КҮРКӘМ ИҖАТ, БӘХЕТЛЕ ЯЗМЫШ
Татарстанның халык артисты Хәким ага Сәлимҗанов бәхетле иҗат гомере кичергән кешеләрнең берсе: чөнки театр сәхнәсенә аяк баскан көннәреннән башлап аңа Һади Такташ, Таҗи Гыйззәт, Фәтхи Бурнаш, Кәрим Тин- чурин, Салих Сәйдәшев, Зәйни Солтанов, Шакир Шамильский, Гөлсем Болгарская, Мохтар Мутин, Фатыйма Ильская кебек атаклы әдәбият-сәнгать эшлеклеләре белән кулгакул тотынышып эшләргә туры килә. Менә ярты гасыр буе инде ул театрыбыз ирешкән казанышларның тере шаһиты, аның актив иҗатчыларыннан берсе буларак сәнгатьнең алгы сафында атлый. Хәким Сәлимҗановны сәхнәбездә үзенчәлекле образлар галереясе тудырган оста артист, дистәләрчә спектакльләр куйган режиссер, күренекле нәфис сүз остасы, татар театрлары өчен берничә драма әсәре язган драматург һәм, ниһаять, «Артист язмалары», «Нәфис сүз» исемле китаплар авторы буларак беләбез. Бәхетле гомер димичә, моны ни дисең?! Хәким Сәлимҗанов 1903 елда Оренбург өлкәсенең Орск шәһәрендә Борнаевлар- ның сәүдә йорты хезмәткәре Йосыф ага гаиләсендә туа. Әтисеннән ул бик яшьли ятим кала һәм Мөхәммәтҗан белән Закирҗан абыйсы тәрбиясендә үсә. Хәкимҗан башта Өрәште мәдрәсәсендә укый. Аннары церковно-приходская шко- ладарус телендә башлангыч белем ала. Тора-бара, укырга һәвәслеге барлыгын белгәннән соң, абыйлары аны шәһәрдәге рус училищесына укырга бирәләр. Әмма училищены ул тәмамларга өлгерми. Империалистик сугыш башлану белән, абыйлары солдатка алыналар. Шушы көннән башлап Хәкимҗанга үз тамагын үзе туйдырып, семьясына да ярдәм итәргә туры килә — ул бер кибеткә өйрәнчек булып керә... Театр сәнгате белән ул бик иртә очраша. «Артист язмалары» исемле китабында бу хакта болай дип яза: «Бер көнне Закир абый каяндыр ашыгып кайтты да миңа ниндидер иске-москы тоттырып шуларны кыйраәтханәгә (уку залына) Мөхәммәтҗан абыйга илтеп бирергә кушты. Кыйраәтханә ишегеннән керүгә, күзләрем дүрт булды. Минем абый, гайрәт орып, кем беләндер ду кубып сугыша иде. Төенчекләрем кулымнан төшеп китте. Абыйны якларга ташландым. Ниндидер бер олы гәүдәле кеше аның якасыннан эләктереп тоткан да зур йодрыкларын Мөхәммәтҗан абыйның баш гүбесенә китергән. Барып аягын тешли башладым. Шунда ук аерылыштылар. Рәхмөя урынына абыйның шелтәле сүзләрен ишетергә туры килде. Ул гына булмады, шаярып «олорго тотындылар, берни аңламый артка чигендем һәм абыйга төенчекне бирал МЫгып та йөгердем. Кире чакырып керттеләр. Шунда гына аңладым: репетиция бара Икән. Шулай итеп, мин бу театрның йомышчы малаена әйләнеп киттем». 1919 елның җәй ахырында Орск шәһәренә атаклы артист, режиссер Габдулла Кариеа килеп чыга. Җирле һәвәскәрләрне үз тирәсенә туплап, Г. Кариев кыска гына W. «К У.» № 11. Т 145 вакыт эчендә «Галиябану», «Ачлык кушты», «Хаҗи әфәнде өйләнә», «Казанга сәяхәт» дигән әсәрләрне сәхнәгә куя. Үзешчән түгәрәкләрдә эшләу «стажлары» зур булган Закирҗан белән Мөхәммәтҗаннар да бу спектакльләрдән читтә калмыйлар. Егет бу. лып үсеп килә торган Хәкимҗан исә, юк-бар сәбәпләр табып, абыйлары тирәсендә орчыктай бөтерелә, ни белән булса да аларга ярдәм итәргә, ярарга тырыша. Таза гәүдәле, яңгырап торган көр һәм калын тавышлы, бераз шадрарак, әмма ирләрчә сөйкемле йөзле остаз Кариевка ул шунда ук гашыйк була. Г. Кариев Казанга киткәч, труппа башлыгы булып яшь артист Мифтах Әбсәләмоа кала һәм Г. Кариев башкарган рольләрне дә ул башкара башлый. Мифтах Әбсәләмоа спектакльләрдә Хәким Сәлимҗановка да «өлеш» чыгара — аны эпизодик рольләрдә генә түгел, зуррак рольләрдә дә уйнатып карый. 1920 елда Оренбург өлкәсенең күп кенә өязләрендә кулаклар фетнәсе кабынып китә. Фетнәчеләр авыл коммунистларын, совет власте яклы кешеләрне, ярлылар ко. митеты вәкилләрен ерткычларча җәзалыйлар, йортларына ут төртәләр. Орск еяз партия комитеты, ашыгыч рәвештә шәһәр коммунистларын һәм комсомолларын мобилизацияләп, коммунистик отряд төзи. Җитмеш тугыз коммунардан торган бу отряд составында комсомол ячейкасы секретаре, унҗиде яшьлек Хәким Сэлимҗанов та була. Коммунарлар Кызыл Армия частьлары белән берлектә фетнәчеләрне тар-мар итәләр. 1923 елның җәй башында Орскига язучы Садри Җәләл белән Мифтах Әбсәләмоа килеп төшәләр. М. Әбсәләмов һәвәскәрләр көче белән Ф. Бурнашның «Таһир.Зөһрә» трагедиясен сәхнәгә куярга әзерләнә башлый. Таһир ролен ул ышанып Хәким Сәлимҗановка. Зөһрәне аның булачак тормыш иптәше Галия Нигъмәтуллинага тапшыра. Гарәп ролен Рәфкать Фәйзи (соңыннан Башкортстанның халык артисты) уйный. Ханны Мифтах Әбсәләмов үзе башкара. «Бу спектакль өстендә эшләү дәвере минем өчен хәзер татлы бер төш кенә булып тоела. Ләкин ничек кенә булмасын, спектакль дөньяга чыкты һәм ул Орск тамашачыларында зур уңыш казанды»,— дип сөйли Хәким ага. Мифтах Әбсәләмовка да яшьләрнең уены ошаган булса кирәк. Ул аларның һәр икесен дә Казанга алып китә һәм театр техникумына укырга кертә. Техникумда татар әдәбиятын Фатих Әмирхан, музыканы композитор Салих Сәйдәшев укыта. Актерлык осталыгы дәресләрен 3. М. Словянова, А. М. Кречетов һәм Кәрим Тин- чурин (ул елларда Татар дәүләт театры директоры да) алып бара. Студентларга театр ишекләре һәр вакыт ачык. Аларны репетицияләргә, ә кичләрен спектакльләр карарга, шулай ук еш кына масса күренешләрендә катнашырга да чакыралар. Бу исә яшьләргә Г. Болгарская, 3. Солтанов, Ш. Шамильский. М. Мутин, Б Тарханов, Н. Сакаев, Ф. Ильская һ. б. лар кебек атаклы сәхнә осталарының иҗатлары белән якыннан танышырга мөмкинлек бирә. Алар өлкәннәрдән сәхнәдә үз- үзеңне тоту, хәрәкәт итү, тавышның көченнән төгәл файдалану серләренә өйрәнәлар. «Безнең вакытыбызның иң күп өлеше актерлык осталыгы дәресләренә бирелә иде. Шунда инде безнең укытучыларыбыз Кәрим ага һәм башкалар «кәҗә маебызны» чыгара иделәр. Бигрәк тә миңа, һәвәскәр артист буларак берничә роль уйнап «бозыла» башларга өлгергән егеткә, эләгә иде. Аларның: «Хисләрне йолыккалама, нәрсә аяк-кулларыңны таяктай катырып тотасың!» — дигән кисәтүле сүзләре хәзер дә колак төбендә тора әле... Хисләр уйната башласак, остазларыбыз безне шунда ук туктата торган иделәр. «Хисләр уй һәм йөрәк аша узган теләкләр нәтиҗәсе буларак туарга тиешләр»,— дия иде алар». Ул көннәрне Хәким ага шулай искә ала. Театр техникумын 1926 елның маенда тәмамлап, ул Татар дәүләт академия театрында артист булып эшли башлый. Бу елларда режиссерлык вазифасын үтәүчеләр арасында Кәрим Тинчурин үзенең үзенчәлекле иҗат алымнары, сәхнә осталыгы, фантазиягә бай булуы, таләпчәнлеге һәм гаделлеге белән аерылып тора. Татар дәүләт академия театрында беренче ролен дә Хәким Сэлимҗанов К. Тинчуринның үзе үк сәхнәгә куйган әсәре —«Җилкәнсезләр» комедиясендә уйный. Остазы аңа күләме ягыннан кечкенәрәк, ләкин әсәрнең идея эчтәлеген ачуда зур әһәмияткә ия булган яңа заман кешесе — революционер Сенгвт ролен тапшыра. Рольне йөкләгәндә, ул аның алдына җитди бурыч куя: «Син үз тирәңдәге кешеләрнең барысыннан да өстен булырга тиеш. Син — туып килә торган яңа квн кешесе, киләчәк—синеке. Образың белән син тамашачыларда зур симпатия тудырырга тиеш!» Остазының ышанычын яшь артист шәйлә аклаган булса кирәк. Спектакльгә карата тәнкыйтьче Фатих Сәйфи-Казанлының «Кызыл Татарстан» газетасында басылган рецензиясендә Хәким Сәлимҗановның уены уңай бәя ала. Әйтергә кирәк, техникум тәмамлаган яшь артистлар арасында сәхнәдә иң күп «иләнгәне» Хәким Сәлимҗанов була. Рольне кулына алу белән, режиссерга ул бары тик бер генә сорау бирә: «Булдыра алырмынмы?..» 1926—1927 елгы беренче сезонда ук ул алты ай эчендә сәхнәгә куелган утыз өч спектакльнең егерме бишендә катнаша. Ә бу атнага бер яки ике премьера дигән суз. һәм аны нәкъ менә шунда уңышсызлык та сагалап тора... 1927 ел. Татар дәүләт театрында Кәрим Тинчурин М. Фәйзинең «Галиябану» драмасын сәхнәгә куя. Галиябану ролен бу спектакльдә гаҗәеп моңлы тавышы белән даны таралган, табигате белән нәфис, хисләргә бай артистка Рокыя Кушловская уйный. Исмәгыйльне татар театрының атаклы трагигы Мохтар Мутин башкара. Хәлил — җырга шулай ук бик оста булган һәм инде бу рольне күптән уйнап килгән Ситдыйк Айдаровка тапшырыла. Әмма Галиябануны сәхнәдә тиңдәшсез башкаручы Әшраф Синяева вафат булганнан соң, Ситдыйк Айдаров Хәлил ролен уйнаудан, әйткән сүзе булганга, баш тарта. Аны Хәким Сәлимҗановка тапшыралар. Сәхнәгә яңа аяк баскан яшь артист өчен рольдән баш тарту мөмкин булмаган нәрсә... X. Сәлимҗанов рольгә алына, аны әзер, ли, уйный. Тик... уены тамашачыларны шаккаттыра алмый. 1932 елда Кәрим Тинчурин «Галиябанупны яңадан сәхнәгә чыгара, Хәким Сәлимҗанов спектакльдә Исмәгыйль ролен башкара һәм ул аны егерме ел рәттән уйнап килә һәм, әйтергә кирәк, бу — аның зур иҗат уңышы. Замандашлары да, газета- журнал битләрендә чыккан мәкалә авторлары да бердәм рәвештә шуны раслыйлар. Ә Фәтхи Бурнашның «Яшь йөрәкләр» әсәре спектаклендә (1927 һәм 1934 еллар) X. Сәлимҗанов җор күңелле, шаян һәм шук табигатьле Сәйфулла ролен уйный. Шулай ук замандашларының әйтүенә караганда, роль шактый табигый һәм ярыйсы ук шома килеп чыга. Тик ул башкаручының... үзен генә канәгатьләндерми. Артист үзе тудырган образның камил түгеллеген, ролен тулысынча үзләштереп җиткермәгәнлеген сизә, һәм бу гаҗәп тә түгел. Чөнки спектакльне алар, ул вакытлардагы тәртип һәм мөмкинлекләр буенча, бары тик өч репетиция белән уйныйлар. 1938 елда «Яшь йөрәкләр» спектаклен Хәким Сәлимҗанов үзе сәхнәгә куя һәм Сәйфулланы үзе уйный. Беренче пәрдәләрдә ул көр күңелле һәм тапкыр сүзле, эчкерсез табигатьле, әмма үз язмышына буйсынып яшәгән бер ярлы егете булып күзаллана. Ә спектакльнең соңгы пәрдәсендә исә бөтенләй башка кешегә — империалистик сугышның газапларын татыган, акны карадан аера белгән, үз көченә ышанган чая һәм кыю солдатка әверелә. Кемнең дус, кемнең дошман икәнен ул инде хәзер бик яхшы аңлый. Беренче империалистик сугыш алды, сугыш вакыты һәм революция чорларындагы татар авылының тормышын һәм андагы сыйнфый мөнәсәбәтләрне матур һәм тулы канлы образлар аша тасвирлаган әсәрдә бу рольне Хәким ага үзенә генә хас дәрт һәм осталык белән ике дистә ел буена уйный һәм тамашачыларның мәхәббәтен казана. 1968 елда шушы ук «Яшь йөрәкләр» әсәрен X. Сәлимҗанов Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында яңадан сәхнәгә куйды һем аның режиссерлык галанты биредә җәүһәр ташы кебек кабат ялтырап күренде. Артистларның рольләргә дөрес сайлануы, гади авыл кешеләренең эчке дөньясы, аларның уй.кичерешләре табигый һәм дөрес ачылуы — һәммәсе дә спектакльне озын гомерле итте Хәким Сәлимҗановның сәхнәдә үз иҗат йөзен, үз почеркын, стилен эзләгән чорындагы җитди уңышларыннан берсе «Ревизор» спектаклендә Хлестаков образы була. Н. 8 Гогольнең бу әсәрен 1931 елда К. Тинчурин әзерли. Ул спектакльдә катнашучы артистларның тамашачыларны көлдерү юлына басу ихтималын алдан күрә, алар алдында персонажның бер генә сыйфатына басым ясап уйнамыйча, образларның асылына тирәнтен үтеп керү бурычын куя. Хлестаков кебек рольгә алыну X. Сәлимҗанов өстенө авыр һәм җаваплы бурыч йәкли. Н. 8 Гогольнең: «Пьесада 10» ФАТИХ ШӘРӘФ И ЕВ ф КҮРКӘМ ИҖАТ, БӘХЕТЛЕ ЯЗМЫШ бик авыр роль — Хлестаков роле бар. Мин бу роль өчен бик куркам. Бу рольне уйнау өчен зур талант кирәк»,— дигән сүзләре аны аеруча нык уйландыра. «Мин башкарган Хлестаков,— дип сөйли соңыннан Хәким Сәлимҗанов,— хәрәкәт» ләргә җитез, бер халәттән икенчесенә бик тиз күчүчән. Бер карасаң, ул авызын ачып, аптырап кала, икенче карасаң, әтәчләнә башлый, күркә кебек кабара... Булдыксыз, җилкуар, алдакчы һәм җилбәзәк Хлестаковны мин образымның күзләре аша таптым. Кеше алдашканда яки үзенең көчсезлеген яшерергә теләгәндә гадәттә янындагы кешесенең күзләренә туры карамый. Мин дә каршымда басып торган партнерымның күзләре белән очрашудан качарга тырыша идем...» Әйтергә кирәк, Городничий ролен уйнаучы атаклы артистларның һәр икесе Хлестаков ролен үзләштерүдә яшь артист Хәкимгә зур ярдәм күрсәтәләр: Зәйни Солтанов аны эчке кичерешләрнең дөреслеген табу, бер халәттән икенче халәткә күчү серләренә, табигыйлеккә өйрәтсә, Мохтар Мутин шушы кичерешләрне тышкы ишарә һәм хәрәкәтләр аша чагылдыру осталыгына өйрәтә. Инде оста актер булып танылган Хәким ага 1934 елда Шекспирның «Отелло» трагедиясендә Яго ролендә чыгыш ясый. Аның моңа кадәр дөнья классиклары әсәрләрендә җаваплы рольләрне башкарганы булмый әле. Шунлыктан Шекспир, Шиллер кебек драматургларның трагик һәм романтик әсәрләрен уйнап тәрбияләнгән Мохтар Мутин репетицияләр вакытында яшь артистны классик сәхнә кануннарына өйрәтә. Үзенең бу роле турында исә Хәким ага Сәлимҗанов түбәндәгеләрне сөйли: «Яго ролен мин зур рух белән, ләззәт табып уйнадым. Чөнки партнерың никадәр көчле булса, образның эченә керү дә шул кадәр җиңел була — син үзең дә партнер дәрәҗәсенә күтәрелергә омтыласың. Отелло ролен Мохтар ага иҗатының чәчәк аткан вакытында башкарды һәм тиңдәшсез, кабатланмас образ тудырды. Отеллоның көнчелек хисләре ниндидер бер дәһшәтле көч белән тышка бәреп чыга иде... Спектакль барышында ул Ягоны күтәреп идәнгә бәрә дә өстемә ташланып чынлап торып буа башлый иде. Авыр хәлдән котылу өчен мин аның кулын каты итеп чеметергә мәҗбүр булгаладым». Егерме елдан соң X. Сәлимҗанов шушы ук Яго ролен кабат башкара. Артист инде аның түбән җанлы кабахәт бер кеше булуына гына басым ясауның җитмәвен аңлый. Отеллоның кан дошманы Яго үз хисләрен җиде катлы җир астына яшерергә тиеш. X. Сәлимҗанов башкаруында ул чыннан да яшь, чибәр, көр һәм шат күңелле кеше булып күренә. Сәхнәдәге беренче сүзләреннән соң ук аның үз көченә ышанган, үз сәләтен, үз мөмкинлекләрен яхшы белгән кеше икәнен тоясың. Сугыш эшендә тәҗрибәсе булмаган Кассионы Отелло үзенә урынбасар итеп сайлагач, Яго чыгырыннан чыга. Юк!'!Хәзер ул беркемгә дә ышанмый һәм ышанмаячак! Аның күңелендә үч алу теләге кайный._ Күренештән-күренешкә, пәрдәдән- пәрдәгә Ягоның Маврга булган нәфрәте көчәя бара. Юк, Яго ярты юлда туктап кала торганнардан түгел! Ике дөнья көрәше, ике дөнья бәрелеше бара. Бер якта— тугрылык, сафлык, кешелеклелек, икенче якта — хыянәт, икейөзлелек, карьеризм. Утызынчы елларда Академия театрында Ш. Камалның «Томан арты» драмасы куела. Совет чынбарлыгының үзендә үсеп җиткән яңа геройны, яңа тип кешеләрне гәүдәләндергән бу спектакльне җәмәгатьчелек алкышлап каршы ала. Әсәрнең төп герое Габбас Галинны X. Сәлимҗанов башкара һәм зур уңышка ирешә. Габбас Галин — коры фразалар кешесе генә түгел, ә яңа социалистик тормышның төзүчесе, аның актив иҗади көче дә булып гәүдәләнә. Спектакль хакында «Кызыл Татарстан» газетасы битләрендә басылган мәкалә авторының сүзләре белән әйткәндә, «тамашачы аның һичшиксез җиңеп чыгачагына нык ышана. Шуңа күрә дә ул, эшләнеп беткән рецептын Кузнецовка биреп, авыру атасы яткан бүлмәгә ташлангач та, тамашачы, пәрдәнең ике яклап акрын гына сәхнәне каплый баруын сизмичә, Габбас кергән ишектән аның атасы белән бергә шатланып килеп чыгуларын көтеп утыра, гамаша- чының аларның бәхетләрен күрәсе, алар белән бергә шатланасы килә». (С. Гыйльфан. «Кызыл Татарстан».) Ш. Камалның «Козгыннар оясында» — Мәхмүт, Г. Камалның «Бәхетсез егет» әсәрендә — Камали, Т. Гыйззәтнең «Чаткыларпында—Гаяз һәм Рамай, «Ташкыннарында— Мирзахан, М. Әмирнең «Миңлекамалвында — Гыйльманов, Н. Исәнбәтнең «Зифа» комедиясендә — Айдар, «Хуҗа Насретдинвда — Алчын. Гогольнең «Реви- аорхында — Хлестаков, Горькийның «Тормыш төбендә» — Васька Пепель, «Дошманнар» драмасында — Николай, А. Островскийның «Яшенле яңгыряында — Кудряш, «Гаепсез- дән гаеплеләриендә— Незнамоө һәм Муров, В. Гюгоның «Анджело» драмасында — Омодей һ. б. образларны да X. Сәлимҗанов зур осталык белән иҗат итә. Аның уены турында төрле елларда газета-журнал битләрендә әйтелгән кайбер фикерләрне китереп китик: «...«Анджело» спектаклендә инквизиция агенты Омодей ролен... ничек иркен һәм оста итеп у'чый ул!.. Аның кулында — гитара, йөзендә елмаю балкый, хәрәкәтләре җиңел, тыштан караганда чак кына тинтәгрәк, татлы телле. Ә никадәр явызлык белән тулган аның йөрәге, нинди мәкерле ул1?» (Г. Минский. «Совет Татарстаны».) «...Вәзирне артист X. Сәлимҗанов дөрес планда уйный. («Мәхәббәт хикәясе». Н. Хикмәт әсәре.) Артист тышкы буяуларга саран. Ул һәр вакыт бөтен нәрсәдән читтә тора төсле, аз хәрәкәтчән, салкын канлы, тыштан кешелекле булып күренергә тырыша. Ләкин кирәк моментта ул шундый итеп эшли, шундый сүз әйтә — дошманы я чигенергә, я уйланырга мәҗбүр була». (X. Кумысников. «Совет Татарстаны».) «.„Татарстанның атказанган артисты X. Сәлимҗанов көр күңелле, шаян табигатьле матрос Дымовны (Н. Погодин. «Мылтыклы кеше».) истә калырлык итеп бирә алды». (Г. Кашшаф. «Социалистик Татарстан».) «„.ТАССРның атказанган артисты X. Сәлимҗанов Боровский образының (Б. Лавренев. «Диңгездәгеләр өчен».) үзенчәлекле характерын дөрес ачкан. Карьеризм, иптәшлелекне оныту, ялгыш омтылыш корбаны булуы аркасында үз героеның зур җинаятькә барганлыгын тамашачыга аңлаешлы итеп җиткерә». (X. Бикбулат. «Совет Татарстаны».) Хәким аганың роль өстендә эшләү ысулы гыйбрәтле. Эшне ул беркайчан да рольнең сүзләрен ятлаудан башламый, ә текстны күңел күзе аша үткәреп, әсәр авторының шушы роль аша әйтергә теләгән фикеренә төшенергә тырыша. Образ аның хыялында акрынлап үзенең эчке һәм тышкы формаларына керә башлый. Артист әнә шул хыялый шәүләне үзенә акрынлап якынайта, үзенеке итә бара, күзаллау нәтиҗәсендә уйнаячак образының калыбына керә. Берничә репетициядән соң ук ул үз роленең генә түгел, партнерларының сүзләрен дә яттан белә. Хәтере яхшы! Берәр артист авырып спектакльгә килми калды исә, теләсә нинди озын текстлы булмасын, роль X. Сәлимҗановка тапшырыла. Репетициягә килгәндә X. Сәлимҗанов образның теге яки бу ягын ачыклаган була, шушьн персонаж өчен генә хас булган үзенчәлекле билгеләр, характерлы сызыклар табып килә. Режиссерлык эше белән Хәким Сәлимҗанов 1930 елларда шөгыльләнә башлый. Аның Татар дәүләт академия театрында куйган беренче спектакле Һади Такташның «Камил» драмасы була. Спектакльне әзерләгәндә Ш. Шамильский һ. б. кебек иҗат тәҗрибәләре һәм сәхнә осталыклары белән үзеннән шактый югары торган өлкән остазлары ярдәменә таяна. Артистлар әсәрнең төп идеясен ачу, образларның характерларын билгеләү һәм конкретлаштыру буенча яшь режиссерга файдалы киңәшләр бирәләр. Ә инде художник Петр Сперанскийның отышлы сәхнә оформлениесе, композитор Салих Сәйдәшев язган лирик көйләр спектакльнең уңышлы килеп чыгуына ярдәм итә. Спектакль пьеса авторының үзенә дә ошаган, күрәсең, һ. Такташ, сайланма әсәрләренең беренче томы басылып чыккач, аны Хәким Сәлимҗановка: «Сәлимҗан, сиңа, Камилнең режиссерына, дуска. Һади Такташ», дигән автограф белән бүләк итә. Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия һәм Әлмәт театрларында Хәким Сәлимҗанов төрле елларда Ш. Камалның «Таулар», В Кудринның «Давыллар арасында», ф. Бурнашның «Лачыннар». «Яшь йөрәкләр». Бель-Белоцерковскийның «Чик сакчылары», Һ. Такташның «Югалган матурлык», Ә. Атнабаевның 'Ул кайтты», К. Тин- чуринның «Кандыр буе», Г. Минскийның «Бөдрә тал» кебек әсәрләрен сәхнәгә куя. Хәким Сәлимҗанов шулай ук дистәләрчә радиопостановкалар да куйган режиссер. Аларның күбесендә үзе автор, үзе режиссер һәм артист буларак та катнаша. Аның «Галиябану», «Анна Каренина», «Козгыннар оясында», «Павлик Морозов» «Корыч ничек чыныкты», «Рус мәсьәләсе», «Тукай». «Чапаев», «Газинур», «Намус» һ. б. поста- новкаларын радиотыңлаучылар яратып кабул иттеләр Татар артистлары арасында әдәбиятны чиксез яраткан һәм аны пропагандалауда ФАТИХ ШӘРӘФИЕН ф КҮРКӘМ ИҖАТ, БӘХЕТЛЕ ЯЗМЫШ өзлексез эшлап килгән нәфис сүз осталары аз түгел. РСФСРның һәм Татарстанның халык артистлары Габдулла Шамуков. Шәүкәт Биктимеров, РСФСРның атказанган. Та. тарстанның халык артистлары Рәшидә Җиһаншина, Ринат Таҗетдинов, Татарстанның халык артистлары Хәким Сәлимҗанов, Айрат Арсланов, Татарстанның атказанган артистлары Фәйзи Йосыпов, Әзәл Яһүдин һ. б. лар нәфис сүз сәнгатен үстерүгә зур өлеш керттеләр. Аларның өлкәннәреннән һәм активларыннан берсе, әлбәттә,— Хәким ага Сәлимҗанов. Бу өлкәдә ул кырык елдан артык эшли. Габдулла Тукайның «Печән базары, яхут Яңа Кисекбаш», «Шүрәле», Һади Такташның «Киләчәккә хатлар», Муса Җәлилнең «Хат ташучы» кебек зур күләмле әсәрләрен, Фатих Кәрим, Әхмәт Фәйзи һәм башка татар совет шагыйрьләренең поэмаларын, шигырьләрен беренче тапкыр артист Хәким Сәлимҗанов үзенә генә хас җылылык һәм юмор белән укый. Бу өлкә4 дәге зур тәҗрибәсе белән ул 1959 елда Татарстан китап нәшрияты чыгарган «Нәфис сүз» исемле китабында уртаклаша. Безнең татар театр сәнгате дөньясында тамашачыларның кайнар мәхәббәтен казанган, исемнәре алтын хәрефләр белән язылырга лаеклы сәхнә йолдызлары шактый күп. Аларның иҗаты, тормышлары, сәхнәдәге уен үзенчәлекләре белән меңнәрчә театр сөючеләрнең танышырга теләве бик табигый. Татар театр тарихында беренче- ләрдән буларак, X. Сәлимҗанов әнә шул сәхнә йолдызларын «Артист язмалары» китабында яңадан «терелтте», иҗат иткән образларын, яшәгән чорларын күз алдыбызга бастырырга ярдәм итте. Аның истәлекләрендә без Габдулла Кариев, Нур» Сакаев, Мифтах Әбсәләмов, Бари Тарханов, Мохтар Мутин, Зәйни Солтанов, Шакир Шамильский кебек атаклы сәхнә осталары, Фатих Әмирхан, Галимҗан Ибраһимо», Һади Такташ, Кәрим Тинчурин, Фәтхи Бурнаш, Салих Сәйдәшев кебек классикларыбыз белән күзгә-күз очрашабыз, алар белән аралашкандай булабыз. Хәким ага бу изге эшен киләчәктә дә дәвам итәр дип ышанырга кирәк. Үзен татар, рус һәм бөтендөнья классик әдәбияты дөньясына алып кергән әдипләребез Фатих Әмирхан һәм Галимҗан Ибраһимов әсәрләренә гашыйк Сәлимҗанов шушы ике әдипнең әсәрләрен татар сәхнәсенә күтәрү турында күптәннән хыяллана. Бөек каләм осталарына шушы зур ихтирам һәм мәхәббәте аны, ниһаять, драматургия өлкәсенә дә китерә. Ул Ф. Әмирханның «Фәтхулла хәзрәт», Г. Ибраһимовның «Татар хатыны ниләр күрми», «Тирән тамырлар» әсәрләре буенча инсценировка-пьесалар язды һәм алар озак вакытлар сәхнәдән төшмичә уйналдылар. Сәхнә остасы, әгәр гомере буена үз театры белән янып, шушы театрның язмышы һәм киләчәге өчен борчылып яши икән, алмашка килә торган яшь буын турында уйламый булдыра алмый. Хәким ага да үз иҗат тәҗрибәсен яшь артистлар белән уртаклашырга гаять тырыша. Академия театры сәхнәсендә Ф. Бурнашның «Яшь йөрәкләр», М. Фәйзинең «Галиябану» спектакльләрен куйганда, мәсәлән, барлык рольләрне дә ул ышанып яшьләргә тапшырды һәм алар белән армый-талмый эшләде, Ә инде олыгая төшкәч, бөтен көчен, энергиясен татар театр училищесында яшь артистлар тәрбияләү эшенә багышлады. Училище педагогы Хәким Сәлимҗанов, яшьләрне сәхнә осталыгына өйрәтү белән бергә, аларны үз иленең тугрылыклы уллары һәм кызлары итеп тәрбияләргә омтыла. Менә Казан театр училищесы укучыларының диплом спектакле афишасы. Ул Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театры бинасында «Ике хуҗаның хез. мәтчесе» (К. Гольдони әсәре) куелуы турында хәбәр итә. Остазлары Хәким Сәлим- җановка истәлек итеп бирелгән бу афишадан түбәндәге сүзләрне укырга мөмкин: «Хәким ага! Безгә биргән белемегез өчен сезгә бик зур рәхмәт. Сезне беркайчан да онытмабыз»-. «Әле бездән соң да татар сәнгатенә үзегез үстергән җимешләрне бүләк итегез»... Мондый сүзләрне шәкертләреннән ишетү педагог өчен бик-бик күңелледер, әлбәттә. Без дә. аларга кушылып: «Яшәгез, Хәким ага! Изге эшегезне шулай һаман уңышлы дәвам иттерегез»,— дип әйтәбез.