Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЕРАК ГАСЫРЛАР АВАЗЫ

Эт эзеннән өрки халыкларның кайсылары эткә, кайсылары бүрегә табы- .нулары мәсьәләсе беркем тарафыннан махсус тикшерелмәгән. Тарихка, этнографиягә кагылышлы әсәрләрдә бу хакта гадәттә: төркиләр эткә-бүрегә табынганнар, төркиләрдә эт-бүре изге саналган кебегрәк гомуми фикерләр генә әйтелә. Дөрес, фәнни әдәбиятта бүре эткә караганда ешрак телгә алына һәм төрки халыкларның бүрегә табынулары, дөресрәге, русның «босый волк» сүзенең килеп чыгышы хакында, академик Вл. Гордлевскийның бай эчтәлекле бер мәкаләсе дә бар. Ләкин ул гына аз, әлбәттә. Эт башы, сыер аягы дигән сүзне ишеткәнегез бар дип исәплик. Бу сүз башбаштак, буталчык, тәртипсезлек мәгънәсендә кулланыла. Ләкин моның төбендә ямнди реаль мәгънә ята—беркем белми. «Идел» альманахының 1973 ел, 4 санында Ф. Вәлиев белән Ак Әх- мәтҗановның Казан ханлыгы гербы турында кечкенә бер мәкаләсе басылды. Болгар һәм Казан ханлыгы гербларында ниндидер фантастик жанвар сурәтләнгән булган икән. Ул хайванның башы эт башына охшаган. Аның үгезнеке кебек мөгезе, бөркетнеке кебек аяклары, еланныкы кебек койрыгы бар икән. Кайбер сурәтләрдә ул җанварның аягы тояклы, имеш. Мәкалә авторлары бик хаклы рәвештә бу җанварны «кабиләләр берләшмәсенең символикасы» дип атыйлар. Болгар һәм Казан ханлыгы гербларындагы менә бу фантастик җанвар телдәге эт башы, сыер аягы дигән сүзнең мәгънәсен аңларга ярдәм итә дип уйлыйм. Бу шулай ук кабиләләр берләшмәсе символикасының бер ча:ы- лышы булып тора. Безне хәзер эт мәсьәләсе кызыксындыра һәм без башлыча эт «эзәрлекләү» белән шөгыльләнәчәкбез. Сүзне Идел атамасыннан башлыйбыз. Идел сүзе язма истәлекләрдә төрлечә языла. Мәсәлән. Итлл, Этил, Атил, Идел. М. Кашгари сүзлегендә ул Этил формасында теркәлгән2 . Безнең өчен аның менә монысы әһәмиятлерәк. Этилне икегә бүлсәк, һәркемгә аңлаешлы эт һәм ил сүзләре барлык ка килә. Ләкин шунысы кызык — аерым-аерым бик яхшы аңлашылган бу сүзләр бергә кушылган көе шулай да бик үк аңлашылып җигм :. Нәрсә булыр икән бу Этил? Бәлки бу Эт иледер? Әйе, шулай. Төрки халыкларның эткә дә табынучылар булуын истә тоткан хәлдә. Дәвпмы. Башы тугызынчы санда. 1 ДТС. 187 Т без бу Эт иле сүзен Эткә табынучылар иле дип ачыклый алабыз. Шулай да мондый илнең елгага нинди катнашы бар соң? Илнең төп мәгънәсе— кабиләләр берләшмәсе, дәүләт һәм халык. Эгилнең елганы аңлатуын ачыклау өчен безгә чагыштырма мисал кирәк. Андый мисал Алтай төрекләре телендә бар. Төнйокук кабер ташындагы язуда Хуанхэ елгасы төрекчә (төркичә) Яшел өгүз (үгез) дип аталган. Үгез-өгүз борынгы төрки телдә йорт хайваны мәгънәсендә дә. су, елга мәгънәсендә дә йөргән. Монысы инде билгеле нәрсә, тик менә яшел сүзе хакында гына уртак фикер юк. Момы кайберәүләр сары төс мәгънәсендә аңлыйлар. Бу яшел бәлки сары да, яшел дә түгел, йыш илдер? йыш сүзе Алтай төрекләрендә яшәү өчен уңай үзәннәре булган тауларны һәм гомумән таулы җирне белдергән. Хуанхэ буйлары, бигрәк тә аның үрге һәм урта агымындагы җирләр нәкъ шундый йыш урыннар да инде. Йыш ил сүзе борынгы телдә «таулар арасында яшәүчеләр илен» аңлаткан булырга мөмкин дип әйтә алабыз. Ул чагында йыш ил үгез (ягъни тарих китапларындагы Яшел үгез) «таулар арасында яшәүче кабиләләр иленең елгасы» булачак. йышил үгезгә охшатып без Этил сүзенә дә үгез өсти алабыз. Бу исә: «Эткә табынучылар иленең үгезе (елгасы)» булачак. Үгез урынына елга, су кебек сүзләр дә кулланылган булуы ихтимал. Этил шулай ук бернинди өстәмә сүзсез дә елганы аңлаткандыр дип тә әйтергә була. Вакытлар үтү белән, Этил Иделгә әйләнгән. Алай гына да түгел, беренчел мәгънәсе онытылгач, этил-идел үзе дә елга мәгънәсендә кулланыла башлаган. (Мәсәлән: Ак идел, Кара идел, Күк идел.) Сакалиб-саклаб 922 елда ерак Багдадтан Урта Идел буена килгән Ибн Фадлан үзенең мәгълүм язмаларында болгарларны сакалиблар дип атый. Ибн Фадланнан соңрак — XI гасыр урталарында яшәгән Гардизи сакалиб сүзен саклаб дип яза һәм бу саклаб атамасының эт мәгънәсендәге сак сүзеннән ясалуы турында әйтә. «Хәбәрләрне бизәү» дип аталган хезмәтендә ул саклаб дигән халыкның эттән яралуы турында бер легенда да теркәп калдыра ’. Галимнәр сакалиб-саклаб сүзенә күптән игътибар иткәннәр. Ибн Фадлан яисә Гардизи гына түгел, башка гарәп-фарсы язучылары да үзләреннән төньякта яшәүче халыкларны шулай сакалиб-саклаб дип атаганнар. Шуңа таянып, кайберәүләр бу сакалибларны славян булырга тиеш дип уйлаганнар. (Кайбер очракта сакалиб-саклаб сүзе чыннан да славяннарга карата да кулланылган булырга мөмкин.) Сакалиб — славян дигән теорияне яклаучылар: болгарлар төрки түгел, алар славяннар дигәннәр. Мондый карашта торучылар әле бүгенге көннәрдә дә очрый. Ибн Фадлан китабын русчага тәрҗемә итүче А. П. Ковалевский да сакалиб сүзен «славян» дип тәрҗемә итә. Ләкин ул моны шартлы рәвештә ала. Бу мәсьәләдә тарихчы А. П. Смирнов карашы бик гыйбрәтле. А. П. Смирнов Болгар тарихын, археологиясен өйрәнүгә күп көч куйган галим. Аның «Идел буе болгарлары» дигән китабы Болгар тарихын өйрәнүче кайберәүләр өчен әле дә энциклопедия хезмәтен үти. А. П. Смирнов болгарларның славянлыгын туры мәгънәсендә аңлый. Аныңча, Урта Идел буена күченеп килгәнче үк инде болгарлар славянлашкан булырга тиешләр. Атаклы Кубрат (Курбат) исемен ул «славянлашты- рып» Кроват дип яза. Язма чыганаклар болгарлар белән хазарларның теле бер-берсенә охшаш булуы турында сөйләсәләр дә, А. П. Смирнов 1 В В Бартольд. Сочинения, т. XIII, 46 бит. «Сүтү» эшен гадәттәгечә сүзнең ахырыннан башлыйбыз һәм иб-аб s кушымчасын бер читкә куеп торабыз. Калды сакл-сакал. Беренче иҗек сак безгә таныш Төрки сакның төп мәгънәсе — уяулык, сизгерлек, игътибарлык. М. Кашгар-и сүзлегендә дә ул шундый мәгънәдә бирелгән. Сак! Сак! дигәндә бу сүз бүгенге аң бул! сизгер бул! дигәнне аңлаткан. Саку, сакмак дип әйткәндә, сак сүзе уйлап, исәпләп карау кебек мәгънәләрне дә белдергән3 . М. Кашгарнга таянып, без сак сүзе элек аң (кыргый хайван, ерткыч) мәгънәсендә йөргән, ә уйлау, исәпләү, чамалау, саклау кебек абстракт мәгънәләр әлеге беренчел конкрет мәгънәдән үзгәргән дип әйтә алабыз. Сак сүзенең чыннан да ерткыч мәгънәсен исбатлау өчен телдә сакланып калган кайбер мисаллар белән танышыйк. Ашык-кашык ише нәрсәләр турында сөйләгәндә без шаталак сөяге дигән сөяк турында ишетеп калган идек. Шаталакны къ вариантында әйтсәк, бу шакалак булачак. Күреп үткәнчә, шаталакшакалак сөяге шул ук ашыкны яисә тубык сөяген белдерә. Әлеге «атаклы» сөякне Минзәлә ягында шакан сөяге дип тә әйтәләр икән. Монысы кеше сөяге турында. Минзәлә ягында шакай сөяге шулай ук малның тез башы сөягенә карата да кулланыла. Сергач мишәрләрендә һәм Тау ягында (Татарстанда) сага дигән сөяк кузна уенында — аткы, Зәй ягында — туп мәгънәсендә кулланыла. Татар телендә саксаг тамыры катнашкан сагыдак сагызак, саксу сүзләре дә бар. Сагызак Бөре ягында шөпшә дигәнне белдерә. Гәйнә татарларында (Пермь өлкәсендә) шул ук сүз шул ук мәгънәдә сагыдак буларак билгеле. Сергач мишәрләрендә саксу дигән «хайван» кызыл таракан була. Корт сүзенең төрки телләрдә бүре дә, бөҗәк тә була алуын онытмаган булсагыз, сагызак, саксу кебек сүзләрдәге сак-саг тамырының, ягъни ерткыч сак-сапның шөпшә белән таракан да була алуына гаҗәпләнмәссез дип уйлыйм. Бала-чага дигәндәге чага да сак-сака-сакал мәгънәсендәге сүзләр рәтенә карый. Казакъча бу сүз шага (бала-шага), башкортча сата (бала-сага) дип әйтелә. Татар әдәби телеңдә чага бары бала сүзе белән генә кулланыла һәм бары тик кеше баласын гына белдерә. Ләкин элегрәк чага аерым да кулланылган һәм күбесенчә хайван балаларын аңлаткан. Татар теле диалектларында (бигрәк тә мишәрләрдә) чага сүзе әле дә кәҗә бәрәненә һәм эт, мәче, дуңгыз, куян кебек вак хайваннарның балаларына карата әйтелә. Тувалылар телендә чага сүзе аю баласы дигәнне белдерә. Сакланганның сагы ятар, сакланмаганның башы ятар, дигән мәкальдә сак берничә төрле мәгънәдә килә. Безгә кирәге: «сагы ятар» дигәндәге сак. Чабып төшерелгән баш белән капма-каршы куелган һәм җирдә ята торган сак, әлбәттә, ниндидер сакчы хайван булырга тиеш. охшаш булмаган димәкче була һәм үзенең мондый фикерен ныгытырга теләп, укучыга Ибн Фадланның 1939 елда русча басылып чыккан китабындагы 706 искәрмәне карарга тәкъдим итә1 . Ибн Фадланның әлеге I китабында исә 706 искәрмәдә хазар һәм бо.тгар теле турында түгел, бөтенләй башка нәрсә турында сүз бара! Алай гына да түгел, А. П. Смир- ▲ нов Идел буе болгарларының славянлыгы турында тагын да зуррак «ачыш» ясый. Катиб Чәләби (яисә Хаҗи Хәлифә) дигән төрек галиме, болгарларның теле һәм гореф-гадәтләре Русь теленә һәм гореф-гадәтләренә охшаган, дип язган икән. Ләкин шунысы кызык, Хаҗи Хәлифә... XVII гасырда яшәгән һәм, әлбәттә, X гасыр Идел буе болгарларын күрә алмаган. Хаҗи Хәлифәнең болгарлары бу очракта бары тик Дунай буе болгарлары гына булырга тиешлеген хөрмәтле профессор нишләптер искә алмый 2 . Болгарларның төркилеген танучы галимнәр дә сакалиб сүзенең нәрсә белдерүен төгәл генә әйтеп бирә алмаганнар һәм: төньякта яшәгән барлык ак тәнле халыкларны гарәпләр шулай дип атаганнар кебегрәк аңлатма белән чикләнергә мәҗбүрләр. Болай булганда әлеге сакалиб сүзе бер үк вакытта төркиләрне дә, финугопларны да, славяннарны да белдергән булып чыга. Ләкин мондый «буташтыру» теориясе дә бернәрсә дә исбат итә алмый. Мәсьәләне ачыклау өчен безгә барыннан да элек сакалиб-саклаб сүзенең мәгънәсен белергә кирәк. ФӘТТАХ ф ЕРАК ГАСЫРЛАР АВАЗЫ Кавказда балкарлар яши торган җирләрдә шактый кызык атамалар бар икән. Шуларның бер-икесен монда күчереп китү начар булмас. Черек дигән елганың уң ягында, Таулы Балкар районында Сагыш дип аталган бер төбәк бар. «Балкар топонимик сүзлеге» дигән китап авторлары бу сүз турысына «мәгънәсе билгесез» дип куйганнар. Әлеге Сагышның әүвәлге әйтелеше Сагаш булгандыр дип әйтәсе килә. Сака- шили (Сакашли) суу дигән атаманың да мәгънәсе билгесез диелгән. Сакашили суу — Баксан елгасына коя торган'бер елга исеме. Бу атама мәгънәсе буенча безнең Идел атамасына туры килә. Идел сүзендә күп кенә кисәкләр төшеп калган яисә үзгәрешкә кергән, монда исә бөтенесе шул көе сакланган. Сакашнли суу дигән атаманы без: Сак дигән ерткычка табынучылар иленең суы дип тәрҗемә итә алабыз. Әлеге сүзлектә Сакал тюб дигән сүз дә бар. Сүзлек авторлары Сакалны борода (кеше сакалы) дип аңлатканнар. Бу Сакал тюб дигән сүз Балкар җирендәге бер кыяга карата әйтелә икән. Кыяның сакалга охшавы ышандырмый — сакал кебек салынып торса, ул кыя да булмас иде һәм күптән инде ишелеп төшкән булыр иде. Сакал тюб кыясында, әлбәттә, без тикшергән җанвар посып ята. «Җанвар» шулай ук татарның үлемсез Сак-Сук (Сок) бәетендә дә, Көньяк Уралдагы Сак- мар, Иделнең сул як кушылдыклары Сок һәм Са(к)мар елгаларының исемнәрендә дә бар. Сакалдагы икенче иҗек алның бүгенге йөндә күп төрле мәгънәләре билгеле. Безгә аның аң, аш кебек ерткыч хайван мәгънәсе кирәк. Бармы, булганмы аның шундый мәгънәсе? Булган һәм бар. Ләкин кыргый хайван һәм ерткыч мәгънәсендәге ал элек ал гына булмаган, аш-каш- тагы кебек, аның да алдында къ авазы да булган. Моның шулай икәнлеген без бүгенге телдә сакланып калган кайбер мисалларда күрә алабыз. Якут телендә, мәсәлән, ерткыч хайван бүген дә кыл дип атала. Русча клык дигән сүз эт, бүре, аю, кабан дуңгызы кебек ерткыч хайваннарның алгы тешен белдерә. Бу клык сүзе төрки кылыктан алынган Югарыда без тикшереп узган ашык сөяге русча альчик дип атала. Бу альчикның төрки формасы ал-ык яисә ал-ча-ык (ягъни алныкы төсле ык) булган. Яисә: нәрсә ул калак һәм калак сөяге? Кайбер җирдә кашыкны әле дә калак диләр. Каш-ыкның беренчел мәгънәсе мәгълүм булганлыктан, калакны тикшереп торуның кирәге булмас, ахрысы. Кал сүзе монда каш сүзенә тулысынча тәңгәл килә һәм ерткыч хайванны яисә гомумән хайванны аңлата. Ал-кал сүзенең ерткычлыгын ачыкларга ярдәм итә торган мисаллар күңелсез калак һә.м калак сөякләре белән генә чикләнми. Алыйк шакал сүзен. Татар әдәби телендә бу шакал чүл бүресе дип атала. Шакал дигән хайван безнең якларда юк. СССРда ул бары Урта Азиядә һәм Кавказда гына яши. Шакал әзербәйҗанча чаггал (менә тагын бер гал-кал!), төркмәнчә шагал, нугайча шакал, төрекчә чакал, каракалпакча сагал дип атала. Шакал сүзе төрки язма истәлекләрнең берсендә дә юк икән. Бу сүз шулай ук Алтай телләре дип аталган башка телләрдә дә (монголларда, маньчжур, тунгусларда да) юк. Шуңа таянып, А. М. Щербак ша- кал и ы терки түгел ди. Шакал, аныңча, әлеге дә баягы, иран телләреннән алынган булырга тиеш. Күрәсез, нинди сәер логика! Шакалның Алтай семьясы дип аталган телләрдә булмавы аның, һичшиксез, иран сүзе булырга тиешлеген исбатлый а.тмый. Алтай семьясына карый торган монголлар, тунгус, маньчжур һәм Алтай төрекләре — барысы да көнчыгыш халыклар. Димәк, шакал-сакал сүзе әлеге халыклардан ♦ читтә, көнбатышта — шакал дигән чүл бүресе булган якларда барлыкка килгән. Ираннарныкымы ул, төркиләрнекеме — хәзер без моны ачыграк күрербез. Хәер, без инде бераз күрдек тә. Алас! Алас! Син кайда? Элек йола бәйрәмнәрендә, төрле им-том вакытында камнар (шаманнар) Алас! Алас! дип кычкыра торган булганнар. Бу гадәт алтай- лыларда, кыргыз, хакасларда сакланып калган. Кыргыз һәм хакасларда им-том иткәндә артыш яндырып төтәсләүне дә шулай алас дип атаганнар. Алас! Алас! дип кычкыру Себер татарларында да бар. Бу алаоның мәгънәсе бүгенге көнгә кадәр билгеле түгел. Э. В. Се- вортьян алас сүзенә «иран телләреннән түгел микән?» дигәндәйрәк «аңлатма» бирә. Без сорауны туп-туры куябыз: бу алас, бәлки, ал һәм ас = сүзләреннән ясалган ярым ерткыч, ярым алланы, дөресрәге, алла дәрәҗәсенә күтәрелгән ерткыч хайванны белдерәдер? Им-том вакытында, төрле дини бәйрәмнәр вакытында (ут аша сикергәндә) камның Анабыз Ерткычка эндәшүе, аны үзенә ярдәмгә чакыруы бер дә гажәп нәрсә түгел. Алаоның алаш варианты да мәгълүм Радлов сүзлегендә алаш- ның берничә мәгънәсе бирелгән. Шулардай: 1) болан (алтайлыларда); 2) бөтен казакъ халкының сугышчан авазы (ораны, «ура»сы); 3) казакъларда ыру исеме дигән мәгънәләр аеруча игътибарга лаек. Им- том вакытларында камнарның Алас! Алас! дип, сугыш вакытында казакъларның Алаш! Алаш! дип кычкырулары арасында, әлбәттә, тирән мәгънә уртаклыгы бар. Шушы уңайдан без үзебезнең албастыбызны да искә төшерә алабыз. Дөрес, ал монда изге түгел, кире «герой». Әйтергә кирәк, албастының әүвәлге формасы ал-бас булган, ахрысы. Бу албас-албасты, имеш, хатын-кыз кыяфәтендә икән. Кайбер төрки халыклар мифологиясендә ул ир затыннан да була ала. Аларның күзләре бер генә. Безнең шүрәле дә кайсыдыр ягы белән албастыны хәтерләтә. Гомернең «Одиосея»- сындагы бер күзле циклоп турындагы сюжет төрки халыкларның шушы албысалбас-албастылары, шүрәлеләре һ. б. кире геройлары турындагы мифологиядән алынган. Е. Д. Турсунов шундый нәтиҗәгә килә. Алас-алаш, албас сүзләрендә ал белән ас-ашнын, баш-басның парлы сүз буларак килүе без тикшергән алның «ерткыч йөзен» ачуда ярдәм итә. Алның шулай ук аң белән бергә кулланылган очраклары да булган. Мәсәлән, мондый очрак алан этноним ында күренә М. Кашга- ри сүзлегендә алаңыр дигән ниндидер тычкан, йомран шикелле кечкенә җәнлекнең исеме сакланып калган. Шушы ук ал оясына Татарстандагы Албаба, Албай авыл исемнәрен дә китереп куярга була. Ләкин безнең әле болардан да җиллерәк алабаебыз бар. Алабай дип бүгенге көндә ярым шаярту, ярым мыскыл белән эткә карата әйтәләр. Алабай- этнең бер исеме. Алабай ул беренчел мәгънәсе буенча төрки телләрдәге «чишмә башы» сүзләре булган Ашннә, Аоаба' кебек атамалар белән исемнәрдән башка бездә унлап Алан авылы бар! Таусыз Татарстанда е бөтен бер төбәк —Тау ягы бар, Тау исеме катнашкан авыл исемнәре = бар. Кырымның таулы җирләрендә яшәүчеләрне Геродот таврлар дип атый. Тавр, Таврия хәзер Кырымның борынгы атамасы буларак кулланыла. (Ләкин Геродотта КремныКырым атамасы да бар - Г. IV. 20, 110.) Татарстандагы Тау ягы белән Тавр (Тау жир) кабиләләре арасында борынгы уртаклык бар сыман. Урта Идел буйларына төрки кабиләләрнең (болгарларның) килеп чыгуы элек VIII IX гасырлардан башлана дип уйланыла иде. Соңыннан, яңа табылган археологик материаллар нигезендә, бу дата берничә гасырга арырак чигерелде. Урта Идел. Урал буйларында төрки кабиләләр Болгар берләшмәсенә кадәр үк яшәгәннәр дигән фикер белән килешсәк, вакыт чиге каян башланачак һәм ул гомумән бармы? Шулай ук географик чик (иң төньяк чик) скиф-сармат чорында каян үткән Сармасан елгасы буемнанмы, әллә соң аннан да арыракмы? Мәсәлән. Сарапулдан (Сар-аб-илдән)? Аримоспу, акинак Хәзер без яңадан берничә скиф сүзен талкып карыйк. Сүзләрнең иң жиңеле — сагирнс. Сагирнс— ике яклы, озын саплы балта булган. Геродотның әйтүенә караганда, бу сагирнс белән амиргий саклары коралланган (Г. VII 64). Сагирисның соңгы ис ижеген алып ташласак, сагир кала. Сагирны икегә бүлгәч саг-ир була. Мәгънә ачык сак һәм ир. Ике яклы балта — бер ягы с к (эт), икенче ягы —ир Кайсы ягына якын килсәң дә, «тешләп алачак»! Шунысы кызык, русларда борынгы сугыш коралы —озын саплы балiалар шулай ук сикира дип аталган Руслар бу сүзне (балтасы белән бсп:ә) борынгы заманнарда ук көнбатыш төркиләрдән алганнардыр дип уйларга туры килә. Сагир, сикира сүзе төрки телләрдә тулы- сьинч сакланмаган, ахрысы. Дөрес, казакъларда Радлов заманында балта йөзе сака дни аталган. Борынгы грекларга скифлар шундый әкият сөйләгәннәр имеш, кайдадыр бик еракта бер күзле кешеләр яшн дигәннәр Кайберәүләр моңа ю* ышанган һәм шуннан бер күзле дәү кешеләр (циклоплар) турында төрле мифлар, легендалар барлыкка килгән. Бу әкиятне скифлар Геродотка да сөйләгәннәр, ләкин ул, реалист һәм галим буларак, андый кешеләрнең булуы мөмкинлегенә ышанмый. «... Аларны без аримаспу- лар дип атыйбыз: арима скифларда бер дигәнне, ә «спу» —күзне белдерә», ди Геродот (Г. IV. 27. Курсив минеке — Н. Ф.). Геродот скифлар сүзен безгә әйтелештәгечә язып кына калдырмаган, хәтта тәрҗемә итеп тә биргән. Ләкин кайсы төрки телдә бер урынына арима сүзе кулланыла да, кайсысында күз урынына спу кулланыла? Мәгънәсезлек бит бу! Ничек боргаласаң да, кайсы яктан якын килеп карасаң да, берни кырып булмаячак. Чыннан да, Геродот лингвист булмаган, ахрысы. Бер күзле кешене гадәттә бер күзле димиләр, сыңар күзле диләр, ләкин арима сыңарга да туры килми. Алайса, ул бәлки ярымдыр? Ярты диясе урынга үзбәкләр әле дә ярым диләр. Ярым — икенең берсе була түгелме соң?! Шулай итеп, бернең мәгънәсе табылды. Ләкин күзне мин шулай да таба алмадым. Аримаспудан аримны аерып алгач, спу түгел, аслу калды. Скифлар, димәк, күзне күз дип түгел, аспу дип атаганнар. Барлык төрки телләрдә күз күз инде ул — кайсында күз, кайсында гүз дигәндәй... Ләкин туктагыз әле, күз-күр (кузкур!) урынына ул вакытларда бәлки бөтенләй икенче сүз кулланылгандыр? Минем әсбе дигән сүз ишеткәнем бар. Әсбе булса, тәнгә ниндидер кызыл таплар чыга. Әсбе бүгенге телдә ниндидер авыруны белдерә. Сүзлекләрнең берсе әсбене спаржа дип, икенчесе оспа дип аңлата. Оспа булса, чәчәк авыруы булыр иде, спар- жаны әсбе дип әйтү — бары оригиналны «татарлаштыру» гына. Шулай да ялгыш аңлатылган әсбе-оспада мин борынгы «ерткыч» — күз яшеренеп ятканлыгын төшендем. Русча оспа Геродотның аспуы булмыйча, татын ни булсын?! Аспу — оспа, аспу — әсбе... Оспа (чәчәк) белән авырганда кешенең күзе сукыраерга мөмкин, шуңа күрә дә оспа русларга күз мәгънәсендә түгел, күз авыруы мәгънәсендә күчкән дә. Татарча әсбе дә скифларда, күрәсең, менә шул чәчәк авыруын (яисә күз авыруын) аңлаткандыр. Күз ничек аталган соң: әсбеме, оспамы, аспумы? Геродот аспу ди. Без моны ас бу! дип аңлый алабызмы, ягъни күз үзе генә ас-ос була аламы? Булгандыр дип уйлыйм. Мәсәлән, очлы күз (күзе очлы дигәндәге оч-ос) нәрсәне аңлата? Очлы нәрсәне (агачны, тимерне) түгел, әлбәттә. Менә бу оч (ос-ас) борынгы ас (пу)ның калдыгы булса кирәк. Мондый фикерне без украинча очи сүзе белән дә ныгыта алабыз. Тагын халыкта: истә-оста юк чагында (югында) дигән сүз дә бар. Бу сүз көтмәгәндә, искәрмәстән дигәнне белдерә. Истә юк — уйда, фикердә юк булса, оста юк — нәрсә булыр? Оста, ягъни күз алдында, күздә юк дигән мәгънәдә килә монда. Без инде бернинди икеләнүсез: скифлар телендә ас-ос җанвары (кур-куз кебек үк) чыннан да күзне аңлаткан икән дип әйтә алабыз. Шушы уңайдан безнең оста сүзебез дә гарәпнеке түгел, бәлки үзебезнеке дип әйтергә туры килә. (Оста, остаз—күзе яхшы күрүче, белемле, булдыклы.) Н. Исәнбәт җыеп бастырган «Татар халык табышмаклары» китабында (Казан, 1970) «Төймә төйдем, төпкә салдым» дигән бер табышмак китерелә (3782). Шундый ук табышмак XIV гасыр төрки истәлек Codex CumanicusTa да бар икән. Анда ул «Түмә түдем, түтгә салдым — ол ус дыр» дип бирелгән (XXXV табышмак). Җавапны Н Исәнбәт «ус яки ос» дип укый һәм мәгънәсен «ис, хәтергә алу» дип аңлата. Төймәнең (түмәнең) абстракт «ис, хәтер»дән бигрәк конкрет күзгә охша- тылган булуы ныграк ышандыра. Талкынырга тиешле сүзнең өченчесе — әкәй энә. Сүзлекләрдән карап тормагыз — мондый сүзне беркаян таба алмассыз. Бу — сбезнең авыл» сүзе. Әкәй энә дип озын, юан энәгә әйтәләр. Аны шулай ук таяк энә дип тә, кайбер җирдә бәлки камыт энәсе дип тә әйтәләрдер. Энәсе (инәсе) аңлашыла, әкәе ни тагын? Әкәй сүзе төбендә мин ака-ага сүзе ята дип уйлыйм. Энәне, дөресрәге, инәне инәк сүзенә әйләндерәм. Бу әни мәгънәсендәге инә, инәкәй түгел. Бу инәкнең тамыры инәүгә барып тоташа һәм ул кадау, чәнчү, ерту, яралау дигән мәгънәләрне белдерә. Инәү, инәүле дигән сүз «Та- тарча-русча сүзлек»тә дә бар. Инәүленең мәгънәсе: хайваннарның колагын, кошларның тәпиен ярып тамга салу. Игәү сүзе дә, ихтимал, шушы инәүдән үзгәргәндер. Без, мәсәлән, колагымны игәмә, җанымны игәмә! днп сөйлибез ләбаса. Әкәй энәнең элекке формасы ака инәк яисә ак инәк булгандыр днп әйтәсе килә. Аңлатмалы сүзлектә бу: инәкләрнең иң изгесе, иң көчлесе дип аталыр иде. Шундый кечкенә тимер кисәгенә нинди зур хөрмәт! диярсез. Кечкенә тимер кисәгеннән көләргә ашыкмагыз. Бу кечкенә тимер кисәгенең зуррак абыйсы кайчандыр бик куркыныч сугыш коралы булган. Скифларның һәм персларның хәнҗәре (кан эчәре) акннак яисә акинака дип аталган. Менә шул куркыныч акннак гап-гади бер әкәй энә рәвешендә бүгенге телдә һәм кулда сакланып калган да инде. Ахыры бар.