Логотип Казан Утлары
Публицистика

КамАЗ ЕЛЪЯЗМАСЫ

НОЯБРЬ, 1975 Ике зур гигантның — Түбән Кама нефтехимия комбинатының һәм Кама автомобиль комплексының бер-берләренә якын булуы шин заводын төзүне тизләтте. Чимал чыганагы янәшәдә, резина «аяк киемнәре» сорый башлаячак завод сафка басу I алдында, Шулай итеп, артка калмас өчен, төзүчеләргә дә, шинчыларга да куәтләрне үзләштерү һәм эшкә җибәрү сроклары турында өр-яңадан уйланырга туры килде. Беренче комплекс 1974 ел башында эшли башлаган иде, ә аның проектта билгеләнгән куәте графикта каралган унбиш ай урынына алты айда үзләштерелде. Җиңел автомобильләр өчен ике миллион ярым шин эшләп чыгарырга тиешле икенче комплексны үзләштерү сроклары ике тапкырга кыскарды. Шуның хисабына гына да түбәнкамалылар өстәмә рәвештә йөз меңнәрчә шин җитештерделәр. Завод камералар эшләү буенча беренче, покрышкалар җитештерү буенча дүртенче урынга чыкты. Бүген Түбән Кама шинчыларының игътибар үзәгендә — заводның икенче чиратын төзеп бетерү. Хәзер анда җиһазларны урнаштыру һәм авыр йөк машиналары өчен шиннар эшләү бара. Әйе, цех инде продукция бирә. Монтаж эшләрен тулысын- ча тәмамлауны көтеп тормау — Түбән Кама шинчыларының традициягә әйләнгән эш алымнары әнә шул. Алар җиһазларны кору-урнаштыру барышында ук һәр станокны, әзер һәр линияне эшләтә башлыйлар... Түбән Кама шин заводы үзенең төп продукциясен — Кама автомобиль гиганты өчен покрышкаларны серияләп чыгарырга кереште. Моның өчен алдан зур хәзер- , лек эшләре алып барылды, һәм коллектив үзенә йөкләнгән җаваплы заданиеләрне намус белән үтәп чыкты. Покрышкалар ГОСТның барлык таләпләренә җавап бирәләр. «Правда», Мәскәү. Кама автомобиль заводы — специальләшкән күп санлы предприятиеләрнең тулы бер бөтен комплексы ул. Аны төзү өчен билгеләнгән срок зур түгел, һәм әнә Шул кыска вакыт эчендә югары үсешле производство белән идарә итә алырлык күп меңле бердәм коллектив тудыру ифрат авыр эш. Менә шуңа күрә дә комплексның партия оешмасы кадрлар туплау һәм хәзерләү мәсьәләләренә беренче чираттагы эш итеп карый. Автозавод өчен эшчеләр, инженер-техник работниклар сайлап алу, аларның белемнәрен автомобиль производствосының катлаулы шартлары таләпләренә җавап бирерлек дәрәҗәдә үстерүне оештыру буенча даими эш алып бара. Эшчеләрнең, инженер-техник работникларның, хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрү киң масштабларда тормышка ашырыла. Бүгенге көндә ике меңнән артык белгеч инде эшли торган предприятиеләрдә өйрәнү уза. Аерым алганда, Волжск автомобиль заводы КамАЗ өчен 340 кеше әзерләде. Бу елларда КамАЗ белгечләре анда алдынгы тәҗрибә белән танышалар, илебездә һәм чит илләрдә эшләнгән врана җиһазларны өйрәнәләр, бүгенге технологик процессларны үзләштерәләр. Мин- автопром квалификация күтәрү институтының Чаллыда ачылган филиалы КамАЗ өчен кадрлар хәзерләүдә зур роль уйнаячак. Шушы елның сентябреннән анда экономик белемнәр һәм хезмәтне оештыру пропагандистларының укулары башланды. Автомобиль комплексында, фәнни-тикшеренү институтларында эшләүче зур белгечләрнең тәҗрибәсен һәм белемен практикада киң куллану, КамАЗның бай техник базасы киләчәктә барлык белгечлекләр буенча җитәкче һәм техник персоналның укуын оештыруга мөмкинлек бирәчәк. «Коммунист Татарии», Казан. СКБ-3 карамагындагы Минск тәҗрибә заводы коллективы Кама автогигантының пресс-рам заводы өчен стенд төяп җибәрүне тәмамлады. Конвейерның баш өлеше булган җайланма беренче чиратта 75 мең автомобиль рамы җыюга исәпләнгән. Шушы елның сентябрендә пресс-рам заводы төзүчеләре һәм монтажчылары җыю стендын срогыннан элек эшләп бетерү һәм төяп озату турындагы мөрәҗәгать белән чыкканнар иде. Машина төзүчеләр удар төзелеш заказын намус белән үтәделәр. ТАСС, Минск. Азеево-Ерыклы участогындагы юлның соңгы метрларына асфальт түшәлде. Хәзер дүрт йөз километр озынлыктагы Казан—Чистай—Әлмәт—Бөгелмә—Баулы трассасы тулысынча асфальтбетоннан тора. Магистраль, Татарстан территориясен төнь- як-көнбатыштан көньяк-көнчыгышка кисеп, җиде зур район аша уза. Бу юл төзелгәч, Казан белән Чаллы, Нижнекамск, Оренбург, Уфа һәм башка шәһәрләр арасында элемтә яхшырды. «Известия», Мәскәу. Моннан нәкъ биш ел элек экскаваторчы Михаил Носков, киләчәктә автомобиль заводлары төзеләчәк мәйданда — Кама ярының җилләр уйнап торган урынында, экскаватор чүмече белән беренче тапкыр балчык чүмереп алды. Дистәләрчә һәм меңләгән төзүчеләрнең, монтажчыларның эзләнүләр һәм табышлар, борчылулар һәм шатлыклар белән тулы авыр хезмәт еллары иде бу. Хәзер инде нәтиҗәләр күз алдында. Элек буп-буш яткан җирдә зур-зур алты корпус калкып чыкты. Аларда технологик җиһазларны монтажлау, җибәрү-көйләү эшләре бөтен көченә бара. КамАЗ төзүче коллективлар бишьеллык заданиеләрен октябрь аенда ук инде срогыннан элек үтәделәр... Илебезнең бөек төзелешендә — моңарчы күрелмәгән хезмәт күтәренкелеге. КамАЗның көйләү-җибәрү объектлары заказлары төгәл һәм югары сыйфат белән үтәлә. Заводның Мактау тактасы янәшәсендә үк — производство алдынгылары беләк таныштыручы махсус җайланмалар бар. Новаторның фамилиясе кырындагы кнопкага басуга, репродуктордан аның эше турында ике-өч минутлык язма тыңлыйсың. Шундый язмаларның берсе стандарт булмаган җиһазлар цехы слесаре М. Исламга- лиев хакында. «Алты көнлек эшне — биш көндә!» дигән чакыру белән заводның барлык эшчеләренә нәкъ менә ул мөрәҗәгать итте. Ярты елдан артык инде ул үзәнең вәгъдәсен үтәп килә. Новаторның бу чакыруына кушылучыларны предприятие цехларында йөзәрләп санарга мөмкин. «Правда», Мәскәү. Кама пароходчылыгы капитаны Евгений Сергеевич Симонов менә өч навигация инде үзенең капитанлык вазифаларына бөтенләй кермәгән бурычны үти. «Мулланур Вахитов» теплоходы чираттагы рейска чыгар алдыннан Евгений Сергеевич Чаллыга, сәяхәтләр һәм экскурсияләр бюросы директорына шалтыратырга һәр вакыт ара таба. — Кабул ите алырсызмы? — Әлбәттә! Теплоходта капитан пассажирларга КамАЗ белән танышып чыгарга мөмкинлек барлыгын хәбәр итә. Бу хәбәрне һәркем зур шатлык белән каршылый. Шәһәргә якынлашуга капитан теплоходны причалга таба бора. Ә анда инде пассажирларны экскурсия өчен билгеләнгән автобуслар көтә. -Чаллы турында китаплардан күпме генә укыма, анда барган төзелешне экраннардан күпме генә карама, КамАЗны үз күзләрең белән күрү сине барыбер таң калдыра. ГЭС поселогындагы Муса Җәлил проспекты, яңа шәһәр үзе, заводлар комплексы гаҗәеп соклангыч һәм реаль. ■Советская культура», Мәскәү. Яңа урында төзү искиткеч кызыклы. Үзең планлаштырган нәрсәләрнең бүгенгесен һәм киләчәген күз алдына китерергә, экономистларның, социологлар һәм эко- логларның теләк-омтылышларын барысын уртак бер максатка юнәлтергә, узгандагы ялгышлыкларны исәпкә алырга тулы мөмкинлекләр бар... һәм хәзерге шәһәрләр киң колачлы, якты, уңайлы итеп төзеләләр. Мисалга Чаллыны гына алып карыйк. Элек беркем дә диярлек белмәгән кечкенә район үзәгеннән ул зур шәһәр булып үсте. Тугызынчы бишьеллык төзелештә яңа методларга канат бирде. Главмосстрой тезүчеләре Чаллыны нәкъ менә Злобин һәм Орлов методлары белән төзиләр: һәр көн саен йортның бер каты әзер була. Монда төзүчеләрнең хезмәт җитештерүчән- леге соңгы биш елда 55 процентка үсте. Илебез шәһәрләренең географиясе киң. Хәзер шәһәрләр зур юллар кисешкән урыннарда, су юллары өстенә, энергетик запаслар мул булган җирләрдә тезеләләр... Яңа Чаллы да юллар кисешкән урында үсеп чыкты. .„Яңа шәһәрләр киңлеккә генә түгел, биеклеккә дә үсәләр. Чаллыда ундүрт катлы «башняиларны күреп хәзер инде беркем дә гаҗәпләнми. Андый йортлар бүгенге көндә биредә йөзәрләп санала. Әйе, Чаллы ул — типик яшь шәһәр. «Комсомольская правда». Мәскәү