Логотип Казан Утлары
Публицистика

ИҖАТ ИРЕГЕ ҺӘМ ҖАВАПЛЫЛЫК

Партиябезнең XXV съезды тормышыбызның барлык өлкәләрендә яңа, якты үрләр билгеләде. Бу үрләр язучыларны да яңа иҗади эзләнүләргә, яңа идея-эстетик казанышларга дәртләндерә. Шунысы аеруча куанычлы съезд совет әдәбиятының соңгы еллардагы үсешенә уңай бәя бирде. Бу — шулай ук зур иҗади рухлану чыганагы. Гомумән илебез тормышында, аерым алганда художество интеллигенциясе тормышында чын иҗат атмосферасы хөкем сөрә. Партия художество процессына дөрес җитәкчелек итә, иҗат интеллигенциясе белән мөнәсәбәтләр өлкәсендә ленинчыл принципларны үстерә һәм ныгыта бара Бу мөнәсәбәтләр партиянең әдәбият һәм сөнгать осталарына тулысынча ышануына һәм бөтен культура фронты хезмәткәрләренең туган партиябезгә иксез-чиксез бирелгән булуына нигезләнә Бу хәл культура эшлеклеләренең, шул җөмләдән әдипләрнең, иҗат иреген тагын да тулырак гарантияли. Шуның белән бергә, съезд күп милләтле совет әдәбияты алдына җаваплы бурычлар да куйды. Иптәш Л. И. Брежнев съезд исеменнән әдипләрне, культура эшлек- леләрен партия һәм халкыбызга, бөек Ватаныбызга лаеклы яңа әсәрләр иҗат итәргә чакырды. Бу җитди бурычны тормышка уңышлы ашыру өчен һәр әдипнең, һәр культура хезмәткәренең үз иҗатына, шулай ук каләмдәш дусларының иҗатына аерата бер җаваплылык хисе белән каравы кирәк. Әйе, иҗат иреге һәм җаваплылык! Бу төшенчәләр нәкъ менә шушы диалектик бердәмлекне тәшкил итәләр. Идеологии көрәш мәйданында бу мәсьәлә тирәсендә барган бәхәсләрдән дә кызурагы бар микән. Иреккә марксистик-ленинчыл карашны, бездә һәм бүтән социалистик илләрдә әдәби эшкә партия җитәкчелеге практикасын буржуаз идеологлар да, ревизионистлар да котырынып тәнкыйть итәләр. «Әдәби иҗат кебек нечкә, индивидуаль эшне политик партия җитәкчелегенә тапшырырга ярыймы соң, иҗат иреген кысу була ич бу», — дип ярсыйлар алар. Дөрес, В И. Ленин мирасының тормыш- чанлыгы кире кагылмаслык рәвештә раслану нәтиҗәсендә, хәзер буржуаз һәм ревизионист идеологларга, һәр төрле эстетларга ирек турындагы марксистик-ленинчыл карашны бөтенләй инкарь итү яки кире кагу мөмкин булмый башлады. Шуңа күрә аларның тактикасы да үзгәрде. Мәсәлән, алар сәнгатьтә В И. Ленин принципларын КПСС политикасына каршы куярга азапланалар. Имеш, В И. Ленин совет властеның беренче елларында реализмга каршы агымнарга да теләктәшлек күрсәткән. Имеш, В. И. Ленин үлгәч, аның принциплары төрле бозуларга дучар ителгән. Болар һәммәсе КПССның әдәбият-сәнгать өлкәсендәге политикасына һәм практикасына ка П ра ягу, совет интеллигенциясендә бу политикага карата ризасызлык уяту, совет сәнгатенең идея-эстетик нигезләрен какшату, аның дәрәҗәсен төшерү, буржуаз культураның череп таркала баруын яшерергә азаплану өчен эшләнә. Безнең үз иҗат интеллигенциябезнең кайбер вәкилләре арасында да художникның иҗат иреге һәм җаваплылыгы мәсьәләсен анык аңламау, аны абстркат рәвештә кую очраклары булу ихтималын да онытырга ярамый. Әйтик, кайбер кешеләрдән шундыйрак сораулар ишетергә мөмкин: ник бездә буржуаз әдипләрнең, совет строена яла ягучы сатлык җаннарның әсәрләре бастырылмый? Моңа дәлиле дә табыла: янәсе, совет кешеләренең хәзер политик аңы югары, эстетик зәвыгы үскән, алар акны карадан аера алалар. Яки менә мондый сорау: ник бездә реализм һәм социалистик реализм методына ят «измнар», шулар нигезендә әвәләнгән язмалар, абстракционизм, модернизм рухында «иҗат кылынган» сызмалар тәнкыйть утына тотыла? Дәлил: иҗат гел яңаны эзләү белән бәйле. Янәсе, мондый «чикләүләринең совет сәнгатен берьяклылыкка илтүе, бер урында таптануга, иҗат фантазиясен кысуга китерүе бар. Социалистик чынбарлыктагы негатив күренешләрне гәүдәләндерү мәсьәләсендә дә ялгышучылар юк түгел. Әйтик, әдәби әсәрдә теге яки бу кимчелек тәнкыйть утына тотылып, аңа авторның анык позициясе чагылмаган очракта андый әсәр, әлбәттә, принципиаль тәнкыйтькә очрый. Шундый чакта кайберәүләр: бездә кимчелекләрне тәнкыйть итүне кысмыйлармы, «ни телим — шуны язарга тиешмен» принцибына хилафлык килмиме, дип шиккә калалар. Ассызыклап әйтик, кайчакта усал нияттән туган сораулар да булмыйлар болар. Әмма аларның иҗат иреген дөрес күзалламаудан, аны сыйнфыйлык һәм партиялелек белән бәйләп карамаудан килгәнлеген дә инкарь итеп булмый. Әдипнең иҗат иреге мәсьәләсе гомуми ирек проблемасыннан килеп чыга, шуның конкрет бер өлкәдә чагылышы булып тора. Бу урында ирекнең нәрсә икәнен ачыклап китик. Менә аның бер билгеләмәсе: ирек — үзең теләгәнчә эш итү мөмкинлеге, ә иҗат иреге — фикереңне публика алдында үзең теләгәнчә бәян итү мөмкинлеге ул. Буржуаз теоретиклар нәкъ менә шушы билгеләмәдән файдаланалар да. Марксизм-ленинизм исә ирекне объектив законнарны фәнни танып-белеп. шул законнарның таләпләрен исәпкә алу. зарурилык кысаларында эш итү дип аңлата. Ирекле эшчәнлек — объектив законнарга төшенү җирлегендәге эшчәнлек, мәгълүм хәлләрдә генә тормышка ашардай, социаль үсеш закончалыкларына туры килердәй максатлар кую. Кеше табигать һәм җәмгыять законнарын никадәр яхшырак белсә, ул иреклерәк эш итә, белеп эш йөртә. Ф. Энгельс язганча, культура юлыннан алга таба һәр адым иреккә таба адым булды. Иреккә юл — коммунизмга юл ул. Коммунизм вакытында, беренче тапкыр, кешенең чын мәгънәсендә иреклелеге турында, танып-беленгән табигать законнары белән гармониядә яшәве турында сөйләргә мөмкин булачак '. Без сүз алып бара торган өлкәгә килсәк, чын мәгънәсендә ирекле әдәбият — алдынгы социаль көчләрнең, ягъни эшчеләр сыйныфының һәм башка хезмәт ияләренең мәнфәгатьләрен чагылдыра, чынбарлыкның дөрес картинасын тудыра торган, бөек коммунизм идеалларына ирешүгә булыша торган әдәбият ул. Ә инде реакцион сыйныфларның һәм көчләрнең мәнфәгатьләрен гәүдәләндерә, тормыш дөреслегенә хыянәт итә торган әдәбият ирекле була алмый. Мәнфәгатьләре капма-каршы булган сыйныфлар яши торган җәмгыятьтә иҗат иреге лозунгысы — һәр вакыт сыйнфый эчтәлекле. Шуңа күрә иреклелек лозунгысын беркайчан да абстракт төстә, социаль-тарихи шартлардан аерып куярга ярамый. Буржуаз идеологларның сыйныфлардан өстен тора торган партиясез әдәбият, «ирекле» иҗат турында лыгырдаулары бары буржуаз язучының акча капчыгына бәйлеле- ген яшерүгә хезмәт итә. В. И. Ленин «Партия оешмасы һәм партияле әдәбият» исемле мәкаләсендә һәм башка хезмәтләрендә иҗат иреге мәсьәләсен сыйнфыйлык һәм партиялелек белән ‘ К Маркс һәм Ф Энгельс. Әсәрләр. Рус телендә. 20 том, 116—117 битләр бәйләнештә карарга кирәклеген кат-кат искәртте. Моның шулай икәнлеге совет әдәбиятының күп еллык үсеш тәҗрибәсе белән дә раслана. Бу хакта партиянең XXV съездында басым ясап әйтелде. СССР Язучылар союзы идарәсенең беренче секретаре Г. М. Марков, мәсәлән, болай дип белдерде: «Безнең партия чын мәгънәсендә халыкчан әдәбият һәм сәнгать тудыру тәҗрибәсе белән, партияле язучылар тәрбияләү тәҗрибәсе белән хаклы рәвештә горурлана ала. Алар өчен партиялелек — нигез- ф ләрнең нигезе. Партиялелек художникларның миллионнарча һәм миллионнарча хез- х мәт ияләренә хезмәт итүче иҗатның иреклелеген иң югары дәрәҗәдә аңлауларын = чагылдыра». 3 Чын ирекнең коммунистик партиялелек белән бәйләнеше социалистик әдәбият- £ ның максатында ук ачык гәүдәләнә. Яңа җәмгыятьнең төп максатларыннан берсе — Ё тирән белемле, киң карашлы, югары зәвыклы кеше тәрбияләү. Яңа җәмгыять кешесе 4 бүген формалаша. Ул үзендә хезмәт ияләре гасырлар буе туплап һәм чыныктырып 4 килгән иң яхшы сыйфатларны берләштерә. Социалистик әдәбият күпчелек очракта Ё нәкъ менә шундый кешене үзенең төп герое итә дә. Чын хезмәт кешеләре тарихның - авторлары һәм актерлары, тарихны алар иҗат итә. Шул ук вакытта аларның үзлә- — рен дә тарих формалаштыра. Социалистик реализм әдәбияты нәкъ менә хезмәт - кешесенең һәрьяклап үсүенә, ягъни аның һаман иреклерәк була баруына булышыр- t га тиеш. S Әдәбиятта хезмәт ияләренең мәнфәгатьләрен чагылдыру, аларга хезмәт итү тормыш дөреслеген, андагы объектив үсеш тенденцияләрен гәүдәләндерү дигән сүз ” ул. Социаль чынбарлыкның объектив үсеш закончалыклары хезмәт ияләренең мак- “ сетларына һәм мәнфәгатьләренә туры килә. Әдәбият иреклелегенең социаль-тарихи 4 асылы менә шунда. Үзенең язмышын пролетариат идеяләре һәм хәрәкәте белән бәйләгән ирекле - әдәбият капитализм шартларында ук барлыкка килә һәм үсә башлый. Мәгълүм ки, - В И. Ленин пролетариат һәм аның партиясе алдына буржуаз җәмгыять шартла- ’ рында ук әдәбиятны капитал хакимлегеннән котылдыру бурычын куя. Ләкин ирекле " әдәбият чын мәгънәсендә социализм шартларында гына колач җәеп үсеп китә ала. Шул рәвешле, үзенең талантын коммунистик идеалларны раслауга, халыкка хезмәткә багышлаган художник кына чын мәгънәсендә ирекле була ала. Социализм җәмгыяте генә культура эшлеклесен капиталга бәйлелектән, сәләтен һәм талантын акчага сатудан, икейөзлелектән азат итә. һәр намуслы иҗат кешесе үзен халык мәнфәгатьләренә тулысынча багышлау мөмкинлеге ала. Социализм тик бер нәрсәне тыя: әдипнең таланты халык мәнфәгатьләренә, халык строена, коммунизм идеалларына каршы хезмәткә куелмасын. Бездә социализмга каршы эш йөртү, сугышны, милли, дини, раса ызгышын пропагандалау, шәхескә яла ягу закон белән тыела. Аларга юл кую үзе үк социаль-тарихи мәгънәдә аңлана торган ирекне кысу булыр иде. Шуңа күрә дә без социализм эшенә, халкыбыз эшенә яла яга, аңа каршы килә торган һәртөрле язмаларның дөнья күрүенә юл куя алмыйбыз. Юл кую — үзең утырган ботакка балта чабу булыр иде. Социализм иҗат иреген игълан итеп кенә калмый аны тормышка ашыру өчен кирәкле шартларны да тудыра. Беренчедән, социалистик җәмгыять әдипнең шәхес һәм талант буларак һәрьяклап үсүе өчен бөтен мөмкинлекләрне ача: аны дөньядагы иң алдынгы, фәнни караш — марксизм-ленинизм белән коралландыра, аңа белем бирә, аның тормыш белән элемтәсен ныгыту, иҗатына дәрт өстәү көнкүреше турында кайгырта. Алдынгы революцион теорияне үзләштерү, белем багажын арттыру, халык тормышы белән яшәү әдипкә чынбарлыкның объектив үсеш законнарын аңларга ярдәм итә. Чөнки тормышны зирәк күзәтү, мөһим вакыйгаларны дөрес һәм төгәл гәүдәләндерү, тормышның асылын чагылдыра торган гомумиләштерүләр ясау . өчен язучы чын художник талантына һәм иҗади кыюлыкка гына түгел, бәлки дөньяга марксистик-ленинчыл карашка ия булырга, һәр нәрсәдә партиянең ленинчыл политикасыннан чыгып эш итәргә тиеш. Димәк, сүз иреклелекне тәэмин игүдәге хәлиткеч фактлар турында бара. Социалистик чынбарлык, марксистик-ленинчыл идеология һәм кешелек туплап килгән эстетик тәҗрибә совет художнигына дөньяны сәнгатьчә танып-белүнең бердәнбер фәнни методын — социалистик реализм методын үзләштерергә булыша Әле- re хәл әдипкә иҗади эзләнүләрне дөрес юнәлешләрдә алып барырга, талантны әрәм-шәрәм итмәскә, аны максатка юнәлешле итеп эшкә җигәргә мөмкинлек бирә. Бездә реализмнан читкә китә торган методлар һәм юнәлешләр хаклы рәвештә кире кагыла, алар белән мавыгучылар тәнкыйть утына тотыла. Ләкин бу әдипнең иҗат иреген, иҗади эзләнүләрен чикләү түгел, ә аны ялгыштан кисәтү. Чөнки реализмнан тайпылган әдип барыбер чынбарлыкны дөрес чагылдыра алмый, аның фактларын, ситуацияләрен, тенденцияләрен, характерларын дөрес анализлый һәм бәяли алмый. Икенчедән, безнең җәмгыять әдипләрнең иҗат җимешләрен үз вакытында дөньяга чыгару һәм халыкка җиткерү өчен даими төстә нәтиҗәле чаралар күрә. Илдәге барлык нәшриятлар, редакцияләр, типографияләр, китап кибетләре, газета-журнал киосклары, китапханәләр аларга хезмәт күрсәтә. Бөтен дөньяда чыга торган һәр дүртенче китап безнең ил өлешенә туры килә. Татарстан китап нәшриятында да һәр өч-дүрт көнгә бер матур әдәбият китабы чыкканы билгеле. Газетажурналларыбыэ- ның тиражы соңгы ун-унбиш ел эчендә өч тапкырга артты. «Унынчы бишьеллык елларында, — диде А. Н. Косыгин партиянең XXV съездында,— совет кешеләренең күп төрле рухи ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен байтак эш башкарылачак. Китаплар һәм башка матбугат басмалары чыгару һаман арта барачак, яңа районнарга радио һәм телевидение барып җитәчәк, сәнгать һәм әдәбиятның барлык төрләре тагын да үстереләчәк, культура учреждениеләренең материаль базасы ныгытылачак». Өченчедән, социализм барлык милләт һәм халыкларга, яшәешебезнең барлык өлкәләрендәге кебек үк, культура тармагында да тигез хокуклар бирде. Революциягә кадәр язмалары да булмаган байтак халыклар кыска вакыт эчендә милли әдәбиятларын булдырдылар, менә дигән талантлар үстерделәр. Әдәби сәләте булган һәр кеше теләсә нинди телдә, теләсә кайсы халык тормышыннан әсәр иҗат итә ала. аны теләсә кайсы нәшриятта бастыра ала. Безнең җәмгыять милли культура мирасына яңа сулыш өрде, прогрессив милли тенденцияләрнең канатланып үсеп китүенә юл ачты. Нәтиҗәдә әдип үз әдәбиятының алдынгы милли традицияләрен бөтен тулылыгы белән үзләштерү мөмкинлеген’ алды. Социалистик строй СССРда яшәүче барлык халыкларның рухи хәзинәләрен, дөнья культурасы җәүһәрләрен уртак байлык, уртак казаныш итте, һәр милләт әдибе бүтән милләттәге каләмдәшләренең тәҗрибәсен иҗади файдалана ала. Милли культураларның бер-берсен баетышып, бер-берсенә якынаеп үсүләрен тәэмин итү иҗат ирегенең, иҗат фантазиясенең колачын киңәйтте. Дүртенчедән, социализм җәмгыяте моңа кадәр тарих күрмәгән һәм белмәгән укучы массасын тәрбияләп үстерде. Революциягә кадәр В. И. Ленин Л. Н. Толстой кебек даһи художникның әсәрләре белән халыкның гаять аз өлеше генә таныш булуын ачынып язган һәм бары социализмның гына аларны уртак хәзинә итәчәген басым ясап күрсәткән иде. Культура революциясе нәтиҗәсендә Ватаныбыз дөньяда иң күп китап-газета укучы илгә әверелде: әдипләрнең тагын да күбрәк хезмәт ияләренең акыл һәм хисенә йогынты ясау мөмкинлеге артты. Бишенчедән, социалистик революциядән соң иҗат ирегенең гарантиясен тәэмин итә торган төп шартның тулысынча гамәлгә ашуын басым ясап күрсәтергә кирәк. Сүз культураның, шул җөмләдән әдәбиятның, аңлы рәвештә идарә ителә торган эшкә әйләнүе турында бара. Бу исә җәмгыятебезнең җитәкче көче Коммунистлар партиясенең эшчәнлеге белән бәйле. Әлбәттә, иҗат иреген тормышка ашыру шартлары болар белән генә чикләнми. Әдип өчен илһам чыганагы булган социалистик чынбарлык йогынтысында әдәбиятның төп сыйфатлары — юнәлеше, эчтәлеге үзгәрде. Яңа дөнья төзүче халык тормышы, хезмәт кешеләре, алар арасындагы яңа мөнәсәбәтләр темасы әдәбиятның үзәк юнәлеше ителде. Нәкъ менә коммунизм төзү процессында туган шундый яңалыкны, яңа геройны алгы планга куюы белән әдәбият үзенең ирекле булуын исбат итә дә. Иреклелекне тормышка үткәрә торган тагын бер юл бар. Ул да булса искелеккә, торгынлыкка каршы көрәш, халык эшенә зыян китерүчеләрне утка тоту. Искелек һәм аны гәүдәләндерүче көчләр белән аяусыз көрәш социаль прогрессны тизләтүг» булыша. Әдип өчен тыелган тема юк, капкалары бикләп куелган объект юк. Хикмәт бары аның партиячел позициясендә, тарихи перспективаны күздә тотып эш итүендә. Ләкин мәсьәләнең икенче ягы да бар. Ул да булса — үз иҗатың ечен халык -алдында, партия алдында җаваплылык. Мәгълүм ки, В. И. Ленин ирекне нәкъ менә шул җаваплылык белән бәйләнештә карый. Ул буржуаз әдәбиятчыларга хас булган карьеризмны, индивидуализмны һәм анархизмны үтергеч тәнкыйть утына тотты. Моңа капма-каршы буларак, ул пролетариат ечен әдәби эшнең аерым кешеләрнең һәм төркемнәрнең баю чарасы була алмавын, гомуми пролетариат эшенә бәйсез ♦ индивидуаль эш була алмавын күрсәтте. Ул әдәбиятны капиталдан гына түгел, ә ж буржуаз-анархистик индивидуализмнан да азат итү бурычын куйды. Россиядә яшәп = килгән иске, ярым обломовчыл принципның — язучы язгалап тора, укучы укыштыр- х галап тора дигән принципның җирлеген бетерергә кирәк, диде ул. «Мин ирекле, х мин ни телим — шуны язам!» — дип лаф оручы буржуаз язучыларның икейөзлелеген = ачып салып, В. И. Ленин әйтте: җәмгыятьтә яшәп тә. аннан азат булу мөмкин түгел Сүз кемгә бәйле, нәрсә хакына бәйле булу турында гына бара ала. Әгәр син язмы- ц шыңны аңлы рәвештә пролетариат, аның социалистик җәмгыять өчен көрәше белән х бәйләгәнсең икән, талантыңны шуңа хезмәткә куйгансың икән, рәхим итеп, тулаем £ иҗатың өчен, һәр сүзең өчен шул сыйныф алдында җавап та тот, пролетариатның һәм гомумән дә хезмәт ияләренең мәнфәгатьләрен гәүдәләндерүче партия алдында җавап бир, безнең ил шартларында — төрле сыйныфларның һәм социаль катлауларның төп мәнфәгатьләре бердәм булган шартларда — бөтен җәмгыять алдында үзеңне мәсьүл сана. Совет матбугатына, нәшриятларга һәр өлкәдә халык интересларын тулы чагылдыра торган партия линиясен эзлекле үткәрү вазифасы йөкләнгән Алар әдипләр алдында шул линияне уңышлы үтәргә булыша торган таләпләрне куярга тиешләр. Әгәр әдип әлеге таләпләргә җавап бирмәстәй әсәр китергән икән, редакциянең, нәшриятның андый әсәрне бастырмаска хакы бар. Аларның вазифасы — коммунизм идеалларына хилаф булырдай, идея-художество дәрәҗәсе ягыннан йомшак әсәрләр- - гө киртә кую. Менә ни өчен партиянең әдәбият-сәнгать мәсьәләләренә караган ка- & рарларында художество культурасының сыйфатын күтәрүдә матбугатның роле һәр вакыт басым ясап күрсәтелә. Димәк, газета-журнал, нәшрият, радио-телевидение редакцияләре белән эш иткәндә әдип шушы хакыйкатьне онытмаска тиеш. Иҗат ирегенең һөнәрчелек, халтура һәм конъюнктура белән бернинди алыш- биреше юк. Бу уңайдан К. Марксның бер фикере бик кызыклы. Ул иҗат иреген һөнәр ирегенә әйләндерүгә кискен каршы чыга. «Язучы, әлбәттә, яшәү һәм язу мөмкинлеге булсын өчен, акча эшләргә тиеш,— дип яза К. Маркс.— Әмма ул беркайчан Да акча өчен яшәргә һәм язарга тиеш түгел» '. Әдәбият эшенең чын иҗат эше булуына басым ясала биредә. Иҗат кебек катлаулы эшкә алынгансың икән, син үз әсәрләреңнең идея эчтәлеге өчен генә түгел, ә аларның сәнгатьчә эшләнешләре өчен дә җаваплы. Чөнки сәнгатьчәлеге чамалы булган әсәр үзенең вазифасын үти алмый, укучыларның аңына һәм хисенә тиешле йогынты ясый алмый. Иҗат ирегә эчтәлектә генә түгел, ә форма өлкәсендә дә тулы ачылырга тиеш. Мәрхүм Ибраһим Гази, 1968 елда яшь язучылар семинарында чыгыш ясап, җавап- лылыкны әдипнең гражданлылыгын билгели торган төп критерийларның берсе дигән иде: «...Гражданлыкның бик әһәмиятле бер ягына кагылырга телим. Бу —әдипнең җаваплылыгы. Үз халкы, үзе хезмәт итә торган сәнгате каршында җаваплылыгы. Беренче чиратта, үз оешмаң, каләмдәш иптәшең өчен җаваплы булу. Синең җәмгыятең ни белән яши. ул нинди мөһим һәм кичектергесез проблемалар куя һәм хәл итә, ниләргә омтыла —шулар өчен үзеңне җаваплы сизү . Әдип —үзен үстергән, аңа иҗади көч биргән һәм аңардан таләп итәргә хакы булган туган җире каршында җаваплы. Әдип — баррикадаларда, ачык сугышларда аңа власть алып биргән һәм аңа өметләр баглап, көтел тора торган өлкән буын каршында җаваплы. Әдип —аның китаплары буенча яшәргә, аның үрнәге буенча халыкка хезмәт итәргә өйрәнүче совет яшьләре каршында җаваплы. • К Меркс һәм Ф Энгельс Әсәрләр. Рус телендә, I том. П бит ЪЗЭМОВ ф ИҖАТ IIPI Шулай итеп, күрәсез, әдипкә зур җаваплылык, бик зур бурычлар йөкләнә»1 Әлбәттә, җаваплылык хисе әдипкә юлдаш булып тумый. Ул гадел җәмгыять өчен көрәш шартлары, тормыш рәвеше, әдипне чолгап алган тирәлек, партиянең, башка җәмәгать оешмаларының күпьяклы тәрбия эше тәэсирендә формалаша. Безнең җәмгыять буржуаз карьеризм һәм индивидуализм чиреннән азат булган, иҗат иреген халык язмышы белән тыгыз бәйләгән яңа тип язучы тәрбияләп үстерде. Бу — зур казаныш. Бу — совет әдәбиятының киләчәктә дә прогрессив дөнья әдәбиятының алгы сафында барачагын гарантияли. Әдиптә җаваплылык хисе тәрбияләү һәр вакытта да идея-тәрбия эшенең мөһим юнәлешләреннән булып калырга тиеш. Партия иҗат союзларына әнә шундый бурыч йөкли. Чын ирек—әдипнең үз иҗатын хезмәт ияләренең коммунистик идеаллар өчен көрәше белән бәйләве ул. Абстракт иреклелек юк һәм антагонистик сыйныфлар яшәгәндә була да алмый. Чын иреклелек коммунистик партиялелек аша гына тулы- сынча тормышка аша ала. Коммунистик партиялелек художество процессының сти- хиялелеген түгел, ә язучының халык эше, аның социализм һәм коммунизм өчен актив көрәше белән эчке бәйләнешен күздә тота. Бу фикерне М. А. Шолохов бик төгәл итеп болай дип әйтеп бирде: «Чит илдәге явыз дошманнар безгә, совет язучыларына, сез партия күрсәтмәсе буенча язасыз, диләр. Эш башкачарак тора шул: безнең һәркайсыбыз үз йөрәге кушканча яза, ә безнең йөрәкләребез үз сәнгатебез белән хезмәт итә торган партиябезгә һәм туган халкыбызга бирелгән» 2 . Иҗат иреге һәм аны тормышка ашыру юллары проблемасы — социалистик реализм турындагы теориянең состав өлеше. Чөнки ул чынбарлыкны һәм характерларны сурәтләү методы белән турыдан-туры бәйле. Беренчедән, чын ирекнең һәм социалистик реализм методының диалектик бердәмлеге эчтәлектә, ягъни чынбарлыкның объектив үсеш тенденцияләрен гәүдәләндерү зарурлыгында, икенчедән, форма өлкәсендә, ягъни прогрессив кешелек дөньясы туплаган эстетик тәҗрибәне тагын да киңрәк куллануга һәм баетуга омтылуда күренә.