ЧИНАР
Анабиби иншасына нигездә үз атасы хакында ишеткәнбелгәне һәм аңа карата үз мөнәсәбәтен язган иде. Анасы Кумри шул кеше аркасында ничек хур булган, оятка калган. Анасы авырып киткәч тә, ул бәндәдән хат-хәбәр килмәвен, шул хәл анасының үлеменә сәбәп булуын тасвирлаган... «Аның гаебе белән хәзер минем үз ата-анам юк. Башкаларныкы кебек апам яисә агам юк. һич югы. бер кече сеңелем булса икән... Хәзер бер миһербанлы кешене ата күреп торам», дип, ахырдан гына кушып куелган иде.Гариф әкә бу бер бит кәгазьне бик озак укыды. Күз керфекләре дымланып чыкты, күкрәк тирәләре чәнчеп-чәнчеп алгандай итте. Эчке тойгыга бирелеп кайда утыруын да онытыбрак җибәргән икән, Шәфи- гуллинаның: — Күрдегезме инде? — дигән карлыккан тавышын ишеткәч кенә исенә килде. — Нәрсәне? — диде ул, әлегә ни әйтергә белмичә. — Кызыгызның язганнарын. — Әйе, — диде Гариф әкә, ни өчендер шул бер бит кәгазьне һәмишә кулында тотып. Тавышының кинәт үзгәреп, «авыраеп» калуын сизеп, тагын кыска гына итеп «әйе» дип кабатлады. Карт педагог исә гадәти нәсихәтенә күчте. — Балаларны мондый гаилә кичерешеннән, түбән фикерләрдән саклау сезнең белән безнең вазифа. Аларны без олы, пакь хисләр, заман хакында якты уйлар уятып тәрбияләргә тиешбез. — Миңа калса, Анабибинең бер гаебе дә юк. — Гариф әкә класс җитәкчесенә текәлеп карады. — Биредә язылганнарның барысы да хак бит! — Ә ул яшь баланың безнең совет гаиләсе хакында шулай хөкем йөртүе педагогик кануннарга туры киләдер дип уйлыйсызмы? — Педагогикага... — Гариф әкә җилкәсен җыерып куйды. — Ләкин ни барын язган бит ул. Күреп-белгәне шул икән, ни язсын? һәркем үэ гаиләсен тасвирларга тиеш булгандыр бит, шулаймы? — Шулай. Әмма... хәер, менә карагыз башка балаларның иншаларын. Бусын! Башкаларын да. — Шәфигуллина берничә дәфтәрне өстәлгә алып куйды. — һәммәсе яхшы, якты тормыш хакында! Көндәлек вак-төякне катыштырмый, бәхетле гаилә, бәхет турында горурланып язалар.— Бәхет... мин беләм, ышанам, Анабиби бәхетнең нәрсә икәнен анык кына әйтеп тә бирә алмас әле. Хәер, хәзер шуны тасвирлап- бир дисәләр, моны мин дә җәһәт кенә язып бирә алмас идем. Миңа ошаганы шул — Анабиби үз күңелендәген, үзе уйлаганны язган. Ә бу бит яман түгел. Мин: «Моны эшләмә», — дип, аңа әйтә алмыйм. — һай, болайга калса, яман булып бетәр бит, төшенәсезме? — дип, Шәфигуллина Анабибинең язмасын селкеп куйды. — Ул дөресен язган! I — Сез, иптәш Ачилов, өйдә бик аз буласыз — кичен-көндезен сәфәрдә, кырдалада. Ә кыз бала ялгызы яши бирә. Холкы кире, теленә ни килсә, шуны әйтә дә, яза да. Без моңа юл куя алмыйбыз. — «Теленә ни килсә»не түгел, уенда барын әйтәдер, хөрмәтле мөгаллимә иптәш. Кызымны мин беләм. — Хактыр да, сез — ата кеше. Ләкин ата дигән мөһер безнең укытучылык эшебезгә комачауламаска тиеш. Ә әдәбият укытучысының зарын әле мин бөтенләй әйтмәдем... — Шулай да мин аңа моның өчен ачулана алмыйм. Ул нәрсә уйласа шуны язган. Юкса, тормышта бер төсле яшәп, язмада икенчегә әверелсенме? Өйдә бер төрле сөйләшеп, мәктәптә шуның киресен язсынмы бала? Шуны өйрәтү безнең вазифамы? Икейөзлелеккә өйрәтү килеп чыкмасмы соң? Класс җитәкчесе Гариф әкәнең соңгы сүзләренә ни дип җавап кайтарасын белми тынып калды. Ә Гариф әкә исә күңеленнән: «Анабиби- нен ул хәерсез атасы, яисә шул ук Зыяханов ишеләр шушындый ялгыш тәрбия җимеше түгелме соң?» дип уйлап куйды. Хәтта ул моны шушы «педагогика кануннары» эчендә өлкәнәйгән укытучыга мисал итеп әйтмәкче дә булган иде, шулай да: «Чакыруыгыз өчен рәхмәт. Сөйләшкәннәрне мин кабат уйлап карармын. Хушыгыз»,— дип саубуллашуны хуп күрде, һәм, эшләпәсен култык астына кыстырып, кабинеттан чыгып китте. Өйдә ул Анабибигә ни дип әйтергә дә белмәде. Кызы борчылып атасының сүз башлавын көтә, үзе, юк-бар эш табып, шуның белән бу- лашкан була, ләкин астан-астан гына аңа караштырып алгалый иде. Әле генә ул әйванда көндәлек фәлсәфәсенә бирелеп утырган Тимерне, бер дә юкка ачуланып, куып чыгарган иде. Инде атасына чәй пешереп китерде дә юашланып кына читтән аңа карап утыра башлады. Гариф әкә аның хәлен сизеп, чәй капкалаган итте дә, ахры, үзе дә чыдамады, кызын чакырып китереп, кочып алды. Күңеле тулып торган Анабиби аның киң күкрәгенә йөзен каплау белән, еш-еш борын тартырга кереште. Байтак кына шулай онытылып тордылар. Шуннан соң янә берничә көннәр Гариф әкәгә тагын ямансу, авыр булып калды. Җыелышта утырамы ул, иркен кыр-дала буйлап берәр яры барамы — ялгызлыктан, әллә артык җаваплылыктан туган шул авыр кичерештән һич арына алмый иде. Әлеге «инша» мәсьәләсеннән соң Анабиби белән ике арада әлегәчә яшәп килгән эчкерсезлеккә, икесе дә моны һич теләмәсәләр дә, гүяки ниндидер күләгә төшкәндәй булды. Беркөнне өлкә партия конференциясендә Мария Васильевнаның докладын тыңлап сүз алышканнан соң, инде барысы да таралышып беткәч, ул, кайтыр юлын бүлеп, туп-туры аның өенә китте. Мария Васильевна бер нигә яраксыз иреннән аерылганнан бирле, чәче агарып картайган тутасы һәм сугышта үлеп калган агасының ике баласы белән яши. Өч бүлмәле квартиралары якындагы йортларның берсендә иде. Мәрьям яңа гына ваннадан чыккан икән. Йөзеннән бик тә уңышлы үткән эш көненнән соң гына була торган канәгатьлек нуры бөркелеп тора иде. Ул юеш башына тастымал чорнаган, өстендә өндә генә кия ӘСГАТЬ МОХТАР ф ЧИНАР ф торган иркен күлмәк. Бу күлмәктән ул Гариф әкәгә тагында килеш* лерәх күренде. Гәүдә авырлыгы сизелми, буйга да калка төшкән кебек иде. — Кереп яхшы иткәнсен, — диде Мәрьям хуш күңел белән.— Үземнең дә искә килгән идең... Көнозын бергә җыелышта утырып, чәй дә эчми кайтып китү килешмәс. — Чәй дип кенә түгел, сөйләшәсем килеп кердем. Мария Васильевна үткән юлгы «фикер алышуны» хәтерләп, иренен тешләде. — Өйдә эш хакында сөйләшмик, әнә утыр, — диде ул, өстәл янәшәсендәге көрсигә күрсәтте. — Апам! — Хәзер, Маша,— дип, русча җавап бирде апасы ашханәдән,— Кунак бераз эчәрме? — Эчәсеңме? Эчә, эчә! — диде Мәрьям Гарифның ни әйтерен дә көтмәстән. — Өйдә кирәкми дисең инде, алайса? Өйдә бер, эштә башкача буламы? Өйдә үз уйлаганыбызны, үз күнелебездәгене сөйләшәбез дә, эштә, җыелышларда, үзебезне яхшы күрсәтер өчен, тиеш дип кабул иткәнне генә әйтәбезме? Алар бер-беренә карашып алдылар. Мария Васильевнаның баядан бирле балкып торган йөзе кырысланып калган кебек булды. — Әллә ниләр сөйлисең, Ариф! Бүген дә кәефең юк синең. Гариф әкә, терсәген өстәлгә терәп, башын учлап тотты. — Хак... бигрәк бәйләнчеккә әверелдем, ахры, кичер, Мәрьям. Мария Васильевнаның апасы тирән Тәлинкәләргә гөмбә шулпасы салып чыгарды. Аннан соң шуңа өстәл уртасындагы пыяла савыттан каймак тамызып, бизәкле агач кашыклар өләшеп чыкты. Ашханә ягыннан тагын нәрсәләрнеңдер чыж-пыж килеп пешкәнлеге ишетелеп тора иде. Ярый әле, ул чыж-пыж бар. Юкса, бу өнсез тынлыкта һәркемнең шупырып шулпа эчүе генә ишетелеп, алар тагын да унайсыз- рак хәлгә калырлар иде. Мария Васильевнаның инде ашыйсы килүе дә онытылган, тамагына аш үтми, кунакка үрнәк өчен генә кашык йөрткәли иде. — Ярып, әйтер сүзең йомып калма инде, әйтә бир. Минем докладка кагыласыңдыр, шәт. Гариф әкә аш өстеннән башын күтәрми генә берара елмаеп алды. — Нигә ыржаясың? — Үзең дә беләсең икән. Ә мин белергә теләмисең дип уйлый идем Димәк, чамалыйсың. Яхшы, алайса... Хәер, бәлкем бик үк яхшы да түгелдер. — Ачыграк итеп аңлатып булмыймы? Нидер боргалыйсың... — Әйе, кайбер кеше өендә бер төсле, ә эш урынында — бөтенләй икенче... Плакатка әверелә дә кала. Тик кайберәү моны үзе белеп шулай эшли, бәгъзеләре исә белештермичә, шулай тиеш санап, шулайга әверелгәнлектән эшли. Тик икесе дә бүгенге өчен яраксыз, минемчә. — Хуш, алайса, шул икейөзлегә мине дә кертәсең инде син... Әйтеп бетер, башлагач. — Юк. мин ул кадәр кискен сүзләрне куллана алмыйм. Әмма докладың артык шома, уңыш һәм ирешкәннәргә иллюстрация кебегрәк төзелгән иде. Ә анализ кайда? Инде яхшыны да чагыштыру таләп ителә. Шулаймы? Ә синдә исә ул юк. Ягъни, гомумән синдә диюем түгел, бүгенге докладында юк иде. — Тагын ниләр юк, дәвам ит. — Бер генә мисал. Тау кышлакларыннан сигез мең патриот яна совхозларга күчеп килде, дидең. Ә аларның ничә йөзенең кире китүен әйтмәдең. Беләсең бит, җиде йөзләп кеше киткән. Шушы көнгә кадәр буш яткан далага хәят, яшәеш алып килдек, дидек. Ә тау буендагы ничаклы гөлбакчаның корып, кышлаклар таркалуын әйтмәден. Шуны белә торып та, үз эчендә яшереп калдың. Үз-үзен аямас диһкан- нарыбыз ихтыяры белән алты совхоз ныклап аякка басты —бүген дәүләткә өч йөз мен тонна пахта бирде, дидең. Ә беләсең, алар әле дә булса, инде җиде ел, үз-үзләрен акламыйлар. Өстәвенә, аларны даими исеп торган эссе җил аптырата. Шуңа тагын уңышка зыян килә. Керем аз, ул «азамат диһканнарның» тормышы җайга салынмаган, авыр. Ни өчен, ни сәбәпле, кемгә кирәк?! Коммунизм өчен, киләчәк өчен көрәш шулай җиңел яулана дип әйтергә теләмәсәң дә, тыңлаганда шундый хис калдырды ул докладың, һәрбер яна эшнең кыенлыгы була. Каршылыксыз уңыш та, алга барыш та булмый. Сиңа моны сөйләп, төшендереп торасы юк. Тик нигә син һәммә эшнең уңышын, булдырылганын гына тасвирлап, аның ялтыравык ягын гына күрсәтергә тырышасың? Моны без, урындагы хәлләрне тәгаен белеп утыручылар, сизенәбез, аңлыйбыз бит. Ләкин тыңлыйбыз, кул чабабыз, җитмәсә. Син дә моны яхшы аңлыйсың, Мәрьям. — Хуш, җыелышта без син әйткәнчә эшләгәннән нәрсә үзгәрер иде? — Нәрсә үзгәрәме? Чын хакыйкать, чын хәл күз алдыбызга киләчәк иде. Төпле анализ ясалачак иде. Нәрсәдән канәгать, нәрсәгә күз җитмәгән булуыбыз күренәчәк иде. Ул чакта без үз-үзебезгә ышаныбрак эш итәр идек. Тормышчанрак булачак иде. Иң мөһиме — бер-беребезне яхшырак белеп, эчкерсезрәк сөйләшкән булыр идек,— дип. Гариф өстәлне күздән кичерде. — Кая әле, эчемлек тә бар дигән идегез шикелле. — Апам, — дип кычкырды Мария Васильевна. — Шәрабыңны оныттың, ахры... Хуш, без бер мәсьәләне чишеп алга киттек ди. Мона игътибар юнәлтү, ирешелгәнне исбат итү яманмы? һич кирәксезме? — Кемгә? Кемгә исбат итәргә? Үзебезгәме? Мин сиңа, син минамы? — Хуш, әйтик, халыкка агитация, пропаганда өчен булсын ди. Син, секретарь, моңа да каршымы? — Гамәл, эш, ирешелгәннәр — үзе агитация. Аны коры сүзгә әверелдереп, тәкрарлап торуны мин бикәргә саныйм,— дип көлде Гариф әкә, алдындагы шәрабтан авыз итеп алды. — Әлегә үзеннең дә коры сүз генә ич. Ихтимал гына. — Юк, минем конкрет фикерем бар. Син уйлаганны сизенеп торам. Эшкә керешүенә ни гомер, ихтималларың күп — ә эшен, нәтиҗәсе кая соң димәкче син. Минемчә, уйлана, хыяллана белү — үзе эш. Безнең яшьлектәгечә әйтсәк, һөҗүмгә хәзерләнгәндә җитәкчегә хыял да, хис- тойгы да ят нәрсә дип уйлый кайберәүләр. Аны әмер бирүче итеп кенә күз алдына китерәләр. Җитәкче хйскә, хыялга бирелмәсә, башкалар күңелен аңлармы? Беләсеңме, бер диһкан мина нәрсә диде?—Гариф әкә кесәсеннән блокнотын чыгарды. — Менә. «Хәзинә генә байлык түгел, ярата белү дә байлык. Кеше күзендә куаныч, шатлык күрү дә байлык ул», — диде. — Шулай, матур хыял белән хискә артык бирелеп йөрсәгез, янә бер елдан соң да совхозларны аякка бастыра алмассыз. Ул чакта без сезне эштән азат итәрбез. Эшкә тәкъдим иткән кеше буларак, ул очракта да беренче сүзне мина әйтергә туры килер. Әңгәмәне кинәт шулай борып, Мария Васильевна сөйләшүнең күңеленә ошамавын белдерде. — Моңардан шашмам,— диде Гариф әкә сабыр гына.— Беләм, холкым авыр, ул да шул хисчәнлек белән хыялыйлыкның бергә кушылуыннан киләдер... Тик бу ике тойгыдан мәхрүм затны мин эш башына куймас идем. Андыйларны барлык эштән азат итәр идем. — Районыңда ни гомер тулганып шушы фикергә килдеңме? — Юк, әле минем тагын бер фикерем бар: Куйки районын тузгы ӘСГАТЬ МОХТАР ф ЧИНАР ф тып, халкын мәҗбүри төстә яна җирләргә күчереп ялгыш иткәнбез. Аның үз йөзе, тоткан урыны бар иде. — Тагын шул Куйки районы, — дип, Мария Васильевна, әлегә кул тидермәгән рюмкасына үрелеп, берничә мәртәбә уртлап куйды.— Экономик яктан иң көчсез, зәгыйфь район булганын беләсең. Үсәр, яңарыр өчен перспективасы юк иде ич. Җире аз, тау-таш арасы, хуҗалыгы берьяклы — бакчачылык кына. Аны да киңәйтү, арттыру мөмкинлеге юк. Ул район тулаем дәүләткә файда китерерлек түгел, хосусый милекчелек оясы иде. Кая барма, базарда шул шивилгәннәрне очратыр идең: үз бакчам — үз акчам. Без төзегән совхозлар — дәүләт таянычы алар. Моны бала да белә. Ә сиңа мин төшендерәм. — Мин бала түгел шул. Мин аңлыйм — далада ул пахтаны ата- баба кәсебен мөкатдәс иткән бакча осталарын рәнҗетмәстән. аларны кузгатмастан да игеп булыр иде. Илнең яңа җирләрне ачу тәҗрибәсе моңа мисал... Хак әйтәсең, тирә-юнь базарында Куйкинең даны зур иде. «Куйки — ил күрке» дигән әйтем дә бар иде элгәре. Хәзер моны синең белән миннән көлү өчен генә әйтсәләр инде. Гүзәллек, матурлыкны акчага тиңләү кебек үк көлке бу, аңлыймсың? — Күпертмә ул кадәр. Экономик яктан зәгыйфь, киләчәксез районнан дәүләткә ни хәер, син аны беләсең. Тик үз хисләрең генә моңа карыша. — Алайса, читкәрәк китеп, Кырым, Кавказның тау-ташлы диңгез буйларын алыйк. Алар да бит пахта да, башка төр хәзинә-байлык та бирми дәүләткә. Гүзәллек, шифалы саф һавалары белән кыйммәт алар халыкка. Ә без... И! Гариф әкә тагын шәрабка үрелде. — Уңышсыз киная... Аша, котлетың суына. Мария Васильевна, үз-үзен тыеп, өзек-өзек кенә җавап бирсә дә, эчтән кайнап, янып утыра иде. «Нишләмәкче соң бу? Обкомның җиде ел дәвамында эшләгән эшен, өлкәнең данына әверелгән яңалыкны инкарь итмәкчеме? Юкка чыгармакчымы? Кем аңа андый хокук биргән? Ни өчен ул үз-үзенә баз казый әле? Буталчык, мәгънәсез фикерләр, тәкъдимнәр... Юк, мин аннан моны көтмәгән идем», — дип уйланды, газапланды ул. Күтәрелеп Гарифка карады. Тулы йөзе агарынып калган, төсе качкан иде. Гарифны белә: күпме эчсә дә исермәс, тик шулай төсе генә үзгәрер аның. — Коммунизмның материаль-техник базасын төзүчеләр без дибез, Ариф. Бөтен ил-мәмләкәт шуның белән мәшгуль. Ә син һаман хис, тойгы тирәсендә чуалып йөрисең түгелме? Кемдер кемнедер рәнҗеткән, җәберләгән төсле сиңа... — Мария Васильевна табын яныннан ук торып китте, иңенә дебет шәлен бөркәнеп, якындагы шкафка барып сөялде. Гариф әкә исә, башын иеп, сүз катмый гына уйланып утыра бирде. Ә тышта әллә кайчан инде караңгы төшкән, урам фонарьларына күптән ут алынган иде. — Нигә тын калдың? — диде Мария Васильевна ни дә булса әйтергә кирәген уйлап. — Исемә төшеп китте әле... Сугыш бетүгә иң элек атамны кайтып күрдем. Аннан соң Сарагөл янына Шивилгәнгә киттем. Шул беренче таңда ук түзмәдем, Сөмбелтамчы чишмәсенә төштем. Бик тә сагыныл- ган иде. Туган җир, якыннар төшкә керде исә, Сөмбелтамчы да искә төшми калмый иде бит. Ул бит минем яшьлегем хатирәсе булып күңелгә сеңгән. Беләмсең, ут эчендә йөргәндә, төнге разведкаларга бар- ганда-кайтканда берәр төрле чәчкә-гөлгә юлыксам да, ялгыз утырган ап-ак каенны күрсәм^ дә, үзебезнең шушы яклар искә төшми калмый иде. Бервакыт шулай бер күлгә, күк гөмбәзедәй күм-күк, тып-тын күлгә юлыктым. Нигәдер шундук күземә яшь тулды. Адашып өен тап- кан нәни көчектәй, сабый баладай, тетрәнә-тетрәнә ахмакларча еладым. Сөмбелтамчы күз алдыма килде... Ә син «һаман хис, тойгы тирәсендә чуалу» дисең. Юк, мин алар «тирәсендә» түгел, алар минем үземдә бугай. Мария Васильевна аның җилкәсенә кулын тидереп җай гына селеккәндәй итте. Гариф башын күтәреп, аның көлемсерәгән йөзеннән: «Уян, кай якка китеп калдың, башыңа киттемәллә?» — дигән мәгънәне анлады. — Ярый... менә син докладыңда ничаклы сан санап чыктың: тонналар, гектарлар, эш көннәре, километрлар... Ә кешенең куанычы, минем шушы күз яшьләрем, карлы тау түбәләренең, инеш-чишмәләрнен йөрәктәге эзе калыккан бер күңелнең рәнҗеше, башка берәүнең ихласы, кешенең уй-хыяллары — әйтче, боларны ничек, нәрсә белән үлчисе? Кайсы җирдә, кемгә сөйлисе? Мария Васильвна: «Ярар инде, куеп тор, сон бит хәзер», — димәкче иде дә, тагын сабырлыгын җыеп, Гариф каршына барып утырды. — Мин Ватан сугышы батырыбыз Түйчи Ирегетовны якыннан белә идем, — дип дәвам иттерде сүзен Гариф әкә. — Аңлы, белемле егет, яшь коммунист иде. Күпләр аны белми, коеп куйган батыр итеп кенә беләләр. Бик нечкә күңелле, гөл ярата иде ул. һич иренмәс, иртәдән кичкә кадәр гөл-чәчкә тирәсендә кайнашыр иде. Синеңчә, шул егет дошман дзотына күкрәген куяр алдыннан нәрсә уйлагандыр дисен? — Белмим, нәрсә соң? — Андый вакытта уйланырга вакыт калмый... Нинди көч аны дзотка ташланырга мәҗбүр иткән, син шуны әйт? — Үч газабы, үч ярсуы. — Юк. Юлбарысны ярсурак та диләр... — Аң. — Ярсу-гайрәттән гайре ни кирәк? Коммунист йөрәкле булу кирәк, минемчә. Ике бармагы белән маңгаен кысып, Мария Васильевна арыган кыяфәт белән: — Бу сүзләрнең барысы да хак. Ләкин син районның хуҗалык эшләренә бары тик шул яктан гына карасаң, без ул чакта, минем чамалавымча, синнән һич нинди планның үтәлешен көтеп ала алмаячакбыз, — диде. «Акыл дисеңме, ихтыяр көче дисеңме — һәммәсе бар, һәммәсе җитү. Их, шунда бераз хис-хыялга да урын булсачы! Ә бит бар иде. Алары да бар иде. Нинди борылыш, сикәлтәләрдә сибелеп-югалып калган соң алары!» — дип уйлады Гариф әкә, Мәрьямнең кыз чакларын күэ алдына китереп. Ул чакта Мәрьям кызарып пешкән алма кебек, һич тик тормас бер чая кыз иде. Әледән-әле аның чыңлатып, яңгыратып көлеп җибәрүен ишетүләре ни тора! Гариф рабфакның чыгарылыш курсында укый, ә ул Гарифтан бер ел соң кергән иде. Күпләр Гарифка «Бу кызыйның сиңа күңеле төшкән», — диделәр. Гариф үзе дә моны чамалый, Мәрьямнең башка кызлардан көнләшүен сизенә иде. һай, ул яшьлек! Берәүнең сине читләрдән көнләшеп, үз күреп йөрүе нинди бәхет икән бит ул! Бер сылуның үзеңә текәлеп карап алуын күрү күңелләргә нинди шифа! Тик ул көннәрдә яшьлек дәрте белән очынып йөргән мәһабәт кыяфәтле тау бөркетенә сокланып караучылар бер ул гына түгел иде шул. Шундыйларның берсе — беренче курсның бик тә садә, мөлаем кызы, кышлактан яңа гына килгән Нәзми исемлесе иде. Ул Гарифны ни сәбәпле үз иткәндер, тик Гариф кына аңа шундый ук хис-тойгы белән җавап бирә алмады. Ә бер көнне ул кыз аңа мәхәббәт хаты язып җибәргән булган. Тик ул хат ни сәбәптер директор кулына эләккән иде. ӘСГАТЬ МОХТАР ф ЧИНАР ф Бу 1929 елны булды. Ул вакытта мондый хәл бик хәтәр тоела, җыелышларда, учкомнарда, комсомол комитетларында тикшерелә иде. Нәзминең мәхәббәт хатын да директор гомуми җыелышка куйды. Икесенең дә хәле бик мөшкелләнде: Гариф якламаса, Нәзмине укудан куачаклар, яклады исә, үзен дә гаепле санаячаклар иде. Инде ни эшләргә? Ә җыелыш бик кискен, берәү дә Нәзмине яклардай сүз әйтми. Башта бериш карт укытучылар әхлакый тотнаксызлыгын, «бозыклыгын» тиргәп, фаш итеп чыкты. Кайбер егетләр, кызлар шул ук тегермәнгә су койды, һәм, ниһаять, сәхнәгә ярсып, кабынып Мәрьям килеп чыкты. Гариф әкәнең әле дә күз алдында: ап-ак беләкләре ачык, җи- нел-җитез хәрәкәтле. Рабфак егетләре бердән аңа текәлде — бу кыз гүя үзенә тартып тора иде. Ул сөйли башлау белән залдагы һәркем, гүя аннан очкын алып, бердәй кузгалып, кабынып китте. — Үзбәк кызының бүген «сүәмен!» дип ачыктан-ачык әйтүе үзе бер яңалык ич! Үзе бер җиңү! — дип сүз башлады Мәрьям. Ул кызып- кызып бик озак сөйләде. Бу хәл өчен Нәзмине гаепләмәскә, мактарга кирәк дип, җыелышны җанландырып, мәсьәләгә икенче юнәлеш бирде. Бу күренеш Гариф әкәнең күңеленә мәңгегә сеңеп калган иде. һай, бар иде ул Мәрьям атлы кызда йөрәк тә, яшьлек дәрте дә! Бар иде, бар!.. — Сүзебез килешмәде, Гариф. Мәйлең, алайса, иртәгә үк Беренченең үзе янына кер. Гариф әкәнең әле генә күз алдында торган чая, үзсүзле кыз Мәрьям юкка чыгып, янә бүгенге Мария килеп басты. Бу — аның сүзләре иде. — Юк, — диде Гариф әкә, кулына папирос алды, ләкин аны кабызмады. — Мин синең белән сөйләшәм. Дөрес, бүген күп нәрсә әйттем, ялыктырдым. Үз итеп ахыргы сөалемә җавап бирче: яшьлегеңне син кайчан, кай җирдә югалтып калдырдың, Мәрьям?! Мария Васильевна сискәнеп башын күтәрде. Үтә авыр булып китте аңа бу сүз. Җавап бирә алырлык та түгел. Нигәдер аптырап калды. Газаплы уйлар йөрәк тибешен тизләттеләр. Ашханә ишегендә апасы күренде. Ул да көрсенеп Марияга карап тора кебек иде. — Миңа ни дип әйтсәң дә, райондагы хәлләр хакындагы тасвирын хата, — диде Мария Васильевна. — Минем фикер генә түгел, күпләр белән очраштым. — Элеккеге Шивилгән базарчылары белән, алыш-биреш юлында сөяге каткан качаклар белән гәпләшсәң, алар ни димәс! Бу сүзләрне әйткәндә Мария Васильевнаның тавышы тимердәй чыңлап китте. Ул янә аяк өсте баскан иде. Гариф утырган җирдән генә аның ачулы йөзенә карап, йомшак кына дәште: — Мәрьям, син, обкомның секретаре буларак, үз урыныңда түгелсең, — диде. Шул сүз белән ул, урыныннан кузгалып, чөйдән пинҗәген алды. Ишек катында торган карчыкка: «Аш өчен рәхмәт», — диде дә, кулын үбеп, саубуллашып чыгып китте. Мария Васильевна аны озата чыкты. Ә ишек ябылгач, ак буяулы салкын ишек яңагына терәлеп, хәлсез генә байтак басып торды. Ашыгып янына килгән тутасы аның сыгылып төшкән иңбашына җылы кофта япты, кочып алды. — Кайчаннан бирле кыйналасың шуның белән... Ир башы белән... Нигә юл куясың шуңа? Нишләп йөрәккә тия ул? — дип әрнеп, жәлләп, Марияның хәленә кереште апасы. Мария Васильевна хәлсез генә елмаеп: — Куй... калдыр, апа гынам, — диде. ...Урамда машина шавы тынган, төн караңгы, төнге җил тирәк яфракларын серле генә шыбырдата иде. Гариф башта ашыгып барды, инде берара киткәч, Мария Васильевна йорты каршына кире борылып килде. Өченче катта фәкать Мәрьям тәрәзәсендә генә ут яна иде. Ул кәләпүшен кулына алды, озак кына шул тәрәзәгә карап, бер урында таптанып торды, шуннан соң гына бөтенләйгә китеп барды. Өлкә комитеты тирәсендәге бер мәйданда калдырган иде машинасын. Шунда юнәлде. Хәзер үк районга кайтып китү нияте белән, кабинага кереп утырды. Әмма моторын кабызмады, сөялгән килеш тынып калды. Якын-тирәдә кемнәрнеңдер көлешә-көлешә йөргәнлеге, тагын ниндидер ♦ ят авазлар ишетелеп тора иде. Ул, төнге авазларга колак салып уты- °- ра-утыра, йокымсырап китте шикелле. Төш күрде. Төшендә аның Ана- * бибие иреннәрен бөрештереп елый икән: «Бөтенесенең кечкенә сеңех лесе бар», ди, имеш. 2 Гариф әкә, уянгач та, Анабибииен әлеге иншасын хәтерләп елмаеп * куйды. Төштә күргәне өндәге белән буташкан икән. Япадан-япа ялгыз н шул балакай. Хәзер каникул вакыты. Тимер пионер лагерена вожатый * булып китте. Бу бала берүзе өйдә, зар-интизар булып утырадыр... Ата- о сы да бүген менә бу җирдә әле. ° Шәһәр урамнарына җан керә башлады. Инде таң аткан, тук-тук аяк тавышлары, кибет, гараж ишекләренең шыгырдап ачылганы, сөтчеләрнең чөкердәшкәне ишетелеп куйгалый. Гариф әкә инде күзен ачып, кузгалырга хәзерләнгән иде. Шул чак ул кемнеңдер: . — Хуҗайка, бинаграт чканка!IX— дип, карлыккан тавышы белән кычкыруын ишеткән шикелле булды. Бигрәк таныш тоелды аңа бу тавыш. Як-якка каранды. Беркем дә күренми иде. Урам аша, йокылы баласын җитәкләп, ашыгып бер хатын гына үтеп бара. Бу бала янә Анабибине, аның төштә: «Бер нәни генә сеңелем бул- сачы», — дигәннәрен исенә төшерде. Булса, кызы көне-төне шуның белән мәш килер иде. Әллә берәрсен асрауга алыргамы? Гариф әкә машина тирәли әйләнеп чыкты, тәгәрмәчләрен типкәләп карады. Янә Мәрьям исенә төште: «Мәрьям ни хафа кылды икән? Артыграк әйтелде түгелме? Әллә баш иеп барып кичерүен үтенсенме икән?...» Арырак шарлап аккан фонтан тавышы Гариф әкәне ул газаплы уйдан бүлдерде. Бу ни хәл әле? Кешеләр яңа эш көнен башларга дип ашыгалар, ә ул һаман төнге төшләре белән әвәрә килә. Фонтан янына килеп битен чылатты, иске чиркәү янәшәсендәге җиләк-җимеш базарына кереп, бер кәса катык эчте. Инде һич тоткарланасы түгел иде. Ашкынып машинасына килгәндә, янә баягы карлыккан тавышны ишетеп, туктап калды. — Хуҗайка, бинаграт чканка! Әле үзен күрмәсә дә, тавышыннан таныды бу юлы. — Симёгач!? — ДИП, ул тегенең каршына төпне Чыннан ка бу вилгәннең Иргашы икән. Ул җиңел брезент итектән, өстендә җәйге ак чапан, биленә каткат кыек яулык бәйләгән, шуңа төрле зурлыктагы кайчы-пычаклар, янә әллә нәрсәләр кыстырган иде. Озын саплы зур кайчысын иңбашына элеп куйган. Боларның барысы йөзем агачын кисү, карау өчен кирәк корал иде — Әй, Арнф әкә икән бит. Әссәламегаләйкем!—диде ана. ике кулын сузып, каушап калган Иргаш. Ул кечерәк кенә буйлы, ә «Симёгач» кушаматы апа атасыннан калган иде. Ул хакта авылда болан сөйлиләр: Иргашның атасы, авылның оста бакчачысы, көнкүрештә исә садәнең дә садәсе булган. Кем ни әйтсә, шуңа ышана икән. Юл буендагы IX Пөзем агачының кирәкмәс ботак-сатагын кисеп, көзгә эшкәртеп калдыручының тәкъдиммөрәҗәгате ♦ clVHIIh телеграф баганаларына чыбык тартучы бер монтерга юлыга бу. Иргашның атасы моңардан: «Нәрсә эшлисең?»—дип сорый. «Менә, багана утырткан идек тә, ялгыш утыртылган. Шуны үлчим. Кире алу хәтәр кыйммәткә төшә икән. Инде ни эшләргә белмибез. Әллә сатарга гына инде үзләрен». Иргаш атасы уйга кала. Юл буенда ул симёгачлар хисапсыз күп, бакча кирәк-ярагына, терәүгә бик тә кулай, үзләре кыйммәт тә түгел икән. Монтер белән сәүдә озакка сузылмый, Иргашның атасы булган акчасын санап монтерга тоттыра. Шуннан бирле алар- ның яңа кушматы — Симёгач. Гариф әкә шунысын да белә—Иргаш, атасы кебек үк, бакчачы һөнәрен нык үзләштергән оста иде. Кушаматы гына түгел, әле кәсепкә чыккан һөнәре дә ата мирасы иде. Яшьли эшләп үскән кеше. Шивилгән халкы аның хакында: «Симёгачның бакчасы мәрҗән-йөзем барчасы», дип юкка гына такмакламый иде. Дөрес тә, сентябрь башында инде ул бакчада яфрак күренмәс, тәл- гәштәлгәш җимеш каплаган булыр аны. Бер сабагы бер коштабак булыр. Мәрҗән кеби йөзем-йөземгә булыр. Ул үтә күренмәле җимешләрнең шәфәкъ нурында әйтерсең эчтән шәм балкып тора. — Нишләп йөрисез биредә, Иргаш иптәш? — диде Гариф әкә, чак кына «Симёгач» кушаматын кабатламый калды. Болай гына, — дигән булды Симёгач, иңбашына аскан озын кайчысын кая куярга да белми торды. — Райком икәнсез, әкә, ишетеп шатландык. — Сүзне бутамый тор. Далага, яңа совхозга күчеп төтмәдегезмени? — Күчеп төшкән идек, әкә. — Соң нәрсә? Күңелгә ятмадымы? — Хак әйттегез, әкә, булмый. — Совхоздан качып, биредә капкадан капкага йөреп, кеше бакчасын карыйсың, ә? Иргашның сакал-мыек баскан йөзе бүзәреп китте, тайпылып читкә карады. — Бакчалар харап була, әкә. Кайсы йортка кермә — чир. Аны хәзер кисмәсәң ни булыр? Таудагы бакчалардан тарала чир, — дип, үзенең сырхау баласы хакында сөйләнгән сымак сукрана башлады Иргаш. — «Хуҗайка, бинаграт чканка», имеш. Ә пахтаны кем игәр, кем карар? Үзлегеннән үсми бит ул... Чыдамсыз... — Юкка ачуланасыз, әкә. Мине дә чыдамсыз дисәгез. Эшкә чыдыйм мин. — Иргаш берара каралып каткан уч төпләренә карап торды, «менә мин кем» дигән сыман, кулындагы каты пружиналы ботак кискеч кайчыны уйнатып алды. — Кайберәүләр кебек акча дип йөрүем түгел. Бакча бир син миңа, райком әкә. Чүл уртасында булса да бакча булсын, барырмын, эшләрмен! Райком секретаре аның соңгы сүзләрендә ихласлык тойды, үз эшенә бирелгән кеше икәнлеген чамалады. Бу хис аңа да таныш, якын иде. Шулай да ул кырыс кына: — Качак белән эшем юк, йөри бир! — дип, ачуланып китеп барды. Китүен китте, ә Иргаш ачынып калды. Исем-аты районга мәгълүм бакчачы, күптән тормышта үз урынын тапкан ир-егет бит, югыйсә. Ә хәзер менә урам таптаучы. Гариф әкә дә аңа бер дә юктан җикеренеп ташлады. Ул гына гаеплеме соң күңел биргән, үзенә шатлык-бәхет китергән кәсебеннән аерылуга? Шуларны уйлаганнан соң Гариф әкә янә Иргашны эзләп китте. Иргаш шул ук почмакта, җилкәсе белән таш диварга сөялеп, монсу гына утыра иде. Гариф әкә аны чакырып алмады, каршысына үзе барып басты. Тамак кырып куйды. Иргаш, сискәнеп, башын күтәрде. — Насың бар шикелле, Иргашбай. Миңа да өлеш чыкмасмы? — диде. — Бар, бар, әкә. — Иргаш кабаланып биленә уралган яулыкларын актара башлады. Җиз белән нәкышләнгән нас савытының да йөзем агачына төшкән кебелә дымыннан күгәреп яшелләнә башлавын күрде Гариф. * — һай, бу кебелә харап итә .икән бакчаларны, — дип көрсенде ул, сузылган савыттан бер чеметем вак нас тәмәкесе алды. — Аны бетерүе кыенмы? — Тирә-юньгә таралуын тоткарлый алсак, җиңел булыр иде. — Шулаймы ... — Гариф әкә ни әйтергә аптырагандай кесәсеннән түбәтәен чыгарып каккалады да башына киеп куйды. Кояш инде кыздыра башлаган иде. — Иргаш, син Шивилгәнгә кайт булмаса. Иргаш, аптырап, аңа күтәрелеп карады. — Бөтенләйгә... Райком әкә кушты диярсең. — Котыртма инде, Ариф әкә... — Хак әйтүем. Анда да карт-коры гына калган. Бакчалар харап була дисең ич. Мансур атаны да кайтарырбыз. Көчең кызганмый тырыш син анда. Әкренләп Сөмбелтамчы кешеләрен дә кайтарырбыз. — Ариф әкә! Райком әкә, чынмы бу? — Сөйләштек — бетте. Бала-чагаң нихәл, сау-сәламәтме һәммәсе? — Яхшы, бик яхшы. — Аларны да алып кит. Өйләрне, бакчаларны рәтләгез. Соңрак үзем барып карармын. Акчаң бармы? — Юк, акча кирәкмәс миңа... Рәхмәт, барын да сез әйткәнчә эшләрбез. Безнең бәхетне үзегез килеп күрегез, әкә. Шивилгәнне яңадан гөлбакча итмәсәмме... атам каргар... Аның йөзе яктырып китте. Хәтта Гариф әкәне ул кочаклап ук ал- макчы иде. Тик үз-үзен тыеп, кулын гына сузып калды. Бу хәлгә Гариф әкә дә сөенде. Күңеле үсеп киткәндәй булды. — Хәерлегә, Симёгач! — диде ул, саубуллашканда җилкәсеннән какты. Гариф әкә өенә кайтып кергәндә, ишегалдына бала-чага тулган иде. Алар шундук чыр-чу килеп машинаны урап алдылар. Анабиби, атасы кочагыннан котылгач: — Ах, бу шаяннар, — дип зарланган сыман, төрлесе төрле җирдә аунап яткан савыт-сабаны, урындык, примус ишеләрне җыештырырга кереште. Гариф әкә, майкадан гына чыгып, ишегалдына, бакча сәкесе тирәсенә су бөркергә кереште. Йортта һава шундук җиңеләеп китте. Кичке чәйдән соң ул, караштырасы китап, газеталарын күтәреп чыгып, шул сәке янәшәсендәге тәбәнәк өстәл янына утырды: берничә атна элек lay районнарының экономикасын өйрәнергә керешкән иде. Аш-су өстәлен җыештыргач, Анабиби дә шунда килде. Аяк очына басып, үрелеп, өстәл өстендәге лампочканы кабызды. — Мәрьям апаны күрдегезме, дәдә? — Күрдем, сиңа сәлам әйтте. — Кунак йортында кундыгызмы? — Әйе. Анабиби шулай әле ары, әле бире килеп, үзенә юк-бар эш табып, сөйләнә бирде. — Яхшы миһманханә идеме? Иң биек дүртенче катта идеңме, Дәдә? — Ә-ә? Әйе, әйе, дүртенче катта идем. — Палас-әйберләре әйбәт идеме? Матурмы? — Кәефеңә карап инде, кызым. Күңел якты чакта кәефең дә әйбәт була. Эшеңнән канәгать икәнсең — һәммә нәрсә матур күренә ул. Гариф әкә шул арада дәфтәренә нәрсәдер язып куя, китап битләре арасына кәгазь кисәкләре кыстыргаларга да өлгерә иде. •СГАТА МОХТАР ф ЧИНАР ф — Дөрес әйттең, дәдә. Миңа да вакыты белән күңелле, ә вакыты белән... Ни сәбәптән бер яхшы да, бер ямандыр һич әйтеп бирә алмыйм.— Анабиби, сәкегә йомшак җәймә өстенә утырып, аягына күлмәк итәген урады. — Тимер бу хакта бер көнне бик кызык итеп әйтте: һәммә нәрсәнең мәгънәсе бар, һәммә нәрсәне төшендереп бирә алам, ди. Бәхет тә, мәхәббәт тә гап-гади төшенчә, ди... Сөйләп тә бирде. — Я, я, ничек диде? — Вай, хәтеремдә калса икән?! Соңыннан Камилә апа аны акылга өйрәтте. Камилә апа — аларның укытучылары. Мәктәпкә быел килде. Үзе япь-яшь, үзе укытучы, кызык бит. «Әйдәле, булмаса, роза гөленең исен сүз белән тасвирлап бир безгә»,— диде.— Анабиби «пырх» итеп көлеп алды.— Гаҗәп инде, Тимер ни дип сөйләргә дә белми, бик унай- сыз хәлгә калды. Мактанмасын, шулай бит, дәдә? — һай, кызым! Сүз белән һич әйтеп, төшендереп булмастай никадәр нәрсә бар дөньяда, — дип, Гариф әкә алдындагы китабын ябып куйды да бер тарафка текәлеп карап тора башлады. Баядан бирле радиодан ишетелеп торган моңлы арияләр тынган иде. Төне дә тып- тын. Бары тик баш очындагы лампочканың гына «черр» килеп янганы ишетелә иде. «Ник тын утыра бу кызыкай» дип караса, Анабибинең дә күз кабаклары авыраеп йокы белән тартышуын күрде ул. — Миңа хәзер яхшы, — диде кызы, иреннәрен көчкә кыймылдатып. — Ни өчен шулай икәнлеген дә беләмен... Чөнки сез өйдә бүген... Шул сүз белән ул утырган килеш кенә йоклап та китте. Гариф әкә аның сөйкемле йөзенә бер текәлеп карап куйды да, күңеленә тагын ямансу булып калды. Инде эшнең бүгенгә житәрен чамалап, ул да урыныннан кузгалды. Анабиби өстенә яхшылап япканнан соң утны сүндереп, китап-журналларын култыгына кыстырды да, өйгә кереп китте. ...Ул элекке район газетасының саргайган битләрен актарып утыра. Ниндидер тантанага багышланган бер сәхифәдән, «мин хакмы» дигән- рәк бер кыяфәт белән, аңа Симёгач Иргашы карап тора иде. Иске газетадагы шул иске рәсем Гариф әкәгә бик тә кызык тоелды. Ә сурәт янәшәсендәге мәкаләдә Иргаш тау кышлагында яшәүче якташларын яңа җир, яңа совхозларга күченергә өнди иде. «Күчешкә теләк белдермәгән искелек калдыкларының безнең арабызда булуы мөмкин түгел», дип, бик тә китапчалап язган иде ул мәкаләсен. «Арыслан йөрәкле азамат батырлар ул чүл-даланы гөл итәр... Шул ватандашлар сафында булуым белән мин бәхетлемен»... дигән. Менә сиңа Иргаш! Кем ана ышанмасын — ул бит районның алдынгысы?! Хәер, бер Иргаш кына моны әйтсә икән. Газетаның һәр саны диярлек шундый «арыслан йөрәкле ватанпәрвәр... җиңүчеләр» өндәмәсе белән тулып чыккан. Гүя шул сусыз чүл-далада гына икән барлык бәхет- с^гадәт дип уйларсың. Әйтерсең бөтен хәзинә шунда тупланган да. тик әлегәчә аны күрүче, белүче генә булмаган. Инде хәзер элеккеге жайлы тормышны, йортҗирләрне калдырып, шул хәзинә артыннан ил белән шул сусыз далага күчеп утыру кирәк икән. Гүя башкача булуы мөмкин түгел. Иргашның рәсемнән шулай карап торышын, гел китапчалап язган сүзен хәзер шәһәр урамында «Хуҗайка, бинаграт чкан» дип йөргән Иргаш белән чагыштыр инде... Бөтенләй башка кеше диярсең. Әйе, никадәр катлаулы бу тормыш... Юк, тормышны, кешеләрне гадиләштереп, бер яклы гына күрергә теләү үзен акламый. Тормыш үзенә мәгълүм үзәннәр буйлап ага бирә. Ул агымга булышу гына кирәк. Менә ул, зур бер район җитәкчесе, көн-төн шул тормыш үзәгендә кайный, кыр-далада да, идарәдә дә кешеләр белән даими очрашып тора. Аларның күбесе бик гади, әйбәт. Бик сирәге генә үзен газетта язылганча «батыр» дип уйлыйдыр, шәт. Берәү дә берәүгә охшамаган, һәркем үзенчә — үз холкы, үз акылы. Ләкин аларның һәрберсе үзенә бер хәзинә. Шулай ук совхозның да, колхозның да үз уңышы һәм әлегә хәл кылынмаган кыенлыгы, җи- тешсезлеге бар. Гариф әкә фикеренчә, яңа, чирәм җиренең чын батырлары ул хәрби хезмәттән кайткан гаскәри егетләр, яисә тәҗрибәле җир белгече, һөнәр осталары, үз теләкләре белән килгән йөзләрчә комсомол яшьләр булырга тиеш. Ә мәҗбүри күчереп китертелгәннән яки үзе адашып килеп тә, күңеленнән элекке тормышын, элекке йорт-бакчасын оныта алмаган, шуны сагынып яшәгән кешедән ни өмет? Аларның күбесе кире китәчәк. Әйе, биредә, бу юнәлештә күп төрле гадәт, мөнәсәбәтләрнең, гаилә тормышы, кәсеп-һөнәр, тәкъдир-бәйләнешләренең °- «кирәк» белән «мөмкин» дигән төшенчәләрне үзара килештереп, чама- н лап эш иткәндә генә уңышка ирешеп булачак иде. Гариф әкә инде моны тоя да, күрә дә башлады шикелле. Соңгы вакытларда ул эшкә шул чаклы бирелеп тотынды ки, инде үзендә бетмәс л көч-гайрәт сизә, хәтта берникадәр канәгатьлек хисе дә кичерә башла- н ган иде. Райком утырышларында да элеккедәй тын гына, тыңлап кына * утырмый, ерак кышлакларга да даими йөреп тора. Райкомга кеше ча- о кыртып, хәл-әхвәлне алар аша гына белеп эш итүне кире какты. Аның ф һәр нәрсәне үз күзе белән күреп, үз күңеле аша үткәрәсе, шуннан соң гына нәтиҗә чыгарасы, кирәк чараны күрәсе килә иде. Ул сәфәр вакытында кешеләр белән сөйләшеп тә, бәхәсләшеп тә ала. Хәтта урыны белән тавыш күтәрергә дә туры килгәли. Иң куанычлысы шул — әкренләп эшенең нәтиҗәсе күренә башлады. Максат ачыклана барды. Районның һәр төбәгендә хәзер Гариф әкәнең якын фикердәше бар. Дөрес, аны, ул алып килгән тынгысызлыкмы күралмаучылар да юк түгел. Әмма ул һаман йөреп тора, инде ул барып күрмәгән хуҗалык, аны танымаган кеше хәзер районда юк диярлек иде. Беркөнне ул, ерак совхоздан таң алдыннан гына кайтып керүе сәбәпле, райкомга соңлабрак килде. Караса — кабул итү бүлмәсе тулы халык, аны көтәләр. Совхоз, колхоз җитәкчеләре, партком секретарьлары килгән, редактор Назаров та шунда ук. Гариф әкәнең күзе иң элек Түләгәнгә төште: аны ул күптәй көтә иде. — Кичерегез, — диде Гариф, һәммәсе белән күреште дә, барысын берьюлы эчкә, кабинетына алып кереп китте. Кабинет зур түгел. Утыргычлар тәртипсез куелган диярлек, шкаф ишекләре ачык, китап- журнал кайсы кая чәчелгән. Хуҗаның күптән үзендә булмавы күренеп тора. Гариф әкә өстәл янына үтмәстән үк Түләгән янына тукталды да: — Кечкенә Фирүзә нихәл? — дип, сүз башлады. — Рәтләнде, Ариф әкә, рәхмәт. Үзем менә диссертацияне яклау вакытын кичектерергә рөхсәт алдым, — дип, Түләгән аңа кулындагы телеграмманы күрсәтте. — Ни сәбәпле кичектерәсең аны? Түләгән кояшта чуендай каралган кулы белән киң маңгаен сыпырып куйды. «Чынын әйтергәме?» дигән сыман, як-ягына каранып алды. Бүлмәдәгеләрнең кайберсе үзара гәпләшә, бер ишләре райком секретаре белән Түләгәннең ни сөйләшүенә колак салып утыра иде. — 'Я, хуш, ни өчен? — дип кабатлады Гариф әкә. — Әлеге экономик совет инде... үзе бер институт бит — Аның ни бәйләнеше бар? . — Ә ул минем күземне ачты, Ариф әкә. Әлегә бик юашланып йөрелгән, күп нәрсәне күреп бетермәгәнбез икән. Эчке хуҗалык хисабы үзе бер тема дип уйладым әле. Сезнең ул тәкъдим безгә ч\прә кебек булды: хәзер аның белән кызыксынмаган, безгә ярдәм итмәгән кеше совхозыбызда калмады кебек, һәркем ни дә булса берәр эш башкара. Мәсәлән, «Водхоз» безнең алтынчы бүлекчәгә биргән суны бер ярым ♦ dVIlllh мәртәбә арттырып язып килгән икән. Кичә шул бүлекчәгә бардым — су юлына да, электр линиясенә дә счетчик куйганнар, төгәл исәпләп баралар. Хисапчылар курсы ачтык, — дип, Түләгән боларнын барысын да сөенеп сөйләде. Аннан сон папкасыннан кәгазьләр алып: — Менә болары киләчәк эш планнарыбыз. Монарчы миллионнарны җилгә очырганбыз икән... Киләсе елдан, әгәр дәүләт планы арттырылмаса, совхоз рентабельле эшли башлар дибез, — диде. — Ә план арттырылса? — Нишлисең бит... — Бу хакта уйлашырга кирәк,— дип, Гариф әкә Түләгән күрсәткән эш планнарын, исәп-хисап таблицаларын карап чыкты. Башкалар да бу сөйләшү белән кызыксына, алар да ара-тирә сүз катып куялар иде. — М.инем карашымча, Түләгән, сезгә тагын берничә мәсьәләгә игътибар итәсе бар. Иң беренчесе: бар нәрсәне көйдергән «әфгани» җиленә каршы көрәш. Моның өчен нәрсә эшләп була? Галимнәр белән багланышка керергә кирәк. Басу читләренә агач утырту өчен махсус бригада тоту кирәктер бәлки. Икенчедән, элекке бакчачылар тәҗрибәсенә таянып, совхоз бистәсен яшелләндерү чарасына керешергә, йорт тирәләренә җимеш бакчалары утыртуга хәзерләнергә кирәктер, минемчә. Түләгән боларны язып куйды. Бүлмәдәгеләр җанланып төрлесе төрле тәкъдим әйтә, сорау бирә башлады. Аннан да моннан: — Иптәш Ачилов! Ариф әкә!—дигән авазлар ишетелеп тора иде. Гариф әкәнең әле Түләгәнгә әйтер сүзе дә бетмәгән икән: — Сезнең экономик совет ныклап эшкә керешкән икән, менә райкомнан беренче үтенеч: үзара ярышның нигезле, тикшерелгән билгеләмәләрен чамалап, шартын хәзерләү — сезнең өстә. Әйтче, Зыяханов ничек, комачауламыймы? Түләгән ни дип җавап бирергә белми торган арада, телефон шалтырады. Гариф әкә өстәлне әйләнеп үтеп трубканң. алды. — Тыңлыйм! Кем? Ә-ә, Симёгач!— диде ул, ирексездән куанып.— Тыңлыйм, тыңлыйм, Иргашбай... Бакчалар ни хәлдә? Нәрсә, нәрсә? Кем килде? — Гариф әкә бер мәлгә сүзсез калды, йөзе агарып киткән төсле күренде. — Кайчан? Хуш. Кышлак советында да, шифаханәдә дә булды инде, алайса? Кызык... Тагын күренмәдеме соң? Трубканы куеп, кабинеттагыларга күз йөртеп алды. Ни хакында сөйләште әле алар? Гариф әкәнең хәтере чуалып киткән иде, тик үзен тыеп кына, башланган әңгәмәгә кушылмакчы итте. Янәшәсендә генә Назаров икән, аңа шаярткан төсле итеп: — Сезнең элекке каһарманыгыз шалтырата... Иргаш, — диде. Редактор аның ни әйтергә теләвен төшенмәде. Башкалар да көлмәделәр. Гариф әкә күңелендәге үзгәрешне чамалап өлгермәгән бер совхоз директоры гына баягы сөйләшүне дәвам иттерергә ниятләп: — Ачилов иптәш, нишләп андый экономик советны бездә оештырмадык? — диде. Аңа кушылып тагын кемнәрдер: — Без дә һаман читтә калабызмы? — Мона райкомның махсус карары кирәкме? — диештеләр. — Белмим, — диде Гариф әкә, елмаеп. Ул сөйләшүнең нигә килеп төртелүен аңлады. Әйе, үз эше, үз йомышы белән килгән бу төрле- төрле кешенең, үз йомышларын онытып, Түләгән сөйләгәнгә мавыгып утыруларын ул күреп торды. Аларның күбесе өчен әле бу яңалык, ачыш иде. Шул сәбәпле аларның үз мәсьәләләре икенче планга күчкәндәй булды. — Әйе, райком бу яхшы тәҗрибәне районның башка совхоз һәм колхозларына да тәкъдим итәчәк, — дип төшендерә башлады ул. Тик кабат Иргаш шалтыратуын хәтерләп: — Җәмәгать, әле күп нәрсәне ачыклыйсы, киңәшәсе булыр. Менә Түләгән сезгә аңлатыр. Фикерләшегез. Минем зарур эшем килеп чыкты,— дип сүзне туктатты. Шулай диде дә кабинетын боларга калдырып чыгып китте. Тик ашкынып урамга чыккач кына, кая барырга кирәклегең белмәгән сыман аптырап калды. Нишләргә соң аңа? Әйе, иң әүвәл Анабибине кайтып күрергә! Алып китсәләр?! Иргаш бик күңелсез хәбәр әйтте аңа. Анабибигә ата тиешле Исраи- лов дигән берәү Шивилгәнгә кайткан икән. Кешеләрдән сораштырып, кышлак советы, шифаханәләрдә булып Анабиби хакында белешеп йөргән, ди. «Нияте бозыкка охшый, әйтеп куяем дидем, Ариф әкә»,— ди бит Иргаш. Нәрсә икән нияте ул явызның? Анабибине алырга бит аның хакы юк! Белә бит ул аны. Күңеленнән үзен шулай юатырга теләсә дә, Гариф әкә тыныч түгел. Йөрәге уттай дөрли кебек. Юлда очрап сәлам бирүчеләрне дә күрмичә ашыгып, ярсып атлый бирде. Капка ишеген кемдер эчке яктан терәтеп куйган иде. Кул тыгып ачыйм дисә — һич ача алмый, кулы дер-дер калтырана башлады. Газап белән генә ачып, эчкә керде. Каушап, каударланып, үз-үзен тыя алмастан: — Анабиби! — дип кычкырды. Жавап кайтаручы булмады. Бары тик күрше йортның эте генә өреп куйды. Гариф әкә кинәт хәлсезләнгән аягын көчкә сөйрәп өенә юнәлде. Әгәр шул вакыт каршына, йокылы күзен уа-уа, Анабиби үзе килеп чык- маса, ул, мөгаен, ишек төбендә үк егылган булыр иде. Онытылып кызын күкрәгенә кысты. Анабиби дә аңа нидер булганын аңлады. Юкса бит, атасының моңарчы аны болай шашып кочканы да, маңгаеннан үпкәне дә юк идө. Калтыраган кул, ниндидер серле караш... — Нимә булды, дәдә? Ник болай вакытсыз кайттыгыз? Гариф әкә, аны янә күкрәгенә алып бер ара тик торды да, аннан соң авыраеп якындагы бусагага утырды. — Тирләп чыккансыз... Ә мин йоклаганмын. Чәй куяргамы, дәдә? — Юк, кызым, — диде башта Гариф әкә, кызының кулын җибәрми генә. Ләкин шундук, тагын ни дип әйтергә дә белмичә: — Я. мәйлек, бар чәй куй, — диде. Утырган җиреннән үзе һаман Анабибине карый, күзәтә иде. Байтак вакыт шулай утыргач кына аңа хәл керде. Инде ул үз-үзеннән көлә: «Тинтәк! Нигә бу кадәр ыгы-зыгы килеп чабып кайттым соң әле? Кызыма берәрсе яныймы? Әллә, югыйсә, кызын туганнан бирле дә күрмәгән бер яман аңа кул сузарга дип уйлыймы? Сабый чагыннан үз кулымда үсмәгәнме, үз кызым түгелме? Нигә дип хафаланам соң әле!» Ул шуларны уйлап, җәһәт кенә урыныннан кузгалды... Тик барыбер шул көннән күңеле тынычсызланып калды. Кая гына бармасын, өенә ашкынып, берәр хәл булмагае дип кайта иде. Анабн- биен күргәч кенә тынычлангандай була иде. Хәзер ул ял көннәрен дә күбрәк кызы янында уздырырга тырыша. Ә бер көнне аны шәһәргә алып барып, икәүләп «Доктор Айболит» операсын карап кайттылар. Кайда гына булмасын, ул аңа бүләк алып кайта иде. Анабиби дә үзгәргән кебек, нидер сизенә кебек иде. Атасы берәр җирдән кайтса, куанычы эченә сынмый, сөенә. Ләкин ул үзгәрә, ачыла барган саен Гариф әкәнең күңелен болыт баса барды кебек. Күз алдыннан һич кенә дә Исраилов китмәс булды... Ул яман кызын даулап килсә, ни дияр, моңа ничек түзәр! «Хәер, килеп тә ни эшли алыр соң? Ни йөзе белән килер икән?» дип үзӘСГАТЬ МОХТАР ф ЧИНАР ф үзен юаткан итә... Иң кыены — бу хәлне Анабибигә дә белдертәсе килми бит. Тагы ике атна узды... Ә Исраиловның исә һаман күренгәне юк. Гарифның аңа булган нәфрәте инде эченә сыймый башлады. Бер көнне «табармын әле мин ул әбләһне, эшләрем генә бераз бетә төшсен. Аңлатырмын миң аңа аңламаганын» дип, йөрәксенде дә исенә килеп, Шивилгәнгә барасы итте. Иргашка биргән вәгъдәсе дә бар, бакчалар хәлен дә белешер... Тирә-юньгә, тау һәм үзәнлекләргә көз билгесе — сары төс кергән, ә тау битләрендәге чикләвеклекләр, киресенчә, каралып күренә иде. Ерактагы тау башларында кар һаман бетмәгән, ул очлы түбәләр кояшка чагылып ялтырап тора иде. Алар астында күм-күк булып бакчага күмелеп утырган тау кышлаклары шәйләнә. Ара-тирә өзлексез шаулап агып торучы елгачыкны узып китәсең. Тик тирә-якта һичкем юк шикелле. Елан эзедәй борма-борма тау сукмакларын үлән басып киткән. Алда, ташландык бакчалар өстендә, җиңелчә генә һава дулкыны тибрәнә. Ә тауларга якынайган саен алар чүгә бара төсле иде. Якындагы кыя өстенә менеп баскач, Гариф әкәгә аста, тирәклектә, нидер ялтырап киткән кебек булды. Бу, шөбһәсез, машина иде. Машинаның алгы пыяласы кояшта шулай чагылып китүчән. Ләкин кем бу? Юлсыз ничек килеп кергән, ни дип кергән ул анда? Гариф әкә таштан ташка атлап кире аска төшә башлады. Әмма ят машинага житмәстән, туктап калды. Каршында Мария Васильевна иде. Ул ашыкмый, күрәсең, кулын маңгай турысына күтәреп, озаклап карлы түбәләргә карап тора, иелеп чәчәк өзеп ала, я булмаса, кулындагы таягы белән нидер эзләгәндәй, үлән араларында актарына иде. Ул — ялгызы. Чәчәкле җиңсез күлмәктән. Аягында үкчәсез гади түфли. Башына, бит-маңгай тирәләрен кояштан сакларлык итеп кенә, ак косынка япкан. Гариф, каршына барып житмәстән юри тукталып, аңа сокланып тора башлады. Мария Васильевнаның бирегә килеп чыгуына ул үзе сәбәпче икәнен чамалады, һәм бу хәл үзе генә дә көтелмәгән сөенеч иде. Димәк, теге вакытта әйткәннәре Мәрьямгә тәэсир иткән. Мария Васильевна да Гариф әкәне күреп алды һәм ялгыш юлда тотылган бала сыман кызарынды, уңайсызланды, гүя аңардан: «Ә менә Куйки якларын да килеп күрер иткәнсез»не әйттермәс өчен, үзе сүз башлады. • — Их, көне лә көне!.. Аз гына саф һава сулыйм дип килдем әле. Арылды соңгы атнада... Ә монда сулыш юлларым ачылып китте. — Юк, Мәрьям, — дип бүлдерде аны Гариф әкә, шаярткан сыман,— Ачык әйт, минем сүзләрдән соң тау районына кызыгып калгансың син. Ә күңелең тарткан эшне эшләргә кирәк. Килеп яхшы иткәнсең, Мәрьям.’ Мария Васильевна, «мактанма!» дигәндәй, аңа кискен генә карап куйды. Алар кыя-ташлар, җәенке карагачлар арасыннан боргаланган тар сукмак буйлап атлап киттеләр... — Әллә миңа бу тау күренешләре, табигать манзарасы яттыр дип уйлаган идеңме? Сезгә ул экономик советны башлап җибәрү яраган кебек, бәлкем безгә дә ара-тирә лирикага бирелү килешәдер? Икесе бергә тирә-якны яңгыратып көлешеп алдылар. Мария Васильевнаның, көлгәч, йөзе нурланып китте. — Анысын да җиткерделәрме? — Әйе, ишеттек. Ишетмәслек тә түгел. Кайбер колхоз җитәкчеләре, башка эшләрен ташлап, шуның белән генә шөгыльләнәләр, һәммәсен белеп торабыз. Вокзалда депутат бүлмәсен яптырганыңны да, парктан плакатөндәмәләрне алып ташлатканыңны да, пахта совхозларындагы элекке бакчачыларга ни дип киңәш иткәнеңне дә... Хәтта мәгариф өлкәсендәге мәсьәләләргә карата шәхси мөнәсәбәтеңне дә беләбез. Тик тагы ни-нәрсә эшләп узынырсың — шунысын белүдән генә мәхрүм без. Гариф әкә көлеп тора бирде. Мария Васильевнаның сонгы кинаясе, аның дәрәҗәсендәге кеше өчен бик үк мәгъкуль саналмаса да, артык яманлау да түгел иде бит. Үргә менеп җиткәч, алар ауган каратирәк өстенә утырып хәл ал- ♦ макчы булдылар. Янәшәдә генә бары да бертигез, бер чама агачлар, =: маскхалат кигән гаскәриләр кебек, тезелешкән. Өстәге текә таулар да = гүя алар сагында торган кебек иде. Их, иртәнге чык белән шул дымсу ? сукмаклардан ялан аяк йөгереп үтсәң икән! Ф — Алдыбыздагы күренешләр безнең матур хыялга охшый түгелме, - Мәрьям. Тик без... китәрбез, ә болар мәңге шулай калыр. Мария Васильевна баядан бирле кулындагы яфракка сокланып £ карап утыра иде. Гаҗәеп шул бу табигать. Менә гап-гади симметрия. ° гап-гади тамыр җепселләре генә кебек. Ә никадәр нәфислек, төгәллек s үзендә! Гариф әкә дә аның ни белән мәшгуль икәнен күреп: — Кайбер галимнәрнең фараз итүенчә, һәрбер нәрсә, шул җөмлә- < дән бу яфрак та, без, кешеләр дә, имеш, электроннарның мәгълүм бер 3 тәртип белән урнашуыннан тора. Әгәр бервакыт, әйтик, миллион елдан ° соң, шул тәртипкә үзгәреш кертелсә, имеш, кешелек дөньясы икенче кат хәят кичерәчәк, ди. Әгәр кануният, безнең Тимер әйтмешли, шундый очраклыклардан гына торса... Кызыкмы? — Яхшы юаныч. — Ләкин ул миңа ошамый. Электрон, исәп-хисап, коры кануният... — Фән аларсыз яшәми. — Минемчә, фәндә дә иң әүвәл гүзәллек булырга тиеш. — Кешенең мәгънәви дөньясы катлаулы... Кояш инде шактый күтәрелгән, көн эсселәнә башлаган иде. Алар торып киттеләр. Гариф әкә ташлар арасыннан сөзелеп чыккан чишмәдән ятып су эчте. Су тешкә тиярлек салкын иде. Аннан соң Мария Васильевнага дүләнә җимешен өзеп авыз иттерде, һәм шунда ул, ни сәбәптер, күптәннән күңелен газаплап торган Исраилов мәсьәләсен кузгатты. Аның Шивилгәнгә килеп йөргәнен, шуңа’ үзенең пошаманга калуын сөйләп бирде. Анабиби дә нәрсәдер сизенә булса кирәк, борчыла башлады, диде. — Юк, мин аны барыбер табармын, җирдә булса — колагыннан, күктә икән — аягыннан сөйрәп чыгарачакмын, — дип әйтә башлаган иде, Мария Васильевна аны тыныч кына бүлдерде: — Ә тапканның соңында аны нишләтерсең соң, төшенмәдем,— диде — Хөкемгә бирә аламсың? Юк. Ул сине үзе судка биреп, баланны тартып алмасын. Шул кадәр михнәттән сон, шуныңча тәрбия биргәч... Ялгызлык сине бетерәчәк. — Ул бәндәгә йөрәгемдәгесен әйтмәсәм, түзә алмыйм, каным кайный,— дип, Гариф әкә адымын тизләтте. Бер ара киткәч кенә, Мария Васильевнаның артта калуын чамалап, янә тукталды. — Үлем түшәгендә яткан хатынын, баласын ташлап киткән, инсанның инсанлык тойгысына төкергән бер түбән җан бит. Башка җирдә дә шундый ук этлек кылып йөргән булса? Шулай булгач, мин аның шушы тирәдә йөрүенә ничек түзеп торыйм да ничек тыныч йоклый алыйм ди?! — Тәүбә диеп,— диде Мария Васильевна, кулындагы таякны җиргә ташлады. — Бигрәк яхшы уйда икән райком секретаребыз. Пичек итеп сине сайлаганыбызга хәйран калам... Үзең үк кешелекле булыйк дип тәкърарламыйсыңмы соң? — Мин дә бит кеше. — Хак. Хәлбуки, ул да — ата. — Кемнең кемлеген беләсең. Ярдәм ит син миңа. — Ә нәрсә эшләвем кирәк? — Тәрбиягә бала алмакчымын, Анабибигә сеңел кирәк. Мәслихәтең бир, киңәш ит, нишләргә миңа? Ул Мария Васильевнадан: «Әбау, райком секретарена бала багып ’ утыру килешерме?» — дигәнрәк жавап көтә иде. Ләкин Мария Васильевна алай димәде, текәлеп күзенә генә карап алды. Карашында шелтә юк иде. Олыгаеп барган кешенең бу үтенече хәтта икесенең арасын ныгыткан да кебек булды. Ник дисәң, ул үзе дә кайвакыт, ялгызлык хисе аеруча нык сизелгәндә, шул хакта уйлана бит. Үзенең күп еллар фәкать эш белән генә юанганын аңлый иде ул. Гариф исә аның шул тирән ярасына кагылып киткәндәй итте. Кояш югары күтәрелеп кыздыра башлаганда, алар саубуллаштылар. Гариф әкә Иргаш белән Мансур атаның хәл-әхвәлен белешергә дип Шивилгәнгә барыр булса, Мария Васильевнаның исә кичен шәһәрдә җыелышка кайтасы бар икән. — Бигрәк яхшы ял иттек, күңелләр язылып, рәхәт булып китте,— дип, ул машинага таба китте. Гариф әкә урыныннан кузгалмады. Ул Мария Васильевнаның уйчан гына атлап, коелган яфракларны кыштырдатып китүен карап калды. Ә машина кузгалам дигәндә генә исенә төшеп: — Анабибигә сеңел алуны мәслихәт диясез инде? — диде. — Мәслихәт дим! — Ә тау районын элекке хәленә кайтару мәсьәләсе ничек? — Ә-ә?! Гариф әкә кычкырып та карады. Аңа таулар гына жавап кайтарды... Гариф әкә белән Мария Васильевна дустанә мөнәсәбәттә булсалар да, араларындагы киеренкелек кимемәде. Киресенчә, эшкә кагылышлы бер генә мәсьәлә дә бәхәс, бәрелешсез узмый иде. Бу хакта район кешеләре дә, өлкәнең партия һәм совет җитәкчеләре дә хәбәрдар иделәр. Аларның төрле киңәшмә һәм утырышларда әйткәләшеп алулары гадәткә кереп бара кебек. Икесе бергә туры килгән җыелышта берсе сөйләсә, икенчесенең каршы чыкмый калганы сирәк иде. Ләкин аларның район җитәкчеләренең соңгы җыелышындагы кебек чиктән ашканы булмады. Бу көнге шау-шу үз җирлегендә генә калмыйча, башка районнарга да ишетелде. Кешеләр: «Ачилов янә үзен күрсәткән», «Инде нәрсә булыр икән?», «Кайчангача дәвам итәчәк бу?» — дип, төрлесе төрлечә бәя бирә башлады. Мария Васильевнаны яклаучылар булган кебек, Гариф әкәне хак санаучылар да җитәрлек иде. Асылда алай зурдан кубарлык һични булмады кебек. Гариф әкә үзенең докладында бары тик күптән уйлап йөргән, инде күпләргә әйтелгән фикерен генә кабатлады. Аның әйткәне шул: чирәм җиргә көчләп күчерелгәннәр арасында үз кышлакларына кайтаруны таләп итүче булса — рөхсәт бирелсен. Ә совхозда торып калучыларга, киләсе бер- нке елда бакча булдыру шарты белән, җир бүленсен, диде. Дәүләткә мамык тапшыру планын кимендә ике ел үзгәртмәскә һәм аны арттырып үтәүче хуҗалыкларга өстәмә түләргә, диде. Аннары: элекке Куйкн районын аерырга, аңа үзенә хас экономика белән шөгыльләнергә рөхсәт итәргә кирәк! дигән тәкъдимне кертте. Боларны трибунадан әйткәнче үк әле ул кайбер идарәләрдә булып, аларның җитәкчеләре белән киңәш тотуын, кирәкле экономик мәгълүматлар туплавын да искә алып үтте. Кайберәүләрнең, бүгенге тормыш таләбен яхшы белеп бетермичә генә, эшлекле булып күренергә йөрүләрен фаш итте. Бу җәһәттән аеруча Зыяханов белән Мария Васильев- нага каты эләкте. — Хезмәт кешесенең фидакарьлеге, үз-үзен аямый эшләве хисабына гына җиңү рапортлары бирү дәвере үтеп бара. Ләкин әле без ул чирдән арынмаганбыз. Мәсәлән, аерым җитәкчеләр иҗади уйланмый, исәп-хисап белән исәпләшми, әмер биреп кенә эшләтүне кулай күрә. Ә бит җитәкчелек итү — ул күрсәтмә биреп тору гына түгел... Хәтта кайберәүләр җитәкчене «нечкә күңеллелек»тән азат булырга тиеш дип саный. Бу — бик яман, иптәшләр! Гариф әкә сөйләгәндә Мария Васильевна түзмичә берничә мәртәбә урыныннан торды. Әйтелгәннәрнең гадәттәгедән кискенрәк булуы залда утыручыларга да тәэсир иткән, зал җанлана төшкән иде. Әйе, ике җитәкченең болай тартышуы беркемне дә битараф калдырмады. — Тәкъдимнәрегезнең нигезендә дәүләт мәнфәгатен алдын кую юк, — диде Мария Васильевна. Бәхәсләшә башлау белән, алар - иән «сез»гә күчәләр. Бу исә аларны тагы да бер-берсеннән аера сыман иде. — Әнә шул шул, — дип элеп алды Гариф әкә. — Кайберебез югарырак, дәрәҗәлерәк эш урыны биләде исә, үзен дәүләт мәнфәгатен кайгыртучы бердәнбер кеше итеп хис итә башлый. Әйтерсең башкалар аны кайгырта алмый, гүя дәүләтне алардан яклау кирәк. Биредә утырган һәркемгә мәгълүм: дәүләтебезнең киләчәктә дә көчәя, куәтләнә төшүе зарури. Ләкин менә бу залда утыручылар, кыр-басуда эшләүчеләр шул ук дәүләт үзе түгелме соң? Алар мәнфәгате, аларның тормыш муллыгы, күңел көрлеге, ниһаять, бәхет-сәгадәте дә дәүләт мәнфәгате түгелме соң?.. Тормышыбызның өстенлеге дә шунда ки: аерым шәхес мәнфәгатен уйлау — бездә дәүләт мәнфәгатен кайгырту да бит ул. — Бәлкем киресенчәдер! — Мәгънәсе бер. Моны бер-береннән аерырга теләүче кеше я обыватель, яисә бюрократ булыр. — Алайса — беренчесе сез! — дип, Мария Васильевна аңа бармак төртеп күрсәтте. — Ә икенчесе — сез...ме? Гариф әкә белән Мария Васильевна шыпыртрак кына әйткәләшсәләр дә, зал аны ишетми калмады. Чөнки халык зур дикъкать белән тыңлап утыра иде. Шул тын залда бу хәлгә ыржаеп көлеп утыручы бер Зыяханов та, аның яраннары гына булгандыр. Иң беренче сүз алучы да Зыяханов булды. Мондый очракта беренче чыгыш, беренче сүз хәлиткеч булырга ихтимал. Зыяханов трибунага менгәч тә, аста утыручыларга мәгънәле генә карап куйды. — Бик күп активларны, киңәшмәләрне күргәнбез. Ләкин әлегәчә болай әйткәләшүне күргәнебез юк иде, — дип, җыерчык баскан йөзен чытып алды. — Бу ике җитәкче иптәш арасында нидер бар икән, безнең монда ни гаеп? Җыелыш саен ул җәнҗалны тыңлап колакларыбыз тонмаганмы? Күпме чыдарга мөмкин? Бүген менә обком секретарен ачыктан-ачык бюрократ днп атадылар. Ул шулайдырмы-юктыр- мы, сүз ул хакта түгел. Ләкин без активның тәрбияви ролен... Шулай итеп, Зыяханов бәхәснең, активка куелган җитди мәсьәләләрнең асылына кагылмыйча, бары тик «ике җитәкче иптәшнең» үзара мөнәсәбәтенә генә тукталып сүзне шул табан борып җибәрде. Гариф әкә күтәргән мәсьәлә тирәнрәк, катлаулырак һәм күпләр әле ул хакта фикер алышырга кыймый утыра иде. Кемнең ничек сүз башлавын көтә иде. Инде аларның да Зыяхановка иярүләре ихтимал бит. Зыяханов сүзен дәвам иттереп: — Җыелыш саен без үзара талашуларның шаһиты булабыз. Моңа чик куелырга тиеш. Инде төп мәсьәләгә килсәк, бнк авыр шартларда, яна җирдә, яңа тормыш башлап җибәргән ватанпәрвәрлар бүген Ачи- лов коткысы белән совхоздан кире китәргә җыена. Мәсәлән, Ачилов •СГАТЬ МОХТАР ф ЧИНАР ф үзе совхозда булганда шундый кешеләрне яклады. Алай гына да түгел, беркем белән киңәшмичә, берничә гаиләгә үзләренең кышлакларына кайтып китәргә рөхсәт бирде. Бу һич ярый торган эш түгел. Бик яман үрнәк бу. Ачиловның нәкъ менә шушы эшләре дәүләт мәнфәгатенә берьяклы карашын чагылдыра,— дип бетерде. Аның артыннан ук атылып чыгучының кулында кәгазь — алдан ук «әзерләнеп» килгән, күрәсең. —■ Без, арысландай батыр ир-егетләр, беренчеләрдән булып, карнайсорнайлар уйнатып, ул буш далага күчеп килгәнбез. Иптәш Ачилов безгә, кире кайтып китәргә рөхсәт бирәбез, дип әйтте. Бу безнең өчен мыскыллау булып яңгырый. Безләрне кем дип уйлыйсыз, иптәш Ачилов? Без ул чүл-даланы чәчәк аткан бакча итү өчен... өчен... килгәнбез. Гариф әкә бик шома язылган нотыгын кәгазьгә карап укучы бәрхет кәләпүшле бу көяз егетне дә таныды — Зыяханов совхозының клуб мөдире Убайдуллахан икән. Ул сүзен залдагыларга түгел, аерым кешеләргә — башта Мария Васильевнага, ул аңа игътибар итмәгәч, редактор Назаровка, аннан сон өлкә газетасы хәбәрчесенә карап сөйләде. Аңардан соң Түләгән сүз алды. Башта ул оялчан кыз сыман аяк астына караган килеш ишетелер-ишетелмәс кенә сөйләргә кереште. Аның санга күмелгән бу чыгышыннан шунысы аңлашылды: бер-ике ел дәүләт планы үстерелмәсә генә үзкыйммәтне киметү мөмкин булачак; эчке резервлар хисабына совхоз, ниһаять, рентабельлелеккә ирешәчәк икән. Ул чакта планнан тыш табышны эшчеләрне материаль кызыксындыру өчен кулланып була. Шуннан соң «әфгани җиле» белән көрәшне дә ныклап башларга ярый. Аны җиңсәң, уңыш бермә-бер артачак. — Коры даланы үзләштердек дип әйтәбез. Бусы хак. Инде алга ничек барасын уйлап эш итәсе кирәк. Минемчә, иң элек кешегә дә, уңышка да зыян китерүче котырынган җилгә киртә куярга вакыт,— диде ул — Бу хаҗәттән чыгып караганда, бакча утырту, бакчачылык эше кемнеңдер шәхси ихтыяҗына гына кайтып калмый, бу — бик кирәкле эш. Безнең совхозның экономик советы басуларны ул давылдан урман кишәрлекләре белән ышыклау эшенә аерым бригада куярга дигән тәкъдим кертте. Бу ике эшне башкармый яшәү мөмкин түгел. Шуннан соң бездән китәргә теләүчеләр дә кимиячәк. Соңгы сүзем шул: йорт яны бакчалары шәхси ихтыяҗ, хосусый милек итеп кенә каралмаска тиеш. Ул безнең сәламәтлек өчен дә, күңел байлыгы өчен дә, хәтта уңыш өчен дә бик кирәк. Минемчә, Ачилов иптәшнең тоткан юлы з,аманча. Элекке Куйки районын кайтаруны да яклыйм. Ул — даланың калканы да, халыкның ял-бәйрәм урыны да. Гомерлек бакчаларны юк итү халкыбыз табигатенә ят нәрсә. Хак әйтте райком секретаре: кеше өчен, аның бәхете өчен! дип. Шул кешенең ихтыяҗы, кирәкярагы, те- ләк-таләбе белән исәпләшмәү җәмгыятебезгә хас түгел. Ә без кайвакыт бу хакыйкатьне онытабыз әле. Активта булганнар арасында райком секретаре Ачилов эшенә теләктәшлек белдерүчеләр дә, аның тәкъдимнәреннән куркынып калучылар да барлыгы беленде. Шулай ук күпчелекнең әлегә кайсы якны кабул итәргә икәнлеген, кайсысының хаклылыгын ачыклап бетермәгән- леген, шуңа күрә бу юлы дәшми калуны кулай күргәнлеген дә чамалап була иде. Җыелыштан соң Гариф әкә, Мария Васильевна һәм тагын берничә кеше фойедагы буфетта лимонад эчеп калдылар. — Җыелыш яхшы узмады, — диде Мария Васильевна. Аның төсе качкан, йөзе бик боек күренде. Гариф әкә көлемсерәп: — Зыяханов фикерен кабатлыйсыз шикелле? — дип куйды. Сүзгә күрше өстәл янында сыра эчеп утырган Назаров та кушылды. — Минемчә, уйландыра, активлаштыра торган активларның берсе булды. Моны инде ишектән чыгу белән онытмаячаксың... Эшлекле үтте,— диде. Аннан соң, өстендәге күбеген өреп, алдындагы сыраны сулыш та алмый эчеп җибәрде дә, «Газетаны өлгертәсе бар», дип, ашыгып китеп тә барды. Кич булуына да карамастан, һава бөркү, сулу алуы авыр иде. Л^аң- гаен бөрчек-бөрчек тир баскан Гариф әкә Мария Васильевнаны озата чыкты. — Бәлки безгә кереп чәй эчәрбез, — диде ул. Мария Васильевна Гариф тәкъдимен кабул итми, машинасына ♦ юнәлде: «Халык ни сөйли, ишеттегезме?» — Халык дип кемне аласың бит. Убайдуллаханны булса... «Арыс-< лайдай батыр»лар, имеш. Күңелендә бер, телендә икенче аның. Иң£ аянычы — андыйларны да үзебез тәрбияләгәнбез! — Ай-яй... Миңа да бер шулай дигән идегез түгелме? Исегездәме?* — Ни әйтим? Андыйны яман күрәмен! — дип, Ачилов кулын күкрә-£ генә куйды. Машина янына килеп җиткәч тә, Мария Васильевна уты-< рып китәргә ашыкмады, ерак тауларга карап, нидер уйланып торды. £ — Бу Зыяханов та... Ни кирәк аңа?.. « — Аңа элеккечә, боерык буенча эшләү кирәк. Эшкә кем кушса, шул җавабын да бирәчәк. Үзенә җаваплылык аласы килми, аңа өйрәнмәгән ул. — Бүген үк ул бөтенесен дә Беренчегә җиткерәчәк. Бюрода тикшермәгәйләре... — һай, хәйләкәр бу Зыяханов... Тәҗрибәле, — дип, райком секретаре янә дүртенче совхоз директорын күз алдына китерде. — Эшеннән кузгатып кара аны хәзер, каршы чыкканым өчен үч ала диячәк... — Эшеннән алырга уйлыйсызмы? — Әйе, шулайрак иде. Сизенеп эш йөртә, төлке. Түләгәнгә җай бирми ни карышты, баксаң — чатаклыклары да байтак икән. Экономик совет аны ачты. Хәер, ул гына да түгел, Зыяхановта гомумән җи-' тәкчегә хас сыйфатлар чикле. Бу җыелыш хакындагы шау-шу шул көндә генә бетмәде. Элек аны берничә газета язып чыкты. Газеталар да, активта сөйләүчеләр кебек үк, капма-каршы фикер йөртә иде. Хәтта бер хәбәрче мәҗлеснең «җәнҗаллы ягына» үтә дә басым ясап, фельетон рухында язган. Назаров мәкаләсендә райком секретаре күтәргән мәсьәләләр дәлилләп, яклап язылган булса, өлкә вәкиле исә Убайдуллахан чыгышын тулаем күчереп, сүз башлаганда гына «ике җитәкченең җанга тигән низагы» дип әйтеп киткән иде. Шулай итеп, «җыелышның нәтиҗәсез үтүе», «анда Ачиловиың кнЛешмәгән яңалыклар белән чыгуы», «өлкә партия комитеты җитәкчеләреннән берсен «бюрократ» дип атавы тиз ара беренче секретарьга да мәгълүм булды. Әйтүләренә караганда, бу хәбәрдән соң беренче секретарь бик нык ачуланган. «Булды, куп түздек. Хәл итәргә кирәк, я анысы эшләсен, я монысы» дигән, имеш. Ачиловиың тезисларын алдырып укыганнан соң, мәсьәләне ачыклау өчен алдагы бюрога куячагын әйткән икән. Шулай итеп, райком секретаре Гариф әкәнең хәл-әхвәле җитди иде. Гариф әкә шушы хәлләр белән мавыгып Исраиловның барлыгын да оныта язган иде. Ул әбләһ үзе хакында үзе искә төшерде. Шул катлаулы, борчулы көннәрнең берендә аның, Анабибигә ата икәнлеген дәгъвалап, Ачиловны судка биргәнлеге беленде. Моны Гариф әкәгә телефон аша өлкә судының тикшерүчесе хәбәр итте. Ул «сөйләшү» өчен килергә рөхсәт сорады — Килегез. Тик аңлашу, сөйләшүме соң, әллә сорау алумы? — Без сезне гаепләмибез. Шулай да... райкомда очрашу килешерме? ЧИНАР ф Тикшерүче икеләнә калды. Ул Гариф әкәнең шәһәргә баруын тели иде шикелле. Ә аның болай да көне-көнгә ялганган чак. — Килешер, ник килешмәсен, — диде ул. Шул ук вакытта аның әңгәмәне өйдә, Анабиби алдында да уздырасы килми; әлегә кызның берни белми торуы хәерле иде. — Без бит мөһим иҗтимагый мәсьәлә хакында сөйләшәчәкбез, нишләп килешмәсен,— дип өстәде Гариф әкә. Әлегә бу хәлгә әллә ни игътибар итмәскә тырышты. Әмма ләкин ачуын баса алмыйча, төне буе аяк өсте йөренеп чыкты. Гомерендә дә суд каршына бармаган кеше, инде үзен тикшерүче эзләп киләчәк. Алдына әнә шул вөҗдансыз Исраилов шәүләсе килеп басты. Тик бер дә күрмәве сәбәпле, ул аны анык бер шәхес итеп танымый иде. «Шуны табармын да, араны ачыкларбыз» дип никадәр йөрде. Бактың исә, тапкан кеше Исраилов үзе булды. Ачилбвның моңа да ачуы чыкты. — Юк, аның белән нинди сүз булуы мөмкин!—дип уйлады ул. Иртәгәсен ул тикшерүчене йокысызлыктан интеккән, борчулы бер кыяфәт белән каршы алды. Аның каршында пөхтә киенгән, чәчен туры юл калдырып пөхтә генә тараган, аксыл чырайлы ир утыра иде. Йөзендә, күз карашында һични чагылмый сыман. Гариф әкә аңа Анабибинең бөтен тарихын сөйләп бирде: баланың ятим калуын, Сарагөлнең үлемен, инде хәзер бер-берсеннән башка яши алмауларын әйтте. Үзе, шул гыйбрәтле, тетрәткеч вакыйгалар турында сөйләнгәндә, суд тикшерүчесе йөзендә һичбер үзгәреш күрмәвенә, аңарда бер нинди хис уянмавына кыйналып утырды. Шул кадәр битарафлык булса да булыр икән! — Инде белдегезме Исраиловның кем икәнлеген? — диде ул соңыннан. Аның бу әйткәннәреннән күптән мәгълүм нәрсәне күпертеп йөрисе дә түгеллеге аңлашыла иде. — Хатыны үлде, баласы калды — ник бер хәбәр бирсен. Шуннан соң да унбиш ел үтте — ник бер мәртәбә «балам исән-саумы» дип кызыксынса икән. Хәзер ана ни кирәк? Ике кешенең тик шул бала хәсрәтеннән гомере өзелгән. Инде Сарагөлем урынына ул калган... Әйтегез, ул ахмак минем белән булышмасын. — Юк, мин ана ни дип тә әйтә алмыйм, — диде тикшерүче. — Минем өчен ике як та барыбер. — Барыбер?! Ай-Һай... — Шулай. Безгә ике якның фикере дә бертигез. Дәлил, документлар кыйммәт. — Әйе, миндә нинди дә булса рәсми документ юк. Минем документым әнә — сау-сәләмәт үстергән кызым. Мин аңа әти! — Сез — карап үстергән ата, ә ул — тудырган ата. Безнең вазифабыз шуны ачыклаудан гыйбарәт. — Сез һаман да аның белән мине бер урындыкка утыртмакчымы? Юк! Моңа Анабиби ни диячәк? Ә? — диде ачуы купкан Гариф әкә. — Әлбәттә, аңардан да сорарбыз. Тик бүгенгә кадәр үз атасын күреп белмәгән бала ни дисен? Хәзергә аның ата мәсьәләсендә хаталануы бик мөмкин... Рөхсәт итсәгез, сез әйткәннәрне мин кәгазьгә теркәр идем. Язасыларын язып эшен бетергәч тә, очрашкандагы кебек, салкын гына саубуллашып китәргә җыенды. Бүлмә буйлап йөренгән Гариф әкә: — Баланың үзеннән сорарсыз. Ул ни әйтер, — дип кабатлады. — Әлбәттә. Ләкин аның ни әйтере безгә мәгълүм. Әйткәнемчә, үз атасын ул каян белсен ди? — Шулай шул. Аны үзегез дә аңлыйсыз — каян белсен ул үз баласын? Бу кеше чыгып киткәч тә тиз генә тынычлана алмады ул. — Ике як та барыбыр, имеш! Шул кеше дә ата хокукын даулый бит, ә! Тиңләштерүләрен карасана, әвәрә булып йөрүләре тагын. Соңыннан уйга талып байтак кына утырды. Кулы эшкә ятмый иде. Мария Васильевна белән киңәшәсе килде, тик телефон трубкасын кулына ике мәртәбә алгач та шалтыратырга базмады, кире куйды. Сыз- гырынгалап өстәлдә яткан кәгазьләрне әвеш-түеш китергәләде, тик ни өчен шулай иткәнен дә әйтә алмас иде. Аннары ашыгып кайтып китте. — Дәдәжан! — дип, шатланып каршы алды аны Анабиби. Чәче ♦ тузгыган, кулы корымлы иде. — Лагерьдан Тимер кайтты. Китаплары- £ гызны карагыз әле, баскыч куеп барысын да яңабаштан тезеп чыктык... = Әйдә, әйдә инде, карагыз инде, дәдә. Ё? Шулай дип ул атасын эчкә сөйрәде. Ф — Башка һич кем килмәдеме? — Килде, — диде Анабиби, шунда кинәт тавышы үзгәреп китте. — « Бер кеше килде. Сорашты. * — Ниләр сорады? о Гариф әкә, ярсуын тыя төшеп, сабыр булырга тырышты. я — Әлегә ни... Үз дәдәңне беләсеңме? ди. Юк, дидем. Аннан соң: бу «■ дәдәңне яхшы күрәмсең? диде. Әйе, дидем. Үз дәдәңне табышыйкмы? X диде. Белмим, дидем. Тапсак, кайсы дәдәң белән торырсың? диде... Гариф әкәнең маңгаена суык тир бәреп чыкты. Анабиби атасындагы • үзгәрешне күреп шундук аның куенына атылды. — Дәдәжан, кирәкмәс! Кирәкмәс, борчылмагыз! Сез генә минем дәдәм! Сез, тик сез! —дип, өзгәләнә-өзгәләнә атасын кочты. Инде Гариф әкә, җилкәсеннән сөеп, аны юатырга кереште: — Вай, тинтәк, тинтәк... Әлбәттә, шулай, әлбәттә. Куй, кирәкмәгәнне уйлама. Кемдер юк-бар сөйләп йөри... Килештекме? — диде. Күзен каплаган яшь пәрдәсен күрсәтми генә сөртеп, эш киемнәрен салырга дип бүлмәсенә кереп китте. — Тимер тазарганмы соң лагерьда? һай, бигрәк матур тезгәнсез бу китапларны. Инде кирәккәнен дә табарлык түгел икән. Анабиби йөгереп китапханәгә керде. Кычкырып көлеп җибәрде. Алар янә баскычны киштәгә сөяп куйдылар. Кызы, өскә менеп, китапларны нинди тәртип белән тезүләрен аңлатырга тотынды. — Булдыргансыз, кызым, — дип, Гариф әкә аның күңелен күрде. Шулай гөр килеп көлешеп-сөйләшеп торганда, аларга күрше хатыны килеп керде. — Кышлактан килендәшем килде, Арифҗан. Көлешүегезне ишеткәч исемә төште... Кунак күчтәнәче, авыз итегез,— дип, ул ашъяулык белән кат-кат чорналган ашлы табагын өстәлгә куйды. Бу _ Анабиби янына уйнарга керүче кечкенә Ярмәт белән Тимернең әбисе иде. Ашап, чәйләр эчкәч, Анабиби ян сәкедә йоклап та калды. Күршеләрдә әле кунак шау-шуы тынмаган иде. Шунда ук Ярмәтнең чыр-чу килгәне ишетелә. Өйдә дә кычкырып сөйләшәләр, шау-гөр килеп көлешәләр иде. — Ярмәт шул кадәр дә дәдәсенә охшаган, коеп куйган инде менә, килендәш! — Үз атасына охшамыйни... Гариф әкәгә, кеше сүзен тыңлар өчен чыккан кебек, уңайсыз булып китте. Ул бакчаның аргы башына үтте. Әмма колак төбендә һаман! «Дәдәсенә шул кадәр охшаган» дигән сүзләр яңгырап ишетелгән шикелле иде. «Коеп куйган инде менә...» Нинди бәйләнчек сүз булды соң әле бу... Ул, янә өйгә кереп, кызы янәшәсенә барып утырды. Кызы изрәп йокыга талган. Гариф әкә кагылыр-кагылмас кына итеп аның чәченнән сыйпады, сөйкемле, нәни иреннәренә карап: «Кызым... син соң. син кемгә охшаган?.. Миңа түгелсең, билгеле. Син матур, кызым» Гариф әкә ялгызлык тойгысына бирелеп утырды. Читләтеп кенә тагын Апабн- биенә карап торды. «Мәрхүмә анасы да бу кадәр матур түгел иде. Сарагөл матур да бит, үз анасы түгел. Атасы Исраиловкамы әллә? Ни гомер ул аның күз алдында бер мәхлук җан булып тасвирланмыш иде. Шуңа да охшар микәнни бала? Ә шулай булса? Күрер күзгә матур булып та, күңеле яманнар азмы? Алайса, бел, син ана матурлык бирсәң, мин миһербанлыгым бирдем. Янар йөрәк бирдем мин аңа! Белсәң әгәр...» Гариф әкә үзен өстен итүче күп к?нә башка дәлилләрне дә хәтерләде, тик ана карап күңеле генә юанмады. Шулай да булсын, кызы Ис- раиловка да охшасын, ди. Барыбер аны ул тәрбияләгән түгелме соң?! Юк, юк, кызын ул һичкемгә бирмәячәк. Шушы төннән соң аның Анабибнен яратуы тагын да арта төшкән кебек булды. Бер-ике көн үткәч, әлеге суд тикшерүчесе районга килеп, Гариф әкәгә янә берничә сорау бирде. Ә китешли судка чакыру кәгазе калдырды. Гариф әкә эшнең кая баруын аңлады. Әлегә чаклы ул эш зурга китмәс диебрәк уйлый иде. Суд тикшерүчесе ишек төбенә җиткәч, туктатып, сорамый булдыра алмады: — Ни өчен бу эш белән өлкә суды шөгыльләнә? — диде. — Дәгъвачының үтенече шулай. Бу очракта район судының гадел хөкем итә алмавы ихтимал. — «Дәгъвачы»? Димәк, мин суд каршында «гаепләнүче» дип аталам? Мәрхүмә хатыным белән без яхшылык эшләдек дип уйлый идек. Дистә ярым ел шул уйда күңелем үсеп, үз-үземнән канәгать йөргән мин... Сез, сез нишләп көләргә иттегез әле бу олы хистән? — Әйтәсе сүзегезне судта әйтерсез. — Ә бармасам? Төймәдән дөя ясап йөрмәгез! — дип, Гариф әкә, кызып, теге чыгып китү белән чакыру кәгазен ерткалап, чүп савытына ташлады. Ул үзенең хаклы икәнлегенә ышанган иде. Шуңа күрә күңелендә гаҗәеп бер тынычлык урнашты... Гариф әкә үзенең совхозлары, экономик советлары, «әфган»га каршы көрәш оештыру — урман кишәрлекләре, бакчалар утырту өчен бригадалар билгеләү эше һәм, ниһаять, элекке тау районын кире кайтаруга хәзерлек мәшәкатьләре белән мәш килеп, онытылып китте. Ә кичләрен ул Анабибие, Тимер белән Ярмәт кергәндә, аны да тезенә алып — шул бала белән юанып үткәрә иде. Хәтерләсәгез, нәкъ шундый кичләрнең берсендә аларга көтмәгәндә генә Ачил баба белән Газыймҗан килеп керде. Ярмәт шундук сөенче алырга чыгып йөгерде. Ачил баба белән Анабибинең, Гариф әкә белән Газыймҗанның беренче күрешүен, танышуын онытмагансыздыр, шәт. Алар килде дип, йорт хуҗасы көнесәгате белән дигәндәй күңелендә- ген сөйләп бирмәде. Хәер, алар әңгәмәсен ул кичне телефон шалтыратып бүлдерде бит. Ә әлегә без Ачил баба килгәнче булган хәлләр белән таныштык. Исегездәме, Ачил баба ачуланып, ачынып: — Обком секретаре белән шулай сөйләшәләрме? Үзең кем? — диде. Йөзе кинәт кырысланып, күз кабагы аска төшкән иде. Гариф әкә башын салган килеш утыра бирде. Байтак кына утырганның соңында: — Обкомның бюросына куйганнар. Минем «башбаштаклык» тикшереләчәк,— диде ул. — Мәрьям докладчы икән, аңа кушканнар... Ишеттегезме... ни дип кычкыра? Шуннан соң гына кунаклар өч-дүрт ай элек булып узган вакыйгадан хәбәрдар булдылар. Ә төн буе йокламаган Гариф әкә иртәдән бюро утырышына әзерләнергә кереште. Тимер белән Анабибигә дә эш табылды. Алар Газыймҗан абыйлары белән китапханәгә кереп бикләнделәр. Кырык яшьлек Газыймҗан да кай ягы беләндер, шушы балаларга тиң кебек иде. Юк кына нәрсә гә дә исе китүчән. Очраган бер нәрсәгә хәйран кала. Әледән-әле китапханәдән аларның көлешкәне ишетелеп торды. Аеруча көр яңгыраганы— Анабиби авазы иде. Бу яктагыларга да ул һич тынгылык бирмәде. — Дәдә, дәдә! Азимҗан әкәмнең анасы да Анабиби икән бит. — Бабам, беләмсен, Тимер әле укытучысы белән дә бәхәсләшә... Ләкин мондагыларның колагына аның сүзләре керми иде. Ата белән улның үз әңгәмәсе: Ачил баба улына үзен бюрода ничек тотарга кирәклеге хакында киңәш бирә. — Ни булса да күңелеңдәген, үзең нык инанганны гына сөйләп бир. Кычкырынма. Сүзне акырып-бакырмыйча гына әйтеп тә аңлатып ♦ була. Кычкыру өстенлек билгесе түгел. Ә сабыр гына сөйләшү — шу- =- лай ук килешү дигән сүз түгел. Үз хаклылыгына ышанмаган кеше генә £ кычкыра ул, — дип үгетләде ул. Моның белән ул улының күңеленә ышаныч салып, җилкәсеннән 2 сөеп озаткан кебек итте. Гариф әкә урамга чыгышлый гадәтенчә ишек х төбендәге почта ящигына үрелде. Көндәлек почта арасында ниндидер й яшел кәгазь кисәге дә бар иде. Тагын судка чакырулары икән. Повеет- £ каны, нишләтергә белми кулында әйләндергәләгәч, бөтәрләп ян кесә- -> сснә тыкты, һаман тынмыйлар икән. «Юк, ул вөҗдансыз алдында га- ° епләнүче булып барып басу хурлык! Кирәк икән — үзе килсен аңлашырга», дип күңелен тынычландырды ул. Берничә көн үткәч, Гариф әкә райкомнан аласы кирәк-ярагын алды да, машина чакыртып, өлкә шәһәренә китеп барды. Инде бөтен нәрсә онытылган, башында фәкать буласы бюро утырышы гына иде. «Активтагы сөйләгәннәремне генә тикшерәләрме? Әллә үземнеме? Сөйләгән- нәремне булса — янә шуларны гына кабатлармын. Өлкә комитеты белән алдан киңәшмәгәнмен икән, район активы белән фикеремне уртаклаша аламдыр ич? Моңа хакым бар. Уйларымны да яшермәдем, һәммә җирдә ачык әйтә килдем. Кемгәдер ул ошамаса — түзсен, тузанын какканга рәхмәт әйтсен. Мәйле, тиеш тапсалар, мине дә орышсыннар. Мәрьям бүзәреп-чәчрәп чыгар инде. «Бюрократ» дигәнгә бәйләнер. Кызулык белән бик үк урынлы әйтелмәде әйтелүен, аның өчен гафу үтенәм, тик бюрократлык аңарда җитәрлек, белеп торсын диярмен». Әмма бюро утырышы Гариф әкә көткәнчә булмады. Бердән, ул бик, кичегеп башланды, Мария Васильевна да, Беренче үзе дә озак кына күренмәделәр. Шактый көтеп утырганның соңында гына Беренче, эчке ишектән чыгып, кәефсез генә: — Мария Васильевна бүген була алмый, утырышны икенче мәсьәләдән башлыйбыз, — дип игълан итте. Беренче секретарь тәбәнәгрәк буйлы, киң маңгайлы, үткен күзле кеше иде. Ул, Гариф әкәне күзе белән эзләп тапкач, тагы өстәп әйтте: — Иптәшләр, төрле имеш-мимешкә урын калмасын, Мария Васильевна каты авыру сәбәпле бюрога катнаша алмый. Районнан кайтышлый йөрәк авыруы тоткан, хәзер бер совхоз больницасында ята, — диде. «Ахырынача үз сүземдә торам, бәхәсләшәм» дигәнрәк ният белән утырган Гариф әкәгә бу хәбәр бик яман тәэсир итте, ул аптырап калды. Күз алдына район җыелышыннан соң сулып, агарынып калган йөзле Мария Васильевна килеп басты. Кайда син Мәрьям, кайсы совхозда? Сулышны буган ком буранына юлыктыңмы әллә? Ачилов бюро утырышыннан чыгып китмәкче иде, яхшысынмады. Утырыш башланып, кайсыдыр РТСныц хәзерлеген тикшерергә керешкәннәр иде. Гариф әкә фикерен туплый алмыйча, ни , сөйләгәннәрен тынлап утыра бирде. Йөрәк авыруы, йөрәк өянәге... Ул нигәдер үзенең йөрәк турысын капшап алды, йөрәге атылып чыгардай итеп сикерә иде. Ашыгыч ярдәм җибәрелде, диде кебек. Кайсы совхозда икән соң? Ярый ла, өченчедә булса — аның амбулаториясе бар. ♦ dVIlllh Башкалар һични булмагандай бәхәсләшә, сөйләшәләр. Шул бер PTC мәсьәләсен карау ашкынып, янып утырган Гариф әкә өчен берничә сәгатькә сузылган шикелле тоелды. Ничек тә тизрәк китәсе иде. Мәгәр моннан кая барасы, шул совхозгамы, әллә өенәме? — үзе дэ белми иде. Ул шулай тәнәфес җитүен сабырсызланып көткәндә, Беренче секретарь, өстәл өстенә иелгән йөзен күтәрми генә: — Иптәш Ачилов, бу мәсьәләдә сез ни уйлыйсыз? — диде. Гариф әкә, үз уе белән мавыгып утырганлыктан, ни хакта сөйләргә дә белмәде. — Минем... фикерем юк шикелле, — диде ул. — Кызык. Шундый мөһим мәсьәлә, югыйсә? Кабинетта тынлык урнашты. Бюрода утыручы һәркемнең үзенә төбәлеп карап торуын чамалады Ачилов. Бу уңайсыз кичерешне дә үткәзеп җибәрде. Тәнәфес игълан ителү белән тизрәк урамга ашыкты, машинасын эзләп тапты. Кайсы якка юл тотарга? Әллә яңадан бюрога кереп утырыргамы? Әлбәттә, аңа бу җыелышта булу кирәк. Шулай ук Мария Васильевна хакында кемнәндер белешәсе, аның хәлен, кайдалыгыи ачыклыйсы да бар иде. Рульгә утыргач, машина үзеннән-үзе өйгә тартты. Өенә кайтып төшсә — һичкем юк, тып-тын. Кунаклары кая? Кызы нишләп юк? Шашынып бүлмәдән бүлмәгә йөренде. Юк! Өс-башын да салмый, хәле китеп Анабиби караватына ауды. Кайсы якка китеп олаккан соң болар?., йөрәк авыруы... һич көтмәгәндә теге дөньяга алып китүе дә бар бит аның. Айлап кыймылдамый яткыруы бар_ Мәрьям ни хәлдә икән? Гариф әкә һич кенә дә берәр карарга килә алмый аптырап озак ятты. Үз хисеңә үзең хуҗа булма, имеш... Җебеп кал, имеш. Үзен тир- ги-тирги инде кузгалырга ниятләгән иде, урам як ишегенең шыгырдап калганы ишетелде. Эсседә әлсерәгән Ачил баба кайтып керде. Кергәч тә иң әүвәл чиләк күтәреп су эчте, аннан соң гадәтенчә сакалын сыпырып куйды. Аның бу тынычлыгы Гариф әкәгә дә тәэсир итте. Ул да сабырлана төште. Икесе дә кунак бүлмәсендәге өстәл янына килеп утырдылар. — Кайларда йөрдегез, ата? — Мәрьямнең хәлен белдем... Гариф әкәнең йөзе ачылып китте. Күңеле тулып, бер ара карап торды да малай чагындагы кебек атасы күкрәгенә сыенды. Карт кытыршы кулы белән улының җилкәсеннән сыйпап сыпыра-сыпыра: — Тинтәк... — диде. — Өстеңнән тузан бөркелеп тора. Гариф әтисе күкрәгеннән башын алмый гына: — Хәле ничек соң? — диде. — Ярыйсы, улым, ярыйсы. Шифаханәгә китерештек. — Рәхмәт, ата... Шул чак кайсы яктандыр берәүнең үксеп елаганы ишетелеп калды. — Анабиби! — дип, Гариф әкә йөгереп ишегалдына чыкты. Тик нигәдер Анабиби үзе күренми иде. Ни булган аңа, нигә елый? Ары барды, бире килде — кыз күренмәде. — Арифҗаи, бире кер! — диде Ачил баба. Болай ашыгып чакыруыннан әтисенең борчылганлыгы сизелде. Гариф әйләнеп кергәндә ул Анабиби бүлмәсендә, ниндидер кәгазь тотып тора иде. — Менә моны күрдеңме? Бу өстәлдә яткан икән... Укы әле. Гариф әкә аны алып укырга кереште. Суд хөкеменең аңа җибәрелгән нөсхәсе икән. Суд ике якның да гариза-дәлилләрен тыңлап, документлар белән яхшылап танышканнан соң шундый карарга килгән: гражданин Ач» лов Гариф баланы, туу белән үзенә алып, кулыннан килгәнчә тәрбия- ләп үстергән. Моның белән ул совет кешесенә хас эш эшләгән. Әмма баланың үз атасы булган гражданин Исраилов Мөхәммәтәмин, ул вакытта шәхескә табыну чоры хаталарының корбаны буларак, нахак репрессиягә дучар ителгән, шул сәбәпле хатыны һәм баласы хакында бернинди дә хәбәр ала алмаган. Моның өстенә, бала укыган мәктәптән судка вәкил итеп җибәрелгән педагог Шәфигуллинаның сөйләвенчә, Анабибигә дөрес тәрбия бирү өчен ул торган өйдә кирәкле шартлар юк: «Гражданин Ачилов җаваплы эштә эшли, бик еш өйдән китеп йөри, бала кичен дә, көндезен дә бер ялгызы кала. Ул үз иркенә куелган. Укытучылар белән мөгамәләсе тупас, дорфа; баланы бу шартта калдыру педагогикага сыймастай бер хәл, яшүсмернең киләчәге өчен хәвефле... Гражданин Исраилов Мөхәммәтәминнең хәзер гаиләсе бар, өй шартлары яхшы. Башка барлык хокуклары кайтарылу белән бергә аның аталык хакын таләп итүе дә канунга туры килә... Шушы әйтеп үтелгән факт һәм фикерләрне искә алып, өлкә халык суды мәсьәләне гражданин Исраилов файдасына хәл итте...» Гариф әкә бу хөкемне ахырынача укый алмады, күз аллары караңгыланып китте. Йөрәге еш-еш тибә, ә колак төбендә һаман баягы елау авазы яңгырап тора иде. Инде: «Кая ул кыз, кем тигән?» — диясе, эзлисе юк иде. Үзе гаепле икән шул барысына да. Ачил баба да, инде нишләргә белми, гаҗиз булып утыра бирде. Гариф әкә, бердән хушына килгәндәй: — Анабиби!!!— дип кычкырып куйды. Ишектән башта Тимер, аның артыннан Газыймҗан күренделәр. Тимер, Гариф әкә алдына килеп, әмма күтәрелеп карамый гына: — Без сезне эзләп шәһәргә бардык, — диде үпкәләп. — Сез, Ариф әкә, судка бармагансыз, Анабибине якламагансыз... баш тарткансыз. Өзеп-өзеп кенә шулай үпкәсен әйткәннән соң, ул эчке якка кереп китте. Гариф әкә, урыныннан кузгалып, «Анабиби!» дип чакыра-чакыра ишеккә таба омтылды. Ул инде Тимернең кызны каядыр яшереп, бикләп китүен чамалап алган иде. Шул арада алар капкасы каршына такси килеп туктады. Аннан бер хатын, бер ир төште дә туп-туры Ачиловлар йортына таба юнәлде. Ишегалдына алар, эт юкмы дип шикләнгәндәй, карана-карана килеп керделәр. Боларның икесе дә урта яшьтә, килешле, пөхтә киенгәннәр иде. Аеруча ире затлы күренә: изүе ачык ефәк күлмәктән, яхшы пин- жәге беләгенә эленгән. Беренче карашка гел көлемсерәп, күңелне үзенә тартып тора кебек иде. Гариф әкә аны хәтта кайчандыр, кайдадыр күргән дә шикелле булды. Хатыны да шактый интеллигентлы күренде! яхшы кием, колак яфракларын тартып торган авыр алтын алкалар, буяулы ирен. Тик бу очракта үзен ничек тотарга гына белми, ахрысы! бер елмайган итә, бер җитди кыяфәткә керә иде. Алар өйгә кергәч тә Гариф әкә баскан урыныннан кузгалмады. Кар- шында, һичшиксез, Исраилов үзе иде. Хатыны белән килгән. Анабибине алып китәргә килгәннәр... Алар исәнләште, тагын нидер әйтте шикелле. Гариф әкә һични ишетмәде. Моңа чаклы ул Исраиловны килбәтсез бер мәхлук җан итеп күз алдына китерә торган иде. Ә бу исә хатын-кыз кебек чибәр, һич кенә дә яман бәндәгә охшамаган. — Мин кызымны алырга килдем. — диде ул. Эчке ишекне ачып, каяндыр Анабиби килеп чыкты. Күзе кызарган, битендә яшь эзе, үзе чак кына калтырана сыман, ә кулында кечерәк төенчек. Чыкты да Исраиловка таба китте. Каршына җиткәч, күтәрелеп йөзенә карады. Исраилов, көтел.мәгәнрәк бу очрашудан аптырап, ни әйтергә дә белми каушап калган иле. Ул арада Анабнбй янә кискен борылып Гариф әкә ягына китеп барды. Сүзсез генә атасының сулган йөзенә текәлде. Инде ул еламый. Эчке, караңгы бүлмәдә иртәдән бнр- • С F A f Ь MOXVAP ф ЧИНА» ф ле елый-елый күз яше кипкән иде. Гариф әкә ике кулын сузып аны кочып алмакчы итте. Шул чак кызы, төенчеген аның аяк астына ташлап, йөгереп ишеккә таба юнәлде, аны дыңк иттереп бәреп ачты да, урамга ук чыгып чапты. Өске киштәдән зур чемодан очып төшеп, аннан идәнгә елка бизәкләре чәчелделәр. Кыз артыннан кузгалган Исра- иловлар исә аларны чатыр-чотыр изеп үттеләр. Олылар өйдән чыккалаганчы, Анабиби, машина ишеген шап-шап китереп, аңа кереп тә утырган иде. Иң элек аның янына йөгереп Тимер килеп җитте. Ул нишләргә дә белми машина тирәли уралган арада Исраиловлар да шунда утырып, машина кузгалып та китте. Гариф әкәнең аларны озатырлык та, урыныннан кузгалырлык та хәле калмаган иде. Моны күреп торган Ачил баба аңа урындык сузды. Үзе, бу вакыйгадан аңына килә алмый, аптырап, баядан бирле бер читтә боегып басып торган оныгы янына китте. Гариф әкә, аяк астындагы уенчыкларны баса-сыта, бүлмәгә керде. Башка вакытта ул нәни генә пыяла кыйпылчыгын да, кызы киселмәсен дип, идәннән иелеп алыр, читкә илтеп ташлар иде. Өстәл янындагы көрсигә утырып, башын өстәлгә салды. — Атам, берәр сүз әйтче, — диде. Ачил баба җавап бирмәде. Ул ишегалдында ук калган, үзе дә нишләргә белми арлы-бирле йөренә иде. Улы янына юри кермәде. Керсә бит аны я тиргисе, я юатасы була. Еласа — ялгыз елап алсын. Ничек юата аласың аны? Чирек сәгатьтән соң Гариф янә: — Әти! — диде. Ачил баба бүлмәгә кереп, улы каршына килеп басты. — Мәрьям бюро хакында берәр сүз әйтмәдеме? — Юк... Менә бер хат тапшырган иде. Ата кеше, биленә уралган яулык араларын актарып, бер конверт чыгарды. Гариф әкә ачмый гына хатны өстәл өстенә алып куйды: укыргамы-юкмы дип икеләнә иде ул. Ачил баба, улының кайгыруын карап тормас өчен, яңадан чыгып китте. Бакчага кереп, авыр йөзем тәлгәшләрен учына алып караштыра- караштыра тәмнәрен татырга кереште. «Бу ялгыз-ятим йортта кем сөенеченә пешә болар, кемгә кирәгер инде алар?» Ул шулай әрнеп, ачынып йөргән бер мәлне өйдән Гариф улының шаркылдап көлгәнен ишетте. Карт үз колакларына үзе ышанмый өй ягына каерылып карады. Аяк астында коры яфрак кыштырдый иде. Көлү янә ишетелде. Инде Ачил баба куркына калды: ни булган моңа? Тилерәме әллә? Каушап, каударлап өйгә таба атлады. — Атай! Ай-вай-вай! Атай!.. Ачил баба йөрәген тотып өйгә керсә, Гариф әкә. аякларын селкеп, Анабибинең кечкенә караватында ята. Үзе һаман һа-һа көлә иде. Аяк очында Анабиби төенчеге. Ул чишелгән, аннан өр-яңа күлмәк белән Анабибинең бала чактагы курчагы күренеп тора. Атасын күргәч, Гариф әкә тагын бер шаулатып көлде дә аякларын һавага чөеп җибәреп: — һай, кызый... Ни эшли бит, ишекне шап иттереп атып бәреп чьь гып китә. Мә, укы әле, әти! Мария Васильевна менә нәрсә яза иде. «Өлкә судындагы эштән хәбәрдар булып, мин Исранлов хакында сораткан илем. Хәзергә сиңа кирәкле мәгълүмат шул: Исраилов оста аферист. Судка тапшырган документлары ялган. Ялган эшләре һәм алыш-биреш итүе, алдашулары өчен унике елга хөкем ителгән. Хәзер үзен «шәхес чоры корбаны» итеп күрсәтмәкче. Асылда бүген дә иске гадәтен ташламаган, алдашу юлы белән киткән. Монысы анык мәгълүм. Анабиби өчен бик кайгырма. Мин кичә шәһәр прокуратура сында булдым, тик эшне ахырынача җиткерә алмыйча, менә бу хәлгә йлыктым... Мәрьям». Атасы хат укыган арада Гариф әкә идәндә аунап яткан әйберләрне |урнаштырып, бүлмәдә мәш килеп йөри иде. Үзе һаман да: — Вәт кызыкай, ә?! Ишекне бәреп чыгып китә бит, — дип әледән- эле кабатлый. Аны ул әйтерсең кызының гомерендә бер эшләгән иң зур яхшылыгына куанган сыман сөенеч белән тәкърарлый иде. Ачил баба хатны укып бетергәч: — Тагын ниләр диде Мәрьям? Сезне шундук таныдымы соң ул, әти? Авыр ятамы? Бюро хакында бер сүз дә әйтмәдеме? — диде, аннары артык сүзчәнләнеп, сөенеп китүен үзе дә төшенеп, сабырлана төшеп дәвам иттерде: — Берәүнең әбләһ икәнлеген белеп шатлану шәп тү- гел, әти, аңлыйм. Тик бит мин анысына сөенмим. Күңелем күптән аның ь- яман кеше икәнлеген сизенә иде. Ә сөенүем... Хәер, аны әйтеп аңлатып £ буламы соң, әти? z Ул ишегалдына чыкты. Газыймҗан әле дә булса капка төбендә - ■боегып утыра иде. — Тимёрне чакыр әле,—диде аңа Гариф әкә. Үзе аш-су савыт-саба- £ сына тотынды. — Туганым, кайтышлый кибеттән бер-ике чеметем бөт- “ нек белән борыч та алып кайт. Пылау пешерәбез. , — Хуп, агай. Ә тегесе, ничек диләр әле сездә, кирәкмәсме соң? Гариф әкә көлеп куйды. — һай, егет икәнсең син үзең дә! Әлбәттә, ал. Ирләр генә өелешеп калдык, бер сыйланырбыз, һич югы. — Ул атасына шуклык белән күз кысып куйды. — Вәт минем кызыкай, ишекне бәреп чыгып китте, ә? Төенчеген ничек атып бәрде?! Ай-ай, кызу син, Анабиби дускай... Шулай сөйләнә-сөйләнә Гариф әкә кунак пылавы пешерергә кереште. Ишегалдындагы учактан уралып-уралып төтен күтәрелә башлады. Ул төтен күрше-күләнгә, дус-ишкә бу йортта бүген кунак барлыгын, сөенеч-куаныч барлыгын хәбәр итә иде. Әйе, кызган таба өстендә суган турап торган Гариф әкә өчен сөенечле дә, көенечле дә булды бүгенге көн. Анабиби артыннан ишек шапылдап ябылганда аның күптәнге яра- жәрәхәтләре ачылып киткән кебек тоелса, Мария Васильсвнаның язуы терелтүче дәва булды. Иртәгесен кунаклар китәргә җыенды. Гариф әкә райком гаражыннан машина чакыртып, аларны аэропортка илтеп, озатып куюны шоферына йөкләде. Аерылышу һәр чак сагышлы була. Ул бигрәк тә Га- зыймҗанга күңелсез тоелды. Берничә көн эчендә ул Гариф әкәсенә ияләшеп өлгергән иде. Аңа хәзер туганының сөенече дә, көенече дә, хәтта тавышы да якын булып калды. Менә шулдыр инде ул кан тарту дигәннәре. Өстәвенә, шушы берничә көн эчендә никадәр вакыйга, кичерешләр булды бит. Газыймҗан күңелендә алар озак сакланыр. Шуңа да, саубуллашканда, агасының сурәтен йөрәгенә сеңдерергә теләгәндәй, аңа бик озак карап торды. — Кабат күрешү насыйп булмаса — аман бул, туган. Үз илеңә исән-сау кайтып җитә күр. Бәхетең ташып торсын, — дип, Гариф әкә аңа хәерле юл теләде. Ачил баба оныгын кочагына алып, аркасыннан сөя-сөя: — Инде без Камиләләргә китәрбез. Аннан соң Әкбәралигә, алла боерса... Аны күрмәгәнгә дә алты-җиде ел узгандыр, шәт. Ятим үсте шул. Анасы да чирләшкә иде, никтер күптән хәбәрләре юк, — диде. Ата белән ул кочаклашып саубуллаштылар. — Әкбәрали туганыма күптин-күп сәлам ирештерерсез,— дип калды Гариф әкә. Машина, тузанлы юлда яңа көпчәк эзләре калдырып, район үзәгенең такыр урамыннан басу юлына борылды. Төнге дым кибеп өлгер ♦ UVIIIII1 мәүгә карамастан, тигез дала өстендә җилнең өермә күтәреп уйнагань күренә иде. Алар сузаеп, ерак офыкка таба йөгерешә-йөгерешә д; юкка чыга кебек. Ачил бабалар машинасы ерактагы тау итәгенә чаклы бөтен тирәлекне биләп торган күм-күк пахта диңгезеннән бара Ара-тирә ярылып киткән мамык кузаклары ак сәдәф кебек ялтырап күренеп кала иде. Басуларда инде уңыш җыюга хәзерләнәләр. PTC ишегалларында өр-яңа буяулы комбайннар тезелешеп тора. Җәйге җиңел чапаннарының чабуын кыстырып алган бер төркем яшьләр, радиоалгыч такмагына туры китереп басабаса, ындыр табагын таптый. Кыр станы ышыгына җыелышкан кызлар пырхпырх көләләр. Басу өстендә аэроплан айкала — ул пахтага дару сибә. Бер-ике көн дә үтмәс, ул дару пахтанын барлык яфракларын яндырып төшерер, сабакта кәсакәса мамык тартмачыклары гына торып калыр. Ә тагын берничә көннән исә басулар танымаслык булып үзгәрәчәк: иң өске тартмачыклар ачылып тирәюньне ап-ак итәрләр. Менә шунда инде басу кайнап торачак! Кешеләр һәм машиналар мамык җыя башлый. Әлегә эш кызмаган. Бары тик шул көннәргә хәзерләнәләр генә. Ачил бабаларны илтә барган шадра шофер шаян күңелле егет икән. Дөньяның иркенлегенә, матурлыгына сөенеп туймый торган дәртле жан. Машинасы да җилләр уйнатып очып бара. Газыймжаннын кемлеген белгәч аеруча ачылып китте. Туып-үскән даласын ул шивилгәнле- ләр йөземчикләвекле тау илләрен яратканнан ким яратмый иде бугай. — Безнең якларны белмисең әле, туган. Көз ул Үзбәкстанда ин дилбәр, .иң соклангыч бер фасыл. Алтын көз диләр аны. Бу сүз көзен алтынланып саргайган Рәсәй урманнарына нисбәтән туган булса кирәк. Ләкин ул күбрәк безнең Үзбәкстанга хас. Ак алтын өлкәсе ич без. Хакикән алтын көз — ак алтын көзе ул. — Бераз соңрак киләсе калган сезгә, — дип, шофер егет дәвам иттерде — Бу чиксез басулар тоташтан акка күмелә. Ак болыт кебек ап-ак эскертләр калкып чыга. Бу юллар да, агач-куаклар да агарып кала. Телеграмм чыбыкларына тоташ-тоташ ак мамыклар асылып тора. Ак болыт төягән автопоездлар чабыша башлый. Машина көпчәгенә дә урала мамык, хатын-кыз итәгенә дә ябешә... Мамык белән дөнья тула. Төннәр салкынайган саен мамык тартмачыклары черт-черт итеп ачыла бара. Кичә генә җыеп алынган пахта кырын янә ап-ак мамык сырган була. Көзнең сонгы атналары тагын үзенчә матур бездә. Кыр станы янәшәсендәге буалар чистарып кала. Су өстендә ялгыз каектай көзге яфрак йөзә. Ә кичке тынлык урнашты исә, ул буа тирәсендәге куаклыктан берәү монсу гына итеп быт-былдык, быт-былдык дип аваз салырга тотына... Шул чак печән түшәгән куышта йоклаулары — әй рәхәт тә соң! Таң алдыннан дым тартып авырайган юрган эченнән баш калкытып тыңласагыз, өлгерүе җиткән кавынның шартлап ярылганын ишетерсез. Авызыгыз татлы кавын тәмен тойган кебек булыр... Шул сап-сары кавын телеменең тел өстендә эреп китүләре! Их, туган, белсәң икән син ул иртәнең гүзәллеген! Шофер авыз суларын китереп телен чартлатып алды. Әйтерсең алдында сап-сары йомры кавын тора иде. Газыймжан боларның берсен дә күрмәгән — аңа бик кызык тоелды. Күз карашы янып, шоферның авызына керердәй булып утыра иде. — Безнең якларга соңрак килгән булсагыз әле күп гаҗәеп хәлләр күреп китәр идегез, — дип сүзен төгәлләде шофер. Аэропортта Газыймжан бу шат күңелле егет белән һич аерылышасы килми генә аерылышты. Гомумән бер нәрсәне аңлады ул, бу илдә иң күнелсезе — очрашкан кешең белән аерылышу икән. Кая гына булмасын — бәгыреңнең бер өлеше өзелеп кала кебек. Әллә кабат кайтылмас дип йөргәнгәме? Аэропорт зур, кеше күп. Бик ыспай, тәртипле күренгән берничә егет килеп Ачил баба белән исәнләшеп киттеләр. Бала җитәкләгән бер карчык, бер кочак чәчәк күтәреп, перронга ашыгып үтте, залда көзге чәчәк хуш исе таралып калды. Кашларын бер тиң итеп нечкәрткән, керфекләренә сөрмә тарткан стюардесса кыздар үтеп китте. Алар төс, кием белән дә бер тиң: мар- гелан атласыннан тегелгән кыска күлмәк кигәннәр, үзләре фәрештәдәй асыл... Зөһрәдер кебек аларның һәммәсе. Кызык, бу илдә һәммә нәрсә иркен, кин, чиксез зур икән. Аэровокзал дисәң — хан сарае кебек. Кыр-басу, җәйләүләр дә, хәтта чүлләр дә иксез-чиксез. Газыймҗан янында' утырган бабасы да шулар ише, мәңгелеккә килгән Алып батыр диярсең. Туксан дүрт яшь! Ә шулай да илдән-җирдән аерылган суфыйдәрвиш түгел, карашында бүгенге көн борчуы, күңелендә бүгенге көн гамәле. Шуның белән ул Газыймҗанга якын, тиң сыман иде. Ачил баба белән Газыймҗан төшкелек ризыкны капкалап, пластмасс савыттагы чәйне эчкәнче самолет төшә дә башлады. Аста киң бетон мәйдан күренеп калды, гүя күк белән җир бергә тоташмакчы иде. Ачил бабалар бу зур шәһәрнең кунак йортына урнашкан арада кич булды. Газыймҗан түземсезләнеп үзләренә билгеләнгән бүлмәнең балконына чыкты. Аста — кичке шәһәр. Менә нинди икән ул башкала! Каршыда театр, аның алдында су бөркеп торучы фонтан. Бакча тулы халык, мәйдан тулы, урам тулы халык. Газыймҗан боларны байтак тамаша кылды. Ниһаять: — — Әйдә, чәй эчәргә кер, — дип, бабасы чакырып алды. Ни гомер бергә килеп, бер авыз сүз сөйләшмәгәннәр иде. Ахры, икесенең дә күңелен бер нәрсә борчыган, чәйдән соң нигәдер тагын Гариф әкә хакында сүз башладылар. Әле дә булса Газыймҗан: «Агамның ул эше ничек бетәр икән? Анабиби кире кайтырмы, юкмы? Җыелышта эшеннән алмаслармы?» — дип, кайгыртып тора иде. — һаман төшенмим, ни дип каныга ул марҗа Ариф агама? — диде Газыймҗан ачынып. — Мәрьямме? — дип көлде аякларын бөкләп караватында хәл алып утырган Ачил баба. — һичкайчан дошманлашмас алар, балам, беләсең килсә. Бабай сакалын сыпырып, күңел елмаюы белән балкып, берара уйчан гына утырды. — Башкалар өчен ул сер, ә миңа калса, бердәнбер көнне алар, ир белән хатын булып, култыклашып китсәләр дә һич гаҗәпләнәсе түгел. — Ариф агам белән шул хатынмы? — Алар үзара әйтешсә дә, бер эш өчен янудан гына, балам. Алар арасына һичкем керә алмый. Сиңа моны аңлавы читен, белмисен әле син аларны. Башкалар да белми. Карт янә уйга талып утырды. Газыймҗан, тәрәзә каршына килеп, аска карады. Ташкент урамнарында тормыш һаман кайный, мәйданда да халык көндезге кебек үк иде. Бер уйласаң, боларнын бөтенесе Газыймҗанга чит-ят бит, ә карасана, шушыннан кадерле җнр юк кебек, елыйсылар килә. Ул түбәтәйләр, эшләпә, яулык, чалмалар... Ачил баба, ут алмыйча, урынында сузылып яткан килеш кенә баягы әңгәмәсен дәвам иттерде: — Беләсеңме, балам, бу хәлләрнең кайчан башланганын? Күп су акты ул көннән бирле, бигрәк күп... Бабасының сөйләгәнен йотлыгып тынлап утырган Газыймҗан тәрәзәгә карап алды. Инде шәһәр урамнары тынып калган — төн урталары җиткән иде. ӘСГАТЬ МОХТАР ф ЧИНАР ф Газыймҗан Гариф әкә, Мария Васильевналарны — еракта калган дала вакыйгаларын янә күңеленнән кичерде. Ачил баба хикәясеннән соң инде ул аларны яңача күрде. — Шулай ул, балам. Агаң белән Мәрьям һичкайчан да бер-берсенә каныкмас, дошманлашмас. Бер-берсенең ялгышын кичерешмәсәләр генә. Дуслыклары — бик-бик күптән килә. Иртәгесен чәй эчеп алгач, Ачил баба оныгына: — Син нишләрсең, миңа Үзәк Комитетта булырга кирәк. Кызыксынсаң әйдә, — диде. Икәү барырга уйлашкач, такси чакырттылар. Шофер кая барабыз, дигәч, Ачил баба: — ЦКга, — диде. Төз-төз ак тирәк, карагач сагында утырган өч катлы җыйнак йорт янында туктадылар. . — Мин Ачил баба булам, бу минем оныгым, — дип, вестибюльдә торган япь-яшь милиционерга аңлатты бабай. — Хуп-хуш, Ачил баба, үтегез, — диде милиционер. Газыймҗан әле булса бабасының кем икәнен белеп бетерми иде. Әле ул далада туктап, куй авыруына игътибар итмәгәннәре өчен көтүчеләрне тирги. Совхоз директорының нсем-атын сорап, аңа да шелтә әйтә. Зур бер районга, аның меңләгән кешесенә җитәкче булган Гариф әкәне, шулай ук олы яшьтә икәнлегенә дә карамастан, әйтик, орышып, хәтта тиргәп алуы да аңлашылсын ди. Үзенең дә чәче ап-ак булса да, ул барыбер Ачил баба өчен бала бит әле. Инде бу милиционер — әле генә берәүнең сузган документын әйләндерәәйләндерә карады. Ачил бабага исә, мин фәлән-фәләнов диюгә, «Хуп, рәхим итегез» ди. Җитмәсә, үзе өченче катка чаклы озатып та куйды. Баба белән онык иркен, якты бүлмә ишеген ачтылар. Аларны яшь кенә сөйкемле кыз каршы алды. — Кызым, Ачил баба килгән дип секретарьга кереп әйтче,— диде ул. Берничә минуттан кыз өстәлендәге телефоннарның берсенә җан керде. Кыз, башын ия-ия кабатлап: — Әйе, аңладым, аңладым. Шулай дип әйтермен, — диде, һәм бабага таба борылып: — ул сезне җыелыш башланыр алдыннан кабул итә. Көтегез. Секретарь аларны билгеләнгән вакытта кабул итте. Аның кабинеты тагын да иркенрәк, биек һәм якты иде. Ачил бабага аның үз төс-кыяфә- те генә охшамады, ахрысы. Ул иң беренче итеп аның исәнлеген белеште. — Йөрәк кыскалап тора шул, — диде секретарь. — Ай-яй, саклан. Минем Өмидәмә әйттерәсең калган, — диде Ачил баба. — Кызым хәзер яхшы доктор булып танылды бит. — Ә бу сезнең чит илдән кайткан оныгыгыз буламы? — дип, сүзне үз авыруыннан икенче мәсьәләгә күчерде хуҗа. Газыймҗан белән исәнләште. — Бөтенләйгә кайттыгызмы? — Юк, күрергә, кунакка гына. Туган-тумачаларын күрсәтеп йөрим. Ачил баба секретарь каршындагы йомшак креслога җайлабрак утырды, кулындагы төенчеген янына куйды. — Арпфка кагылышлы бер-ике сүзем бар иде. — Чамалыйм, — диде секретарь елмаеп. — Кемдер, имеш, Ариф Мәрьям белән эшли алмый дигән гайбәт чыгарган. Обкомнарында да шулайрак уйлыйлар, ахрысы. Ә бу ялгыш фикер. Туганкай, кемгә кирәк, син шуңа әйт инде — икесен аермасыннар. Үзара әйтешсәләр дә, эш өчен бит, хәер, үзең дә аларны яхшы беләсең. — Хак. Тик сездән яхшы белмимдер дә әле, баба. Ә Гариф Ачилов- нын тәкъдимнәрен карап чыктым. Кызык кына фикерләре бар. — Ариф та, Мәрьям дә бергә эшләсеннәр иде, — дип, тагын бер кабатлады бабай. — Сезнең кирәкмәскә сорамавыгызны беләм, баба. Яхшы, аңладым. Өлкә комитеты җитәкчеләре белән киңәшермен. — Рәхмәт, туган. Без сезне тоткарламадыкмы? — Хәзер кая юл тотышыгыз, баба? — Аэропортка дибез. Хөҗайлидә Камилә оныгым тора Бик күптән күргән юк иде үзен. Саубуллашканда Ачил баба белән секретарь, көрәшкә чыккан батырлар кебек, берара кочаклашып басып тордылар. — Оһо, баба, сез гәүдәгә авыр икән. Билегез — егет биле, үзегез — чинардай әле сез, Ачил баба, — дип, секретарь картны мактап та алды. Чыгып барышлый ишек төбендә тукталып, Ачил баба янә: — Өмидәмә әйтермен, яхшылап карасын. Хәзер ул атаклы доктор бит,— дип кабатлады. — Мин дә оныта язганмын, Гарифҗанга әйтерсез, аның Куйки районын кайтару хакындагы тәкъдимен тиздән Верховный Совет хәл итәргә тиеш. Аэропортта алар тиз-тиз генә икешәр шампур кәбаб капкалап алдылар да, ярты сәгать тә тормастан, Нукуска дип юл тоттылар. Шулай итеп, Ачил баба белән оныгы машинада, атта, самолетта, пароходта, поездда йөреп республиканың бер чигеннән икенче чигенә килеп чыктылар. Бу илнең әйтерсең бөтен тарихын үз җилкәсендә татып караган бабасы белән онык арасында әңгәмәнең төрлесе булды. — Баба, Үзәк Комитет секретаре шаһка тиңме? — дип сорап куйды берара Газыймҗан. — Юк. — Ә баш вәзиргә? — Юк, балам. Секретарьларны, эшенә, гакылына карап, халык сайлый. Аларга акыллы, гадел булу шарт. — Алайса, Ариф агам да шундый зур кеше инде? — Ул гадел кеше, балам... Тагын ул бала җанлы, бала ярата. Эш сөючән...