Логотип Казан Утлары
Публицистика

КЕШЕ, ФӘННИ-ТЕХНИК РЕВОЛЮЦИЯ ҺӘМ СӘНГАТЬ

Әхсән Баяновның узган ел Мәскәудә чыккан «Кышкы чәчәкләр» исемле җыенты. сында шундый юллар бар: Заманыбыз — могҗизалы. Заманыбыз — Ясалма җепләр заманы, Ясалма йон. Ясалма күн. Ясалма ефәк заманы... Яшәүне мин яшьли танып белдем — Кысыр кайгы түгел, чын кайгылар, Чын шатлыклар күрдем. Рәхмәт, Дөнья, сиңа Үпкәм дә бар ләкин, Тугачтан ук. Сынаргамы теләп — Син сөт сорап үксегәндә, Каптыргансың Имезлек дип исемләнгән Буш резинка — Ялган имчәк... Бу юлларда һәркемне уйландырырлык урыннар очрый. Дөрес, заманга, бүгенге «өнгә кырт кисеп бәя бирү—кыен эш. Әйе, заманыбыз — могҗизалы. Әйе, заманыбыз йон, ясалма күн, ясалма ефәк заманы. Ә тагы?.. Ул нинди социаль, экономик һәм политик процессларның кисешкән ноктасы булып исәпләнә? Тормышның үсеш тенденциясе кая таба бара, аның бүгенге көн, бүгенге заман дип йөртелә торган ноктасы кай төштә? Үз алдыңа шул сорауларны куймый торып, матур әдәбият, шул исәптән драматургия хакында азмьнкүпме җитди сүз алып бару мөмкин түгел. Чөнки тормышта барган хәлләрнең асылына үтеп кергәндә генә мәдәниятнең теге яки бу күренешләренә объектив характердагы бәя бирерлек нормаларны, социаль һәм эстетик критерийларны табарга мөмкин. Чыннан да. бүгенге тормышта барган процессларның асылы нәрсә белән билгеләнә. Әйтик, нәрсә ул КамАЗ? Әйе, безнең көннәрнең гигант төзелеше, гигант завод. Әйе, бик күп машиналар чыгачак һ. б. Ләкин эш анда гына түгел. Хәзер гигант, ө егерме-утыз елдан гадәти заводлар булып калачак, ул чагында үзе кебек күпләгән заводлар белән рәттән саналып йөртеләчәк. Хикмәт, күрәсең, саннарда, масштабларның зурлыгында гына түгел. Еш кына теге яки бу күренешләр үз алларына нинди булуларына карап түгел, ә нәрсәне символлаштырулары, киләчәктәге нинди процесслар хакында хәбәр бирүләре ягыннан кызыклы булалар, һәм менә бу яктан шул ук КамАЗ күп нәрсә хакында Мәкалә фикер алышу тәртибендә басыла. сейяи. Ул тормышта барган сыйфат үзгәрешләре хакында хәбәр бирүче беренче карлыгач, хәзер промышленность әлкәсендә бөтен дөньяны иңләп алган грандиоз революциянең беренче этабы һәм беренче адымы. XVIII йөзнең ахырында һәм XIX йөзнең башында кешелек җәмгыяте чираттагы Рубиконны уза - җитештерүнең ма- иуфактура-кустарьчылык ысулы фабрика-завод производствосы белән алмашына. Ул чагында дөньяның экономик, социаль, политик йөзе күпме үзгәрә культураның йөзе нинди нык үзгәреш кичерә! Хәзер менә, XX йөзнең соңгы чирегендә, без тарихның тагын да сирәк була торган, тагын да уникальрәк мизгеленә аяк басабыз. Якында-ы унъеллык, күрәсең, аерым машина-завод җитештерүе ысулыннан җитештерүнең ком- плекслы-автоматлашкан системаларына күчү еллары булачак, ә бу — кешелек цивилизациясенең үсешендә яңа. фундаменталь этап дигән сүз. «Техник переворот артыннан иҗтимагый мөнәсәбәтләр өлкәсенә дә котылгысыз төстә зур үзгәрешләр килә»,___________________________________________________________________________ ди В. И. Ленин. Без куп һәм еш, шул ук вакытта кайчак мәгънәсен дә аңлап бетермәгән килеш сөйли торган фәнни-техник революциянең асылы нәкъ менә шунда булса кирәк. Аннан соң, кешелекнең күптәнге хыялы — уйлый торган машина инде туды, инде яши, якындагы еллар эчендә дөнья тарихы сәхнәсенә ул тулы хокуклы вәкил буларак чыгачак. Ясалма йон һәм ясалма кун генә түгел, ясалма интеллект та реаль чынбарлыкка әйләнде. Хәзер машина сүзе үзе дә бөтенләй башкача яңгырый. Моннан •5—20 еллар элек кешенең авыр физик хезмәтен җиңеләйтә яки аны алмаштыра торган теләсә нинди җайланманы машина дип йөртә идек. Хәзерге машина исә кешенең функцияләрен генә түгел, ә интеллектуаль функцияләрен дә җиңеләй-ә ала. Заманның бу яңа сабые ниндирәк булыр? Аның белән үзара мөнәсәбәтләр ниндирәк төс алыр?. Билгеле, кешелек җәмгыяте бер генә планетада мәңге яши алмаячак, һәм инде хәзер ук без цивилизация үсешенең космик этабына күчүнең беренче стадиясендә тормыйбызмы? Безнең консерватив күңел нихәтле генә шикләнмәсен, безнең элекке тәҗрибә яңа дөньяда туачак буын кешеләре белән нинди генә каршылыкка кермәсен, кешелекнең космос киңлекләренә чыгуы, Җиранабыз белән бәйләнгән кендек җепләренең киселүе — котылгысыз. Фәнни-техник планда безнең эпоханың асылы әнә шундый. Ә идеологии, социаль һәм рухи планнарда? Ике системаның капма-каршы көрәше, дөньяны үзгәртеп коруның ике төрле моделе. Берьяктан, коммунистик дөнья моделе. Ул үзенең контурларын Томас Мор, Кампанелла карашларында таба, ул фурьеризм һәм сен-симон- чылык, Гракх Бабеф һәм Париж Коммунасы тәҗрибәсе аша үтә,- һәм ул, кешелекнең бәхетле тормыш турындагы гомерлек хыялы һәм гомерлек идеалы, марксиэм-ленинизмның төгәл һәм анык формулировкаларында үзенең гәүдәләнешен, җанын һәм канын табып, бөтен дөньяга җәелә. Ниһаять, хәзер инде ул — гади хыял гына түгел, ө дөньядагы күп кенә илләрдә эзлекле дәүләт политикасының ась.лы, максаты. Кеше хезмәтенең барлык төрләрен механикатлаштыру, машиналарны кешеләштерү һәм кешеләр тормышындагы мөнәсәбәтләрне алга таба эзлекле төстә гуманлаштыру—әйе, бер яктан, дөньяны үзгәртүнең менә шундый коммунистик идеалы бар. Икенче яктай исә — төрле төстәге тоталитар яки тоталитарлашып барган системалар, нинди генә төсләргә буялып, нинди генә битлекләр астына яшеренсә дә. анда-санда күренеп киткән фашизм өрәкләре, кешеләрне машинага әйләндерергә, дөньядан тормыштан биздерергә тырышучы көчләр. Куба революциясе... Кытайдагы хәлләр һәм Португалия революциясе. Чили трагедиясе һәм Вьетнамның җиңүе Биредә юри капма- каршы характердагы вакыйгалар саналды. Болар һәммәсе—дөньяның үз киләчәген сайлавы, шул киләчәк туганда була торган тулгак тотулар. Алар дөньяның чуар политик картинасының аерым фрагментлары гыНа түгел, ө дөньяда барган куәтле процессларның характерлы билгеләре. Без иҗат итә һәм безне иҗат итә торган чынбарлыкның бүген безгә тәкъдим итә торган яңа. башка бер генә эпохага да таныш булмаган бәен сюжетлары өнә шундый. Бу яктан безнең эпоха, ихтимал, моңарчы булган барлык эпохаларга караганда да грандиозрактыр, ник дигәндә, дөньяда хәрәкәт итә торган көчләр үзләренең куәтләре, нәтиҗәләре, һәр кешенең тормышына ясаган тәэсирләре буенча гигант төс алдылар. Турыдан-туры безгә кагыла торган сорау нәкъ шушы төштә башлана да. Әгәр иҗтимагый тормышта актив көч булырга тели икән, сәнгать, шул исәптән театр сәнгате, бүгенге заманның әлеге төп. өлгергән яки өлгереп кенә килгән проблемаларын ф ӘДӘБИ ТӘНКЫЙТЬ күрми калырга, аларга күз йомарга, битараф булырга тиешме? Хәзер бу сорау бигрәк тә урынлы, чөнки партиянең XXV съезды — дөньядагы бөек бер дәүләтнең якындагы елларга үсеш перспективасын билгеләгән бу ифрат зур иҗтимагый-политик вакыйга— сәнгать алдына да күп кенә җитди һәм авыр бурычлар куйды. Чын сәнгать беркайчан да бүгенге көн белән генә яшәми, ул һәр вакыт киләчәк алдында җаваплы, киләчәк кешесенең әхлакый дөньясы каршында, ихтимал, күбрәк тә җаваплыдыр әле. һәм, съезд алдыннан булган кебек, бу хакта хәзер кабат уйлану бик табигый. Безнең нинди уңышларыбыз бар? Без тормышның нинди катламнарын күтәрәбез? Нинди тирәнлектәге әхлак мәсьәләләрен яктыртабыз? һәм, иң мөһиме, сәнгатьчә бөтен тулылыгы белән Идеал проблемасын күтәргән (ә бу мәҗбүри шарт) әсәрләр иҗат итүдә без никадәр алга киткәнбез?.. Хәтта ул бик мавыктыргыч булса да, берәр ситуацияне, хәтта ул бик кызыклы булса да, тормышның берәр аерым фрагментын тасвирлау гына хәзер күп нәрсә бирми, электән тупланган, элегрәк «язылганнарга» күп нәрсә өсти алмый. Әгәр художник бүгенге көнне тасвирларга һәм бездән соң яшисе кешеләргә нидер калдырырга тели икән, ул тормышның очраклы күренешләре аша үзенә юл яра торган төп тенденцияләре белән санашмый булдыра алмый. А. Островскийга рәхәт булган, ул иҗат эшчәнлегенең беренче көненнән алып соңгы көненә кадәр бер урында катып калган купец тормышының барлык якларын тыныч кына тасвирлый алган. Бу аның үз утравы булган, ул утрауның ярларын реформа алдында торган Россия тормышының дулкыннары әле юарга өлгермәгән. Хәзер андый бер генә утрау да юк, хәзер утраулар гомумән юк. Дөрес, нихәтле генә гаҗәп тоелмасын, бүгенге рус прозасы үзенең кайбер талантлы вәкилләре йөзендә шундый утраучыкны кайчак берәр караңгы авылдан табарга тырыша, әмма бу төбендә — иллюзия генә. Үткәннәр кызганыч, әлбәттә. Әле кайчан гына безнең рухның ватаны булган җирләрне юксыну табигый хәл, әлбәттә. Инде аек акыл белән зур таләпләрдән чыгып фикер йөрткәндә, мондый омтылыш ахыр чиктә әдәбият үсешен тупикка китереп кертү булыр иде. Берни эшләр хәл юк, утрауны дулкыннар юып төшергән, тормыш башка җирләргә күчкән... Әйе, еллар үткән саен, тормыш баштанаяк үзгәреп, аның агымы көчәеп тора. Тормышның киләчәккә бара торган тиз агучан агымын бөтен тулылыгында күрсәтү өчен, художниклык карашының, мөгаен, аеруча игътибарлы һәм аеруча үткен булуы, тарихи перспективага аеруча сизгер булуы кирәктер. Шунсыз су өстендәге вак шадраларны чын дулкын белән бутарга, соңгысын хәрәкәттәге тормышның төп дулкыны белән бутарга, шул ук вакытта, әйе, шул ук вакытта төп дулкынның үзен бөтенләй күрми калырга да мөмкин. Мине еш кына тагын бер мәсьәлә борчый, конкретрак итеп әйткәндә, хәзер, XX гасырның соңгы чирегендә, без башка, бөтенләй башка дөньяда яшибез. Әмма аны күптән узган һәм беркайчан да әйләнеп кайтмаячак үткән заманга хас тел һәм тасвирлау чаралары ярдәмендә сурәтлибез. Кеше теләкләреннән тыш, тормышта хәзер шәхестән өстен булган гигант көчләр дә яши, ихтимал, алар шулай ук без сайлаган сюжетларга кертелергә тиештер. Ләкин без әлегә аларны тасвирларлык терминнар, шуңа яраклы тел таба белмибез. Бәлки андый тел бардыр? Бәлки сәнгать тагын да күбрәк сыйдырышлы, тагын да фәлсәфирәк булырга, ул безнең хисләргә генә түгел, комсыз акылга да тәэсир итәргә тиештер? Бәлки әле акылга күбрәк тә тәэсир итәргә тиештер?.. Чөнки хәзерге акыл — ул безнең теләкләребез, безнең хисләребез, акыл аша дөнья йөрәккә киңрәк тә, тирәнрәк тә булып ачыла Нихәтле генә гаҗәп тоелмасын, акыл хәзер чиктән тыш эмоциональ көчкә әйләнде. Башкача әйткәндә, чынбарлык хәзер художниктан, күрәсең, фикерләү һәм техника универсализмын таләп итә. Форма эчтәлекне түгел, эчтәлек форманы билгели. Бөтен мәсьәлә дә шунда, моннан йөз ел элек булган чынбарлык белән чагыштырганда бүгенге тормыш бүтәнчә, бөтенләй бүтәнчә. Билгеле булганча, чынбарлыкны яхшылыкка, гүзәллеккә һәм хакыйкатькә ирешү идеалы буларак сурәтләү принцибы бер безнең сәнгатьнең генә байрагы түгел. Әмма бу принцип аның сәнгатьчә алымнар суммасының да, эстетикасының да аерылмас бер өлеше булып тора. Сәнгатьтә булган алымнарның бары берсенә, тормышны аның үз формалары нигезендә тасвирлау принцибына гына табынып без кайчак бу хакта онытабыз. Ул форма антик чорда ук барлыкка килә, аннары, күг» сасырлар сәнгатьтән югалып торганнан соң. Ренессанс культурасында кабат яңара һәм, классицизм, романтизм мавыгулары аша узыл, эчтән өзлексез үсә һәм үзгәрә барып, горур рәвештә XIX һәм XX гасыр чигенә килеп җитә. Кайдадыр шул вакытлы чиктә совет сәнгатендә яңа үсеше хәрәкәте — социалистик реализм барлыкка килә. Әмма бу үзенә аерым, кызыклы һәм зур мәсьәлә, биредә аңарга тукталып торып булмый. Бу юлы безне театр сәнгатенең заманга никадәр аваздаш булуы турындагы ♦ мәсьәлә кызыксындыра. л Матбугат битләрендә басылган мәкаләләрдә бик кызыклы аерым күзәтүләр оч- С рый. Әмма мәкалә авторлары күбрәк өстә яткан мәсьәләләргә генә кагылып үтәләр. JT Ихтимал, башкача була да алмыйдыр, алар ^игездә аерым әсәрләр һәм аерым Q спектакльләр турында сүз аһып баралар, ул спектакльләрне сәнгать үсешенең гомуми _ агымыннан аерып карыйлар. Ә театр сәнгате башыннан аягына хәтле изоляция лен- J тасы белән чорналган аерым организм түгел, уртак токлар теләсә кайдан узарга мөмкин. Шуңа күрә «шартлы» яки «шартсыз» декорация хакындагы сүзләр — бүгенге сәнгатьнең теле, гомумән алганда, гасыр башыннан алып театр сәнгатендә барган процесслар хакындагы гомуми сөйләшүнең бер өлеше алар. Инде театр сәнгатенә карата аны, күрәсең, драматургиядән башларга кирәктер. Ләкин бу хакта бераз соңрак әйтелер. Хәзер исә сүз башка нәрсә хакында бара, вакытлы күренешләрнең вак дулкыннарын чагылдыру белән мавыгып, сәнгать аларның асылына үтү, беренче чиратта, нәкъ менә асылына үтү турында онытмаска тиеш. Герой эзлим! Әмма гаҗәп. Хәзер ел да герой туып тора. Матбугат ду килә, аны мактап. Ах, кызганыч, бу дан тиз уза: Сезон үтә — герой бүтән була... (Сүзгә-сүз тәрҗемә.) Бу юллар Байроннан алынды. Әйе, бер ул вакытта гына түгел, хәзер дә герой еш кына көткән кеше булып чыкмый, дан тавының түбәсенә менеп җитәр-җитмәс «үлеп» китә. Ә кем соң ул без көткән чын герой? Нинди герой һәр вакыт үзе булып кала ала? Мин моны иң принципиаль мәсьәлә дип саныйм. Бу—барлык заманнарның сәнгате өчен иң мөһим мәсьәлә булган. Теләсә кайсы халыкның мәдәнияте өчен. Культураның теләсә кайсы тармагы өчен. Башкача әйткәндә, бу мәсьәләне түбәндәгечә формалаштырырга мөмкин: сәнгать әсәрләренең гомерен озын итә торган күзгә күренмәс сыйфатлар нидән гыйбарәт? Хикмәт нидә? Таланттамы? Анда гына түгел! Ник дигәндә, кайчандыр шаулап та, хәзер инде исемнәре бөтенләй онытылган уннарча талантлы әдипләрне санарга мөмкин... Син хәтта бик талантлы булсаң да. Байрон әйтмешли, дан тиз узучан. Шулай да әсәрнең гомерен билгеләгәндә талант элементы катнаша, һәм ул күренеп тора. Бик әйбәт күренә. Әмма сүзне алга таба дәвам иттергәнче, мин башта укучылардан, гадәти әдәп кагыйдәләрен онытып торып, әйберләрне үз исемнәре белән атап сөйләргә рөхсәт итүләрен сорар идем. Чөнки алда булачак тәнкыйть сүзләренең зур күлчелеге туры- дан-туры минем үземә дә карый. Бу — беренчедән. Икенчедән, тәнкыйть ранглар белән бик нык санашса да, биредә без сәнгатьтәге ранглар турында түгел, ә сәнгатьнең ранглары хакында сөйләшәбез. Аның дәрәҗәләре турында. Тулаем алганда, агымдагы сәнгатькә нәрсә характерлы соң? Шул исәптән, мин драматургияне дә күздә тотам. Әйе, безнең төрле осталык, төрле дәрәҗәдәге талант белән, кайчак хәтта искиткеч югары талант (мәсәлән, шул ук Вампилоаның кайбер пьесалары) белән эшләнгән драматургиябез бар, без анда төрле авторларны, күп төрле язу алымнарын очратабыз. Җыеп әйткәндә, аның үз биеклекләре, үз түбәнлекләре бар. Әмма үзенең иң яхшы үрнәкләре мисалында ул безнең алга, тулаем алганда, ифрат төгәл корылган, психологик дөрес, тел һәм стиль ягыннан шәп эшләнгән заманча драматургия булып килеп баса. Хәер, поэзия һәм проза, сәнгатьнең башка төрләре турында да шул ук сүзләрне кабатларга мөмкин, һәркайда үзенә күрә түбәләр һәм үзәннәр бар, сәнгатьнең иң боек үрләрен билгеләүче художниклар бар. Матбугат диңгезендә мәкаләдән-мәкаләгә төрле тәртиптә, төрле эзлеклелектә шул исемнәр күчеп йөри. Гомумән алганда, ул исемлек һәркемгә билгеле. Шулай да. бүгенге сәнгать өлкәсендә эшләүче талантларның, сәләт аермаларына карамастан, һәммәсен тигезли торган, бүгенге сәнгать тормышының чуар күренешләрен бер дәрәҗәдә китерә торган ниндидер төп, уртак нәрсә бар. Ул—безнең әсәрләрдәге геройларның шәхес буларак мәгълүм бер масштабы. Аларның шәһәр яки авыл кешеләре, предприятие җитәкчеләре яки интеллигенция вәкилләре, ирләр яки хатынкызлар, картлар яки яшьләр булулары, төрле хәлләрдә калулары, төрле характер сыйфатларына ия булулары мөмкин. Әмма шуның белән бергә, аларда берсен икенчесенә якынайта, үзара тигезли торган тагын ниндидер сыйфат бар. Ни генә булмасын, аларның масштаблары зур түгел. Кабат Байрон шигыре искә төшә: «Сезон- үтә — герой бүтән була». Бу бик мөһим нәрсә, чөнки герой мәсьәләсе бер үк вакытта идеал мәсьәләсе дә. Без сурәтли торган герой еш кына тормыштагы иң гадәти кеше булып чыга. Мин аны очраклы кеше дип атар идем. Бу — классик әдәбият сурәтли торган чын әдәби тип түгел. Тагын да югарырак сәнгать әсәрләре буенча кеше рухының безнең алга килеп баса торган гадәттән тыш тибы да түгел. Теләсә кайсы романны, теләсә кайсы пьесаны алып карагыз, безнең геройларның уйлары һәм гамәлләре берәр конкрет ситуация белән чикләнгән була. Алар һәр вакыт тирәлеккә һәм бары аңа гына бәйле булалар, һәр вакыт шартларга һәм бары аларга гына буйсыналар. Үзен тудырган тирәлек юкка чыккач, аның фикер һәм хисләр агышын тудырган шартлар яңа шартлар белән алмашынгач, бу персонаж да үлә, ул яңа буын кешеләр өчен кызыксыз булып кала. Сүз дә юк, мин бераз арттырып сөйлим. Төрле авторларның герой иҗат итү ягыннан ифрат кызыклы булган күп кенә әсәрләрен мисалга китерергә мөмкин. Мәсәлән, соңгы еллардагы иң яхшы сәхнә әсәрендәге Чешков образының (дөрес, үбәүбә тәнкыйтьчеләр аны шул кадәр каешландырып бетерделәр, ничектер, аңа бик кагыласы да килми) мәгълүм резонанс уятуы шуның белән аңлатыла да. Әйе, бу — герой тудырырга бер омтылыш иде. Ләкин, кызганычка каршы, ул кызыклы омтылыш булып кына калды. Чешков алга сөргән идеал артык тар булып чыкты. Геройны хәрәкәткә китергән көч зур булса да, аның кесәсендә хәзер заводта график белән эшләргә кирәк, ә цехта киңәшләрне ике сәгать түгел, егерме минутта үткәрергә кирәк кебек тапталып беткән ике-өч хакыйкатьтән башка нәрсә табылмады. Билгеле, мин күпертеп әйтәм, әмма асылы — шул. Тәнкыйть образның бу кимчелеген күпмедер сизеп алды, тик шуны ахырынча әйтә генә белмәде. Бөтен бәла шунда, безнең геройлар вакытның тиз агучан ташкыны каршында көчсез булып чыгалар, ә вакыт ташкыны рәхимсез, ул бөтен вакытлы нәрсәләрне юып алып китә. «Аң дөньяны чагылдырып кына калмый, — дип язган В. И. Ленин, — ул аны тудыра да». Әгәр шушы глобаль фикерне сәнгать әсәрләренә карата куллансак, бер нәрсәне ачык күрербез, безнең геройлар үзләрен чолгап алган чынбарлыкны чагылдыралар гына, ә аны үзгәртү дәрәҗәсенә күтәрелеп җитмиләр. Бу мәсьәлә хәзер һәркемне борчый. Әлбәттә, иллюзияләр ялангач хакыйкатькә караганда матуррак күренә. Әгәр аларга төренсәң, кайвакыт тәнкыйтьчеләр тегеп бирә торган юрганга да төренсәң, яшәргә җылырак була, әмма мәсьәләнең икенче ягы да бар бит әле. Вакыт узганда алтынның бик кечкенә бөртекләре генә утырып кала. Инде тагын бер мәсьәләгә игътибар итик. Гадәттә без классикага кертеп йөртә торган әсәрләрнең геройлары нинди металлдан — алтыннан ясалганнармы? Дөрес, аерым шәхесләрне генә тасвирлап калмыйча, иҗтимагый бәйләнешләре гадәттән тыш киң һәм интенсив булган, язмышлары төрле социаль хәрәкәтләргә туры килгән («Тын Дон» романының герое Мелеховны искә төшерик) массовый кеше типларын ачып бирә торган бу сәнгать җәмгыять тормышының бик күп закончалыкларын чагылдырырга сәләтле. Әйе, болар — Тургенев. Бальзак, Островский, Золя, Толстой, Чехов. Горький, Шолохов тудырган типлар. Боларның шулай ук үз үрләре, үз түбәнлекләре һәм үз эстетикасы бар. Ләкин, тулаем алганда, бу дәрәҗәдәге, искиткеч югары дәрәҗәдәге әдәбиятта да, минем карашка, күпмедер күләмдә шул ук «геройсызлык» тенденциясе чагыла. Л. Толстой әсәрләрендә без искиткеч куәт, гадәттән тыш пластик киеренкелек, социаль чынбарлык белән тыгыз бәйләнгән кеше рухының тынгысыз эзләнүләрен сизеп торабыз. Әмма, ни генә булмасын, хәтта аның да кайбер геройлары тарихны тудыручылар түгел, ә бары тик аның тамашачылары гына, тарих, заман кулындагы уенчыклар гына. «Сугыш һәм тынычлык» романындагь» Наполеон да, XIX йөздәге Европа тарихының бөтен барышына искиткеч зур йогынты ясаган кеше, хәтта ул да тарихны ясаучы түгел, ә язмышның гади уенчыгы, үзенең максатын, үзенең ролен аңлап җиткермәгән гади тамашачы гына. Хикмәт монда, әйтик, шул ук Толстойның шул ук Наполеонга шәхси мөнәсәбәтендә генә түгел, хикмәт принципта, бу дәрәҗәдәге сәнгатьне ясый торган (драматургиядә, поэзиядә, һ. б.) формаларда. Билгеле, нигә бу кадәр зурдан кубарга, тыйнаклык, тагын бер кат тыйнаклык кирәк, агымдагы драматургии процесска боларның ни катнашы бар, дип әйтүләре бар. Әмма процесс һаман шул бер үк бит. Сәнгатьне бөтен чорларда еш кына я урта кул зәвык, я нинди дә булса мәгънәсез мода яки шаушулы агым тутырып килгән, кайчакларда аны ялган буяулар һәм идеяләр ташкыны да күмеп киткән. Әмма боларның һәммәсе уза, югала, вакыт яңгырлары тарафыннан бөтенләй юыла. Тарихта саф төсләр, саф сызыклар, саф алтын гына кала. Табигый ки, үз урыныңны, үз максатларыңны һәм үз бурычларыңны аңлау өчен, безгә, күрәсең, чынны ялганнан аера белергә кирәктер. Шунсыз ул сызыкларны ничек дәвам иттерергә? Ул буяуларны ничек бер-берсенә кушарга?.. Иң югары дәрәҗәдәге сәнгать — ул кеше рухының ниндидер гадәттән тыш типларын ача, гасырлар буена үлми торган сәнгать. Бу инде — шәхесләр, геройлар әдәбияты, фигыльле әдәбият. Монда инде тышкы тирәлек кенә түгел, юк, ә геройның кичерешләр даирәсе, аның газаплары, эзләнүләре, аның мөстәкыйль әһәмияткә ия булган теге яки бу идея белән рухлануы; аның эчке тормышының барлык мотивлар җыелмасы — бу тип әсәрләрдәге вакыйгалар пружинасын менә шулар хәрәкәткә китерә, менә шулар шартларны тудыра, вакыйгаларның агышын билгели. Расколь- никовның «Законны бозарга ярыймы-юкмы?» дигән фикере — аның җанының эчке киеренкелеген билгели торган фикер, аның рухи халәтен билгели торган фикер. Достоевскийның бу мәшһүр романында фаҗигале сызык буйлап кеше рухының иң югары асылын танып-белүгә илтүче төп көч, төп принцип геройның тормышта биләгән урыны да, бишенче-алтынчымы катта ул яшәгән хәерче бүлмә дә, комодка акча җыючы бай растовщик карчык та түгел (болар барысы да кирәкле, әмма бу биеклектәге сәнгать өчен икенче дәрәҗәдәге детальләр), ә нәкъ менә герой күңелендә туган «ярыймы-юкмы» дигән фикер. Шул ук Дон-Кихотны алыйк. Бу бөек романның да пружинасы тышкы шартлар тәэсирендә генә сүтелә башламый. Мәшһүр рыцарь Дон-Кихотны эчке хәле, рухының килешмәүчәнлеге теге яки бу карарга килергә этәрә, рухының эчке халәте аны гади тамашачыдан әлеге бөек траго-комик тарихның барлык вакыйгаларын иҗат итүчегә һәм хөкем итүчегә әйләндерә. Шекспирның Гамлетын, Пушкинның «Бәләкәй трагедияләр»ендөге геройларны алыгыз — анда Да шул ук хәл бит. Әйе, мондый биеклектәге сәнгать — шәхесле, «геройлы» сәнгать! Геройга, ничектер, «илаһи көч» килә, һәм ул вакыйгаларны, шартларны иҗат итүчегә әйләнә. Үз язмышын иҗат итү белән бергә, ул чынбарлыкны да иҗат итә, шулай ук иҗтимагый мөнәсәбәтләрне иҗат итешә һәм формалаштыра. Түбәнрәк дәрәҗәдәге сәнгатьтә исә геройлар иҗатчы түгел, алар вакыйгаларны пассив тамаша кылучылар гына. Шуңа да үзләрен тудырган заман үткәч, алар яңа чынбарлык өчен кызыксыз булып калалар. Югары дәрәҗәдәге әдәбиятта бөтен эш геройның шәхесенә, аның шәхесенең ирекле булу мәсьәләсенә килеп терәлә Монда инде геройларның нинди киемдә йөрүләре ул кадәр мөһим түгел. Реальлек соралса да, ул икенче дәрәҗәдәге нәрсә. Мопассанда яки Тургенев әсәрләрендә, мәсәлән, кешенең тышкы кыяфәтен, аның сөйләү интонациясен, табигать күренешләрен тәфсилләп сурәтләгән күренешләр, гомумән, кеше тормышының тышкы ягына игътибарлы булу күл очрый. Достоевский әсәрләрендә исә табигать күренешләре дә, тышкы дөньяны сурәтләү дә чагыштырмача була, боларның берсенең дә аның өчен әллә ни әһәмияте юк. Әгәр Тургенев һәм Достоевскийның теләсә кайсы әсәреннән алынган мең сүзле текстны тикшереп карасак, без Тургеневта исемнәр, ә Достоевскийда фигыльләр күбрәк булуын күрербез. Исемнәр — чынбарлыкның тышкы киеме. Алар үзгәреп тора. Исемнәр берәр материаль әйберне, конкрет әйберләр дөньясын белдерәләр. Сәнгатьнең мондые нигездә даими үзгәрә, бер хәлдән икенче хәлгә күчә торган әнә шул дөнья белән эш итә һәм шул дөньяны чагылдыра. Фигыльләр исә мәңгелек хәрәкәт, чынбарлыкны танып-белүче рухның мәңге яшьлеге турында сейлилер. һәм табигый ки ф ӘДӘБИ тәнкыпть Достоевский, Сервантес, Шекспир, Пушкиннарның фигыльле сәнгате кеше рухының терле нюансларын, аның тарих сәхнәсендәге мәңгелек персонажларын җиңелрәк тотып алалар. Ул сәнгать аларны конкрет эпохага хас киемнәргә киендерә, әмма ул персонажлар мәңгелек, һәм аларның бөтен фикер агышы, алар йөрәгенең кайнарлыгы үзләре туган чорга гына түгел, ә мәңгелеккә дә карый. Алар каядыр башка мохитләргә ыргылалар, алар вакытлы тарту көчен җиңеп чыгалар, шуңа да бөтен заманнар өчен үз, якын булып калалар. Чөнки аларда рух төгәл була! Герой була! Бу җәһәттән, бүгенге поэзия, миңа калса, М. Җәлилнең «Моабит дәфтәревндәге чын геройны да дөрес күреп алды. Рухның иң бөек омтылышы — берүк вакытта поэзия һәм тормыш документы. Гильотина балтасының уз өстенә килүен күрә торып шагыйрь булып калу, шигърият өчен көрәшү — XX йөз сәнгатендә мин бернинди шартларга да карамастан, иреккә сусаган, һәр вакыт иреккә омтылган һәм ирекле булып калган кеше рухын шундый тулылык белән чагылдырган бер генә документны да белмим. Хөкем алдыннан төне буе Гетеның «Фауствын укып чыккан шагыйрьнең фашизм гильотинасы башын кисә, әмма аның ирекле шигъриятенең үлемсез лирик героен берни дә эшләтә алмый... Нигә әле, драматургиядән аерылып, ерак һәм якын тарихка бу кадәр озын экскурс ясадык? Беренчедән, жанр ягыннан бүлгәләнүенә карамастан, сәнгать һәр вакыт бербөтен нәрсә, бөек исемнәр һәр вакыт безнең белән яши. Алар, безнең исемнәргә караганда да, заманчарак яңгырый. Икенчедән, бу мәкаләнең төп максаты — бәлки ул ахырынача төгәл һәм дөрес, ул кадәр эзлекле һәм дәлилле дә булмас — бергәләп фикер алышырга һәм бәхәсләшергә кирәкле мәсьәләләрне көн тәртибенә куярга омтылыш ясап карау иде. Ачыграк итеп әйткәндә, безнең драматургиянең герое тирәсендә һәм тулаем сәнгать турында җитди итеп бер бәхәсләшеп алырга вакыт җитте кебек. Безнең героебыз чыннан да героймы? Без кайчакта бүгенге художникның иң югары миссиясен онытмыйбызмы? Чөнки бит иҗатның иң югары мәгънәсе — күренешләрнең яшерен бәйләнешен ачуда һәм көн тәртибенә Идеалны куюда. «Мәңге яңа, мәңге алга чакыра торган киләчәк кенә чиксез һәм ул киләчәкнең үзендә эзләргә, мәңге эзләргә кирәк булган югары момент бар. һәм шушы мәңгелек эзләнү тормыш дип атала да...» Болар Достоевский сүзләре. Үз алдыңа урта кул бурычлар куярга, артык зур булмаган, күпмедер күләмдә хәзерге таләпләргә җавап бирерлек геройлар иҗат итәргә мөмкин. Ләкин бу акчаның бәясе төшү кебег- рәк нәрсә. Башта урта кул максатның тәэсире сизелми, аннан ул гадәти төс ала. сәнгатьнең гомуми климатын тудыра. Урта кул критерий һәм максатлар, безнең бөек идеалларны түбәнәйтеп, чын сәнгатьне үз дәрәҗәләренә төшерәләр. Шуңа да сәнгать үз алдына тик бөек максатлар гына куярга тиеш. Социалистик культура тарафыннан бу юнәлештә күп тәҗрибә тупланган. Күп нәрсә инде эшләнгән дә. Хәзер шул зур геройга омтылыш хисен көчәйтә төшәргә, хатын-кыз үз карынында баласы типкәнен тойган кебек, аны тоя белергә тиешбез. Тагын В. И. Ленин сүзләрен искә төшерик: «Аң дөньяны чагылдырып кына калмый, ул аны тудыра да». Үткән чорларда яшәгән художниклардан, күрәсең, нәкъ әнә шуңа, дөньяны тудырырга, геройлар тудырырга өйрәнергә кирәктер. Чөнки безнең геройларның әлеге «геройлыгына» чынбарлык күзәнәкләрен тутырып бетерү мөмкин түгел, ә аны тутырырга кирәк, моны башка бер эпоха белән дә чагыштырмаслык безнең эпоха үзе таләп итә. Бу — антик чордан да зуррак мифлар туа торган, дәвамлы рәхимсез көрәштә, белем һәм аң нигезендә дөньяны коммунистик үзгәртеп кору бара торган эпоха... «Геройсыз» әдәбият өстәге киемнәрдән дә тизрәк уңа. Күз алдында уңа. «Сезон үтә — бүтән герой туа». Сүз бөек сәнгать турында бара. Кешеләрнең буш вакытларын тутыру эшен хәзер үзенең бетмәс-төкәнмәс футболлары, хоккейлары белән телевидение дә бик шәп башкара. Кешелек җәмгыяте яшәешенең яңа тарихи этабында халыкның әхлакый һәм акыл тормышы хакында сүз бара. Билгеле, берни үзгәрми, һәр нәрсә иске замандагыча бара дип, иллюзияләр белән алданып яшәргә, боларны күрмәмешкә салышырга да мөмкин. Ләкин дөнья үзгәрә. Бик нык үзгәрә. Тиздән чынбарлык турында аның үсешендә фикер әйтергә көченнән килерлек, Ф. Достоевский әйткәнчә, «шушы хаосның бер өлешен булса да» Идеал уты белән яктыртырлык бүгенге художникның рухи көче өлгереп килүен күрмәсәм, сизмәсәм, мин бу мәкаләне язып та тормас идем. Ул туачак.