Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТУКАЙНЫҢ ЯҢА ТАБЫЛГАН ШИГЫРЬЛӘРЕ

Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 1976 ел апрелендә тулачак 90 еллыгына аның дүрт томлык әсәрләр җыелмасы басылып чыгачагы турында хәбәр ителгән иде. СССР Фәннәр академиясе Казан филиалының Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел. әдәбият һәм тарих институты хәзерләгән бу дүрт томлык — үзенең фәнни эшләнеше, тулылыгы белән бөтенләй яңа басма. Анда кертелгән әсәрләргә шагыйрьнең үзе исән чакта чыккан барлык басмалары буенча яңадан текстологик тикшерү үткәрелде, элекке басмаларда киткән текст хаталары, урынсыз- га үзгәртүкыскартулар. «редакцияләүвләр төзәтелде. Беренчел чыганакларның күп элеше үзгәрде, әсәрләрнең язылу һәм басылу даталары дөресләнде. Яңа дүрт томлыкта Г. Тукайның моңа кадәрге басмаларына кертелмәгән әсәрләре дә урын алган. Журналыбызның бу санында укучыларыбызны шагыйрьнең яңа табылган шигырьләреннән кайберләре белән таныштырабыз. Безгә аларны институтның фәнни хезмәткәре, Тукай томнары төзүче һәм әсәрләренә искәрмәләр һәм аңлатма- ■ар бирүче Рашат Гайнанов тапшырды. 1 «Яз». Бу шигырь Уральск шәһәрендә 1906 елның 15 январеннан 1907 елның 15 маена кадәр (барлыгы 17 сан) Камил Мотыйгый-Төхфәтуллин (1883—1940) редакторлыгында һәм Г. Тукайның актив катнашлыгы белән чыккан «Әлгасрел-җәдит» («Яңа гасыр») исемле әдәби, фәнни һәм иҗтимагый җурналның 1907 елгы 4 нче (15 апрель) санында «Г. Тукаев» имзасы белән басылган. «Ахыры бар» дип куелган булса да, ахыры күренмәде. Шигырь Тукайның үзе исән чакта чыккан җыентыкларында да, шулай ук бүгенгә кадәрге бүтән җыентыкларында да юк. Бу хәл әсәрнең язылып бетмәгән булуы яисә «Әлгасрел-җөдитинең шушы 4 нче саны илнең бер генә китапханәсендә дә булмавы белән аңлатылса кирәк. Бу санны узган ел гына институтның фәнни хезмәткәре М. Гайнетдинов Алма-Ата китапханәсеннән табып кайтты, икенче данәсен пенсионерка Бадыйкшанова иптәш институтка бүләк итте. Яз Тыныч торма, каләм, дәртеңне яз, яз! Тагын җитте мөнәүвәр 1 яз, аяз яз. Яза күр, и каләм, яз, гәрчә аз-аз, Дәһ булсын, әйләсен дил иһтизаз2 , яз. Эрергә башлады бозлар вә карлар, Томаннар чыктылар җирдән вә парлар. Төшерә искә язның бу томаны Дөханы ахыр3 , — ахыр заманы. • Мөнәүвәр — нурлы, якты. •ӘЛләсен дил иһтизаз — күңел дулкынлансын. ■Дөханы а х ы р — ахыр заманы —заман ахыры житүен белдергән актыккы уттөтев. Б Кисәктән җанланып, бозлар агалар; Чабалар, берсен-берсе кагалар; Белерсең син боларның мәхшәре1 дип, Бу бозларны — үлекләр гаскәре дип; Өрелмеш дип белерсең санки2 мөгез, Вә яки мөгезен селкеткән үгез 3 . Болар әллә бара дәһшәтле судка4 , Беленми: кайсы—җәннәт, кайсы — утка. Бу галәмне тота бертөрле каушау, Бөтенләй болганадыр, килә шаушау. Бөтен сахра гарип төсләр аладыр, Болыт төсле ала булып каладыр. Бераздан күрсәтәдер чын төсен җир, Чәч орлык, сөр сабан инде, бу — чын җир. Кояш та җып-җылы нурлар сачадыр, Күңелсез җир йөзе күңелен ачадыр. Китә, саубуллаша кыш зәмһәрире11, Чыга җиргә яшел чирәм хәриреа . Терелә, җанланадыр халкы галәм 7 , Яңара халкы Хаува, халкы Адәм 8 . Шулай шул: уйлата яз төрле якны, Димәк ки — бер мәматны 9 , бер хәятны 2 3°. 2 • Мәхшәр — динчеләр уенча кыямәт (дөнья беткән) көндә янадан терелгәя кешеларнен тыелу урыны һәм вакыты •Өрелмеш дни белерсең сан ки м ө г е з — дини мифология буенча, заман ахыры «иткәч. алла тарафыннан махсус билгеләнгән Исрафил фәрештә сур (м»геэ, быргы) өрәчәк (кыя- кыртачвк) һәм барлык үлекләр кубарылып чыгачак, имеш. Монда Тума Корьәнгә нровияли. Санки — әйтерсең лә. гүя • Вә яки мөгезен селкеткән үгез — дини мифология буенча, жлр үгез нигез- а»ре өстендә. үгез исә диңгездәге өч балык өстендә тора: үгез мөгезен селкетсә, җир тетри яки ааяья бетә, имеш •Болар әллә бара дәһшәтле с у д к а — Исрафил суры белән кубарылып «ыиаа •арлык җан ияләре алло каршына хөкемгә барачаклар, имеш. 3 Замһәрнр — суыклык. •Хор н р — ефәк •Халкы галәм — дөнья халкы • flitnpa халкы Хаува, халкы Адәм — алла гонаһлыларпы. ииавсыеларам верна ааып жакая- ■амгә^ гөнаһсыз һәм яманлыларны ожмвхка тибәрәчәк, имеш. “Хаит — тормыш, тереклек, яшәү ■Хифзы сыЯххэт — сәламәтлек, сәламәт булу > ...Ж ир сораучы ярылды — «Азад халык» һәр савында диярлек «Җир һәм ирек!» лоэунгысын күтәрә Монда шуңа ишарә. •Аллаһ дигел бәдәвам — «дәвамлы рәвештә, гел алла исемен кабатлап тор» дпгәв мәгънәдә. Шигырь «Бәдәвам китабы» (Болгар дәүләте чорында язылган авторы билгесез квйле әсәр Беренче тапкыр Казанда Университет матбагасында 1846 елда басылган) шигырьләре стиленә һәм формасына ияреп язылган •Хәятлар мәмат булды — тереклек, тормыш бетте, барысы да үлде • «А з а д» — «Азад халык» газетасы («Азад» газетасы белән бутарга ярамыВ). Китте назад — артка китте, яшәүдән туктады. 1 Яэж ү ж в» м ә э ж ү ж — мифик ике халык Дини мифология буенча. Зелкарнәйм (Александр Македонский), Беек кытай стенасын корып, аларны башта халыклардан аерган, донья бетәр алдыннан стенаны җимереп чыгып, алар жир истендәге барлык нәрсәне ашап бетерен барачаклар имеш. Русларда Гог Магог ’Гор туйса да — агар туйса да. •һәп дәм — гел канлы. •Мисалларыдыр әм-әм (я м я м) — кеше ашаучылар кебек. •Орышырлар — талашыр сугышырлар. • Гыйлләт — авыру. ’ Канлә— кан белән • Валидәт — ата ана. • Әбәд— мәнгегә. ■Сети - сезне " һ ә Р Д ә м - һәр вакыт. ••Агъларга — еларга ••Бәрабәр агълайур — шулай ук елыйлар. ТУКАЯНЫН ЯНА ТАБЫЛГАН ШИГЫРЬЛӘРЕ «••‘(Кыямәт якын килде...)» Уральск шеһоренде 1906 елның 15 июненнан 15ноябрена кадәр (барлыгы 6 сан) К. Мотыйгымның — рәсми, Г. Тукайның фактик редакторлыгында чыккан демократик юнәлештәге, татар телендә беренче рәсемле сатирик «Уклар» журналының 5 нче (15 октябрь) санында «Хәсрәт» псевдонимы белен басылган «Куркынычлы хәбәр. Кыямәт» исемле юмористик парча ахырына урнаштырылган Бу парчасында Тукай демократик юнәлештәге «Азад халык» (Казандә 1906 елның 4 июненнән 12 сентябренә кадәр — барлыгы 15 сан — Галиәсгар Камал редакторлыгында чыга) газетасының либераль-буржуаз «Йолдыз» (Казанда 1906 елның 15 яннарыннан 1918 елның 21 июненә кадәр — барлыгы 1900 сан — Һади Максуди ||1868—1941) редакторлыгында чыга) газетасы белән кушылуын һәм Г. Камалның ■Йолдызнга эшкә керүен тәнкыйтьли. Г. Камалның бу адымын һич те кичерә алмаган Тукай «Дөнья бу, йа!» («Уклар», 1906, 5 нче, 15 октябрь) дигән сатирик шигырендә дә: Социал «Азад халыкнны черносотенный ясап, Һади абзый мәсләгән мәсләк дидерткән деньядыр, — дигән юллар белән тагын бер тәнкыйть уты астына ала. Ниһаять, Казанга килеп, Г. Камал белән бергә «Яшен» исемле сатирик журналын чыгара башлагач та Тукай, журналның 1908 елгы 6 нчы (31 январь) санында «Гем- бертт» псевдонимы белән басылган «Актык сүзләр» исемле кечкенә фельетонында бу темага янә бер кагылып, түбәндәгечә «тешләп ала»: «Азад» гәзитәсе: «Хифзы1 сыйххәт кирәк, сәламәт булырга кирәк, үләргә ярамый», — диде дә үзе назад китте дә барды, ди». «Азад халык» газетасының ,«Йолдыз»га кушылуын тәнкыйть итү өчен Тукай кызыклы форма сайлый: «Куркынычлы хәбәр. Кыямәт» парчасында башта ул мәгърифәтче галим Шәмсетдин Күлтәсинең (1857—1932) астрономия буенча китаплары («һәйьәте җәдидә ысулыны носусе шәргыйә татбикъ», Казан, 1896; «һәйьөте җөдидә», Казан, 1899, «Мөфассал һәйьәте җөдидә», Казан, Университет матбагасы, 1899 һ. б.) турында юмор белән фикер әйткән була, аннары газетаның тукталуын һәм аның редакторы буржуаз газета редакциясенә эшкә керүен Ш. Күлтәси китапларында сөйләнгән йолдызлар бәрелеше нәтиҗәсе итеп сурәтли. Кыямәт якын килде — җир сораучы ярылды2 ; Галимнәр тәүбә кыйлды — аллаһ дигел бәдәвам 3 . Замана ахры булды — хәятлар мәмат булды4 ; Көлгәннәр йөз түбән китте — аллаһ дигел бәдәвам. «Фикер»дән көлгән иде һич сәбәпсез бер «Азад» °; Инде ул китте назад — аллаһ дигел бәдәвам. 3 «Ахырзаман галәмәте». Уральскида 1905 елның 26 ноябреннән 1907 елның май урталарына кадәр К. Мотыйгый редакторлыгында, Г. Тукайның актив катнашлыгы белән чыккан демократик юнәлештәге «Фикер» газетасының 1907 елгы 12 январь (2) санында «Мөәррих» («Тарихчы») псевдонимы белән басылган. Г. Тукай XII йөз Урта Азия суфи шагыйре Сөләйман Бәкыргани шигыре белән ачылган «Бакырган китабы» (беренче тапкыр Казанда 1846 елда чыга) җыентыгындагы төрле шигырьләрнең стиленә һем формасына (ритм, рифмасын файдаланып) ияреп «Хатирәи «Бакырган», «Дөнья бу, йа1», «Тотса мәскәүләр якаң» һ. б. сатирик-юмори- стик әсәрләрен яза. Бу «Ахырзаман галәмәте» шигыре дә шулар рәтеннән. Ул «Бакырган китабывндагы «Килең, дустлар, бу дөнья кичде — ахыр булдия» дип башланган шигырь калыбына салынган. Әсәр югарыда китерелгән «*” (Кыямәт якын килде...)» һәм бүтән байтак шигырьләре белән аваздаш икәнлеге һәркемгә ачык. Бу сатирасы белән Тукай ишан* нардан көлә. Ахырзомон галәмәте Яэҗүҗ вә мәэҗүҗ’ тугай, Озын чапаннан булгай; Җир йөзе фетнә тулгай Шомлыгыннан тидия. Нәфесле булгай үзе, Үтемле булгай сүзе; Корсагы гәр туйса2 да, Туймагай һич тә күзе. Ашагай җирне-суны, Әтәч, күркә һәм куйны; Бик калын булгай муйны, — Камыт сыймас тидия. Ашагайлар һәм адәм, Тешләре булгай һәп дәм 3 ; Мисалларыдыр әм-әм 4 ,— Орышырлар 5 тидия. Милләтеңне белмәсләр, Гыйлләтене6 күрмәсләр; Җилкә, корсак симертеп Тик ятырлар тидия. [Бакирә җыры.] «Әлгвсрел-җ®дит>»нең 1907 елгы 3 иче (15 март) санында басылган «Ай, бат» исемле тәрҗемә хикәясендә Бакирә исемле кыз җыры буларак бирелгән. «Ай, бат!» хикәясе Кавказ халыклары арасындагы элекке кан үчлеге йоласына каршы язылган. Төтен чыккан йөрәкләрдән — чокырларны томан алган; Бөтен кырлар гөнаһсызлардан чыккан канлә 7 алланган. Җылаңыз, валидәт 8 : хәсрәт илән йөзләр чокырлансын; Бу вәхшәтләрне күргәнче әбәд 9 күзләр сукырлансын. Сези 10 чын кызганып, һәрдәмдә " сез агъларга 12 башларда Бәрабәр агълайур 13 кырлар, агачлар берлә ташлар да. ф ТУКАЙНЫҢ ЯҢА ТАБЫЛГАН [Бакирәнең икенче җыры] «Әлгасрел-җәдитвнең шул ук санында басылган. Бу ямьсез тауның өстеннән каһәрле нинди җил исте? Исеп аңсыздан 4 5 ул безнең йөрәкләрне кисеп кичтә. Нә яшьне-картны белде, кыз-егетләрне нә фәркъ 2 иттөа Тоташтан екты, якты, атты, хәсрәтләргә гаркъ3 итте, Исеркәп4 хәлебезне, кычкырып егълый хәҗәрләр дә6 ; Салынды, башларын бөкте, иелделәр шәҗәрләр дә1 . Әгәр сахрага чыксаң, файдасыз,— тик хәсрәтең артыр; Хәяттан 7 биздереп, сирең үлмәгә мәйлеңе тартыр 8 . Кием кимеш кызылдан һәр чәчкәләр, лаләләр, гөлләр; Кубармыш аһ вә фөрьяды 9 алар өстендә былбыллар. Киемнәрне кызыл берлән кара төстән киендек без; Күңелле туйны туйларга җыелдык һәм өелдек без. Вә егъладык ачы күз яшь белән безләр тын алмастан; Вәликин дилдәге 10 хәсрәтне егълап чыгармастан. Исеркәп хәлебезне, кычкырып егълый хәҗәрләр дә; Салынды, башларын бөкте, иелделәр шәҗәрләр дә. «Бакирә җыры» һәм «Бакирәнең икенче җыры» үлчэвен Тукай соңынная А. С. Пушкинның «Золотой петушок» поэмасыннан тәрҗемә булган «Алтын әтәч»»»- дә куллана, хәтта аерым строфаларны да файдалана. Чагыштырыгыз: Исеркәп хәлебезне, кычкырып егълый хәҗәрләр дә; Салынды, башларын бөкте, иелделәр шәҗәрләр дә. «Бакирәнең икенче җыры». Исеркәп ушбу хәлне, кычкырып егълый хәҗәрләр дә; Салынды, башларын бөкте, иелделәр шәҗәрләр дә. «Алтын әтәч».