Логотип Казан Утлары
Әсәрдән өзек

ҺӘЙКӘЛ ИТӘГЕНДӘ ЧӘЧӘКЛӘР

Татарстаннан еракта, Латвия җирендә, яшел бакчалары, күп санлы фонтаннары, готик стильдә салынган тарихи биналары белән дан тоткан Лудзе шәһәре бар. Менә шул шәһәрнең уртасында мәрмәрдән эшләнгән мәһабәт бер һәйкәл тора. Кулына эре яфраклы лавр куагы тоткан, башын ия төшеп, үзенең батырларча һәлак булган улларын хөрмәтләп искә алучы Ватан-ана һәйкәле бу. Чәчләре иңнәренә көлтә-көлтә салынып төшкән бу һәйкәлдә скульптор чиксез авыр кайгылар кичергән, сөекле улларын яу кырында югалткан латыш хатын-кызын гәүдәләндергән. Аның караган урынга төбәлгән. Менә Сунуплява авылы. Баһадир сугышчылар шушы авыл янындагы 144 нче биеклектә дошман белән йөзгә-йөз очрашканнар. Алар- га монда да исемнәре, фамилияләре алтын хәрефләр белән язылган гранит һәйкәл куелган. Анда без түбәндәге сүзләрне укыйбыз: «Монда, 144 нче биеклектә, немец-фашист басып алучыларга каршы сугышта X. Р. Әхмәтгалин, П. К. Сыроежкин, М. Е. Шкураков, Ф. И. Ашмаров, Т. Тайгәрәев, М. С. Чернов, Я. С. Шакуров, Ч. Уразов, О. Абдуллаев, В. Андронов зур батырлыклар күрсәттеләр. СССР Верховный Советы Президиумы Указы белән 1945 елның 24 мартында аларга Советлар Союзы Герое исеме бирелде». Монда татар егете Якуб Шәкүров, башкорт Хәкимҗан Әхмәтгалин, рус егетләре Михаил Шкураков һәм Василий Андронов, украинлы Петр Сыроежкин, каракалпак Орынбай Абдуллаев, чуваш Матвей Чернов һәм Федор Ашмаров, кыргыз Токыбай Тайгәрәев, таҗик Чутак Уразов ике тәүлек буена искиткеч чыдамлык һәм ныклык күр Латвиянең зәңгәр күлле болыннары, яшеллеккә төренгән бакчалары һәркемне сокландыра. Элек ул җирләргә барон фон Заукель шы дистәгә якын милләт сугышчыларының күзләре мәңгегә йомыл сәтеп сугышканнар. Советлар Союзының төрле почмакларыннан килгән туристлар һәм кунаклар аларның каберләренә чәчәкләр куялар, һәркайсын хөрмәтләп искә алалар... Шул чакта күз алдына Бөек Ватан сугышы еллары килеп баса. хуҗа булган. Латвиядә Совет власте урнашкач, барон Германиягә качып киткән. Совет — Германия чигендә беренче туплар шартлау белән фон Заукель үзенең җирләрен яңадан кайтарып алу турында хыяллана башлаган. Танк бригадасында хезмәт иткән улы оберлейтенант Заукель әтисен юатып: — Коммунистлардан синең җирләреңне үзем алып бирәм,— дип әйтә торган булган. Немец гаскәрләре Россиягә һөҗүм итү белән Эрих Заукель чыннан да Латвиягә үзе теләп киткән һәм анда күрсәткән «батырлыклары» өчен немец командованиесе тарафыннан «Тимер тәре» белән бүләкләнгән. Берникадәр вакыттан соң аның әтисе дә Латвиягә күчеп килә һәм элекке җирләренә хуҗа булып ала. Монда ул Советлар Союзына каршы көрәшү өчен буржуазия яклы кешеләрдән, аларның балаларыннан махсус легион төзи. 1941 —1942 елларда барон шактый гына уңышларга да ирешә. Әмма 1944 елның җәендә эшләр бөтенләй кирегә китә. Совет Армиясе, илбасарларны тар-мар итеп, тукталышсыз алга бара. Безнең сугышчылар инде Латвия җиренә аяк басалар. Фон Заукельның дуслары кайсы кая качып котылу ягын карый. Ләявызланганнан явызлана, әсир төшкән совет сугышчыларын астыра, легионга керергә теләмәгән латышларны үлем җәзасына хөкем итә. Шпионнар оешмасына да хәзер инде ул үзе җитәкчелек итә башлый. «Кара барон» дигән яманаты чыккан бу оешмага Берлиннан яшерен приказ килә. Анда Гиммлерның барон Заукельның эшеннән канәгать булмавы, яшерен оешманың борын төбендә генә коммунистларның тимер юл күперен, солдатлар һәм хәрби техника төялгән эшелоннарны, корал складларын шартлатулары турында хәбәр ителә. А Өлкән сержант Хәкимҗан Әхмәтгалин җитәкчелегендәге бер төркем сугышчылар, дошман тылына үтеп, уңайлы позициягә уркин барон алай тиз генә бирешергә теләми. Ул фашистларның ниндидер яңа корал ясауларына һәм берничә атуда совет сугышчыларын кырып бетерәчәкләренә өметләнә, Советлар Союзына каршы төзелгән легионны тагын да тулыландырырга тырыша. Ул гына да түгел, яшь вакыттан ук Гиммлерның дусты булган барон рейхсфюрерның әмере белән Латвиядә шпионнар оешмасы төзи. Оешманың җитәкчесе итеп баронның улы, Сталинград сугышларында бер күзсез калган Эрих Заукель билгеләнә. Бу вакытта ул инде полковник дәрәҗәсендә була. Эрих Заукель уллары Совет Армиясендә хезмәт иткән латыш картларын һәм карчыкларын аттыра, аларның йортларын, мал-мөлкәтләрен тартып ала, яшь балаларын концентрацион лагерьларга озата. Соңга таба фронтта эшләрнең начарлана баруын сизгән, халыкның гадел хөкеменнән коты алынган полковник невроз белән авырый башлый һәм көннәрнең берендә үзен-үзе атып үтерә. Ә өлкән Заукель Советлар Союзы Геройларына Лудзе шзһэрендэ куелган һәйкәл. ШАКИР ♦ ҺӘЙКӘЛ ИТӘГЕНДӘ ЧӘЧӘКЛӘР наштылар. Су запасы аз калганлыктан, Якуб Шакуров, якын-тирәдә чишмә юк микән дип, куе үләннәр арасыннан ярга таба шуышты. Сугышчылар тамак ялгап алу өчен, юл капчыкларын чишеп, колбаса, балык, икмәк, шикәр ише нәрсәләр чыгардылар. Орынбай Абдуллаев җиңнәрен сызганып, балык турарга тотынды. Петр Сыроежкин коры паекны суда җебетеп ботка әзерләү хәстәренә кереште. Токыбай Тайгәрәев кул пулеметын чистарта, Михаил Шкураков рация янында кайнаша иде. Шул чак отделение командиры Хәкимҗан Әхмәтгалин, яшел чирәмгә кырын ятып, авыз эченнән генә көйләп җибәрде: ...Сагынам туган илләремне. Әллә шунда үскәнгә. Котелогына су тутырып, Якуб Шәкүров та әйләнеп кайтты. Аннары Хәкимҗан янына барып утырды һәм бераздан аның җырына кушылды. Чуваш егете Федор Ашмаров, автоматына таянып, коралдаш дусларына карап алды: — Авылым искә төште,— диде дә ул, кесәсеннән янчык чыгарып, тәмәке төрә башлады. Михаил, рацияне көйләп бетергәч, Хәкимҗанга эндәште: — Рация әзер, иптәш командир! Хәкимҗан үзләренең билгеләнгән урынга килеп җитүләрен штабка хәбәр итте. Кинәт якында гына моторлар гүләве ишетелде. Озак та үтмәде, юлда дошман автомашиналары күренде. Орынбай Абдуллаев, автоматын алып, немецларга төзәмәкче иде, өлкән сержант алдан ук кисәтеп куйды: — Автомашиналарга атмаска! Безгә немецларга төнлә генә налет ясарга рөхсәт иттеләр. Шул чакны якында гына агачлар кыштырдаганы ишетелде. Күзәтүче ниндидер бер картның күл буйлап бирегә таба килүен әйтте. Хәкимҗан өч сугышчыны аны тотып алып килергә җибәрде. Карт кызу-кызу атлый иде. Орынбай яшеренгән җиреннән тиз генә сикереп торды да, аның башына капчык кидерде һәм авызын томалады. Командир янына алып килеп, башыннан капчыкны салдыруга, ул елап җибәрде һәм өлкән сержантны кочаклап сөйли башлады: — Мин партизаннарны эзләп киләм. Авылда — җәзалаучылар отряды. Яшерен эш алып баручы коммунистларны тотып китерегез, дип. унлап кешене заложник итеп амбарга кертеп бикләделәр. Каяндыр «СС» солдатлары һәм офицерлары килгән. Халык арасында, десант белән төшерелгәннәр, дигән сүзләр йөри. Чөнки барон фон Зау- кель төзегән легионда солдатлар һәм офицерлар латышлар гына иде. Ә болар — немецлар. Заукель алардан яшерен пакет алган дип сөйлиләр. Хәкимҗан бераз тын торды. Әйе, бу хакта ул штабта ишетте. Совет разведчиклары немецларның Латгалиягә десант төшерергә җыенулары турында хәбәр иткәннәр иде. Латыш карты да шуны раслый. «Ашыгырга, яшерен приказны ничек кенә булса да кулга төшерергә кирәк»,— дип уйлады өлкән сержант. Төн пәрдәсе тирә-якны әкрен генә үз кочагына алды. Күк йөзендә каракучкыл болытлар пәйда булды. — Табигать тә безгә булышыр төсле,— диде Хәкимҗан, үзен дә, сугышчыларын да юатырга тырышкандай. Барысы да хәвефле, үтә җаваплы юлга әзерләнделәр. Хәкимҗан карашын рация күтәргән Михаил Шкураковка төбәде. Тегесе, аның нәрсә әйтергә теләгәнен аңлап, командиры каршына килеп басты: — Кирәкле әйберләрнең бөтенесен алдым, иптәш өлкән сержант! — Ә сез әзерме, иптәш Шәкүров? — Әзер, иптәш өлкән сержант! Хәкимҗан, барлык сугышчыларның да әзерлеген тикшергәннән соң, алда торган бурычны үтәү өчен нәрсәләр эшләргә кирәклеген аңлатты. — Без мәкерле дошманны— 1927 елдан бирле фашистлар пар- ♦ тиясе члены барон фон Заукельны һәм аңа җибәрелгән яшерен па- - кетны кулга төшерергә тиешбез. Заложникларны коткару бурычы да безгә йөкләнә. Без бик сак эш итәргә тиешбез. Рөхсәтсез ут ачмаска! 2 Алты сугышчы белән башта Хәкимҗан китте. Аның артыннан 2 башкалар кузгалдылар. « Беренче төркемгә кергән сугышчылар башта иелә-иелә куаклык- 5 лар арасыннан барды. Аннары, иген басуына чыккач, түш белән « шуыша башладылар. Шактый ара узгач, кечкенә бер чишмә — су 2 буена килеп чыктылар. Яр кырыена ятып, барысы да туйганчы су = эчте. Моннан авыл да ерак түгел иде инде. Каршы яктагы үрне менү- Ф гә, барон фон Заукельның ике катлы таш йорты калкып чыкты. Йорт £ тирәсендә озын кәүсәле наратлар, куе ябалдашлы карт имәннәр шау- 2 лап утыра. «Бакчага керергә һәм йортның латыш карты әйткән арт ф ишегеннән эчкә үтәргә» дигән карарга килде Хәкимҗан. Әмма арт а ишеккә якын җиргә эт бәйләп куелган иде. — Этне үзем тончыктырам,— диде латыш карты. Дөрестән дә. * сугышка кадәр җәнлек совхозында эшләгән кеше буларак, бу өлкәдә 3 аның тәҗрибәсе шактый икән. Хәкимҗан аңа ярдәмгә биргән ике сугышчыны ияртеп, ул бәйдәге эткә таба шуышты. Үтә сизгер немец овчаркасы улап өрергә тотынды. Ләкин, озак та үтмәде, кинәт тынып калды. «Этнең эшен бетерделәр», дип уйлап алды Әхмәтгалин. Әмма шул чак аның күзенә йорт янында ук хәрәкәтләнгән ниндидер шәүлә чалынды. Аның сакчы булуына шик юк иде. — Кем бар анда?— дип сорады ул латышча. — Үзебезнекеләр,— дип җавап бирде латыш карты. — Аллага шөкер, чит кешеләрме әллә дип торам...— Сакчыга сүзен әйтеп бетерергә дә ирек бирмәделәр... Әхмәтгалин белән Шәкүров, латыш карты белән бергәләп, йортның арт ишеген ачып, бормалы озын баскычтан акрын гына өскә күтәрелделәр. Бүлмәдә бер ялгызы йоклап яткан баронга пистолет төзәп, аның авызын томаладылар, аяккулларын бәйләделәр. Каршында басып торган ят кешеләрне күреп коты очкан барон тыпырчынырга тотынды, төрле ишарәләр ясап, үзен үтермәүләрен сорап ялварды. Хәкимҗан, аның маңгаена пистолетын төзәгән килеш, ачулы тавыш белән: — Берлиннан килгән яшерен пакет кайда?— дип сорады. Барон кулларын чишәргә ымлады. Кулларын чишкәч, фон Зау- кель, кызыл агачтан эшләнгән шкафны ачып, аннан бер шкатулка чыгарды. Шкатулкадагы ачкычларны алып, Хәкимҗан баронга сорау бирде: — Кайсы сейфныкы? Барон сейф ачкычын күрсәтте. Әхмәтгалин аңа алдан ук кисәтеп куйды: — Әгәр сейфта сирена-мазар була калса, әҗәлең яныңда басып торганлыгын исеңнән чыгарма. Барон, алтын балдаклар кигән бармаклары белән ишарәләп, сейфта сирена юклыгын әйтте. Сейфтан дүрт-биш урыннан сургуч- лантан пакет тартып чыгардылар. Аның тышына «үтә яшерен» ди гән сүзләр язылган иде. Пакетны кулга төшергәннән соң, Хәкимҗан һәм аның иптәшләре, баронны үзләре белән алып, бакчада калган сугышчылар янына килделәр. Хәкимҗан дүрт сугышчыны таш сарайдагы заложникларны азат итәргә җибәрде. Калганнары агачлар арасыннан басуга таба юл тоттылар. Күп тә үтмәде, артта аяк тавышлары ишетелде. Алдан килеп җиткән Шәкүров, сулышын еш-еш алып, рапорт бирде: — Иптәш өлкән сержант! Заложникларның барысы; да коткарылды. Җыйнаулашып урман эченә ашыктылар. Операциянең уңышлы үтәлүе турында рация аша штабка хәбәр ителде. Бу операциядән соң немецлар тылында калу куркыныч иде. Шуңа күрә Хәкимҗан Әхмәтгалин сугышчылары урнашкан җиргә самолет җибәрергә булдылар. Заложниклар да килеп кушылгач, мондагы кешеләрнең барысы да самолетка сыеп бетмәячәк иде. Шуңа күрә, трофей автоматлар белән коралландырып, латышларны биредә калдырырга булдылар: якын-тирәдә, һичшиксез, партизаннар отряды булырга тиеш иде. Өлкән сержант зур гәүдәле, сакалына чал керә башлаган латыш картын монда калучыларга командир итеп билгеләде һәм аңа болай диде: — Без тиздән килеп җитәрбез. Шуңарчы сез немецларга бер генә минутка да тынгылык бирмәгез, арт якларына ут яга торыгыз! һавада самолет тавышы ишетелде. — Безнең самолет! Өлкән сержант бил каешын рәтләде дә кулын сузып команда • бирде: — Отделение, сафка тезелергә! Ике сугышчы самолетның алдан билгеләнгән урынга — урман аланлыгына төшкәнлеген килеп әйтте. Өлкән сержант отделениегә самолет янына барырга боерык бирде. Ә үзе латыш карты янына килеп: — Ярый, бабай,— диде ягымлы тавыш белән,— синең яхшылыгыңны бервакытта да онытмабыз! Фашистларны Латвиядән кугач, бәлки әле тагын да очрашырбыз. — Әлбәттә, очрашырбыз! — диде карт, Хәкимҗанның аркасыннан кагып. Коткарылган заложник-латышлар да өлкән сержантка һәм аның сугышчыларына зур рәхмәтләр әйтеп, кул изәп калдылар. Аларның кайтуларын штабта дүрт күз белән көтеп торалар иде. Берлиннан җибәрелгән «үтә яшерен» пакетны ачып укыгач, генерал өлкән сержант Хәкимҗан Әхмәтгалинның кулын кысып: — Искиткеч батырлык үрнәге күрсәтүегез өчен сез Сугышчан Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнәсез!— диде. Барон фон Заукельдан сорду алынды. Гиммлерның яшерен пакеттагы приказы буенча Ригадагы корал заводлары тиз арада шарт- латылырга тиеш булган. Армия штабыннан бу хакта тиешле җиренә хәбәр ителде. Фашистларның пычрак уйлары барып чыкмады. Өлкән сержант Хәкимҗан Әхмәтгалинны яңадан штабка чакырып алдылар. — Немецлар тылында булып, аларның яшерен эшләрен, яшерен планнарын шактый өйрәндегез инде сез,— диде чал чәчле генерал аңа. — Сезгә менә тагын бер җаваплы бурыч йөкләнә. Сез немецлар тылына үтәргә һәм Сунуплява дигән латыш авылы янындагы 144 нче биеклеккә урнашып, чигенеп баручы дошман частьлары турында рация аша безнең артиллеристларга хәбәр итеп торырга тиешсез. Генерал карта өстенә иелде дә кызыл карандаш белән инде берничә тапкыр билгеләп куелган урыннарны күрсәтте. — Менә бу — Латгалия. Ә менә монысы — Лудзе шәһәре. Аннан бер як читтәрәк — Сунуплява авылы. Монда фашистларның танк дивизияләре, артиллерия һәм укчы дивизияләре тупланган. Сез әнә шул авылга барачаксыз... Хәерле юл телим, иптәш өлкән сержант! — Приказыгыз үтәлер, иптәш генерал! Әхмәтгалин һәм аның сугышчылары, төн караңгылыгында агач- ♦ ларга ышыклана-ышыклана, Сунуплява авылына таба юл тоттылар. Бу авыл янында күзәтү өчен бик уңайлы биеклек бар иде. Штаб картасында ул биеклек «144» саны белән билгеләнгән. Совет сугышчылары шунда күтәрелеп, тавыш-тынсыз гына окоплар казып урнаштылар. Төн пәрдәсен ертып, таң яктыра башлады. Совет сугышчылары җәйге таңның матурлыгына сокланып карап торганда, түбәндә моторлар гөрелдәве ишетелде. Тау итәгендәге олы юлдан немец солдатлары төялгән автомашиналар уза иде. Колонна уртасында берничә җиңел машина да бар. «Димәк, олы башлыклары да үзләре белән», дип уйлап алды Шәкүров. Өлкән сержант Әхмәтгалин бинокльдән карап, автомашиналарны санады һәм тиз генә ориентирны билгеләп, рация аша артиллеристларга хәбәр итте. Менә машиналар юллар кисешкән урынга якынлаштылар. Алдагы автомашиналарга «СС» дивизиясе солдатлары төялгән. Арттагы машиналарда — кара тәреле байраклар күтәргән автоматчылар, мотоциклга утырган офицерлар... Озак та көтәргә туры килмәде, немецлар колоннасы өстенә снарядлар төшеп ярыла башлады. Ярты сәгать чамасы дәвам иткән ут өермәсе фашистларны җиргә түшәп салды. Кара тәреле танклар дөрләп яна, тирә-якта куе төтен баганалары күтәрелә, яралы немецларның ыңгырашкан, акырган тавышлары ишетелә... Орынбай Абдуллаев кызышкан уч төпләренә төкереп алды да автоматтан ут ачты. Хәкимҗан Әхмәтгалин тауга үрмәләүче гитлерчыларга кул пулеметыннан ата иде. — Дискалар кирәк!—дип кычкырды ул кыргыз егете Тайгә- рәевкә. Токыбай ящиклардан запас дискалар китерде. Башка сугышчылар да чигенүче дошманны кыруларын дәвам иттеләр. Фашистларның бик күп солдатлары һәм офицерлары теге дөньяга озатылды. Олы юлдан узучы колонна таркатылган, автомашиналар сафтан чыккан иде. Бу турыда ишеткән немец командованиесе безнең сугышчыларга каршы үзенең «Юнкероларын җибәрде. Кара тәреле самолетлар койган бомбалардай биеклек тәмам телгәләнеп, ермаланып бетте, агачлар гөрселдәп ауды, окоплар, ныгытмалар җимерелде. Сәгать уннар тирәсендә немецларның «Рама» самолеты баш өстеннән озак кына очып әйләнде. Ул биеклектәге сугышчыларны күзәтә иде. — Берегезгә дә кузгалмаска?— диде Әхмәтгалин.— Алар безне һәлак булган дип уйласыннар. «Рама», озак очып арыган карчыга кебек акрын гына түбәнгә төшеп, күздән югалды. Тирә-юньдә давыл алдыннан гына була торган тынлык урнашты. Ләкин бу тынлык әллә ни озакка сузылмады. Бераздан тагын немец автомашиналары күренде. — Хәзер бу чакырылмаган кунакларга да күчтәнәч эләгәчәк,— дип, мыегын бөтереп куйды Орынбай Абдуллаев. Шулчак өлкән сержант Әхмәтгалин радист Шәкүровка эндәште: — Артиллеристларга хәбәр ит... Рациядән тиешле мәгълүматлар тапшырыла башлауга, чуваш егете Матвей Чернов тау итәгеннән биеклеккә таба үрмәләүче бер төркем немец автоматчыларына төртеп күрсәтте. ШАКИР ф ҺӘЛКӘЛ ИТӘГЕНДӘ ЧӘЧӘКЛӘР — Дошманны рация янына үткәрмәскә! Әхмәтгалин өч-дүрт сугышчыны немец автоматчыларына каршы җибәрде. Моны сизгән немецлар сусыз елга янына төшеп яшеренделәр һәм совет сугышчыларына ут ачтылар. Ниһаять, бик озак көткән кебек тоелган минутлар килеп җитте. Безнең артиллеристлар дошман өерен туздыра башладылар. Ут өермәсе бу юлы тагын да көчлерәк булды. Гитлерчылар, оялары туздырылган кырмыскалар шикелле, як-якка сибелделәр. Әмма алар ягыннан атылган бер снаряд рация кырына ук төшеп ярылды. Рация сафтан чыкты. Әхмәтгалин яртылаш күмелгән аякларын балчык һәм тузан эченнән көчкә тартып алды да ярсулы тавыш белән: — Илбасарларга каршы соңгы патронга кадәр сугышачакбыз, дусларым!— дип кычкырды. Бу һәркем өчен уртак булган изге ант иде. Аны сигез милләтнең уллары үз телләрендә кабатлады. Якуб белән Токыбай, җимерелгән окоп читенә кул пулеметы куеп, дошманның якынрак килүен көтә башладылар... Гитлерчылар, 144 нче биеклектә русларның зур көчләре тупланган дип белеп, өстәмә резервлар җибәрделәр. Сул якта дошман пулеметы ут ачты. Өлкән сержант Әхмәтгалин: — Иптәш Шәкүров, пулеметны сафтан чыгаруны сезгә тапшырам. Үзегезгә ярдәмгә Чутак Уразовны алыгыз,— дип команда бирде. Якуб Шәкүров, кулына гранаталар тотып, алга шуышты. Аның артыннан Уразов кузгалды. Дошман пулеметы якында гына ата иде. Әмма аны тончыктыру өчен башта тимер чыбык киртәләр аша узарга кирәк. Шәкүров һәм Уразов зур кайчы белән чәнечкеле тимер чыбыкларны кисә башладылар. Ике-өч метр гына ераклыкта патроннан бушаган ящиклар ята иде. Шәкүров, шуларга ышыклана-ышыклана, алгарак узды һәм нәкъ пулемет каршына килеп чыкты. Шул вакыт немецлар һавага ракета чөйделәр. Ракета яктысында тирәяктагы әйберләр уч төбендәге кебек аермачык булып күренде. — Башладык!—диде Якуб, дошман өстенә гранаталар ыргытып. Өч-дүрт граната шартлауга, пулемет тынып калды. Ләкин немецларның атудан туктарга исәпләре юк иде. Автоматтан алар яудырган пулялар Шәкүровның колак төбеннән сызгырып үтте. Шинель итәге пулялар белән тишкәләнгән Якуб бер-бер артлы тагын ике граната тондырды. Немец солдатлары өстендә төтен баганасы күтәрелде, әче итеп эт чинаган һәм гитлерчылар ыңгырашкан тавышлар ишетелде. — Шул кирәк ул кабахәтләргә!— диде Якуб һәм алга ыргылды. Алар, Уразов белән икәүләп, бер төркем гитлерчыларга ташландылар. Кинәт каршыдагы дотның амбразурасыннан фашистлар кабат ут ачты. Әмма Якуб та, Чутак та каушап калмадылар, соңгы гранаталарын дошман ныгытмасы өстенә ыргыттылар. Аларга ярдәмгә тагын өч сугышчы килеп җитте. Ике арада шактый озак дәвам иткән көчле атышлардан соң ныгытма җимерелде, аны көчле ялкын чорнап алды. Безнең сугышчыларның бишесе дә өлкән сержант янына исән- сау әйләнеп кайтты. Тик аларның өчесе яраланган иде. Атыш кырында урнашкан тынлык озакка сузылмады. Тау итәгендә яңадан утызлап немец күренде. Алар автоматлардан ата-ата киләләр иде. Өлкән сержант ата башлауга, фашистлар җиргә беректеләр. Ләкин тауга үрмәләүче гитлерчыларның саны артканнан-арта барды. Өстәмә итеп җибәрелгән йөзгә якын автоматчы тезмә булып тауга күтәрелә башлады. Фашист офицерының алгарак чыгып, рус телен вата-җимерә кычкырганы ишетелде: — Русь, плен! Вам Шлихт! — Совет сугышчылары әсир бирелмиләр!— дип, Әхмәтгалин аңа автоматтан ут ачып җавап кайтарды. Ике арада озак дәвам иткән атышлар вакытында Чутак Уразов авыр яраланды. Шуңа да карамастан, ул пулеметыннан аерылмады. Дошман пулясы Орынбай Абдуллаевны да аяктан екты. Аның ♦ артыннан, күкрәген тотып, Шкураков окоп эченә ауды. Якуб Шәкү- - ров һәм Хәкимҗан Әхмәтгалин да яраланганнар иде. Ләкин аларның ? берсе дә атудан туктамады. о Әхмәтгалин яралы кулын бәйләргә дә өлгермәде, окопка дүрт- Ъ биш немец якынлашты. Аларны автоматлардан атып юк итүгә, сул ' флангтан берничә фашист окоп эченә сикерде. Штык һәм кул сугыш- 5 лары башланып китте. Әхмәтгалинга ярдәмгә Якуб Шәкүров, Михаил - Шкураков, Токыбай Тайгәрәев килеп җитте. Алар окоптагы немецлар 2 белән исәп-хисапны өзеп, тау итәгеннән үрмәләүче гитлерчыларга = гранаталар ташладылар. § Өлкән сержант үзенең сугышчыларына күз йөртеп чыкты. Менә с башын марля белән бәйләгән Матвей Чернов. Аның янында Чутак 3 Уразов. Ике тапкыр яраланган Якуб Шәкүров, автоматын кысып, ф окоп стенасына сөялгән Михаил Шкураков та авыр яраланган. Орын- х бай Абдуллаев, Федор Ашмаровның башлары бәйләнгән. Окоп алдында немец үләксәләре... Якында гына сынып-чәрдәк- < ләнеп беткән агачлар, җимерелгән землянкалар... Караңгы төшә баш- 3 лауга, немецлар яңадан һөҗүмгә күтәрелде. Әхмәтгалин аягүрә торып басты: — Бер генә фашистны да биеклеккә үткәрмәскә! Биеклектә сугыш төн уртасына кадәр дәвам итте. Хәкимҗан Әхмәтгалин, икенче тапкыр яраланып, чирәм өстенә капланды. Аның патроннары атылып беткән иде. Ул, шуыша-шуыша барып, якында гына үлеп яткан немец солдатының автоматына үрелде. Сызгырып очкан пуляларның берсе шулчак аның беләген тишеп узды... Әмма Хәкимҗанның әле бирешергә исәбе юк иде. Окопта кул сугышлары башланып киткәч, ул Чутак Уразов өстенә ташланган гитлерчыларга атып җибәрде. Нәкъ шул вакытта приклад белән аның башына китереп суктылар, Хәкимҗан аңын җуйды... Бераздан батыр командирның сулышы өзелде. Ефрейтор Чутак Уразов биеклектәге агач сарайга кереп бикләнде. Һәм үзен, чолгап, тереләтә кулга алырга ниятләгән фашистларга тәрәзәдән ут ачты. Немецлар сарай янындагы салам өеменә ут төрттеләр. Сарай дөрләп яна башлады. Соңгы сулышынача дошманга каршы көрәшеп, Чутак ялкын чорнап алган әнә шул сарай эчендә янып үлде. Кинәт якында гына бер-бер артлы гранаталар шартлады. Егермегә якын фашистны дөмектереп, Михаил Шкураков үзе дә һәлак булды. 18 нче июль әнә шундый каты бәрелешләр белән үтте. 144 нче номерлы биеклектә җиде сугышчы калды. 19 нчы июль таңы немецларның яңа һөҗүме белән башланды. Әхмәтгалинның һәм тагын ике сугышчының үлеме дошманга каршы тагын да көчлерәк нәфрәт һәм ачу тудырды. Исән калган сугышчылар коралдашлары өчен үч алырга тагын катгыйрак ант иттеләр. Немецлар, өстәмә көчләр туплап, биеклеккә үрмәләделәр. Җиде сугышчы аларны кул пулеметлары һәм автоматлардан ут ачып каршылады. — Дусларым, һәркайсыбызга уннан артык немец туры килә. Ләкин без баскан җиребездән бер адым да артНа чикмәбез!— диде Орынбай Абдуллаев. — Бу изге җир өчен соңгы тамчы каныбызга кадәр сугышачакбыз! — дип, аның сүзен куәтләде Василий Андронов. — Хуш, Туган ил! Без сине яклап сугышабыз һәм кирәк икән, синең азатлыгың өчен үләргә дә әзербез! Бу сүзләрне Токыбай Тайгәрәев әйтте. Башлары, аяк-куллары бәйләнгән сугышчылар урнашкан окоп һәм снаряд чокырлары тирәсенә дошман миналары төшеп ярылды, төрле яктан пулялар безелдәп узды, ут давылы дүрт сәгатьтән артык котырынды. Бу бәрелештә совет сугышчылары үзләренең тагын ике иптәшләрен — Петр Сыроежкин белән Токыбай Тайгәрәевне югалттылар. Исән калган биш кешенең дә һәркайсы өчәрдүртәр тапкыр яраланган иде. Төш авышканда инде бары тик өч кенә сугышчы кулына корал тотарлык хәлдә иде. ...Киемнәре тетелеп беткән, яраларыннан кан саркып торган өч сугышчы, Ватан өчен батырларча һәлак булган коралдашларына карап, бермәлгә тын тордылар. Шул вакЫт Якуб, кызгылт шәфәкъ нурларына текәлеп, Омскида калган гаиләсен, әти-әнисен, туган авылын, анда үткәргән бәхетле көннәрен күз алдына китерде. Якуб кечкенәдән үк җырга оста булып үсте. «Уел», «Сакмар», «Кара урман», «Салкын чишмә» көйләрен ул яратып тыңлый, үсә төшкәч, аларны үзе дә бик еш җырлый иде. Соңга таба аны «җырчы Якуб» дип атап йөртә башладылар. Авылга якын гына Ямәлкә тавы бар иде. Менә шул тауга менәр иде дә Якуб, бөтен тирә-якны яңгыратып җырлап җибәрер иде: Сакмарда гынай суы буйларында Сандугачлар тавышын тыңладым... Әйе, барысы да истә... Менә ул Ямәлкә тавына күтәрелеп карый да: «Мин—Ямәлкә Пугачау!»—дип кычкырып җибәрә. Бу тауда Емельян Пугачев гаскәре патша армиясенә каршы сугышкан, Якуб басып торган җирдә аның штабы булган дип сөйлиләр. Шулай бервакыт Якуб ул тауның итәгеннән бер хәнҗәр тапкан иде. Авыл кешеләре аны, Ямәлкә батыр хәнҗәре бу дип, кулданкулга йөрттеләр. Якубның үзен исә Ямәлкә батырга тиңләделәр: «Үсеп җиткәч, син дә Ямәлкә кебек баһадир булырсың»,— диделәр. Әй, куанган да иде соң Якуб шул чагында, башы күккә тигәндәй булган иде. Авылда озак яшәргә туры килмәде Якубка. Озакламый алар бөтен гаиләләре белән Омскига күчеп киттеләр. Анда ул заводка эшкә керде. Берникадәр вакыттан соң Зөләйха исемле кызга өйләнеп, «башлы-күзле» булды. Яшь килен белән авылга кайткач, бала вакытында үзе уйнап йөргән Ямәлкә тавына тагын бер тапкыр барды Якуб. һәм менә шунда аның күңеленә гомерлеккә сеңеп калган бер вакыйга булды. Анда ул зур гына бер гильза тапты. Җентекләбрәк караса, гильзага нәрсәдер язылганлыгын күрде. Кесәсеннән кулъяулыгын алып гильзаны бик озак чистартты. Хәзер инде пәке очы белән уеп язылган сүзләрне танырга мөмкин иде: «Дошманга каршы соңгы көч белән каршы торабыз. Патроннар бетте. Хушыгыз, туганнар. Гатауллин, Гаврилов, Салихов». Әйе, монда гражданнар сугышы елларында Колчак армиясенә каршы сугышлар булып узган булган. Бу гильзага кызыл сугышчыларның соңгы сүзләре язылган. Якуб ул сүзләрне кат-кат укыды һәм батыр көрәшчеләрнең үзләрен күргәндәй булды... Авыр минутларда Якуб һәр вакыт әнә шул кыю сугышчылардан үрнәк алырга, һәр төрле кыенлыкларны сыкранмыйча җиңеп чыгарга тырыша иде. Омскида һәм тирә-як авылларда гражданнар сугышында катнашкан кешеләр шактый иде. Якуб алар белән еш очраша торган булып китте. Ә андый вакытларда исә ул аларга әлеге гильзаны күрсә тә, анда язылган сүзләрне укый иде. Ләкин ул батырларның кемнәр икәнлеген белүче булмады. Еллар акрын гына уза торды. Илдә зур-зур төзелешләр, яңа завод- фабрикалар үсеп чыкты. Совет кешеләре дәүләтебезнең куәтен үстерү өчен бөтен тырышлыкларын куеп эшләделәр. Алар арасында Якуб та алгы сафта атлады. Бу елларда аның инде ике кызы үсеп килә иде. Озакламый аларның уллары туды. Малайның исемен Ибраһим дип о куштылар. Эштән арып кайткан чакларында Якуб аны алдына утыр- 2 тып сөя, аңа күктәге йолдызларны күрсәтә: «Бәхет йолдызлары алар, g улым. Шул йолдызлар арасында синең дә бәхет йолдызың бар», — - дия торган иде. Ләкин Ибраһимга әле бер яшь тә тулмаган иде, сугыш § башланып китте. Халкыбыз, кулына корал тотып, дошманга каршы = көрәшкә күтәрелде. Омск шәһәреннән фронтка китүче сугышчылар 5 арасында Якуб Шәкүров та бар иде. = Менә шуннан бирле ул сугышта. Өч ел буена ут эчендә йөреп кы- =; рысланды, чыныкты, берничә тапкыр яраланып госпитальдә ятып S чыкты. Аннан тагын алгы сызык, тагын окоп тормышы... Күпме су- л гышчан дусларын югалтулар... Соңгы вакытта Омскидан хатлар килми башлады. Элегрәк җибәр- ♦ гән хатларында Зөләйха ике кызының мәктәптә тырышып укулары, * Ибраһимның инде бишенче яшен тутырып килүе турында язган иде. Якубның аларны бик-бик күрәсе, кочагына алып сөясе, маңгайларын- < нан үбеп: «Нинди зур булгансыз, кадерлеләрем», дип иркәлисе килә. 3 Ямәлкә тавыннан тапкан гильзадагы сүзләрне ул тагын бер тап- J кыр хәтереннән кичерде: «Әйе, алар батырларча сугышып үлгәннәр! Дошман алдында тез чүкмәгәннәр! Без дә ахыргы сулышыбызгача илгә биргән антыбызга тугрылыклы булып калырга тиешбез!» Орынбай Абдуллаев, яралы аягын алгарак суза төшеп, кул пулеметын җайлап куйды. Василий Андронов, мүкәләп барып, патроннар, гранаталар җыеп килде. Ул хәле бетеп окоп почмагына утырды һәм, кипкән иреннәрен ялап, су сорады. Ләкин бер генә тамчы да су юк иде... Кинәт ату тавышлары яңгырады: автоматлардан ата-ата, тау өсләп бер төркем немецлар атлый иде. Аларның икенче төркеме арттан килеп чыкты. Яралы сугышчылар аларга каршы ут ачтылар. Окоплар янында ук кул сугышлары башланып китте. Якуб үзенә якынлашып килүче немецларга гранаталар тондырды. Һава дулкыны аның үзен дә бер читкә ыргытты. Орынбай, соңгы көчен җыеп, пулемет түтәсе белән бер немецның башына кундырды. Ләкин озын гәүдәле гитлерчы аңа пистолеттан атып өлгерде. Орынбай, эчен тотып, окопка ауды. Берничә тапкыр яраланган Василий Андронов автоматтан атуын дәвам итте. Кинәт аның күкрәгенә штык белән кададылар... һөҗүмгә күчкән совет сугышчылары 144 нче биеклеккә килеп җиткәндә, Хәкимҗан Әхмәтгалин, Якуб Шәкүров һәм аларның дуслары ике тәүлек буена барган сугышта ике йөз гитлерчыны юк иткән иде. Шушы батырлыклары өчен аларның һәркайсына Советлар Союзы Герое исеме бирелде. Ун сугышчының бары тик икесе — Орынбай Абдуллаев һәм Василий Андронов кына исән калган булып чыкты. Үзбәкстан ССРның Каракалпак АССР, Түрткүл районы, Таза Божан авылында 1912 елда туган Орынбай Абдуллаев хәзергесе көндә шул ук районның КПССның XXI съезды исемендәге колхозында мамык игү звеносы җитәкчесе булып эшли. Совет Армиясе сугышчылары легендар геройларның гәүдәләре янында, баш киемнәрен салып, озак кына басып тордылар. Икенче көнне сигез батырның гәүдәсе латыш авылы Сунуплява янындагы биеклеккә күмелде һәм соңыннан бу урынга ун баһадирның да исеме язылган гранит таш куелды. 1968 елның ноябренда аларның каберләре Лудзе шәһәренә күчерелде. Шәһәр үзәгенә урнашкан бакчадагы каберләр өстендә латыш хатынкызы сурәтендә эшләнгән әлеге зур һәйкәл калкып чыкты. Һәйкәл алдындагы мәрмәр ташка латыш һәм рус телләрендә мондый сүзләр язылган: «1944 елда Совет Ватанын немец-фашист илбасарларыннан азат итү өчен барган сугышларда һәлак булган Советлар Союзы Геройларына мәңгелек дан! Өлкән сержант Әхмәтгалин X. Р. Рядовой Ашмаров Ф. С. Кече сержант Чернов М. С. Сержант Сыроежкин П. К. Рядовой Шәкүров Я. С. Рядовой Шкураков М. Г. Рядовой Тайгәрәев Т. Ефрейтор Уразов Ч.» 144 нче биеклектәге һәйкәл итәгендә — чәчәкләр. Кайлардан гына китермәгәннәр ул чәчәкләрне! Бирегә җир шарының төрле почмакларыннан — Америка Кушма Штатларыннан, Англиядән, Испаниядән, Италиядән, Япониядән, Венгриядән, Кубадан, Чехословакия- дән, Германия Демократик Республикасыннан туристлар һәм кунаклар килә. Алар үзләренең йөрәк хисләрен шушы биеклектә ачылган музейдагы дәфтәргә язып калдыралар. Менә ерак Австралиядән килгән язучы Уолт Коуфман язган сүзләр: «Мин ун совет сугышчысының батырлыгына таң калдым! Алар минем Австралиямне дә яклап сугыштылар. Әгәр дә немец фашистларын совет батырлары җиңмәгән булса, гитлерчы палачларның канлы итек табаннары Австралияне дә таптаган булыр иде. Шуның өчен мин бу баһадир ирләрне хөрмәтләп баш иям!» Бөек Ватан сугышы барган көннәрдә монда — батырлар күмелгән изге урынга Армия генералы А. И. Еременко килә һәм, сугышчыларын шушында туктатып, дивизия һәм полк байракларын батырлар кабере өстенә иеп, Ибраһим Шәкүров Сунуплява авылы янындагы 144 нче биеклеккә куелган гранит таш янында. шушы баһадирлар кебек сугышырга, фашист илбасарлардан алар өчен дә үч алырга байрак үбеп ант итә. Соңыннан ул фронт газетасында болай дип язды: «Безнең фронтта тагын ун геройның даны яңгырады. Алар, өлкән сержант Хәкимҗан Әхмәтгалин командалыгында, дошман тылы- ♦ на — эчкәреге үтеп керделәр һәм юл чатын саклап тора торган ь. биеклекне алдылар. Араларында татар халкының батыры Якуб Шә- - күров булган ун герой дошманның чигенү юлын кисте. Немецлар, о кыю сугышчыларны юк итү теләге белән, биеклеккә бик күп тапкыр- о лар ташландылар. Биеклек итәгендә 200 дән артык немец кырылды, "г ә биеклек безнең кулда калды. Мондый зур батырлыкны бары тик Z партия тәрбияләгән совет кешеләре генә эшли ала. Татар халкының дан казанган уллары дошманнарны әнә шулай £ кыйныйлар». Биеклектәге һәйкәлгә, әтисенең каберенә чәчәкләр куярга Совет £ Армиясендә хезмәт итүче Ибраһим Шәкүров та килде. Ул мәктәп ба- g лалары, колхозчылар һәм Лудзе шәһәренең хезмәт ияләре белән оч- - рашты. Ул рус һәм татар телләрендә сөйләде: ♦ — Бу — изге җир! Мондагы туфрак астында батырлар йоклый. Аларның түккән каннары өстендә мәһабәт һәйкәл калкып чыкты. ~ Алар икешәр-өчәр тапкыр яралансалар да, дошманга каршы сугыш- < ны дәвам иттеләр... Алар, безнең бүгенге бәхетле, шатлыклы тормы3 шыбызны саклап, япь-яшь килеш һәлак булдылар. Бу төрле телдә - сөйләшә торган милләт уллары бер максат өчен — Ватаныбыз немец- фашист илбасарлары изүеннән азат булсын өчен көрәштеләр, иң соңгы минутларына кадәр нык, кыю һәм тапкыр булдылар, киләчәк буыннар кан, күз яше, кайгы-хәсрәт күрмәсен өчен үзләренең чәчәк кебек гомерләрен бирделәр! Биеклектә латыш пионеры Эрика Янысның сүзләре латышча яңгырады. Аннан соң украин пионеры Онанас Бедзикның украинча, Чолпонбайның кыргызча сөйләвем тыңладылар. Аларның һәркайсы уртак бер фикерне кабатлады: «Моннан соң сугышлар булмасын! Җир шары — тынычлык бишеге. Аны ут-ялкын, төтен һәм сөрем капламасын! Күк йөзендә һәр вакыт кояш балкып торсын!» Менә Сунуплява авылы. Андагы Якуб Шәкүров исемендәге урам — иң матур урамнарның берсе. Икенче бер урам Хәкимҗан Әхмәтгалин исеме белән аталган. Якында гына латыш пионерларының җыры яңгырый: Бу — изге җир. Монда сигез милләт Батырлары бергә йоклыйлар. Утны суны кичкән баһадирлар Хәтерләрдән мәңге чыкмыйлар! Бу батырлар хөрмәтенә махсус значок чыгарылган. Укучы балаларның күкрәкләрендә әнә шул значок балкый. Курку белмәс, кыю ун көрәшченең рәсемнәре басылган плакатлар урамнарга, мәктәпләргә, китапханә һәм культура йортларына эленгән. Лудзе шәһәрендәге музейга аларның кораллары, бил каешлары, орден һәм медальләре куелган. Анда Якуб Шәкүровның автоматы һәм улына язган хаты да бар: «Без, ерак-ераклардан килгән төрле милләт уллары, изге Ватаныбызны яклап сугышабыз. Без — рус, украин, татар, башкорт, таҗик, каракалпак, кыргыз һәм чуваш милләте уллары — явыз немец фашистларын җиңү өчен, дошманны кыйный-кыйный шушында ка- 113 .дәр килеп җиттек... Без бер максат — изге Ватан-ана азат булсын •өчен сугышабыз!» Хаттагы сүзләрнең дәвамы булып, һәйкәл янындагы мәңгелек ут каршына баскан пионерларның көр һәм калын тавышлары яңгырый: — Хәкимҗан Әхмәтгалин! — Мин! — Якуб Шәкүров! — Мин! — Петр Сыроежкин! — Мин! — Михаил Шкураков! — Мин! — Федор Ашмаров! — Мин! — Токыбай Тайгәрәев! — Мин! — Матвей Чернов! — Мин! — Чутак Уразов! — Мин! — Ватаныбызның азатлыгын һәм бәйсезлеген яклап без батырларча һәлак булдык! Дөнья, тыңла! Без — мәңгелек! Без, Җиңү символы булып, һәйкәлгә әверелдек! Дөнья, тыңла! Сезгә соңгы сүзебез: моннан соң сугышлар булмасын! Һавада йөзәрләгән ак күгәрченнәр канат җилпи. Кояш үзенең якты һәм җылы нурларын сибә. Мәйдан уртасындагы һәйкәл итәгендә төрле-төрле төстәге чәчәкләр. Тирә-якка аларның тәмле хуш исе тарала.