Логотип Казан Утлары
Роман

ҖИДЕГӘН ЧИШМӘ

Бөгелмәдә автобуска утырырга җыенучылар арасында Гайнанның зәңгәр күлмәкле яшьрәк кенә бер кызга күзе төште. Ул кыз, зур гына кәрзинен күтәреп, алдагы ишеккә барган иде, анда утыра алмады. Кызый як-ягына каранталап торды да, <ярар, өлгерермен әле» дигәндәй, Гайнан янына килеп утырды. Бу кыз төсе-бите белән дә бу як кешесенә охшамый иде. Озынчарак битле булса да, янак капкыннары ярыйсы ук бүлтәеп торалар. Күзләре өстендәге чем-кара кашлары хәтсез киң, алар икесе бергә кушыла язган. Кызыйның бабайларымы, әллә үзе үкме Урал таулары арасында башкорт илендә тумадымы икән? Әллә аннан да арыракмы? Бу кызның сөйкемле сөяге бар идеме, әллә башка берәр ягы тарттымы, әмма аңа нигәдер карыйсы килә иде. Зур бер автобус күрүгә, кызый кинәт телгә килде. — Әсә-ем1 Ай, исәвән!.. Ул да түгел, кәрзинен элеп алды да йөгереп тә китте. Гайнан, автобус ишегенә асылынган кешеләрне ыра-ера үтеп, кызыйга кәрзинен сөйрәп кертергә ярдәм итә башлады. Тик шунда кемдер аның пинжәгеннән тартып артка сөйрәргә, кычкырырга тотынды. — Әй, кәрзин! Кәрзинне!.. Кемдер Гайнанны җилкәсеннән каптырып сөйрәп төшерде. Кемдер кәрзинне автобуска алды. Аның өстенә берсеннән-берсе әшәкерәк сүгенү сүзләре ява башлады. Әсәр журналда кыскартылып басыла. өгелмәдә автобуска утырырга җыенучылар арасында Гайнанның зәңгәр күлмәкле яшьрәк кенә бер кызга күзе төште. Ул кыз, зур гына кәрзинен күтәреп, алдагы ишеккә барган иде, анда утыра алмады. Кызый як-ягына каранталап торды да, м и. ♦ ewmiih нелтлгж ♦ яоаишел aewoj — Үзегез әйттегез: бернигә дә ярамаган әрәмәлек дип. Сезгә мәгь- лүм булсын, Дәрҗия ханым, табигатьтә кирәкмәгән, бернигә дә ярамаган бер нәрсә дә юк1 Бер нәрсә дә! Әрәмәлек ул — дым хәзинәсе, ул табигатьнең инкубаторы, лабораториясе! Нинди генә яшеллекне дә кап-кара итеп сөреп ташлау ул экология законын бозу, ул әйләнә-тирәнең дымын киметү, ул кислород чыганагын харап итү дигән сүз. Бер булдымы? Дәрҗия ихтыярсыздан «әйе» дигән сыман башын иде, ләкин депутат фикеренә кушылмавы чыраеннан ук күренеп тора иде. Камил кулларын болгыйболгый дулкынланып дәвам итте: — Авыл хуҗалыгында шул кадәр агроном, шул кадәр күп институтлар эшләп тора, аңа хөкүмәттән шундый шәп техника, шундый бай ашлама килеп тора! Шундый заманда да уңышны әрәмәлек сөрүдән генә көтеп яту, гафу ит, Дәрҗия, бу бик примитив, хәтта, мин әйтер идем — иң иске ысул. Моннан мең ел элек чеп-чи надан мужиклар да урманны нәкъ шул сылтау белән яндырганнар, шулай сөргәннәр! Дәрҗия аптырабрак карап торды да язучы абыйга икенче яктан сүз кушып карады: — Бу юлы усалланып килгәнсез дип әйтимме шунда!.. Депутат кешегә бодай кызып китү килешмәвен шунда гына абайлап, Камил гафу үтенде. — Аңлыйм, Дәрҗиякәй, аңлыйм! Ләкин... кайберәүләрнең кигәне кара костюм, бәйләгәне шәп галстук, утырганы «Волга», сөйләгәне «культурный» да, «комплекс» та «агрегат» булса да кылган гамәле табигатьне бозу була. Наданлык бу, сеңелкәем! Мин бу хакта тыныч кына сөйли алмыйм! — Наданлык ук дисезмени? — Әйе, шулай дим! Күз алдында бит! Алтынбикә тугаен сөрү ул йөз еллар дәвам иткән наданлыкны яңадан кабатлау дигән сүз. Безнең гасыр башында, беләсезме, бу тирәдә урман күпме булган? Барлык җирнең өчтән бере кадәр. Хәзер шуның яртысы гына калган. Кая киткән соң ул? Әнә шулай, чәчү мәйданын арттырабыз дип, кискәннәр дә яндырганнар, сөргәннәр! Дәрҗия башын иеп уйга калды. — Азрак калган икән шул. — Бик аз! Ифрат та! Шулай итеп шул яшеллекне киметү хәзер утырган ботагыңны кисү булып чыга! Хөкүмәт карарлары тыя моны хәзер! Депутат иптәшнең бүген район башкарма комитетында буласы, Мәдәния китап кибетен ябуга, аның белән очрашасы, аннары кичке сигездә Казанга очып китәсе бар иде. Камил, сәгатенә күз салып, Дәрҗиянең каршысына килеп утырды. — Мин сезне ышандырдыммы икән, Дәрҗиякәй, әллә юкмы әле? Редактор бу картаеп килүче чуар йөрәкле кайгыртучан кеше белән һәммәсен уртага салып, ачыктан-ачык сөйләш^ ала иде. Ул, үпкәләгән булып, иркәләнгән кыяфәт белән зарланырга кереште: — Сезне сайлаганда мактап сөйләвемә үкенеп бетә алмыйм, Камил абый. Сез минем күземне дә ачтырмыйсыз, аз гына кызганмыйсыз да, ичмасам! Дәрҗиянең иреннәре ифрат матур уелган, үпкәләгәндә ирен урталары нәни генә бүлтәеп чыга, йөзенә аерым бер матурлык өстәп, аны балкытып торалар. Аның озынча матур йөзе, әнә шундый сары-кон- гырт чәче бик борынгы бабаларыннан ук мирас булып калгандыр, ул Идел буендагы борынгы болгар кызларына охшыйдыр кебек иде. Дәрҗия шушындый җитди дөнья хәлләре хакында бәхәсләшкәндә дә сөйкемле чибәр ханым булып кала, «беразга гына түз инде» дигән сыман, үзен-үзе юатып һәм иркәләп акрын гына алмаш-тилмәш кул аркаларын сыпыра иде. Камил ничектер үзеннән-үзе ятымлырак сөйләшә башлады. — Сезгә үпкәләү бик килешә, Дәрҗиякәй, тагын да чибәрләнебрәк китәсез. Әнә шулай бераз гына үпкәләтеп булса да, мин сезнен көндәлек тормыштан өокәрәк күтәрелүегезне теләр идем. Журналист буларак, киләчәкне күз алдына китереп фикер йөртүегезне. — Киңәшегезгә бик рәхмәт, Камил абый. — Сезне шомлы сүзләр белән шикләндерәләр. Өрәк, искелек, фәлән дип. Алтынбикә легендасыннан нигә өркергә? Шул легенданы алып ташлагыз әле, нәрсә генә кала? Матурлык кына түгел, яшәү мөхиты бу, аларсыз бу тирә яши алмый. Беләсез бит: туган-үскән җиренә бөтен җаны-тәне, газиз хисләре белән береккәндә генә кеше чын кеше була! Космополитларның кешелек җәмгыятенә игътибарга лаеклы берни дә бирә алганнары юк әле. Дәрҗия тәрәзә каршысына барып уйланып торды да, өстәленә ки- а леп, кәгазьләр арасыннан нидер эзләргә тотынды. — Төге егетнең җавабын басып чыгарсам, әлеге карт җанымны х алачак, зуррак кешеләр алдында да җавап бирергә туры киләчәк. 3 — Басмыйча калдырсагыз, Фәсхи ялганын укучыларга көчләп так- 2 кан булачаксыз! — Нигә? Аңа мин кушып яздырмадым ла! Үз хәбәренә ул үзе җа- п вап бирә. — Алай гына түгел! Аңа каршы фикерне бастырмау — ул гадел- u лөкне яшерү. Фәсхи белән бергәләп ялганга ышандырырга тырышу булып кала. Камил Шәүрә эшләгән анализ кәгазьләрен өстәлгә куйды. — Хәлбуки, менә медицина да безнең яклы. Чишмәне суы файдалы булганга шифалы дигәннәр. Дәрҗия кыен хәлдә калды. Ул авыр сулап куйды. — Уен эш түгел бу, Камил абый. Фәсхи белән Ризван икесе дә зур стажлы сыналган кадрлар. Абруй, дәрәҗә! Ә теге малай к<*Я? — Егетне гаделлек яклар, хакыйкать! Ә халык һәр вакыт гаделлек ягында! Кайсы як хаклы, кайсы ялгыша икәнлекне укучы үзе әйтсен! Нигә укучыга шундый мөмкинлек тудырмаска? Нәкъ газета эше бит бу! Нигә укучыны чәйнәлгән әзер фикерләр белән генә тукландырырга? Үзе уйласын, үзе баш ватсын! Озак эшләми торгач, баш ялкаулана, мүкләнә! Камил редакторга кулын сузды: — Мин бик ышанам, Дәрҗиякәй, иманым камил: төрле лозунглар артына яшеренеп ул кешеләргә табигатьне гарипләндерергә ирек бирмәссез! Шулай итеп шул, теге рәсемне бик белеп кунгансыз, һәйбәт үрнәк бу! Дәрҗия көлеп иңбашларын сикертте. — Ал ардай нык торырга көч җитсә! — Гаделлек наменә — җитәр! Хакыйкать өстен чыксын өчен көрәшү — изге эш! Сейсмографыгыз да шулай куша бит! Райбашкармадан чыккач, сәгатенә күз салуга, Камил «аһ» итте, җиденче ярты булган! Ә ул алтыда кибет янында булырга тиеш иде инде. Монысы икенче мәртәбә вәгъдәсез булуы! Өченче көн дә: «Бөтенесен ахырына кадәр ишетмичә китәсем килми. Зинһар тагын бер күрешик инде!» дип Камил үзе язу җибәргән иде. Анысында эшкә мавыгып соңга калган иде. Менә бүген яңадан! Сибәләп яуган яңгыр астында плащ якасын күтәрел Камил йөгерә-атлый китап кибетенә җидегән чишмә * ашыкты. Район үзәге яна төбәккә күчеп шактый ук зурайган, икешәр- эчәр катлы яна йортлар салынган, китап кибете иокечә, читтәрәк калып тора иде. Камил үзенең һәр вакыт менә шулай «астына су керә башлагач» кузгалуы, иң мөһим эшне иң ахыргы минутына кадәр сузу кебек шушы ахмак гадәте өчен үзен юл буенча орышып барды. Аннан кыз вакытында нинди җәберләнүенә карамастан, Мәдәния бит Камилгә нинди изге тойгылар оаклнган. Ә ул менә шундый саф күңелле, инсафлы кешене ничәнче мәртәбә рәнҗетә. Кая монда намус, кая оят! Камил Дусай: «Бәлки китмәгәндер, бәлки көтәдер әле», — ди-ди юл буе үзен юатып барды. Очрашсыннар гына! Ул Мәдәниядән һәммәсе өчен гафу үтенәчәк, барлык гөнаһларын, вөҗдан газапларын юып төшерәчәк!.. Кибет ишегендә йозак күрүгә, Камил коешып төште. Үзен кая куярга, нишләргә белмичә торганда, аның янында, гүя күктән иңгәндәй, әллә каян гына Гайнан пәйда булды. Күтәрелеп карамыйча сүлпән генә: — Исәнмесез... — диде. Бераз сүзсез торганнан соң: — Авырдыгызмы әллә? — дип сорап куйды. — Юк, болай... — Әллә берәр көтелмәгән хәл килеп чыктымы? Шушы мыексыз егет каршында Камилнең үзен гаепле хис итмичә чарасы юк, ялганнарга теле бармый иде. — Юк, чыкмады... — дияргә мәҗбүр булды. Менә хәзер егет җанланып китәр, редакциядәге мәкаләсенең язмышы хакында сорашмыйча түзә алмас дип көткән иде. Ләкин егет ул хакта ләм-мим сүз әйтмәде. Нәкъ балалар үпкәләве белән үпкәләп иреннәрен турсайтып барды да авыр сулап куйды. — Җиңги-апа сезне шундый көтте, шундый борчылды, елап җибәрәме дип торам. «Мин күп тапкырлар көтеп карадым, миннән калмады», дип әйтергә кушты. Хушыгыз! Гайнан, озын, юка гәүдәсен туп-туры һәм мәгърур тотып, бер генә дә борылып карамыйча, үзенең Җидегәненә кайтып китте. Камил яңгыр явып торган шыксыз, пычрак урамда берүзе калды. Камил кая барасын үзе дә белмичә урам буйлап китте. Караңгы да төшеп килә инде. Гомерендә беренче тапкыр алданган бичара яшь кызның ачы күз яшедәй, елап, сыкранып өстән тавышсыз-тынсыз һаман көзге яңгыр сибәли. Картаеп килгән көнендә Мәдәнияне тагын бер тапкыр җәберләве аның йөрәген тырный, ул үзен һич гафу итә алмый, һаман әлеге гадәтен каргый иде. Моңарчы күңел түрендә зәгыйфь кенә булса да «бәлки, бәлки...» дигән өмет яшәп килә иде. Дөрес, яшь вакытта яраткая бу сөйкемле ханым белән Камил яңа тормыш корып җибәрүгә ышанмый. Ул кадәресе беренче очрашуда ук ачыкланган иде шикелле. Шулай да Мәдәния аңа бик газиз, ул — аның беренче мәхәббәте, ике арадагы бу якынлык тойгысыннан, Мәдәниянең бөтен тормышыннан картая башлаган һәм бик тә өшәнгән бу ялгызак җанга ягымлы җылылык сирпелеп тора иде. Хәзер Камил үзен ифрат та ялгыз һәм бәхетсез кеше итеп хис кылды. Аның бөтен гомере ниндидер шулай шыксыз ятымсызлыкта узды, ахрысы. Я аның Мәдәниянеке кебек сагынып искә алырлык гаилә тормышы, я варис булып калырлык балалары юк. Аның Мәдәниянеке шикелле һәр почмагыннан акылыңны баетып торучы ата-баба нәсихәте белән бизәлгән үз куышы да булмады. Узды гомер. Аның әллә кайчаннан бирле бер ягымлы хатынкыз сүзе ишеткәне, иркәләнгәне, бер сөйкемле караш күргәне юк. Кемгә кирәк ул? Кемгә кирәк аның ягымсыз, мәгънәсез бу фидакарь тормышы?.. Авылмын бөтен юньле кешеләре матур пәрдәләр эленгән әнә шундый җылы, якты өйләрендә бала-чагалары белән мәш килеп, гөрләшеп яшиләр. Буп-буш урамда, салмын яңгыр астында ул гына күшегеп йөри, ул гына берәүнең дә газизе дә, кадерлеюе дә түгел... Башы түнеп, бөтен өметләре кырылып, яңгырлы урамнан барганда машина кычкыртканга оиюкәнеп китте. Каршысына килеп туктаган «Волга»ның ике күзе акаеш аңа төбәлгән. Машинадан атылып чыккан шофер егет, кабаланып: — Абый, кайчаннан бирле эзлим! Сон/га калдык бит! Ун минуттан самолетыгыз оча! — дип кычкырды. — Шулаймыни?! — Камил әле шоферга, әле машина алдындагы янгыр җепләренә аңлар-аңламас карап торды да куанычыннан баскан урынында таптанып көлеп җибәрде. — Ай, рәхмәт, энекәш! Яхшы хәбәрең өчен мең рәхмәт! Шәп булган! Ярый, хуш, энекәш! — диде. Камил кунак өенең ишегеннән кереп киткәнче шофер егет берни аңлый алмыйча гаҗәпләнеп торды. Камил исә иртәгә Мәдәнияне күрү мөмкинлеге тууга куанып бетә алмый иде. Ләкин Камилнең иртане көтәргә йөрәге түзмәде, шул кичне үк Сәетне эзләп китте. Шактый ук соң булуга карамастан, укытучы бу төнге кунакка гаҗәпләнмәде. Ачык чырай белән каршы алып, шундук чәйнек тотып коридорга чыгып китте. Бүлмәсе кечерәк кенә икән, кухня-маэары да күренмәде. Кайчандыр акшарлаган стена буенда ярыйсы ук таушалган диван-карават, тәрәзә янында бер өстәл, каршы як стенада гади тактадан гына әмәлләгән китап стеллажы. Нибарысы шул гына иде. Әгәр газ камерасыннан исән котылучы бу үзе булса, аның ялгыз калуының да аңлатмасы әзер. Ул озак еллар госпитальләрдә ятканнан соң өенә кайтырга исәп тотканда, аның элекке хатыны күптән бүтән ирдә булган. Сәеттән калган балаларны да яшь ир тәрбияләп үстергән. Сәет кайткан кичне хатыны нишләргә белмичә өзгәләнеп: «Я, инде мин нишлим?! Урыннарны ничек җәйим?» дип елый башлагач, Сәет солдат капчыгын аркасына асып, үзе чыгып киткән. Сәет табынга килеп утыргач, Камил аны ялан баш, күзлексез хәлендә күреп имәнеп китте. Аның кашлары, керфекләре урынына кызыл җөйләр генә сузылган, целлофан ябыштыргандай ялтырап торган маңгае өстендә биш тиенлек акча кадәрле батып төшкән урыннан миенең мелт-мелт итеп тибүе күренә, бер күзе кыйшайган иде. Төсе-бите кунакка ничек тәэоир итүен хуҗа үзе дә сизә иде. — Мәктәпкә беренче керүемдә балалар да курыкты. Ияләндерү бик кыен булды. Мин аларга ишектән үк шигырь укып керә торган булдым. Шулай иткәч, йөземнең гариплеген күрми башладылар. Ул, кунагының йөзенә ничектер аеруча бер җылы итеп елмаеп караган килеш, уң кулы белән үзенә-үзе дирижерлык итеп шигырь укып алды: Төн утырып шагыйрь шигырь язды. Ак кәгазьгә тамды яшьләре Тышта давыл иде —бертуктаусыз Күк күкрәде, яшен яшьнәде. Давылланып көчле жилләр исәр, Йокыгызны бүлеп кичләрен. Давыл белән туган тан нурлары Сөйләр сезгә аның хисләрен ГОМӘР БӘШИРОВ ф ҖИДЕГӘН ЧИШМӘ ф Чыннан да, хәзер бүлмәдә һәйбәт укылган шигырь генә ишетелә. Укыганда Сәетнең ап-ак тешләре генә күренеп кала. Шул кадәр гарипләнгән тәндә шундый ап-ак тешләрнең исән калуы хәтта ничектер берникадәр гаҗәп тоела иде. Сөйләшә торгач, Камил автобуста телгә алынганнардан умартачы Минһаҗны табып сөйләшүен әйтте, аны исенә төшерүе өчен Сәеткә рәхмәтен белдерде. — Менә газ камерасыннан исән чыгучының да кем булуын бик беләсе килә иде, мөмкин булса... — диде. Камилнең аңа: «Бәлки ул сез үзегездер?» — дип тә әйтәсе килгән иде. Ләкин ничектер уңайсызланып калды. Хуҗа кеше кунагына күзен тутырыл карап торды да сигаретын кабызды. Әмма беренче суыруында ук тончыгып, бик озак сулыш ала алмыйча торды. — Мин сезне юкка борчымадыммы икән?! Ул хакта күп язылды бит инде, — диде. — Мондыен укыганым юк. Әдәбият коткара кешене, дүрт юллык шигырь! — Шулай да... Сәет бүлмәсендә йөренгәләде дә яңадан Камилнең каршысына килеп басты. — Бәлки Иштирәк урманына барып кыр казларын озатып кайтыргадыр? — диде. Алар Иштирәктән чыкканда таң алдыннан гына була торган караңгылыкның тәма/и куерып җиткән чагы иде. Сәет «Жигули»ен басу юлына боргач, Камилдән гафу үтенгәндәй, юлдан зарланып алды: — Бу тирәләр күптән түгел генә туңга сөрелде. Бераз селкетәләр инде, — диде. — Зарар юк, йокы ачылырга яхшы булыр. Сәет машинасын трактор төрәннәре сырлап узган сикәлтәле юлның әле бер ягына, әле икенче кырыена боргалап ипләп кенә алып барырга тырыша иде. Камиләның белән янәшәдәге йомшак урынга аркасын терәп җайлабрак утырды. Самолетта Казанга очасы урында кара төндә әллә кайдагы урманга кыр казлары күрергә чыгып китү үзе үк мавыктыргыч бер маҗара иде. Шуның өстенә, Сәет үзе табышмакка әверелеп бара. Кем ул? Газ камерасыннан исән чыккан кеше үземе?.. Булса, нигә яшеренә? Сәетнең машинага кергәндә аякларын, билен бөгә алмыйча азаплануын күргәч, Камил моңа тәмам ышанган иде. Дәүләтнең аңа «Жигули»не бушка бирүе дә тикмәгә генә түгелдер, күрәсең. ...Әле унда, әле сулда авылларның сирәк кенә төнге утлары күренеп кала, машина тәрәзәсеннән сентябрь төненең салкыная башлаган дымлы һавасы, чи туфрак исе керә иде. Байтак юл алганнан соң Сәет машинасын акрынайта төште. — Беразга туктап алсак ничек булыр? — диде. — Нигә, бик тә шәп булыр! Алар басу уртасыннан сузылып менгән урман полосасы янында туктаганнар иде. Каршы яктагы үрдә кечерәк кенә бер авыл шәүләсе күренде. Шул яктан сабыр гына таң беленеп килә. Иксез-чиксез галәмнең кояш дигән ждлсеме хәзергә әле үзе кайдадыр чамасыз еракта, Урал тауларының аргы ягында ук иде булса кирәк. Әмма аның зән- гәрсу-шәмәхә нурлары күкнең түбәнге өлешен гаҗәеп төсләргә бизәде, җидегән йолдызның көянтә башын алтын төскә манды, әлеге авылның биегрәк йортлары, силос манаралары әкият дөньясындагы тылсымлы силуэтлар булып калкып чыктылар. Барлык борылышларын түгәрәкләп, бөтен нечкәлекләрен урынына җиткереп сузып кына тан әтәче аваз салды. Әйтерсең ул авыл өстенә авазлардан үзенең затлы каурыйлары төсле кызыл, зәңгәр, алтынсу тасмалар сузып җибәрде. Сәетнең еш-еш тын алуыннан, нидер әйтергә омтылып кузгалгалап куюыннан Камил аның дулкынлануын сизеп тора иде. Шигырь укып үлем авызыннан бәреп чыккан нечкә күңелле кеше яңа көннең мондый мәһабәт туу тантанасын ваемсыз каршы алмаска тиеш иде. Шулай булды да. Сәет кунак кешегә иелә төшеп, бер кулы белән үзенә үзе дирижерлык итеп, ярым шыпырт тавыш белән жыр әйтте: Так таң ата, Чулпан калка, Чулпан танны уята. Сызылып таңнар аткан чакта Елата да җырлата. Сәетнең тавышының ягымлылыгына, җырны һәм шигырьне сок- лангыч дәрәҗәдә оста һәм күңелләргә үткәреп укуына баш иеп, Камил ана рәхмәт әйтте. — Сездә артистлык сәләте дә бар икән! — Минем кәсебем шул. Әдәбият кануннарын өйрәтү генә җитми бит. Балаларда әдәбиятка, гомумән бөтен шигърияткә мәхәббәт тудырасым килә. Ул аның эчке матурлыгын, эстетик куәтен аңласын! — Аһ, һәр әдәбият укытучысы үз вазифасын шулай аңласа икән! — Жыр әйтеп күрсәттем бит әле. Мин аны дәресләрдә мисалга юи- терәм. «Таң таң ата...» дип кабатлавы, таңны Чулпаннан уяттыруы, «сызылып таңнар атканда» дип өзелеп-өзелеп әйтүе бу бит шигърият, моны шигъри җанлы кеше генә иҗат итә ала! Камил аның беләкләреннән тотып күзләренә текәлде. — Мин хәзер ышандым: газ камерасыннан исән чыккан кеше бүтән берәү дә түгел, сез үзегез! Шулаймы?! Сәет нидер уйланып торды да Камил каршысына килеп башын иде. — Дөрес. Тик MIHIH аны сезгә белдереп куюыма хәзер бик үкенәм. Шөһрәткә омтылу кебек булып чыга. — Үзегез үк әйттегез бит: мондый гыйбрәтле хәлләрне белеп үссен яшьләр, дошманга яшьтән үк нәфрәт уянсын! Сәет кояш чыгышы ягының яктыра баруын искәреп, машинасына таба атлады. —Казлар кузгалган чырак барып җитсәк... Урман эченә култык булып уелып кергән тугайдан казлар кайгыл- даганы, ниндидер шаулаган тавыш ишетелә иде. Камил баш очында эшләпәсен селкеп куанырга готынды. — Килгәннәр! Бар казлар, бар! Аз да түгел. — Бәхет басты, алайоам! — һай, болай булгач! — Кайтканнар, җанкисәкләрем. Аларга ашарга да аз кала, урын да тараеп бара, шулай да һәммәкие туган ягына ашыга. Тугайга якынлаша төшкәч, машиналарын калдырдылар да җәяү генә киттеләр. Алда шау-шу көчәя барды. Байтак кына узгач, Сәет инеш буендагы әрәмәлектә туктарга ишарә итте. Алар куак аргына постылар. Ун-унбиш адым гына алда, шактый киң урман инеше күренеп ята. Аның аргы ягындагы иртәнге аксыл томан эчендә бик күп соры шәүләләр кайнаша иде. Киек казлар караңгы белән үк уянган булсалар кирәк. Алар хәзер яр буенда, ярым сазлыкның түмгәкләре арасында чүпләнеп йөриләр, сайлыкта җим эзлиләр, инешкә кереп коенып чыгалар да. төзәтенәләр, каурыйларын аралыйлар. Кайберләре, канатларын Кәеп, бөтен көчләренә кагыналар да, тыела алмыйча, йөгереп китә ГОМӘР БӘ ШИРОВ ф ҖИДЕГӘН ЧИШМӘ ф ләр. Шул ук вакытта бу берничә дистәме, әллә берничә йөзме каз, бер- сен-берсе бүлдерә-»бүлдерә, берөзлексез каңгылдыйлар, ара-тирә гайрәтләнеп кычкыргалап та куялар иде. Сәет, әрәмә арасыннан башын алып, Камилгә ым какты. — Җыелыш бара монда, я берәр киңәшмә! Шунсыз боларның да эшләре пешми, күрәсең. Бу вакытта ярыйсы ук яктырып килә, томан сыеклана төшкән, киек казлар ачыграк күренәләр иде инде. Шау-шу тәмам кызып киткән вакытта арадан берсе кинәт кенә «Кыйгак, кыйгак!» дип аваз салды да уртага килеп чыкты. Сәет янәшә яткан Камилгә тагын башы белән ымлады: — Күрдегезме? Бу инде аларның утаманнары кычкыра! — диде. Болын өсте, сагайган сыман, берничә сулышка тынып торды, аннары казлар бөтен көтүе белән бер якка йөгерешергә тотындылар. Сирәк очрый торган бу кадерле күренешнең бер генә детален дә күрмичә калмаска иде. Камил, куакларны аралап, торып басты. «Нигә магнитофон алып килмәдем икән?» дип угаланды. Ул да түгел, теге каз муенын суза төшеп йөгереп китте дә «кыйк!» дип һавага күтәрелде. Сәет куанып: —Менә сиңа фәрман! — диде. Алдагы каз артыннан, шап та шоп канатларын кагып, бүтәннәре кузгалды. Тугай өстендә мамыклар, каурыйлар очып йөри башлады. Камил, гүя казларга үзе дә ияреп китәргә теләгәндәй, дулкынланып һәм әсәрләнеп алар артыннан кызулап урманга таба атлады. — Гаҗәп, нигә болайга таба очалар, көньякка түгел? — диде. Сәет, казлардан күзен алмаотан, ниндидер шатлык вәгъдә иткән ым белән: — Сабыр итегез, сабыр! — диде. Менә казлар ярым түгәрәк ясап култык өстеннән әйләнделәр дә, гүя үзләрен кундырып, тамакларын туйдырып чыгарган шушы игелекле урыннарга рәхмәт әйткәндәй, шат каңгылдашып көньякка юл тоттылар. — Күрдегезме? Каз булып каз яхшылыкның кадерен белә! Нигә бу аларның рәхмәт әйтеп әйләнүләре булмасын икән?! Болар өстеннән узганда киек казлар инде өчпочмак булып тезеләләр иде. Сәет аягүрә басып, иң газиз кешеләрен озаткандай, ягымлылык белән каз көтүенең һәр хәрәкәтен шәрехләп торды: — Кайсы чыгар икән алга, юлбашчы булып барырга?.. Әһә, әнә, иң зурысы чыкты. Иң тәҗрибәлесе, күрәсең. Тик беравык баргач, аны икенчесе алмаштырыр. Ждеңел түгел ул — алдан һава ярып барулар. Өстән бик күп канатлар сызгырып үтте. Канат җиле озатып калучыларга да килеп бәрелә кебек тоелды. Сәет, ерапая барган казларга дымлы күзләре белән сокланып караган килеш, кул изәргә тотынды: — Күрегезсәнә, нинди матур булып тезелделәр! Нинди моңлы иттереп тавыш бирәләр! «Хушыгыз, хуш!» диләр инде алар. Ишетәсезме? Киләсе язга чаклы, яңадан әйләнеп кайтканчы! И, табигатьнең иркә балалары! Авыру укытучының каз көтүеннән күзен ала алмыйча, гыж-гыж сулап, әрәмәлектәге әле бер, әле икенче ачыклыкка килеп чыгуы, аның шушы кыргый гүзәллеккә чын күңелдән, сабыйларча соклана, шатлана белүе Камилне тетрәтеп җибәрде. Бу минутта Сәет үзенең гариплеген дә, ялгызлыгын да — һәммәсен дә оныткан, ул хәзер чын мәгънәсендә бәхетле кеше иде. Каз көтүе һаман кечерәя барып, ниһаять, күренмәс булды. Сәет, — Тик елдан-ел кими баралар. Күрдегез бит, менә быел ике-өч дис- ♦ тә генә кайттылар. Без малай чагында бу тирәдә инә ташларлык та ® урын калмас иде... Мин аларны сугыштан кайтканнан бирле ел саен ° язын каршы алам, көзен менә шулай озатам. Югыйсә, атарга да рөх- = сәт итмиләр. Нишләп шул кадәр кими болар, ә? Камил анысын да белә иде, хәтта кирәгеннән артыгын. Әгәр киек 2 кошларга язын-көзен узып барышлый туктап ял итә, туклана торган урыннар калдырмый торган булсалар, тагын берничә елдан Сәеткә л авыру аягын мазасызлап, монда килеп йөрисе дә булмаячак. Ләкин нигә яхшы көшенең күңеленә шом салырга? Сәетнең үз бор- _ чуы үзенә җиткән. Камил аның күңеленә җәрәхәт өстәмәскә булды. — Юллары бик ерак, күбесе кайтканда кырылып бетә. Безгә иң «өчлеләре генә кайтып житә, — диде. XI Кичә Гайнанның атасы узгынчы артыннан кечкенә генә язу җибәргән иде: «Район газетасында бастырган әйберең бик ошады. Менә бит. безнең нәселдән дә язучы килеп чыкты. Бик күрәсем килә. Сөйләшәсе сүзләр дә бар. Иртәгә тәгаен генә барып чыгарга исәп». Гайнан елмаеп укыды да, умарталыгында эшләрен бетергәннән соң, тау кырыена килә-килә атасын көтә башлады. Алыптау итәгеннән уза торган олы юлда торбалар, кирпечләр, ниндидер станоклар төягән йөк машиналарының исәбе-хисабы юк. Әмма Гайнан көткән машина күренми иде әле. , Гайнанның күз алдына каударланып сөйләшүчән кызу канлы, гайрәтле атасы килеп басты. Куллары дәү, үзе дә киң сөякле, көчле кеше иде. Бер сабан туенда, кызмачарак баштай куллары белән этеп, өннең матчасын кузгатканы бар. Ул да түгел, бөтен дөньясын җимерердәй дулаган чагы күз алдына килде. Колхозның иң кыен, иң ярлы чаклары иде. Айлар буе димләп тә әнисен читкә китәргә күндерә алмагач, яман тузынды, тәмам ярсыды, чәй эчкән җиреннән сикереп торып, урындыгын тибеп очырды. Бәлки әнине ышандырырга көче җитмә- гәнгәдер? Шуңа гарьләнгәндер? Шул хәтле кызды, хәтта тавышы буылып, теле тотлыга башлады. Бер сүзен әйтте, икенчесен йотты, теленә килмәгәнмәрен бармак очларын уа-уа һавадан эзләп, «син теге, син ни1..» дип буталып торды-торды да сүз буасы кинәт ерылып, ташып та китте: — Бармы акылың, юкмы акылың, син ни, чүпрәк баш! Алла колы, сине ни, әллә теге, сине бит яктыга сөйриләр! Калага, иликтр яктысына, ак калач белән хәлвә ашарга! Ә син? Син нәмәрсә? Ә син һаман шул абзарларың ягына тартасың! Алайса, әнә бар, нит, чәнчелеп кит! Тирестә тугансың, ахрысы, шунда ни үк, аягыңны ук сузарсың! — эшләпәсен кулына тоткан килеш, шул якка караган хәлдә көрсенеп «уйды. —Нинди ераклардан кайталар бит алар, рәхмәт төшкерләре! Ләкин һич адашмыйлар, нәкъ менә шушы тугайның өстенә килеп төшәләр. — Йолдызлардан чамалыйлар, — диде Камил. — Ә көн болытлы 6ynica? — Менә ул ягын әле профессорлар да тәгаен генә ачыклап бетерә алмыйлар. Төрле гипотезалар бар. Сәет нәрсәгәдер куангандай, селкенгәләп алды: — Ә мин беләм! Туган ил мәхәббәте алып кайта аларны! Иң ышанычлы компаслары шул! Бөтен җелегенә сеңгән ул аларның! Укытучы авыру аягын сузып, түмгәк өстенә утырды. Юксынгандай, беравык тынып калган тугай ягына карап торды. ♦ ewmnii неззТ'и'ж Җилтерәтеп элгечтән кожанын йолкып алды, ишек янына җиткәч, тагын кычкырып җибәрде:—Җитте! Туйдым! Синең сүзең белән йөреп моңарчы да күп чиләндем! Моннан соң авылыңда әнә ни, әнәтерәк, эземне дә күрмәссең! Шулай да бер тилпенүдә генә бөтенесен дә өзә алмады. Бер атнадан, башын иеп, яңадан кайтып керде. Тик әни кеше аны коры гына тотып, кире борып җибәрде. Җибәрүен җибәрде дә, шундук, кече якка чыгып, пышык-пышык елый да башлады. Шул китүдән китте, әйләнеп кайтмады. Алай да эзен югалтмады. Бераздан ул Бакудан үз янына дәшеп хат язды: «Бергә оешыйк, бары — бергә, югы — уртак»,— дигән иде. Бер сүтелә башласа, гел сүтелә генә икән. Анасының үз туксаны туксан булып чыкты. Бармады. «Ичмасам, ике аягымның берсен дә кыймылдатмыйм,— диде.— Ата-баба нигезен ташлап балаларым белән кеше ишеге төбенә барыр хәлем юк. Безнең колхоз эшен күрше килеп эшләмәс. Бөлсәң дә үзең, көлсәң дә үзең», — дип кисте дә салды. Кисеп салуын салды да, күрәсең, ул җенлене өйдән чыгарып җибәргәндәй җиңел генә күңеленнән чыгара алмады. Төнлә уянып китсәң, кече якта шыпырт кына елап ята торган иде. Гайнан да ул вакытта инде уңны-сулны аңларлык үсеп килүче малай. Әнә энесе Нияз бик үзәккә үтте. Ул төннәрен елап уяна да як- ягын кармаларга, атасын таптырырга тотына: — Кайда әти? Әле генә менә шушында иде бит, кая китте? —дип өзгәләнә торган иде. Баштарак аны, әтиең я Бөгелмәгә, я Казанга китте, дип юаттылар. Әмма озак көтеп тә кайтмагач, ул беркемгә дә ышанмый башлады. Капка төбенә чыгып: — Әтием, җаным-бәгърем, кайт инде!..— дип, атасын үзе чакыра торган булды. Шулай бик моңлы итеп, бу өндәвенә бөтен сабыйлык сагышын, иң тирән моң-зарын салып дәшә дә, узучы кешеләр арасыннан атасы килеп чыкканын көтә башлый. Ул күренмәгәч, еларга җитешеп, әлеге зарын яңадан кабатлый торган иде. Узып баручылар читкә борылып күзләрен сөртәләр, я аркасыннан сөеп, я берәр ягымлы сүз әйтеп узалар... Ул бичара шулай моңаеп йөрде-йөрде дә Ык суы туңар-туңмас тимераяк шуганда боз астына китеп үлде. Тормышның бик кыен чаклары булгалады. Әмма аналары бервакытта да «атагыз фәлән дә атагыз төгән» дип тел озайтмады. Апасы Сәйдә белән Гайнан исәнрәк төшкәч, шундый киңәш бирде: — Безнең арада ниләр генә булып узса да, аның шаукымы сезгә тимәсен. Яратыгыз, якын итегез, ул сезнең атагыз! — диде. Урыссу ягыннан олы юлда кызыллы-зәңгәрле «Волга» күренде. Ул тәрәзәләрен ялт-йолт уйнатып килде дә кинәт бу якка борылды. Шул инде, шул! Егет тынычсызлана башлады. Тик шундук үзенең йомшаклыгына ачуы килеп төкереп куйды. Аннары турая төшеп, яшел шакмаклы ковбойкасының җиңнәрен тарткаларга, якасын төзәтергә тотынды, чалбарына сырышкан тигәнәкләрне йолкып ыргытты. Машина тирбәлгәнәп килде дә аста рак туктады. Әти булган кеше кулын бер селтәү белән «дөп» иттереп машинасының ишеген япты да бер-нке атлагач ук туктап калды. Гайнан атасының машинадан оста шоферларча җиңел чыгып, кулының килешле селтәнүенә кызыгып куйды. Бер генә сулышка үзенең шул машинада выжылдап кына авыл урамыннан узып китүе күз алдына килде. Гайнан үзе дә йөртә белә бит! Менә бер әйләнсәң... Ләкин хыялланырга вакыт юк, атасы өскә менеп килә иде Нигәдер иң элек аның балтырларын кысып кына торган җиңел, матур итегенә күзе төште. Аннары изүеннән алтын сары «яшен» сузылып төшкән зәңгәр теннискасы күренде, коңгырт төскә кергән беләгендә, күзне камаштырып, алтын битле матур сәгате ялтырап китте. Аның бөтен торышыннан егетләрчә уңганлык, сөйкемле генә бер пөхтәлек, ♦ үз тормышыннан тәм табып, хезмәтенең рәхәтен татып яшәве күренеп го тора. Атасының вышка күчерүе күз алдына килүгә Гайнанда горурлык | хисе кабынды. «Кайтмыйм авылга! Кайтсам, кесә тулы акча белән = «Волга»га утырып кына кайтам!» дип язган иде. Тәки үзенекен иткән,’ - булдырган, молодец! 2 Атасы аңа беренче булып кул сузды: — Исәнме, Гайнан! Сау гынамы? £ — Саумы... сез! Харисның күзләре зуррак ачылдылар. «Сез?» Нигә «сез»?.. Тик улы- * нын кул җылысы аның бу төксе җавабын шунда ук оныттырды. Әти ® кеше үзенеке шикелле үк дәү кулларны каты гына кысып, беравык о. җибәрмичә торды. Элекке әтиме, фик үзгәргәнме? Унөч-ундүрт яшьлек малае белән „ көч сынашкан булып көлә-көлә чирәмгә егылган чагыннан нәрсә кал- ган? Үзе егетләрчә булырга тырыша да бит, картлык та әнә үкчәсенә в. баса башлаган шул: маңгаена җыерчыклар чыккай, Чәченә көрән төс " ■кергән. Алары моннан киткәндә юк иде. Шулар янына тагын борын £ астына кечкенә генә, бармак иңе генә купшы мыек ябыштырып кайтt - кан. Әмма күзләре шул ук, бер дә үзгәрмәгән, нәкъ истә калганча. Шул күзләрдәге үз итүне, якынлыкны, алардагы мөлдерәп торган сагынуны, чиксез куанычны күрүгә Гайнан йомшап китте. Элекке әтисе! Шул! Бала чактан ук, әнә шул куллары белән баштан сыйпап, аркадан сөйгән чактан ук күңел түрендә сакланган газиз якынлык, үз итү җылысы хәзер дә сүнмәгән, сүрелмәгән! Юкса, бит ул аның күңелендә ниндидер бер игелексез, каты бәгырьле, җансыз бәндә булып гәүдәләнә башлаган иде. Түгел икән, юк икән! Гайнан куанычыннан үзе дә бала чагына кайтты. Элекке шикелле атасының ике җиңенә барып ябышасы: «Бөтенләйгә бит инде, әти, шулай бит?!» дип дәшәсе килә башлады. Тик шунда, әллә кайдан гына, капка төбендә аягын бөкләп атасын көтеп утыручы энесе күз алдына килде дә, Гайнан кинәт кенә тураеп куйды. Икенче сулышта ул инде яңадан салкын канлы булырга тырышучы буй үскән егет иде. Йөзендә дә үзенең һаман да әле балалыктан чыгып бетмәвенә бераз уңайсызланудан башка әллә ни үзгәреш күренми иде. Нәрсәдән башлап җибәрергә, ни әйтергә белмичә, беравык таптанып тордылар. Әти кеше бер елмаеп куя, икенче сулышта еламсырагандай йөзенә кызганыч бизәкләр чыга иде. Ул куанычыннан һәм дулкынлануыннан әйтер сүзен әйтә алмый, шулай да әйтми дә тормый, башын да чайкый иде: — Менә син, мм, теге ни... һе! Дәү үскәнсең бит! Ул бик кыюсыз гына, гүя сабыйлыктан әле генә чыгып килүче бу егетне шушы орынуым белән керләндермәмме икән дигәндәй, сагаеп кына улының иңбашына кагылды. Бик якын итеп, авыз тутырып «улым!» дип дәшәсе иде дә бит... әллә ниләр телен богаулый. Бүтән сүз таба алмагач: — Ниме соң, Гайнан, утырып торыйкмы? — диде. — Әйдә соң, утырыйк. Гайнан атасын карт юкәләр төбендәге йомшак чирәмгә алып китте. Харис, көйрәтеп җибәрәсе килеп, кесәсенә сузылды. Тик шундук •кулын кире алды. Яхшы түгел. Быел гына мәктәп тәмамлаган егет, әле тартмый да торгандыр, юктыр... Әти кеше, улыннан күген а лм астан, тезләрен кочаклаган килеш, селкенгэлэп утыра иде. — Әллә үзең генәме? — Әйе. Минһаҗ абзый бүген мунча керә. Харис авыз эченнән генә ®мм» диде. Эшләгәндә тирен сөрткәндәй, мазут карасы сеңгән кулының аркасы белән маңгаен сыпырды. Бераз көттерде дә тагын сорады: — Шулай ниме инде, школны бетердең дә монда калырга булдыңмы? Улы аңа җәһәт кенә күз сирпеп алды. Иртәме-соңмы, мондыйрэк сорауга барыбер җавап бирмичә булмас иде. Тик атасы, дөнья күр- гәнрәк кеше булганлыктан, бәлки тизрәк аңлар? — Әйе, колхозда эшләргә исәп. — Ничек, гел шушында гына калыргамы? — Шулай... Харис телен чартлатты, тагын «мм» дип сузды. Моңа кадәрге тәҗрибәдән чыгып, моннан соң нинди сораулар явачагын Гайнан алдай ук белә иде. Атасы авыз ачканчы, үзе сорап өлгерде: — Син шул вышкада инде? Әйеме? — Шунда. Вышкалар күчерәбез. Син бу җирләрдән бал суыртасың, ә без алтын суыртабыз. Карасын!.. Әти кеше көчәнеп кенә көлеп куйган булды. Гайнан: — Бик әйбәт, сезгә асты, безгә өсте. Сыярбыз, — диде. «Өйгә кайтырга итмәгәнсең икән...» — димәкче иде дә вакытында телен тыйды. Анасы «тазарынып кайт!» дип кире борып чыгарган бит. «Тазарыну»ның ни икәнен белмәсә дә, әнигә карШы килеп булмый иде. Сүз ялганып китмәгәнгә кыенсынып, Гайнан даган аскан урыннарына учак кабызып җибәрде дә атасының каршысына килеп утырды. — Яшәү кайдарак була инде? Харис башы белән Ыкның өаке ягына таба ымлады. — Шәһәрдә. Өйрәнелгән: газы, тегесе-монысы, дигәндәй, эштән кайтуыңа ваннасы. Пожалыста, кер дә чум! Улы «алай икән»... дигән сыман башын иеп куйды. Ул озак кына итеп әледән-әле атасына карап торгалый иде. Аның күз карашы гына, ирен кырыйларыңдагы бизәкләр генә түгел, хәтта әнә шулай тезләрен кочаклап атынгалап утыруы да таныш. Бәлки, атасы, анасы белән өчәүләп шушы Ык болыннарында җиләк җыйганда, я бәлкем печән чапканда шулай утырганы булгандыр? Ләкин тагын да якынайта торган нәрсәдер күз алдына килер шикелле тоелганда, борын астына ябышып торган әлеге шыксыз ямаулыкка күзе төшә дә, бөтенесе дә җимерелә иде... Гайнан атасын начар итәсе килми иде. Бәлки аны гаиләсен ташлап китәргә балалар белмәгән берәр зур сәбәп мәҗбүр иткәндер?.. Гаҗәп түгел бит!.. Уен да түгел. Ул ташлап китү аркасында нинди генә кыенлыклар күрмәделәр, ничек кенә кимсенмәделәр! Ул китмәсә, бәлки Нияз да исән булыр иде әле. Шулай булуга карамастан, ул атасына үпкәләми иде. Өйгә генә кайтсын! Өйдә әти булсын! Әмма әнисе? Менә анысы читенрәк. Ай-Һай!.. Харис баягы соравын барыбер онытмаган икән. — Тегендә, дим, укырга нилектән кермәдең? Эләгеп булмадымы? Егетнең коңгырт төкләр куера башлаган ирен тирәләре сизелер-си- зелмәс кенә яктырып алды. Гаҗәп бит, әй! Ничек бу олы кешеләр һәммәсе дә диярлек шул бер чамарак уйлыйлар? Әйтерсең вузга керми кайттыңмы, син инде ниндидер бер кимчелекле, ярым-йорты кеше! Әйтерсең унны тәмамлаган яшьләр барысы да я профессор, я инженер гына булырга тиеш! Ул Казаннан кайтканнан бирле мондый сораулар га җавап бирә-бирә туеп беткән иде инде. Әле, җитмәсә, һәркайсы сине кызгана, кайгыңны уртаклашкан була, җитмәсә, сиңа киңәш бирергә тотына. Фу! Нинди ерувда! Аның атасына чын күңелдән дөресен генә әйтәсе килде: — Урысчам сыек булды, — диде. — Менә сиңа, мә! Электән үк әйбәт укыдың бит! — Шулай да... Икенче вузга биреп карасам, бии тырышкан булсам, бәлки... Әти кеше кәмит кенә итеп аскы иренен бүлтәйтте. — Ничек инде ул? Үзең нитәргә, керергә дип бара торып тырышма, имеш! — Мине кайбер абитуриентларның кылануы... — Ә? Кемнең, нәрсәнең? .— Аби-тури-ент. Минем шикелле укырга кермәкче булып барган малайлар1кызлар. Бигрәк тә аларның ата-аналарының кыланышы җа- о нымны кыйнады. Вузга эләгү өчен нинди генә ялагайлык эшләмиләр, 7 •нинди генә кимсенүләргә бармыйлар! Җаннарын саталар, икейөзледә- z нәләр, алдашалар, укытучыларның табаннарын гына үпмиләр. Синең Q шикелле үк малай инде ул, югыйсә. Сәләте дә, акылы да ташкүлчим - генә. Шулай да көчәнә бит! Я инженер, я профессор булмакчы. Ә төп fl- сәбәбе нәрсә? Ничек кенә булса да авылга борылып кайтмасын! Харис улы әйткәнне ошатмыйча телен чартлатып куйды. .Гайнан с аны күрмәгәнгә салынды. — Шунда бөтенесен чамалап карадым. Геолог эшен яратаммы, юкмы? Белмим. Инженер буласым киләме? Әллә тагы! Ә колхоз эшен яратам. Кайттым да киттем! Менә шул. — һм. Ансат кына! — Әйе! Ул кешеләр миңа авыл җирен мыскыл итәләр кебек тоелды. Ә мин авылны яратам. Бабай шикелле. Беләсең бит, безнең бабай туган-үскән җире өчен җанын да кызганмаган! Батыр кеше булган безнең бабай. Намуслы кеше! Аны әле хәзер дә зурлап искә алалар. Әти кеше утырган урынында кузгалгалап, тамагын кыргалап алды. Каш астыннан улына күз салды. Үскән малай, укыган кеше шикелле сөйләшә. Харис онытып җибәргән икән дә, малай онытмаган! Әллә кайлардан кубарып чыгарды! — Бабаң шулай! Маладис булган бабаң! Безнең нәсел вообще бирми ул, алдан атларга ярата! Ул чагында революцияне җирнең өстендә ясарга кирәк булган, бабаң — анда! Безнең заманнарда менә җирнең аегында революция ясалды. Анысында инде менә мина насыйп булды. Ә сиңа инде тагын да өскәрәк үрмәләргә тиешле! Атасының мактанырга яратуын Гайнан электән үк белә иде. Никадәр читтә йөрсә дә, шактый дәрәҗәгә ирешсә дә, һаман да шул беркатлы мактанчык булып калуын шәйләп көлемсерәп куйды. — Кийларга үрмәлисен, ничек үрмәлисен мин каян белим? Өйрәтүче булмагач! . Аркасында утлы кырмыскалар чабышып йөри кебек тоеп, Харис җилкәләрен селкеткәләл утырды. Шайтан белсен! Малайга җавап табу кыенлаша башлаган. Ниһаять, ул сигаретын кабызмыйча булдыра алмады. — Ну анысына үз башың да кирәк инде, гел җитәкләп йөрергә димәгән! Әнә ни, синең белән укыган теге кем, кыз бала булса да, эләккән бит әле. Минһаҗ оныгы дим. Гайнан даган астына чыбык-чабык ташлаган булып атасына яны белән борылды. — Ул куштаииэм фәнен яхшы белә. — Ә, ничек? Нәрсәкәй фәнен? Ннгә, син дә укымадыкмыни аны’ Ниндидер яңа... Харис нәрсәнедер исенә төшергәндәй күзен челт-челт йомып торды да кычкырып көлеп җибәрде: — Әй, малай актыгы! Үртисең бит?! — Бер дә үртисем килми, дөресе шулай. Егетнең бу хакта сөйләшәсе килми иде. Ул Зиләйлүкнең туган авылын ташлап китү сәбәбен ничек аңлатсын? Монда чагында «Алтынбикәм, ак чишмәкәем, айлы кичләрең, алсу таңнарын!..» дип төчеләнеп шигырьләр язып йөрсә дә, аны бик тиз онытуын әйтсенме? Казанга барып эләгүенә беренче очраган машиналы инженерның муенына асылынуы хакында сөйләсенме? Юк! Егет атасына чигенешебрәк карап торды. — Юк, мин ул сукмактан бара алмыйм шул. Дөрес юлларың булса, пожал ыста, күрсәт, әле эш узмаган. Дагандагы чәйнеге кайнап чыгуга, Гайнан карт юкәләр күләгәсендәге өстәлдә чәй әзерләде. Умарта келәтеннән аш тәлинкәсе тутырып кәрәзле бал алып чыкты, ак икмәк кисеп куйды. — Әйдә, әти, чәйләп җибәрик, — диде. Улының үзенә сиздермәскә тырышып, Харис аның бөтен буй-сынына. йөреш-торышына сокланып утырды. Озын бармаклы киң кул. Нәкъ үзе инде. Буйга да озын, аз гына бөкре сыман. Анысы бабасыннан. Көч-куәт билгесе. Хатын-кыз эшенә дә кулы ябышып тора икән. Менә ул ягы инде анасыннан. Тик Харис улын һич тә умартачы итеп күрәсе килми иде. Ул үтә күренмәле яшькелт-сары сыек балны икмәк телеменә ягып капты да башта улының сыйхөрмәтен мактап алды. Ана улының атасы булып, аның белән күзгә-күз карап утыру бик ошый, бу инде үз өенә кайткан шикеллерәк иде. — Киңәш дигәннән... Ну инженерга укысаң, я геологка?! — Ал арның нәрсә икәнен белмичә, күңелең тартмыйча торыпмы? — һи, напрасно нечкәлисең! Кеше шулай укый бит әле. Диплом гына булсын! Кулыңа шул кәгазь кердеме, барыбер күтәрәләр. Башта инженер, аннары өлкән, аннары главный! Ихлас, мин нәчәлниклар белән сөйләшим, сине атказанган кешенең малае итеп канительсез-нисез алалар! — Юк, җаным теләмәгән эшкә укый алмыйм, булмый. — Акчасы күбрәк килә башлагач, җаның тели ул. Менә — мин! Простой тракторчы бит! Ә хәзер —пожалысты! Минем исем кайларга гына таралмаган! Акча да шәп төшә! Әти кеше белән бәхәсләшү яхшы түгел, ничектер араны бозмыйча гына аңлашырга кирәк иде. Гайнан атасына чәй ясады да баллы тәлинкәне аның алдынарак этәрде. — Тәмлеме Җидегән балы? — Бик инде, бик, ни, телеңне йотмалы! — Минһаҗ абзый белән мин дә җыйдырттым бит аны! — Күреп торам. Тик бу синең эш түгел, Гайнан, картлар эше бу! — Нигә алай булсын икән? Картлар белән бергә үлсен дисеңмени умартачылыкны? Киресенчә, тагын да күбрәк булсын бал, теләсә кайчан. теләсә кемнең табынында булсын! Мул булсын! Харис буш чокырының төбен өскә каратып каплады да кулларын яулыгына сөртте. — Шулай да моңарчы умартачылыктан инженер да, геолог та, бүтән олы кеше дә чыкканы юк әле! — Миннән инженер, я юньле геолог чыгамы, юкмы, анысын әле аның шайтан да белми! Ә менә бу эш — минеке! Мин моны яратам, жан рәхәте табам! Әнә ул нечкә билле миллион хезмәт иясе һәммәсе дә минем дусларым. Колхозга агрономнар, механизаторлар кирәкме? Кирәк! Ә умартачы кирәк түгелмени?! бит инде. Ул вакыттагы авыл юк хәзер. Хәзерге авыл ярты юлда торып о тора. Элекке урыннан купкан, ә калага барып җитмәгән. Нигә сиңа ике а. арада буталып йөрергә? Олы тормыш, олы юл калада инде ул, шунда = башлана! — Син ул юлны үзең күреп кайткан кеше инде... ю — Аны да күрмәгәч, нинди әти соң -мин? Калада бит әнә ничек! Сигез сәгатеңне тутырдыңмы, үзеңә-үзең пан! Авылдагы шикелле тәү- 2 лек буе чиләнмисең! — Авылда да шул а йга таба бара бит инде. »- — Кая ул кала артыннан җитү?! Әнә минем! Кайтып керүемә — ванна, телевизор, тегесе-монысы. Чыгам дисәң — ишек төбендә машина. Утыр да чап!.. Минем исәп калага алу сине, үз яныма. Шундый перспектива барында нигә авылда ятарга?! Дөньяда бит бер генә торып каласың. Гайнан атасына якынаюдан һаман да өметен өзми иде әле. Ул аның каршысына үк күчеп утырды да, элекке тойгыларын, бергә яшәгән чактагы кадерле истәлекләрен уятасы килеп, аерата үтемле итеп, ягымлы тел белән башлады: — Авыр тоелса да, үпкәләмә син, әти. Без сине өчәүләп көттек, өч ел көттек. Менә килдең, рәхмәт, сөйләшәбез. Тик син бит менә машиналарың белән телевизорларыңны икешәр-өчәр тапкыр телгә алдын, ә менә әнине бер генә мәртәбә дә искә төшермәдең, хәлен дә сорашмадың! Әти кеше бурлаттай кызарып яңадан сигаретына ябышты. — Ә ул мине машинам-нием белән кире борып чыгарды. «Тазарынып кайт минем яныма!» диде. Шайтан белсен, нишләргә тиештер мин? — Син уйлап карадыңмы, бәлки аның үпкәләргә хакы булгандыр?! Син бит безне иң кыен чакта ташлап киттең. — Мин сезне Бакуга, диңгез буена, электрлы, газлы фатирга чакырдыммы? Чакырдым! Ә ул үзенең һаман да шул әлеге ни, сыер абзарында, тирес арасында калды! ■ Усал сүзләр әйтсә дә, Гайнан атасының тел төбендә үкенү сизде. Аның күңелен йомшатып була иде әле. — Сиңа әни булып та уйлап карыйсы иде. Ул әллә кайларда йөреп өйрәнмәгән, аңа туган яклары бик газиз. — Шулай булгач, үпкәләргә ничу! Гайнан, тешләрен кысып булса да, каты әйтмәскә тырышты: — Үзең беләсең, әби үлеп китте, әни берүзе калды. Бөтен авырлык шул бер ана өстендә иде бит! Харис чынаягын улына сузды. — Мин сезне ач та, ялангач та итмәдем, җибәреп тордым! Кадерен белгән кешегә — җитәрлек! Харис кулын гына селтәде. Ике арадагы аңлашылмаучылыкның һаман тирәнәя баруы Гайнанны да борчый иде. Ул ике арага тагын бер басма салып карады. —Төге гәаиттә басканны ошаттым дидең бит. — Әйбәт, әйбәт! Мин алай булдыра алмас идем... —Шул эшкә читтән торып укырга керсәм дип торам. Журналист та булырга, авылдан да аерылмаска исәп. Харис гаҗәпләнеп кулларын җәеп җибәрде. —Нигә аңа укып баш ватарга? Мәктәптә өйрәттеләр бит инде язарга! Синең болай да шәп чыга бит?.. Әнә хатын-кыз язсын! Язу-сызу, машинкада тукылдату алар эше. Соңгы елларда Харис нык куллы, авторитетлы бригадир буларак һәркайчан үз сүзен тыңлатып өлгергән иде. Үз малаен күндерә'алмавына мыегы кабара башлады. — Авыл да авыл дисең, бабай дисең. Баб аңнар заманы күптән узды ҖИДЕГӘН ЧИШМӘ ф Егет атасының чынаягын алып тагын чәй агызды. Бал тәлинкәсен аңарак этеп куйды. — Шул айлыкка шулай, анысы. Тик менә әти булыл син безне ничек тәрбияләдең? Мин укыган елларда, әллә кемнәр булырга хыялланыд үскәндә миңа берәр киңәш бирдеңме соң син? Хатлар язып, минем хәлемне белешеп, инженер булырга, геолог булырга кызыктырдыңмы? Харис әллә канларга караган килеш сигаретын суыра, ара-тирә һәйбәт чалбарыннан, кыска кунычлы матур итегеннән тәмәке көлен өреп төшергәли, әмма җавап таба алмый иде. Гайнанның «әтиле» дә буласы килә, шул ук вакытта өйгә кайтыр алдыннан әти кешедә күрәсе килгән кайбер кайгыртучанлык якларым да уятырга тели иде. — Син югында кече улың боз астына кереп үлде. Ә син менә алы юксынып бер генә сүз дә әйтмәдең. Уйлап кара, әнинең сиңа үпкәләргә хакы юкмыни? Әти кеше, авырткан җиренә кагылган кебек, йөзен чытып башын иде. — Чардуган эшләтәм... менә дигән иттерәм, күрерсең. Анысы минем өстә, — диде. Атасының хөкем алдында утыргандай башын аска июе кызгандырды. Атасын үз иткәнлеген, хәлен аңлавын сиздерәсе килеп, Гайнан тагын да йомшаграк сөйләшә башлады. — Синең үз эшең бик әйбәт, үз эшең мактаулы, әни үз эшен ярата, аны фермасыннан аерып булмый. Тартма син безне шәһәргә, кузгатма! Апа кияүдә, әни ялгыз, картаеп та килә. Мин аңа булышырга тиешме? Колхозны ташлап, күп акча белән җиңел тормыш эзләп китүчеләр гел чыгып кына тора. Алар өчен дә эшләргә кирәкме? Кирәк! Менә ни өчен мин авылда калам. Сигарет суыра торгач, Харисның авызы ачытып беткән иде инде. Ул астагы кызыллы-зәңгәрле машинасыннан күзен алмастан нишләргә белмичә аптырап утырды. Аның өенә кайтасы килә иде. Дөрес, аны акчасы өчен яратучылар аз булмады. «Тазарынып кайт!» дип әйтә икән, хатыны дөрес сизенә. Картая төшкәч, Харис җан җылысын, туганлык җылысын юксына башлады, туып-үскән яклар да үзенә тартты. Ләкин ул мал тулы машинасы белән дә, җиңел кала тормышы белән дә берсен дә шаккатыра алмады. Менә хәзер аңа улы Гайнанга элекке шикелле үз итеп «улым» дип дәшәргә, аңлашыйк дияргә, аларга да юл куярга кирәк иде. Ләкин элек хатынының үзеннән акыллырак булуына кимсенгән булса, хәзер Гайнанның ул биргән киңәшләрне берсен-бер калдырмыйча пүстәккә чыгаруы аны тагын гарьләндерде. Харис ничек кенә булса да үзен акларга тотынды: — Авылда калсаң, анысы көчлек эш түгел. Тик сиңа олы юлга чыгарга ярдәм кулы сузасы килгән иде. Только мин биргәннәрне дә күрмәгәнгә салышырга ярамый. Өй сипләргә дә җибәрдем, өс-башыгызга да. Белмим тагы. Мин ни дип, үземнең әтилек бурычымны нитеп, үтәп бардым дип йөрим. Аннары менә, син укырга керсәң-нитсәң дип, үз исемеңә особый книжке заводить иттем. Менә ул! Харис күкрәк кесәсеннән күксел тышлы дәфтәрчек чыгарып Гайнанга сузды. Тик шунда бик зур дорфалык эшләвен төшенде. Гайнанның үпкәсе, ачуы, тагын әллә ниләр аны баскан урынында тораташ итеп калдырды. Гайнан борылып та карамастан, умарталыгына таба кузгалды. Харис горурлыгын да, кирелеген дә онытып улының артыннан китте. — Гайнан, улым! Таштан ясалмаган бит мин!.. XII — Тәки куып җиттем бит! Вәт качкын! Ник әйтмичә киттен?! Моңарчы Шәүрәнең үзен дә, аның иптәшләрен дә болай поезд кузгалып киткәч, вагонга оикереп менеп озата барганнары юк иде әле. Анын йөзендә тыйнак кына кызлар куанычы балкый. Каршысында елмаеп алмаш-тилмәш әле бер аягына, әле икенчесенә авышып торучы колгадай озын егетнең сулышы капкан. Ләкин Гайнан ачуланмый. Шәүрәнең иптәшләреннән аның кайчан китәсен белгәч тә, иң беренче очраган машинага утырып Ютазыга чабуы турында сөйлисе килә. Тик тамбурда икәүдән-икәү генә калгач, ниндидер башка сүз, кирәгрәк сүз әйтәсе иде бит. Ләкин андый сүз телгә килми. Егет кинәт кенә исенә төшеп кесәсеннән газета чыгарып бирде. — Сине атна буе эзләдем... Менә монда синең анализларың да басылган, врачлар белешмәсе белән. Бик рәхмәт инде, Шәүрә! Кызый газетаны әйләндергәләп — Әү, әсәем! Ысыннанмы?— ди, үзе егеттән күзен ала алмый. Егетнең дә шатлыгы эченә сыймый, аның авызы колагына кадәр ерылган иде. — Беләсеңме нинди мач килде бу! Шап тегеләрнең авызына! Без аларны хәзер!.. Гайнан йодрыгын селкеп күрсәтте. Алар бер-берсенә карашып көлештеләр дә янә сүзсез калдылар. Поезд исә чаба да чаба, Башкортстан чигенә һаман якынлаша, Гайнан районыннан ераклаша бара, димәк, Гайнанга кандадыр төшеп калырга, димәк, аларга тиздән аерылышырга туры киләчәк иде. Ике яшь йөрәк икесе дә бер-берсенә ошауларын, алай гына да түгел, шушы арада ярыйсы ук якынаеп өлгерүләрен сизәләр. Болай гына, бернисез генә аерылып китәселәре килми, күңелдәге бу шатлыклы яңа тойгыны ничектер бербереңә сиздерергә кирәк иде. Ләкин — ничек? Шушы җыйнак кына йомры гәүдәне Гайнанның иркәләп кенә кочагына аласы килә башлады. Ләкин берни әйтмәс борын, аз гына сөйләшмичә, тота-каба кочакка алу әдәпсезлек булыр кебек тоелды. Ан- дыйны китапларда да мактамыйлар. Менә кинәт поезд тартылып китүгә, Шәүрә ничектер үзеннән-үзе егетнең кочагына килеп керде. Кызый уңайсызланып; «Ай!» диде. Ләкин егет аны иңнәреннән тотып алган иде инде, Шәүрә тартышып тормады. Караидел урманнарында эшләгәндә җил-яңгырдан алар биек, юан агачларга ышыклана торганнар иде. Бу озын буйлы таза егетнең култык астында да Шәүрәгә бик тыныч һәм рәхәт бит. Иңбашларында ул аның озын бармаклы дәү кулларын сизә, башны аз гына күкрәгенә таба исән, йөрәгенең ашкынып дерелдәве ишетелә. Шәүрә үзүзенә генә елмаеп куйды. Гайнан кызның чәченә борынын сузып; — Синнән гөл исе килә, — диде. — И, каян икән?.. — Бәлкем, чәчеңнәндер... Ул да түгел, кызыйның муенында бер урынга егет бармак очын тидерде. Борчылган тавыш белән: — Шәүрә, Шәүрәкәй! Сине кыйнадылармы әллә? Менә бит көеп чыккан? Әнә нихәтле! —диде. Шәүрә нигәдер куркынды, муенын җыерып кинәт кенә читкә тайпылды. — Ай, кытыгымны китерәһен! — дигән булды. Тәрәзәгә борылып, каушаган, кабаланган хәлдә көйгән урынны яшерергә, якасын өскә* таба тартырга тотынды.— Ботакка бәрелдем... скважинага барганда. ГОМӘР БӘШИРОВ ф ҖИДЕГӘН ЧИШМӘ ф Кунак кыз көйгән урынны күрүне ошатмаган кебек күренде. Гайнан ышаныр-ышанмас кына: «Ә-ә-ә...» дип сузып куйды. Ул әле бик яшь, үсмерләр шикелле бик тә беркатлы, гөнаһсыз егет иде. Кайчакта комсыз иреннәрнең дә тәндә шундый әшәке бизәкләр калдыруы мөмкинлеген башына да китерми иде. Шәүрә, борчылып, икеләнебрәк берничә мәртәбә ялт та йолт Гайнанга күз атты. Аның мидер сөйлисе, аңлатып бирәсе килә. Ләкин кыюлыгы җитми, шикләнә, әйтә белмичә сүз башлап бу егет белән ике арадагы шундый ялкынлы дуслыкны әрәм итүдән курка иде. Шулай әйле-шәйле борчылып барган арада, поезд Урыссуга килеп туктады. Шәүрә, егеттән аерыласы килмичә, поезд кузгалганчы кулын җибәрмәде. Гайнан җиргә сикергәч, кара күзләрен мөлдерәтеп: — Хат яз, яме? — дип пышылдады. — Ярыймы? Язасынмы? — Кая? — Өфегә. — Хуш, син дә яз! ...Машинадан төшеп калуга, Гайнан йөгерә-атлый фермага юл тотты. Иртән ул уянганда анасы әллә кайчан үзенең' терлекләре янына киткән иде инде, өйгә кичсез кайтмаячак, ә Гайнанның кичкә кадәр көтәргә түземлеге җитми, анасын хәзер үк күрәсе килә иде. Дөрес, ул аңа үзенең шундый чибәр, шундый яшь сөйгән яры булуын, аны, артыннан җитеп, республиканың чигенә кадәр озата баруын да сөйләмәс. Монысы егет кеше үзе генә белә торган иң татлы, иң газиз сер булып калыр. Әмма аның бу шатлыгы үзеннәнүзе бәреп чыгарга тора, яшьлегенең шундый бәхетле көннәрендә анасы белән бергә буласы, Шәүрә хакында үзе генә белеп, әмма һич тә тешен агартмыйча, янында гына булса да утырасы килә иде. Цемент идәнле якты ферма бинасында ике якка тезелеп киткән сөтбикәләр һәркайсы үз эше белән мәшгуль: ашыйлар, күшиләр, чуен тәлинкәләргә йомшак иреннәрен тидереп су эчәләр, мышныйлар, мөгрәп куялар иде. Гайнан аннан чыгып кызыл почмак ишеге төбенә килде. Анда ниндидер җыелышмы-утырышмы бара, Дилбәр кычкырып нидер укый иде. Ара-тирә Хельсинки, Биссабон, Бангладеш, Мөҗиб әр Рахман кебек исемнәр ишетелгәли иде. Гайнан агитатор укып бетергәнне тышта гына көтәргә булды. Дилбәр тынганнан соң анасы йомгаклап берничә сүз әйтте: — Ярар, әйбәт укыдың, монысы өчен рәхмәт. Тик икенче вакыт үз телең белән сөйләсәң тагын да үтемлерәк булыр. Без бит газетаны үзебез дә укый беләбез! — Онытыла бит, Җәүһәрия апа, истә калдыруы кыен. — Ә син он ытылм аслыгын гына хәтердә калдыр, каймагын гына!.. Тавышыннан чамалаганда Минһаҗның кече кызы Язидә иде шикелле, — агитаторга сорау бирде: — Мөҗиб әр Рахман демократ кеше иде, халыкның азатлыгы өчен көрәште. Безгә дә килгәне бар. Нишләп үтерделәр икән? — Хәзергә мин әйткәннән башка берни дә билгеле түгел. Икенче әңгәмәгә тикле, бәлки яңа хәбәрләр алыныр... Шул ук тавыш икенче соравын да бирде: — Кипр дигән дәүләттә кызыл кара белән президентлары Макариос кына кул куя икән. Шул дөресме? — Дөрес! — Каян беләсең? — Ә син алай түгеллеген каян беләсең? — диде Дилбәр. Бөтен бүлмәләре белән шаулашып көлешеп алдылар. Улын күрүгә, Җәүһәриянең түгәрәк йөзе җанланып, күз читләре нурланып китте. — һа! Синең эшләр шәп, ахрысы. Авызлар ничек ерылган! — Зарланырлык түгел болай. Улын күптән һәм хәтта зарыгып көткән булса кирәк, янына килеп аның килеш-килбәтенә рәхәтләнеп карап тора башлады. — Иртәдән бирле күренмисең... Каядыр чыгып чаптың да! — Бушап булмый... Умарталыкта эш — менә! — Гайнан кулы белән муенын сызып күрсәтте. Анасы, аннан күзен алмастан, мәгънәле генә итеп көлемсерәп торды. — Шулайдыр... Бу арада мәшәкатьләрең күбәеп китте ич. Гайнанның кашлары үзеннән-үзе өскә сикерде. Анасы үзенең үтәли күрә торган әнә шул коңгыртлары белән аның бөтен эч серләрен белеп тора кебек тоелды, һаман да шул ягымлы тыныч тонда: — Моңынчы умарталыкка бабаң сукмагыннан менелә иде. Хәзер әнә Сөендектән әйләнеп менү модасы кергән икән! о Кара әле оин аны! Анасы аның Шәүрәне эзләп күрше авылга ба- а. руын гына түгел, Ютазыда булып кайтуын да беләдер, ахрысы. Бу - Гайнанда хәтта үзе белән горурлану хисе тудырды. Улың малай гына “ түгел инде, әни кеше! Ул, тирәнгә җибәрмәсә дә, көлә төшеп бераз а серлерәк итеп әйтеп куйды: с. — Төрле чаклар була инде ул. 2 Җәүһәрия, улының аркасына йомшак кына кагып, башын селекте. £ — Ярар, шулайдыр инде, була торгандыр... Тик арттырып җибәр- «мә. Чамалап!.. Әнә үзеңне дөнья бетереп эзләп йөриләр, шуны гына әйтәм. — Кем эзли? — Кем эзләсен егет кешене, кызлардыр инде! — Ак халатын салып, шәмәхә фуфайкасын кия-кия, кызыл почмактан Язидә чыгып килә икән. Алар Ямьле Тугай урта мәктәбендә Гайнан белән бер елларда- рак укыганнар иде. Язидә мәктәпне ике ел алдан тәмамлап, әле генә алган аттестаты белән туп-туры кияү кочагына барып керде. Шуннан бирле фермада Җәүһәрия кулы астында эшләгәнлектән, алар якынаеп беткәннәр, туганнар кебек дус яшиләр иде. Гайнанга: — Әйдә, алып кайтыйммы үзеңне? — диде. Җәүһәриянең эшләре бетмәгән икән. Язидә белән Гайнан кайта торырга булдылар. Яшьлегеңне, матурлыгыңны бөтен ферма халкына күрсәтеп егет кеше белән менә шулай янәшә атлау Язидәнең күңеленә хуш килде. Аларнын буйлары да бер чама, икесе дә чандыр, зифа буйлы, яшь аермасы да әллә ни түгел иде. Очраган бер кеше: «Карасана, болар бик тә пар килгәннәр икән ләбаса!» дип әйтәчәк, һәрхәлдә, шулай дип уйлау Язидәгә бик ошый иде. Быел яз көне өйләнешүләренә бер ел тулар-тулмас ире үлеп, Язидә япь-яшь килеш тол калды. Вакытында рәхәтен күреп бетермәгән кыз чагына яңадан кайтып. Язидә яшьләр эшенә яңадан катнаша башлады. Аны комсомол комитетына сайладылар. аңа төрле мәдәният эшләренә ярдәм итүне тапшырдылар. Авыл белән ике арада аларны истә-оста югында башкорт ягыннан килгән ястык кадәр генә соры болыт куып җитте. Сүзгә мавыгып күрми дә калдылар, эре, салкын яңгыр коя да башлады. Язидә, чыркылдап көлеп сикергәли торгач, болонья плащын баш өстенә күтәрде. — Чыланасың бит, кил әйдә! — диде, Гайнанны плащы астына алды. Ямьле Тугай мәктәбенә бара-канта укып йөргәндә дә вакытына карап шулай бер плащ, я бер зонтик астына ышыкланган чаклар бул- галый иде. Язидә Гайнанга дәрес хәзерләргә дә булышкалады. Элек ул аңа энесе шикеллерәк иде, ә хәзер менә нигәдер азрак тартына... 5* 67 ҖИДЕГӘН ЧИШМӘ ф Күптән очрашмаган кешедәй, Гайнан күршесенең йөзенә, килеш-килбәтенә күз салгалап барды. Гаҗәпләнүенә каршы, ул хәзер хатын-кызга сыныйрак, кызыксыныбрак карый башлаган иде. Кайсы чибәррәк, кайсы сөйкемлерәк... Чия төсле плащ астында Язидәнең йөзе алсу-ак булып күренә. Ә үзе нәкъ унынчыда чактагыдай нечкә билле иде. Гайнанга бу бик ошады. «Язидә үзен саклый белә, бүтән савымчы кызлар шикелле җылы сөтне күп эчсә, ул да симереп киткән булыр иде», — дип уйлап алды. — Бу плащың сиңа бик төс килә икән, битеңне алсу иттерә, — диде. — һа-һа! Торып-торып торжәгун. Әле генә күрдеңмени?! Мин инде аны өч елдан бирле таскайтлыйм! — Китсәнә аннан! Әй, кызлар матурлана белә инде ул. Иртәнге сөт белән юынгач та бит шулай ап-ак та, алсу да була диләр түгелме соң? Плащның Язидә кулындагы итәге кинәт ычкынып китте. Язидә «ай!» дип аны эләктереп алды да күз ачып йомганчы бөгәрләп култык .астына кыстырды. Янгыр туктап та өлгергән икән бит. Язидәнең озынча ябык йөзендә гаҗәпләнү, үпкәләү бизәкләре уйнап алды. — Әй син, алай бик кызыксынгач, сөт белән үзең юынып кара, үзен! Егетләрнең дә матур буласы киләдер бит? Алар авыл башына кайтып җиткәннәр иде. — Ярый, хуш!—диде Язидә, күтәрелеп карамыйча, сүлпән генә атлап түбәнге урамга төшеп китте. Язидәнең үпкәләве Гайнанның тынычлыгын бозды. Ул аның артыннан бармакчы булып омтылды. Тик аны үчекләргә теләмәвен, болай, шаяртып кына әйтүен ничек аңлатыр?.. Нигә бу акыл дигән нәрсә арттан гына ияреп йөри икән? Нигә бу сүзләр Язидә белән сөйләшкәндә теленә килгән, нигә Дилбәр белән әрепләшкәндә түгел?!. Урам башында күңелсезләнеп торганда, тырылдаган, шытырдаган шыксыз тавыш белән бөтен якын-тирәнең, кош-кортның котын алып, түбәнге урамнан «мотай» атылып чыкты. Тракторчы Салихҗан Турай икән. Әллә фамилиясе, әллә кушаматы, аны авылда шулай атыйлар иде. Ул Гайнан янына килеп шып туктады да, тамагына нидер тыгылгандай, куллары белән болын ягына күрсәтеп нидер гыжылдады, кызды, ярсыды. Исенә төшеп тамак астындагы тишекле көмеш төймәсен бармагы белән баскач кына кеше аңларлык сүзләр чыга башлады. — Әй, сез, комсомол! Сез монда гүләйт итеп йөрисез, ә тегендә әнә Алтынбикәне харап итәләр! Гайнан җилтерәп Турайның каршысына барып басты. — Кем харап итә, кем? Ничек харап итә? — Ничек булсын? Җимеш куакларын бульдозер белән актарып ташлыйлар да сөреп яталар! — Үзең күрдеңме? Сүзенә ышанмаганга ачуы килеп. Салихҗан күзләрен акайтып карады. — Рас әйтәләр, значит, күргән! Интересно, күрмәгән булсам, нигә баядан бирле куян кугандай синең артыңнан чабып йөрим икән мин?! — Нигә мине эзлисең, Сабирҗан абый, нигә Идрис абыйны түгел? — Нигә, нигә? Әле җитмәсә, сорап тора! Чурмантай белән Идрис өйдә юк. Ә син комсомол исеменнән бу турыларда гәзиткә язып чыккан кеше! Оныттыңмыни? Менә карап карыйк, кәгазьдә генәме синең егетлек, әллә в самом деле батыр егетме син?! Авылда председатель кушкан эшне туктатырга берәүнең дә көче җитми иде. Уйлана торгач, комсомол секретаре һәм агроном Фәйрүзә белән киңәшеп карарга булдылар. Турай курткасының биленә ябышып, урамдагы сикәлтә саен очы- насикерә, Гайнан кайчак явызлыкның яхшылыкка әверелүе мөмкин булуы хакында уйланып барды. Менә хәзер аны үзенен «мотаенда» әллә үлемгә, әллә идарәгә очыртып баручы шушы гыжылдык бугазлы кеше яшь егет чагында бик башсыз бәндә булган. Әлеге колхоз 'бакчасының даны бөтен тирә-якка таралып уңышны шәп биргән елы икән. Минһаҗ абзыйның күз карасыдай күреп алты-җиде ел буе тәрбияләп үстергән, берсеннән-берсе затлы өч төрле алма бирә торган тәҗрибә ♦ алмагачы булган. Алмалары пешеп, тәҗрибәнең нәтиҗәсен билгеләргә о җыенган көннәрдә генә шул алмагачның өч зур ботагын каерып төшер- g гәннәр дә алмаларын берсен-бер калдырмыйча талап киткәннәр. Лә- = кин бу явызның кем булуын ул чакта һичкем белмәгән. Минһаҗ абзый = моны бик авыр кичергән, хәтта авырган. Түзә алмаган, бер зур жые- 2 лышта бөтен халык алдында шул кешене күз яше белән каргаган. § «Шул алмагачныкы шикелле булып ул явызның кулы-аягы каерылып S чыксачы!» дигән. Сугыш башланган ел көзендә үк бугазы авыр яраланып, гыж-гыш ♦ килеп шушы Турай кайтып төшмәсенме? Бөтен авыл халкы «аһ» ит- « кән. Турай урамга чыгарга кыенсынып өч атна өендә яткан, әмма ниш- ° ләсөн, чыкмыйча әмәле юк. Яшәргә кирәк ләбаса. Минһаҗ аны сөи- s ләшмичә өч тапкыр кире борып җибәргән. Дүртенче килүендә нәрсәдер 3 әйттереп ант иттергән. Менә шуннан бирле Турай табигатьнең нң-иң 2 якын дусты, яклаучысы, ә Минһаҗ аның каршындагы изге, нң дәрәҗә- а ле кеше иде. « Фәйрүзә шакмаклап сызылган ашъяулык кадәр зур кәгазьгә, кросс- * ворд чмшкәндәгедәй, бер язып, тагын бозып исәпсез-сансыз цифрлар «- утыртмакта иде. Болар нигә килүләрен әйткәч, карандашын җайлап кына сузып салды да башын күтәрде. Ул бик тыныч иде. — Председательнең профессор кул куйган пичәтле кәгазе бар,— диде. — Нинди кәгазь? — «Тугай болынын әрәмә-чытырман шикелле чүп-чар баскан. Аның хуҗалыкка файдасы юк», дигән. Турай мазутка буялган кара бармагы белән ак төймәсенә басып өстәлгә иелде. — Әйт әле, пажалыста, кем хуҗа безнең җиргә? Безнең авылга аяк басмаган әллә кайдагы профессормы, әллә без үзебезме? Агроном карандашын аркылыга борып куйды. Ул узган ел гына институт тәмамлап килгән тыныч кына холыклы басынкы бер кыз иде. Холкын-фигылен ошатып, быел яз яшьләр аны комсомол секретаре итеп сайладылар. Фәйрүзә боларның үзләренә сорау бирде: — Профессорга каршы мин нишли алам? Турай дөп иттереп өстәлгә китереп сукты. — Снн нәрсә, понимаешь! Совет вузында сине табигатьнең колонизаторы булырга өйрәттеләрмени? Монысы хәтта Фәйрүзәне дә урыныннан кузгатты. Ул рәнҗеп стенага таба чигелде. — Сез бигрәк инде, Салихҗан абый, әллә ниләр әйтәсез! Нишләгән мин ул кадәр? — Нишләмәгән шул менә! — Әйтеп сөйләшегез! — Сезнең мшеләрне шулай димичә кем дисең?! Чын агроном булсаң, якла син табигатьне, якла син болын-кырларны! Хет чуртның үзеннән сакла! Агроном яңадан кәгазенә иелде, ләкин борчылып тагын турайды. — Ничек тыңлатыйм? Булмый бит! Беләсез ич үзегез... Мин кем аңарга? Тугайның бозылып өлгермәгән өлешен генә булса да сөрми торырга күндермәкче булып, агроном белән Турай болынга төшеп киттеләр. Гайнан редакциягә ашыкты. Дәрҗия белән бергәләп депутатка мөрәҗәгать итүдән башка чара калмаган иде. Алар шалтыратканда Камил Дусай, бәхеткә каршы, Казанда туры килде. Күрәсең, ул хәерле сәгатьтә керешкәндер. Телеграмма икенче көнне иртүк килеп төште. Авыл хуҗалыгы министры, Алтынбикә тугаеның киләчәк язмышы фән оешмалары белән киңәшеп хәл ителгәнче, аны бозуны туктатырга әмер иткән иде. XIII Шәүрәне озатып кайтканнан соң, Гайнан аерата дәртле бер тормыш белән яши башлады. Кая гына бармасын, ниләр генә эшләмәсен, Урал таулары арасыннан килеп чыккан әлеге кара күзле, йомры гәүдәле башкорт чибәре һәр даим илһам фәрештәсе булып аның бөтен тормышын нурландырып, дәрт биреп куйды. Дәрҗия киңәше белән Казан университетының журналистика факультетына документлар әзерләп җибәрде, кичләрен үз бакчаларында күз бәйләнгәнче бәрәңге казыды. Җәүһәрия улының бу араларда шулай җилкенеп эшләвен, сызгыргалап, авыз эченнән җырлап кына йөрүен көлемсерәп күзәтә иде. — Нәмәкәй булды сиңа? Әллә берәр тиле корт чактымы үзеңне? — диде. Кичләрен клубта Гайнанның авызын җыя алмыйча гел көлемсерәп йөрүен, һавалы гына кыяфәттә кызларның әле берсен, әле икенчесен биергә дәшүен дә яшьләр кара күзле кызның сихеренә юрадылар. Авыл кызларының берсен дә санга сукмыйча, әллә кайдагы башкорт кызына һушы китеп йөрүеннән көнләшәләр, ара-тирә үпкәләүләрен сиздереп каты гына тешләп тә алгалыйлар иде. Гайнан исә андыйларны колак очына да элмәде. Чөнки, аныңча, Дилбәр дә, бүтәннәре дә мондый чын, кайнар мәхәббәтне татып карарга сәләтле түгел, андый чик- сез-чамасыз зур бәхет Гайнан белән Шәүрәгә генә насыйп иде. Байтак вакыт шулай исәрләнеп йөргәннән соң, ул кич утырып Шәүрәгә хат язлы. Ул хатның бер генә юлы да кеше аңларлык булып чыкмаган, бары тик гашыйклар гына укый алырлык мәхәббәт сүзләре, ялкынлы җырлар, йөгәнсез хыяллар белән мөлдерәмә тулган иде. Сабырсызланып көтә торгач, Шәүрәдән дә җавап килде. Тора-бара Шәүрә белән хат алышу Гайнанның иң куанычлы бер тормыш бизәгенә әверелде. Хат алган көннәрдә ул шатлыгын кая куярга белмичә өендә дә, иптәшләре арасында да өзлексез көлә-шаяра, фермага барып анасы янында әллә никадәр эш майтарып ташлый иде. Әмма хатлар Гайнан көткәнчә унбиш көн-өч атна саен килеп тормый шул, андый чакларда аның тормыш күген караңгы болытлар каплый иде. Шундый көннәрнең берендә ул тагын бер озын хат язды. «... Син киткәндә урманнар, куаклар гел яшел иде. Хәзер инде алар яшелен салып, гел алтын парчадан гына киенделәр. Син колач салып йөзгән Ык суы салкынайды, син йөргән болын сукмакларына кызгылт- сары яфраклар түшәлде. Ә синнән хат һаман юк та юк. Ник җавап бирмисең? Минем яшьлек тойгыларымны гамьсезлек, ваемсызлык күмеп калдырыр дип уйламый торгансыңдыр бит? Әй, каракаш, белеп тор: әгәр дә бу хат сиңа барып җиткәнче берәр җирдә озаграк ятса, ана үзеннән-үзе ут кабыныр да ул янып көл булыр. Әгәр син шулай озак хат язмый торсаң, минем йөрәгем көтәр-көтәр дә бер замаи түзә алмыйча шартлап ярылыр...» Менә ул хат киткәнгә дә байтак вакыт узды. Гайнан хат килер вакытны башта атналап, аннан соң көнләп, тора-бара сәгатьләп саный башлады. Ә хат дигәнең һаман да юк иде. Нигә килми? Язган булса, нигә ул кадәр озак йөри? Әллә үпкәләдеме? Әллә, югыйсә, күңеле сүрелдеме? Менә бүген Гайнан умарталыкта Минһаҗ абзыйсы янында эшләп кайтты да кичкә таба Иштирәккә почта бүлегенә китте. Эш вакыты бетеп килә, җыештыручы апа бер кырыйдан идән юарга ф тотынган иде. Гайнан бер өстәлгә барып үзенә «хат юкмы?» дип сора- п ды. Алдындагы пакетларга шак та шок пичәт сугып утыручы кызый 5 моңа күтәрелеп кенә карады да башын селекте. Гайнан, һаман да өме- = тен өзәсе килмичә: — Кичке почта килгәндер бит инде? — диде. Теге кызый, эшен дәвам иттереп, «әйе» дигән сыман башын иде. Й — Анда да юк, әйе? Кызый тагын башын селекте. Аның шул кадәр ваемсыз, шул кадәр таш йөрәк булуын Гайнан аңламады. Аның каршысында япь-яшь егет ♦ йөрәк ялкынын баса алмаенча, нишләргә белмәенчә сөйгән ярыннан а хат көтеп тора бит, хат көтә! Аның йөрәк бәгырьләрендә нинди түзем- ° сезлек, нинди сагыну, ялкын кайнавын аз гына да сизмиләрме икәнни?! = Андый хатларны кая ул тегендә-монда аунату, кая ул икенче көндә з калдыру—андый хаткилеп төшүе белән, хатташучылар, авыруга кисф лород мендәре илткәндәй, ашыгыч ярдәм машинасы белән шундук ил10 теп тапшырырга тиешләр иде!... £ Почта кызы, егетнең һаман да аның тирәсендә селкенгәләвен күреп, < сәерсенебрәк карап торды да: — Юк бит, апаем! VIII Юк! Бәлки, язмагандыр да әле! — диде. Егет, ана җавап бирмәстән, болдырга чыгып китте. Биредән Башкорт иленең тау буйлары, ерактагы зәңгәр урманнары яхшы күренә иде. Телләрдән төшми җырлана торган Дим буе да. Ашказар да, Таш- тугай да — һәммәсе дә әнә шул тылсымлы якта иде. Шәүрә дә... Егет кинәт кенә борылып яңадан керде. Теге кызый өстен-башын төзәткә- ләп чыгып бара иде. Гайнан иң кырыйдагы кечкенә тәрәзәгә килеп, яшел яулыгы өстеннән башына ларлы телефон колакчыны элгән бер хатынга дәште: — Ала, миңа Башкортстанны алып бирә алмассызмы, ә? Әлеге хатын авызы каршысына эленгән кара көпшәгә «әйе», «була», «хәзер», «сөйләшегез!» дигән сыман, кыска-кыска сүзләр әйтте, кемнәрнедер бер-берсе белән тоташтырды, кемнәргәдер «юк», «җавап бирми» диде. Бер тынып торган арада Гайнанга да күзен сирпеп алды. Нәрсәдер ачыкларга теләгән сыман, бераздан тагын карап куйды да: — Ай-Һай, булырмы икән, энем?—диде. — Бәлки, тырышып карарсыз әле, ала, ә?.. — Белмим шул, белмим генә шул... Тагын сөзеп кенә карап алды. Шулай да сөйләшүчеләрне тоташтыра торгач, Башкортстанны да дәшәргә, бик тыныч, әмма талчыккан тавышы белән иксезчиксез мәртәбә бер үк сүзне кабатларга тотынды: — Ә-әллү! Ә-әллү!.. Нарыштау, Нарыштау!..2 Үзенең үтенечен тыңлап, шундый мәшәкатьле эшкә тотынган бу мәрхәмәтле апага Гайнанның ихтирамы торган саен арта барды. Ул аның кулларының бик килешле бөгелеп-сыгылып килүен, ара-тирә кайбер кешеләргә пидер әйтеш, әдәпле генә елмаеп, башын иеп, я бул- маса, күз төбендәге зәңгәрсу күләгәләрен сыпырып куюларын рәхәтләнеп карап торды. Әмма ул Гайнанга бик арыгандыр кебек күренде. Чыннан да, ничә сәгатьләр буе бер дә кузгалмастай, һаман да шулай VIII Ык буенда кечкенәләргә иркәләп «апаем» диләр. Почта кызы авызыннан исә 5у суз егет кешене малайсыту булып ишетелде. . ’ Нарыштау — Октябрьский тирәсе. чарт та чорт тоташтырып кара әле син! Кайбер дорфа бәндәләрнең, һичбер сәбәпсез җикеренеп: — «Нәрсә йоклап утырасыз анда?! Даваегыз тизрәк!—дип урын- сызта җикеренүләренә түз әле син! Аның бармаклары сызлыйдыр, өендә тузгак башлы бер-ике кечкенәсе көтә торгандыр. Шулай да болар- иын берсен дә сиздермичә, ташка тамучы тамчы тырышлыгы белән, бераз гына көйли төшеп, ул һаман үзенекен итә, һаман бер сүзне кабатлый иде: — Ә-әллү! Ә-әллү! Шулай хәтсез вакыт дәшә торгач, кинәт аның йөзе яктырып китте, тавышы яңгырабрак, күңеллерәк ишетелә башлады. — Нарыштау! Киньябикәме бу? Киньябикә җаныем! Өфенне генә бирче әле! Хәзер үк! Бер чибәр егетнең Өфегә зерә дә важный сүзе бар! Буламы? Ай, рәхмәт! Телефонистка башы белән генә егеткә стена буендагы будкага керергә ымлады. Трубканы кулына алуга, бик еракта, әллә кайлардагы караңгылыкта телефонның аргы башы «челт» итеп бүтән чыбыкка тоташкан кебек булды, аннары икенчесенә, өченчесенә. Гайнан үзен торган саен Шәүрәгә якыная баргандай хис итә. Менә аның ялкынлы хисе, кайнар теләге электр куәтенә кушылып тын аккан Ык суын кичте, республика чиген дә ашты, Кавказның мәшһүр Биштавына охшап тау култыгында җәелеп яткан Нарыштауны да үтте. Коеп яуган яңгыр астында калын урманнарны, сары төс баскан Дим буйларын, эреле- ваклы авылларны узды. Аның үзеннән-үзе кабынып китәрдәй ялкынлы мәхәббәте бөтенесен аякка бастыра, телефон юлындагы барлык аппаратларны хәрәкәткә китерә кебек иде. Бу минутта әнә шушы апа кебек телефонисткалар Гайнан каршында нң зур мактауга лаеклы, иң хөрмәтле кешеләр иде. Нинди генә бөек эшләрнең гамәлгә ашуына ярдәм итәләр, ераклардагы кешеләрне бер- берсе белән тоташтырып, ничәмә-ничә сөйгән ярларны кавыштырып, үзләре дә уйламастан никадәр изгелек эшлиләр, никадәр кешене бәхетле итәләр бит алар! Телефон басынкы гына гүли, нәрсәдер шытырдап куя. Инде шәт ерак та калмагандыр. Менә, менә Өфенең үзенә, андагы Гайнан күргән биш катлы мәһабәт олы йортка барып керер. Зур залдагы сизгер аппаратлар үзеннән-үзе хәрәкәткә килеп, нечкә чыбыклар бер-берсенә тоташыр да техникумда звонок челтерәр. Аннары инде — Шәүрә!.. Тик шунда телефонистка Гайнанга кулын өметсез селтәп будкадай чыгарга әйтте. Ул арыган кыяфәттә урындык аркасына сөялгән иде. — Бетте, энем-жаным, харап иттеләр! Барып җиттек дигәндә генә кайсысыдыр өзде дә ташлады,— диде. Бүлмәдә тынлык урнашты. Тик телефонистка каршындагы панельда гына ишетелер-ишетелмәс черелдәп берсе артыннан берсе ак төймәләр ачыла нде. Телефонистка графиннан агызып су эчте, әллә кайдан гына кечкенә яулык чыгарып маңгаен, авыз кырыйларын сөртте. Шулай бер генә сулыш тын алды да искиткеч сабырлык һәм үҗәтлек белән яңадан Өфене дәшәргә тотынды. — Ә-ллү! Ә-әллү! Нарыштау, Нарыштау!.. ТЫунда телефонистка йөзе кинәт балкып көлеп куйды. Гайнанга тагын кул изәде. — Тизрәк, энем-җаным, сөйләш! Егет, дулкынлануын басарга тырышып, әдәпле генә тел белән Шәү- рәне дәшүләрен үтенде. Телефонның теге башында беразга гына тынып калдылар. Әллә Шәүрәнең дөп-дөп басып коридордан килгәне ишетелә, әллә Гайнанның йөрәге шулай тибә... Әмма телефонда Шәүрә түгел, ир кеше тавышы ишетелде. — Нүжәли шуны да белмисең? Эстудиннәр бит хәзер Урал аръягында кәртуф чүпли! — диде ул. Түземсезлек белән көткән хат кыш булып кар яткач кына килеп житте. Ул нигәдер шактый ук калын, җитмәсә, аны заказной итеп өй адресына җибәргәннәр иде. Конверт эченнән Шәүрәнең ниндидер очучы офицер белән янәшә утырып елмаеп төшкән рәсеме килеп чыгуга, Гайнан эсселе-суыклы булып китте. Нәрсә бу? Нинди табышмак? Бе- рәрсенең мыскыл итүеме? Юк, мыскыллап язмаганнар иде. Хатның ахырына «Шәүрәнең дус кызы» дип кул куйган, үзенчә юкка ышанып вакытын әрәм итмәсен дип, Гайнанны кызганып язган. Шәүрә менә шушы очучы егеткә кияүгә чыга икән, алар озакламыйча, туй итеп, ниндидер чит илгә бөтенләй торырга китәчәкләр. Ә Шәүрәнең үзенең Гайнанга хат язарга кулы бармаган, чөнки ул аны кызгана икән, дус кызына әйбәт егет дип мактаган. Тик Шәүрә теләгәнчә тормыш итү өчен әйбәт булу гына җитми икән. Аның иң газиз тойгыларын оятсыз рәвештә мыскыл итәләр. Гомерендә икенче мәртәбә! Башта мәче тычкан белән уйнагандай уйныйлар, шаяралар да соңыннан иһаһайлап көләләр. Шәүрәнең аны тиз генә арада икенче бер кешегә алыштыруы шул кадәр рәнҗетте, Гайнан рәсемне вак кисәкләргә турап мичкә ыргытты. Мондый кайгыны кичерү ансат түгел иде. Гайнанның бернигә дә кулы бармый башлады. Көннәрен эшкә мавыгып уздырса да, кичләрен үзен кая куярга белми иде. Университеттан җибәргән дәресләрне укый башлый да берни дә аклый алмыйча кире куя, телевизор карарга тотына да кашларын җимереп икенче бүлмәгә чыгып китә. Элек ни яратып тыңлаган башкорт радиосы сөйли башласа, кәефе кырыла да «шарт» итеп радиоалгычны сүндереп куя иде. Шундый көннәрнең берсендә колхоз уңыш бәйрәме уздырды. Колхозда яшьләр елдан-ел азая барганлыктан, алар күз өстендә каш шикелле, гел игътибар үзәгендә булдылар. Җыелыштан соң колхоз председателе яшьләрне клубта бер бүлмәгә җыеп сыйларга уйлады Өстәл тулы ризык та шешәләр. Ни генә җаның тели! Ите, бәлеше, пәрәмәч, бавырсаклары! Иң түрдә Зиләйлүк утыра — бик важный булып, самавар төсле көмеш күлмәге белән ялтырап. Кунак булып кайткан бит. Каникулга. Аннары Язидә, Дилбәр, агроном Фәйрүзә Җиденче Рафаэль, Конфуций, Гайшә-малайша, Фәрид абый, председатель хатыны Тәнзилә, тагын бүтәннәр. Иң башта Чурмантае® сүз әйтте: — Беренче тостны сезнең исәнлеккә күтәрик, туганнар, «Кызыл маяк» колхозының яшь кызлары, яшь егетләре исәнлегенә! Сез гөп төрән диясе килә. Сез сөйрәп чыктыгыз колхозны алдынгылар сафына! Дан сезгә, и рәхмәт, данке ’, спасибо, и все!.. Аннары Фәсхетдин абзый әйтте: — «Кызыл маяк» туфрагыннан күтәрелеп чыккан иң уңган, ик мактаулы студентлар исәнлегенә! — диде. Гайнан, уены-чыны белән: — Иң элек шәп кияүгә, машиналы кияүгә чыккан студенткага дия тә өстик! — диде. Көлештеләр дә эчеп тә җибәрделәр. Зиләйлүк күзенең агы беләк Гайнанны чәнчеп алды. Чәнечсә тагын! Нәрсә ул хәзер ана! Тфү! Ан I Данке — рәхмәт (немецчә) дыйларның поты бер тиен! һе, машина, имеш! Бүген тели икән, бүген машиналы була Гайнан!.. Ул моңарчы бөтенләй эчмичә, стаканына иренен тидерер-тидермәс хәйләләп кенә утырган иде. Бу юлы хәйләсен тоттылар. — Юк, энекәш, хәрәмләмә! Давай, төбен күрсәт! — диделәр. Гайнанның мондыйны әле беренче генә эчүе булганга, ул кылкынды, күзләреннән яшьләр атылып чыкты. Зиләйлүк рәхәтләнеп көләргә тотынды: — И олан, әле оин һаман да шулай гөнаһсыз сабыймыни соң? Аннары рюмкасының нечкә биленнән бармак очлары белән генә чеметеп алып, Ризван белән чәңгелдәтеп чәкеште дә эчеп тә җибәрде. Шундук битенә алсулык йөгерде, күзләре елтырый башлады. Озак та үтмәде, Зиләйлүк бөтенесен үз авызына каратты: — Их, сезне, авыл дисәң авыл! — диде, көрсенеп куйды. — Чын культурага бик ерак шул әле. Сез менә, Тәнзилә ханым, үзегез врач, ә рюмка тотканда чәнти бармагыгызны тырпайтып куясыз. Хәзер алай ярамый ни в коем случае! Искерде инде ул. Хәзер менә ничек, биленнән генә тотасы! — Зиләйлүк рюмканы ничек тотасын күрсәтте.— Менә сез машина, фәлән дисез. Нәрсә ул машина? Фи! Подумаешь! Зиләйлүк бер иптәш кызының, Индонезиягә чит ил халкы теленнән практикага баргач, министр малаена кияүгә чыгуын сөйләп китте: — Менә кайда ул экзотика! Менә кайда ул байлык, затлы, зиннәтле киемнәр! Океан, ап-ак яхталар! Океан утрауларындагы мәңге яшел бакчаларга министр персональный самолеты белән илтеп куйган. Белдегезме? Андагы җәннәт ризыклары, тутый кошлар, матур егетләр, ялангач диярлек биюче кызлар!.. Беренчесендә кылкынтан иде дә, икенчесендә батырайды егет. Зиләй алдында дәрәҗәсен саклап калу өчен генә түгел, юк! Төкерә ул аңа! Эче поша башлаганга. Аның Зиләй сөйләгәннәргә ышанасы килми, әмма ышанмыйча да булдыра алмый иде. Моннан сигез-тугыз ай гына элек «ямьле Ык буйлары» дип шигырьләр чыгарган, аны бер көн күрмичә торса, акылыннан шашардай булып йөргән бер кызыйның хәзер туган ягын да, Гайнанның үзен дә кимсетеп утыруы аны җәберли иде. Ул Минһаҗның кече кызы Язидә белән биергә кузгалды да җай килү белән чыгып таю ягын кайгыртты. Клубтан чыккач иң беренче аңына килгән тойгы — гәүдәсенең ифрат дәрәҗәдә җиңеләеп китүе булды. Әйтерсең ул төнге урамда кар ерып атламый, әйтерсең шушы салкынча һаваның рәхәтен сулап йөзеп кенә бара. Трактор чанасы актарып узган тирән буразнага килеп төшүе була, «эһ» иткәнче, инде ул аның теге ягында! Менә рәхәт, менә кәеф! | Бөтен дөнья төрле авазлар чыгарып уйный, бөтерелә, әйләнә. Колакларда әллә күктән иңгән, әллә җәһәннәмнән чыккан мең төрле көйләр чыңлый, баганада тимер чыбыклар чыжылдый, күктә йолдызлар айкала, электр лампочкалары бер аска авалар, ул да түгел, бөтен урамы белән күккә күтәреләләр. Күңел шундый җилкенә, шундый канатлана, Гайнанның беркайчан да үзен шундый шат та, кыю да, көчле дә итеп хис кылганы юк иде әле. Нигә моңарчы шулай гел басынкы, гел «әдәпле» генә булып йөрде икән соң ул? Нигә аңа да урамнан бер киерелеп узмаска, нигә бер ябагаларны коеп алмаска? Егет, шушы йөгәнсез рәхәткә түзә алмыйча, изүен чишеп җибәрде Аның сикергәләп биисе, кычкырып җырлыйсы килә башлады. Нигә җырламаска! Ул кемнән ким? Эшлиме ул? Эшли! Егет кешеме ул? Егет кеше! Урамның уртасыннан күкрәк киереп җырлап барырга пол- I ный хакы бармы аның? Бар! Ән-нә килә автомобиль. Төй-йәгәннәр пый-йала шул... Тик башлап җибәрүе булды, кемнәрдер капка төбендә чырык та чы- рык көләргә тотындылар. Гайнан туктады. Кызлар инде бу, шул чыркылдыклар! — Нәрсәкәй сез анда... кеш... кешнисез? Бәлки... Бәлкем, кеше... я, бәлкем... Аның тәне җилдән җитез, колмактан җиңел. Ә теле авыр. Авыр, чән... чәнчелеп киткере! Телне хәтта әйләндереп тә булмый. Әйтерсең тел очына килолы гер асып куйганнар. Ул, кулын селтәп, ары китте. Әле генә булып узган күңеллелекләр өзек-өзёк булып күз алдында әйләнә башлады. ‘Язидә белән бөтерелеп йөрүләре. Әллә ун, әллә йөз... Аның бөтен гәүдәсе йоп-йомры, биле нечкә, үзе йомшак. Иңбашлары да, беләкләре дә. Үзеннән ниндидер ялкынлы дәрт бөркеп тора. Башны әйләндерә торган. Без үз-зебез культур-найлар. Кал-лада тор-масак та шул... Нигә шул кадәр кыбырсык бу тәрәзә утлары, нигә шулай айкала? ° Гүя качыш уйнагандай, гел арлы-бирле килеп атыналар. Гайнан = шулар арасыннан алсу абажурлысын табып алды да, пышылдап: 2 — Ятмаган...— диде. Ниндидер чиктән тыш яшерен, серле, хәтәр эшкә тәвәккәлләгәндәй, як-ягына каранды, бу егетлегенә канәгать булып, үзенә-үзе кү- £ зен кысты. г Әмма капка төбенә җитәрәк, әллә кайдан гына Шәүрә күз алдына ? килде дә, Гайнан, ниндидер начарлык эшләгәндәй, кинәт туктап калды. Бер генә сулышка хәтта ул айнып киткәндәй булды. Уңайсызланып, бер килгән ягына, бер кызыктырып үзенә өндәп торган әлеге аулак өйгә каранды. Күңеленең әллә кай төше бу өйгә керүне өнәми, бу аның иң изге, керсез, пакь тойгыларын рәнҗетер кебек тоела иде. Тик шунда Зиләйнең яшьтән сөйгән егетен машиналы кияүгә алмашуы, Шәүрәнең дә аннан качып, астыртын гына әллә кайдагы очучы егеткә кияүгә чыгарга җыенуы исенә төште. Гайнан, нәрсәдәндер җирәнгәндәй, йөзен чытып, кулын селтәде: — Бөтенесе ялган! Бөтенесе икейөзле! Юк ул мәхәббәт, юк! Юк аның чыны! Юк! Вәссәлам! Кемгә кем туры килә, әйдә вәләй! Бераз кыенсынса да, күңеле бу эшне бик үк ошатып бетермәсә дә, тора торгач егет бу йортка кермичә булдыра алмаячагын сизде. Ниндидер бер сәер кыргый дәрт, аяклары белән бер сүздә булгандай, тыелгысыз рәвештә аны шул серле алсу тәрәзәләргә тарта иде. Туры гына басып тора алмаса да, капкага якынайган саен аның акылы сафлана бара, төрле хәтер тартмалары ачыла бара иде. Ничә тапкыр карчыкларның аны мактап сөйләүләрен ишеткәне бар: — И, Җәүһәрия җаным, бик бәхетле син! Улың шундый да инсафлы, шундый да әдәпле, кызлар шикелле! Гайнан, каршылан килгән ниндидер тәбәнәк машинаның якты утларыннан күзләрен яшереп, тар гына сукмакка борылды. Йодрыгын йо; марлап: «Булмыйм мин кызлар шикелле, булмыйм, булмыйм!» — диде. Ава-түнә капка келәсенә барып ябышты. Башка көннәрдә Язидә фермадан теле чыгардай булып арып кайтса да, аннашмоннан гына капкалап, тизрәк урынына аварга ашыга, караватына барып җиткәндә, аның инде күзләре йомылып беткән була иде. Баягы кичәдән бераз сәрхушләнеп, шуның өстена, ничектер гадәттәге тынычлыгын җуеп кайтканлыктан, ул бүген ятарга ашыкмый, дөресрәге, ята алмый иде әле. Председательнең аны яшьләр янына дәшүе Язидәнең үзе каршында дәрәҗәсен күтәреп, куандырып җибәрде. Ул ҖИДЕГӘН ЧИШМӘ ф ире белән барлы-юклы бер ел чамасы гына яшәп калган булса да, үзен тол хатыннар рәтендә саный башлаган иде. Ә менә бүтәннәр алай уйламый икән бит, рәхмәт төшкерләре! Юкса, Ризван аны Зиләйләр, Гайнаннар янына мәҗлескә дәшкән булыр идемени? Язидә башта моңа сәерсенеп, кермәскә дә уйлаган иде. Каян беләсең Ризванның уенда ниләр барын! Җәен Алтынбикә тугаеннан машинасына утыртып кайткандагы кебек, бәлки елмаеп-көлөп кенә тагын кул салып карарга җай эзли торгандыр? Алдан бераз йомшартып куярга уйлыйдыр? Әмма озакламыйча председательгә үтенече төшәчәге исенә килде дә барасы итте. Язидә, тәненең һаман да сүрелеп җитмәвен тоеп, кофтасын салды. Кечкенә ягы кирәгеннән артык җылы кебек тоелганлыктан, ак өенә чыкты да, пәрдәләрне төшереп, йөренергә тотынды. Авыз эченнән генә көйли-көйли, шифоньер көзгесе каршысыннан узды. Түр яктан әйләнеп килешли, ялгыш кына яңадан күз салды. Ошады ул үзенә-үзе. Көндез фермада калын фуфайкалар аның һәммә җирен дә бер төрле, бүрәнәдән таслагандай юанайтып күрсәтсә дә, хәзер әнә яшәреп китте. Биленең һаман да нечкә булуы, күкрәкләренең нәкъ үз урынында горур басыш торулары аның күңелен күтәреп җибәрде. Язидә яны белән, аннары аркасы белән әйләнде. Толымнарын сүтеп, чәчен иңенә таратты. Чәче йомшак һәм кулны рәхәтләндерерлек шома иде. Өстән төшкән яктылыкта чәче, бер борылганда ничектер җай килеп, куе коңгырт ефәктәй затлы төскә кереп елкылдап китте. Язидә, көйләвеннән туктап, авыр сулап куйды. Аның бу чибәрлеге беркемгә дә кирәк түгел, ул ялгыз, аны күрсәтергә урын да юк иде. Ул, шифоньерның иң өстәге тартмасына үрелеп, алсу ефәк тасма белән бәйләп куйган кечкенә генә төргәк алды. Аны бармак очы белән генә сүтеп, йомшак нәниләр күлмәген күкрәгенә кысты. Шунда бөтен тәне буйлап ниндидер бер татлы рәхәт җәелде. Ләкин күзләре моңсу нде. Коры хыял гына бит бу, хыял гына! Бу төргәкне ул Габделхәйгә чыгып бераз яшәгәннән соң, тозлы кыяр тели башлаган кебек сизгәч, яшереп кенә район кибетеннән алып кайткан иде. Габделхәй, мәрхүм, бераз ваемсызрак, басынкырак кеше иде шул. Япь-яшь хатын белән яшәүнең рәтен-җаен да, рәхәтен дә белеп җиткермәде, ахрысы. Кая ул анда нечкә билләр, ефәк чәчләрнең кадерен белү. Хатынының матурлыгы белән кызыксыну, аңа игътибар итү! Арып кайткач, килеп ава да вакыты җиткәч торып китә, исенә төшермәсәң, күп вакыт янында хатыны барын да онытып җибәрә иде бугай. Бала күлмәкләрен нәүмизләнеп кенә яңадан урынына куйды. Өй тулы бала үстерәсе иде дә бит, югыйсә... Покларга вакыт, иртәгә дүрттән үк торып фермага төшәсе бар иде. Ләкин нигәдер Язидә һаман тынычлана алмый иде әле. Моның сәбәбен үзе яхшы сизенсә дә, белмәмешкә салышты. Алай тирәнгә җибәрмичә, ансат кына, өстән генә уздырып җибәрәсе килә иде. Ләкин никадәр те- ләмәсәдә, яңагына мыекчыга башлаган озын буйлы яшь егет, үч иткәндәй, һаман күз алдыннан китми, билендә ул аның озын бармаклы зур кулын, йөзендә ягымлы карашын сизә, аңа бик рәхәт булып китә нде. Ничә тапкыр шул егетнең читтән генә сокланып карап, торганын күргәне бар. Шундый көннәрне Язидә таулар әйләндереп ташлардай дәрт белән, армый-талмый, уйнап кына эшли торган иде. Язидә, кече якка чыгып, маңгаен караватның салкын тимеренә куйды. Әгәр шул чын мәхәббәткә әйләнсә!? Әгәр Гайнан аны тол хатын итеп кенә түгел, болай яратса, чын-чынлап, Язидә итеп, матурлыгы, сөйкемлелеге өчен?.. Ах, әгәр шулай була калса, Язидә аны өрмәгән җиргә утыртмас, гомере буена бәхетле итәр, иркәләп кенә яшәтер, бер сеннән-берсе матур, берсеннән-берсе таза малайлар, кызлар үстереп бирер иде. Яшь аралары да күп түгел, югыйсә — нибары ике генә ел. Күпмени ул? Ай, булмас ул,.тәтемәс Язидәгә андый бәхет! Күпсенер язмыш, ай, күпсенер. Ниһаять, ул, күпер өстендә аяк тавышы һәм машина гүләвен ише- . теп, үзенәүзе: ♦ — Җитте сиңа! — дип кычкырды да, үзен-үзе орышып, мич артына s кереп китте. Анда битен, муеннарын юды, тәнен юеш сөлге белән сөрт- | те. Инде утны сүндерәм дигәндә генә, капка төбендә аяк тавышы кышт тырдады. Язидә, нишләргә белмичә, идән уртасына килеп басты. м Озак та үтмәде, Гайнанга өйалдыннан шикләнеп кенә дәшкән ха- * тын-кыз тавышы ишетелде: Ф — Кем анда? — Мин! “ — Кем сон син? t — һе! О-о-оныттың дамыни? Ш-шул арада? Гайнан ич! В — Ә?! Менә тагын!.. Ничек? Нишләп... бу вакытта? • Эчке якта бераз тынлык урнашты. Байтак вакыт ишек ачылмый " торды. Егетнең баскычтан урталай бөгелергә җитеп, аягын чалыш- * чолыш атлап менүенә бик уңайсызланып карап торды да Язидә, төсе s бозылып, теләр-теләмәс кенә артка чигенде. Икеләнеп торды да өй ° ишеген ачты. “ — Ай, апаем, бу ни хәл? Җәүһәрия апа җибәрдеме әллә? — Нинди «апаем»? — Гайнан, аркасы белән ишек яңагына сөялеп, Язидәнең күзләренә текәлде. Дөнья күргән егетләрнең сөйләвенә караганда, мондый вакытта оялмаска, нахал булырга, кулыңа төшкән малга чытырдап ябышырга кирәк иде.— Нинди «апаем» булыйм мин сиңа? Егет кеше килгән сиңа! Егетнең дә ниндие әле! Во! Язидәиең күзләре шар булды, чигенә-чигенә барып караватына ябышты, кысылган иреннәре арасыннан ачулы пышылдап: — Ник килдең?! — диде. Гайнан, бөтен кыяфәте, чырае, килеш-килбәте белән күпне күргән егетләргә охшарга тырышып, Язидә исә айкала-чайкала көлемсерәргә тотынды. — Ник дисеңме? һе! Сәер! Зерә дә! Кунак егеттән шу... шулай сорыйлармыни? Күрәсем килде... И все!.. Язидә, куркынып: — Энекәем! — дип битен каплады, хәле беткәндәй книәт кенә караватына утырды. Ул әллә еламсырый, әллә Гайнанны үчекләп шыпырт кына көлә идеме, белмәссең хатын-кызны, ул кадәресен аңларга Гайнанның акылы да, түземе дә җитмәс иде. Я иркәләнүе, я кылануыдыр дип уйлап, егет ава-түнә чишенә башлады. Анасына булышырга баргач, фермада көн саен диярлек очратканлыктан, егет Язидәгә ияләнеп беткән, ул аннан әллә ни ятсынмый да иде. Бу яшь хатынның җыйнак гәүдәсе, ягымлы теле, килешле буй- сыны Гайнанга бик ошый иде. Язидә моны үзе дә сизә иде түгел микән? Пик дисәң, ул аны якын күрә, «Гайнан энем» дип кенә дәшә, шаяртып күз кыскалый иде. Бервакытны хәтта анасы югында Гайнан аны, үз ише кебек шаяртып, юри генә саламга да төртеп еккан иде... Ә бүген соң, бүген?! Юк, бала түгел Гайнан! Андыйны гына сизә инде ул, сизә!.. Син ашыкканда ул кабалана дигәндәй, пальтоның төймәләре чишелми, җиңнән һаман да кул чыкмый. Гайнан һәмишә ншек янында мышкылдый иде әле. Шулай азаплана торгач, борылып караган иде, егет шаккатып тук-' тап калды. Ташка үлчим, бу нинди тамаша? Нинди әкәмәт?! Язидә яулыгын, гүя утка ташларга җыенгандай, ачу белән башыннан йолкып алды да урындыкка ыргытты, усалланып башын селкеп җибәрде. Коңгырт куе чәче матур булып, түгәрәкләнеп килгән шәрә муенын, иңбашларын, бөтен йөзен каплады. Аннары ул күлмәк итәген тездән югары кайтарып, оекларын салырга тотынды. Менә ул ялан аяк калды. Гайнанның беркемдә дә коеп куйгандай мондый матур балтыр, шундый нәфис нәни аяк күргәне юк иде әле. Егетнең күзләре әлҗе-мөлҗе килә, ул юньләп карый да алмый, шул ук вакытта читкә борылырга да көче юк иде. Менә сиңа Язидә, менә сиңа көн дә күреп ияләнеп беткән фуфайка кигән савымчы! Аның дәү резин итекләре эчендә шундый матур аяклар йөргәнен кем белгән? Ул арада Язидә, битенә сибелгән чәчләре арасыннан күзләрен елтыратып, ниндидер бер үҗәт кирелек белән, авызын кыйшайта-кыйшайта, куллары белән артка сузылып, аркасындагы сәдәпләрен ычкындыра башлады. Тик аның кулларының дерелдәп китүе, йөзендәге усаллык галәмәтләре генә чиктән тыш дулкынлануын, бу каударлануның яхшыга түгеллеген сиздереп торалар иде. Гайнан, карап торырга тәкате калмыйча, ишеккә таба борылды. Чамадан артык исергәндә кеше саташа башлый да, ана гел шундый ышанып булмастай әкәмәт нәрсәләр күренә, дип ишеткәне бар иде. Ул, ишек яңагына сөялеп, күзен йомды. Тик күңеле болгана башлады да күзләрен яңадан ачты. Аз гына борылуына, үз күзенә үзе ышанмыйча, тагын күзен йомды, тагын ачты. Ап-ак нәфис шәрә беләкләргә, күлмәк якасыннан башлары төртеп чыккан ике коңгырт төймәгә күзе төшкәч, Гайнан, өнсез-авызсыз калып, тораташ булып катты. Язидәнең исә моңа һич исе китми шикелле иде. Ул, битенә сибелгән чәчләрен бер якка селтәп, усал тавыш белән. — Кая борыласың! Күрергә кергәнсең бит, кара! — диде. Егет каушавыннан бер ишеккә борылды, бер әлеге сихерле күренешкә. Ни хәл бу? Әллә, югыйсә, әбиләр сөйли торган теге юха елан микән бу? Аныңча, бу бит... мондый хәл бөтенләй башкача булырга тиеш иде. Аның хыялында бу бик кадерле, бик яшерен, гомер буена онытылмастай ниндидер баш әйләндергеч серле хәл булып, ике арада гына калырга тиеш иде. Ул керүгә, Язидә чәй кайнатып җибәрер дә алар кара-каршы утырып күңелле генә чәй эчәрләр. Язидә аны ни бе- ләндер кыстый-кыстый сыйлар, ниндидер ягымлы сүзләр әйтер, дип уйлаган иде. Аннары Гайнан теләр-теләмәс кенә, эленке-салынкы гына киенә башлагандай итенер. Юри генә... Язидә, ояла-ояла гына, шыпыртлап кына: «Китәсең дәмени? Утырасың бар иде...» дигән булыр. Ә монда... Язидә егеткә үткен күз аткалап, әллә шаяртып, әллә үчекләп усал пышылдый башлады: — Нигә телеңне йоттың? Бик егетләнеп кергән идең бит! Ә?!— диде. Бу искиткеч тере сыннан күзен ала алмастан, сихерләнеп, Гайнан карышкан иреннәрен ачарга, нидер әйтергә тырышты. — Алай ук инде... Ни... дигәч тә... Язидәнең чын мәхәббәт хакындагы баягы матур хыялыннан алай ук ансат кына мәхрүм каласы килми, ул әле һаман да өметен өзми, Гайнан ялгыш кына, исереклек белән генә шулай килеп кергәндер дип уйлый. Тыштан никадәр усал кебек күренсә дә, күңеле түрендә өмет чаткысы һаман да сүнми иде. Бәлки, алай түгелдер әле!.. Юктыр... Язидә күлмәген күкрәк тирәсенә тартты да кинәт Гайнанның кар* шысына торып басты. Күзләрен усал елтыратып: — Бәлки синең миңа өйләнәсең киләдер? Ә? Өйләнәсеңме миңа?!— дип пышылдады. Егет кинәт айный башлады. Кара, бу ягын башына да китермәгән икән бит. Язидәнең йөзендәге җитдилеккә, үзен менә шулай ярымялангач диярлек хәлдә дә бик иркен, ифрат тәвәккәл тотуына караганда, ул һич тә шаярырга уйламый, әгәр җылы сүз чыкса, бер генә сулыш та икеләнеп тормаячак кебек иде. Егетнең тыны кысылды. ♦ Маңгаена тир бәреп чыкты. Бәлки... Чыннан да? 2 — Шулай кинәтме? Хәз... хәзер үкме?.. Мин бит, әле бит ул хакта... | Язидә аның әйтеп бетерүен көтмәде. Күзләренә кистереп караган ~ килеш: g — Алайса, ник кердең? — диде. — Соң кайчаннан бирле дус булгач... х Язидәнең тавышы тагын да усалланды, күзләре очкынланып китте. — Әһә! Дус булгач, сине бусагадан атлап керүеңә кочаклап алалар ♦ инде, шулаймы? Ник дәшмисең? Ә син инде, кибеттә йөз илле грамм я салып чыккан шикелле, моннан да шулай узышлый гына кәефләнеп о чыгасың? Әйеме? Шулаймы? Шуңа кердеңме? Язидәнең йөзеннән нур качкан, иреннәре куырылып килгән, күзләре а рәхимсез иде. Егет башта кызарды, аннары әллә ничәнче тапкыр тиргә £ батты. Әйтерсең моңарчы һәммәсе дә ниндидер сәер, хыялый төш кенә булган да менә монысы тормышның нәкъ үзе, чыны, рәхимсез-аяусызы я иде. Егет, салынып төшкән пальто җиңен сөйрәп, нишләргә белмичә, ь ишеккә таба атлады. Ләкин шунда ук кире килде, тотлыга-тотлыга: ° — Язидә, зинһар! Алай түгел бит инде! Ну... кердем инде... Синең хакта шулай уйларга әллә?! Түгел инде, юк! Мин әллә... Син бит...— дип мыгырданды. Тик Язидә аның сүзләрен тыңламый иде инде. Ул йөрәк бәгырьләренә үтеп керердәй каты рәнҗү белән битен каплап үксеп елый иде. — Ходаем, үләрсең хурланып! Шундый басымчак итеп! Җәүһәрия апага ни йөзем белән күреним? Гайнанның аны юатып аркасыннан сөясе, ничек тә булса тынычландырасы килә иде. Ләкин ул, теленә бер сүз дә килмәүгә гаҗиз калып, кашларын җыерды, йодрыкларын йомарлады. Башы түнгән кешедәй, миңгерәп, акылын җыя алмыйча бәрелә-сугыла йөри торгач, ничектер, кухня яктан салкын су алып чыкты. Әмма Язидә аның суын этеп кенә җибәрде. — Шаклар катам, башларыма сыймый. Габделхәйнең тракторга өйрәтүе дә онытылдымыни? Мәете артыннан күз яшьләрен тыя алмыйча елап барган син түгелме соң? — Язидә дим, зинһар! — Әнә Габделхәйнең әле кабере дә басылып җитмәгән, ә син аның хатынына... Шундый көннәргә калдыммыни соң?! Я, нинди хурлык!.. Нинди оят!.. Егет, башына сугуларын көткәндәй муенын җыерып, куырылып, стенага барып терәлде. Ул хәзер җир тишегенә түгел, янган утка барып керер, камчы белән аркасын ярганга риза булыр, тик бу хатын аның җанын телгәләмәсен, тизрәк туктасын гына иде. Нигә телгә ала ул Габделхәй абыйсын? Төнлә белән аның иң соңгы мәртәбә урам уртасыннан берүзе җырлап кайтуын Гайнан үзе ишетеп, үзе күреп калды бит. Шундый үзәкне өзеп, шундый җаннарны тетрәткеч моңлы итеп җырлаган иде ул төнне. Егет хәтта, моңа шомланып, әллә никадәр артыннан ияреп кайткан иде. Ә икенче көнне, яктыргач, Габделхәйне үзе сызган буразнасында үле хәлендә таптылар. Ни булган? Нидән үлгән? Никадәр тикшерсәләр дә, беркем очына чыга алмады. Гайнан яңадан борылып караганда, Язидә, өстенә чуар халатын киеп, сулыга-сулыга бит-күзләрен сөртә иде. Егетнең ярылырга җитеп башы авырта, авызыннан моңарчы дөньяда барлыгын да белмәгән әллә ниткән җан биздергеч сасы исләр килә иде. Ул үзен муеныннан пычракка баткан кебек хис итте. Язидәгә якын килү түгел, күтәрелеп карарга да кыенсынып, ишек янында торды. «Шундый саф, шундый пакь күңелле, гөнаһсыз кешене нахакка рәнҗеткән өчен син үләргә тиеш!» — дисәләр, егет, үзен һич кызганмастан, хәзер үк үләр иде. Ләкин бу ахмаклыкның җәзасыннан алай ансат кына котылып буласы түгел иде әле. Шулай башын иеп торды-торды да, гафү итүенә өмет багламаса да, һич югында, тавышын гына ишетү өчен, тагын бер сүз салып карарга булды. — Язидә... Тик Язидә җавап бирмәде, тавышын да ишетәсе килмәгәндәй тагын да читкәрәк борылды. Елый-елый каргый һәм рәнҗи торгач, ул, ничектер арып, бушанып калгандай хис итте. Гайнан, ишеккә таба караган килеш, авыз эченнән генә тагын әйтеп куйды: — Эчерттеләр бит. Беренче тапкыр. Чамасыз киткән... Егетнең шулай мескенләнеп, еларга җитешеп дәшүе Язидәнең яңадан ачуын кабарта башлады. Язидә аны тагын орышып ташламакчы булды. «Кергән чакта бик батыр идең бит! Ничек алай бик тиз шәлперәеп төштең?!» — димәкче иде. Ләкин Гайнанның мөлдерәгән күзләренә, балалар сымак гөнаһсыз кыяфәтенә астыртын гына күз салып алды да нигәдер йомшап китте. Башы белән генә ымлап, ишетелер- ишетелмәс: — Ярар... Бар! — дип пышылдады. Ахыры бар