ДУСЛЫК ГИГАНТЫ
Ул вакытта мин Казан кинохроника студиясе редакторы идем. Без баштан ук КамАЗ елъязмасын киноленталарда тупларга тотындык. Аның беренче кадрын кинооператор ассистенты комсомолец Виталий Меркулов төшерде. 1969 елның 21 июль көне иде бу. Автокран «Биредә Кама батыры төзеләчәк» дип язылган тимер-бетон балканы чокырга салмак кына төшерә. Тирә-як тап-такыр басу. Чокыр янына җыелган бер төркем кешеләр алкышлап кул чабалар. Беренче таш... беренче кранчы... Кызганычка күрдем. Гигант төзелешнең колач киңлеген ул вакытта әле беркем дә күз алдына китермәгәндер. Аның тиздән Бөтенсоюз удар комсомол төзеше дип игълан ителәчәге дә, аны төзергә илебезнең төрле якларыннан энтузиастлар җыелачагы да күпләргә билгеле булмагандыр. Ташкын хәрәкәт чак кына соңрак кузгалды. Бер-бер артлы көн саен булып торган вакыйгалар һәммәсе КамАЗ елъязмасына теркәлгән. Беренче таш салудан башкасы... Вакытлар үтү белән «беренче» сүзе модага керде. КамАЗның беренче булып күтәреләсе заводларына нигез ташы салу өчен беренче чүмеч туфрак алынды. Беренче баганалар, беренче йортлар... Беренче завод — РИЗ, андагы беренче станоклар, аларда җитештерелә башлаган беренче продукция... һәм менә КПССның XXV съезды алдыннан беренче машиналар конвейердан төшә. ... КамАЗдан мин әле генә кайттым һәм менә андагы очрашулардан, күргәннәрдән күңелдә туган, яңа, инде «беренче» булмаган хисләр. Аларны башкалар белән уртаклашам. Ветераннар Юк, уйламагыз, алар картлар түгел. Хезмәтләре белән дан казанганга күрә шулай дип дәшәләр аларга. Чаллыда аларны белмәгән, алар турында ишетмәгән кеше юктыр, мөгаен. Моны гап-гади генә бер мисал белән дә исбатларга була. Мин өч көн буе Геворг Геворгянкаршы, автокран шоферының исем-фамилиясен блокнотыма теркәп куярга башыма килмәгән. Яшь кенә егет иде булса кирәк. Соңыннан бу уникаль кадрны архивтан алдык. Шуңардан эшләнгән фоторәсем җирле һәм үзәк газета-журнал битләрен урап чыкты. Хәзер дә ул үзенең тантаналы сәяхәтен дәвам иттерә. Күптән түгел мин аны «Огонек» журналының узган елгы 38 нче санында ны таба алмый аптырап беттем. Төзелеш зур, объектлар күп. Кемдер хәлемә кереп әйтеп куйды: — Син аны телефон станциясенең белешмәләр бюросыннан сора. Бу тәкъдим дә миңа бик сәер тоелды. Чөнки Чаллыда ике йөз меңнән артык кеше яши, телефон абонементы кнәгәсе шактый калын. Адрессыз-нисез ничек әйтә алсыннар, ди. Шулай да, башка чара калмагач, сорап карарга булдым. Беренче тапкыр мөрәҗәгать итүемдә үк «Геворг Аршатовичмы? Берничә секунд... рәхим итегез: 2-39-90...» дигән җавап ишеттем. — Ә Мавликовныкы? — Аныкы: 2-55-59. Куанычымнан рәхмәт әйтергә дә өлгерә алмый калдым, трубканы куйдылар. Беләләр... Данлыклылар... КамАЗ аларның һәркайсы- ның хезмәт биографиясенә яңа, үзенчәлекле бит өстәгән. Бирегә төзүчеләр илебезнең бик күп почмакларыннан килгәннәр. Ләкин теләсә кем түгел. Монда нигездә эшчеләр сыйныфының «каймагы» җыелган. Күпләрнең биографияләренә игътибар белән баксаң, Чаллыда хезмәт даны казанган һәр эшченең әлегә кадәр илебезнең бик күп бөек төзелешләрендә эшләп тәҗрибә туплаган кешеләр булуы ачыклана. Алар арасында Волга автозаводын коручыны да, Братск ГЭСын төзүчене дә, чүлләр аша юл сузучыларны да, Находка шәһәрен салучыларны да очратасың. Ил төзелешләрендә тупланган алдынгы тәҗрибә, куәтле техниканы йөгәнли белгән эшче кулларның осталыгы булмаганда, КамАЗ кебек гигантны шундый кыска срокларда төзү авыргарак туры килгән булыр иде. Ветераннар... Алар турында инде күп язылды. Алар үзләре дә газетажурнал битләрендә әледән-әле чыгышлар ясап торалар, төзелешнең барышы белән турыдан-туры таныштырып, тәҗрибә уртаклашалар. Документаль фильм тасмалары аша да алар бик күпләргә таныш. Аларны рәсемнәренә карап беләләр. Ел ахыры иде. Киеренке чак. Шуңадыр инде, очрашуларыбыз әллә ни озакка сузылмады. Сөйләшүләр дә эш арасында гына булды. Шулай да кайберләренең хезмәт портретларына аларның үзләренә генә хас булган характерлы сызыклар өстәлде. Чаллыда элегрәк торак һәм торак төзелеше дип авыз ачылса, быелларны инде бүтәнчәрәк. Менә шәһәр төзелеше штабыннан алынган кайбер мәгълүматлар: ел азагына кадәр яңа китап кибете, аптека, универсам, ресторан, балалар бакчалары, бала тудыру йорты, больница, мәктәп, салон-ателье көнкүреш йорты, кинотеатр, культура сарае, спорт комплексы һәм башка бик күп биналар калкып чыгачак. Билгеле, торак төзелеше дә икенче чиратка куелмаган. Ләкин шәһәр төзелешендә бүген яңа этап, яңа бурычлар... Моны үтәү барыннан да элек төзүчеләр өстенә төшә. Әйдәгез аларның кайберләре белән танышып үтик. Александр Васильевич Зотов. Бригадир. Ярышта беренче урында бара. Аның бригадасы, Н. Злобин методы белән эшләп, югары күрсәткечләргә ирешкән. «Огонек» журналы призын яулап, Мәскәүгә бару өчен түләүсез путевка алган. Бригадирның малае туган. Икенче малай. КамАЗ белән бергә үсәләр, дип горурлана Александр Васильевич. Шәһәр ЗАГС бүлеге мөдире София Исаковна Фәйзуллинаның әйтүенә караганда, Чаллыда былтыр туучыларның саны җиде меңгә җиткән. Борис Алексеевич Давыдов. Комсомол-яшьләр бригадасы бригадиры Вазыйх Мавликовның ярдәмчесе. Күпереп торган куе кара чәч. Кыяфәте белән киноактерга охшаган. Бригада — Муса Җәлил исемендәге премия лауреаты. Герой-шагыйребезне алар үз бригадаларына член итеп язганнар һәм аның өчен эшләгән хезмәт хакын тыМ.Х«СНИМӘРДвНОВ ф ДУСЛЫК ГИГАНТЫ нычлык фондына күчереп баралар. «Ункөнлек эшне бер атнада башкарырга!» дигән башлангыч белән чыкканнар. Үткән ел бригадирга Татарстанның атказанган төзүчесе дигән исем бирелгән. Ул шәһәр Советы сессиясенә киткән иде. Телефоннан гына сөйләштек. «Ярдәмчем Борис турында бары тик мактау сүзләре генә әйтә алам»,—дип җавап бирде ул, канәгатьләнү белән.— һаман-һа- ман бер мин генә булмам бит инде. Алмаш үстерергә кирәк». ел студент яшьләр делегациясе составында Америка Кушма Штатларында булып кайткан. Нью-Йорк, Вашингтон, Филадельфия шәһәрләрен күргән. Америка халкының безнең ил халкы белән чын дуслык элемтәләре урнаштырырга омтылышы үскәннән-үсә баруы турында сөйли: «Экономик хезмәттәшлек моның ныклы нигезе булыр иде,— ди ул.— КамАЗда бит Америка белгечләре дә эшли». Константин Иванович Новицкий. «Автозаводстрой»ның алтынчы төзүмонтаж идарәсендә комплекслы бригада җитәкчесе. Бу инде атаклының да атаклысы. Яшьләрнең тугрылыклы остазы. КамАЗның беренче карлыгачы — РИЗны беренче баганасыннан башлап диярлек үз куллары белән күтәргән. «Ярты гына сәгать тә буш вакыт юк,— ди ул, кулындагы каскасын әңгәмә вакытында да өстәлгә куеп тормыйча.— Хәзер двигательләр заводында монтаж эшләре алып барабыз. Һәммәсен XXV съездга өлгертергә кирәк...» Әйе, КамАЗның киеренке көннәре иде. Декабрь башында заводта беренче двигательләр җыелды. Аннан тимерчелек заводын ходка җибәрделәр. Февральдә баш конвейер хәрәкәткә килде. Һәркайда яшьлекнең бетмәстөкәнмәс дәртле омтылышы ургылып тора. Хезмәт ветераннары! Аларны өлкәннәр дип әйтмиләр. Алар — яшьләре белән дә, күңелләре белән дә, башкарган эшләре белән дә яшьләр, очкын чәчрәтеп эшләүчеләр. 1971 елда үткәрелгән бер кинофестиваль вакытында чыгыш ясаган яшь эшченең кинооператорларга төбәп әйткән сүзләре әле дә хәтердә: — Хәзергә әле без завод нигезе салыначак тирән чокырларда казынабыз. Иң авыр чор. Безнең хезмәтебезне хәзер пленкага төшереп калдырыгыз. Озак та үтмәс, без җир өстенә чыгарбыз. Биек-биек корпуслар күтәрелер. Аларның нигезенә нинди зур хезмәт кергәнлеген соңыннан белеп тә, күреп тә булмас,— дигән иде ул... Рәис Сәлахов. Йортлар төзелеше комбинатының комсомол- яшьләр бригадасы бригадиры. Төзелеш штабында очраштык. Бригадирларның КамАЗ машинасын чыгара башлау өчен киеренке көрәш башланган айлар иде. Ун сәгатьлек ике сменалы эшкә күчү мәсьәләсе тикшерелгән җыелышта ул үз тәкъдимнәре белән чыгыш ясады. Үткән КамАЗның беренче карлыгачы Казанда. -Алло! Төзелеш штабы тыңлый Биредә алар дүртәү. «Камгэсэнергострой»дан Хөснетдинов, шәһәр төзелеше идарәсенең производствоны техник комплектлаштыру бүлегеннән Габдрахманова, шәһәр төзелеше идарәсеннән Агаркова, _ «Камснаб»тан Галиева. Һәркайсының аерым бер оешма вәкиле булуы „ тикмәгә түгел. Аларга бик җаваплы бурыч йөкләнгән: шәһәр төзеле- ? ше штабында дежур торалар. Әгәр объектларда эш үз тәртибе белән = бара икән, алар тыныч, алар хәтта тик утырган кебек. — Ләкин бу беренче карашка гына шулай,— дип аңлата комсо- з молка Альбина Галиева,— әнә сигналлар язылып бара торган дәфтәр- 3 гә күз салыгыз. Шунда сез төзелешнең йөрәк тибешен тоярсыз. 5 Ул язмалардан аерыла алмыйсың. Актарган саен — яңа фактлар, ф сигналлар,1 алар буенча штаб тарафыннан күрелгән оператив чара- е лар... Менә шуларның берничәсе: с • Иптәш Сульженко! 26-27 нче объект. Балалар бакчасы төзеле- = ше. СМУ52 нең Иванов җитәкчелегендәге малярлар бригадасы 5 сә- е- гатьтән артык тик торды. Сәбәбен ачыклагыз...» «Иптәш Смородинов! 3-02 объекты. Кинотеатр төзелеше. Измәне 2 вакытында китермәү сәбәпле Леткин бригадасы штукатурчылары - 11—12 ноябрьда өч сәгатькә якын вакытларын бушка үткәрделәр. = Чара күрегез...» ® «Иптәш Егоров! 6-04 объектында стена панельләре юк. Кирпеч * китерелмәгән. Эш тоткарлана...» S Оператив группа җиткергән шундый сигналларга урындагы җитәкчеләр вакытында колак салмасалар, кимчелекләрне шунда ук төзәтү өчен чаралар күрелмәсә, мәсьәлә кичен штаб утырышына куеп тикшерелә һәм сөйләшүгә гаеплеләр үзләре дә чакырыла. Башта урында шулай килеп туган теге яки бу тоткарлыкларны хәл итү өчен тиешле оешмаларга бер-бер артлы вәкилләр җибәрә торган булганнар. Ә Чаллыда андый оешмалар бихисап күп һәм алар бер-берләреннән ерак, таркау урнашканнар. Моңа бик күп вакыт сарыф ителгән. Ә хәзер штаб бу вазифаларның бөтенесен үз өстенә алган. Объекттан телефон аша сигнал... Һәм ул шунда ук махсус дәфтәргә теркәлә, дежурдагы вәкилләр аша тиешле оешмаларга җиткерелә, нинди чаралар күрелүе контрольгә алына. Эш урыннарында халыкның туклануын оештыру буенча да оператив группа эшли. Алынган сигналлар нигезендә «Тревога сугабыз» дигән листовкалар чыгарыла. Аларда күрсәтелгән кимчелекләрне бетерү буенча нинди чаралар күрелүе турында төзелеш оешмаларына җиткерелә, нинди чаралар күрелүе контрольгә алына. Кыскасы, штаб — шәһәр төзелешенең аерылгысыз бер өлеше ул. Аида дежурлык итүче комсомолка Альбинаның үзе турында берничә генә сүз өстик. Чаллыга ул нефтьле яклардан килгән. Кичке техникумда укый. Кирәк икән, штабка теләсә каян турыдан-туры шалтыратам, трубканы я Альбина ала. яисә Наталия Михайловна Агаркова җавап бирә: «Алло! Төзелеш штабы тыңлый?» һәм штабтан КамАЗ- ның хезмәт пульсы турында өр-яңа хәбәрләр ишетеп куанасың. Кунакчыл йортта очрашулар КамАЗда чит ил белгечләре эшли. Алар үзләре өчен махсус билгеләнгән гостиницада яшиләр. Ашау-эчү шунда ук. Заводтан төшке ашка аларны махсус автобус кайтара, һәркайсының үз вакыты бил теләнгән. 7. «К. У.» М 10. 97 Чит ил белгечләре белән эшләү идарәсе начальнигы Сергей Николаевич Поздняков «Рәхим итәсез!» дип елмаеп каршылый. Әмма кечкенә генә бер кисәтү өсти: бик төгәл кешеләр. Башта ашасыннар. Аннары унбиш минут сөйләшү, шуннан артык түгел. «Мин дусларым янына килдем». Нәкъ вәгъдә иткәнчә, егерме биш минуттан ул салонга керде. Таныштык. Эрнст Эккель. Германия Демократик Республикасының «Эрфурт» заводы өлкән инженеры. ГДР- ның Дәүләт премиясе лауреаты. КамАЗда монтаж группасын җитәкли. Менә сөйләшүебез язмасы: — Мин сезнең карамакта. — КамАЗ турында фикерегез ничек? — Мондый завод салганны күргәнем юк иде әле. — Бездә беренче тапкырмы? — Юк, икенче. — Ямансу түгелме? — Түгел. Мин дусларым янына килдем. Безнең заводта эшләп- өйрәнеп киткән иптәшләрне очраттым. Техник тәрҗемә бүлеге начальнигы урынбасары Иван Дмитриевич Поликарпов, пресс-рам заводы баш механигы ярдәмчесе Геннадий Степанович Большаковлар белән аеруча дуслаштык. Алар мине, мин аларны аңлыйм. Кайсы телдә сөйләшсәк тә... — Кайсы заводта монтажлыйсыз? — Пресс-рам заводында. Штамплаучылар белән 25 кеше. Бирегә май аенда килдек. Аңа кадәр әзерлек эшләре барган иде. Берәр мең тонналы йөзгә якын пресс урнаштырасы бар. Илле җидесен куйдык инде. Калганы КПССның XXV съездына кадәр... Йөкләмәбез шундый. — Яңа елны монда каршыларга уйлыйсызмы? — Юк, өйгә кайтабыз. Билетларга заказ бирдек инде. — Вакытыгызны алдым, гафу итегез. — Игътибарыгыз өчен рәхмәт. «Джованни Сабра, сезне Италия телефонга чакыра» Бер сәгатьтән соң Италия белгечләре кайтты. Арадашчы Иван Дмитриевич Поликарпов Италиянең «Марпосс» фирмасы вәкиле Джованни Сабрадан: «Газета корреспонденты сезгә берничә сорау бирергә тели, вакыт таба алырсызмы?»—дип сорый. — Ярты сәгатьтән бушыйм. Салонда очрашырга булдык. Коридорда төрле телләрдә сөйләшеп узып торалар. Кемдер салонга кереп, пианино янына утырды, кла- вишларга баса башлады. Салмак кына көй агылды. Кинәт коридордагы репродуктордан: «Джованни Сабра, сезне Италия телефонга чакыра!» —дип берничә тапкыр эндәштеләр. Залдан чыгып ул телефонга ашыкты. Кызык. Нәрсә турында сөйләштеләр икән? Нәкъ ярты сәгатьтән Джованни керде. — Сорауларыгызга җавап бирергә әзермен. — КамАЗ турында фикерләрегез ничек? — Мондый гигантны промышленносте югары дәрәҗәгә ирешкән ил генә кора ала. — Биредә нинди эшләр башкарасыз? — Двигательләр һәм автомобильләр җыю заводларында электрон җиһазлар урнаштырабыз. Без урнаштырган җиһазлар, аппарат лар һәр вакыт төгәл эшләсен. — Тәҗрибә уртаклашу бик кыен түгелме? — Түгел. Совет кешеләре, бигрәк тә яшьләр, барысы да зиһенле һәм тирән белемле. Тиз төшенәләр. Алга куйган ачык максатлары бар. Кайбер иптәшләр белән без Тольятти шәһәреннән үк таныш. Алар анда безнең белән бергә эшләделәр, өйрәнделәр... — Мондагы яшәү шартларыннан канәгатьме? — Бик канәгать. Барлык уңайлыклар да бар. Ашау-эчү әйбәт. Шулай да ял көннәрендә кухняда кайнашырга яратам. Берүзем. Комачаулаучы юк. Итальяннарның милли ашларын үзем әзерләп ашыйм. Гаиләмне сагыну бераз басыла. Әле бит без биредә бер елга якын булачакбыз. Җәй көне Кама буйларын карап, хозурланып йөрдем. Табигате матур бу якның. Тыныч табигать. «Туган көнең белән, Мартин!» Тәбрикләвемне син туганнан соң нәкъ өч ай үткәч —14 нче декабрь көнне юллыйм. Соң булса да, уң булсын, диләр бездә. Синең инде күзләрең ачылгандыр, дөньяга шаккатып карыйсыңдыр, инде елмаясың да булыр. Күз алдыма китерәм: менә сине бишекле арбага салып, Чаллы янындагы Яңа шәһәр урамына алып чыгалар, син йотылып-йотылып безнең якның саф һавасын сулыйсың... Хәтерлик әле, нәрсәсе белән истәлекле икән сентябрьнең син туган кояшлы ул көне? Календарь битләрен актарам. Туры килеп торуын кара син! 14 нче сентябрь — танкистлар көне. Моннан 30 ел элек совет танкистлары синең әткәң-әнкәң туган илне — Чехословакияне илбасарлар изүеннән коткарды. Еллар үтәр. Син үсәрсең. Һәм, Прага урамына совет гаскәрләренең Бөек Җиңүе истәлегенә куелган танкка карап, әти-әниеңнән сорарсың: «Бу нинди танк? Монда аны ни өчен куйганнар?» Әткәң- әнкәң сиңа тарихка кереп калган онытылмас сәхифәләр турында сөйләрләр. Алар сөйләгәндә син КамАЗ сүзен дә ишетерсең һәм бала чагың бөек чорга, истәлекле вакыйгаларга бай елларга туры килүе белән горурланырсың. Менә ул вакыйгаларның кайберләре. Татарстанның Чаллы шәһәрендә биш ел рәттән инде автогигант күтәрелә. Күп тә үтмәс, аның конвейерларыннан чыккан автомобильләр төрле ил юллары буйлап чабарлар. КамАЗны төзүдә безнең илебезнең барлык халкы катнашты. Биредә Чехословакия республикасыннан килгән оста белгечләр дә бар иде. Нәни Мартинның әтисе Павел Матула тырышлыгы, хезмәт сөючәнлеге, эшкә бирелгәнлеге белән аерылып тора. Чехословакиянең «Ждяс» фирмасы вәкилләре белән берлектә, ул Әзербәйҗан ССРның Кировабад шәһәрендә фарфор-фаянс заводын төзүдә катнашкан, Новокузнецк шәһәрендәге •Запсиб» заводының прокат станнарын корган. Хәзер ул дөньяда әле- гәчә тиңдәше булмаган гигант заводлар комплексының тимерчелек заводында үзләре ясаган прессларны һәм башка җиһазларны көйләүдә, аларны эшләтеп карауда катнаша. Совет белгечләре белән ул шундый дуслашып, үз булып беткән ки. аларны бер-берләреннән аерып алырлык түгел. Бу бергәлекнең, дуслыкның, игелеклелекнең чагылышын һәр адымда күрергә мөмкин. ...Чаллы шәһәренең ЗАГС бүлеге. Бирегә ул көнне Павелның иптәшләре, тимерчелек заводы вәкилләре, партком җитәкчеләре җыел хеснимәрдәнов ф ДУСЛЫК ГИГАНТЫ ган иде. Нәнигә исем кушу тантанасына хәзерлек барган вакыттан файдаланып, без тагын 14 нче сентябрьгә әйләнеп кайтыйк. Казанның Толстой урамындагы бала табу йортында бу көн шулай ук истәлекле булды. Анда, биредә әле беренче тапкыр буларак, чит илдән килгән анадан бәби кабул итәргә җыендылар. Палатада алар өчәү иде. Өчесе дә Чаллыдан. Икесе үзебезнекеләр. Өченчесе — Чехословакия кызы Милуша. Алар бик тиз танышып, дуслашып өлгерде. Тудыру бүлмәсенә алып кереп киткәндә бер-берләренә җылы теләкләр теләделәр. Һәм менә Милушаның вакыты җитте. ...Врачлар аны улы белән котладылар. Таза-сау. Авырлыгы — 3 килограмм 100 грамм. Кабул итүче врач Илья Исрафович Изыгзан, дәвалаучы врачлар Адилә Мещерякова, Нина Полякова, акушерка Надежда Королева, сестралар — Антонина Павлова, комсомолка Галя Абдуллина, Валентина Подтяжкина һәм больница персоналының башка хезмәткәрләре — һәркайсы үз вазифаларын төгәл үтәде. Бәби тапканнан соң Милуша монда тугыз көн ятты. Менә чыгар көн җитте. Медицина сестрасы Асия Фарукшина Милушаны аэропортка озата барды, нәнине һәм аның әнисен самолетка утыртып, кул болгап озатып калды. Ә егерме биш минуттан аларны Бигеш аэропортында әтисе, дуслары каршылады. Советлар Союзында туган чит ил балаларын терки торган таныклык бланкасын Чаллыда тутыру өчен Милушага Казаннан ук биреп җибәрделәр. Әти-әниләре нәнигә Мартин дип исем кушарга теләүләрен әйттеләр. ЗАГСтагы иптәшләр нәнигә багышлап махсус папка әзерләгәннәр. Аңа киләчәккә истәлек хаты язылган. Хатта Мартинның Советлар Союзында тууы, бу илдә халыклар дуслыгы тантана итүе, үскәч Мартинның намуслы гражданин булырга тиешлеге, СССР һәм Чехословакия халыкларының какшамас бердәмлеге турында алтын хәрефләр белән язылган иде. Истәлек папкасына ясалган кесәләргә «Чаллыда туучыга» дип язылган медаль, туу турында таныклык һәм киләчәккә истәлек хаты салына. Әлеге медальнең бер ягына «Үз илеңнең лаеклы гражданины бул!» дигән сүзләр язылган. Тантаналар залында «Очыгыз, күгәрченнәр, очыгыз» дигән музыка яңгырый. Ишектән кулына бәби күтәргән ана һәм көләч йөзле ата килеп керә. Аларны һәр ике илнең вәкилләре кайнар тәбрикли. ЗАГС бүлеге мөдире Софья Исаковна Фәйзуллина котлау сүзләре әйтә: — Семьяда бала булу — зур бәхет,— ди ул дулкынланып.— Тик шуны исегездә тотыгыз: әйбәт кеше үстерү, аны илгә лаеклы гражданин итеп тәрбияләү авыр да, җаваплы да. Улыгызны хезмәт сөючән, үз Ватанын чиксез яратучы. Советлар Союзының чын дусты итеп үстерегез. Аннары ЗАГС бүлеге мөдире Милуша белән Павелга нәни Мартин өчен әзерләнгән әлеге папканы тапшыра. Тантанада катнашучылар чех дусларны үзләре исеменнән, эшләгән оешмалары исеменнән тәбриклиләр. Исем кушу әтисе — Сергей Николаевич Поздняков, тимерчелек заводы директоры, шәһәр Советы депутаты Алексей Павлович Суббота һәм башкалар Милуша белән Павелга, аларның улларына озын гомер, нык сәламәтлек, тормышларында зур уңышлар телиләр. — Без бүген һәркайсыбыз рәхәт бер хис кичерәбез,— ди почегглы әти хокукы алган Сергей Николаевич.— Үтенечебез шул: ел саен безгә кунакка килегез. Аралар якын бит: Прага — Чаллы... Самолетта берничә сәгатьлек юл. Без аны, нәни Мартинны. КамАЗ кабинасына утыртып, Татарстан буйлап йөртербез һәм әйтербез: «Бу машинаны синең әтиең дә ясашты.— диярбез.— КамАЗның тимерчелек заводында ул монтажлаган пресслар бик нык булып чыкты». ...Тарих әнә шундый, нәни Мартин. Мин беләм һәм ышанам: син, үз илегезнең герое Юлиус Фучик һәм безнең герой-шагыйребез Муса Җәлил оныклары вәкиле буларак, алар батырлыгына тиң булып үсәрсең. Туу турында таныклыгыңа язылган «Советлар Союзында, Чаллы шәһәрендә туды һәм теркәлде» дигән сүзләргә тап төшермәссең. Тәбрикләү хатымны тууыңа өч ай үткәч — 14 нче декабрьда язам, дигән идем. Бу көннең дә тарихи вакыйгасы бар. 14 нче декабрьда илебезнең барлык газеталарында Советлар Союзы Коммунистлар партиясенең XXV създына КПСС Үзәк Комитетының «1976—1980 елларга СССР халык хуҗалыгын үстерүнең төп юнәлешләре» проекты басылып чыкты. Анда тууына әле бер яшь тә тулмаган нәни Мартин- ның киләчәге турында кайгырткан юллар да бар: «...социалистик илләр белән экономик һәм фәнни-техник хезмәттәшлекне барлык чаралар белән киңәйтергә һәм тирәнәйтергә». Чын дуслар гына бер- берсе турында шулай эчкерсез кайгырта ала. Бу бөек дуслыкны ныгытуга синең инженер әтиең Павел Матула Да зур өлеш кертте. Шушы бәхетле чорда тууың белән ихлас күңелдән котлыйм сине, нәни Мартин! Әйе, КамАЗ — халыклар дуслыгы гиганты. Биредә дуслашалар, туганлашалар. Биредә беренче тапкыр сөю- ярату сүзләре әйтелә. Беренче бәби тавышлары, хезмәт симфониясе авазлары белән кушылып, онытылмаслык музыка тудыра.