Логотип Казан Утлары
Публицистика

МӘРҖАНИ МИРАСЫН ӨЙРӘНҮ ЮЛЫНДА

Күп гасырлы бай тарихы дәвамында татар халкы үз арасыннан күренекле галимнәр, фикер ияләре, әдипләр һәм шагыйрьләр үстерде. Шиһабетдин Мәрҗани (1818—1889)—шундый бөек шәхесләрнең берсе. Әйтергә кирәк, ул зур бәхәсләр уяткан катлаулы шәхес. Шуңа күрә дә аның иҗатын, тормыш юлын һәм татар культурасы тарихында тоткан урынын билгеләүдә фикер каршылыклары яшәве очраклы хәл түгел. Әле 1915 елда ук, бу олы фикер иясенең тууына 100 ел тулуга багышлап, «Мәрҗани» исемле, фактик материалларга бай зур җыентык чыгарыла. Анда юбилярның күп санлы әсәрләреннән һәм басылмаган кулъязмаларыннан (кулъязмалары соңыннан югала) өзекләр, замандашларының һәм укучыларының истәлекләре, аның тормышы, эшчәнлеге хакында кызыклы мәгълүматлар урнаштырыла. Ләкин җыентык нигездә мөселман руханилары тарафыннан төзелә һәм бу нәрсә аның эчтәлегенә, характерына тәэсир ясамыйча калмый. Барлык мәкаләләрнең авторлары диярлек Ш. Мәрҗани эшчәнлеген мөселман дине күзлегеннән чыгып бәялиләр һәм, шуның нәтиҗәсендә, аның иҗади мирасының да, эшчәнлегенең дә чын социаль әһәмияте ачылмыйча кала. Мондый берьяклылык хәзерге буржуаз авторларының хезмәтләрендә дә чагыла. Мәсәлән, немец тарихчысы Г. Бракер фикеренчә, Ш. Мәрҗани бары теолог һәм дини реформатор гына була.1 Кызганычка каршы, аерым совет авторларының хезмәтләре Ш. Мәрҗанигә карата шушындый берьяклылыктан һәм төгәлсезлекләрдән азат түгел. Мондый хәл, мәсәлән, Г. Сәгъди әсәрләрендә дә сизелә. Дөрес, ул Ш. Мәрҗанинең эшчәнлегенә югары бәя бирә, әмма шул ук вакытта аны барыннан да элек дини реформатор итеп күз алдына китерә.23 24 25 Татар мәдәнияте тарихы өлкәсендә үзен зур белгеч итеп таныткан галим тарафыннан җибәрелгән бу төгәлсезлек соңыннан Ш. Мәрҗани эшчәнлегенә ялгыш бәя бирү өчен алшарт булды. 40—50 нче елларда басылган шактый хезмәтләрнең авторлары Ш. Мәрҗанинең татар мәдәнияте һәм иҗтимагый фикер үсеше тарихы өлкәсендә нинди дә булса уңай роле булуын бөтенләй танымадылар, аны фәкать исламда реформа ясау турында кайгыртучы реакцион идеолог итеп күз алдына китерделәр. Ш. Мәрҗанинең иҗади мирасына бәя бирүдә борылыш 60 нчы елларда башланды. Мәгърифәтченең тууына 150 ел тулу уңае белән вакытлы матбугатта Ш. Абилов һәм М. Усманов мәкаләләре дөнья күрде. Аларда Ш. Мәрҗанинең дөньяга карашында булган капма-каршылыклар да, үз чорының конкрет-тарихи шартларында аның эшчәнлегенең зур әһәмияте дә күрсәтелә. XIX гасырның икенче яртысында татар дөньясында барган идеяләр көрәшендә Ш. Мәрҗанинең фактик ролен ачыклауда С. Кудашның «Яшьлек эзләре буйлап» (Казан, 1964) исемле хезмәтенең роле зур булды. К. Фасиев та «Пролетар интернационализм юлында» дигән китабында Ш. Мәрҗани эшчәнлегенең мәгърифәтчелек рухында булуын күрсәтте. Татар мәдәнияте тарихында Ш. Мәрҗанинең хакыйкый урынын билгеләүдә аның турында материаллар туплап, зур кереш сүз язып җыентык чыгарган X. Хисмәтуллинның өлешен басым ясап күрсәтү урынлы, булыр, һәм, ниһаять, соңгы елларда «Казан утлары» битләрен 23 Н Braker Nationalfrage und muslimisce Reformbewegung in Russland In «Berchte des Bundesinstituts fur ostwissenschaftliche und Internationale Studien». Кельн, 1970 ел, 13—14 битләр. 25 Г. Сәгъди. Татар әдәбияты тарихы. Казан, 1926 ел, 66—67 битләр. К дә басылган мәкаләләр сериясен әйтеп китәргә кирәк. Татар мәгърифәтчелек хәрәкәтенә багышланган ул мәкаләләрдә, башка мәгърифәтчеләр белән беррәттәм, Ш Мәрҗанинең философик һәм иҗтимагыйполитик фикерләренә анализ ясала һәм урта гасырчылыкка, фикри торгынлыкка каршы көрәштәге урыны бәян ителә Мәгърифәтчелек хәрәкәтен, шул исәптән Ш. Мәрҗанинең иҗатын, аның тормыш ф юлын, эшчәнлеген өйрәнү дәвам итә, аңа кагылышлы архив материаллары кузгатыла, > әлегә кадәр галимнәр игътибарыннан читтә калып килгән хезмәтләре өйрәнелә. Болар аның иҗади портретын, татар культурасы тарихындагы урынын һәм иҗтимагый g фикер үсешендәге ролен тулырак күзалларга мөмкинлек бирә. Бу мәкалә, әнә шул ® яңа өйрәнелгән материаллар нигезендә. Ш. Мәрҗани эшчәнлегенә карата тулай бер = фикер әйтү максатыннан чыгып язылды. ...Замандашларының әйтүенчә, Ш. Мәрҗани үз-үзен бик гади тота, кеше белән ~ аралашканда ягымлы һәм игътибарлы була, ләкин шул ук вакытта үз бәясен үзе бик белә. Сөйләгәндә ышандырырлык итеп, дәлилләр белән сөйли, ләкин аз сүзле була. = Олы кыяфәтле, үз-үзен җитди тотуы, принципиальлеге, ныклы характерлы булуы аны < башкалардан аерып тора. Ш. Мәрҗани биографларының берсе Риза Фәхретдинов £ аны түбәндәгечә тасвирлый. «Мәрҗани хәзрәтләре олуг бәдәнле вә гүзәл йөзле. 2 озын буйлы вә сирәк сакаллы, киң маңгайлы, солтанат (мәһабәт) вә вәкарьле (олы), гадәттән тыш зирәк вә сабырлы, аз сүзле вә мөтәфиккир (фикер иясе), кувәи хафизәсе (хәтер көче) мөкәммәл (камилләшкән) булып, мөнәсәбәт килгәндә төрле әсәр- “ ләрдән озын җөмләләрне күңеленнән укыйдыр иде. — диләр» ; . с; Искелек тарафдарлары белән көрәштә исә Ш. Мәрҗани аяусыз була. Әсәрле- рендә дә, гыйльми бәхәсләрендә дә ул үзенең оппонентларын логик нигезләнгән, а. кыска, әмма үткер сүзләр белән егып сала, аларның фикерләренең баштанаяк нигезсез икәнлеген күрсәтә- Мәрҗанинең үз фикерен аргументлаштырудагы куәтенә и басым ясап, Риза Фәхретдинов түбәндәгеләрне яза: «Мәрҗани әсәрләрендә аерым Q бер имтияз (өстенлек) бар... Бу бер мәтлабны исбат итүдән гыйбарәт. Бик күлләрдә булган китап озайту, аннан-моннан күчереп сүз җыю берлә шөгыльләнү монда юк. 5 Матбуг әсәрләре һәммәсе мөнәкках (төзек) вә мәһәэзәб (җентекләп тикшерелгән)... е; Гомерендә «Назурәине (Ш, Мәрҗани әсәре — Авторлар) күрмәгән, исеменс ишетсә Ч дә, үзеие кулына тотмаган бер гыйлем әһленә бер урыннан ярым бит кадәр Назурә гыйбарәтене укыганлар иде. Мәзкүр галим бераз фикерләп торды да: «Момы язучы -э үзенә мөкабилә итү (каршы булу) вә һөҗүм касыдында (теләгендә) булучылар берлә 26 27 сөйләшеп торуны лязим күрми, һәрберене берәр-берәр салган да еккан, салган да к еккан, шуннан соң: «Барыгыз, инде кирәгегез булды!» — дигән Мәрҗани өчен дөреслек бар нәрсәдән дә өстен була. Якыннарының фикерләре до, динче фанатикларның каргышлары да үзе дөрес дип ышанган максатка ирешү өчен көрәштән аны туктата алмыйлар. Атасының, кешеләрдән аерылмаска һәм күлчелекнең фикере белән санашырга кирәк,— дип. үгетләвенә каршы ул: «Суконныйлар- да да күпчелек бар. Күпчелектән бигрәк хакыйкать вә тугрылыкны алда тотарга кирәк»,— дип җавап бирә * Сүз дөреслек һәм кешелек дәрәҗәсе турында барганда. Мәрҗани үз чорының иң бай. иң танылган кешеләре белән арасы өзелүдән дә курыкмаган, моның авырлыкларга һәм югалтуларга дучар итүенә, эшендә зур күңел- сеэлекләргө китерүенә дә карамыйча, үз фикерендә торган Ш. Мәрҗани яшәгән чорда татарлар арасында һәркайда сүзе үтә торган кеше — шәһәрнең иң зур бае Ибраһим Юнысов була. Ул власть вәкилләре белән якын мөнәсәбәттә тора, хәтта Петербургның дәүләт чиновниклары белән аралаша. Тәхет варислары Александр һәм Николай Александровичлар Казанга килгәч, Ибраһим бай алар- ' И Абдуллин «Тәтлр мәгт.рттфагчг теггнен у тенчәлекләрги» к»рата» «һаааа утлары» 10 сан Аныкы ук «Тагар аае Ьрафәтче rape фал • » .«раа.. «г» каМер к— «ж» «.тәре» » сәнгать һәм анык >оцааль рыт» турында» аа утлары». 1975 ел. II саа *СССР Фәннар акаммәмеиев Ьавмихртстаа фа ла алы арыгам. фонд 7. I тасаврлаа! лау берлмл»!» |М бит 27 СССР Фәннәр акалемнисенск Башкортстаи филиалы архивы, фонд 7. I тасаирлам! лау берәмлеге. 183 бит * «Мәрҗани мәҗмугасы» Казан. 1915 ел. 176 бит ны үз өендә кабул итә. Казан тапарлары арасындагы эшләр асылда шул ук Ибраһим бай җитәкчелегендә алып барыла. Шуңа күрә бик күп кешеләр аңа бәйле булалар, аның белән конфликтка керүдән сакланалар. Ш. Мәрҗанинең беренче Казан мәчетенә имам һәм мөдәррис итеп билгеләнүе дә аның теләге белән эшләнә. Хәлбуки, Ш. Мәрҗани бу үзсүзле һәм тәкәббер байның кешеләр теләге белән хисаплашмавына күз йомып кала алмый. Ибраһим байның мәдрәсә һәм җәмәгатьчелек эшләренә тыкшынуын кискен гаепләп чыга. Мөселман бәйрәмнәрендә Казан руханилары гадәт буенча беренче визитны, кагыйдә буларак, Ибраһим Юнысовка һәм шәһәрнең полиция башлыгы Шаһиәхмәт мирза Алкинга ясыйлар. Ш. Мәрҗани бу гадәтне түбәнсетелү дип саный һәм әлеге визитлардан баш тарта. Бу аны шәһәрнең иң танылган бае белән мөнәсәбәтләре бозылуга китерә. Дан һәм шөһрәт яратучы тискәре бай, Казанның калган муллаларын үз тирәсенә берләштереп, Ш. Мәрҗанине эзәрлекли башлый. Ләкин бу хәл хөрлек сөюче принципиаль галимне үз юлыннан бора алмый. Алдына куйган максатын тормышка ашыру юлында Ш. Мәрҗани үз-үзен аямыйча эшли, үз тирәсенә шәкертләр туплый, дәресләр бирә, аларны фәнни мәгълүматлар белен тулыландыра, мәдрәсәдәге тәртипләргә үзгәрешләр кертә, аның эшен заман таләпләренә якынайтырга тырыша, фәнни әсәрләр яза. Хәтта бик каты авырганда да ул үз эшен туктатмый, авыруы бөтенләй көчәеп, урын өстенә егылгач, дәрес бирер өчен шәкертләрен өенә чакыра. Вафатыннан ике көн элек шәкертләренең берсенә әле генә тәмамланган «Мөстафад әл-әхбар» китабына аерым өстәмәләр әйтеп яздыра. Мәрҗани гомере буенча тикшеренүләр алып бара, еш кына авылларга чыгып йөри, кабер ташларындагы язмаларны һәм борынгы акчаларны җентекләп тикшерә, иске китапларны һәм тарихи шәхесләрнең язмаларын өйрәнә. Зур түземлек белән ул халыкта таралган сөйләкләрне, риваятьләрне, борынгы китапларның битләре читендәге язмаларны һәм рәсми документларны җыйный, аерым шәхесләрнең биографияләрен өйрәнә. Мәрҗани күп укый, китаптан аерылмый. Замандашларының сөйләвенә караганда, сәяхәткә дә ул китапларсыз чыкмый, һәр буш сәгатен укуга багышлый. Китапка һәвәслек аңарда яшьлек елларында ук формалаша. Биографларының әйтүенчә, авыл мәдрәсәсендә укыганда ук ул әтисенең һәм бабасының бай гына китапханәләрендәге барлык китапларны кабат-кабат укып чыга. Шул вакытта ук аның үзе укыган китаплары турында фикер йөртергә сәләтле булуы һәм әйберләрнең чынбарлыктагы халәтен ачыкларга омтылуы күзгә чалына. Бохарада һәм Сәмәркандта укыган елларында Мәрҗани, мәдрәсәләрдәге официаль дәресләрдән тәм тапмыйча, аларда хакимлек иткән схоластиканы тәнкыйть итә һәм күбрәк вакытын бу шәһәрләрнең бай китапханәләрендә үткәрә, хөр фикерле кешеләр белән очраша, алар арасында уздырылган бәхәс кичәләрендә катнаша, хакыйкый чынлыкны ачу юлларын эзли. Бу аңар мөтәкәллимнәр тарафыннан куелган тар кысаформулалардан акрынлап азат булырга ярдәм итә, мөселман руханилары тарафыннан гөнаһсыз, изгеләр дип саналган борынгы авторитетларны гади кешеләр итеп карарга өйрәтә. Бохара һәм Сәмәркандта яшәгән вакытында Ш. Мәрҗани, мөселман дине гыйлеменнән тыш, гарәп, фарсы телләрен, фәлсәфә һәм тарих фәннәрен тирән үзләштерә, математика белән, бигрәк тә геометрия һәм астрономия белән шөгыльләнә. Биредә ул әл-Фараби, әл-Бируни, Ибне-Сина, ИбнеРашид, әл-Кинди, әл-Мәгари һәм Ибне-Халдун кебек зур фикер ияләренең мираслары, Көнчыгышның Сәгъди, Фирдәүси, Хәям, Низами, Нәвои кебек күренекле шагыйрьләренең әсәрләре белән ныклап таныша. Болар барысы да аны дини фанатизмнан азат булган киң колачлы галим итеп формалаштыра. Әсәрләреннән күренгәнчә. Мәрҗани рус чыганакларыннан да күп файдаланган. Дөрес, ул аларны үзе иркенләп укый алмаган, ә шәкерте һәм фикердәше X. Фәез- ханов, М. Аитов һәм университет укытучысы, ә соңыннан русско-татарская учительская школа инспекторы Г. Мәхмүдовларның ярдәменә таянган. Бу өлкәдә аңа шулай ук якын дуслары — танылган ориенталист В. Радлов һәм университет профессоры И. Готвальд булышлык күрсәтәләр. Ш. Мәрҗани танылган ориенталист М. Казем-бек белән дә якын мөнәсәбәттә тора. X. Фәезханов аркылы Петербург ориенталисты В. Вильяминов-Зернов белән бәйләнешкә керә. Менә шушы элемтәләр Ш. Мәрҗани- гә рус чыганаклары белән якыннан танышу өчен кирәкле шартлар тудыра. Замандашлары сөйләвенчә, аның китапханәсендә, татар, гарәп һәм фарсы телләрендәге томнар белән беррәттән, рус телендәге китаплар да күп булган. Ш. Мәрҗанинең язучылык эшчәнлеге Бохарада башлана һәм Казанда гомеренең ф соңгы көннәренә кадәр дәвам итә. Аның беренче әсәре—Бохара галимнәре арасын- > да хөкем сөргән фанатизм һәм наданлыкны тәнкыйть иткән «Игьляме әбнаи әд-дәһер £ би-әхвали әһпи Мәвара ән-нәһер» («Урта Азия кешеләре һәм эшләре турында үз Ь чорының уллары мәгълүматлары») исемле китап була. Бу китапта Ш Мәрҗани яшь- ® ләрне Бохарага укырга барудан баш тартырга чакыра һем дөньяви фәннәрне өйрә- = нергә өнди. Урта Азиядә шул чак хөкем сөргән фанатизм һәм дини реакцияне тән- о кыйть итә. Үзеннән алда яшәгән галим Габденнасыйр Курсавиның язмышына дучар е. булмас өчен, ул бу китапны үзе Бохарадан күчеп киткәннән соң гына таратуын үтенә', -g Шулай ук Бохарада ул «Тәнбиһе әбнаи әл-гасыр галя тәнзиһе әнбаи Әбу-Насыр» - («Әбү-Насыйр юлында гасырның уллары уянуы») исемле китабын яза һәм анда үзе- — нең Курсави идеяләре белән тулысынча килешүен белдерә. Болардан тыш, ул Урта 5 Азия тарихы һәм географиясенә багышланган хезмәтләр яза. Туган якларына кайткач, Ш. Мәрҗанинең фәнни-иҗади эшчәнлеге аеруча киң колач белән җәелә. Ул утыздан артык зур фәнни хезмәт яза. Алар арасында җиде “ томлык «Вафият әл-әслаф вә тәхият әләхляф» («Бабайларның үлеме һәм аларның = киләчәк буыннарга васыяте»), ике томлык «Мөстафад әләхбар фи әхвали Казан вә ~ Болгар» («Казан һәм Болгар хәлләреннән файдалы хәбәрләр») исемле зур фәнни- старихи кыйммәткә ия хезмәтләре бар. Ш. Мәрҗанинең әсәрләре фактик материалларга бай, һәр нәрсәне җентекләп тикшереп язылганнар, фикер тирәнлеге һәм логик - нигезләнгән булулары белән аерылып торалар. «Аның барлык әсәрләре,— дип язды п Г. Ибраһимов,— фикердә хөрлек белән, киләчәккә якты карау һәм адәм акылына ихтирам белән сугарылган... Аның әсәрләре баштанаяк адәмнең акылы өстенә сага лынган богауларны өзү, фикернең искелекләргә кол булуына каршы көрәшүдән —‘ гыйбарәт» 2 . Мәрҗани фәнни-оештыру эшендә дә актив катнаша. Ул, мөселман галимнәрен- J нән беренче буларак, Казан университеты каршындагы тарих, этнография һәм архео- >» логия җәмгыяте әгъзасы итеп кабул ителә һәм шул җәмгыятьтә актив эш алып бара. J- Профессор Е. Малов әйтүенчә, Ш. Мәрҗанине ак чалмада һәм яшел чапанда килеш < бу җәмгыятьнең утырышларында бик еш күрергә була. 1877 елда Казанда тарих, эт- к нография һәм археология җәмгыятенең IV Бөтенроссия съезды чакырыла. Бу съездга илнең төрле шәһәрләреннән һәм чит илләрдән 300 гә якын галим килә. Оештыру комитетының әгъзасы буларак, Ш. Мәрҗани бу съездны оештыруда һәм аның эшендә актив катнаша. Пленар утырышларның берсендә ул Болгар һәм Казан тарихы буенча доклад белән чыгыш ясый. Докладны Ш. Мәрҗани үзе татар телендә укый, ә соңыннан В Радлов тәрҗемәсендә ул русча укыла. Соңрак бу доклад съезд материаллары җыентыгында 1884 елда ике телдә дә басылып чыга. Мәрҗанинең татар культурасы тарихындагы урынын кайбер авторлар аның тарих фәне өлкәсендәге эшчәнлегенә генә кайтарып калдыралар. Сүз дә юк, ул бу фәннең зур бер вәкиле, татар халкының фәнни тарихына нигез салучы. Соңгысын ул дини легеңдәлардан азат итте, Идел һәм Урал буе татарларының килеп чыгышы, аларның матди һәм рухи культурасы, күрше халыклар белән булган үзара мөнәсәбәтләре турында мөһим мәсьәләләрне яктырткан фундаменталь хезмәтләр калдырды. Ш. Мәрҗанинең бу өлкәдәге эшчәнлегенә Ю1вры бәя биреп, Риза Фәхретдинов болай яза «Мәрҗани хәзрәтләре Русия исламнары эчендә эөһур итмеш (күренгән) мөәррихләр- иең (тарихчыларның) мөтәхассыйсларыннан (белгечләреннән) һәм дә ушбу сәнәгать (һөнәр) илә мәшгуль улан галимнәрнең имамнарыннандыр. Моннан мөкаддәм. Русия исламнары арасында тарих гыйльме илә иштигаль идүме галимнәр улдыгы безгә мәгълүм дәгел»1 . Бу фикерне Җ. Вәли,ди дә куәтли. «Шиһаб хәзрәтнең төрёк-татар меәррихе булуы,— дип яза ул,— архивлардагы рәсми кәгазьләрдән, төрле китаплардан кирәк кадәр материал җыеп китап тәртип итүдән гыйбарәт булса иде, без аңа таң яктысы кеби зур исем тагарга ашыкмас идек. Ләкин ул андый мөәррих түгел, ул чын-чын мөәррих, ул бездә тарих язучы гына түгел, тарихның муҗиде (иҗатчысы), тарихның атасы, ул безнең Геродотыбыз. Монда мөбаләга (арттыру) юк. Бу Шиһаб хәзрәтнең дәрәҗәсеннән артык күтәрү түгел. Уйлап карагыз, ул тарихымызны тикшерергә тотынган вакытта кырылып беткән кабер ташларыннан, бер-ике җимерек манарадан башка тарихымызга мәнбәгъ (чыганак) улачак нинди материал бар иде? Ул шулардан ике җилд китап тәэлиф итте. Бу аз хезмәтмени? Бер мөәррихкә шул мохитда, шундый шарайт тәхтендә (шартлар астында) шуннан да артык хезмәт мөмкинме? Урал тавыннан алтынны кем дә чыгарыр, әмма сахраи кәбир комлары арасындан бер итәк алтын җыярга кемнең хәленнән килер?» 28 29 Шулай да Мәрҗанинең иҗади мирасы тарих өлкәсендәге тикшеренүләр белән генә чикләнеп калмый. Ул киң диапазонлы, фәннең бик күп тармаклары белән кызыксынган галим. М. Ф. Вәлиев «Ш. Мәрҗани безнең күз алдыбызга киң мәгълүматлы философ, әдәбиятчы, телче, үз халкының һәм Көнчыгышның бик күп халыкларының тарихын белүче галим булып килеп баса. Ул шулай ук рус һәм Европа культурасы белән таныш була»,— дип бәя бирә 30. Бу күренекле фикер иясе фәлсәфә, әдәбият, археология, этнография, нумизматика белән шөгыльләнә. Ул генеология (исемнәрнең килеп чыгышы), тел, үз халкының мәдәнияте, география, астрономия, медицина һәм фармокология тарихы, музыка һәм сәнгать тарихы мәсьәләләре белән бик тирәнтен кызыксына, татар дөньясында беренчеләрдән булып фәннәр буенча төпле фикерләр язып калдыра. «Гыйлем нөҗүм» (астрономия) һәм башка гыйлемләр фи нәфсиһи (үзләре) батыйл (ялган) һәм мәзмүм (начар) түгелдер. Дөрес, каю вакытта бәгъзе фән әрбабында хаталар була, ләкин боның ул фәнгә зарары юкдыр. Нәтәкки шәригать гыйльме илә шөгыльләнүчеләрнең хата вә ноксанлары (кимчелекләре) үзләренә гаид (караган) булуб, голүм шәргыягә зарар китерми. Шул кабилдән, бер фән илә шөгыльләнүчеләрнең дә хата вә косурлары үзләренә гаид булуб, ул фәнгә зарар вә ноксан киптермидер. Гыйлем исә мотлакан кәмал... Гыйлемне зәмм (хурлау) вә инкяр кыйлу мәгърифәтсез вә тәҗрибәсез ләйим (түбән) кешеләр эшедер»,— дип күрсәтә ул 31. «Назурәт әл-хак» («Чынбарлыкны күзәтү»), «Әл-хикмәт әл-бәлига» («Җитлеккән фәлсәфә»), «Хакк әл-мәгърифәт («Мәгърифәтнең хаклыгы»), «Әль-биракъ әл. вәмиз» («Дошманнарны юк итүче яшен») һ. б. хезмәтләрендә ул мөселман дини тәгълиматының дөньяга булган мөнәсәбәтен, аның онтология, гносеология буенча өйрәтүләрен үткен һәм ачы тәнкыйть итә, үзен киң колачлы, методологик әзерлекле философ-рационалист итеп таныта. «Мокаддимәте китабә Вафият әл-әсляф вә тәхият әл-әхляф» исемле фундаменталь хезмәтендә Ш. Мәрҗани фәлсәфи һәм фәнни белемнең эчтәлеген җентекләп тикшерә, аның җәмгыять тормышындагы әһәмиятен ачыклый һәм фәннәрнең классификациясен бирә. Мәрҗанине без татар мәгърифәтчелек хәрәкәтенең иң күренекле вәкилләреннән берсе дибез һәм шулай дип әйтергә тулы хакыбыз бар. Көнчыгышны өйрәнү буенча күренекле рус галиме академик В. В. Бартольд бик урынлы рәвештә аны «татарлар арасында прогрессив агымга нигез салучы» дип атады»32. Чыннан да ул, беренчеләрдән булып, урта гасырлардан калган социальэкономик, көнкүреш һәм идеологии мөнәсәбәтләр өлкәсендәге торгынлыкка кискен рәвештә каршы чыкты һәм татар халкын артталыкка, хәерчелеккә дучар итә торган тәртипләрне аяусыз тәнкыйтьләде. Прогресс идеяләрен яклап, ул мәгърифәткә һәм дөньяви фәннәрне өйрәнү юлына борылыш ясауны таләп итте, киләчәк өчен актив эшчәнлек күрсәтергә чакырды. Мөселманлыкны инкяр итмәгән хәлдә, Ш. Мәрҗани акылны һәм хисне дини догмалардан азат итәргә кирәклеген игълан итте, кеше акылының иреклелеген, хакыйкатьне 28СССР Фәннәр академиясенең Башкортстан филиалы архивы, фонд 7. I тасвирлама, 19 саклау берәмлеге. «Шиһабетдин хәзрәт Мәрҗани хакында кайбер язмалар». 31 бит 29 Җ Валили. Татар әдәбиятының барышы. Оренбург. 1912 ел. 47—48 битләр •’ М Ф Валеев К вершинам науки Мәскәү, 1975 ел, 12—13 битләр 1 Ш Мәрҗани Хакк әл-мәгърифәт. Казан, 1880 ел. 54 бит 32 В. В. Бартольд. Ислам. Петроград. 1918 ел, 87 бит. үзлегеннән эзләп табуда аңа тулы хокук бирелүне яклап чыкты. Аныңча, хакыйкать һем табигать законнарын пәйгамбәрләр өйрәтүеннән эзләү урынсыз, аны кеше үз тәҗрибәсе, үзенең фикерләве аша табарга тиеш. ■Мәрҗанинең әсәрләрендә,— дип язды Г. Ибраһимов,— сез ислам дөньясын каплап, акылларны богаулап яткан барлык туңлыкларга, барлык тәгассеб вә каралыклар- ♦ га каршы гайрәтле протест кылучы көчле фикер иясе, фикердә вә игьтикадта хөр > булмак һәркемнең табигый хокукы дип игълан кылу дәрәҗәсендә кыю бер каһар- о манны күрәчәксез. Тышкы дөньясы, сурәте белән гади бер мулла булган бу кеше- с нең рухи дөньясында без башка һичберенә охшамый торган бөтенләй яңа,— ул заманның фикри тормышы белән чагыштырган чакта,— революцион дип атарлык куәтле 3 дулкыннар күрәбез».33 > Мәрҗани, дини-идеалистик калыпларга төреп булса да, төрки халыклар, гомумән — мөселман динендәге халыклар арасында фәнни-материалистик карашлар таратуда '■ зур хезмәт күрсәтте. Бөтен нәрсә дин аршины белән үлчәнгән бер заманда. Мәрҗа- = нинең «фән һәм сәламәт акыл диннән өстен» дигән тезисны күтәрүе генә дә. үзе аң- < лапмы-түгелме, атеизмга, дөньяны фәнни-материалистик аңлауга күпер салу иде. ь Мәрҗанигә чаклы моны татар галимнәре арасында беркем дә әйтергә, хәтта уйлар- § га да батырчылык итмәгән. . Мәрҗанинең татар халкын башка халыкларның фән һәм мәдәният үсешендә _ ирешкән уңышларына якынайту өчен көрәштә керткән өлеше дә зур. Ул. тулы тавыш — белән, фән һәм мәдәният өлкәсендә Европа халыкларының казанышларына йөз бе- Ч лән борылу — прогресс юлына аяк басуның мөһим шарты дип белдерде. «Үз миллә- " тебеэнең яшәргә тырышуы, үз эшен үзе башкара алуы, хәят мәйданында изелеп кал- о. мавы өчен,— ди Мәрҗани, шәкертләре белән әңгәмә вакытында,— Европаның гыйлем £ вә мәгарифенә, һөнәр һәм сәнагатына зур ихтыяҗыбыз бар. Европа мәктәпләрендә х укымак безнең өчен файдалы, һөнәр вә мәгариф кайда булса, шунда барып тәхсил итәргә кирәк. Гыйлем белән мәгарифнең хас ватаннары, хас лисаннары юк» - Реакцион руханилар рус культурасына якынаюны һәм рус телен өйрәнүне мө- ~ селманлыклЪн ваз кичү һәм бик зур гөнаһ эш дип караган заманда LU Мәрҗани рус Е; телен белү татарлар өчен бик кирәкле нәрсә дигән фикерне күтәреп чыга һәм бу Ч мәсьәләдә һәртөрле юк-бар ышануларны баштан чыгарып ташларга өнди. «Сез. татар баласы, моны онытмагыз: хөкүмәт телен — язуын һәм законын белү лязим» — ди ул. ю Бу өндәмәне Мәрҗани конкрет эшләр белән ныгыта. Ул Казанда русско-татарская * учительская школа ачуны оештыручыларның берсе була. 1876 елда, бу вакыйгага к багышланган тантаналы җыелышта, ялкынлы речь белән чыга һәм, тирә-юньдәге каргышларга карамыйча, укытучы булып урнаша. Күренекле имамның бу адымы кешеләрдә русско-татарская учительская школада уку һәм, гомумән, рус телен өйрәнүгә булган омтылышны нык көчәйтә. Дөньяви фәннәрне ялкынлы яклаучы. Корьәннең ирекле рәвештә аңлатылуын теләүче Ш. Мәрҗани руханиларны мәдрәсәләрдә дөньяви фәннәр һәм рус телен укытуга каршы килмәскә чакыра. Рус телен хәзинәләр чыганагына тиңләп, шәкертләренә «даимән алтын чыга торган тауны никадәр казыр исәңеэ, шул кадәр мәгъдән хасыйл итәсез. Иштә рус писаны да боңа мөшаһнбдер». дип искәртеп тора. Ш. Мәрҗани татар хатын-кызларының караңгылыкта, тигезсезлектә яшәвенә дә каршы чыга. Аның фикеренчә. хатын-кызлар укырга, язарга, ике-өч телдә сөйләшергә. музыка һәм сәнгатьнең башка төрләре белән кызыксынырга тиешләр Үзе аралашкан университет галимнәренең кызларына күрсәтеп ул: «Менә аларның кызлары ®ч-дүрт төрле тел белүләре өстенә музыкалар да үгрәнәләр. Сез дә дөм сукыр, дөм гафил булмаңыэ. Иң азында бер-ике төрле язу үгрәнегеэ»,— дип үгетли үзенең кызларын Ш. Мәрҗани хатын-кызларның ирләр белән бертигез хокукта булуын күрергә хыяллана. Бу да аның прогрессив фикер иясе икәнлеген ачык чагылдыра. 33 «Аң» журналы. 1915 ел. I сан. 9 бит ’ «Марҗани миҗмугасы» Казан. 1915 ел. 523 бит ' Н XJ.IIIMH «Морҗанинек хатын кызларга карашы». «Снсмбикз» журналы. 1915 ел. 6 сан. Сүз дә юк, иҗат характеры һәм эшчәнлегенең кайбер яклары буенча Ш. Маржами бик катлаулы һәм каршылыклы шәхес. Ул, башка мәгърифәтчеләр кебек үк, дин белән араны өзми, хәтта мөселмән руханилыгы вазифасын үтәүне дә дәвам итә. Ләкин аның чын иҗтимагый йөзен бу рәсми вазифа һәм ул чордагы татарлар арасында хакимлек иткән дин белән араны өзә алмау түгел, ә бәлки фәннитикшеренүләренең нәтиҗәләре, киң колачлы мәгърифәтчелек эшчәнлеге, халкын патриархальлек богауларыннан һәм урта гасырчылык караңгылыгыннан йолып алу юлларын эзләве билгели. Рәсми мөселман мәктәбе вәкилләренең берсе булуына карамастан, ул һәр сүз саен теге яки бу хәдискә мөрәҗәгать итми, «үзенең дөньяга карашы теологик нигездә барлыкка килүенә карамастан, ул Көнчыгыш мәдәниятендә суфичылыкка, дини фанатизмга һәм череп таркалган схоластикага таяныч эзләмәде, ә барыннан да элек фән һәм сәнгать өлкәсендә ирешелгән казанышларга, чынбарлыкка карата реалистик мөнәсәбәт элементларына игътибар итте».* Аерым хезмәтләрдә Ш. Мәрҗани белән К. Насыйрины бер-берсенә каршы кую тенденциясе сизелә. Имеш, татар иҗтимагый фикер үсеше тарихында алар төрле карашларны белдерүче ике лагерь вәкиле булганнар һәм үзара начар мөнәсәбәттә яшәгәннәр. Ике мәгърифәтче галимне шушы рәвешчә капмакаршы кую сатлык җан Әхмәт Зәки Вәлидидән башлана. 1915 елда «Мәрҗани мәҗмугасыхнда басылган «Мәрҗанинең бер әсәре турында Каюм Насыйри» исемле мәкаләсендә ул: «Каюм Насыйри белән Шиһабетдин Мәрҗани арасындагы мөнәсәбәт бик начар булып, алар гомерләре буенча дошманлашып яшәгәннәр»,— дип күрсәтә. Менә шушы уйдырма үз вакытында кайбер тикшеренүчеләр тарафыннан тәнкыйтьсез генә кабул ителә һәм шактый гына хезмәтләрнең авторлары К. Насыйри һәм Ш. Мәрҗани төрле социаль көчләрне чагылдыручылар булдылар, дип раслап килделәр. Татар мәдәниятенең бу күренекле вәкилләрен бер-берсенә кзпма-каршы кую К. Насыйриның тууына 120 ел тулуга багышланган фәнни конференция материаллары җыентыгында бигрәк тә ачык күренә. Ш. Мәрҗани белән К. Насыйриның иҗатын җентекләп өйрәнү мондый каршы куюларның нигезсезлеген күрсәтә. Дөрес, алар арасында бер бәхәс булып ала. Ләкин аның нигезендә бер-берсен күралмау түгел, ә фәнни бәхәс ята. Бу бәхәс Ш. Мәрҗани һәм К. Насыйриның «Тәварихе Болгария» һәм аның авторы Хисаметдин Мөслимине бәяләүдә фикер уртаклыгы булмаудан килеп чыккан. Казанда 1877 елда үткәрелгән IV Бөтенроссия археологик съездда ясаган докладында Ш. Мәрҗани X. Мөслимине тарихи фактларны бозып күрсәтүдә гаепләп чыга. «...Шиһаб хәзрәтнең бу әсәрне тәнкыйтьләвен,— дип язды Г. Ибраһимов,— гомуми наданлыкка каршы, ул чорның гомуми тарихи хатасына каршы сугыш ачу дип карарга кирәк»34 35 . 1885 ел календаренда К. Насыйри «Әт-тәфтиш вә әт-тәхакем» («Тикшерү һәм дәгъвалашу») исемле мәкалә урнаштыра һәм, авторның исемен күрсәтмичә, Ш. Мәрҗанинең тарих буенча хезмәтләренең теле авыр булуы, X. Мөслимигә тискәре карашы өчен һәм шулай ук үзе нигезсез дип санаган кайбер башка якларын тәнкыйть итә. Ш. Мәрҗани тарафыннан бу тәнкыйть игътибарсыз калдырылмый. Ул бу мәсьәләгә кагылышлы хезмәтен яңадан тикшереп чыга, үзенең фикерләрен ышандырырлык дәлилләр белән ныгыта һәм «Мөстафад әл-әхбар...»ның беренче кисәгендә югарыда искә алынган доклады буенча (206—224 битләр) яңа махсус бүлек урнаштыра Бу фәнни бәхәс Ш. Мәрҗани белән К. Насыйри арасында дошманлык булуы хакында сөйләми, андый нәтиҗәгә китерерлек башка фактик материаллар исә бөтенләй юк. К. Насыйри кулъязмалары арасында табылган бик күп документлар моның киресен раслыйлар. Казан дәүләт университеты Н. И. Лобачевский исемендәге фәнни китапханәсенең сирәк очрый торган кулъязмалар бүлегендәге К. Насыйри фондында (саклау берәмлеге — 778) әлегә кадәр матбугатта басылмаган калын кулъязма дәфтәр саклана. Дәфтәргә 1871 ел датасы куелган. Биредә, башка бик күп кызыклы материаллар белән беррәттән, К. Насыйриның үз кулы белән күчереп язылган озын бер шигырь бар. Ул шигырь Ш. Мәрҗанигә багышланган һәм үзенчәлекле бер ода, 34 М Ф Валеев К вершинам науки Мәскәу, 1975 ел. 12—13 битләр. ’ «Аң» журналы. 1915 ел. 1 сан. 44 бит мактау җыры булып яңгырый. Анда Ш. Мәрҗанинең галимлеге, көчле акылы, тыйнаклыгы, фәнни эшчәнлеге, ирешкән уңышлары мактала. «Гуаһлык бирәм»: Болгар илендә бик галим бер ир һәм аңа дошман кешеләр бар. Бу ир — галимнәрнең галиме Шиһабетдин Мәрҗани. Барлык фәннәр һәм гыйлемлекләрдән мәгълүматы бар. Вакытын бушка үткәрмичә китаплар яза һәм башка шундый эшләр белән мәшгуль. Ул бик зур акыл иясе — камил галим. Ул үз чорының Платоны...» — дип әйтелә анда, ф Бу шигырьнең авторы — Ш. Мәрҗани һәм К. Насыйриның замандашы, Казанда > яшәгән шагыйрь Мостафа Чутай. Ш. Мәрҗани адресына язылган оданы К. Насый- 5 риның күчереп алу факты үзе генә дә аның мактау һәм хөрмәткә лаеклы заманда- Н шына карата булган зур ихтирамы турында сөйли. Шуны ук раслаучы башка документлар да бар. Без Татарстан АССР Дәүләт 3 музееның әдәбият бүлеге кулъязмалар фондында К. Насыйриның әлегә кадәр бер- < кайда да басылмаган кулъязмасын таптык.36 Биредә К. Насыйри шул чордагы Казан — шәһәрен тасвирлый, аның үткәне, урамнар, бистәләр исеме, архитектура истәлекләре, ~~ мәчетләр һәм мәдрәсәләр, Казан татарларының тормышы һәм көнкүреше һ. б. ха- = кында кыскача тарихи белешмә бирә. Кулъязманың 5—6 битләрендә, Казанның мә- 5 четләре һәм алардагы имамнарның- кыскача тарихын язганда, Ш. Мәрҗанигә тукта- “j лып, ул аны «белемле, камил, кешелекле, намуслы, өстен кеше» дип бәяли. Алда әйтелгәнчә, Ш. Мәрҗанигә каршы корткычлыклар оештыручыларның бер- ф се Ибраһим бай Юнысов була. К. Насыйри Ибраһим байны надан дип атый һәм _ Ш. Мәрҗанине аңа капма-каршы куя, аны хөрмәткә лаек шәхес итеп күрсәтә. Бу = кулъязмадан К. Насыйриның Ш. Мәрҗанигә шәхес буларак кына түгел, ә галим бу- ларак та ихтирамы зур булуын күрәбез. Ул, Ш. Мәрҗанинең хезмәтләре игътибарга лаек, дип күрсәтә: «Бу мәсҗетдә Әфәнде хәзрәтдән соң моның кеби (Мәрҗани ке- - бек) сахиб әл-фазыл булган кемсәнә имам булганы беленмидер. Бу хәзрәтнең кәма- Q ләтене могасырларымызга (гасырдашларыбызга) бәян кыйлырга хаҗәт булмадыгын- и нан артык тәфсыйл кыйлмадык,— дип яза К. Насыйри.— Әмма моның гасырына иреш- Q кән кемсәнәләр бу хәзрәтнең асарындан «Вафият әл-әслаф», вә «Хәзамә». вә -<На- зурә», вә «Мостафад әл-әхбар» нам вә гайре әсәрләрне мөталәга кыйлсалар мәэбур- нең (Мәрҗанинең) ни дәрәҗәдә кәмаләтене вә ни мәшрәб (әйбәт холыклы) вә ни мәзһәб (гыйлем) улдыгыны истифадә кыйлурлар (белерләр)». Ш. Мәрҗанинең хезмәтләренә килгәндә, аларда К. Насыйрины хөкем иткән бернинди сүз дә юк. Китерелгән мисаллар Ш. Мәрҗани белән К. Насыйри «ике торле дөнья, татар « иҗтимагый фикере өлкәсендә ике төрле караш вәкилләре булганнар һәм үзара иа- чар мөнәсәбәттә яшәгәннәр» дигән фикерләрне тулысы белән юкка чыгара. Иҗат эчтәлекләре төрле характерда булса да, тормыш шартларында аермалар күренсә дә, алар бер хәрәкәт — мәгърифәтчелек хәрәкәте вәкилләре булалар һәм төрле юллар белән искелеккә каршы көрәшәләр, үз халкына хөрлек даулыйлар, аны караңгылык богауларыннан азат итәргә тырышалар. Шуңа күрә дә аларның һәр икесенең эшчәнлеге яңалыкны күралмаучы, борынгы авторитетларның сүзләренә табынучыларның кискен каршылыгына очрады. Җисемнәрне үз исемнәре белән атарга җөрьәт иткәне өчен, череп таркалган иске, схоластик дөньяга каршы сугыш ачарга һәм тирә-юньгә аек акыл белән карарга өндәгәне өчен Мәрҗанигә һәр адымда каргыш яудыралар, «мөгътәзил», «кяфер», «динсез» дип атыйлар. Университет галимнәре белән аралашуы, русско-татарская учительская школада эшләве, рус телен өйрәнүне, рус һәм Европа мәдәниятенә якынаюны алга сөргәне өчен аңа «миссионерлар тегермәненә су коючы» мөһере сугалар һәм үзен мыскыллап язылган шигырьләр тараталар: һәм дә даим кяфер белән ихтилатың бик кави, Ихтыйлатта фәйдәдән шәр-фасәде кави, — диелә шундый шигырьләрнең берсендә Муллалар мәчеткә намаз укырга җыелган халыкны аңа каршы котырталар Ялган донос белән ике тапкыр эш урыныннан алдыралар, ә мәдрәсәсе иң бай кешеләрнең булышлыгыннан мәхрүм ителә. Эш хәтта аның мәктәп-мәдрәсәсен яндыруга кадәр барып җитә. Шул ук вакытта Мәрҗанинең эшчәнлеге халыкның ихтыяҗларын аңлый алган, аның киләчәге турында борчылган аңлы кешеләр тарафыннан хуплана. Мәгъ 36 114215— I ГМТР номерлы кулъязма. АБДУЛЛ 1111, рифәтче шагыйрь М. Акмулланың Шиһаб Мәрҗанине мактап язган, аның иҗатына һәм эшчәнлегенә югары бәя биргән мәрсиясе укучыларга билгеле. 1889 елда, Ш. Мәр- җани вафат булгач, ул заманның танылган шагыйре Гали Чокрый да, олы мәгърифәтчегә багышлап, робагый белән 64 юллык мәрсия язган. Автор. Мәрҗанинең үлеменә тирән кайгы белдереп, аның акылына дан җырлый, бөек фикер иясе — галим булуын күрсәтә: «...Бөек остаз белән аерылышу аңлы кешеләргә кайгы китерде. Бу көннең кайгыларын язып аңлату мөмкин түгел. Ул галим, бөек акыллы кеше иде. Укытучылык эшен дә алып барды, күп китаплар төзүче гүзәл, саф кеше иде. Ул әйткән тирән мәгънәле фикерләр бөтен дөнья файдасына булырлар».— ди ул . Мәгърифәтчеләр күтәргән байракны алга алып киткән татар мәдәнияте һәм әдәбияты вәкилләре Г Тукай, Ф. Әмирхан, М. Гафури һәм Г. Ибраһимов та Ш. Мәрҗанинең иҗади мирасына югары бәя бирделәр. «Шиһаб хәзрәт» исемле шигырендә Г. Тукай Мәрҗани турында: Мәгарифкә әүвәл башлап адым салган, Милләт өчен бәһа җитмәс кыйбат хәзрәт, — дип язды. Г. Ибраһимов исә, Мәрҗанинең татар иҗтимагый фикере тарихында тоткан урынын бәяләп, аны «акыл һәм фигыльләрне тәгассыб эченнән коткару өчен иң куәтле тәэсир итүчеләрдән булды», дип язды, «таңыбызның чулпаны» дип атады Дини фанатикларның һәм реакцион байларның коткы таратуларына карамастан, Мәрҗанинең эшчәнлеге халык арасында да теләктәшлек таба. Бу яктан, 1853 елның 15 декабренда Ш. Мәрҗанинең указы алынуга һәм укыта торган мәдрәсәсеннән чыгарылуына ризасызлык белдереп һәм аны кире эшкә кайтаруны сорап, мәхәллә халкы тарафыннан диния нәзаратына язылган хатлар характерлы. Мөфти исеменә язылган күп санлы прошениеләрнең берсендә, мәсәлән, түбәндәге юллар бар: «Имам и мударрис мулла Шигабутдин Багаутдинов поистине достойный вечного уважения, усердный учитель и ревностный исполнитель своих обязанностей, имеет к тому кроткую нравственность, к прихожанам приветлив и с учениками был весьма обходителен, любовь и уважение оных привлек к себе до такой степени, что вступлением его в должность имама и мударриса число учеников противу прежнего в училище, вдвое или и того больше увеличилось, которые по устранению Его муллы Багаутдинова от училища, оставили учение—одним словом, сей мулла Шигабутдин Багаутдинов достойный и редкий учитель, и подобно ему в правилах законопреподаватель приход никогда не имел и иметь невозможно...» 3 Мәрҗанинең эшчәнлеге тугандаш халыкларның фикер ияләренә дә уңай йогынты ясады. М. Сералин Мәрҗанине «халыкка хезмәт иткән кеше» дип, очраклы рәвештә генә бәяләмәде 4 . Күренекле казакъ язучысы, академик Мохтар Ауэзов 1940 елда Мәскәүдә Абай әсәрләренең рус телендә чыккан җыентыгына язган кереш сүздә: «Ул (Абай) шулай ук татарларда беренче мәгърифәтче-новатор булып саналучы Шиһабетдин Мәрҗани әсәрләрен дә белә иде».— дип күрсәтте. Ш. Мәрҗанине Россиядә генә түгел, ә аннан бик еракларда да беләләр. Аның хезмәтләре белән Көнчыгышта да, Көнбатышта да кызыксыналар. «London Pulishina Kompany» 1874 елның 30 мартында аңа махсус хат җибәрә. Компания Ш. Мәрҗани- дән энциклопедия өчен фоторәсемен һәм автобиографиясен җибәрүне үтенә. Бу үтенеч канәгатьләндерелә. Аның турында Тунис. Каһирә. Мәдинә, һиндстан, Төркия һ. б. илләрнең галимнәре кызыксына. Ш. Мәрҗани биографларының берсе Риза Фәх- ретдинов Мисыр журналы «Әл-мөктатыф»тан шушындый өзек китерә: «Берничә еллар үткәннән соң, бездә, галим Шиһабетдин бин Баһаветдин бин Сөбхан бин Габделкәрим әлМәрҗанинең «Вафият әл-әсляф вә тәхият әл-әхляф» исемле китабы килеп җитте. Ул — Европа Россиясенә буйсындырылган Казан өлкәсе галимнәреннән. 1293нче ел 1 Уфа. И К Крупская исемендәге республика китапханәсе крайны өйрәнү бүлеге, Гали Чокрый фонды. 3 дәфтәр. 3—4 битләр ’ «Ак» журналы. 1915 ел. 1 сан. 15 бит. ’ Башкортстан АССР Үзәк дәүләт ахривы Оренбург Мөхәммәт дини мәҗлесе фонды. И-295. 3 тасвирлама, саклау берәмлеге 3499. 84 бит * М Сералин. Мәрҗани «Айкап» журналы. 1915 ел. 2 сан һиҗри белән күрсәтелгән китабы безгә килеп җиткәнгә күрә, мин бу ихтирамга лаек кеше әле исәндер, дип уйлыйм. Аның китабы—сүзләр сайлавының һәм сөйләменең синтаксик төзелеше ягыннан гадилеге, фикеренең тирәнлеге буенча Мисыр. Дә- мәшк яки Ирак галимнәренең моңа охшаш әсәрләреннән берсеннән дә калышмый» 1878 елның 4 Октябренда Әстерхан шәһәрендә яшәүче имам Мохтар әфәндегә язган хатында Ш. Мәрҗани үзенең «Назурәт әл-хак» исемле хезмәте турында менә нәрсәләр сөйли: «Илә әл-анә (әлегә кадәр) һиндстан голәмасындан «Назурәт әл-хак» хакында тәгъриз (ризасызлык) килгәне юк. Ләкин һиндстанга васыйл (барып җиткән) вә голәмасы тарафыннан мәнзур (каралган) вә мәкъбул (кабул ителгән) булуб Мәккә мөкәррәмәгә нөсхәләрене сораб язганлыкларыны ишетдек Мондан һәм нөсхәләр сораб язганлыкларындан хәбәрдар булсак да. нөсхәләрнең һиндстанга җитүб-җит- мәүләрендән хәбәрдар түгел идек. Филвакыйг (дөрестән дә) барган икән, һиндтә әгьләм (иң яхшы белүче) голәмадан Әмир әл-Мәлик Әбу әт-Таеб Садыйк бин Хөсәен әл-Галәви әл-Хөсәени әл-һинди бер китабында «Назурәт әл-хак»дан истих- сан (яхшыга санау) берлә сүз нәкыл итмешдер» Болар Ш. Мәрҗанинең дөньякүләм танылган галим булуы турында сөйлиләр. Карашларындагы эзлексезлекләргә, кайбер мәсьәләләрдә чигенүләр ясавына карамастан, Ш. Мәрҗани татар халкының мәдәният һәм иҗтимагый фикер тарихында тирән эз калдыра. Ул күтәреп чыккан фикерләр кешеләрне үле традицияләр тозагыннан һәм борынгыларның васыятьләренә сукырларча табынудан азат итүдә зур роль уйнаган. Мәгърифәтче үзенең бер әсәрен «Әл-бирак әл-вәмиз фи әр-рәдди галя әл-бәгыйзи әл-мөсимми би-ән-нәкыйз» дип атый. Кыскача гына әйткәндә, бу — дошманнарны юк итүче яшен дигән сүз. Чыннан да. аның эшчәнлеге, ул язган әсәрләр татар халкының караңгы тормышына яктылык салган яшенне хәтерләтә. Бу яшеннең сугуы, әлбәттә, тирә-юньдә бик көчле күкрәү авазы булып яңгыраган һәм яктылыкның, аң-белемнең, прогрессның бөтен дошманнарын калтырарга мәҗбүр иткән. Мәрҗани татар иҗтимагый фикере тарихында тәнкыйть сукмаклары салучыларның да берсе була. Аның искелекнең череп таркалган калдыкларын фаш итүче чыгышлары бик күпләрне ирекле фикер йөртергә, борынгыларга сукырларча табынудан азат булырга, хакыйкатьне эзләү юлына басарга өйрәтә. Профессор Габдрахман Сәгъди 1927 елда язган «Бездә әдәби тәнкыйть» исемле мәкаләсендә аның бу өлкәдәге эшчәнлеген болай бәяләде: «Бездә тәнкыйтьнең беренче адымы унтугызынчы гасырның башларында Курсави белән башланды. Беренче тәнкыйть укларын атучы ул булды. Аның тәнкыйте татарның фикер туңлыгына, наданлыгына һәм тәкълитчәнлегенә (гореф-гадәтләренә) каршы юнәлдерелгән дини-фәлсәфи, усал һәм каты тәнкыйть иде. Шул ук рухтагы тәнкыйтьне унтугызынчы йөзнең соңгы яртысында Мәрҗани дәвам иттереп алып китте. Бу тарихчы-галимнең тәнкыйте тагын да ачы, тагын да каты һәм тагын да зәһәррәк булды. Аның тәнкыйте дини, гыйльми, тарихи иде». Замандашлары һәм аннан соңгы буын вәкилләре Ш. Мәрҗанине дини бозлыкларны эретүче кояш белән тиңләделәр, аны көрәш мәйданына чакыручы таң җилләре белән чагыштырдылар. Шиһаб Мәрҗани иҗаты көчле акылларны гына уятып калмыйча, ташландык почмакларда калтырап утыручы иске мәдрәсәләрнең ишекләрен дә каерып ачты, шәкертләрнең дини зынҗырлар белән богауланган акылларын уятты, еларга алдынгы рус мәдәнияте чыганакларын үзләштерү юлларын күрсәтте һәм 1905 елгы революциянең асылын танып-белүгә әзерләде. Ш. Мәрҗани үзенең бөтен көчен кеше фикерен рухи коллыктан коткару өчен көрәшкә багышлады. Ул татар дөньясында гомуми яңарыш турында хыялланды һәм кешеләрнең аңын уятырга тырышты. Кыскасы. Мәрҗани үз тормышын яшәешнең хаталарын төзәтү, һәр адашканны туры юлга чыгару кебек бик авыр һәм мәшәкатьле эшкә багышлады. Шуңа күрә дә, татар халкының иҗтимагый фикер үсеше тарихында Мәрҗани иҗаты аерым урын алып тора Аның әсәрләрен һәрьяклап, җентекләп өйрәнү — иҗтимагый фикер тарихын тикшеренүче галнмнәребезнең мөһим бурычы.