Логотип Казан Утлары
Публицистика

БӨЕК ИДЕАЛЛАР ҖЫРЧЫСЫ

Быел илебез халыклары һәм әдәбият җәмәгатьчелеге гаять тантаналы шартларда совет поэзиясенең горурлыгы, әзербәйҗан халык шагыйре Сәмид Вургунның тууына җитмеш ел тулуны билгеләп үттеләр. Сәмид Вургун — ифрат бай әдәби мирас калдырган әдип. Аның бик күп әсәрләре шагыйрь үзе исән чакта ук илебез һәм дөнья халыклары телләренә тәрҗемә ителә Шагыйрьнең ялкынлы поэзиясе илебез чикләре аша үтеп чыга, һиндстан, Иран, Сүрия һәм үзләренең милли бәйсезлекләре өчен көрәшкә күтәрелгән башка Көнчыгыш хезмәт ияләренең уртак байлыгына әверелә. Сәмид Вургун үз иҗатларын халык тормышы, аның уй-теләкләре белән бәйләгән бөек әзербәйҗан шагыйрьләре Низами, Нәсими, Физули, Сабир һәм башкаларның гуманистик традицияләрен лаеклы дәвам иттерүче була. Аның поэзиясенә, барыннан да элек, тормыш дөреслеге, фәлсәфи фикер тирәнлеге хас. Чорыбызның алдынгы идеалларын, социалистик чынбарлыкның бөеклеген тирәнтен аңлау аңа чын мәгънәсендә халык шагыйре булып җи!легергә ярдәм итә. Сәмид Вургун шигырьләрендә миллионнарча совет кешеләренең социализм һәм коммунизм идеяләренә бирелгән- лекләре ачык чагыла. Аның иҗатының үзебездә һәм чит илләрдә киң популярлый казануының сере әнә шунда. Шагыйрьнең иң якын дусларыннан берсе, күренекле совет язучысы А А. Фадеев, аның иҗатына бәя биреп, болай дигән иде: «Кадерле дустыбыз Сәмид! Синең горур шигъриятең совет халыклары иҗат иткән гүзәл поэзиябез күгендә якты йолдыз булып балкый. Синең поэзияңне миллионнарча совет кешеләре, төрле милләт вәкилләре чиксез яраталар. Мин синең поэзияңә күптән гашыйк». Сәмид Вургун Йосыф улы Вәкилов 1906 елда Әзербәйҗанның элеккеге Казах өязе Югары Сәләхле авылында ярлы крестьян семьясында туа. 1920 елда, Әзербәй- җанда совет власте урнашкач, ул комсомолга керә һәм Казах районы яшьләре арасында культура-агарту эшләре алып бара, авылларда комсомол ячейкалары төзүдә якыннан торып катнаша. 1924 елда Казах педагогия техникумын тәмамлагач, Казах, Куба. Ганҗидәге гомуми белем мәктәпләрендә балалар укыта. Шул елларда «Кызыл каләмнәр» әдәби җәмгыятенә член булып керә. Аның шигырьләре җирле газеталарда, республика матбугаты битләрендә күренә башлый һәм җәмәгатьчелекнең игътибарын үзенә җәлеп итә. Мәскәү дәүләт университетында, соңрак Әзербәйҗан педагогия институтында аспирантурада укыганда аның дөньяга карашы киңәя. Бу елларда ул халыкның культура мирасын, аның иҗатындагы прогрессив традицияләрне туктаусыз өйрәнә. Үзе дә бер-бер артлы халык яратып укырлык матур-матур шигырьләр яза. Озак та үтми, аның әзербәйҗан халкының революцион көрәшенә, җирдә яңа тормыш төзүчеләргә багышланган шигырьләре, «Шагыйрь анты», «Фонарь» исемле җыентыклары басылып чыга һәм ул Әзербәйҗан пролетар язучылары ассоциациясенең актив членнарыннан берсе булып китә. Аның шигырьләре әледән-әле рус теленә тәрҗемә ителә. 1933 елда язылган «Комсомол поэмасы», 1934 елда иҗат ителгән «Үлем кәнәфие» һ. 6. әсәрләре яшь совет поэзиясенең матур үрнәкләре сыйфатында югары бәя ала. Бу чорда Сәмид Вургун меңәрләгән эшчеләр һәм крестьяннар алдында чыгышлар ясый, җәБ мәгать эшләренә көннән-көн ныграк тартыла. 1934 елда шагыйрь Әзербәйҗан ССР Язучылар союзының җаваплы секретаре һәм СССР Язучылар союзы идарәсе члены итеп сайлана. Алда —шагыйрьнең иҗаты чәчәк аткан еллар... Ул -26», «Талыстан» кебек күренекле әсәрләрен яза. 1936 елда ул әзербәйҗан теленә А. Пушкинның «Евгений Онегин» романын, Ш. Руставелиның «Юлбарыс тиресе ябынган батыр». М. Горькийның ♦ «Кыз һәм үлем» поэмаларын, Шевченко, Җамбул, Чавчавадзе шигырьләрен тәрҗемә итә. Рус әдәбиятын яратуы, Пушкин поэзиясенә булган мәхәббәте Сәмид Вургунның тәрҗемәләрендә генә чагылып калмый, ә бәлки бөтен иҗатына уңай йогынты ясый. «Бөек шагыйрь хөрмәтенә» исемле шигъри кереш сүзендә, шул мәсьәләгә тукталып, ул болай ди: Сабый чактан бнрле сөйдем сине . Иҗатыңа синең табындым. Синең шәкертең дип атасалар. Мең кат бәхетлерәк тагын мин. «Евгений Онегин» романы тәрҗемәсе өстендә эшләү шагыйрь өчен поэтик осталыкның яңа югарылыгына күтәрелү баскычы була. «Мин гомер буена Пушкиннан өйрәндем һәм өйрөнәм, — дип яза ул үзе бу хакта. — Аның иҗаты минем өчен нң зур поэтик мәктәп булып тора. «Евгений Онегинвны мин укучы буларак кына түгел, шагыйрь буларак та аңа әсир булган өчен тәрҗемә иттем... «Евгений Онегин» тәрҗемәсе өстендә эшләү миңа нәрсә биргәнлеген бары тик соңыннан гына аңладым. Ул, шагыйрь буларак, миңа уй-ниятләремне сәнгать чаралары аша тормышка ашыру өчен чиксез киң мөмкинлекләр бирде һәм мин аларны «Комсомол». «Вагиф», «Ханлар» кебек әсәрләремне язганда файдаландым». Сәмид Вургун иҗатының иң зур казанышы — «Вагиф» драмасы. Бу әсәр өчен шагыйрьгә 1941 елда СССР Дәүләт премиясе бирелә. Драманың төп герое — унсигезенче гасырда яшәгән күренекле шагыйрь. Ләкин ул үзенең шигырьләре белән генә дан казанган кеше түгел. Ул прогрессив дәүләт эшлеклесе, зур дипломат һәм политик та. Аның биографиясенә бәйләнешле бай материалга таянып, Сәмид Вургун әзербәйҗан халкының азатлык көрәшенә багышланган тирән эчтәлекле патриотик әсәр тудыра. Вагиф— замандашларының иң матур сыйфатларын үзендә туплаган чын мәгънәсендәге халык герое. Туган җиренең бәйсезлеге өчен көрәштә ул Россия ярдәменә, чит ил баскынчылары кол итәргә җыенган Кавказ арты халыкларының булышлыгына таяна. 1939 елда С. Вургун революционер-большевик Ханлар Сәфәрәлиее турында шигырь белән «Ханлар» дигән тарихи драма яза һәм «Азат илһам» исемле шигырь җыентыгы бастырып чыгара. 1941 елда. Низаминың «Хөсрәү һәм Ширин» поэмасы сюжетына нигезләнеп, «Фәрхад һәм Ширин» драмасын яза. Бу әсәр дә Дәүләт премиясенә лаек була. Бөек Ватан сугышы елларында Сәмид Вургунның поэтик тавышы өр-яңа көч белән яңгырый. Аның дошманга карата кайнар нәфрәт белән сугарылган, совет сугышчыларының тиңдәшсез батырлыкларына дан җырлаган ялкынлы шигырьләре илебезнең бик күп халыклары телләренә тәрҗемә ителә. «Байрак йөртүче» шигырендә шагыйрь совет кешеләренең интернациональ дуслыгын чагылдыра: Саргылт чәчле сафташлары арасында Кара чәчле, кара күзле егет тә бар. Алга узар да ул. көчле кулларына Автоматын кыскан килеш байрак кадар, һәммәбеэгә якын да ул. кадерле дә. Ничек сокланмыйсың аның язмышына. Утлар кичеп, борынгы рус шәһәренә Китерде ул Әзербәйҗан намусын да. ' Мәкаләдәге барлык шигырьләр ирекле тәрҗемәдә бирелә 12. «К У . М 10 ф БЫНВҢ КАЛЕНДАРЬ 177 Патриотизм, җиңүгә ышану, халыклар дуслыгы аның поэзиясенең төп темалары» на әверелә. Шагыйрьнең «Ана сүзе», «Шәфкать туташы», «Украина партизаннары» һәм башка шигырьләре совет кешеләрен батырлыкка өнди, аларга рухи көч бирә. Сөмид Вургун поэзиясенең патриотик, гражданлык пафосы тирән лиризм белән сугарылган. Сугыш елларында шагыйрь фронтның төрле участокларына бара, сугышчылар белен өледән-әле очраша. Фронт газеталарында актив катнашкан өчен, Закавказье фронты Хәрби советы аны Почет грамотасы һәм сугышчан медальләр белән бүләкли. Сәмид Вургунның сугыш чоры поэзиясендә илнең җиңүе өчен көчләрен аямаган совет кешеләренең героик хезмәте әһәмиятле урын алып тора. Сугыштан соңгы елларда аның «Яндырылган китаплар», «Негр сөйли», «Мугань», «Иске дуслар», «Ай- гюнв һәм башка китаплары басыла. «Ленинны укыганда» һәм «Гасыр байракчысы» поэмаларында коммунистлар партиясенең, аның юлбашчысы Ленинның бөеклеге, ул төзегән яңа тормышның матурлыгы тасвирлана. Таңыбызны якты иткәнгә Сине ихлас сөйдек. Партия! Бу иртәнең, бөтен гасырның Нигезе син, Бөек Партия! Сугыш тәмамлангач, Сәмид Вургун Англиягә, Польша һәм Германиягә сәяхәт кыла. Анда алган тәэсирләре нигезендә язган шигырьләрен бергә туплап, «Европа турында уйлар» исемле җыентык бастыра. Сөмид Вургун Әзербәйҗан совет язучыларының күренекле вәкиле була. Аңа Әзербәйҗан ССРның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исем бирелә, фәнне һәм әдәбият теориясен үстерүдәге хезмәтләре өчен ул Әзербәйҗан ССР Фәннәр академиясе действительный члены итеп сайлана. Киң колачлы бу әдип совет әдәбиятын үстерүгә үзеннән зур өлеш кертә. Аның А. Пушкин, В. Маяковский, М. Горький, Низами, Вагиф, Җаббарлы һ. 6. язучыларның иҗатлары турындагы хезмәтләре әзербәйҗан әдәби тәнкыйтенең һәм әдәбият белеменең зур казанышларыннан санала. Сәмид Вургунның әдәби- тәнкыйть өлкәсендәге хезмәтләре язучы сүзенең һәм аның практик иҗатының берберсеннән аерылгысыз, бер-берсе белән тыгыз бәйләнештә булуын раслыйлар. Язучыларның II Бөтенсоюз съездында совет поэзиясе турында сөйләгән доклады шагыйрьнең иҗат манифесты дип бәяләнергә хаклы. Анда саналып үтелгән принциплар шагыйрьнең шәхси иҗат практикасы нигезендә ята, шул ук вакытта бөтен совет поэзиясенең үсеше өчен кулланма булып хезмәт итә. Сәмид Вургун тормышны бөтен җаны-тәне белән сөюче шагыйрь була. Бу сөю аның шигырьләренә күчеп, миллионлаган йөрәкләрне җылыта, поэзиясен тирән кичерешле һәм кешелекле итә. Мәхәббәтем! Санап елларны син, Картлыгымны минем белдермә. Күреп туялмадым... бу җир шарын Урап чыгыйк тагын без бергә. Тынмас уйларымның җилкәннәре Океаннарга безне кауласа, — Курыкма син! Якорь сала торган Урын эзләмәдем ләбаса. Туган көнемнән үк зәңгәр күккә. Биек йолдызларга гашыйкмын. Беркая да ашыгып китәр җирем Юк бит минем... һәм мин ашыкмыйм. Әнә шулай ашкынып, янып-ялкынланып яшәгән шагыйрьне рәхимсез үлем 1956 елның 27 маенда бик яшьли безнең арадан алып китте. Сэмид Вургунны татар әдәбияты белән күптәнге дуслык җепләре бәйли иде Ул — Г. Тукай, Г. Ибраһимов. Ф. Әмирхан кебек әдипләр иҗатына тирән хөрмәт белән караган кеше. Аның патриот шагыйрь Муса Җәлил иҗатына биргән югары бәясен укучылар яхшы белә. «Дөньяда һәм дөнья әдәбиятында иҗатлары белән исемнәрем мәңгелек данга күмгән күп кенә шагыйрьләр бар, —дигән иде ул. —Ләкин, шагыйрь һәм герой Муса Җәлил кебек, әсәрләре белән генә түгел, бәлки үлеме белән дә ф исемен мәңгеләштергән шагыйрьләр бик аз. Менә алар; бөек Байрон, Венгриянең л данлыклы халык шагыйре Петефи, герой Юлиус Фучик һәм. ниһаять, Муса Җәлил». < Шуның белән бергә, Сәмид Вургунның үз шигырьләре дә татар матбугатында 5 шактый еш басылып килде. Татарча лениниана томнарында һәм 1967 елда «Дуслык = букеты» сериясендә чыккан «Әзербәйҗан шагыйрьләре» җыентыгында аның байтак $ шигырьләрен очратырга мөмкин. Совет патриотизмы, пролетар интернационализм һәм гуманизм — Сәмид Вургун х поэзиясенең нигезен әнә шулар тәшкил итә. Аның шигырьләрендә совет поэзиясе- ш иең зур йөрәге тибә, поэтик культурабызның иң яхшы традицияләре дәвам итә. Сәмид Вургун шигырьләренең стиле ачык, аңлаешлы, төгәл. Ул калдырган әсәрләрдә тормыш дөреслеге шагыйрьнең уй-хыяллары һәм совет чынбарлыгы романтикасы белән бергә үрелгән. Сәмид Вургун һәм аның иҗат мирасы үлемгә буйсынмый, үлем каршында баш ими.

 

ДЕМЬЯН ФӘТХИ |1906—1943| Данлы Октябрь! Дулкынланган көннәреңдә Була алмадык, кечерәк булдык без: Үкенечле түгел, Шәкелләрдән аккан металл кебек Сиңа коела гомер юлыбыз. у юлларның авторы, татар совет поэзиясендә лаеклы урын тоткан шагыйрь Демьян Фәтхинең тууына 70 ел тулды. Демьян Фәтхи (Касыйм Фәтхетдин улы Фәтхетдинов) 1906 елның 10 Октябренда хәзерге Ульянов өлкәсе. Чардаклы районының Татар Калмаюры авылында туа. Авыл мәктәбендә аннары Самарада (хәзерге Куйбышев) татар-башкорт педагогия техникумының хәзерлек группасында, Казанда рабфакта укый, шул елларда беренче шигырьләрен яза һәм тәрҗемә белән шөгыльләнә. Төрле газета редакцияләрендә, произаодстәод» эшли. Демьян Фәтхинең шигъри яшьлеге 20 нче елларга — Октябрьдан соңгы татар әдәбиятының, поэзиянең гөрләп үсү чорына туры килә һ. Такташ, X. Туфан шигъри мәктәбенең уңай йогынтысы сизелгән әсәрләрендә шагыйрь социалистик революция китергән яңалыклар, үзгәрешләр яктылыгында ил язмышы, халык тормышы, искелек белән яңалык көрәшендә яңаның җиңүе, күмәк тормышка омтылган авыл һәм беренче бишьеллыклар чоры шәһәре турында дәртләнеп җырлады. Рус поэзиясеннән, аеруча Демьян Бедный иҗатыннан (шагыйрьнең псевдонимындагы Демьян исеме до шуннан килә) өйрәнгән Демьян Фәтхи яңа тема, интонация, халыкка үтемле плакат- агитация теле, сурәт чаралары белән чорның актуаль мәсьәләләрен күтәреп чыкты. Аның иҗат диапазоны шактый киң, күпкырлы иде. Гражданнар сугышы батырлары, халыкның үткәндәге авыр юлы, эшче һәм крестьяннар дуслыгы темасына ул «Алтай Б әкияте», «Сабирҗан», авыл хуҗалыгын коллектиөлаштыруга багышланган «Ызансыз кырлар» кебек әсәрләрен бирде. «Тальян» (1929), «Металл тавышлары» (1931), «Без җиңәбез» (1935) һәм башка шигырь җыентыклары, «Бояр урманында» кебек берничә кабат басылган хикәяләр китабы Демьян Фәтхинең яңа чор үзгәрешләрен яктырткан этаплы омтылышлары булды, һ. Такташ, X. Туфан, Г. Кутуйлар кебек ук, ул да яңа совет семьясы, әхлак мәсьәләләрен күтәреп чыккан шагыйрь («Бала», «Сөйгәнемә хат»). Демьян Фәтхинең иҗатында һәм, гомумән, утызынчы еллар поэзиясендә күренекле урын тоткан тагын бер әсәре — «Алтын тайга трагедиясеннән» (1940) поэмасы. Әсәрдә Бодайбодагы алтын приискаларында эшчеләр, шул исәптән татар шахтерлары тормышы, 1912 елда Ленадагы атулар вакыйгалары сурәтләнгән. Хәзер дә яратып укылган бу әсәрдә пролетариатның үткән авыр юлы, халыклар дуслыгы һәм бердәмлеге, социализм юлының тантанасы идеяләре ята. Поэманы «Татар поэзиясе антологиясе» өчен тәрҗемә иткән күренекле рус совет шагыйрьләре аңа зур бәя бирделәр. Зур идеаллар, иҗади планнар белән янып яшәгән Демьян Фәтхи Бөек Ватан сугышында һәлак булды. ИҖАТ ЯЛКЫНЫ СҮНМИ, СҮРЕЛМИ Г. Кайбицкаяга 70 яшь атарстанның халык артисткасы Галия Кайбицкая исемен ишетү белән, татар операсының бүгенге буын кешеләре өчен инде ниндидер сихри романтика пәрдәсе белән өртелә башлаган беренче чоры, дәртле яшьлек дәвере күңелгә килә. Чыннан да, бүген бөтен ил күләмендә үз урыны, хәтта ерак-ерак континентларда да абруе-аты булган опера-балет сәнгатебезнең тәпи баскан сабый чагы кайдадыр- еракта, серле томан артында калган кебек. Мәрьям Рахманкулова, Шәфика Котдусова, Сара Садыйкова, Асия Измайлова, Нияз Даутов, Фәхри Насретдинов, Галия Кайбицкая... кайбер исемнәр хәтта онытыла да башлаган түгелме?.. Юк. яшь һәм урта буын кешеләре аларның барысын да сәхнәдә күреп, тыңлап өлгермәгәнгә күрә генә шулай тоеладыр бу. Кайберләренең тавышлары да тиешенчә язылып ка- лынмаган, җанлы киносурәтләре дә юк... Ә югыйсә, кырык ел да үтмәгән бит әле-. Әмма шул кыска гомер эчендә татар опера һәм балет сәнгате узган юл зур да, мәгънәле дә. Әкиятләрдәге Камыр батыр кебек, ул ай үсәсен көн үсеп, буй җиткереп, бик тиз арада ил мәйданына чыкты, «Алтынчәчме, «Наемщиты, «Шүрәле»се белән бик күп тамаша залларын сокландырды. Сәнгатьнең гомере еллар исәбе белән түгел, ә яулап алынган биеклекләре, тудырылган рухи хасиятләре белән үлчәнә, һәм менә ни өчен без татар опера сәнгатенең беренчеләрен гади башкаручылар, күп санлы сәнгать хезмәткәрләреннән берсе итеп кенә түгел, ә могҗиза тудыручылар, гүзәллек чишмәләреннән берсенең башында торучылар дип кабул итәбез. Шуңа күрә аларның исемнәре безнең өчен тирән бер мәгънәгә ия. Беренчеләр кабатланмый алар. Шул беренчеләр арасында Галия Кайбицкаяның урыны аерымланып тора. Галия Кайбицкая 1939 елдан, опера сәнгатебезнең ныклап аякка басып киткән көннәреннән башлап, ике дистә елга якын сәхнәдә героиняларны һәм башка күп җитди рольләрне башкарып килде. Милли опера героиняларыбызның теле аның саф һәм үткен тавышы аша да ачылды. Сылу кыз Алтынчәчнең дулкынландыргыч образын без Шәфика Котдусова, Галия Кайбицкая кебек артисткалар башкаруында күңелебезгә сеңдердек. Үзенең табигый талантын Г. Кайбицкая сәхнәдә чын профессиональ югарылыкта яңгырата белде. Нәҗип Җиһанов һәм Мансур Мозаффаров, Салих Сәй- дәшев һәм Александр Ключарев, Җәүдәт Фәйзи һәм башка композиторларыбызның әсәрләрендә, Европа классикларының мәшһүр «Травиата», «Риголетта», «Севильский Т цирюльник» һ. б. операларында җырланган дистәләрчә партияләре Галия Кайбицкаяны республикабызның күренекле опера артисткасы итеп танытты. Хәер, «танылу» дип әйтү биредә бик үк төгәл сүз дә булмас. Эш шунда ки, Галия Кайбицкая операга инде утызның өске ягына чыкканнан соң килә. Ә аңа кадәр ул, ун ел буе Татар дәүләт академия театрында эшләп, моңлы тавышка ия сәләтле драма артисткасы булып танылырга өлгерә. Егерменче еллар — татар драма театры сәхнәсендә музыкаль драма һәм комедияләр жанрының чәчәк аткан чоры. Нәкъ шушы елларда Салих Сәйдә- шев музыкаль спектакльләргә җыр һәм инструменталь музыка язу өлкәсендә җилкенеп эшли. М. Фәйзи, К. Тинчурин, Ф. Бурнаш, Т. Гыйззәт кебек драматургларыбыз тарихи-этнографик һәм социаль эчтәлекле яңаданяңа музыкаль әсәрләр иҗат итәләр. Салих Сәйдәшев һәм Татар дәүләт драма театры режиссеры Кәрим Тинчурин Г. Кайбицкаяны әле Казан театр техникумында укыган лата башлыйлар. Тиздән ул театрга артистка итеп алына. Меңнәрчә тамашачыларның мәхәббәтен яулаган «Галиябану», «Асылъяр», «Башмагым», «Зәңгәр шәл», «Наемщик» кебек спектакльләрдә ул, атаклы җырчы һәм артист Ситдыйк Айдаров белән бергә, баш рольләрне башкара. Яшь артистканың беренче сәхнә адымнарында Салих Сәй- дәшевнең роле аеруча зур. Халкыбызның күңел түрендә бүген дә саклана, яратыл җырлана торган Сәйдәш җырларының бик күпләре беренче тапкыр сәхнәдә С. Айдаров һәм Г. Кайбицкая башкаруында яңгырый. Академия театры сәхнәсендә бер-бер артлы яңа рольләр башкарып, махсус музыкаль хәзерлек алса да (Г. Кайбицкая ул елларда музыка училищесын да тәмамлый), драматик артистка булып киткән җырчыбызның язмышына тормыш көтмәгәндә диярлек җитди борылыш алып килә. Бер төркем яшь җырчы-артистлар 1934 елны Мәс- кәүгә, тиздән ачылачак татар опера театры артистларын хәзерләү өчен оештырылган опера студиясенә укырга китәләр. Безнең өчен ул заманда сәнгатьнең өр-яңа бер төре булган опера сәнгатенә тормыш бирү, аны киң юлга чыгару кебек җаваплы да, четерекле дә эшкә халкыбыз үзенең иң талантлы җырчыларын юллады. Атаклы дирижер. СССРның халык артисты Натан Рахлин, мәсәлән, сәхнә гомерләренең шактый зур өлешен драма театрында үткәргәннән соң опера театры сәхнәсенә күтәрелгән җырчыларыбыз турында ишеткәч: «Үз гомеремдә мондый хәлне беренче тапкыр ишетәм»,— дигән. Әмма ничек кенә авыр булмасын, сәнгатькә чын күңелдән бирелгән, хезмәт сө- ючән, халыкка хезмәт итү өчен һәртөрле кыенлыкларны җиңеп чыгарга хәзер торган кешеләр максатка ирешә. 1939 елда, студияне «беренче план җырчысы» дигән диплом белән тәмамлап, Г. Кайбицкая да Казанга кайта һәм яңа ачылган Татар дәүләт опера һәм балет театрында эшли башлый, чын мәгънәсендә аның икенче иҗади яшьлеге башлана. Алтынчәч һем Виолетта, Галиябану һәм Джильдә, Сәрвәр һәм Розина, Рәйхане һәм Марфа... дистәләрчә башка героинялар... Шуның естенә Галия Кайбицкая берничә дистә ел буе республикада һәм аннан читтә зур концерт эшчәнлеге алып бара, аны халкыбызның «саф тавышлы опера сандугачы» дип атыйлар һәм һәркайда сееп каршылыйлар. Дәһшәтле Бөек Ватан сугышы кеннәрендә ул Татарстан делегациясе составында Теньяк-кенбатыш фронтына бара. Казанда оешкан татар дивизиясе ф БЕЗНЕҢ КАЛЕНДАРЬ чвстьләренд», атаклы гармунчы-музыкант Фәйзулла Туишев белән бергә, алгы сызыкта ук диярлек дистәләрчә концерт бирә. Галия ханым хәзер үзенең сәхнәдә үткән еллары, иҗат утында бергә янып, сәнгать казанышларын бергә яулаган, музыка сәнгатен, театрны яңа үрләргә күтәргән- ■үренекле композиторлар, режиссер һәм артистлар турында истәлекләр яза.

Р. ШИРИЯЗДАНОВ