Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЗАМАН ҖИЛЛӘРЕНӘ ЙӨЗ ТОТЫП

Бакыраеп, ялтырап беткән шома юл тау бите буйлап боргалана- r г боргалана бара да төбенә кадәр туңган елга борылышына килеп төшә. Баш естендә. биектә, каралып беткән чыршылар очыннан, асылмалы юл буйлап вагонеткалар тәгәри. — Хәзер бездә яздыр. Тиздән Идел боздан арчылыр, ә монда һаман кар да кар... Тагын бер үзем ялга китәм. һәр елны шулай. һәр елны ничә ай буе бер-береңне күрми, ишетми яшә... Алар яныннан пекарняга таба он капчыклары төягән самосвал үкереп узды. Каядыр карьер ягында эчпошыргыч нечкә тавыш белән сирена улады. Юлдан сулга борылдылар, шунда ук тез тиңентен карга баттылар. Иске рудник зираты башланды. Аннары озак кына пар кабер алдында басып тордылар...» Бу юллар Диас Вәлиевнең «Җиңү кирәк көннәр» исемле хикәясеннән алынды. Авторның трагик, әмма тормышка тирән мәхәббәт белән тулы китабыXXXVII, әнә шулай, фаҗигале аккордтан, әрнү, ачыну һәм жәлләү хисләре уятырлык күренешләрне тасвирлаудан башлана. Хәер, нинди генә чорда язылмасын, трагедия һәр чак җирдәге барлык нәрсәләргә тирән мәхәббәт белән сугарылган. Әмма трагик хәлләрнең асылын, аның табигатен һәр эпоха үзенчә кабул иткән, үзенчә аңлаткан. Д. Вәлиев иҗатына бәйле рәвештә, бу мәкалә шул мәсьәләгә — мәгълүм тормыш күренешләрен эстетик бәяләү категориясе буларак, трагизмның социалистик реализм сәнгатендәге кайбер якларын ачыклауга багышлана да. Диас Вәлиев — иҗат юлын прозадан башлаган кеше. Дөресен әйткәндә, аның без тикшерә торган «Картлар, ирләр, малайлар» исемле китабы да нигездә байтак еллар элек язылган әсәрләреннән тора. Әмма язучы буларак, ул бөтенләй башка жанрда, әдәбиятның иң кыен жанры булган драматургия өлкәсендә таныла. Хәзерге көндә аның алты пьесасы бар, аларның берничесе илебезнең XXXVII Д Вплесп Старики, мужчины, мальчики Рус тслснла Повестьлар һәм хикәяләр Мәскәү. «Современник» нәшрияты. 1975 ел күп кенә сәхнәләрендә бара. Аның театр сәнгатен, сәхнә законнарын тирәнтен белүе хикәя-повестьларында да чагыла. Бәлки, мин ялгышамдыр, әмма авторның «Җиңү кирәк көннәр» исемле беренче хикәясе үк шундый уйлануларга этәрә. Әсәрдә сүз җиңү кебек оптимистик мәсьәләләр хакында барса да, асылда ул — трагик хикәя. Анда зурдан кубып сөйләрлек җиңү күренми, күренгән кадәресе — бик бәхәсле. Хикәянең төп герое, кайчандыр геологик разведка экспедициясенең начальнигы «Обь һәм Иртыш елгалары арасындагы гаять зур мәйданнарның бердәнбер хуҗасы» булган кеше, хәзер исә беткән генә Одра-баш тимер руднигының начальнигы Рөстәм Ибраһимоеич Сәгъдие» өстене бәла арты бәла килеп тора. (Гомумән. Д Вәлиев- нең күпчелек әсәрләрендәге трагик ситуацияләр кайчандыр зур постлар билеген, әмма, төрле сәбәпләр аркасында, түбеннән- түбәнгә тәгәри барган кешеләрнең эчке драмасыннан үсеп чыга. Әйтик, язучының «Кызыл ат» повестенда да. башкарак материалда һәм тәфсиллерәк тесте, шул ук мәсьәлә күтәрелә.) Күпме генә вакыт эчендә ул бабасын һем улын җирли, аны хатыны ташлап китә һәм, ниһаять, соңгы көннәрен яши торган иске рудник җанын талый. Дөрес, Одра-баш тирәсендә бораулан- ган скважиналарның берсеннән руда табылгач, кешеләрнең күңелләре күтәрелеп китә. Ләкин бу шатлык та күпкә бармый, бераз җир үтүге рудалы керн башка поро- далар арасына кереп югала . Телефоннан әлеге күңелсез хәбәрне ишеткәч, Сәгъдиев: «Артык куркырлык эш юк, әле башка скважиналар бар бит. бәлки алар шатландырыр» дип, үз-үзен юатырга тырыша. Ул бу турыда шатлыктан «бераз утырып, савыт- саба чылатып алырга» җыелган иптәшләренә дә әйтми тора, бәйрәмнең ямен җибәрәсе килми... Нихәтле генә күңелсез нәрсәләр хакында сүз бармасын, хикәя укучыда авыр тәэсир калдырмый. Чөнки анда тормышның вак күңелсезлекләреннән өстенрәк мәсьәләләр — иҗтимагый бәхет турында сүз бара. Ул чын мәгънәсендә заманча язылган хикәя. Әсәрдә рухи башлангыч көчле, 60 нчы еллар уртасындагы дипломлы инженерларның югары мораль сыйфатлары оста сурәтләнә. Бу аеруча Сәгьдиевнең: «Гомер буе китапка төртенеп утырып, гомер буе бүлмәңә бикләнеп яшәп булмый, кешегә кешеләр кирәк. Янәшәдә иптәшеңнең иңен тою, бер-береңә якын, туган булуыңны сизү кирәк»,— дигән сүзләрендә ачык чагыла. Биредә без, беренче мәртәбә, Д. Вәлиевнең һәр әсәрендә диярлек даими төстә кабатланып килә торган, социалистик тормыш шартларында яшәгән кешеләрнең социаль туганлыгына гимн булып яңгырарлык үзенчәлекле идея белән очрашабыз. Шулай да хикәянең үзенә өйләнеп кайтыйк, әсәрнең сәнгатьчә эшләнешенә күз салыйк. Бу хикәянең күзгә ташланып торган төп үзенчәлеге шунда, язучы, югары яруста утырган тамашачы кебек, тормышны югарыдан күзәтергә ярата. Ул я Тельбес елгасының биек ярын, я Шория тауларын, я булмаса алардан да биегрәк ноктаны — һавага күтәрелгән вертолет биеклеген сайлап ала. Түбәндәге күренеш, мәсәлән, нәкъ театрдагыча, сәхнә законнары нигезендә бирелгән: «Вертолет иллюминаторында Кондомскийның «А» хәрефе рәвешендәге телевышкасы күзгә чалынгач, аннары поселокның йортлары күренә башлагач һәм МИ-4, йомшак мендәргә төшкән кебек, җайлап кына экспедиция конторасы янындагы агач җәелгән мәйданчыкка килеп төшкәч, югарыда чакта бәләкәй, сирәк һәм сыек булып күренгән тайга хәзер калын стена булып янәшә басты». Әдәбият белемендә мондый алым литота, ягъни сурәтләнә торган предмет яки күренешнең күләмен, көчен, энергиясен сәнгатьчә кечерәйтеп күрсәтә торган образлы әйтем дип атала. Әлбәттә, бу һәм хикәягә сибелгән башка литоталар герой күңелендә киеренке халәт тудыралар, предметларны һәм күренешләрне якыннанрак беләсе килү теләге уяталар, хикәяләүнең эпик формасына күчү өчен күпер ролен үтиләр. Мәңгелек белән чагыштырып, биектән караганда, җирдәге нәрсәләр артык вак, әһәмиятсез булып тоелырга мөмкин; әмма игътибар бе- ләнрәк карадыңмы (Д. Вәлиев әсәрләре нәкъ шундый теләк уята), театр биноклен- дәгедәй булып, җир өстендәге иң зур байлык күренәчәк. Сүз тормыштагы гүзәллекне һәм хакыйкатьне эзләүче, үз өстене төң- кән авырлыкларны, кайгыхәсрәтләрне җиңүче кеше хакында бара. Жир йөзендәге иң зур байлык кеше булган һәм шулай булып калачак та. Ә бәлки бу литоталар телевидениедәге эре планга реакция рәвешендә тугандыр?.. Сүз дә юк, һәр өйгә үтеп кереп, телевидение куәтле аралашу чарасына әйләнде. Ләкин мактауга лаек күп кенә көчле яклары белән бергә, тормыштагы һәр күренеш кебек, аның тискәре яклары да бар... Билгеле булганча, телевидениенең эре планында актер йөзенең бөтен детальләре һәм жестлары: әйтик, кашларының сизелер- сизелмәс дерелдәве, күзләрендәге ачы көлү, маңгаендагы тир тамчылары — барысы да әзер килеш тамашачының алдына китереп куела. Нәтиҗәдә сәнгать әсәреннән ала торган яңалык тәэсире югала, тамашачының хыялы һәм фантазиясе чикләнә төшә. Бер сүз белән әйткәндә, телевидение кайчак кешене ялкаулыкка, уйламаска өйрәтә. Телевидениедән аермалы буларак, театр— сәнгатьнең тагын да шартлырак формасы. Сәхнәдә барган вакыйгаларның чынлыгына ышану өчен, тамашачы сәхнәнең, декорацияләрнең. актерлар гримының шартлылы- гын, сәхнә белән зал арасындагы аралыкны онытып торырга, башкача әйткәндә, бөтен игътибарын спектакльгә бирергә, пьесадагы вакыйгага бәйле шартлы вакыт белән яшәргә тиеш. Алда телгә алынган эре планны уйлап табу аркасында, кино һәм телевидение исә тамашачы белән актер арасын искиткеч дәрәҗәдә якынайталар. Шулай да мин нык ышанам, югарыда саналган литоталар, телевидениедәге эре планга реакция булудан бигрәк, театрдагы аралык төшенчәсе белән тыгыз бәйләнгән. Сәхнә сәнгате тамашачыдан мәгълүм дәрәҗәдә эстетик хәзерлекле, нык игътибарлы булуны, фикер һәм хыялны эшләтүне, әгәр шулай әйтергә яраса, мәгълүм дәрәҗәдә ихтыяр киеренкелеген сорый. Д. Вәлиев әсәрләре дә өнә шундыйрак. Мәгълүм булганча, В. И. Ленинның: аАң дөньяны чагылдырып кына калмый, ул аны тудыра да», дигән тирән фикере бар. Әгәр юлбашчының бу сүзләрен матур әдәбият елкәсенә күчереп карасак, ул чагында иҗтимагый аңның специфик формасы булган сәнгатькә кагылышлы күп кенә гадәти төшенчәләр яңача, көтелмәгән яктан ачылып китәчәк. Чыннан да, хыял, фантазия катнашыннан башка иҗат ителгән әсәр тормышның үле күчермәсе, җансыз шәүләсе генә булачак. Чын сәнгать иҗади хыял катнашканда гына туа. Шул чагында гына тормыш бизәкләре индивидуаль һәм эмоциональ төс алачак. Сәнгатьтә художникның индивидуальлегеннән дә мөһимрәк нәрсә бар?!. Язучының темпераменты, эзләнүчән кайнар җаны катнашканда гына (анда да һәр чак түгел) иҗат акты барлыкка килә, шул чагында гына тормыш дөреслеге гаҗәеп төстә сәнгать дөреслегенә, ә чынбарлыкның социаль кануннары әдәбият кануннарына әйләнә. Мисалга «Биеккәрәк, тагын да биеккөрәк» исемле хикәяне алып карыйк. Өч кенә битлек бу хикәянең төп герое, элекке фронтовик Рәмиевнең куркыныч авырудан ялкынсынган миендә, кинохроника кадрлары кебек бер-берсен ашыктырып, гомер юлына караган истәлекләр яңара башлый. Бөтен әсәр үләр алдыннан соңгы мәртәбә ничектер ачылып киткән бер хискә — үткәннәрне искә төшерү хисенә каралган. Хикәянең темасы, үлем темасы, үзе ук арзанлы, купшы сүзләргә каршы киле. Әйтергә теләгән фикерләрне укучыга җиткерерлек сәнгатьчә чараларны ничек табарга— автор хәл итәргә тиешле төп мәсьәлә әнә шул. Башкача әйткәндә, хикәя искә төшерүләр аша узгандагы вакыйгаларны тасвирый иңләү максатын алга куя. «Нәрсә ул сүзләр? — дип уйлана Рәмиев.— Чын тормыш беркайчан да аларның коры эчтәлегенә генә сыймый». Бу очракта Рәмиевнең фикерләре ифрат дәрәҗәдә Д. Вәлиевнең әдәби карашларына аваздаш. Чын поэзиянең шулай ук максатсыз гади сөйләм белән бернинди уртаклыгы юк. Кайбер әдәбият галимнәре уйлаганча, поэзия сөйләм формасы түгел. Поэзия —ул әдәбиятның бер формасы, стиль күренеше. Ә стиль мәҗбүри төстә хәрәкәтне күздә тота. Рәмиев характеры үсештә, җәмгыятьтәге революцион үзгәрешләр белән гене чагыштырырлык хәрәкәттә бирелгән Сугыштан соңгы елларда, бетен көчен соңгы тамчысына кадәр эшкә багышлап, ул гаять киеренке тормыш белән яши. Халык хуҗалыгын торгызу мәшәкатьләре артыннан йөреп, аның үзе һәм башкалар хакында уйлап карарга вакыты булмый, ул хәтта үзенең, искиткеч ашыгып һәм ашкынып, сугыштан соңгы елларда фәнни-техник прогресс юлына аяк баскан илебез белән бер ритмда яшәвен дә аңлап җитмәгән була. Үләр алдыннан күпмедер вакытка кешенең хәле бераз җиңеләеп ала. диләр. Бу әсәрдә без нәкъ шул күренеш белән очрашабыз. Үләргә яткан Рәмиев янына төпчек кызы килә. Ләкин ул әтисенең нинди хәлдә ятканын белми һәм аңа үзенең теш күрүен сөйли. Шул чак авыру атаның күңелен якты, моңсу хисләр биләп ала. Ул бер мизгелгә яшьлегенә әйләнеп кайткандай була, тормыш үзенең барлык ваклыклары белән искиткеч гүзәл булып күренә. Игътибар итегез: автор, «Хәзер аңа, чыннан да, авыр түгел иде», ди. Алдагы сөйләшү өчен бу— бик мөһим деталь. Шул рәвешчә, конкрет эш һәм конкрет фикер кешесе Рәмиев больница койкасына яткач кына тормышта элек вак һәм әһәмиятсез булып күренгән һәр мизгелнең чын бәясен аңлый башлый. Әйтик, аның исенә ауга йөргән көннәре килеп төшә. Болар- ның нинди әһәмияте булсын ди? Яки аның кайчандыр кыска толымлы кыз, ә соңыннан турылыклы тормыш иптәше булып киткән хатыны белән таганда атыну күренешен алыйк! Я булмаса 1944 елның 11 августыннан бирле аның осколкалар тишеп бетергән планшетында йөргән билетларны — «Шүрәле» балетына дип алынган зәңгәр билетларны алып карагыз... Болары нигә кирәк?!. Әмма Д. Вәлиевнең кыю иҗатында ул эпизодлар күңелләрне тетрәтерлек яңгыраш алалар. Урында яткан килеш, Рәмиев әллә кайчангы таганнарны искә төшерә: «һәм җир авышып каядыр китте, кояшта янган битләргә җил килеп кагылды, аны салкын учы белән сыйпап үтте, чәчләрне маңгайга алып ташлады, һәм йөрәк, өшеп, кинәт бер мизгелгә туктап калды. Биеккәрәк, тагын да биеккәрәк менәсе иде, әнә хәзер үк инде тәбәнәк тау артындагы елга тасмасы да күренә, ул кояшта ялтырап күзләрне чагылдыра. һәм әнә инде болыннар да. яшел аҗаганнар кебек, күзләрне камаштырып җемелдиләр»... Сиздегезме икән, сүзләрнең җемлөдеге урыны, аларның ритмы һәм экспрессиясе әша шигъриятнең кабатланмас сулышы бирелә, филигрань форма поэтик эчтәлеккә буйсындырыла, ягъни яңа сәнгатьче сыйфат, ка күчерелә. Үзе дә яртылаш Рәмиевкә өйләнеп бетеп,автор алга таба болай дәвам итә: «Кинәт ачылган дөнья шундый киң, син инде үзеңне монда да, тегендә дә кебек, һәр җирдә кебек тоя башлыйсың, һәм шундый сәер, һәр нәрсә ничектер үз чикләреннән ераклашкан булып, авырттырыр дәрәҗәдә ачык булып күренә... Җил исә, битләрне сыйпый, күз алдында күк чайкала. Топольләрнең яшел яфраклары шаулый. Әйтерсең лә күңел күзе ачылып китә. Офык чикләре бер урында хәрәкәтсез тормый икән дигән тойгы шул чагында килдеме икән әллә?..» Әлеге ашкыну, очу хисе тактаның икенче башына баскан кыска толымлы кызны да үз артыннан ияртә. Еллар узып, тормыш тәҗрибәсе туплаган Рәмиевнең күз алдына бу күренеш менә ничек булып килеп баса: «Аның кечкенә, сипкел баскан ак бите кызарып киткән, ал лента белән үргән кыска толымнары җилдә җилферди, кояшта янган кечкенә куллары белән чытырдап бауга ябышкан, кечкенә күзләре курку катыш соклану белән яна.— Ягез, я әле! Биеккө- рәк, биеккәрәк!— Курку катыш шатлык хисләре белән һаман ялвара.— Биеккәрәк!» Билгеле, тормышның төрле якларын чагылдыра торган күп мәгънәле сәнгать образын гади төшенчәләр белән генә аңлатып бетереп булмый. Сәнгать әсәренә бары сәнгать әсәрен генә каршы куярга мөмкин. Бу сүзләр тулысы белән Рәмиев образына да карый. Ләкин әлеге образның бер төп һәм конкрет әһәмияте, һичшиксез, шунда, алда әйтелгән ерак кайтаваз — бала чак кайтавазы, җир кайтавазы — аның табигатендә, канында булган икән, һәм менә хәзер, үлем түшәгендә ятканда, ул бер нәрсәне аңлап ала: ашкынулы гасырдан артта калмас өчен, ул асылда үзенең тормышын да «биеккәрәк, биеккәрәк» дигән принципка буйсындырган булган икән. Юкка гына бу тавыш аның хәтеренә авыр минутларда килми, юкка гына аның талчыгып барган йөрәген уятып җибәрми. Шул ук вакытта Рәмиев образының тагын да мөһимрәк икенче бер әһәмияте дә бар. Автор узган язда булган бер эпизодны искә төшерә. Рәмиев хатыны белән паркта балалар мәйданчыгы янында басып тора. Шунда кинәт әче итеп кычкырган бала тавышы яңгырый: — Я, биеккәрәк инде! Биеккәрәк! Бу — аларның әнисенеке кебек үк сипкелле, ак йөзле, таганда атыну рәхәтеннән әсәргән күзле төпчек кызларының тавышы була. Аларның каны, аларның төпчеге сиздерми генә әти-әниләренә хас сызыкларны, гадәт һәм принципларны кабул иткән икән. Димәк, Рәмиев бу дөньяда тиккә яшәмәгән. Ул кыз намусын һәм горурлыгын төшермәячәк, икеләнүсез, әтисе эзеннән китәчәк. Нәрсәгә-нәрсәгә, бу кадәресенә ул шикләнми. Рәмиев тыныч җан белән үлә ала, чөнки ул тормыш каршындагы соңгы бурычны үтәп үлә. Хикәя баштан ахырга кадәр тирән мәгънә белән сугарылган, һәр эпизодта Рәмиев характерының берәр ягы ачыла. Күреп үттек, башта, хәл белергә дип, аның янына төпчек кызы килә. Аннан — врач. Иң ахырдан хатыны килә. Болар нык бер төенгә төйнәлгән тышкы сюжетның аерым буыннары. һәм һәр буын Рәмиев характерындагы берәр сыйфатны ачарга булыша. Хикәядә без Рәмиевнең исемен очратмыйбыз. Автор аның эш урыны, кем булып эшләве хакында да әйтми. Хикәядән аны нинди авыру екканын да белеп булмый. Өч битлек хикәядә «кызы», «хатыны», «бер хатын» кебек гомуми сүзләр генә очрый. Инде ара-тирә торак пунктларының исемнәре һәм башка көнкүреш детальләре күзгә чалына икән, алар да шартлы мәгънәдә кулланылган. Нәрсә бу, кимчелекме? Әллә язучының экспрессив һәм шул ук вакытта психологик стиленә тәңгәл килә торган уңай сыйфатмы? Мин соңгысы дип уйлыйм, һәм менә ни өчен. Бу очракта көнкүреш штрихларын детальләштерүнең артык хаҗәте юк, чөнки әле Н. Некрасов ук раслаганча, «поэзиянең төп эше — синтез ясау». Чыннан да, югары һәм мәңгелек хакыйкатьләрне гомумиләштерү нихәтле күбрәк булса, шул хәтле яхшырак. Бүгенге чынбарлыкны чагылдырганда һәм тормыш күренешләрен гомумиләиттергәндә, язучыга җирдән сөйрәлүче натурализмга караганда, социалистик реализмга таяну җиңелрәк. Чөнки поэзия белән проза арасында органик бәйләнеш яши. Алай гына да түгел, чын проза һәр вакып шигъри була. Яңадан хикәягә әйләнеп кайтыйк. Әсәрдәге шигърият хисе портрет детальләре, пейзаж күренешләре, хикәяләүнең тоны, сюжет элементлары, гомуми композиция ярдәмендә тудырыла. Шушы ноктадан карап, хикәянең бөтен идея-сәнгатьчә структурасын күздән кичерү кызыклы булыр иде, ләкин андый тикшеренү күп урын сорый. Шуңа күрә сюжетның әлегә ачылмаган бер генә буынына, «1944 елның 11 августына алынган ике билет» мәсьәләсенә генә тукталыйк. Бу детальне ачмый торып, Рәмиев образына тулы бәя биреп булмый. Яшьлегендә ул да кызлар белән йөри. Аның «зур авызлы, җирән кашлы, күз төпләрен җыерчыклар баскан», беренче карашка шактый тупас йөзле булып күренгән, әмма чынында ифрат сөйкемле таныш кызы була. Ул аның белән 1944 елда. Казан госпитальләренең берсендә дәваланып чыкканнан соң таныша. Ул медсестралар әзерли торган курсларда укучы кыз була. 10 августта ул кызны фронтка озата. Тагын бер айдан кыз һәлак була. Кыз аны чынлап яратканмы, ул кадәресен белми дә кала. Ләкин аның белән алган, әмма файдаланылмый калган билетларны шулай да саклый. Тора-бара, Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарның якты истәлеге буларак, алар символик мәгънә алалар. Рәмиевнең хатыны эчке бер сиземләү белән моны аңлый, шуңа күрә вак көнчелек хисләре белән ирен җәфаламый: — Син бу хакта беркайчан да сөйләмәдең,— ди ул моңсу елмаеп.— Юк. болай гына әйтәм. Мин сине гаепләмим... Менә шуннан соң конкрет детальләрнең бөтен агышы белән хәзерләнгән, хикәянең композициясендә төп конфликтны билгели торган кульминацион фраза килә дә: «Ул, хәзергә хәтле гомер буе бергә яшәгән хатынымны бетенләй белмәгәнмен икән, дип уйлады. Бу еллар эчендә ул ниләр кичергән? Авыз читендәге әнә теге җыерчык нәрсә хакында сөйли?» Хәзер, урында яткан килеш, Рәмиев бөтен тормыш юлын күздән кичерә. Ниндидер олы хиснең капкалары киерелеп ачылгандай була: әйтерсең моңа кадәр йоклап яткан җан ачылып китә, әйтерсең рухның чиксез зур тормышы ачылып китә. Аннары иргә җитә. Шәһәр йокыдан уяна, урамнарда — беренче җәяүлеләр. автострадада беренче машиналар күренә. Шәһәр пульсы ешрак, кызурак тибә башлый. Вәли- евнең фикере конкретрак, образлырак төс ала. Хәзер минем өчен бер генә урам калып бара, дип уйлый ул. «Бу хәтта урам да түгел. Урам — ул эш, ул үз эшең, ул вакытның агышы, ул сөекле йөздәге кояш яктысы, шатлык яктысы». Ә монда ялгызың барырга, упкынга, үлемгә, юклыкка барырга кирәк... Хисләр кайнарлыгы, үлемнән куркып калу һәм, ниһаять, зирәк акылның ачылып китүе Рәмиевкә ачыш ясарга ярдәм иткән. Үлем һәм яшәү кебек фәлсәфи теманы күтәргән хикәя аның хатынына мөрәҗәгать итеп әйткән шундый сүзләре белән тәмамлана: — Мин сиңа әйтергә телим,— диде ул, кипкән һәм инде ката барган иреннәрен көч-хәл белән кыймылдатып.— Мин синең белән бәхетле булдым. Элек аңламаганмын. Мин бәхетле булганмын. Синең моны белүеңне телим... Белүеңне... Ачыш ясалды, кеше үз-үзен, үз гомеренең мәгънәсен аңлап җиткерде... Ул, бер тәүлек киеренке рухи тормыш белән яшәп, икенче көнне иртән үлә. һәм нинди тормыш белән яшәп! Онытмагыз, соңгы деталь (иртә) тирән символик мәгънәгә ия —ул социаль һәм табигый яңару символы булып яңгырый. «Биеккәрәк, тагын да биеккәрәк» дигән хикәянең буеннан-буена сибелгән детальләр сиздерми генә бер максатны, бер идеяне. әсәрнең бер гомуми фикерен куәтлиләр. Сүз ашыгыч эшләр белән мәшгуль булганга, бер үр артыннан икенче үрне алып яшәгәнгә, элегрәк Рәмиев тиешле игътибар биреп җиткермәгән бәхет проблемасы, шәхси бәхеттән аерылгысыз булган иҗтимагый бәхет проблемасы турында бара. Рәмйев тормышы мисалында бәхет турындагы мәңгелек хыялның тормышкв ашуын бик ачык күрергә мөмкин. Халыкның тыныч хезмәтендә һәм хәрби эшләрендә якыннан торып катнашу аңа үзенең шәхси бәхете хакында ачыш буларак сөйләргә изге хокук бирә. Әйе, ул юкка гына бөтен гомер юлына шундый йомгак ясамый. В. Маяковский сүзләре белән әйткәндә, аның «без җирдә тормыш тезүче ротаның солдатлары» дияргә тулы хакы бар. Үлем темасы... Бәхет проблемасы. Бу үзе үк инде Д Вәлиевнең кыю төстә кечкенә мәйданда әдәбиятның олы мәсьәләләрне хәл итәргә алынуы һәм. иң мөһиме аның зур иҗади мөмкинлекләре булуы хакында сөйли. Әгәр рецензия рамкалары чиклән- мәсә, «Әйдә, поезд артыннан чап», «Иксез- чиксез». «Килер дә кочар кебек» исемлә хикәяләргә, «Кызыл ат», «Әгәр белгән булсам» дигән повестьларга һәм җыентыктагы башка әсәрләргә дә шундый ук тәфсилле анализ ясап булыр иде. Ахырдан традицияләр хакында берничә сүз. Бу урында, сүзебез тагын да дәлиллерәк булсын өчен. «Җир шары тирәли» дигән хикәядән ике гашыйкның әңгәмәсен китерү урынлы булыр: «Без яңа елдан калган боз тавында ба сып торабыз. — Шуабызмы? — Әйдә баскан килеш кенә? Тирә-юньдә чыршы ылысларының сизе- лерсизелмәс әчкелтем исе. һәм нечкә ботакларның бәстән агарган учмалары. Тузып аска бөгелгәннәр, аклар. Кыз көлә. — Хәтерлисезме. Чеховның хикәясе бар? Хәтерлисезме? Алар анда биек-биек таудан шуалар. Тик чанага утырып. Егет һәм кыз. Куркудан йөрәк шартлар дәрәҗәгә килерлек текә җиргә җиткәч кенә, егет арттан «яратам!» дип кычкыра. Ә кыз борылып карый алмый, хәтерлисезме? Ә аска төшеп җиткәч, берни булмагандай, егет елмаеп тик тора. Шулай берничә кат. һәм кыз һич аңлый алмый, чыннан да, егет шулай әйттеме, әллә җил генә сызгырамы. Кыз елар хәлгә җитә. Ә егет көлә. Кызның шуасы да шуасы, ишетәсе дә ишетәсе килә, ә ул көлә». Бу юлларны укуга мине ток суккандай булды. Әйе, шиксез, яшь автор совет әдәбиятында Чехов традицияләрен дәвам иттерүчеләрнең берсе. Әгәр, ул аны ничек дәвам иттерә соң? дип сорасалар, ихтимал, мин төгәл генә итеп җавап та бирә алмас идем. Чөнки Д Вәлиев, барыннан да бигрәк, бүгенге совет язучысы, безнең замандашыбыз бит әле. Заман җилләренә йөз тотып яшәүче язучы буларак, ул Чехов әсәрләрендә очрамаган, социализм системасының өстенлекләре фәнни-техник революциянең казанышлары белән кыю рәвештә якынлашуга барган безнең заманда гына туган проблемаларны чишә. Әлбәттә, Чехов әсәрләрендә очрамый торгач проблема дип шартлы рәвештә генә әйтәбез. Чөнки әдәбиятның гомер-гомергә бер дә үзгәрми торган төп проблемасы бар, ул — шәхес мәсьәләсе, аның җәмгыять тормышындагы урыны турындагы проблема. Тик тормышка һәм дөреслеккә тугрылыклы язучылар бу мәсьәләгә төрле чорда төрле, кайчак хәтта капма-каршы җавап биргәннәр. Әйтик, «Биеккәрәк, тагын да биеккәрәк» хикәясендәге эпоха, социаль дөнья гүяки Чеховның «Крыжовник» хикәясендәге социаль дөньяга һәм эпохага юри капма-каршы куелган. Тегесендә дә, бусында да бәхет мәсьәләсе күтәрелә. Әмма «Крыжовник» хикәясенең герое Гималайский аны якында крыжовник бакчасы булган шәхси имение сатып алуда күрә. Әмма Д, Вәлиевнең иҗаты тыгыз бәйләнгән тагын бер исем бар. Сүз үз иҗатында Чехов, Достоевский, Бабель, Пришвин, Паустовский традицияләрен дәвам иткән Р. Кутуй турында бара. Д. Вәлиевне, стильдә булсын, хикәяләү манерасында булсын, аның белән күл уртак нәрсәләр бәйли. Шулай да язучының индивидуальлеге аның хикәяләү алымнарында, иге-чиге булмаган сәнгать чараларында гына чагылмый. Әлеге чаралар һәм алымнар, Д. Вәлиев әсәрләрендәге кебек, көчле шәхси фикер һәм тирән шәхси хис белән сугарылганда гына укучыга көчле тәэсир ясыйлар, аның күңелендә җавап хисе уяталар. Бу — шигъри җил кебегрәк нәрсә! Шунсыз прозаның җилкәннәре салынып төшә, бернинди кызык тапмаган укучы укып бетермәгән килеш китапны ябып куя. Әгәр Д, Вәлиевнең оптимистик хис, тормышчан рух белән сугарылган хикәя-по- вестьлары белән таныш булмасагыз, анарны укырга киңәш итәм. Үкенмәссез дип уйлыйм...