Логотип Казан Утлары
Публицистика

Мостафа Ногман

Танылган татар совет шагыйре, СССР Язучылар союзы члены Мостафа Ногман (Мостафа Ногман улы Ногмэнов) 1976 елның 4 сентябрендә кинәт вафат булды. Мостафа Ногман 1912 елда Татарстан АССРның Арча районы, Кызыл Яр авылында крестьян гаи/Гәсендә туа. Казан педагогия техникумын тәмамлаганнан соң, мәктәптә укыта, 1941—1945 елларда Совет Армиясендә хезмәт итә, фронтта КПСС сафларына керә. Сугыштан соңгы елларда «Пионерская правда» газетасының үз хәбәрчесе булып эшли. Мәскәүдә Көнчыгышны өйрәнү институтын тәмамлагач, Н. И. Лобачевский исемендәге фәнни китапханәдә бүлек белән җитәкчелек итә. Аннары, кандидатлык диссертациясен яклагач, В И. Ульянов-Ле-- нин исемендәге Казан дәүләт университетында өлкән укытучы Счлыл эшли. М. Ногман иҗатына күпкырлылык һәм тематика киңлеге хас. Ул үзенең әсәрләрендә совет кешеләренең сугышчан һәм хезмәт батырлыгын, якты идеалларын, илебез халыкларының тугандаш дуслыгын данлады. Шагыйрь җыр жанрында актив һәм нәтиҗәле эшләде Аның шигырьләренә язылган патриотик һәм лирик җырлар, романслар халык арасында зур популярлык казанды. М. Ногманның иң яхшы әсәрләре В И. Ленинга, Коммунистлар партиясенә багышланган. Аның В. И. Ленинның бала чак еллары турындагы «Кокушкино таңнары» дигән поэмасы яшь укучыларның яраткан әсәренә әйләнде һәм СССР халыкларының күп телләренә тәрҗемә ителде. Шагыйрь Мостафа Ногманның якты образы безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр. Татарстан Язучылар союзы правлениесе, «Казан утлары» журналы редакциясе.