Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАРСТАН НЕФТЕ ВАТАНГА ХЕЗМӘТ ИТӘ

 

елның җәендә Татарстан нефте үзенең 30 еллыгын билгеләп үтте. Шушы вакыт эчендә республикабыз нефтьчеләре 1 миллиард 300 мең тонна «кара алтын» чыгардылар. Бу — шул чор эчендә бөтен илдә чыгарылган нефтьнең өчтән бере диярлек. Әмма Татарстан нефтенең тарихы бу утыз ел белән генә чикләнми, ул гасыр* ларга барып тоташа. Казан губернасындагы җирле халык XVIII йөз башында ук «җир дегете» бәреп чыккан урыннарга игътибар итә. Петр патша заманында чыккан «Ведомости о военных и иных делах» дигән газетада 1703 елда Казан губернасында нефть булуы турында беренче рәсми хәбәр басыла. Илебездә нефть промышленносте барлыкка килүдән 100 ел элек сәяхәтчеләр Татарстанның кайбер районнарында нефть чыганаклары булу хакында языл калдырганнар. Хәзерге Татарстан территориясендәге Нөдер авылы старшинасы Уразметов бай бу җир асты хәзинәсен файдаланырга да тырышып карый. 1754 елда ул нефть куу заводы сала һәм нефтьтән керосин эшкәртә. Бу завод турында бүтән белешмәләр юк. Мөгаен, хуҗасына ул күп файда бирмәгәндер. Россиядә капитализм үсеш алгач хәзерге Краснодар крае территориясендә Баку, Грозный шәһәрләре тирәсендә нефтьнең гаять бай ятмалары табыла. Узган гасырның алтмышынчы елларында «нефть бизгәге» Идел буена да килеп җитә. Баерга теләп төрле кешеләр нефть эзләргә керешәләр. Бөгелмә алпавыты Малокиенко Сок һәм Чишмә елгалары буенда 75 метр тирәнлектә берничә скважина казытып, 2000 пот асфальт, 100 чиләк керосин ала. Әмма нефть ятмасына юлыкмый, бөлә һәм бу эшне ташларга мәҗбүр була. Идел буендагы җир асты байлыклары чит ил капиталистларын да кызыктыра. 1875 елда Америка геологы һәм капиталисты Шандор бу якларга килеп чыга. Ике ел дәвамында разведка эшләре алып бара. Ул Шөгер һәм Сарабиккол авыллары янында 175—354 метр тирәнлектә ике скважина бораулый. Аннан соң 1878—1880 елларда Бельгиядән «Бранун һәм К°», 1879—1884 елларда «Траузе һәм К°» фирмалары, Швециядән бертуган Нобельләр фирмасы (1910), Англиядән «Казан ойл фильд» җәмгыяте (1913—1914) — болар барысы да Татарстан территориясендә нефть ятмаларын ача алмыйлар. Уңышсызлыкка очраган чит ил капиталистлары, Идел-Урал тирәләрендә нефть юк һәм булуы мөмкин түгел, дигән ялган хәбәр тарата. Алар өчен Россиянең урта бер җирендә нефть промышленностеның үсүе файдалы булмый. Конкуренциядән курыккан чит ил капиталистлары нефть булуы мөмкин булган җирләрне сатып алалар һәм анда разведка — эзләнү эшләренә комачаулыйлар, шуның белән безнең илдә «нефть ачлыгы» тудырырга омтылалар. Бу чорда Россиядә капитализм шактый үсә, аңа арзан ягулык бик күп талап ителә. Әмма нефть чыгару озак вакытлар дәвамь.нда бик акрын үсә: елга 8—10 миллион тоннадан артмый. Барлык нефтьнең 80 процентын Баку бирә. Патша Россиясендә геология фәне белән идарә итүчеләр — Никитин, Ерофеев, Нечаев, Замятин консерватив карашта торалар. Алар, хәзерге Татарстан җиренең Пермь катламнарында кечкенә ятмалар булса да, алардан сыек нефть чыгару мөмкин түгел, 2 дип раслыйлар. Шушы раслау нигезендә һәм чит ил капиталистлары йогын-ысы ~ астында Татарстанда разведка эшләре бөтенләй туктатыла. Алдынгы галимнәр — Мәскәү университеты профессорлары Г. Д. Романовский ~ белән А. П. Павлов, Казан университеты профессорлары Штукенберг, Глоәинский һәм х Ночнский исә бөтенләй башка карашта тора. Алар җир әстенә бәреп чыккан нефть < тирәндәге зур ятмалар белән бәйле дигән нәтиҗәгә киләләр. Әмма ул вакытта без- S нең якларда ике йөзгә якын ел дәвамында барган нефть эзләү эшләре реакцион га- н лимнәрнең җиңүе белән тәмамлана. я Бары тик Бөек Октябрь социалистик революциясе геология фәнен диалектик ма- ы териализм тәгълиматы белән нигезләде һәм аның зур темплар белән үсеше өчен g мөмкинлек тудырды. Гражданнар сугышы иң кызган чорда, 1918 елда, Владимир X Ильич Ленин күрсәтмәсе нигезендә, Баш нефть комитеты төзелде. Аның составына X нефть буенча зур белгеч, соңыннан академик Иван Михайлович Губкин да кертелде, ь Ул — чын-чынлап совет нефть геологиясенә нигез салучы. В. И. Ленин боерыгы буенча, Комитет Татарстан территориясенә экспедиция оештыра. Әмма көчләрнең аз, тех- < никаның зәгыйфь булуы аркасында бу экспедиция уңышка ирешә алмый. Бу уңышсызлык консерватив фикердәге галимнәргә кабат Идел-Урал районнарында нефть ▼ юк дигән теорияне якларга нигез була. Ә И. М. Губкин бу теорияне фаш итеп, ® Идел-Урал төбәгендә эзләнүләрне дәвам иттерергә кирәклеген кабат яклап чыга. д Ягулык кытлыгы бик нык сизелә ул елларда. Бакуда һәм Грозныйда нефть про- < мыселлары элеккеге хуҗалары тарафыннан җимерелгән иде. 1921 елда, нефть про- * мышленностен национализацияләү турында В И. Ленин кул куйган Декрет чыккан Е- вакытта, илдә бары тик 4 миллион тонна нефть алына. Бу—1916 елда чыгарылган ® нефтьнең бары тик 40 проценты гына. Нефть промышленностен аякка бастыру буенча кискен чаралар күрергә кирәк S иде. Идел-Урал районына яңа геологик экспедиция җибәрелде. Владимир Ильич я Ленин, Партия Үзәк Комитеты прогрессив геологларга һәрьяклап булышлык итте, г3 аларга уңышлы эш алып бару өчен тиешле мөмкинлекләрне тудырды. ф Әмма табигать үзенең җир асты байлыкларын бик тиз һәм җиңел генә ачарга теләмәде. Идел-Урал буйларымда чыннан да нефть ятмалары барлыгын исбат итү өчен ун ел ныклы хезмәт кирәк булды. 1929 елда Уралда, Чусовские Городки дигән урында беренче куәтле нефть фонтаны бәрде. И. М. Губкин председательлегендә хөкүмәт комиссиясе Идел белән Урал арасындагы төбәктә системалы рәвештә нефть эзләү буенча бишьеллык (1929—1933) программа әзерләде. Бу вакытта инде бораулау эшләренең техник дәрәҗәсе шактый үсте, ике-өч мең метр тирәнлектәге скважиналар бораулауга мөмкинлекләр булдырылды. Партиянең XVII съездында Урал тауларының көнбатыш һәм көньяк итәкләрендә нефть базасы булдыру буенча мөһим чаралар күрү бурычы куелды. Уралда гына түгел, Идел буе районнарында да нефть эзләү киң җәелдерелә башлый. Партиянең XVIII съезды директиваларын үтәп, нефтьчеләр Куйбышев, Оренбург өлкәләрендә. Башкортстанда зур нефть ятмалары ачтылар. «Икенче Баку» барлыкка килде. 1941 елда инде Идел-Урал төбәгендә 1.8 миллион тонна нефть чыгарылды. Шулай ук Татарстанда да геология-разведка эшләре интенсив рәвештә дәвам итте. XVIII съезддан соң, 1939 елда. И. М. Губкин инициативасы белән, Татарстан геология-разведка тресты оештырылды. 1943 елның җәендә, каты сугышлар барган вакытта, Шөгер янында нефть ятмасы барлыгы беленде. Беренче җиңүчеләрнең — бораулау мастеры Гарифулла Хәмидул- линның, геологлар Анатолий Венедиктович Лукин белен Сергей Петрович Егоровның исемнәрен без хәзер дә хөрмәт белән искә алабыз. Татарстан нефтенең туган көне дә безнең хәтерләрдә ньж саклана— 1943 елның 3 августы. Беренче җиңү белән канатланган нефть оазаедчиклары тирәнрәк геологик катламнардан нефть эзләүгә күчтеләр. 1946 елда Баулы янында девон нефте ятмалары. 1948 елда уникаль Ромашкино ятмалары ачылды. Ромашкинода борауланган беренче скважина әле дә нефть бирүен дәвам итә. Ромашкино ятмаларын ачкан геологларга, бораулаучы-разведчикларга, галимнәргә— М. Ф. Мирочникка, А М. Мельниковка, С. П. Егоровка, И. А. Шпильманга, А. П. Клешовка, С. Ф. Федоровка, Н. С. Голобоковка, С. И. Маковскийга, А. В. Лунинга, ф Г. Ефремовка, С. И. Агеевка Дәүләт премияләре, ә А. А. Трофимукка исә Дәүләт премиясе лауреаты һәм Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелде. Күп кенә эшчеләр, нефтьчеләр орденнар һәм медальләр белән бүләкләнде. Хәзер, «Татнефть» берләшмәсе оештырылганга 37 елдан соң, без горурланып әйтә алабыз: трест коллективы партия Һәм халкыбыз ышанычын аклады, бай практик тәҗрибә белән коралланып, хәзерге заман техникасы ярдәмендә, хезмәтен, эзләнүләрен дәвам иттерә. Нефть разведчиклары Татарстан территориясендә генә 130 нефть чыганагы ачтылар. Аларга 760 нефть ятмалары керә. Разведка эшләре барлы» перспектив районнарда бара. Хәзер инде бораулау вышкалары Кама тамагы янында Идел буенда да, Казан тирәсендә дә күренә. Нефть эзләүчеләр 1954—1959 елларда аеруча зур уңышларга ирештеләр. Яңа Зирекле, Бондюг, Түбән Кама, Беренче май, Алабуга, Салагыш, Озерное. Комарове*, Конзулинск тирәләрендә бай нефть ятмалары табылды. Республиканың көньяк-көнчыгыш якларында да разведка дәвам итә. Ул якта инде Октябрь Норлаты, Татар Канды* зы, Тавель, Ямаш, Ульяновск, Макаровск һ. б. нефть ятмалары ачылды. Татарстан соңгы елларга кадәр, Себердә нефть табылганга чаклы, җир астыннан эзләп табылган сыек ягулык запасы буенча илебездә беренче урынны алып килде. Нефтьне эзләп табу әле эшнең башы гына. Табылган хәзинәне җир өстенә чыгару, •ны кыска вакыт эчендә халык, ил байлыгы итү эшләре дә шулай ук катлаулы булды. Нефтьчеләр үз индустриясен промышленность бөтенләй булмаган районнарда башлап җибәрделәр, һәм ул кыска вакыт эчендә барлыкка килде. Чөнки безгә бөтен ил ярдәм итте: кечкенә генә Бөгелмә станциясенә төрле яклардан эшелоннар бербер артлы агылып кына торды. Уралдан бораулау җайланмалары, Куйбышев, Волгоград, Пермьнән вышкалар, бораулар, Әзербәйҗаннан трубалар. Мәскәү, Ленинград, Уфа, Грозныйдан төрле промысел җиһазлары килде. Шул ук вакытта Бөгелмә төрле яклардан дистәләрчә тәҗрибәле бораулаучыларны, нефть чыгаручыларны кабул итте. Якын-тирә авыл кешеләре дә нефтьче һөнәрен үзләштерергә керештеләр. Ул вакытта, хәзерге кебек үк, нефтьчеләрнең девизы бер иде: «ватанга нефтьне күбрек бирик!» 1950 елда Татарстан нефтьчеләре, илебезнең башка районнарындагы нефтьчеләр белен берлектә, «Бик яхшы сыйфатлы бригада» исемен алу өчен бөтен союз социалистик ярышына кушылдылар. Алар арасында Баулы бораулау конторасыннан яшь мастер М. Нургалиев, «Татарстанразведка» трестының нефть чыгаручыларыннан К. Хөсәенов, И. Бычков, А. Ураков, С. Кокалин, Ш. Мотыйгуллин бригадалары бар иде. Бу ярыш аннан соңгы елларда традициягә әверелде. Шуны да әйтергә кирәк: «Татнефть» берләшмәсе оешканнан бирле андагы предприятие коллективлары, бригадалар һәр елны бөтен союз социалистик ярышында алдынгы урыннарны алып киләләр. Татарстан нефтьчеләре күп тапкырлар бораулау эшләрен югары темплар белән башкару, техник прогрессны тизләтү, күп скважиналарга хезмәт күрсәтү, нефтьне югалтуларга каршы көрәш буенча социалистик ярыш инициаторлары булдылар. Республикабыз нефтьчеләре 1950 елдан башлап һәр елны нефть чыгару планын арттырып үтиләр. Илленче елларда Ромашкино ятмаларында иң мөһим эш — бораулау эше ило Скважиналар күбрәк кирәк!—Татарстан нефтьчеләре бораулау эшләрен камилләштерү өчен шулай тырышты. Бораулау эше авыр һәм катлаулы, һәр бораулау вышкасы үзе бер завод ул. Бораулаучылар үз хезмәтләренең нәтиҗәсен — нефтьне генә күрмиләр. Әлбәттә, алар капшап кына борауламыйлар — геологик-техник наряд була, анда барлык үтеләсе токымнар күрсәтелә, борауланасы горизонтларга характеристика бирелә, скважинаның торышын төрле приборлар белдереп тора. Шулар ярдәмендә нефть катламына җиткәнче ике километрга якын тау токымнарын тишеп үтелә. Татарстан нефтьчеләренең тагын бер мактаулы эше шунда: алар ул вакыт өчен «ле яңа булган турбобурны бик тиз үзләштерделәр, аның моңа кадәр күрелмәгән мөмкинлекләрен ачтылар. 1950 елда А. Юдин бригадасы турбобур белән станок-айга 1000 метр бораулады. Заманы өчен бу зур казаныш булды. Аңа кадәр бары тик 200—250 метр гына бораулана һәм бер скважина бораулау өчен 180—200 көн кирәк иде. Берничә айдан А. Юдин рекордын яшь мастер М. Нургалиев бригадасы узып китте. Бригада станокайга 1225 метр бораулады. Ә 1953 елда Мөгаллим Гыймазов бригадасы 3023 метрга җитте. Ул турбобурны әйләндерү өчен эремә урынына су кулланды. Аңа кадәр су технологик процессны дорфа бозу булып санала иде. Татарстан бораулаучылары үзләренең бер-бер артлы рекордлары белән дан алдылар. Хезмәт җитештерүчәнлеге күтәрелгәннән-кутәрелде: Д. Нурисламов бригадасы станок-айга 5 мең 600 метр... Н. Драцкий бригадасы — 6646 метр... Сунцевныкы исә 6778 метр! Техниканы һәм технологияне камилләштерү, эшне эффектлы оештыру, кадрларның квалификациясен күтәрү нәтиҗәсендә еллык бораулау 30—35 мең метрдан 1973 елда миллион ярым метрга җитте. Бер скважина бораулау өчен киткән акча өч мәртәбәгә якын кимеде. Вышка монтажлаучылар ирешкән уңышлар турында да берничә сүз. Илленче еллар башында, бораулаучылар турбина белән бораулауны үзләштергән чорда, вышка төзү 30—40 көнгә сузыла иде. Бораулаучылар вышка төзелеп беткәнне көтеп, озак вакытларны бушка үткәрергә мәҗбүр булдылар. Бораулау темпы үскәннән-үсә барганда вышка төзүчеләрнең барлык эшләрне кулдан башкарулары белән килешергә мөмкин түгел иде. 1952 елның 12 октябре илебездә вышка төзү тарихына матур сәхифә булып керде. Бу көнне беренче тапкыр вышка блоклап күчерелде: өч километр ераклыкка күчерү өчен бары тик ике тәүлек кирәк булды. Вышка төзүдәге бу яңа алым бөтен берләшмә буенча бораулау темпын үстерергә, республикадагы нефть ятмаларын үзләштерүне тизләтергә, нефть һәм газ чыгаруны даими арттыра барырга мөмкинлек бирде. 1952 елда эксплуатация вышкасын төзүгә 36, разведка вышкасын 95 көн кирәк булган булса, хәзер алар 2,7 һәм 7,6 көндә корылып бетә. Тиз үсеш өчен нефть ятмаларын эшкәртү буенча яңа алымнар эзләргә кирәк иде г3 Ромашкино ятмалары, мәсәлән, үзенең күләме һәм запасы буенча илебездә иң я зурлардан булып исәпләнде. Галимнәр исәпләгәнчә, аларны традицион юл белән эшкәртсәң, моңа 300 ел кирәк буласы икән. Республикабыз нефтьчеләре һәм Бөтенсоюз нефть фәнни-тикшеренү институты галимнәре бу проблеманы хәл итү өчен зур эзләнүләр алып бардылар. Хәтта Башкортстанда һәм Баулы ятмаларында инде киң кулланылган тирәли суландыру юлы белән катлам басымын күтәрү ысулы да биредә ярамый иде. Өр-яңа ысул кирәк! һәм ул табылды. Татарстан нефтьчеләре дөньяда беренче булып эчтән суландыруны уңышлы кулландылар. Бу исә нефть чыгаруны 6 тапкырга арттырырга, йөзләрчә миллион сум дәүләт акчасын янга калдырырга мөмкинлек бирде. Нефть ятмаларын эшкәртүнең яңа системасын уйлап тапкан һәм аны уңышлы кулланган өчен «Татнефть» берләшмәсенең бер төркем хезмәткәрләренә һәм Бөтенсоюз нефть фәнни-тикшеренү институты галимнәренә: Ф. А. Бегишев, П. С. Васильев. Р. Ш. Мингәрәев, М. М. Иванов. А. П. Крылов, М. И: Максимов, А. П. Чопоров. В. А. Каламкаров, А. Т. Шмаревларга 1962 елда Ленин премиясе бирелде. Эчтән суландыру системасы яңа проблема —су проблемасын хәл итүне китереп чыгарды. Шуны әйтү дә җитә: хәзер катламга тәүлегенә ярты миллион кубометрдан артык су кудырыла. Ә скважина һәртөрле суны кабул итми, аңа махсус чистартылган су кирәк. Якын-тирәдәге Зәй. Чишмә елгалары гына җитмәде, алтмышынчы еллар башында Карабаш сусаклагычын кордык. Ул хәзер менә дигән ял итү урыны да. Әмма бу проблеманы хәл итүдә иң мөһиме — Камадан су юлы үткәрү булды. Бу бик эур корылма. Кама суы трубалар буйлап 150 километрдагы нефть чыгару объектларына кудырыла. 1967 елның җәендә катламга беренче миллиард кубометр су куылды. Бу үзенә 3 Ә М ВӘЛИ ХАНОВ ф ТАТАРСТАН НЕФТЕ ВАТАНГА ХЕЗМӘТ ИТӘ Операторлар. М. Хәеретдинов рәсеме. күрә кечкенә бер юбилей иде. Ә 1971 елның 14 маенда Татарстан нефтьчеләре беренче миллиард тонна нефть чыгардылар. Бу ике миллиард саны арасында бәйләнеш зур. Эчтән суландыру алымы кулланылмаса, бер миллиард тонна нефть чыгару бик озак елларга сузылыр, моның өчен бик күп дәүләт акчасы тотылыр иде. Шуны искә төшерик: бер миллиард тонна нефть чыгару өчен Баку нефтьчеләренә ярты гасырдан артык вакыт кирәк булды. «Татнефть» берләшмәсенең тагын бер казанышы шул: бездә чыгарыла торган нефтьнең үзкыйммәте илебездәге башка нефть районнарындагыга караганда шактый арзан. Нефть продуктларын кулланучы объектларга якын урнашканлыктан, Татарстан нефтен күчерү дә арзанга төшә. 1973 елда һәр эшчегә чыгарылган нефть бу тармак буенча илдәге санга караганда ике мәртәбә артык булды. 1956 елда ук инде «Татнефть» берләшмәсе нефть чыгаруның күләме буенча, Бакуны һәм Башкортстанны узып китеп, илебездә беренче урынга чыкты. Озак вакытлар дәвамында Татарстан бөтен союзда чыгарыла торган нефтьнең өчтән бер өлешеннән артыгын биреп килде. Бу үзгәреш халык хуҗалыгына 20 миллиард сум саф табыш бирде, нефть чыгаруга тотылган акча алты мәртәбә артып кайтты. «Татнефть» берләшмәсе, үзенең оешкан көненнән башлап, нефть ятмаларын эксплуатацияләү ысулларын камилләштерүгә зур игътибар бирде. Бу җаваплы участокта төп рольне операторлар үти. Баштарак нефть скважиналары бер-берсеннән еракта һәм һәр скважинага бер оператор хезмәт күрсәтә иде. Ә бу тәүлегенә өч оператор кирәк дигән сүз. Яңгыр астында да. буранда да, караңгы төннәрдә дә скважиналарга илтә торган сукмаклар буйлап кеше шәүләсе күренергә тиеш... Аның эше гаять авыр иде ул вакытларда. Моны җиңеләйтү өчен бездә бик күп чаралар күрелде. Озак эзләнүләрдән соң, Татарстан нефтьчеләре. Татарстан нефть фәнни-тикшеренү институты галимнәре белән берлектә, насос-компрессор трубаларын пыяла белән каплау ысулын уйлап таптылар. Соңрак труба эчләрен махсус сумала белән каплау да үзенең уңай нәтиҗәләрен күрсәтте. Гаять зур хезмәт таләп итә торган парафиннан чистарту проблемасы шулай хәл ителде. Бу ысул хәзер илебезнең бик күп нефть районнарында кулланыла. Әмма шулай да әле һәр смена саен бер оператор эшли иде. Тикшеренү, эзләнү нәтиҗәләрен тирәнтен анализлаганнан соң, скважиналарны җирле автоматика эле- ментлары белен тәэмин иткәч, операторның, производствога зыян китермиме, барн ' тик бер сменада гына эшләргә мөмкинлек расланды. Хәзер, инде унбиш ел үткәч, моңа беркем дэ гаҗәпләнми, хәтта яшь операторлар элек скважиналарга тәүлек буена хезмәт күрсәтелгәнен белмиләр дә. Татарстанда нефть чыгару интенсив рәвештә алып барыла. ф? Бу — скважиналардагы нефть фонды белән эзлекле һәм планлы эш итүне сорый. л Менә шуның өчен дә туктап калган скважиналарны сафка бастыру, аларны җир g астында ремонтлау, капиталь ремонт үткәрү юлы белән сафка бастыруга зур игътибар м юнелтелә. Мәсәлән, 1973 елда гына да скважиналарга 2617 шундый капиталь һәм g 17860 агымдагы ремонт үткәрелде. 2 Илленче еллар ахырында Татарстан нефтьчеләре алдына промыселларның үзлә- к рендә нефтьне тоздан аеру һәм стабильләштерү бурычы куелды. Бу эш нефтьчеләр Ь өчен гадәтләнмәгән яңалык иде. Шуңа карамастан, безнең нефтьчеләр кыска вакьп £ эчендә бу яңа производствоны үзләштерделәр, бу эшне тормышка ашыру өчен яңа ® җайланмалар корылды. Аларга хезмәт күрсәтүче яңа белгечләр әзерләнде. Нефтьне ы әзерләүдәге бу яңалык «Дуслык» нефть үткәргече өчен кирәк иде. Ә ул турыданg туры Әлмәт шәһәреннән башлана. Хәзер Татарстан нефть промыселларында әзер- х ләнгән югары сыйфатлы нефть Европадагы социалистик илләргә — Польшага, Чехо- = Словакиягә, Германия Демократик Республикасына, Венгриягә җибәрелә. Моннан берничә еллар гына элек нефть районнары өстеннән самолетта очканда < скважина яннарында факеллар дөрләп януын күрергә мөмкин иде. Матур күренеш < иде бу. Хәтта шагыйрьләр алар турында күп кенә шигырьләр яздылар. Әмма безнең өчен, нефтьчеләр өчен, бу зур кимчелек булды, чөнки бик кыйммәтле чимал бул- “ ган газ янып юкка чыга иде. Аларны җыеп саклау һәм файдалану озак вакытлар ® дәвамында безнең нефтьчеләр өчен зур проблема булып килде. Моның өчен мең- х нәрчә километр промысел коммуникацияләре, йөзләрчә насос һәм компрессор стан- < циялөре төзергә, газны чистартырга, бу арзан, шул ук аакытта чиксез файдалы про- £ дуктны заводларга, промышленность һәм көнкүреш өчен файдаланучы предприятие- ч ләргә озатырга кирәк иде. Соңгы елларда инде газ факеллары нефть районнары пей- ™ зажын «бизәми». Татарстанда һәр елны дүрт миллиард кубометрдан артык газ чыгарыла һәм файдалануга тапшырыла. Нефть белән чыга торган газ Ленин комсомолы п исемендәге Миңлебай газ-бензин заводында эшкәртелә. Татарстан нефтеннән һәм га- « эыннан алынган продуктлар Түбән Кама нефть-химия комбинатында, республикабыз ._ башкаласы Казанда, Әлмәт, Бөгелмә. Чаллы, Лениногорск шәһәрләремдә, Җәлил, Аз- • накай, Баулы һ. б. бик күп урыннарда файдаланыла. Берләшмә коллективы зур нефть өчен көрәштә «булдыра алмыйм» дигән сүзне белмәде һәм белми. Ул үзенә тапшырылган иң катлаулы бурычларның теләсә кайсын хәл итәргә сәләтле. Коллективны яңадан-яңа үрләргә әйдәүче көч — социалистик ярыш. Ул өсәмө эчке резервларны ачарга, производствода рационализаторларның һәм новаторларның иҗади инициативасын үстерергә зур этәргеч бирә. Төмән нефтьчеләре белен социалистик ярышта Татарстан нефтьчеләре җиңүче булып чыкты. 1975 елда нефтьчеләр көнендә «Татнефть» берләшмәсенә профсоюзлар Үзәк Комитетының күчмә Кызыл байрагы тапшырылды Берләшмә коллективы тугызынчы бишьеллык планны 1975 елның сентябрь башында вакытыннан элек үтәде. Бишьеллык чорында бораулаучылар барысы 7 миллион 300 мең метр тау токымы борауладылар. Бу —4490 скважина дигән сүз. Планнан тыш 759 скважина борауланды. Берләшмәдә партия, профсоюз, комсомол оешмалары, администрация белән берлектә, һәр патриотик башлангыч киң үсеш алсын өчен, Татарстан нефтьчесе исемен югары йөртү, тирән белемгә, югары квалификациягә ирешү өчен барлык чаралао күрелә. Республикабызның нефть чыга торган якларындагы шәһәрләрдә эшче яшьләрнең кичне һәм смена мәктәпләре, нефть һәм газ техникумнары эшли. Инде унбиш елдан артык яшәү дәверендә Мәскәү нефть, химия һәм газ промышленносте институтының Татарстандагы кичке филиалымда йөзләрчә нефтьчеләр производстводан аерылмыйча югары белем алдылар. Илебезнең төрле вузларында белем алучылар да бик күп. Предприятиеләрдә уку комбинатлары, төрле семинарлар, алдынгы тәҗрибә, коммунистик хезмәт мәктәпләре эшчеләрнең квалификациясен күтәрәләр, рвционали- зация һәм уйлап табуны киңәйтүгә ярдәм итәләр. Бездә һәр елны диярлек алты-җиде мең камилләштерү тәкъдиме тормышка ашырыла, алар тугыз-ун миллион сум дәүләт акчасын янга калдырырга мөмкинлек бирә. Хәзер коллективта һәр алты эшченең берсе — рационализатор. Нефтьчеләр гел эш белән генә мәшгуль түгел. Алар матур итеп, күңелле итеп ял итә дә беләләр. Үзешчән сәнгать коллективлары, бию ансамбльләре, хор капеллалары республика конкурсларында даими рәвештә алдынгы урыннарны алалар. Спортчыла- рыбызның да уңышлары шактый. Әдәби китапларны да нефтьчеләр күп укый, һәр концерт һәм спектакль — нефтьчеләр өчен зур бәйрәм. Әлмәттәге Татар драма театры чын-чынлап милли культураның учагы булып әверелде. Газеталарга, техник, әдәби журналларга язылучылар елдан-ел арта бара. Болар барысы да Татарстан нефтьчеләренең культура зәвыклары үсә баруы турында сөйли. КПСС Үзәк Комитеты, Совет хөкүмәте нефть промышленносте үсеше турында даими кайгырта, нефтьчеләрнең фидакарь хезмәтенә зур бәя бирә. Безнең коллектив членнарына дүрт мәртәбә югары хөкүмәт бүләкләре бирелде. 1970 елда Татарстан Ватанга 100 миллион тонна нефть бирде. Сигезенче бишьеллыкта Татарстан нефтьчеләре 463 миллион тонна «кара алтын» чыгардылар. Бу казанышны хөкүмәтебез зур бәяләде. Биш кешегә Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелде, меңгә якын кеше орденнар һәм медальләр белән бүләкләнде, «Әлмөтнефть» идарәсенә Ленин ордены тапшырылды. Тугызынчы бишьеллыкта нефть промышленностен үстерү буенча КПССның XXIV съезды директивалары республика нефтьчеләрендә яңа хезмәт энтузиазмы тудырды. Бишьеллыкта һәр елны 100 миллион тонна нефть алырга дигән вәгъдәләрен алар үтәп кенә калмадылар, югарыда әйткәнчә, арттырып үтәделәр, һәм менә күптән түгел газеталарда шатлыклы хәбәр басылды: бишьеллыкның хәлиткеч елында ире- шелгән уңышлар өчен безнең коллективның 485 кешесе СССР орденнары һәм медальләре белән бүләкләнде, ә оператор А. Сафиуллинга иң югары хезмәт бүләге— Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелде. Республика нефтьчеләре үз максатларын ачык күрәләр: ул — бай нефть ресурсларын Ватанга хезмәт итәргә тапшыру. Хәзер Ленин орденлы «Татнефть» производство берләшмәсе 50 мең кешедән торган бердәм коллектив. Аңа унбер нефть һәм газ чыгару идарәсе, өч бораулау эшләре идарәсе, өч разведка эшләре идарәсен берләштергән «Татнефтьгаз» тресты, уннарча ярдәмче предприятиеләр һәм оешмалар керә. Нефтьчеләр хәзерге заман техникасы, соңгы фәнни казанышлар белән тәэмин ителгән. Болар киләчәктә нефть чыгару эшләрен интенсификацияләүне тагы да үстерергә, техник, технологик, оештыру эшләрен тагын да камилләштерергә мөмкинлек бирә. Беренче миллиард тонна нефтьне Ватанга 26 ел эчендә биргән идек, ә икенче миллиард тонна «кара алтын» унбер-унике ел эчендә тапшырылыр дип ышанабыз. Безнең төп бурычыбыз шул, хыялыбыз, хезмәтебез шуңа юнәлдерелгән.