КамАЗ ЕЛЪЯЗМАСЫ
ОКТЯБРЬ. 1975 ЕЛ Кама автомобиль комплексы тезүчеләр шәһәре Чаллыда Германия Бердә» Социалистик партиясе Үзәк Комитетының Беренче секретаре Э. Хоннекер жи- төкчелегендә Германия Демократик Реопубликасының партпя-дәүләт делегация се булды. Делегацияне КПСС Үзәк Комитеты секретаре И. В. Капитонов. СССР Верховный Советы Президиумы Председателе урынбасары А. М. Клычев. СССРның ГДРдагы илчесе П. А. Абросимов. КПСС Үзәк Комитетының һәм СССР Чит ил эшләре министрлыгының җаваплы хезмәткәрләре озата кнлде. ГДРдан килгән кунаклар автомобиль гигантының төзелеш мәйданнарында, инде сафка баскан цехларында булдылар, эшчеләр һәм инженерлар белән әңгәмәләр үткәрделәр. КамАЗны бик хаклы рәвештә интернациональ дуслык төзелеше дип атыйлар Монда социалистик интеграция практикада тормышка ашырыла. Төзелеш мәйданнарында да, цехларда да ГДРда ясалган механизмнар да эшли. ГДРдан килгән делегациянең КамАЗ автогигант төзүчеләре белән «Энергетик» культура сараенда үткәрелгән очрашуы Советлар Союзы һәм ГДР арасындагы туганнарча дуслык манифестациясе булды. КамАЗлылар кадерле кунакларга Кама буендагы автогигантта эшләнәчәк йөк машинасының моделен бүләк иттеләр. «Известия», Мәскәү. Совет Художниклары союзының иң зур отряды булган Мәскәү рәсем осталары үз әсәрләренең күргәзмәсен КПССныц XXV съездына багышладылар. Берничә буын художниклары катнашкан бу күргәзмә катлаулы тормыш күренешләрен төрле планда һәм образлы итеп сурәтләгән картнналарныц мул булуы белән аерылып тора... Художниклар үз геройларының образларын тудыруга зур җитдилек белән карыйлар. КамАЗның яшь эшчеләре характерын, алар- ның хезмәтендәге гүзәллекне К Максимов, С. Дудин картиналары күз алдына ачык итеп китереп бастыра. • Правда», Мәскәү. КамАЗны тугызынчы бишьеллык флагманы, аның иң зур төзелеше дип йөртәләр. Озакламый аның гигант конвейерыннан беренче зур машиналар чыга башлар. Комплексны төзүчеләр Коммунистлар партиясенең XXV съездын чакыру турындагы хәбәрне зур рухлану белән каршыладылар. Шәһәр партия оешмасы инициативасы белән биредә удар өч айлык хезмәт вахтасы игълан ителде. Төзүчеләрнең күп меңле коллективы 1975 елның 12 июнендә үк инде бишьеллыкны срогыннан элек үтәү турында рапорт биргәннәр иде. Планнан тыш 25 миллион сумлык төзү-монтаж эшләре башкарылды. Быелгы ел коллектив алдына тагын да катлаулырак бурычлар — КамАЗ корпусларында 900 мең квадрат метр производство мәйданын монтажлау өчен •зерләү, 445 мең квадрат метр торак мәйданын, күп кенә культура-кенкүраш объектларын файдалануга тапшыру бурычын куйды... Коллективның бөтен омтылышы Кама автомобиль комплексының беренче чиратын төзеп бетерүгә һәм эксплуатациягә тапшыруга юнәлдерелгән. Хезмәт ярышында күп кенә мөһим башлангычлар туды. Аларның әһәмияте инициаторларның рекордлы күрсәтмәләрендә генә түгел, бер үк вакытта башкаларга үрнәк күрсәтүләрендә, хезмәтнең прогрессив методларын массовый төстә пропагандалауларында. Мәсәлән, Р. Сәләхов бригадасының «Икебез өч кеше өчен эшлик» дигән чакыруы коллективта зур теләктәшлек тапты. «Гидрострой»дан коммунист 3. Юсупов бригадасы «КПССның XXV съездына — 25 удар ункөнлек» девизы белән эшләргә дигән тәкъдим кертте. Партия оешмалары фән-техника прогрессы казанышларын производствога кертү буенча зур эш алып баралар. Коммунистлар бригада подряды ысулын, төзелешне оештыруда агым методын куллануга беренчеләрдән булып керештеләр. Эш агым методы белән башкарыла торган зоналарда берләштерелгән 14 партия группасы оешты. Коллективлар арасындагы социалистик ярыш шартлары эшләнде. ...КамАЗ продукциясе гомумхалык байлыгын арттыруга өлеш кертер. Ватаныбызның экономик потенциалын тагын да ныгытыр көннәр якынлашканнан- якынлаша. «Советская Татария». Казан. Ярославль мотор төзүчеләре 10 мең сәгать дәвамында эшли ала торган база двигательләренең беренче партиясен эшләп чыгардылар. Шулай итеп, бишьеллык башыннан двигательләрнең эшләү ресурсы 4 мең сәгатькә үсте. • Автодизель» берләшмәсе коллективы Кама автомобиль комплексы өчен двигательләр конструкциясе әзерләү буенча партиябез һәм хөкүмәтебез заданиесен үтәде. «Известия». Мәскәү. Узган җәйдә КамАЗда «Арбат» дигән кыска бер сүз телгә керде. Бу сүзне яшь төзүчеләрнең каскаларында күрергә, ачык мәйданнарда, концерт залларында, илебез вузларыннан килгән студентлар яши торган палаткалар шәһәрчегендә еш ишетергә мөмкин иде. Мәскәүнең иң борынгы урамнарыннан берсенең исеме булган «Арбат» сүзен Чаллыга кем алып килде соң? Щукин исемендәге театр училищесы студентлары. Алар үзләренең төзүчеләр отрядына «Арбат» исеме биргәннәр. Студентлар автоград төзелешенә культура хезмәте күрсәтү өчен генә түгел, ә өченче хезмәт семестрын үтү өчен килделәр. Щукинлылар КамАЗда үзләре турында матур истәлек калдырды: ике ай эчендә отряд 100 мең сумлык эш башкарды. Юл салдылар, балалар бакчалары территориясен тәртипкә китерделәр. Аларның эшләре яхшы дип табылды. ВЛКСМ- ның шәһәр комитеты отрядның күп кенә членнарын Почет грамоталары белән бүләкләде, кайберәүләренә рационализатор таныклыклары бирелде. Училище студентлары «көндәлек эш»не үтәгәннән соң еш кына клубларда, эстрада сәхнәләрендә чыгышлар ясадылар. Арбатлыларны камазлылар һәркайда хуплап каршы алды. «Советская культура», Мәскәү. Чаллыга яшьләр агымының очы-кырые юк. Аларның таза беләкләре, каннар йөрәкләре бик кирәк монда... Кадрлар бүлегендә иртәдән алып караңгы төнгә кадәр ыгы-зыгы. Килүчеләр арасында комсомол отрядлары әллә каян аерылып тора. Комсомол путевкасы белән килүчеләрнең барысы да ВЛКСМ Үзәк Комитетының СССР төзелүгә 50 ел исемендәге Бөтенсоюз комсомол отрядына кабул ителә. Ә бу отряд инде 1972 елдан бирле эшли. Аның составында Татарстан егетләре һәм кызлары да байтак КамАЗны эшләтә башлау этабында, төзелеш эшләрен тизләтү максаты белән, комсомол өлкә комитеты Бөтенсоюз удар төзелешенә тагын 1000 кеше җибәрергә карар чыгарды. — Әле генә Казаннан килгән төзүчеләрнең чираттагы төркемен каршы алдык.— ди Бөтенсоюз отряды командиры Вячеслав Горюнов.— Барыбыз да штабка җыелдык. Аларга КамАЗ турында, бу грандиоз төзелештә комсомолның бурычлары турында сөйләдек, хезмәт ударниклары белән таныштырдык, төзелеш мәйданнарын, шәһәрне, заводны күрсәттек. Аннан кадрлар бүлеге хезмәткәрләре белән очраштык. Светлана Герасимова — «Камгэсэнергострой* берләшмәсе кадрлар бүлеге инспекторы. Төзелеш башланганнан бирле диярлек КамАЗда. Сизгер һәм игътибарлы. Чаллы җиренә беренче тапкыр аяк баскан кешегә аның җанына якын булырлык эш табарга һәрьяклап булыша. — КамАЗга нигездә менә дигән яшьләр килә.— ди С. Герасимова.— Кулларыннан эш килә торганнар, көчлеләр, кыенлыктан курыкмый торганнар. «Советская Татария*. Казан. КамАЗ белән очрашу һәркем өчен көтелмәгәнчә. Аэропорттан киләсең икән, синең каршыңда искәрмәстән биек-биек торак йортлар пәйда була. Теплоходтан пристаньга төшсәң, яңа шәһәр панорамасы алдыңа килеп баса.. Ак таштан салынган ансамбль. Кама елгасы буйлап киң проспектлар сузылган... Менә пароходтан төшкән туристларны төзүчеләр бригадиры Вазих Мавликов каршы алды, һәм КамАЗ белән танышырга алып китте. Автобус Муса Җәлил проспекты буйлап бара — Ул минем бригадада эшли,— ди Вазих.— Ташчы булып. — Кем? — Муса Җәлил. Татарстанның милли герое — бүген дә эшчеләр сафында. Мавликов Чаллыдагы һәр ташны белә, һәм бу бик табигый: ул яңа шәһәрне инде биш ел төзешә. Бу бригада төзегән торак йортларны гына исәпләсәң дә, аның членнарыннан һәркайсына бер йорт туры килә. Алар объектларны норма белән билгеләнгәнгә караганда ике тапкыр тизрәк өлгертәләр. Нәрсә генә төземи Мавликов? Менә биш катлы йорт. Иң башлап төзелгән йортларның берсе Үзе дә шунда яши. Балалар бакчасы яныннан узабыз. Моны да алар тозегән. Мавликовның малае шул бакчага йөри. Дәвалану шәһәрчеге — бусы да аның эше. Күптән түгел монда Вазихның кызы туган. Аның кулы белән салынган мәктәп тә әзер инде. Анда Вазихның балалары укыячак... Мәләкәс елгасы аша үтәбез — Ике елдан,— ди Вазих,— Каманы электр станция плотинасы буачак. Кама суы Мәләкәс елгасына күтәреләчәк. Биредә диңгез хасил булачак. «Турист» журналы, Мәскәү.