Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘДӘБИЯТ ҺӘМ СӘНГАТЬ ЯҢАЛЫКЛАРЫ

ТЕАТРЛАР ГАСТРОЛЬДӘ Июль аенда Г. Камал исемендәге Ленин орденлы татар дәүләт академия театры Уфада гастрольдә булды Тугандаш республика башкаласынын таләпчән тамашачылары аның спектакльләрен бик җылы кабул итте. Гастроль репертуарына К. Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар», Д Вәлневнең «Намус хөкеме», Т Миннул- лииның «Диләфрүзгә дүрт кияү», X Вахитның «Ике кнлен-килендәш». Ф. Яруллиннын «Әнә килә автомобиль». Ю Әминев- нең «Кан кардәшләр» дигән әсәрләре буенча эшләнгән спектакльләр кертелгән иде. Бөек Ватан сугышы чорын гәүдәләндергән «Бер төн» һәм бүгенге Чилидагы фашизмның җинаятьләрен фаш итүгә багышланган «Канлы күләгәләр» кебек пьесалар театрның заман таләпләренә җавап бирергә омтылышын күрсәтәләр. Гастрольләр тәмамлангач, Бөтенроссия театр җәмгыятенең Башкортстан бүлегендә татар артистлары белән дусларча очрашу, аларның иҗаты турында эшлекле фикер алышу булды. Сөйләшүдә катнашкан сәнгать белгечләре, башкорт театрларының режиссерлары һәм актерлары, бүгенге татар театрының иҗади эзләнүләренә югары бәя биреп, сәнгатьне үстерүдәге эшчән- лскләрен тагын да нәтиҗәлерәк итү өчен киңәшләрен дә әйттеләр. Башкортстанның халык артисты X. Кудашев, мәсәлән, бо- лай ди: — Мин татар театрының зур осталары, аның данын еракларга шаулаткан 3 Сол- танов, Ф Ильская. X. Әбҗәлнлов, X Сә- лнмҗанов кебек артистларның уеннарын күргән кеше. . Ләкин бер заман театр тынып калган кебегрәк булды Ә менә бүген элеккеге шөһрәте, даны аңа яңадан кайткан. Монда режиссер М Сәлимжановның өлеше зурдыр дип уйлыйм Мин монда яңа җыр. яна музыка ишеткәндәй булдым 111 Биктимеров һәм Г. Шамуков иптәшләрнең уенын МХАТ театрының мәшһүр артистлары Москвин. Хмелов уеннары белән чагыштырыр идем . Безнең «академиклар» Уфада спектакльләр куйган көннәрдә. Салават башкорт драма театры Казан тамашачыларын үз сәнгате белән сөендерде Бу коллектив соңгы ике елда республикабызның көнчыгыш районнарында — Әлмәт. Түбән Кама. Чаллы шәһәрләрендә, Зәй, Актаныш, Леннногорск якларында байтак спектакльләрен сәхнәгә куйган иде инде. Быел анын Казандагы гастрольләре 9 июльдән 25 июльгәчә дәвам итте. Кунаклар Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театры сәхнәсендә уйнадылар Дусларыбызнын сәнгатен тамашачылар хуплап, алкышлап каршылады. Театр казанлыларны Ә. Мнрзаһнтовның «Аналар көтәләр улларын». Ф Богдановның «Иртәнге томан». Т. Гыйззәтнең «Кыю кызлар», һинд язучысы Кришан Чандр романы буенча эшләнгән «Бер мәхәббәт — мен гашыйк» һәм башка спектакльләре белән таныштырды. Тугандаш Белоруссиянең иң зур иҗат коллективларыннан берсе —М Горький исемендәге Минск рус драма театры үзенең Казандагы гастрольләрен В Шекспирның үлемсез «Макбет» әсәре буенча эшләнгән спектакль белән башлап җибәрде Макбет ролендә — Белоруссия ССРның халык артисты Р Янковский, ә леднМак- бетны СССРның халык артисткасы А Климова уйный Бу спектакльне СССР Культура министрлыгының махсус комиссиясе 1974 елның ни яхшы спектакльләреннән берсе дип бәяләгән. Театр моннан ундүрт ел элек Казанда булган иде Анын шул узган еллар арасындагы казанышларын гастрольләр репертуарында да ачык күрергә мөмкин Монда классика да, бүгенге көннең актуаль проблемаларына багышланган әсәрләр дә бар Белорус драматургы Н Матуков- скийның «Соңгы инстанция», Ленин премиясе лауреаты Ч Айтматов һәм драматург К Мөхәммәтжановның «Фудзияма тавына күтәрелү» дигән әсәрләре буенча эшләнгән спектакльләр Шекспир һәм Шиллер трагедияләре һәм драмалары белән аралаша. ТАТАР ХАЛЫК ТЕАТРЛАРЫНДА Казанның Мехчылар культура сараенда татар драма коллективы 1973 — 1975 елларда уздырылган театр язларында дипломант булган иде Былтыр аңа Халык театры дигән исем бирелде Сәнгать сөючеләр тагын да канатланыбрак, дәртләнебрәк иҗат итә башлады, коллектив зур сәхнә әсәрләрен әзерләргә кереште Быел ул башкорт язучысы М Кәримнең «Кыз урлау» дигән әсәрен сәхнәләштерде һәм аны республикабызның Балык Бистәсе. Алексеевский һәм башка районнарында күрсәтте. • • • Чиләбе трактор заводында татар эшчеләре аз түгел. Сәнгать сөючеләр тарафыннан оештырылган драмтүгәрәк монда да Халык театры дәрәҗәсенә үсте. Быел ул Г. Мннскийның «Аналар» драмасын сәхнәгә куйган Аның режиссеры — артист Гата Сәлнмов Коллектив Чиләбе өлкәсендәге калык театрлары конкурсында шушы спектакль белән катнашты һәм икенче премиягә лаек дип табылды ЧИЛӘБЕДӘ ТУКАЙ КИЧӘСЕ Июнь аенда Чиләбе металлургия заводының культура сараенда татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 90 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль квчә үткәрелде Бу кичәдә башкорт язучысы Вәзих Исхаков, Чиләбедә яшәүче шагыйрьләрдән Рамазан Шагалиев һәм Урал Сафиуллин катнашты. МУСА ҖӘЛИЛ ТУРЫНДА Муса Җәлил иҗатын өйрәнүче галим, филология фәннәре кандидаты Исхак Зәбиров. Үзбәкстанның Карши шәһәрендәге төзелеш предприятиеләрендә һәм оешмаларында эшләүчеләр белән очрашып, алар- га Муса Җәлилнең иҗаты, фашистлар тоткынлыгындагы көрәше турында лекцияләр укыды. Патриот-шагыйрьгә багышланган ул лекцияләр һәр урында зур кызыксыну тудыра. Исхак Зәбиров Кызыл байраклы Төркес- тан хәрби округында чыгарыла торган «Фрунзевец» газетасы игълан иткән конкурста Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләренә багышланган очерклар белән катнашкан Бу очерклар жюри тарафыннан икенче нремиягә лаек дип табыла. СЫНЛЫ СӘНГАТЬ МӘКТӘПЛӘРЕ Республикабызның нефть районнарында монарчы сынлы сәнгать мәктәпләре биш урында бар иде. Шуларның иң зурысы һәм иң «өлкәне» — Әлмәттә. Быел ул үзенең унбиш еллыгын билгеләячәк. Күптән түгел Лениногорск шәһәрендә алтынчы мәктәп эшли башлады. Яна мәктәпнең беренче классында йөзгә якын укучы бар Тәҗрибәле педагоглар һәм профессиональ рәссамнар ярдәмендә алар рәсем, картина, скульптура, декорацияләр ясарга өйрәнәләр, сынлы сәнгать тарихы белән танышалар. САРМАНЛЫЛАР — БОЛГАРИЯДӘ 1976 елда хезмәт ияләренең I Бөтенсоюз үзешчән сәнгать иҗаты фестивале үткәрелгән иде Шунын беренче турын йомгаклау концертында Сарман районы культура йортының «Яшьлек» җыр һәм бию ансамбле Беренче дәрәҗә республика лауреаты исемен яулады. Лауреат Европа илләренең Болгариядә уздырылачак Халыкара яшьләр фестивалендә катнашу хокукы биргән путевка белән бүләкләнде Быел сарманлылар тугандаш Болгариядә булып кайттылар. «Яшьлек» ансамбле анда Софиядәге Георгий Дмитров исемендәге культура сараенда чыгышлар ясый. Коллектив 19 көндә егермедән артык концерт бирә — хор татар, рус һәм башка тугандаш халыкларның композиторлары иҗат иткән җырларны башкара, биючеләр татар халкы биюләрен күрсәтәләр. Болгар дусларыбыз аларны һәркайда туганнарча якты йөз белән каршылый. «Яшьлек» ансамбле Бургас, Плевен. Русса, Тырново шәһәрләрендә һәм Кара диңгез буендагы башка урыннарда да була Халыкара яшьләр фестиваленнән ул 4 алтын. 7 көмеш, 2 бронза медаль һәм Мактау кәгазьләре алып кайта. ХӨСӘЕН ЯМАШЕВ АВТОБИОГРАФИЯСЕ Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институтының гыйльми хезмәткәре И. Абдуллин, архив материалларын өйрәнү вакытында, татар матбугаты, әдәбияты, иҗтимагый фикер үсеше тарихын аңлау өчен кыйммәте зур булган яңа документлар тапты. Татар телендә большевистик матбугат, билгеле булганча. 1905 елгы революциянең давыллы көннәрендә туа. Хезмәт ияләре арасында марксизмны һәм Ленин идеяләрен туган телдә тарату эшендә, массаларны самодержавиегә каршы көрәшкә күтәрүдә РСДРПның Казан комитеты татарча чыгарган прокламацияләрнең роле зур була. Татар телендә большевистик матбугатка нигез салучы X. Ямашевның моңарчы билгесез яткан документлары бу мәсьәләләрне тирәнрәк аңларга мөмкинлек бирәләр. Ул документлар ялкынлы революционерның уку чорын. «Урал» газетасы һәм аның брошюраларын чыгару тарихын, X. Ямашевның көрәшен, гомеренең сонгы елларын тирәнрәк, җентекләбрәк күз алдына китереп бастыралар. Документлар арасында иң әһәмнятлелә- ре итеп Хөсәен Ямашевның үз кулы белән язылган (1909—1911 елларда) өч автобиографиясен санарга кирәк Болар ТАССР Үзәк дәүләт архивының беренче Казан гимназиясе кәгазьләре арасында сакланган. Революциягә кадәр һәлак булган большевикларның автобиографияләре табылу — гаять сирәк күренеш. X. Ямашев автобиографияләре татар яшьләренең революцион көрәшкә килү сәбәпләрен һәм юлларын, беренче татар большевигының халык тормышындагы социаль күренешләргә, үзгәрешләргә, аерым алганда, җәдитчелек хәрәкәтенә мөнәсәбәтен ачып бирүе белән аеруча әһәмиятле. МАКСИМ ГОРЬКИЙ ХАТЛАРЫ Бөек язучы А. М. Горькийның Казан университеты профессоры В. Н. Терновскийга язган хатлары булуы билгеле факт иде Ләкин ул хатлар бик озак еллар табылмый торды. Казандагы М. Горький музее хезмәткәре Наилә Хәмитовна Тур шуларны эзләү өчен Мәскәүгә барды Юлы уйган: әдипнең үз кулы белән язылган дүрт хатның төп нөсхәләре табылды. Тиздән алар музейга куелачак. ЯҢА МАТЕРИАЛЛАР ТАССР Дәүләт музееның ун кешелек фәнни хезмәткәрләр бригадасы республикабызның Алабуга, Минзәлә районнарында булып кайтты. Музей хезмәткәрләре, бу районнарның төрле авылларында йөреп, Татарстан тарихына караган материаллар, беренче төзелгән колхозлар, халык мәгарифен оештыруга кагылышлы әһәмиятле документлар, истәлек язмалар алып кайттылар. ИСТӘЛЕКЛӘР ЯҢАРТЫЛА Республикабыз башкаласы Казанда архитектура памятниклары аз түгел Шулар- ның күбесендә хәзер реставрация эшләре алып барыла. Казан Кремле XVI гасырдагы хәленә китереләчәк Белгечләр бу эшне башладылар инде Хәзер Петропавловск соборында 12—13 нче номерлы стеналарны реставрацияләү бара. Казан шәһәрендәге Әжем мәчете — XIX гасырның үзенчәлекле архитектура истәлекләреннән берсе Соңгы елларда аны реставрацияләү эшләре башланды Күптән түгел генә анда ай куелган һәм алтын йөгертелгән манара очы урнаштырылды. Мәчетнең еллар үтү белән жуелган бик күп архитектура бизәкләре һәм детальләре яңартыла. ЯЗУЧЫ. НӘШРИЯТ УКУЧЫ. «Литературная Россия» газетасының 9 нчы июль санында шагыйрә Саҗидә Сөләйманованың шигырьләре басылды Алармы русчага Р. Кутуй һәм Н Беляев тәр- жемә иткән. «Молодая пвардня» нәшрияты чыгара торган «Родинки» («Чишмәләр») альманахының дүртенче чыгарылышы яшь язучыларның VI Бөтенсоюз киңәшмәсендә катнашкан авторлар ижатына багышланган Анда Татарстан язучыларының яшь буын вәкилләре — Марсель Галиев белән Равил Бохараев шигырьләре бирелә Татарстан китап нәшрияты «Идел — дуслык елгасы» дигән китап чыгарды Аны әзерләүдә Башкорт. Югары Идел. Идел Вятка. Куйбышев, Мари, Мордва, Түбән Идел. Удмурт, Чуваш республикалары һәм өлкәләренең нәшриятлары да катнашкан Җыентыкка Г Коновалов (Саратов). М. Кәрим (Уфа), А. Ахмеров (Ярославль) һ б. авторларның әсәрләре белән беррәт- тән Татарстан авторлары — Марсель Зарн- пов — «Киңлекләр». Жан Миклебаев — «Венеитан ерак-ераклар күренә». Эльмира Ларнчеванын «Тырышлык» дигән әсәрләренә дә киң урын бирелгән. ЯКТАШЛАР ЯНЫНДА Дәүләт премиясе лауреаты, Удмуртия АССРның атказанган культура работнигы Гай Сабитов Кукмарада туып үскән. Күм- тән түгел районның «Гигант» колхозында шагыйрь белән очрашу кичәсе булды Гай Сабитов татар телен туган теледәй якын күрүен, Тукай. Җәлил шигырьләрен оригиналдан тәрже.мә итүен сөйләде Кичәдә аның шигырьләре һәм жырлары төрле телләрдә яңгырады Хужалар шагыйрьгә Кук- мара якларында яшәүче удмуртларны* көнкүреш жырлары язылган магнитофон тасмасы бүләк иттеләр. «ТУГАН ҖИРЕМ... ЗАМАНДАШЛАРЫМ .» Фоторәсем сәнгатенең күренекле остасы булып танылган Әсрар Шакнржановнын нжат күргәзмәсе шулай исемләнгән Аяда авторның иң яхшы хезмәтләреннән 300 рәсем күрсәтелә Игеннәр өлгерде. Әсрар Шакнржаиов фоторәсем сәнгатенә тормышның кайнап торган урыныннан — Кама ГЭСы төзелешеннән килде Ул монтажчы иде. Бервакыт аны газета хәбәрчесе рәсемгә төшереп алды Фотосы Әсрарны канәгатьләндермәде биек арматура фонында кешеләр бик кечкенә булыа чыккан икән «Эшчене зур итеп күрсәтергә кирәк», дип уйлады Шакнржанов һәм, фотоаппарат сатып алып, хезмәттәшләрен рәсемгә төшерә башлады Алгы аланга һәр вакыт кешеләрне куйды Менә егерме ел инде Ә Шакнржанов — фотожурналист Ул төшергән рәсемнәр республика матбугатында, үзәк газеталарда һәм журналларда («Правда». «Известия», «Социалистическая индустрия», «Комсомольская правда», «Труд», «Огонек», «Работница», «Крестьянка», «Радио») урнаштырыла, фотоконкурсларда бүләкләнә, АПН чыгарган басмаларда урын ала. Ә замандашларыбызның олы хезмәтен гәүдәләндергән фоторәсемнәре исә төрле китапларны, «Татарстан», «Советская Татария» дигән альбомнарны күркәм итеп бизәде Фото остасынын күргәзмәсе Әлмәттә, Түбән Камада һәм республикабыз башкаласында күрсәтелде. САБАН ТУЙ БИЗӘКЛӘРЕ Казанда һәм районнарда сабан туйлар үткәрелгән көннәрдә республикабызда йөргән кунаклар арасында АКШтан килгән кино төшерүчеләр дә бар иде. Безгә килүнең максаты турында режиссер һәм сценарийчы Эрвин Ростен болай диде — Америка Кушма Штатлары белән Советлар Союзы арасындагы культура килешүләре нигезендә, «АКШның милли география жәмгыяте» (Вашингтон) һәм СССР- нын АПН агентлыгы бер сәгатьлек документаль кинофильм төшерәләр. Тасма Идел буйларының табигате, анда яшәүчеләрнең тормышы турында булачак Фильмның зур гына өлеше татар халкын, аның тарихын, бүгенгесен, культурасын күрсәтүгә багышлана... Киночылар Татарстан жиренә яшь кеше күзе белән карарга телиләр. Бу «роль»не Казан дәүләт медицина институтының дүртенче курс студенткасы Наилә Сайфуллина һәм аның дус кызлары «башкара». Киногруппа мединститутта. шәһәр больницаларының берсендә Наиләнең хирургия операциясе вакытында ассистентлык итүен төшереп алды. Ул узган урамнар буйлап үтте Кинога төшерүчеләр Чехов базарында булдылар, мәчеткә кереп чыктылар. Группа татар халкының милли бәйрәме — сабан туй күренешләрен күбрәк төшереп алырга тырышты. — Мондый бай төсләргә бизәлгән искиткеч тамаша безнең фильмның дәрәжә- сен тагын да күтәрер дип уйлыйбыз. — диде режиссер. — Безгә бигрәк тә охшаганы шул: сезнең халык үтә эчкерсез һәм кунакчыл. Без кинотасмада да шуны күрсәтергә тырышабыз. СӘНГАТЬ БӘЙРӘМНӘРЕ Казан шәһәренең Киров районы хезмәт ияләре өчен июль бәйрәмнәр ае булды. ТАССРның X еллыгы исемендәге культура сараенда һәм Петров исемендәге паркта, КПССның Киров район комитеты инициативасы белән, сәнгать бәйрәмнәре айлыгы үткәрелде Анда сәнгатьнең һәр төренә аерым көн билгеләнде. «Кино көне» — яңа фильмнар карау, кинопрокат хезмәткәрләре белән очрашулар, кино сәнгате турында зур күргәзмә Ә «Рәсем сәнгате көне»н балалар башлый. Монысында исә асфальтка рәсем ясау буенча конкурс, сынлы сәнгать музеена экскурсия, рәссамнар белән очрашу, «Замана бизәкләре» дигән викторина һәм башкалар. «Әдәбият көне» аеруча жанлЫ һәм кызыклы уза. Башта СССР язучыларынын VI съездында катнашкан әдипләр укучылар белән очраша. Шагыйрь Зәки Нури, рус язучысы Геннадий Паушкнн съездга бәйле уй-фикерләрен сөйли, яңа шигырьләрен укый. Аннары — шагыйрьләрдән Зарецкий, Бронштейн чыгышы Татарстанның халык артисты Айрат Арсланов татар шагыйрьләренең әсәрләрен рус телендә укый— РСФСРның атказанган артисткасы Рәисә Билалова татарча жырлый. < Китап күзәтү, иң яхшы укучыларны бүләкләү, китап базары — болар барысы да «Әдәбият көне»нең истәлекле бизәкләре булды. Театр һәм музыка сәнгатенә багышланган көннәр дә укучылар һәм тамашачылар күңелендә шулай ук онытылмас эз, жанлы тәэсир калдырды