ВАТАН ӨЧЕН ЯШӘРГӘ ӨНДӘДЕ
4Д11 елның 25 августы иде. Шул көнне немец фашистларының Плетцензеә 1ЧЦД төрмәсендә, Берлин вакыты белән 12 сәгать 06 минуттан 12 сәгать 36 минутка кадәр, төп-төгәл ярты сәгать дәвамында, патриот шагыйрь Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләренең башлары киселде. Шушы олы фаҗигага 30 елдан артып китте. Ләкин бу зур югалтуның тетрәткеч әрнүе халкыбыз йөрәгендә йөз еллар дәвамында да сүрелмәс. Гадәттә, шагыйрь яшәгән һәм иҗат иткән урыннар аның кадерле исеме белән бәйләнеп олылана. Ә Моабит?.. Ул немец халкының бөек улы Эрнст Тельман, ут йөрәкле шагыйрь Муса Җәлил кебек көрәшчеләргә читлек, таш капчык булды. Әсирлектә дә фашистларга үлем карары укыган татар халкының баһадир улы янында Үэбәкстан җирендә туып-үскән көрәштәшләре дә булган. Без алар турында берничә мәртәбә язган да идек инде. Әле соңгы араларда гына афишаларда каһарман шагыйрьнең тагын бер көрәштәше—Үэбәкстан улы Хәбибулла Фәйзуллаев исеме күренде. Беек Ватан сугышы кырларында авыр яраланып, есир төшкән Хәбибулла Фәйзуллаев чәнечкеле тимер чыбык артындагы җәһәннәм газапларын татыган, җәлил- челэр сафында торып ул да көрәшкә омтылыш, җиңүгә ышаныч тойгысы кичергән. Фашист басып алучылары, чигенгән саен, тоткыннарны бер концлагерьдан икенчесенә күчереп торалар: Львов, Кельце, Вустрау... — Бер белдерү хәзергәчә күз алдымнан китми, — дип искә төшерә Хәбибулла ага. — Барлык концлагерьларда очрады ул. Шул ук вакытта фашист ерткычларының үз-үзләре өстеннән язган гаепләү акты да иде бу белдерү. Анда болай дип язылган иде: «Белдерү. Кем дә кем мәетләр гәүдәсеннән ит кисеп алса һәм аның бу эше сизелсә, ул үлем җәзасына тартылачак. Лагерь администрациясе». Мондый вәхши манзараны тарих моңарчы да күрмәгән, мин ышанам, моннан соң да күрмәс. ...Хәбибулла Фәйзуллаев әнә шундый вәхшәт тырнагында, Вустрауда чакта Муса Җәлил белән очраша. Аның күңелендә каһарман шагыйрь белән аралашкан ул көннәр гомеренең иң кара һәм иң якты мизгелләре булып урнаша. Шушы көннәрнең караңгы пәрдәсенә Муса Җәлил якты нур булып сирпелә. — Шагыйрьнең лагерьдагы фамилиясе Гумеров иде, — дип искә төшерә Хәбибулла Фәйзуллаев.— Тәбәнәк кенә буйлы, башына һәр вакыт татарча чигелгән кызыл түбәтәй киеп йөргән Муса аз сүзле һәм үтә уйчан иде. Ул чагында Муса Җәлилнең күренекле татар шагыйре икәнлеген белмәсәк тә, аның гади кеше булмавын сизендек. Эшкә чыккан чакларда, хәлсезлектән артка кала башласа, мин аны тизрәк култыклап алырга, аңа таяныч булырга тырыша идем. Ул миңа һәр вакыт: «Энем, кеше чебен шикелле үлеп китмәскә тиеш. Аның туган җире бар. Моны онытма!» — ди торган иде. Караңгы кичләрдә аның тирәсенә шигырь яратучылар җыела һәм алар бу хәлсезләнгән, әмма корыч рухын саклаган кеше яныннан дәртләнеп таралышалар иде. «Кеше чебен шикелле үлеп китәргә тиеш түгел!..»—Бу сүзләр без тоткыннарның сугышчан девизына әверелде. Шушы девиз безне иң авыр хәлләрдә дә Ватаныбыз һәм халкыбыз өчен тормышыбызны саклап калырга өндәп торды. Без Муса Җәлил белән ике ай чамасы гына бергә булдык. 1943 елның апрель башларында Муса безнең белән хушлашты. Аны каядыр алыш киттеләр. Очраклы рәвештә нәкъ шушы вакытларда Хәбибулла Фәйзуллаев үзе де шигырьләр язгалаган. Бу җәһәттән дә ул каһарман шагыйрьдән күп нәрсәгә өйрәнгән. Муса кулында булган, аның киңәше белән кат-кат эшләнгән шигъри тәҗрибәләрен ул иң кадерле ядкарь итеп саклый. Бигрәк тә аның 1943 елда, февраль аенда язылган «Дошманга» дигән шигыре ялкынлы шагыйрь Муса Җәлил шигырьләренең рухына якын тора, алар белән аваздаш яңгырый: Көлмә, әй, дошман! Озакка бармас Башыма төшкән бәхетсез көннәр. Хакыйкать өстен чыкмыйча калмас. Таңнарым атар, узар бу төннәр. Совет кешеләренең ышанычына нигезләнгән әнә шундый батырлык рухы сугышта җиңүче булды. Хәбибулла Фәйзуллаеа хәзер дә иң удар вахтада — Карши төзелеш идарәсендә эшли. Кешелек дөньясының киләчәгенә булган зур ышаныч аның күңелен нәкъ әнә шул көннәрдә биләп алган. Тормышта яшен шикелле ялтыраган Муса Җәлил һәм аның Моабит шигырьләре исә, тынычлык символы булган ап-ак күгәрченнәр кебек, җиһан күгендә, биектә- биектә канат җилпиләр.
Үзбәкчәдән АБДУЛЛА СӘЛӘХЕТДИНОВ тәрҗемәсе.