төбәп ятты. Гайшәнең әтисе укытучы булган. Аларга кешеләр җыела, китап укып, төрлесен сөйләшеп, ниләрдер киңәшеп утыралар икән. Ярлылар, байлар турында да сүз йөрткәннәр. Гайшә аларын бик томанлы гына хәтерли. Ә караңгы төннәрнең берсе аның күңеленә бик тирән сеңеп калган. Алар өенә полиция бәреп керә. Бөтен нәрсәнең астын-өскә китерәләр. Әтисен алып китәләр. Шул китүдән ул әйләнеп кайтмый. Берничә елдан аның каторгада үлүе хакында хәбәр килә. Гайшәнең әнисе, шәһәр үзәгендәге йортны сатып, кечкенә генә квартирага күчеп китә. Хәсрәт диңгезенә, хәерчелек дәрьясына баткан гаиләгә ниндидер карчыклар килеп йөри башлый. Димчеләр икән, Гайшәне кулга төшерергә йөрүләре булган. Шул карчыкларның берсе, кызның әнисен ризалатып, Гайшәне хаҗи йортына китерә. — Хәзер менә хаҗи оҗмахында яшим,— дип төгәлләде сүзен яшь хатын. Күзләренә килеп тыгылган яшьләрен тыеп калды да урыныннан торып басты. — Телисеңме, Мөдәррис, мин сине русча укырга-язарга өйрәтәм. Имтихан тапшырып, укытучылар мәктәбенә керерсең. Аннары, минем әтием кебек, мөгаллим булырсың... Көзге һәм кышкы айларда трактирга кеше аз йөри. Мөдәрриснең буш вакыты җитәрлек булды. Гайшә аңа китаплар китерә торды. Ә егетнең белемгә сусаган күңеле комсызланганнан-комсызлана бара. Шифалы яңгырны озак көтеп алган, кипшенеп беткән җир шикелле иде ул: һәр тамчыны сеңдереп кенә торды. Язга кадәр бик күп китаплар укырга, бик күп нәрсәне белергә өлгерде Мөдәррис. — Болай булгач, мөгаллимнәр мәктәбенә керә аласың инде, — дип сөендерде аиы Гайшә. «Укыйсы иде дә бит!.. Алырлармы бит әле?.. Кабул итсәләр дә, бу өрәк сыман кыяфәтең белән ничек йөрерсең? Өстеңдә иске бишмәт, аякларыңда хаҗи абзыйның иске кәлүшләре булсын да мөгаллимлек турында хыяллан, имеш». РӘМЗИ МАКСУДОВ ф ҮЛЕМНЕ ҖИҢГӘН БАТЫР ф берендә аңа трактирда эшләүче чулак Мөхәммәт дигән кеше ярдәмгә килде. Мөдәррискә үтә дә кирәкле киңәш бирде ул: — Өркет син хаҗи капкорсакны. Промыселга китәм, диген. Шулай итсәң, хак билгеләр үзеңә. Күрерсең менә. Җәй көне трактирда эшләргә кемне дә таба алмый ул. Дөрес булып чыкты аның әйткәне. Каш җыерса җыерды Галәветдин хаҗи, әмма Мөдәррискә яз һәм җәй айлары өчен эш хакы түләргә риза булды. — Ярар, унбиш тәңкә бирермен,— диде ул. — Тик шуны бел: мөселман кардәш булганың өчен генә юмартланам. Югыйсә, эшең ул хаклык тормый. Торамы, тормыймы — көз җитүгә Мөдәррис, унбиш тәңкәне хаҗидан каерып, өс-башын караштырды. Ялтырап торган итекләр, сукно чалбар һәм әйбәт күлмәк алып киде. — Ярыйсы гына егет икәнсең үзең,—дип шаяртты аны бергә трактирда эшләгән иптәшләре.— Хаҗи абзыйның борынына чиртмәслек түгел. Мөдәррис, уку теләге белән янып, Әстерханнан китте. Аны Гайшәнең моңлы карашы озатып калды. «Ичмасам, син бәхетле бул, Мөдәррис!»— дигән кебек иде ул караш... Мөдәррисне имтиханга бик белеп әзерләгән булып чыкты Гайшә. Мөгаллимнәр мәктәбенә имтиханнарны менә дигән итеп тапшырды аның «шәкерте». Ул гына да түгел, ике еллык укуны бер елда тәмамлап, укытучы таныклыгы алып чыкты. Егетнең түбәсе күккә тиде. Әтисев инде әйтеп тә торасы юк—сөенеченнән зур мәжлес уздырды. Сонгы сарыклары китсә китте, аның каравы, тантанасы олы булды. Башкача ярамый да иде, Вәлиәхмәтовлар нәселеннән беренче мөгаллим чыкты бит! Мөдәррискә бирелгән таныклыкны, бер могҗиза күргәндәй, кулдан кулга йөртеп карадылар. Яшь мөгаллимнең әтисе Вәлиәхмәт агай һәр- кайсын кисәтеп торды: — Саграк тот, ипләбрәк!.. Таплана-ннтә күрмәсен!.. Әйдә балыкка, мөгаллим! Мәҗлесләр узды. Мөдәррис өяз шәһәренә барып кайтты, бик күп авылларны йөреп чыкты. Әмма берсендә дә укытучы урыны буш түгел иде. Аның мөгаллимлек таныклыгын ачып караучы да булмады. Егет яңадан Әстерханга юл алды. Галәветдин хаҗи өендә Гайшә юк иде инде. — Каядыр китте дә батты, — дип аңлаттылар аңа элеккеге хезмәттәшләре. Сөенеп куйды егет. «Югала торганнардан түгел, берәр жаен табар», — дигән уй белән үз-үзен юатты. Ләкин күңеле аны бик тә, бик тә юксына иде. • Галәветдин хаҗига кабат эшкә ялланып торырга туры килмәде ана. Трактирда иске танышын — якындагы авылларның берсендә яшәүче матрос Василнй Тереховны очратты. Кайчандыр гвардия крейсерында хезмәт иткән диңгезче хәзер балык тотып көн итә, ә Мөдәррис анардан балык сатып ала торган иде. Василий аны шундук таныды. — Ну, браток, тазаргансың син!—дип, аның кулларын кысты. — Килешкән, килешкән үзеңә атаң икмәге... Матрос аны үз янына утыртты да төпченергә тотынды. —Хәзер ничек соң, браток, исәпләрең? Якорьны кайдарак ташларга ният? Монда түгелдер бггт? — Василий трактир кухнясы ягына ымлады. нам. һәм ул, куен кесәсеннән алып, мөгаллим таныклыгын Василийга сузды. — Менә, мәктәп тәмамладым... Күпне күргән матрос әлеге мөһерле кәгазьне кулында бераз әйлән* дердеборгалады да Мөдәррискә кире сузды: Котларга да була икән, алайса, үзеңне. Мөгаллимлек эшендә уңышлар теләргә дә ярый икән. Әгәр бу кәгазең ярдәм итмәсә, туп-туры үземә кил, браток. Адресымны беләсең. Җәтмәм шәп — балык тотарбыз. мөгаллим! Василийның тәкъдиме бик ярап куйды. Бөтен каланы урап чыкса да, укытучы эшенә урнаша алмады Мөдәррис. Озак уйлап торасы юк иде — Терехов яшәгән авылга юл тотты. Аның килүенә Василий бер дә гаҗәпләнмәде. — Көттем мин сине, — дип каршылады ул аны. — Мөгаллимлек эшенә үтү өчен синдәге ул кәгазь генә җитми торгандыр дип уйладым никтер. — Ялгышмагансыз. Тормышта юл яру өчен бүтән нәрсәләр дә кирәк икән шул. Мин дә аңлый башладым хәзер. Василий тәмәке кабызды. — Эш турында килешик башта, браток. Мин теге трактир хуҗасы түгел, үзең беләсең. Балаларым да бар. Аларны үстерергә кирәк. Син башлы егет, үзең дә уйла: көймә белән җәтмә — минеке, эшебез — икебезнеке. Озын сүзнең кыскасы шул: диңгездән эләктергән байлыкны дүрткә бүләбез. Өч өлеше — безнең гаиләгә, берсе — сиңа. Риза булсаң— кул сугыштан. һәм шулай килештеләр дә. Таңнарны алар диңгез өстендә каршылый • иде. Мөдәррис тырышып ишкәк ишә, Василий җәтмәләрне суга ташлый. *■ Диңгездә Вася дәдәй үзе генә белгән балыклы урыннар бар икән. Кайчан чыксалар да табышсыз кайтмадылар. Берничә атнадан Василий аңа балык сатудан кергән өлешен бирде. Җитмеш биш тәңкә! Мөдәррис өчен бу зур акча иде. Әстерханга кайту белән шуның илле сумың авылга җибәрде. Шул инде — ат алырга җыенган көннәре бит. Үзе шәһәрдә фатирга урнашты да янә эш эзләргә кереште. Мөгаллим таныклыгын инде ул бөтенләй диярлек онытты. Теләсә нинди хезмәткә риза булырга әзер иде Мөдәррис. Ләкин кая гына барса да — бер җавап: хәзергә эш юк. Көтегез, түзегез, бәлки берәр җае чыгар— Ә җае күренмәде. Атналар, айлар эшсез үтте. Кесәдә дә бакыр тиеннәр генә шалтырап калды. Инде нишләргә, кая сугылырга? Урамда очраткан таныш балыкчыга хәлен сөйләп биргән иде — тегесе киңәш итте: — Син, малай, казакъларга яллану ягын кара. Кыш көне Әстерхан* да эш табуы — ай-һай! Безнең кебекләр меңләгән бит монда. Камыш ура беләсеңме? Иртәгесен, таң беленер-беленмәс, Мөдәррис базарга чыкты. Гадәттә, казакъ авылларыннан килүчеләр монда бик күп була. Белмәссең, арада хәллерәге табылып, берәрсе эшкә дә яллап куяр. Егет шундый өмет белән базар буйлап ничә кат үткәндер — эзләгәнен тиз генә таба алмады, «Монда да булмады, ахрысы!» — дип, борын салындырып, базардан чыгып китәргә җыенганда гына бер казакъ агайның кычкырып торганын ишетеп алды. Шул аваз килгән якка ашыкты. — Күшче кирәк!.. Күшче кирәк!.. Казакъ агай арбага менеп баскан да, шул сүзләрне кабатлый-кабат- лый, әле уңга, әле сулга борылып кычкыра. Мөдәррис аның янына килде дә: ■ ИАДСГДОВ ф ҮЛЕМЫВ ҖИҢГӘН ВАТЫР ф арбадан сикереп төште, егетне баштанаяк карый башлады. Мөдәрриснең кыяфәте, көч-куәте аны канәгатьләндерерлек иде булса кирәк — агай туп-туры ярып салды: — Миңа булышчы кирәк... Камыш ура беләсеңме?—дип сорады. — Беләм! — Яшьрәк түгелме икән син?—дип, казакъ агай шикләнүен дә белдереп куйды. — Бик авыр эш бит ул камыш уру. Мөдәррис аның тел төбен шундук анлап алды. — Диңгездә балык тоткан бу куллар камыш урырга гына ярардыр, абзый.— һәм ул сөялләнеп беткән учларын ачып күрсәтте. — Хакың күпме?—диде казакъ агай, аңа кулын сузып. Мөдәрриснең бу сорауга жавабы әзер иде. — Айга ун тәңкә көмеш,— диде ул.— Ашау байдан, эшләү миннән. — Нинди бай булыйм ди мин!.. Айга ун тәңкәне үзем дә төшерә алмыйм, туганкай. Сатулаша торгач, казакъ агай айлыкны алты тәңкә түләргә риза булды. Камыш урган чакта кияргә киемне дә бирәчәк. Мөдәрриснең бар әйбере — бер төенчек — үзе белән иде. Казакъ агайның арбасына утырды да китте. Хуҗа аңа ниләр эшләргә тиеш булачагын аңлатып барды. Кышын казакъ даласында әллә ни майтарырлык эш булмый. Камыш урырга гына мөмкин. Аны кирпеч заводы сатып ала. Шуны ягып эшли икән ул. Шул камышка тотынсаң, аз-маз акча төшереп була. Иделбайның аты бар, арбасы бар — кирпеч заводына камышны ташы да ташы. Тик берүзенә авырга килә икән. Булышыр кешесе юк, балалары кечкенәләр. Менә хәзер алар икәүләшеп камыш әзерләрләр, аны заводка ташырлар. Ни әйтсәң дә тик яткан ише булмас. Казакъ агай үз тормышы турында шулай гади һәм эчкерсез итеп сөйләде. Мөдәррис аны балыкчы Василий Тереховка да охшатып куйды. Ул да шундый гади һәм турыдан бәреп әйтә иде бит. Шәһәрдән чыгып җитүгә, казакъ җыр сузып җибәрде. Аның көе дә барасы юллары кебек үк озын, казакъ даласыдай иркен иде. Мөдәррис аны онытылып тыңлады. Күз алдына үзенең туган якларын китерде. Ихтыярсыздан, ул якларны казакъ далалары белән чагыштырып карады. Бер-береннән ничәмәничә мең чакрымда булсалар да, бу җирләр өчен ниндидер уртаклык бар иде шикелле. Дала киңлекләреме бу, әллә буш булып күренгән шул киңлекләргә хас горур моңсулыкмы — нәрсәдер Мөдәрриснең күңелен йомшартып, уйларын еракларга алып китте — Килеп җиттек, .егет, — диде хужа. — Ә авыл?.. Авыл канда соң?—дип сорады Мөдәррис. Бу мәлдә ул үзен беренче тапкыр Әстерханга килгән малай сыман тойды. Казакъ агай кулындагы чыбыркы сабы белән дала киңлегендә аз гына калкыбрак торган урыннарга төртеп күрсәтте: — Әнә безнең землянкалар... Хужа күрсәткән яктагы землянкаларның берсеннән бер төркем балачага йөгереп чыкты. — Минекеләр! —диде казакъ агай. — Камыш ташырлык түгел икән шул, — димәкче иде дә Мөдәррис, хужаны үпкәләтүдән шикләнеп, тыелып калды. Икенче көнне, дала киңлекләренә кояш нурлары төшә башлаганда, алар инде эшкә чыкканнар иде. Хужа атын тугарып утлауга куйды да Мөдәррискә урак сыман кәкре пычак тоттырды. Үзе дә шундый ук пычак алып камыш арасында селтәнә башлады. Бер уч камышны эләктереп ала да пычагы белән селтәп җибәрә — камыш учмасы аның кулында кала. Берничә тапкыр шулай селтәнгәч, көлтә итеп бәйли һәм арба янынарак илтеп ташлый. Мөдәррис казакъ агайның эшенә сокланып карап торды. Аның кул* лары камыш учмаларын очыртып кына тора шикелле тоелды Аларны көлтәгә дә уйнап кына бәйли казакъ. Ә Мөдәрриснең эше алай җиңел бармый. Пычак белән сугып карый егет — камыш киселеп бетми Мөдәррис аны сындырып алырга мәҗбүр була. Көлтә итеп бәйләгән чакта исә, киресенчә, камышлар үзеннән-үзе сынып бетә. Иделбай беравык карап торды да Мөдәррис янына килде. * — Уракны тарткандай итмә син, егет. Сугып кисәргә кирәк камыш- з ны,—диде ул һәм берничә учма кисеп тә күрсәтте.— Менә шулай. . < Төш җитеп килгәндә, Мөдәррис инде камыш кисү һөнәрен' ярыйсы а ук үзләштереп өлгергән иде. Ләкин кичкә хәтле эшләгәч куллары ут g кебек яна башлады. Ул аларны көч-хәл белән генә күтәрә иде. = — Күнекмәгән эш авыр була, — диде казакъ, аның хәленә кереп.— й Бүгенгә җитеп торыр, алайса. ш Хужа икенче көнне дә шәфкать күрсәтте. Мөдәрриснең кыяфәтенә § карады да: £ — Камыш кисәр хәлдә түгелсең, егет, — диде. — Бүген өй катында ** гына эшләштер... ♦ Мөдәррис аның бу игелеген дә Василий күрсәткән яхшылыклар бе- ® лән чагыштырды. Ул да шундый бит: арыганыңны күрсә—ял итәргә кушар, борының салынса — күңелеңне күтәрер сүз табар иде. Үз көче >> белән дөнья көтүче кешеләр башкаларның да хәлен белә торганнардыр, £ күрәсең. Моны аңлау Мөдәрриснең көчен арттырып җибәргәндәй булды. < Бу минутларда ул үзен озын юл үтеп сусаган һәм чишмәгә тап булып 2 сусынын басу бәхетенә ирешкән кеше итеп хис кыла иде. Янә камыш кисәргә чыккач ул инде, үзе өчен тырышудан бигрәк. Иделбайга булышырга теләп, бөтен көчен биреп эшләде. Аена алты п> сумга ялланып килүен дә онытты. Ике-өч көн дигәндә, камыш әзерләү * эшендә ул Иделбайның үзен дә узып китте — Ай-вай, егет, болай булса кирпеч заводына ташып та өлгерә алмыйбыз камышны,—дип, шелтә белдергән булып кыланды хужа. Ә үзе бик тә канәгать иде. «Безгә мөгаллим кирәк...» Иделбай белән Мөдәррис камыш кисеп мәш килгән көннәрнең берсендә, дала юлында ниндидер җайдак күренде. Ул юыртып кнлде-килде дә болар ягына борылды. Шактый өлкән яшьтә булуына карамастан, ат өстеннән җиңел генә сикереп төште һәм камыш кисүчеләргә сәлам бирде: I — Ходай куәт бирсен үзегезгә!’ — Рәхмәт!—диде Иделбай. Алар сүзгә керешеп киттеләр. Дала киңлегендә очрашкан ике казакъның сүзе бетәме соң? һава хәлләрен сораштылар, мал-туар хакында гәпләштеләр, бала-чагаларының исәнлеген белештеләр. Шактый озак сөйләшкәч кенә, кунак агай Мөдәррискә — Мин сиңа якташыңнан сәлам алып килдем, егет. — Сәлам китергән кешенең гомере озын булсын!—дип җавап бирде аңа Мөдәррис,—Тик мине исендә тоткан ул адәм кем булыр икән. — Заһидулла дигән адәмне беләсең булыр, — диде казакъ. Ул бер ел укыды. Шуннан юллары аерылды. — Шул Заһидулла мөгаллим синен моңда эшләвеңне ган, — дип. янә үз сүзен ялгап китте казакъ. — Бик әйбәт эндәште: юллады мине бу якларга. Күрше авыл малае Заһидулланы ничек белмәсен ди Мөдәррис. Ике еллык мәктәптә бергә укьиылар Дөресрәге, Заһадул.та ике. ә Медәррпс белеп алмөгаллим ул,—диде. — Ә безнең авылда балалар укытырга кеше кирәк. Барасыңмы, мөгаллим Мөдәррис? Мөгаллим Мөдәррис! Бу сүзләрне ул беренче тапкыр ишетә һәм алар шактый сәер булып яңгырый иде. Камыш кисә торган пычагын кулында тоткан килеш, ул башта аптырабрак торды. Мондый тәкъдимне һич тә көтмәгән иде ләбаса. — Ялланган кеше бит әле мин,—дигән булды аннары. — Хуҗам Иделбай ни әйтер тагын? Үзен шулай олылап әйтелгән сүзләр Иделбайның күңеленә хуш килде, ахрысы, ул шундук риза булды. — Мөгаллим башың белән камыш җыеп йөрмәссең бит инде. Бар, улым, бар! Укыт балаларны... Иделбай аны күрше авылга озатып та куйды. — Андый-мондый кыенлык булса, үземә кайт, улым, — диде ул саубуллашканда. — Бары бергә, югы уртак булыр. — Рәхмәт, рәхмәт! — диде аңа Мөдәррис. Мондый игелекле кеше белән аерылышу аның күңелен йомшартып ук җибәрде. Мөдәррис килгән авылда зур гына тирмәдә мәктәп ачып җибәрделәр. Егермеләп малай укырга килде. Елтыр күзле, бөркет карашлы казакъ балалары. Мавыгып, яратып дәрес бирде аларга яшь мөгаллим. Шәкертләренең хәлфәне яратулары, авыл халкының хөрмәт итүе — барысы да аның күңелен күтәрә, үзен эшкә дәртләндерә иде. Ләкин Мөдәрриснең күптәнге хыялы бар. Дөрес, ул әллә ни зурдан түгел: ат алырлык акча юнәтеп, туган якларга кайту... Бары шул гына. Биредә моңа ирешә алмаслыгын аңлагач, Мөдәррис Донбасска китеп барды. Шахтага төште, забойда эшләде. Ат алырлык акча эшләү уе тиз генә чыкмады башыннан. Татар шахтерларының берсенә шул хакта тел ачкан иде, тегесе рәхәтләнеп көлде. Аннары Мөдәрриснең иңенә күмер тузаныннан каралып беткән кулын салды да болай диде: — Турысын әйткәнгә үпкәләмә, якташ: монда ат сатып алырлык акча тоттырмаслар сиңа. Мин дә заманында шундый ук ният белән килгән идем. Атлык акча эшли алмадым, үзем шахта алашасына әйләндем. Монда бүтән юл күренми, земляк!.. Дөресен әйткән дә биргән карт шахтер. Берничә ел рәттәй тирләп- пешеп күмер чапса да,-атлык акча кермәде кесәсенә. Үзенә унтугыз яшь тулган көнне дә забойда каршылады Мөдәррис. Ә тагын берничә атнадан аны солдатка алдылар. Мең тугыз йөз унбишенче ел бара иде. Бетәрме бу зилзилә? Кайдадыр окопларда солдатлар кан түгә... Ә монда—казармаларда һәм плацларда — сугышка яңадан-яңа отрядлар, батальоннар әзерлиләр. Көннең-көн буе «айт-два» атлатып, солдатның җан тирләрен чыгаралар. Унтерлары белән офицерлары — бәйдән ычкындырылганнардан бер дә ким түгел. Адымыңны ялгышрак атладыңмы— шалт берне ипи шүрлегеңә! «Патша хәзрәтләре»нең нәсел- нәсәбеннән берәрсенең исемен оныттыңмы — тагын шалт! Ничә тешеңне җимерәләр — анысын сорап торучы юк. Мөдәррискә дә унтер йодрыгын татырга туры килтәли. «Айт-два»ны да дөрес атлый Вәлиәхмәтов, патша нәселенең җиденче бабасына чаклы да белә — шулай да бәргәләп ала аңа взвод командиры. Үч саклый кабахәт. Бер тикшерү вакытында Мөдәррис аны авыр хәлдән чыгарган иде. Салган баштанмы, фуражка асты такырлыктанмы — унтер иң кирәкле чакта уставның бер җөмләсен онытты. Кызарынды, бүртенде, э исенә төшерә алмый. Мөдәррис аңа шуны әйтеп җибәрмәсенме!.. Унтер, ул әйткәнне кабатлап, авыр хәлдән котылды, әмма Вәлиәхмәтовка бүре күзләре белән карый башлады. Ләкин Мөдәррис тә алай тиз генә бирешә торганнардан түгел иде. Ул Иван Жернов дигән солдат белән дуслашып китте. Ә Жерновка унтер-мунтерларның теше үтми Путитов заводында эшләгән егет. Аның күз карашы ук унтерны калтырата нде Кичләрен, офицерлар казармалардан китеп беткәч, солдатлар гәп куертып җибәрә. Махра кабызалар да уфтана-көрсенә башлыйлар. Берсе туган якларын исенә төшерә, икенчесе балаларын сагына... Күбесе Жернов тирәсенә җыйнала. Карсак кына буйлы, корычтай нык беләкле, керсез күңелле һәм җор телле бу солдатны бөтен взвод үз күрә, якын итә. Ул бер вакытта да зарлануны белмәс. Бушрак сәгатьләрдә мәзәк сөйләп көлдерер. Аннары үзенең заводы турында сөйләп китәр. ' — Бердәмлектә ул гади кешеләрнең көче, егетләр, — дип башлый ул сүзен. — Менә мисалга путиловчыларны алыйк. Бервакыт безне завод хуҗалары кыса башлады. Штраф белән интектерәләр. Бөтен кеше өчен тырышып- йөргән эшчеләрне эштән чыгаралар. Бервакыт шулай забастовка ясадык: эштән куылган кешеләрне кайтаруны, ж штрафларны бетерүне таләп итәбез. Барыбыз да завод йортына җыел- • дык. Я хода! Нихәтле халык!.. Зур диңгезмени!.. Бөтенебез дәррәү куп- * |Кач, хуҗалар биреште. Бердәмлеккә каршы торыр көч юк бу дөньяда! и Шуны мыекларга урап куярга кирәкмиме икән, дим... и Мөдәррис аны тыңлап утыра, ә күз алдыннан туган авылы, Әстерхан ■ балыкчылары уза. Василий ерактан елмаеп карый шикелле. «Гади ке- ж шегә кая да бер ул, брат!» — ди ул. Тавышы колакта яңгырагандай - була. Дөресрәге, ул булып Жернов сөйли кебек. Мөдәррис тагын уйлана. Каршысына, корсагын киереп, Галәветдин хаҗи килеп баскандай тоела. Шул комсызга һәм кансызга кол ителгән Гайшә... Ягымлы, акыллы, укымышлы Гайшә.. Ачы язмышыннан качып котылдымы икә1Н ул? Әллә шул караңгылыктан чыгу юлын таба алмадымы һаман?.. Гайшә сурәте ераклаша, томанга урала. Аның урынына каяндыр Иделбай калка, һаман камыш урып көн итә торгандыр, мескен. Тирмәсендә берсеннән-берсе бәләкәйрәк балалар. Тормышын әйтәсе дә юк — газаплы, авыр... Ә Донбасс шахтерлары соң?.. Бер якташы Мөдәррискә ничек дигән нде әле: «Атлык акча эшли алмадым, малай, үзем шахта алашасына әйләндем. Монда бүтән юл күренми, земляк!..» «Нигә болай соң бу дөнья? — дип уйлый солдат Мөдәррис.— Чынлап та бит, әй, бик сәер, гайре табигый хәл: берәүләр эшнең ни икәнен белми, типтереп яши, икенчеләре көне-төне тир түгеп тә игелек күрми. Әстерханда Галәветдин хаҗи йомышчы малайны эт итеп кыйный, монда унтерлар солдатның тешен сындыра. Кая гына барсаң да бер кояш дигәне шулмы икән әллә?..» Уйларның очы-чиге юк... Сугыш зилзиләсенең дә азагы күренми. 1915 иче елның июль аенда ал арны, бер батальонга әвәләп, фронтка— ут эченә ыргыттылар. Яу кырында кан түгә-түгә, армия чигенде. Аннары һөҗүмгә күчте. Стахот дигән елга буенда авыр сугышлар барды. Батальоннары елганы кичкән чакта, Вәлиәхмәтов яраланды. Тылга озатырга җыенганнар иде — үҗәтләнде. «Батыр ярасыз булмас», дигәннәр безнең бабайлар, шуны гына раслый минем бу җәрәхәтем». Дип, полк лазаретында гына дәваланып йөрде» Ярасы төзәлертөзәлмәс яңадан взводына кайтты. Ни өчен, нәрсә хакына сутышуын анламаса Да, үлемнән курыкмады. Дошманга каршы һөҗүмнәрдә күрсәткән батырлыгы өчен күкрәгенә көмеш Георгий медале тактылар. Ә Мөдәрриснең йөрәге әрни иде. Күпме иптәшләре чигенү юлларындагы сазлыкларда, канлы окопларда мәңгегә ятып калды. Аларны югалту хәсрәтен ф ТЛВННВ ҖИЦГ9И HAVBP ф бернинди медаль дә, бернинди юату сүзе дә баса алмас иде. Хәер, андый сүзне аларга әйтүче дә, әйтергә атлыгып торучылар да күренми кебек. Юеш, салкын, карлы окопларда йөри-йөри, Мөдәррис солдат тормышының бөтен авырлыкларын сыкранмый күтәрергә өйрәнде. Дошман ядрәләре астында үткән көннәр һәм төннәрнең чуты җуелды. Мөдәррискә бөтен дөнья шулай ут эчендә калган сыман, барлык кешеләр дә газап кичереп көн итәләр шикелле тоела иде. «Кайчан бетәр бу зилзилә?.. Кайчан бетәр?» дип тынгысызланган акылга җавап бирүче табылмады. 1917 елның феврале җитте. Солдатлар бөтенесен каһәрли: үзләрен дә, язмышларын да, командирларын да. Җае чыккан чакларда мылтыкны җилкәгә алып фронттан тыйтакл аучылар да ишәя башлады. Өйрәнүләрдә йодрык уйнатырга яраткан унтерлар йомшарды —солдатка кул күтәрү түгел, сүзне дә уйлап кына әйтәләр. Офицерлар окоплар тирәсендә бөтенләй диярлек күренми. Солдатлар арасында «патша хәзрәтләре» турында анекдотлар китте, төрле хәбәрләр йөрде. Фәлән заводта эшчеләр баш күтәргәа, полиция белән бәрелешләр булган... Фәлән губернада крестьяннар алпавыт утарына кызыл әтәч җибәргәннәр... Капйотның ил талап җыйган маллары җилгә очкан ди!.. Шул кирәк үзенә!.. Ә бер көнне окоплар буйлап полк командирының вестовое узды. Аның сүзләрен күбесе аңлап та җитмәде. — Урман аланлыгына җыелырга!—дип кычкыра-кычкыра узды ул.— Коралларны алмыйча барыгыз. Революция турыңда сүз булачак... Кем сөйләр, ни әйтер — белгән кеше юк. Ләкин барысы да әйтелгән урынга төркем-төркем булып килде. Коралны берсе дә калдырмаган. Тычкан таяктан йөргән мондый чакта солдат мылтыксыз кала димени? Штыклары ялтырап торган винтовкаларын алларына куеп, тезләре арасына кыстырып утырыштылар. Полк командиры килеп чыккач та аягүрә торып басучы булмады. Тик берничә офицер гына ана честь бирде. Полковник, аларга игътибар да итмәгәндәй, солдатларга мөрәҗәгать итте: — Россия бөек вакыйгалар кичерә. Шулар хакында сөйләр өчен безгә Вакытлы хөкүмәт вәкиле килгән... Шушындый тарихи көннәрдә хөкүмәт вәкиленә сүз бирүне үземә зур бәхет дип саныйм. Сезгә дә аны тыңлау... ни... бәхет булачак. Вакытлы хөкүмәт вәкиле дигәне бүкән кебек юан гәүдәле иде. Мөдәррис аны Галәветдин хаҗига да охшатып куйды. Аш мәҗлесләренә барганда, ул да шундый ук кыйммәтле мех якалы пальто кия торган ие. Аяклары да кыска... — Туганнар! Солдатлар!—дип сүзгә кереште вәкил. Аннары кисәк кенә кычкырып җибәрде:— Гражданнар! Хода ярдәме белән изге ватаныбыз Россиядә чын демократия урнашты. Патша хәзрәтләре тәхеттән ваз кичте. Бөтен власть хәзер халык кулында. Сез барыгыз да ирекле гражданнар хәзер, туганнар. Вакытлы хөкүмәт — сезнең үз хөкүмәтегез. Ул сезнең мәнфәгатьләрегезне яклаячак... — Сайрый бу!—дип, Мөдәрриснең кабыргасына төртеп куйды анын янында утырган Жернов. . — Көендә яңалык юк,— диде ана Вәлиәхмәтов. Жернов елмайды: — Бу кәрләдән ни көтәсең тагын. Кичә монархияне яклап төкерек чәчкәндер, бүтен Вакытлы хөкүмәткә табына. Жернов икенче ягында утырган солдатларга ниндидер ым какты. Тегеләр аны шундук аңлап алдылар. Арадан берсе утырган урыныннан сикереп торды да вәкилгә сорау бирде. Аның калын тавышы бөтен аланны тутыргандай булды: — Вәкил әфәнде, сезнең ул хөкүмәтегез сугышны кайчан бетерә? Шуны гына көткәннәр диярсең — төрле яктан сораулар ява башлады: — Крәстияннәргә җир бирәләрме?.. — Безне кайчан өйгә кайтаралар?.. Вакытлы хөкүмәт «сандугачы» әллә ни аптырап калмады. Күрәсең, мондый сорауларның буласын алдан ук чамалагандыр. Аларны читләп кенә узарга тырышты. Әфәнделәр!.. Гражданнар!.. Солдат туганнар!.. Болар барысы да булыр.Министрлар эшкә кереште инде, һәркайда комитетлар төзелә. Сез куйган бу сорауларны алар тиз көндә карарга тиеш... — Безгә министрлар түгел, солых кирәк!.. — Комитетларда үзегез җенләнеп ятыгыз, ә безгә жир бирелсен! Тыңлаучы калмагач, Вакытлы хөкүмәт вәкиле, калкулыктан төшеп, офицерлар арасына чумды. Шуннан чыгуга, полковник тарантасына утырып китеп тә барды. Офицерлар да төрлесе төрле якка таралыштылар. Солдатлар исә, шау-гөр килеп, полк комитеты сайларга керештеләр. — Рәисе Жернов булсын! — дип тәкъдим итте солдатларның берсе.— Ул махы бирмәс... — Комитетка Вәлиәхмәтов та кертелсен. Башлы егет... — Барыбыз да риза!..— дигән авазлар аланлыкны яңгыратты. Солдатлар ихтыяры Жерновны полк комитетының рәисе, ә Вәлиәх- мәтовны аның ярдәмчесе итеп куйды. Аларга ныклы наказ бирделәр: офицерлар чанасына утырмаска, Вакытлы хөкүмәт «сандугачлар»ын тыңламаска, югарыдан килгән һәр приказны уртага салып тикшерергә! диделәр. Комитет председателе Жернов бу наказларны кабул итүен белдерде һәм үз теләген дә әйтте: — Иң мөһиме шул: безнең көч — бердәмлек һәм революцион тәртип булыр, иптәшләр, — диде ул. — Вакытлы хөкүмәткә без ышанмыйбыз, сезгә дә сак булырга киңәш итәбез. Тагын бер таләп: полк комитетының рөхсәтеннән башка генерал әмере дә үтәлмәсен. Бердәм булсак кына эшебез уңачак безнең... Петроградтан килгән кунак Шул көннән башлап полкта бөтен эшләрне комитет хәл итә башлады. Беренче араларда полковник моңа каршы төшеп тә караган иде — аның сүзләрен дә, приказларын да колакка элмәделәр. Офицерлар полк комитеты белән исәпләшергә мәҗбүр булды. Солдатлар исә аның һәр кушканын үтәделәр. Тик ал арның үз таләпләре дә бар иде. Сугыштан барысы да гарык — аны тизрәк бетерергә кирәк, диделәр. Шинель кияргә мәҗбүр булган игенчеләр җир даулый. Ә бу эшләр полк комитеты гына хәл итәрлек түгел иде. Ләкин солдатларга моны аңлатуы кыен. Алар полк комитетына гажәеп зур ышаныч һәм өмет белән карыйлар. Жерновка һәм Вәлиәхмәтовка эшне шул мәсьәләләрдән— солых, җир турында аңлатулардан башларга туры килде. Июль ахырлары иде. Иван Жернов полк комитеты членнарын үз землянкасына җыеп алды. Анда озын буйлы ят кеше дә бар иде. Аның өстендә китель. Озын соры шинелен иңнәренә салган. Комитет членнарының барысы белән дә кул биреп күреште. — Иптәш Шокин безгә Петроград эшчеләре ннән вәкил булып килгән,— дип таныштырды аны Жернов.— Петроград Советының большевиклар фракциясеннән... Шокин, металл карасы сеңгән зур кулларын өстәлгә куйган килеш, фронт хәлләре турында сорашып утырды. Солдатларның большевикларга карашы ничегрәк? Аларга таянырга мөмкин булачакмы?. — Боларныц барысы да җир һәм солых мәсьәләсенә бәйле, минемчә,—диде аңа Вәлиәхмәтов.— Әгәр мин дөрес аңласам РӘМЗИ МАКСУДОВ ф ҮЛЕМНЕ ҖИҢГӘН БАТЫР ф — Бик дөрес куела 'мәсьәлә,— дип күтәреп алды аны Шокин,— Вакытлы хөкүмәт шуны хәл итә алмады. Дөресе, хәл итәргә теләмәде дә. Чөнки контрреволюцион хөкүмәт ул. Без, большевиклар, аңа каршы. Җир һәм солых мәсьәләсендә безнең платформа мондый... Шул мәлдә землянкага бер төркем унтерлар белән полк командирының адъютанты килеп керде. — Гражданнар!.. Комитет членнары!.. Сезнең полкта большевиклар тарафыннан җибәрелгән коткычы йөри. Безгә аны кулга алырга боерык бирелде. Менә ул боерык,— дип, адъютант полк комитеты рәисенә пакет сузды. Жернов аны ашыкмыйча гына алды, землянкада утырган комитет членнарына күз йөртеп чыкты. Азрак шул алар. Нишләргә? Петроградтан килгән большевикны ничек коткарып калырга? Хәзер үк чарасын тапмасаң, аны алып чыгып атачаклар. Мөдәрриснең башында да шундый ук уйлар кайный иде. Жерновнын аңа күз сирпеп алуы булды — ул шундук аның ни әйтергә теләгәнен аңлап алды һәм унтерлар абайлап өлгергәнче землянкадан чыгып китте. — Туктагыз!.. Унтерларның берсе аның артыннан чыгарга теләгән иде, тышкы яктан часовойның кискен тавышы аны кире кертте. — Утырыгыз, адъютант әфәнде,— диде Жернов.— Безгә полк командирының приказын кычкырып укырга кирәк,— дип уйлыйм. Аннары карар чыгарырбыз... Бу вакытта Мөдәррис, уктай атылып, үз взводының солдатлары урнашкан окопларга килеп төште. — Алыгыз мылтыкларыгызны, егетләр, әйдә, киттек!.. — Кая? — Тизрәк!.. Соңга калуыбыз бар.— Мөдәррис ике-өч сүз белән хәлне аңлатып бирде. Солдатлар вакытында килеп өлгерде. Вәлиәхмәтов землянка бусагасында адъютант белән йөзгә-йөз очрашты. — Юл бир!—дип акырды адъютант, револьверын сузып. Вәлиәхмәтов кулындагы мылтык түтәсе белән аның алтатарын читкә тибәрде дә үзен кире землянкага этеп кертте. Шул ук мизгелдә ишектән бишалты штык эчкә таба сузылды. Мөдәррис, адъютантның револьвер тоткан кулына җиңелчә генә кагылып, шул штыкларга ымлады. — Башта әнә солдатлардан рөхсәт сорарга кирәк, адъютант әфәнде. — Гражданнар, солдат туганнар!.. Мин таләп итәм... Революцион дисциплина таләп итәм!—дип кычкырына башлады адъютант. Ишек төбендә киң җилкәле, көрәктәй сакаллы баһадир солдат пәйда булды. — Заманалар үзгәрә, ваше благородие,— диде ул.— Хәзер сез түгел, без таләп итәбез. Рәхим итеп, землянкадан сыпыртыгыз. Югыйсә, солдатларның бик кырыс чагы. Икенче бер солдат, землянкага кереп, Жерновка винтовка сузды. — Ниткән хәл бу, председатель? Сугышта мылтыксыз йөриләр димени? Бүтән чакта калдырып йөрмәгез!—диде ул, унтерларга ка- рый-карый.— Күрәбез, әфәнделәр барысы да кораллы... — Хак сүзгә җавап юк,— дип елмайды Жернов, винтовканы кулына алаала. Адъютант револьверын кобурасына тыгып куйды. — Без китәбез, ләкин килми калмабыз! — Менә, ниһаять, аңлаштык та,— дип көлемсерәде Жернов.—Килегез, адъютант әфәнде, теләсә кай вакытта килегез... Мөдәррис землянка ишегеннән эчкә таба тырпаеп торган штыклар арасыннан тышка атлады. Ул да чыкты — штыклар да артка чигенде. Адъютант белән унтерлар тизрәк ычкыну ягын карадылар. Ә Питер эшчесен — большевик Шокинны тыңларга бөтен полкны җыйдылар Революция, жир, солых турында сөйләде ул. Ярты сәгать чамасы уздымы икән, кунакны тынлап утырган солдатлар янына атын жан-фәрман куып килгән җайдак туктады. — Комитет председателе бармы” биредә? Иван Жернов сикереп торды. Ф — Бар андый кеше. Преображенский полкыннан мин... Комитет члены,— диде жай- и Дак. Безнең полкта тревога уйный калдылар. Ишетүемчә, сезне ко- J ралсызландырмакчы булалар. Дивизия командиры шундый приказ х биргән... ' ® Ике уйлап торырлык вакыт юк иде. Полк комитеты председателе- 5 йен башында минуты белән кирәкле карар җитлекте. Й — Син биредә каласын, Вәлиәхмәтов,—диде ул — Кара аны, күзен g дүрт булсын. Бүтән полкларны да безгә каршы куюлары мөмкин. Мин S Преображенский полкын каршыларга киттем. Мөдәррис комитет членнарын роталарга җибәрде. Питер эшчесен ” озатып куйдылар. ♦ Жернов хаклы булып чыкты. Дивизия командиры тагын Измайлов- ■ ский полкын да тревога буенча кузгатып. Вәлиәхмәтовлар частен коралсызландырырга дип җибәргән икән. Монысын каршыларга Мөдәр- *» рис китте. ° Бу ике полкның солдатлары үзләрен кая алып баруларын белмә- < тәннәр. Аларга хәлне аңлатып бирү белән, ротадан ротага комитетның « боерыгы тапшырылды. в — Хәл ачыкланганчы, туктап торырга! Полк комитетларында хәлне сөйләп биргәч, солдатлар офицерларга . буйсынудан баш тартты. Чамадан тыш җикеренә башлаган берничә офицерны һәм унтерны, полк комитеты карары белән, коралсызландырып сак астына да куйгач, бүтәннәре май капкандай булды. Октябрь көннәрендә бу полклар большевикларның кораллы таянычы иде. Хәвефле таң 1918 ел башында солдат һәм мөгаллим Мөдәррис Вәлиәхмәтов туган авылына кайтты. Бераз дәваланырга, хәл алырга да балалар укыта башларга иде исәбе. Ләкин бу ниятен тормышка ашыру тиз генә буласы түгел икән. Совет иленә һәр яктан дошманнар ябырылды. Түзмәде солдат йөрәге — окопларда яулаган ирекне саклап калу өчен көрәшкә ашкынды. Кызыл гвардия отрядына язылды Вәлиәхмәтов. Георгий медале кавалерын Көнчыгыш фронтына җибәрделәр. Тагын авыр сугышлар башланды. Башта аңа чигенү әрнүләрен татырга туры килде. Ул хезмәт иткән полк унтугызынчы елның беренче кичен Уфа янында барган каты сугышларда каршылады. Мөдәррисләр часте акгвардиячеләрне Благодаровка дигән авылдан куып чыгарды һәм дошманның үкчәсенә басып ары таба һөҗүмне дәвам иттерде. Беренче январь көнендә, сугыш тынып торган арада, Мөдәррис Вәлнәхмәтовны партиягә кабул иттеләр. Дивизия комиссары аңа «бүтән юнәлештә хәрәкәт итә башларга әзер торырга» кушып китте. Озак та үтми, полкка приказ килде. Тәҗрибәле сугышчы Мөдәррис Вәлнәхмәтовны командирлар әзерли торган курсларга җибәрергә кушылган иде анда «Бүтән юнәлеш» дигәне шул икән. Солдат биштәрен асты да Мөдәррис, полкташлары белән саубуллашып, китеп барды. Еллар хәтәр, командирлар җитешми иде—курсларда иң кирәген өйрәттеләр дә яңадан хәрәкәттәге армиягә озаттылар. 1920 елда ул 202 нче татар укчы полкының өченче батальон командиры итеп билгеләнде. Сугыш юллары полкны көньякка алып килде. Вәлиәхмәтов батальоны акгвардиячеләрне Синельниково дигән станциядән бәреп чыгарды. Озакка сузылган каты сугышлардан соң сугышчыларга кыска вакытлы ял бирелде. Алар станция янында гына урнашкан бер хуторда төн үткәрделәр. Батальон командиры ул төнне бик начар йоклады. Синельниково станциясен алу өчен кичә генә барган канлы бәрелешләр китмәде аның күз алдыннан. Ак генерал Дроздов дивизиясенең офицерлардан гына торган батальоны станцияне бирмәс өчен жан тартышты. Ләкин кызыл гаскәрләрнең һөҗүменә түзә алмады — чигенергә мәҗбүр булды. Вәлиәхмәтов батальонына да кыйммәткә төште бу станция. Йөзләгән сугышчыны туганнар каберлегенә күмделәр. Ул урамга чыкты. Таң беленеп кенә килә иде әле. Аның беренче нурлары хутор йортларының түбәләрен генә яктырта, һава шундый саф, күк шундый биек — яшәп туймаслык дөнья! Шул дөньяда көне- төне сугыш баруына да ышанасы килми. Атышлар, ядрәләр, туп гөрселдәүләре— барысы да гайре табигый шикелле. Шушы тынлыкта берничә минут кына булса да киләчәк турында уйга чумып утырасы иде менә. Вәлиәхмәтов сиртмәле кое бурасы читенә килеп таянды. Ничек башланыр да ничек төгәлләнер бүгенге көн? Сугышта бит төрлесе була. Разведка мәгълүматларына караганда, акларның чигенүе көчләрен саклап калу өчен генә булырга тиештер. Аларга ярдәмгә яңа частьлар көтелә. Әсирләр кичә шулай диделәр. Әгәр бу дөрес булса?.. Вәлиәхмәтов, авыр уйларын башыннан качырырга теләгәндәй, коедан бер чиләк су алды да иелеп юынырга тотынды. Салкын су кайнарланган башны суытып, аны сафландырып җибәргәндәй булды. «Суы йомшак икән, безнең яклардагы кебек»,— дип уйлады ул. Тагын бер чиләк су алын башына ук койды. Шуны гына көтеп торган диярсең — болдырда хуҗа хатын күренде. Аның кулында бик матур украин бизәкләре чигелгән сөлге иде. — Йокысыз кеше булыр икән,— диде ул, йомшак тавыш белән.— Ял итәр идегез, ичмасам... Менә тастымал белән сөртегез битегезне. — Рәхмәт,— диде Мөдәррис, сөлгене алып.— Ялны сугыш беткәч итәрбез инде, сеңелкәш. Насыйп булса... Хуҗа хатын өйгә кереп китте. Ә капка төбендә бер кызылармеец күренде. — Сезне полк командиры чакыра, иптәш командир!.. Вәлиәхмәтов штабка килеп кергәндә, барысы да җыелып беткән иде инде. Полк командиры батальоннар алдында торган бурычларны аңлатырга тотынды. — Кичә генә безнең кулга күчкән Синельниково станциясенең стратегик әһәмиятен яхшы беләсез, иптәшләр. Харьков юлы дигән сүз ул. Алай гына да түгел, икмәкле районнарга да, Донбасс күмеренә дә шушы юл илтә. Акларның бу юлга тагын бер өмете бар: ул аларны Дон буендагы контрреволюцион көчләр белән тоташтырачак. Күрәсез станцияне кулда тоту бик әһәмиятле. Ләкин безнең көчләр чикләнгән. Ә акларга яңа частьлар килеп кушылды. Генерал Дроздов үз дивизиясен шактый ныгытты. Ул станцияне алу өчен һөҗүмгә әзерләнә. Безгә дә ярдәм килә. Тик ул частьлар ю^да әле. Алар килеп җиткәнче, станцияне ничек тә саклап торырга кирәк... һәр батальонга бурыч билгеләп, полк командиры киңәшмәне тәмамлады. Кешеләр тарала башлагач, Вәлиәхмәтовны туктатты: — Сезгә берничә сүзем бар әле, китмәгез... Икәүдән-икәү генә калгач, полк командиры Мөдәррискә беравык сүзсез генә карап торды. Аннары болай диде: — Дөресен әйткәндә, Мөдәррис, хәлебез авыр безнең. Сафларыбыз сирәгәйде, кораллар аз. Ни барын синең батальонга тупларбыз. Ярдә* килеп өлгермәсә, станцияне саклый алуыбыз икеле. Чолганышта калу ихтималы зур. Аңа юл куя алмыйбыз. Төп көчләрне саклап калырга кирәк безгә. Димәк, вакытлыча чигенү ихтималы туа. Ул чагында синең батальон чигенүче көчләрне каплап торыр... Аңлашыла, диде Мөдәррис.— Бу соңгы боерык, алайса? — Соңгы,—дип җавап бирде полк командиры. Алар кочаклашып хушлаштылар. Берсе дә сүз әйтмәде, тик карашлары гына бер-берсенә текәлде: «Сынатмассыңмы, Мөдәррис?» «Сынатмам, иптәш командир!».. Соңгы сугыш Кызыл полк акларны тиешенчә каршыларга әзерләнде. Офицер батальоннарының берничә атакасы кире кайтарылды. Ләкин акгвардиячеләрнең һөҗүм көче кимемәде. Аларның артиллериясе төрле яктан ут ачты. Полк командиры акларның ниятен алдан сизгән икән, алар чыннан да станцияне камап алырга омтыла иде. Бер яктан җәяүле гаскәр һөҗүм итә, икенче тарафта атлы казаклар пәйда булды. Кызыл полкның төп көчләренә станцияне калдырып чигенергә приказ бирелде. Ә Вәлиәхмәтов командалыгындагы 202 нче батальон сугышчылары окопларыннан кузгалмадылар. Көн уртасына кадәр дошман уңышка ирешә алмады. Ләкин кызыл батальон тирәсендәге утлы боҗра һаман кысыла барды. Полкның төп көчләре инде хәвефле төбәктән чыгарга өлгерделәр. Батальонга мондый мөмкинлек калмаган иде инде. Вәлиәхмәтов соңгы патронгача сугышырга боерык бирде. Сугыш кызганиан-кыза барды. — Патроннар бетте!—дип пышылдады командирларның берсе. — Штык сугышына әзерләнергә!—Батальон командирының бу приказы окоплар буйлап китте. Шул минутта Вәлиәхмәтов окобы янында гына снаряд шартлады, һава дулкыны Мөдәррисне күтәреп алды да кабат җиргә ыргытты. Аңына килгәндә ул сугыш кырында түгел, вокзал каршындагы мәйданда ята иде. «Станция аклар кулында!»—Мөдәррис тагын һушын җуйды. Бераздан кабат күзләрен ачты. Ул кан эчендә иде. Күктә түбәнәеп барган кояш күренде. Колагына казакларның сөйләшүе ишетелде: — Әнә, командирлары аунап ята... — Дөмеккәндер инде... — Юк, өстенә салкын су койгач, селкенде. — Селкенмәслек итәргә кирәк үзен,—диде калын тавыш. Икенчесе аңа каршы төште: — Ярамый. Подполковник әфәнде үзе боерды: аңына килсә, миңа җиткерерсез, диде. Казакларның берсе Вәлиәхмәтов янынарак килде дә аның муен тамырына типте. Мөдәррис хәлсез генә ыңгырашып куйды. — Ә, аңга килдегезме, кнәз? Бик яхшы, бик яхшы. Подполковник әфәндегә киттек, алайса. Мөдәррисне күтәреп торгыздылар да вокзал каршындагы эскәмиядә утырган офицер янына алып килделәр. Каршыга тимер юлчылар узды. Мөдәррис исенә төшерде: әле кичә генә ул аларга митингта речь сөйләгән иде. Ә бүген менә нинди хәлдә!.. Вәлиәхмәтов аларны күрмәмешкә салынды. Әсирне якын ук китергәч, подполковник урыныннан торды. — Хәлегез авыр сезнең,— дип сүз башлады ул.—Аңлыйм, бик яхшы анлыйм. Ләкин аны яхшырту үз ихтыя-рыгызда. Госпитальгә озатып куярбыз менә... Тик берничә сорау бирәсе бар үзегезгә. Шул гына тоткарлый гуманлы бу адымны.— Подполковник аңа папирос РӘМЗИ МАКСУДОВ ф ҮЛЕМНЕ ҖИҢГӘН БАТЫР ф сузды.— Рәхим итегез!.. Тартмыйсызмы?.. Бик яхшы... Карагыз әле, Вәлиәхмәтов әфәнде, сезнең Георгий медалегез кайда? Мөдәррис, гаҗәпләнүдән аптырап, офицерга карап алды. Фамилияне дә белә, Георгий медален дә... Кем булыр бу? Офицер да аның халәтен аңлады. Сүзен дәвам иттерде: — Бу сорауны көтмәгән идегезме? Юкка... Без үзебезгә каршы сугышучы командирларны беләбез. Сезнең кызыллар ягында нинди батырлыклар эшләгәнегез дә безгә мәгълүм. Сез батыр солдат, Вәлиәхмәтов әфәнде. Кызыллар андый кешеләрнең кадерен белми. Ә бездә... Безнең арада сезнең мөселман кардәшләрегез дә бар. Длар белән сөйләшеп карагыз әнә... Подполковник читкәрәк китеп утырды. Мөдәррис каршына яшь кенә купшы офицер килеп басты. — Әссәламегаләйкем, кордаш!.. Без ике мөселман кардәш уртак телне тиз табарбыздыр, шәять... Ул нәрсәдер сөйләргә кереште. Ләкин Вәлиәхмәтов аны ишетмәде. Артында басып торган казаклар Мөдәррисне төрткәли башладылар. Берсе йодрыгын төйнәп килде дә кизәнеп аның авызына сукты. Мөселман офицер елмаеп куйды: — Бездә шулай да тел яздыралар... Шәригатькә сыймаган нәрсә юк монда... «Галәветдин хаҗиның улы ич бу!» Шушы уйдан тетрәнеп китте Мөдәррис. Аның авызы тулы кан иде. Әлеге офицер якынрак килгәч, Вәлиәхмәтов аның йөзенә төкерде. Хаҗи малаеның купшы киеме, бите- башы канга буялды. Ул кинәт артка сикереп китте дә кыныннан кылычын тартып алды. Аны Мөдәрриснең башы өстенә күтәрде. Вәлиәхмәтов та кулын өскә чөйде һәм ак офицерның кылычы Мөдәрриснең беләзек сөяген ярып читкә сугылды, урам ташына бәрелеп чынлады. — Отставить!—дип кычкырды моны күзәтеп утырган подполковник. Хаҗи малае, кылычын кынына тыгып, читкәрәк китте. Подполковник әсир янынарак килде дә: — Кызганыч, уртак тел таба алмадыгыз,— диде. Аннары часовойларга кычкырды: — Атарга үзләрен!.. Хәзер үк алып китегез!.. Аларны шәһәр читенә алып чыктылар. Тирән генә чокыр кырыена тезеп бастырдылар. «Пли!» дигән команда тавышы ишетелде. Мөдәррис чокырга ауды. Мылтыклар шартлады һәм тирә-юньдә тагын тынлык урнашты. Тик монысы нинди тавыш соң тагын: — Сез исәнме, иптәш? Мөдәррис көч-хәл белән генә күзләрен ачты. Аның янына яшь кенә кыз иелгән иде. «Гайшә?.. Юк, каян килсен ул монда!..» Вәлиәхмәтов тагын һушсыз калды. Аңына килә алмый ике көн саташып яткан, дип сөйләделәр. Шуннан соң гына күзләрен ачкан. Шулай үлгән җирдән терелде ул командир... Ветеран агаем, сүздән тукталып, миңа текәлде. «Бөтенесе шул, тагын ни телисең?»— янәсе. — Шуннан соңгы язмышы ничек булды икән Вәлиәхмәтов аганың? Исәнме икән ул?— дип сорадым мин. Карт торып басты. Күзләрендә ниндидер хәйләкәр-шаян очкыннар күренде аның. — Таныш булыйк,— диде ул, честь биреп.— 202 нче татар укчы полкы составындагы өченче батальонның элекке командиры Мөдәррис Вәлиәхмәтов бабагыз сезнең каршыгызда басып тора... Мин өнсез калдым. Сокланып аңа карап тордым. Менә кем икән ул — үлеп терелгән батыр. Минем күптәнге танышым. Кем уйлаган бит аны!