Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯН, ШАГЫЙРӘ, ЯН!

САҖИДӘ СӨЛӘЙМАНОВА ЛИРИКАСЫ ТУРЫНДА КАЙБЕР УЙЛАНУЛАР

«^Поэзиябезнең мең елга якын сәхифәләрен — антология битләрен акта- 4 I рам. Хатын-кыз шагыйрьләр күп булганмы? Революциягә кадәрге чор. ж ж Г. Сәмитова, Гыйффәт туташ, Мәхмүдә Мозаффария, Маһруй Мозаффа- ■ р«я. Ьашка исем юк. Маһруй Мозаффариянең 1907 елны язылган шигырендә менә шундый юллар бар: һәр тугрыда ким түгелбез ирләрдән без, Гыйлем алсак, иң галимнәренә тиң без. ...Ирләр шагыйрь булса, бездә шагыйрә бар, Мершид булса, мөршидә бар, камилә бар. Мөршид һәм мөршидә турылыкка, хаклыкка өндәүчеләр дигән мәгънәне аңлата. Димәк, революциягә кадәре үк инде рәсми сәясәтнең, диннең хатын-кызга кеше ител карамавына каршы шигъри сүз белән кыю көрәшкә күтәрелгән батыр хатын- кызларыбыз булган. 1905 елгы революция дулкыны хатын-кызларны да әдәбият мәйданына чыгарган. Ә аннан алдагы чорларда шагыйрәләр юкмы? Шушы сорауга җавап эзләп, поэзиябезнең узганрак дәверләренә күз салыйк. Менә халкыбызның борынгы җырлары, бәетләре... Нигә тудым дөньяга кыз булып, Нигә акмадым дәрьяга боз булып... Унҗиде яшемдә килен булдым, Эчем-тышым янар ут хәзер... Мәскәудән алган ак җепне Тетүеннән авыр сүтүе... Нык ышанып әйтергә мөмкин: бу утлы сүзләрне бары тик хатын-кыз гына тел тибрәтеп әйтә ала. Киндер җеп эрләүче кызларның «авыр җан сөйгәннәрнең булмавы» дип уфтануларын кызлар Һөрәге генә тоя ала. Киндер сугучы, киле төюче, шәл бәйләүче, чигү чигүче, кер юучы кызлар эш ритмын нечкә тойганнар, күңел хисләреннән җырлар чиккәннәр. Бик күп җырларда — көйле шигырьләрдә — кызлар кулы, кызлар таланты. Том-том җырларны, бәетләрне — халык җәүһәрләрен шул күзлектән укып чыккан кеше буларак, мин һич тә икеләнмичә әйтә алам: революциягә кадәр яшәгән, иҗат иткән шагыйрәләр берничә исем белән генә чикләнми, тарихыбызның борынгырак чорларында ук инде фамилиясез бөек шагыйрәләр булган һәм алар поэзиябез антологиясендә шедеврлар калдырганнар. Әгәр галим булсам, мин шушы изге темага фәнни хезмәт язар идем һәм куелган тезисны исбат итәр идем. Ул чорда хатын-кыз әдәбият мәйданына чыга алмаган. Талантта ирләрдән ким булмасалар дә, аларның ролен ирләр алыштырган. Караңгылык пәрдәсен ертып, шәригать кануннары аша атлап Сәхибҗамал Волжская сәхнәгә килгәнчегә кадәр, хатын-кыз булып ир артистлар — Габдулла Ка- риевлар уйнаган. Әмма бөек артист та хатынкыз образын бөтен табигыйлеге белән ачып бетерә алмаган. Хатын-кызның үзен сәхнәдә күргәч, тамашачылар иркен сулыш алганнар. Әдәбиятта да шулай, әмма тагын да катлаулырак. Монда, әлбәттә, хатын-кызлар әдәбияшагыйрәләр килә. Алтмышынчы елларда поэзиягә килгән Саҗидә Сөләйманованың игътибарны җәлеп иткән әсәре, минемчә, «Җырланмаган җыр» поэмасы булды. Мәхәббәт турында, бигрәк тә кызлар мәхәббәте турында язмаган егет-шагыйрь юк. Ә Саҗидә, ләйсән яңгыры сыман саф, табышмак кебек серле, хыял шикелле ерак, йөрәк шикелле якын мәхәббәткә багышлап, меңенче тапкыр язды, үзенчә язды, кызлар табигатенә генә хас булганча язды. Яшьләр альбом битләренә күчереп алырлык табигый хисле шигырь юллары укучыларның күңеленә хуш килде. Дөрес, поэма жанры таләпләреннән чыгып караганда, әсәр камил түгел, шулай да икеләнмичә әйтергә мөмкин иде: поэзия сәхнәсенә үзен (үзен генә микән?) уйнарга үзенчәлекле талант килде! Шуннан соң мин дә Саҗидәнең һәрбер шигырен көтеп алып, кызыксынып укып бардым. Аның яшь шагыйрә, тегүче Флерага багышланган шигырендә шундый юллар бар: Ос-баш бетен — энә күзе аша Үткәргәнгә аны хатыннар. ...Дөньяларны ботен итәр өчен, Азмы йөкләр бергә тартылган, Язмышларны күңел күзе аша Үткәрергә Шигърияткә килә хатыннар. ты, ирләр әдәбияты дигән кискен бүленеш юк. Кайчак язучының хатын-кыз булып шул кадәр талантлы «уйнавы» ихтимал — укучының аны хатын-кыз дип кабул итүе дә мөмкин. Шундый факт сөйлиләр: «Тапшырылмаган хатлароны укыган эшчеләр янына баргач, авторны — Гадел Кутуйны күреп, укучылар аптырап калалар. Галия образын шул кадәр табигый тасвирлаган авторны укучылар хатын-кыз дип күз алдына китергәннәр икән. Әйе, язучының артистка караганда бер өстенлеге бар: ул — укучының күз алдында уйнамый. Әгәр ышандырырлык уйный алса, аны хатын-кыз ролендә дә кабул итәләр. Шулай да, кызлар үз рольләрен үзләре уйнасалар, үз җырларын үзләре җырласалар, укучы да, тамашачы да ота гына түгелме соң? Йөрәктән ташып чыккан хисләрне нигә егетләрдән җырлатырга, әллә егетләр башына тешкән олы уйлар бездә юкмы, әллә егетләрдәге кыюлык безгә ятмы? Үзем дә сизмәстән, (әдәбияттагы патриархатлык инерциясе!) хатын-кыз булып уйлый башладым, ахры... Поэзиягә керү алдыннан Саҗидә Сөйләйманова, мөгаен, шулай уйлангандыр. Маһруй Мозаффария, Сәхибҗамал Волжская кебек фидакарь хатын-кызларыбыз шигырьгә, сәхнәгә килеп, «һәр тугрыда» ирләрдән ким түгеллекләрен исбат иттеләр. Ирләрдән калышмыйча, кайбер мәсьәләләрдә алардан уздырып та, шигърияткә И. ЮЗЕЕВ ф ЯН. ШАГЫЛРӘ, ЯН1 Тормышның эреле-ваклы мәшәкатьләрен, гаиләне алып бару, балалар үстерү, шуның өстенә эшләү — хатын-кыз өчен үзе бер батырлык. Калган вакытны—төнне — шигырьгә багышлау — тагын бер батырлык! Ә яхшы җыр тудыру, язмышларны күңел күзе аша үткәрү — җиңел түгел. «Уяу узган төннәр исәбенә сабыйларның нурлы иртәсе» кебек юлларны ике бала үстергән шагыйрә-ана гына яза ала торгандыр. Артист шикелле үк, язучы да төрле рольләрдә уйный, ә менә Саҗидәгә күп очракта уйныйсы да юк: ул мең газап аша дөньяга бала тудырган ана да, таңга кадәр дәфтәрләр тикшереп утырган укытучы да, йөзен кара чадра каплаган кызларны чит илгә барып күреп кайткан турист та... Әйе, шигырьләрен фамилиясез иҗат итә торган, башлары түбән иелгән бәхетсез хатын-кызлар дөньяда әле дә күп икән... Ә аның героинялары—туфрактан аш, таудан таш алучы эш хуҗалары, яңа кала төзүче алтын кулЛы кызлар. Шунлыктан, арып кайтканда да, аларның башы гел югары. Саҗидә озак еллар буе Әлмәт шәһәрендә, нефтьчеләр арасында яши, шуңа күрә аның шигырьләренә заман геройлары кунак булып кына түгел, хуҗа булып килеп керәләр. Яңа шәһәр иҗат итүчеләр белән бергә шагыйрә дә: Әлмәт, Әлмәт, синдә кемнәр тумас. Без тудырдык сине үзебез! — дип әйтергә тулысынча хаклы. Чөнки шәһәр нигезенә салынган ташларда шагыйрә язган җырларның да җылысы бар. Саҗидәнең лирикасы фамилиясез кызлар язган бәетләрдән, җырлардан юл алган сыман. Тау башлары, ай-һай. биек. Тау буе карамалык... Әмма ул — яңа чор кызы, аның омтылышы, хисе якты, газаплары да җиңеп чыгарлык, күз яшьләре дә кояш нурында бик тиз кибәрлек. Шигырьләренең холкы да кызларча: тыйнак, сабыр, җирдәге һәр аһәңне нечкә тоючан, әмма кирәк чакта усал, кискен дә... Хисләрен ул кычкырып әйтмәс, анысы юл арасында булыр. Яратуы артык тирән булса да, оялчан кинаяләр белән әйтер. Сөям, сагынам дигән сүзләр аз, ә бит күпчелек шигырьләр шул хакта... Чор оркестр булса, шул чорда яшәүче кеше күңеленең кыллары да күп төрле, ул кылларның төрлеләрен чиртә шагыйрь. Туй җыры, саубуллашу вальсы, нефтьчеләр маршы, мәхәббәт җыры... Күпчелек шигырьләре композитор тарафыннан көй язуны көтә. Халык җырларына тартым формасы катлаулы эчтәлекне дә укучыларга җиңел ирештерергә ярдәм итә. «Ерак икәнен дә белом» шигыренең җырга әверелеп популярлык казануы шагыйрә иҗатының халык рухына якынлыгын әйтеп тора. Төн утырып таңга кадәр җан җылысын, мәхәббәтен биреп чиккән өлгеләр сыман, шигырьләре матур бизәкләргә бай. Төннәремнең биген ачып чыга Таң нурыннан тамган шигырьләр. ...Балкыды да сүнде — яшенме бу! Күкрәүләре һаман яңгырый. Күкрәгемә тамды — яшемме бу! Әллә инде ләйсән яңгыры! Оста үрелгән мондый юлларны тудыру өчен күпме газап һәм шатлык кичергәнне автор йөрәге үзе генә беләдер. Саҗидә тормыштагы гади фактны да поэзиягә әйләндерә белә. Улына уенчык биреп, ул менә нинди гомумиләштерү ясый: Җир шарын бирәм кулыңа, Ычкындыра күрмә. «Яз килсә дә җиргә, боз яуса да», алар шагыйрә күңеленнән күкрәп уза. Кайгыны бүлешә, шатлыкны өләшә торган шигърият. Гади уртаклыкны кабул итми: я мәхәббәттә, я нәфрәттә яна — шуңа күрә дә укучыны тыныч калдырмый — уйландыра, хислән- дерә, ваемсызлыктан уята. Әйе, ваемсыз булу — җинаять, әле поэзиянең, кешелекнең дошманнары бар, әле әтидән калган соңгы патронны соңгы дошманга сакларга кирәк. Бомбалар ерак төшми, йөрәк белән янәшә төшәләр Язылган әсәрләрен кабат җыйнап укыганнан соң, шуны әйтәсе килә: поэзиябездә, меңләгән укучыларны сөендереп, җирдәге һәр хәрәкәттән аһәң, гармония эзләгән һәм тапкан, заман геройларының якты таң шикелле күңел нурларыннан тамчылап шигырьләр җыя белгән талантлы Саҗидә Сөләйманова яши. Актив иҗат итә. киләчәккә планнары зур. Соңгы вакытта хикәяләр дә яза. «Азат хатын» журналының редколлегия члены буларак, шигърияткә хатын-кызлар күбрәк килсен дип борчыла, талантлыларына ярдәм итә. Шигърияткә кызлар килә... Төкле аягыгыз белән, яшь шагыйрәләр! Кыюрак килегез, Саҗидә апагыз кебек, кызларча да, егетләрчә дә иҗат итегез) Поэзия урманында басып сайрау өчен агачлар күп,.. Ә сезнең тавышыгыз — урманның кабатланмас бер авазы... Сезнең тавыштан башка матурлык тулы булмас иде. Иң өлкән шагыйребез Хәсән ага Туфан әйткәнчә, сезнең «и җаным» дигән сүзегездә бер кочак җылы бар. Саҗидәнең шигырьләре дә әйбәт кешеләргә «и җаным» дип әйтә кебек... Яңгыр ава, яңгыр яаа. Гөрләп сулар ага. Галәм суы сүндералмый. Яна йөрәк, яна. Төннәрен дә балалар бәхетен кайгыртып уяу яткан ул йөрәк кешеләргә хәерле иртә теләп кенә түгел, матурлык балкытып, иҗат итеп яна. Йөрәк януы, йөрәк тибеше мсә — аның шигырьләрендә. Ян, шагыйрә, ян)