Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАР МУЗЫКАСЫНДА ТРАДИЦИЯ ҺӘМ НОВАТОРЛЫК

Татар профессиональ музыкасы ярты гасырдан артыкка сузылган үсеш юлы үтте. Шул чор эчендә ул халык авыз иҗаты дәрәҗәсеннән югары сәнгать биеклекләренә күтәрелде, моңарчы күрелмәгән уңышлар яулады. Мондый тиз үсеш, әлбәттә, милли традицияләрне бөтен кешелек музыкаль культурасы. беренче чиратта, рус профессиональ музыкасы казанышлары белән баету нәтиҗәсендә мөмкин булды. Башка тугандаш халыклар музыкасы белән бергә яңгырап татар совет музыкасы да җәмгыятебез тормышындагы иң мөһим процессларны һәм вакыйгаларны актив төстә чагылдыра килде. Чынбарлыктагы бөек үзгәрешләрне лаеклы гәүдәләндерү максатларына халык музыка сәнгатенең традицион формалары гына җавап биреп бетерә алмый иде Шуңа күрә дә иске жанрлар, электән килгән калыпларны файдалану, үстерү, үзгәртү белән бергә, татар музыкасы яңа формалар, яңа музыкаль тел чараларын үзләштерергә тиеш булды. Бу җәһәттән композитор Б. А. Асафьев сүзләрен искә төшереп үтәсе килә: «Халык милли музыка культурасының аякка басуы, халык музыкасының нигездә авыз иҗаты традицияләреннән үсеп чыгып, яңа стадиягә күтәрелүе, массалар тарафыннан классик мирас казанышы үзләштерелү — болар барысы да. табигый рәвештә, сурәтләү формалары һәм чараларының киңәюенә генә түгел, ә яңа композицион методлар табуга илтә 1 I». Л Асжфьсп Сайланма томатлар 5 том. Москоу. 1957 ел. 120 биг Яңа жанрларны үзләштерү, яңа музыка теле һәм интонация корылышларын, композициянең яңа ысулларын тудыру процессы татар музыка культурасына ансат кына бирелмәде, билгеле Чөнки пентатоникага нигезләнгән традицион татар җырлары музыкаль фикерләү системасы, көй төзелеше ягыннан Европа музыкасыннан нык аерылып тора. Аларны бер-берсенә яраштыру мөмкин булмаган, гайре табигый нәрсә кебек тоела иде. Татар совет музыка сәнгате тарихының башлангыч чорында бу мәсьәләләрнең матбугатта аерым бәхәсләр кузгатуы һич тә очраклы хәл түгел. Мәсәлән. 1931 елда «Яңалиф» журналында музыкабызның үсеш юллары турында унике сораудан торган анкета басылып чыга. Анда татар җыручылыгын Европаның профессиональ музыка культурасына якынайту мәсьәләсенә зур урын бире-.» Шул уңай белән милли музыканы үстерүдә «европалаштыру» дигән махсус термин да кулланышка кертелә Әмма музыка культурабызны алга җибәрү юлларын сәнгать эшлеклеләре ачык кына күз алдына китер-» алмыйлар әле. Бәхәс барышында каршылыклы фикерләр, ялгышлар да күренә. Хакыйкатькә иң якын килгән кеше күренекле музыкант, фольклорчы һәм композитор Солтан Габәши була. Ул татар музыкасын «европалаштыру»ның төрле юлларын санап күрсәтә. Шулар арасында ул, татар көйләрен нигез итеп алып. Европа музыкасындагы шикелле соната, сюита, концерт, симфония, опера һ. б әсәрләрне тудыру, татар көйләрен үстерүне моңарчы кулланылмаган яңа принципларга кормастан. Т СӘНГАТЬ «Европа халыкларының көйләре шикелле үк гармонияләштереп, — мәдәни кием киертеп, — интернациональ музыкага» илтеп кушу, ниһаять, рус. немец, француз композиторлары үрнәгендә, татар композиторларының зур күләмле әсәрләрне үз күңелләрендә туган көйләргә таянып иҗат итүләре кебек мөмкинлекләрне әйтеп үтә. Бу «прогнозлар», дискуссия темасы булудан узып, күптән инде композиторлары- бызның иҗат практикасына керде. Алар- ның иң уңышлы әсәрләрендә милли музыканың үзенчәлекләре дөнья музыкаль культурасы казанышлары белән баетыла. Татар музыкасында яңа жанрларны үзләштерүгә Бөек Октябрь революциясеннән соң керешелгән булса, традицион музыка теле чараларында яңарыш беркадәр иртәрәк, XIX һәм XX гасыр арасында башлана. Бу процесста милли аң уяну, иҗтимагый тормышның җанлануы, шәһәрләрдә яшәүче татар хезмәт иясе массаларының руслар белән якыннан аралашуы зур роль уйный. Шәһәрләрдә музыка сәнгатенең үсүе анда яшәгән халыкның эстетик ихтыяҗларына һәм зәвыгына тәэсир итә, җырда яңа интонация һәм ритмнар, яңа стиль элементлары формалашуга этәрә. XX гасыр башларында инде бик күп санда яңа жанрдагы җырлар — җитез темптагы шәһәр җырлары барлыкка килә. Рус һәм украин , җырлары, шулай ук Көнбатыш Европа музыкасының интонацион төзелеше йогынтысында традицион пентатоника яңа элементлар хисабына байый, киңәя. Ул элементлар татар җыручылытының стиль үзенчәлеген бозмыйлар, киресенчә, аның милли рухын тагын да калкурак итеп күрсәтәләр. Шундый җырлардан «Ком бураны». «Каз канаты». «Баламишкин». «Замана» һ. б. санап күрсәтергә мөмкин. Шул ук вакытта тулысы белән диатоникага корылган җырлар да көнкүрешкә керә башлый. Мәсәлән. «Әйе шул», «Гөлчәчәк» кебек бию көйләре Европа биюләре (краковяк, полька, казачок) йогынтысында туганнар. Революциягә кадәрге татар профессиональ җырчылары төрле шәһәрләрдә гастрольдә йөргәндә, башка милләт кешеләренең зәвыкларына да ярашырга тырышып, күп кенә татар җырларына интонацион үзгәрешләр керткәннәр. Мәсәлән, революциягә кадәрге граммофон язмасында Камил Мотыйгый башкарган «Сәфәр» исемле популяр җыр сакланып калган. Җырчы анда татар җыр стиле өчен элек бөтенләй ят булган кереш тон куллана. 1964 елда татар халык җырлары җыентыгында басылган «Ай былбылым» көе дә шундый ук юл белән үзгәртелгән булса кирәк. Анда да кереш тон булуыннан чыгып, кайбер музыка белгечләре җырның килеп чыгуы мәсьәләсендә ялгыш нәтиҗә ясыйлар. Кайберәүләр аны әзербәйҗантөркн җыры’ диләр, икенче берәүләр исә ул җыр шәһәр музыка тормышына читтән кергән һәм профессиональ музыкантлар репертуарында гына йөргән дип күрсәтә? Ләкин җырның элегрәк алынган язмаларында кереш тон булмавы аның татар халык җыры булуы хакында сөйли. Башка халыклар музыка культураларының, бигрәк тә рус музыкасының, тәэсире җитез агышлы шәһәр җырларының көй- мелодикасында аеруча ачык чагылды Казан татарларының җыр стиле өчен бөтенләй хас булмаган мелодик хәрәкәт алымнары барлыкка килде. Әлбәттә, революциягә кадәрге шәһәр җырлары турында сөйләгәндә, бу музыканың поэтик эчтәлеге каршылыклы характерда булуын истән чыгармаска кирәк. Җырларда демократик катлауларның гына түгел, өстен сыйныфларның да зәвыклары чагылыш тапмый калмаган. Күп кенә җырлар кабак-трактир кебек урыннарда әвәләнеп, калын кесәле купец-мещаннар зәвыгына яраштырылган- нар. Әмма андый күренешләр шәһәр музыка фольклорын тулаем инкарь итү өчен нигез була алмый. Асылы белән ул. чынлыкта, яңа көй-интонация типларын үзенә туплаган мул хәзинә иде. Татар профессиональ музыкасы, хосусан, татар совет җырының алга таба үсеше шәһәр җырларына кимсетеп карауның дөрес булмавын күрсәтте. Җиңел агышлы шәһәр җырлары эшчеләр һәм интеллигенция арасында бик киң таралды, революция һәм гражданнар сугышы елларында алар революцион эчтәлекле сүзләргә марш темпында җырлана башлады, җырлар куәтле яңгыраш, ныклык, кыюлык сыйфатлары алды. «Ком бураны». «Сәфәр», «Илләр азат, күрәмсең» («Сандугач-күгәрчен» көенә) җырлары татар җыручылыгына яңа кыйммәтле хасиятләр өстәде һәм татар музыка сәнгатенең киләчәге өчен аларның әһәмияте дә зур булды. Профессиональ музыка сәнгатенең беренче адымнары башлыча театр беләэ 1 М Мозаффаров. Ю Виноградов. 3 Хайруллина. Татар халык җырлары. Мәскаү. 1964 ел. 194 бит s М. Нигьмәтҗанов Композиторлар эшкәртүендә татар халык җыры Казан. 1964 ел. 105 бит. бәйле. Революциягә кадәр музыка театрда күңел ачу функциясен генә үти, ул я тәнәфес вакытында, яисә тамашадан соң бирелгән концертларда гына яңгырый. 1917 елдан соң исә музыка спектакльгә кертелә башлый. Музыканы спектакльдә файдалануда Солтан Габәши зур хезмәт күрсәтә. Хаклы рәвештә татар профессиональ музыка сәнгатенә нигез салучы булып танылган Салих Сәйдәшевнең композиторлык эшчәнлеге дә 1922 елдан театрда башлана. Ул килгәннән соң спектакльләрдә музыканың роле сизелерлек үсеп китә Татар сәхнәсе очен бөтенләй яңа жанр булган музыкаль драма үзенә урын яулап ала һәм тиздән гаять зур популярлык казана. Спектакльләрдә яңгыраган инструменталь увертюралар, интермедия, бию көйләре, ария, дуэт, ансамбль, хор өчен язылган җырлар музыканың соңрак туачак катлаулы жанрлары өчен җирлек әзерләделәр. С. Сәйдәшевнең спектакльләр өчен иҗат иткән күпчелек җыр һәм инструменталь әсәрләре сәхнәдән тыш та яшәүләрен дәвам итә. Аның җырлары халкыбыз күңеленә аеруча хуш килде. Гади һәм гүзәл ул көйләр совет чорының яңа тормыш-көнкүрешенә үтеп керде. Шуңа күрә татар совет җыры жанрының тууы да барыннан да элек С. Сәйдәшев исеменә бәйле. Милли музыка стиле туу һәм үсүендә җыр жанрының әһәмияте гаять зур. Нәкъ менә җырлар яңа музыка телен эзләү процессында иҗат лабораториясе хезмәтен үтәделәр. Җыр көйләрендә тупланган табышлар. яңа яңгырашлар бүгенге татар музыкасының барлык жанрлары өчен харак терлы булган мелодик-интонацион сыйфатларга йогынты ясады. С. Сәйдәшевнең беренче җырлары ук яңа чорыбыз рухына җавап бирделәр, халыкның яңа хиссиятен, тормышка яңача мөнәсәбәт тойгысын чагылдырдылар, алар- да татар яшьләре күңелендә, эчке дөньясында барган гаять зур үзгәрешләр гәүдәләнде. Сәйдәш җырларының музыкаль теле дә новаторларча иде. Татар совет җырының интонацион төзелеше озак еллар буена шул җырлар белән билгеләнде, яшь татар композиторларының җыр иҗатына аларның да йогынтысы шактый зур булды. С. Сәйдәшевнең ereipMeinre еллар иҗатында үстерелгән төрле интонацион башлангыч һәм чыганаклар татар җыр жанрында берничә дистә еллар өстенлек итте, ә аларның кайберләре безнең көннәрдә дә яши. Композитор, татарларның җыр иҗатыннан тыш. беренче булып рус революцион җырына, ә аннары массовый совет җырларына кыю мөрәҗәгать итте. С. Сәйдәшев үзенең иң уңышлы җыр һәм маршларында революцион гимннарның маршларга хас җыйнаклыгын, аларның көй- ннтонацня һәм ритмикасындагы характерлы сыйфатларны традицион татар җыру- чылыгы элементлары белән куша, аерылмаслык итеп бергә беректерә алды. Төрле стиль үзенчәлекләренең бу кушылмасы музыкада бик табигый яңгырый, әсәрнең милли төс-буяулары, колориты юкка чыгарылмый. Җырларының бертөрлеләрендә ул, татар көйләренең бөтен үзлекләрен (пентатониканы, көйнең салмаклыгын, тибрәнешләрен) нык саклап, көнне җиңелчә марш ритмына сала. Икенче бер җырларында исә көй үзе революцион гимннар һәм марш элементлары белән баетыла. Бу хәл көйнең кыю тибрәнеш-күтәрелешләрендә дә, чакыру булып яңгыраучы кыска һәм ачык музыкаль фразаларда да үзен снэдерә. Традиция һәм новаторлык сыйфатларын органик төстә бергә кушу принцибы алга таба композиторларыбызны»! иң яхшы әсәрләрендә дәвам итә. Революцион маршларның гына түгел, вальс, танго, фокстрот, полька, серенада, баркарола һәм джаз жанрларының элементларын да хәзер алар бик кыю һәм иҗади кулланалар. Боларның барысы да әсәрдә үзенә бер сафлык өсти, гармоник буяуларны баета, көйне ритмик яктан җанландыруга ярдәм итә. Композиторларыбыз хәзер рус, үзбәк, казакъ һ. б. халык җырларының лад-шггонацпя элементларын да үз иҗатларында торган саен кыюрак һәм остарак файдаланалар. Профессиональ композиторлар белән беррәттән, һәвәскәрләрнең дә күп кенә җырлары халык арасында мәхәббәт казана. Аларның иң характерлы сыйфаты — бүгенге кон музыкасындагы үзгәреш һәм яңа таләпләргә сизгерлек, интонацияләренең җиңел аңлаешлылыгы, халык күңеленә ятышлы булуы. Татар музыка сәнгатендә симфоник музыканы үзләштерү процессы күп тапкыр катлаулырак. Бу аңлашыла да. Чөнки c»t- фоник музыканы үстерү бурычларын у|(ышлы хәл итү очен композитор югары профессиональ әзерлеккә ия булырга тиеш Снмфонизацня — мелодика һәм образлы гомумиләштерүнең яңа тибын тудыру дигән сүт». Ул материалны эшкәртү-, музыка ту кымасын гармонияләштерү һәм полифонияләштерүнең характерлы алымнарын милли җирлектә органик төстә үзләштерүне һәм тагын башка бик күп нәрсәләрне таләп итә. Ә симфоник фикерләү методларын үзләштерми торып, операбалет, оратория, кантата кебек эре жанрларны үстерү дә мөмкин түгел, һәм, әйтергә кирәк, республикабызның симфоник культурасы оркестр өчен халык җырларын эшкәртүдән. С. Сәйдәшевнең театр спектакльләре өчен язылган кече күләмле музыкаль пьесаларыннан яралып үсә башлаган булса, бүгенге көндә инде безнең М. Мозаффаров, Н. Җиһанов, А. Мона- сыйпов һ. б. әйдәп баручы композиторларыбыз төрле-төрле жанрларда зур күләмле әсәрләр иҗат иттеләр. Аларның иң яхшы әсәрләрендә милли музыка теле һәм чаралары симфоник музыка принциплары нигезендә кыю рәвештә үстерелә. Шушы хәл халкыбызның симфоник культурасына кабатланмас үзенчәлек бирә. Без үсү мөмкинлекләре чикләнмәгән татар симфониясе формалашуын нык ышаныч белән раслый алабыз. Музыка сәнгатендә традиция һәм новаторлык мәсьәләсе — аның озын гомерле- леге һәм заман таләпләренә туры килү мәсьәләсе ул. Традицияләрне саклауга омтылып, музыка сәнгате үзенең җуелмас сыйфатларын раслый, новаторлыкта исә ул бүгенге һәм киләчәк көн таләпләренә җавап Эз,ли. Ләкин теләсә нинди новаторлыкның да традицияләргә таянырга тиешлеген онытырга ярамый. Теләсә кайсы музыкаль культураның да алга таба үсеше шушы ике категориянең диалектик бердәмлегенә нигезләнә, һәм боларның берсен икенчесеннән аеруның нинди нәтиҗәләргә китерү ахтималын аңлау кыен түгел. Кызганычка каршы, музыка сәнгатебездә бу ике башлангычның тегесе яки бусы белән артык мавыгып, диалектик бердәмлек һәм гармонияле үсеш принцибына хилафлык китергән мисалларны очратырга туры килә әле. Композиторларның кайбер әсәрләрендә, аеруча җырларда, иҗади эзләнү җитенкерәми. Мондый әсәрләр, гадәттә, интонацион яктан сүлпән, җансыз була, элекке табышлар, иске үрнәкләр бернинди үзгәрешсез кабатлана. Кайбер композиторларыбыз (аеруча, студент яшьләр) югары техникасы белән аерылып торган әсәрләр иҗат итәләр. Ул әсәрләрдә композиция законнары төгәл саклана, яңалыкка омтылу да күренеп тора, тик милли бизәкләр, милли характер гына сиземләнми. Бу җәһәттән, совет музыка белгече А. Со- хорның фикере кызыклы: «. .нинди дә булса милли культура кешеләренең аңында теләсә нинди чыганактан алынган һәм теләсә нинди катлаулы алымнар да ныгып кала ала, тик алар традицион, ягъни тыңлаучылар өчен гадэти булган чаралар системасына кергән булырга гына тиеш; бу чараларның иң хәлиткече, әлбәттә, көй. Әгәр милли интонацияләр төзелешенең нигезләре сакланган икән, композиторның теле дә җәмгыять өчен аңлаешлы. Бу нигезләр читкә тибәрелгән яки җимерелгән икән — композитор, телиметеләмиме, ул тыңлаучылар өчен ят булып кала Шул рәвешчә, татар совет музыкасының тормышчанлыгы Һәм иҗади уңышлары аның заман ихтыяҗлары һәм таләпләренә ни дәрәҗәдә ярашлы булуы, милли традицияләрне ничек дәвам иттерүе, баета, үзгәртә, үстерә баруы белән аерылгысыз бәйләнгән.