Поэзия
Көчек таптым Урманнан кайтып киләм, Килә торгач ни күрәм: Юл читендә бер көчек, Эләккән монда ничек?! Үзе шундый кечкенә, Ике күзе — яшь кенә, Борын очы ялтырый, Үзе дер-дер калтырый. Шундый кызганыч булды, Күзләремә яшь тулды. Атылып янына бардым, Көчекне кочып алдым. Аһ, нәни, дия-дия, Иркәләп сөя-сөя, Өемә алып чаптым: — Әни, дим, көчек таптым! Әнием аны юды, Эчәренә сөт куйды. Әй, эчә леп-леп итеп, Торам исләрем китеп: Бу кадәр матур көчек Эләкте миңа ничек?! Хәзер инде без бергә, Аерылмыйбыз бер дә. Ул шундый акылланды, Кыюланды, шукланды. Салпыдыр колаклары, Кәкредер аяклары, Күзләре көлеп тора, Койрыгы биеп тора, Үзе һау-һау! дип өрә, Үзе уйный, йөгерә, Күрсәң, исләрең китәр! Сөйләмим бүтән, җитәр. Иясе ишетмәсен, Эзләп килеп җитмәсен. Шул нарасый бәбине, Почык борын нәнине Кызганмыйча тамчы да Урманга ташлаучыга Кем инде көчек бирсен? Әйтегез аңа, белсен! Яңгыр, яу Яңгыр, яңгыр, яңгыр, яу! Көмеш кадак, ука бау, Яу син, яу килеп кенә, Тыпырдап биеп кенә. Чамасын белеп кенә, Җиргә ямь биреп кенә. Яңгыр, яңгыр, яңгыр, яу! Көмеш кадак, ука бау. Яу син, яу көмеш булып, Өлгергән җимеш булып, Зәңгәр чәчәкләр булып, Ал-кызыл мәкләр булып. Яңгыр, яңгыр, яңгыр, яу! Көмеш кадак, ука бау. Җиргә җылы дым бул син, Кырда иген мул булсын, Бар дөньяга нур бөркеп, Туган җир балкып торсын!