Логотип Казан Утлары
Шигърият

КҮҢЕЛ ДӘФТӘРЛӘРЕННӘН

Шаулый диңгез... Диңгез дигән ярсу дию Дулый да шаулый бүген — Ыргытмакчы җилкәсеннән Мең еллар җыйган йөген. Ул йөгәнсез, кыргый тайдай, Ярсый күбекләр чәчеп; Ак яллары тузгый-тузгый... Җан сорый кемне дәшеп? Мәгърур таулар карый аңа Мәһабәт биеклектән. Таулар көлә: «Туймыйсың, дип, Шашудан, тилелектән! Кыя ташларга ташланып Ни кырмакчы син, җаным? Кайтарып алып буламы Гасырлар, чорлар җанын?.. Ун мең еллык төпсезлектә Тавр да скиф, сармат, Румнар, һуннар, хазармазар... Шашынып кая бармак?» Дулкын йоткан каеклардай Йотылган кабиләләр... Йотылганнар урынына Яңалары киләләр. Киләләр дә төпләнәләр, Мыжгыйлар кырмыскадай. Шаулый диңгез, үрсәләнә — Елмая тормыш агай! Бүген ярсый Кара диңгез. Иртәгә янә тынар. Киткәннәр инде киткәннәр... Исәннәр яратырлар. 1»73. Ята. Ай-Петридә уйлану Тау баласы түгел, Кыр баласы — Мин тауларга мендем: Җан тетри! Кыя-ташлар кырыс, шомлы икән, Серле икән бигрәк АйПетри. Биеклектән куркам кечкенәдән, Аска баксам, башлар әйләнә! Нинди чорлар монда катып калган? Ни-нәрсәләр ташка әйләнә? Бер җавап юк... Әче җилләр генә, Йолкып алмак булып, елаша. Әйтерсең лә ят бер планетага Без иңгәнбез йөзәр ел аша. Таулар, сыртлар... Исемнәре серле... Нидер искәртәләр күк тоям. Нинди телдә хәбәрләшә икән Соры кыя белән Күк кыя? АйПетридән ары Чатыр-Дагы, Кара-Дагы тагын, Карагач... Аста — күз яшедәй Кара диңгез... Ерак күренә моннан карагач. Тау баласы түгел, Кыр баласы — Сәлам бирәм сиңа, АйПетри. Җавабың юк... Әче җилләр исә... Күңел әллә нишли, җан тетри. 1973. Ялта. Йөгерә гөрләвек, йөгерә Инешләрне күрергә. Гөрләвеккәем, йөгермә — Кайталмассың кирегә. Ашкына инеш, ашкына Иделләр кочагына. Инешкәем, син ашкынма — Туктап тын ал чак кына. Гөрләвекләр тыңлыймы соң? Инешләр тынамы соң? Гөрләвекләр, инешләрсез Иделләр буламы соң? Без дә гөрләвектәй идек, Без дә әз йөгермәдек — Кырыс дөнья кочагына Безме атылып кермәдек? Озатты безне аналар, Озатты сөйгән ярлар... Инешләрне озаткандай Яшел яулыклы таллар. Әй, бүгенге гөрләвекләр, Әй, бүгенге инешләр, Сезнең хәзер гөрләшер чак, Безгә алмаш тиешләр. Безнең агым тирәндәрәк, Безнең агым астарак... Йөгерегез, ашкыныгыз! Сез — үзгәрәк, башкарак... 1975. Идея буе. Март. Урман Шәһәрдә яз инде... Урманда — кыш. Зәңгәр тынлык урман карында. Зәңгәр тынлык?.. А, юк! Тыелгысыз, Яшерен көчләр бардыр, бар монда. «Ник вакытсыз килдең?» — дими урман, Тел яшерә кебек оялып. Ул гөнаһсыз садә сабый төсле Йоклый әле... Тиздән уяныр... Шәрә ботакларга куна алмый — Нур егыла... Язгы бу нурлар Зарыкканнар яфрак җырын көтеп, Тик ишетелми әле ул җырлар. Күпләр өчен урман шыксыз әле, Яфрак туе әле еракта. Әмма умырзая борын төртә Калын кар астында, туфракта. Сизгән сизә, сизмәгәннәр сизми — Шундый бер халәте урманның... Синең күңелең — нәкъ шул март урманы — Уянырга әзер торганын Тоям да бит җаным-тәнем белән, Эндәшергә базмыйм иркәләп... Сиңа әле кошлар килмәгәннәр, Сайрашырга әле иртәрәк... Ә шулай да шәһәрдә яз инде... 1975. Аккош күле. Үткәр, хәтер. «Үз-үземне ничә яшьтән башлап Хәтерлимен икән?» — димен дә Гаҗиз калам: Хәтер корты һаман Бер тирәдән мине кимерә... Бала чакка кайтып керүемне Көтеп кенә тора кырык бер: «Син бары тик миндә, миндә, миндә... Ары — син юк. Бел дә — курык гел!» Шулай тукый... Көләч июнь таңын Каплап ала афәт-зилзилә... Хыянәтчел хәтер! Бу кадәр дә Миһербансыз икән син нигә?! Зилзиләләр аръягына үтеп, Бала чакның тик бер төсмерен Таный алсам, Бәлки мин дә анда Ваемсыздыр, Кайгысыздыр... Бәхетледер — Гап-гади бер сабый төслемен... Үткәр, хәтер, үткәр мине шунда!

1975. Идел буе.