Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

Гадәтме бу, әллә мәзәкме? Мең эш майтарды җитәкче. Булгандыр ялгышлар да. Тик чыгышы җыелышларда Күмелә алкышларга. Моңа эче лошты аның. Уңайсыз хәлгә калды, һәм соңгы чыгышында ул Болай дип әйтә салды: «Докладларны хуплап кына Кул чабып утыручы Ялагайлар белән көрәш — Җитәкченең бурычы». Бу сүзләре дә күмелде Көчле алкышлар белән... Гадәтме, мәзәкме — ни бу? Вәт эшлә шулар белән!