Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҮТКӘНЕ ДАНЛЫ, КИЛӘЧӘГЕ МАТУР

 

Шушы елның октябрь аенда Казан дәүләт педагогия институтының ачылуын» йөз ел тула. Ул — илебездәге иң өлкән педагогия институтларының берсе. Билгеле булганча, 1876 елның 24 октябреннән Казанда укытучылар институты эшли башлый. Аңа кадәр мондый типтагы уку йортлары Мәскәү белән Петербургта гына була. Яңа институт Идел буеның төрле милләт вәкилләре үзара аралашып яшәгән культура үзәгендә ачылса да, аңа православие динендәге ир балалар гына кабул ителгән. Мәсәлән, 1905 елда биредә укучыларның 94 процентын руслар, 6 процентын мордвалар белән чувашлар тәшкил иткән. Укырга алуларын үтенеп, берничә татарның да гариза язганлыклары мәгълүм. Малмыж шәһәреннән С. В. Салихов дигән бер кеше 1901 һәм 1905 елларда ике тапкыр гариза бирә, әмма бары татар булганы өчен генә- аның үтенече кире кагыла. Башка татар егетләре да институтның ишек төбеннән кире борылырга мәҗбүр булалар. Институт үзенең эшчәнлеген узган гасырның җитмешенче-сиксәненче елларындагь» политик реакция шартларында башлап җибәрә. Илдәге революцион хәрәкәттән курыккан патша хөкүмәте халык мәгарифенә дә һөҗүм арты һөҗүм оештырып тора: дин сәгатьләре бик нык арттырыла, студентларның барлык оешмалары тыела, алдынгы укытучылар эзәрлекләнә. «Казан укытучылар институтында тәрбияләнүчеләр өчен инструкциявдә, мәсәлән, укучыларга җыелышларда һәм төрле җәмгыятьләрдә булу, нинди дә булса әдәбият уку өчен бергә җыелу, китапханәләргә, клубларга бару, башка урыннардан китаплар алу тыела, диелә. Ләкин, шундый кысуларга да карамастан, Беренче рус революциясенең көчле дулкыннары укытучылар институты стеналары эченә дә үтеп керә. Мәсәлән, 1905 елда» биредә яшерен революцион оешма эш иткәнлеге билгеле. РСДРПның Казан комитеты җитәкчелегендә эшләгән бу оешма шул ук елның 21 январенда ачыктан-ачык революцион көрәшкә күтәрелә. Яшьләр революцион брошюралар, прокламацияләр тараталар. Алар В. И. Ленин хезмәтләре белән дә таныш булганнар һәм андагы идеяләрне крестьяннарга җиткергәннәр. Николай Самойлов дигән укучының Бөгелмә өязендә пролетариат юлбашчысының «Авыл ярлыларына» дигән хезмәтен таратып йөрүе- мәгълүм. 1905 елның 26 августында властьлар институтта тентү уздыралар. Күп кенә укучыларда яшерен әдәбият табыла, тыелган әдәбият арасында «Искра» газетасының тегелмәсе дә була. Шундый эзәрлекләүләргә дә карамастан, октябрь урталарында чуалышлар тагын да киңрәк колач ала. 21 октябрьдә зур митинг була, анда башка уку йортларыннан да вәкилләр катнаша. 29 октябрьда институт рәсми төстә ябыла, укулар бары өч айдан соң гына яңартыла... Бөек Октябрь социалистик революциясе халык мәгарифе эшләрен дә өр-яңадан үзгәртеп кора. 1918 елның 2 августында «РСФСРның югары уку йортларына кабул итү кагыйдәләре турында» декрет игълан ителә. Декрет нигезендә хезмәт ияләре вәкилләренә нинди милләттән, нинди җенестән булуларына карамастан, барлык уку йортлары ачык дип белдерелә. Шул ук елда Мәскәү шәһәрендә укытучылар институтлары тыңлаучыларының Бөтенроссия съезды уздырыла. Съездда Мәгариф Халын комиссариатының Н. К. Крупская, М. Н. Покровский кебек күренекле җитәкчеләре катШ наша. Съезд карарларында укытучылар институтларының югары махсус педагогка уку йортлары итеп үзгәртелүләре әйтелә. Шулай итеп, Октябрь революциясенә кадәр Казан укытучылар институты 42 ел эшли. Шушы вакыт эчендә ул 900 укытучы хәзерләп чыгара. Алар арасында күре- иекле галимнәр һәм җәмәгать эшлеклеләре дә бар. Мәсәлән, институт студенты J Г. М. Мишенев партиянең икенче съездында делегат булып катнаша, «Искра» газета- 5 сының актив хәбәрчесе була. Институтны тәмамлаган Т. Д. Корнейчук байтак еллар = халык мәгарифе комиссариатында эшли, күп кенә педагогик хезмәтләр яза. РСФСР $ Педагогия фәннәре академиясенең милли мәктәпләр институты директоры булып * эшләгән Ф. Ф. Советкин да биредә укыган. 1918 елның көзендә бу уку йорты үзенең эшен педагогия институты буларак баш- я лап җибәрә. Уку программаларын тиешле таләпләргә җавап бирерлек итеп тезү һәм ю югары квалификацияле укытучылар туплау буенча ашыгыч чаралар күрелә. Бу ел- ф ларда биредә күренекле галимнәр эшли. В. И. Ленинның көрәштәше, танылган революционер В. В. Адоратский социаль-политик фәннәр буенча лекцияләр укый. Язучы Вл. Бахметьев, совет тарихчысы С. А. Пионтковский, тел белгечләре В. А. Богородицкий, Е. Ф. Будде студентларга тирән белем бирәләр. Төп курсларны уку өчен, университеттан А. Е. Арбузов, Д. А. Гольдгаммер, Н. Ф. Катанов кебек күренекле галимнәр чакырыла. Күп төрле кыенлыкларга карамастан, яңа уку йорты эшне уңышлы башлап җибәрә. Безгә эшче-крестьян арасыннан чыккан үз интеллигенциябезне җитештерергә кирәк иде. Ләкин аларның күбесенең югары уку йортларына керерлек теоретик хәзерлекләре булмый. Шул хәлне искә алып, 1919 елда институтта хәзерлек бүлегө ачыла. Беренче елны ук рабфакка йөздән артык эшче һәм ярлы крестьян баласы кабул ителә. Үз вакытында М. Җәлил дә шул бүлектә укый. Институт үзенең герой шәкерте белән хаклы рәвештә горурлана. Бу елларда институтка татар егетләрен һәм кызларын тарту буенча җитди эш алып барыла. 1921 елда студентларның өч процентын гына җирле милләт вәкилләре тәшкил иткән булса, берничә елдан бу сан шактый арта —1927 елда инде 12—13 процентка җитә. Егерменче еллар башында Казанда гуманитар белем бирүче берничә югары уку йорты була: педагогия институты. Көнчыгыш академиясе һәм университетның иҗтимагый фәннәр факультеты. Мондый хәл фәнни-педагогик көчләрне һәм укыту-матө- риаль базаны бергә туплауга комачаулык итә. Шуңа күрә 1922 елда Казанда бердәм Көнчыгыш педагогия институты оештырырга карар бирелә. Бу яңа уку йортына милли өлкәләр һәм республикалар өчен югары квалификацияле укытучы кадрлар хәзерләү бурычы йөкләнә. Ул Татарстан, Башкортстан, Казагыстан, Чувашстан, Удмурт һәм Мари автономияле республикалары өчен укытучылар хәзерләүнең бердәнбер үзәге булып әверелә. Ә соңрак, утызынчы елларда. Чабаксар, Йошкар-Ола. Ижевск педагогия институтлары, Казан Көнчыгыш институтыннан аерылып чыгып, мөстәкыйль рәвештә эшли башлыйлар һәм 1931 елдан Көнчыгыш педагогия институты Татар педагогия институты дип атала башлый. 1930-31 уку елында, тиешле хәзерлеге булмаган укытучыларга югары белем бирү максатыннан чыгып, институтта читтән торып уку бүлеге ачыла. Беренче елда бу бүлеккә 257 кеше кабул ителә. Укытуның мондый тере елдан-ел үсә, камилләшә бара. Хәзерге көндә халык мәгарифе өлкәсендә эшләүче өч мең ике йөздән артык кеше читтән торып уку бүлегендә белемен күтәрә. 1932 елда, тулы булмаган урта мәктәп өчен педагогия кадрлары хәзерләүне яхшырту максаты белән, Казанда ике еллык укытучылар институты оештырыла. Уа педагогия институтының бер бүлеге рәвешендә 1953 елга кадәр эшли. Татар мәктәпләре өчен генә түгел, бәлки рус мәктәпләре өчен дә укытучылар хәзерловен искә алып. 1934-35 уку елында институтның исеме тагын үзгәртелә. Ул Казан дәүләт педагогия институты дип атала башлый һәм хәзер дә шул исемдә йери. Педагогия институтында элек-электән күренекле галимнәр эшләп килгән. Алар укыту эше белән бер үк вакытта, фәннең төрле өлкәләрендә күп санлы ачышлар ясаганнар. СССР Фәннәр академиясенең член-корреспонденты, профессор А. Я. Гордягин — Татарстан һәм Чувашиянең флорасы һәм геоботаникасын өйрәнүгә зур өлеш керткән галим. Институт галимнәре аеруча тарих, әдәбият һәм тел өлкәсендәге тикшеренүләре белән танылалар. Профессор В. А. Богородицкийның тел белеме өлкәсендәге тикшеренүләре бөтен дөньяга билгеле. Профессорлар М. Фазлуллин, Г. Алпаров, доцентлар Г. Шәрәф, Җ. Вәлидиләрнең хезмәтләре дә филология фәне үсеше өчен әһәмиятле булалар. СССР Фәннәр академиясенең член-корреспонденты Б. М. Козырев та химия фәнен үстерү буенча фундаменталь тикшеренүләрен башта биредә алып бара. 1941 елда, сугыш башланып берничә сәгать узуга, студентлар һәм укытучыларның күбесе үзләре теләп фронтка китәләр. Сугыш кырларында күрсәткән батырлыклары өчен, аларның күбесе орденнар һәм медальләр белән бүләкләнә. Институт сугыш елларында бик авыр шартларда эшли. Төп уку бинасы госпитальгә бирелә. Дәресләр җайсыз, кысан бүлмәләрдә алып барыла, укытуны өчәр сменада алып барырга туры килә, дәресләр иртәнге 8 дән кичке 11 гә кадәр дәвам итә. Ә укытучылар коллективы нигездә хатынкызлардан, өлкән яшьтәге ирләрдән тора. Шуңа да карамастан, укулар дәвам итә. 1942 елда институтны 101 кеше тәмамлый. Бөек Ватан сугышы елларында институт дүрт чыгарылыш бирә. Бу елларда да фәнни- тикшеренү эшләре дәвам иттерелә, 1941—42 елларда, мәсәлән, өч кандидатлык диссертациясе яклана. М. Маминның «Һади Такташ поэзиясе», В. М. Гороховның «И. Н. Ульяновның педагогик эшчәнлеге» дигән китаплары басыла. Сугыштан соңгы елларда студентларның шактый өлешен фронтларда утны-суны кичкән егетләр һәм кызлар тәшкил итә. Алар яхшы укыйлар, җәмәгать эшләрендә актив катнашалар, комсомол һәм профсоюз оешмаларын җитәклиләр. Студентлар фәнни эшкә дә ныграк тартыла баралар. 1948 елда элек эшләп килгән түгәрәкләрдән студентларның фәнни җәмгыяте үсеп чыга. Фәнни җәмгыять ел саен йомгаклау конференцияләре уздыра. 1976 елның апрелендә ул институтның 100 еллыгына багышлап үткәрелде. Юбилей конференциясендә 78 секциядә 750 дән артык фәнни доклад тыңланды. Докладларның фәннилек дәрәҗәсе даими рәвештә үсә бара. Бездә узган фәнни конференцияләргә бүтән шәһәрләрдәге институтлардан да вәкилләр чакырыла, үз чиратларында, безнең студентлар да күп кенә югары уку йортларында чыгышлар ясыйлар. Гадәттә аларның докладлары уңай бәя ала, грамоталар һәм дипломнар белән бүләкләнә. 1946—1958 елларда институтка Венгрия, Корея Халык Демократик Республикасы һәм Чехословакия өчен кадрлар хәзерләү бурычы йөкләнә. Биредә белем алган чит ил студентлары соңыннан үз илләрендә мәгариф өлкәсендәге җаваплы эшләрдә эшлиләр. Алар үзләренә белем биргән институтны онытмыйлар, Советлар Союзына килгәндә бирегә керми китмиләр. Югары квалификацияле укытучылар хәзерләүдәге, фәнни-тикшеренү эшләрендәге уңышларын искә алып, илленче еллар ахырында Казан педагогия институтына беренче категорияле югары уку йорты дигән дәрәҗә бирелә, һәм ул бу исемне намус белән саклап килә. Электән эшләп килгән факультетлар елдан-ел киңәя, зурая бара, яңалары ачыла. Музыка-пеһагогика факультеты ачылу, мәсәлән, эстетик тәрбия укытучылары хәзерләүне юлга салырга ярдәм итте. Соңгы елларда республикабыз мәктәпләрендә укучыларга музыкаль белем бирү шактый яхшырган икән, бу, беренче чиратта, әлеге факультетны тәмамлаучылар эшчәнлеге нәтиҗәсе. Факультет коллективы халык арасында сәнгать җәүһәрләрен пропагандалау буенча да нәтиҗәле эш алып бара. Мәсәлән, факультет хоры А. Дворжакның «Реквием» әсәрен Советлар Союзында беренче тапкыр башкарды. Эстония җыр бәйрәмендә әлеге әсәр белән катнашып, коллектив бу союздаш республиканың Верховный Советы Президиумының Почет грамотасы белән бүләкләнә. Физик тәрбия факультеты да — институтның горурлыгы. Ул республикабыз мәктәпләре өчен физкультура укытучылары хәзерли. Биредә В. Никонова, А. Плюшкин, Н. Гыйләҗева, С. Тимофеев кебек Европа һәм дөнья чемпионнары үсеп чыкты. 1925 елда беренче тапкыр институтта татар әдәбияты кафедрасы төзелә. Аны бу елларда танылган әдәбият галиме Г. Сәгъди җитәкли. Ул үзе татар әдәбияты тарихын, татар телен һәм әдәбиятын укыту методикасын эшкәртә. «Татар әдәбияты тарихы» дигән хезмәтендә XIX йөз һәм XX йөз башы язучылары иҗатын тикшерә. Шулай ук аның «Пролетариат диктатурасы дәверендә татар әдәбияты» дигән хезмәте дә татар әдәбияты тарихын өйрәнүдә әһәмиятле тикшеренү булып тора. 1931—1937 елларда кафедраны Г. Нигъмәти җитәкли. Шул чорда татар әдәбияты буенча югары уку йорты өчен дәреслекләр хәзерләү башлап җибәрелә. Г. Нигъмәти татар әдәбиятында романтизм, реализм, символизм, футуризм һәм имажинизм кебек әдәби агымнарны тикшерә. Ул татар әдәбияты үсешен рус һәм Европа әдәбиять белән бәйләнештә карый һәм әдәбиятыбызның күп кенә үзенчәлекләрен ачарга омтыла. Дөрес, аның хезмәтләрендә бәхәсле яклар да очрый. Ләкин, тулаем алганда, Г. Нигъмәти тикшеренүләре бүгенге көндә дә үзләренең әһәмиятләрен югалтмыйлар. 1932 елда институт каршында аспирантура ачылу фәнни кадрлар хәзерләүне юлга салырга ярдәм итә. М. Гайнуллин, Җ. Вәзиева. М. Фәйзуллиналар беренче аспирантлар булалар. Биредә аспирантура узган галимнәр арасында атказанган фән эшлеклеләре, профессорлар М. Гайнуллин һәм X. Госман, филология фәннәре докторлары Л. Җәләй. А. Сайганов, фән кандидатлары Я. Агишев, Җ. Вәзиева, У. Беляева, Б. Яфаров, әдәбиятчы М. Мамин бар. Институттан Г, Халит, X. Хәйри, X. Ярми, Б. Гыйззәт кебек галимнәр үсеп чыга. Институтта укыган елларда күп кенә яшьләрнең әдәби талантлары ачыла. А. Алиш, Г. Кутуй, Ш. Маннур, С. Хәким, Г. Гобәй, И. Юзеев, Г. Мөхәммәтшин, М. Ша- баев, Р. Харис, Р. Әхмәтҗанов, Г. Зәйнашева, Б. Камалов. X. Камаловлар әдәби иҗат серләренә биредә төшенәләр. Кафедрада гыйльми хезмәтләр интенсив языла. Алтмышынчы елларда татар прозасында әдәби осталык, стиль мәсьәләләрен тикшерү дәвам иттерелде. А. Сайганов- ның бу өлкәгә караган хезмәтләре аеруча кыйммәтле. Ул Ш- Камал. Г. Кутуй, Ф. Әмирхан һәм башка язучыларыбызның әдәби осталык серләрен тирән яктыртты. 1973 елда исә «Фатих Әмирхан эстетикасы һәм XIX йөз ахыры, XX йөз башы татар реалистик әдәбиятында эстетик идеяләр» дигән темага докторлык диссертациясен уңышлы яклады. Доцент Ф. Хатипов элеккерәк елларда М. Әмир иҗатын терле яклап өйрәнгән иде, ә 1973 елда «Эпик жанрлар» дигән китап чыгарды. Доцент М. Җәләлиева, филология фәннәре кандидатлары Р. Сверигин һәм Ш. Асылгәрәев- ләр дә әдәби-иҗат процессы, осталык, стиль һәм әдәбият укыту методикасына кагылышлы тикшеренүләр алып баралар, матбугатта чыгыш ясыйлар. Хәзерге татар прозасы проблемалары кафедраның фәнни-тикшеренү эшендә төп юнәлеш булып тора. Хәзерге көндә Татарстанның шәһәр һәм авыл мәктәпләрендә бу институтны тәмамлаган 10 мең 200 дән артык кеше эшли. Бу — барлык укытучыларның 53 проценты дигән сүз. Тугызынчы бишьеллыкта гына да 3223 студент биредә укытучы профессиясен алды. Институтта тәрбияләнүчеләр арасында 75 кеше РСФСРның, 143 кеше ТАССРның атказанган укытучысы дигән мактаулы исемгә лаек булды. 936 кеше халык мәгарифе отличнигы исемен йөртә, 37 район халык мәгарифе бүлеге мөдиренең 22 се КДПИ шәкертләре. Студентларга институт үзе тәрбияләгән галимнәр: профессорлар О. Курмаев, Я. Ханбиков. доцентлар Р. Абзалов. И. Кадыров. А. Кирсанов, Н. Колчин, Л. Котельникова, А. Михеева, И. Мөдәррисов, Ф. Саттарова, Ф Ситдиков, 3. Старицина, Г. Фазлеев, А. Чинкин, К. Ширкевич һәм башкалар белем бирәләр. Бүгенге көндә институтның 6 факультетында 6 меңнән артык студент укын. Алар карамагында — хәзерге таләпләрдән чыгып җиһазландырылган фәнни лабораторияләр, агробиологик станция. «Яльчик» спорт лагеренда ел саен йөзләрчә студентлар сәламәтлекләрен ныгыталар, спорт осталыкларын күтәрәләр Институт хәзер икенче яшьлеген кичерә. Берничә елдан шәһәр үзәгендә мәһабәт биналар калкып чыгар. 2400 студентка исәпләнгән төп уку корпусы. 400 урынлы ашханә, 600 тамашачыны сыйдырышлы спортзал, мең кешелек актлар залы белән тулы бер комплекс булачак ул. Шунда ук 9—10 катлы тулай тораклар тезеләчәк, аның берсе файдалануга тапшырылды инде — 800 гә якын студент бөтен уңайлыклар туды