СӘХНӘ КАҺАРМАНЫ
Мөхтәр Мутинның 90 еллыгына ешелекнең азатлык өчен көрәшен, якты һәм саф идеалларын театр сәхнәсендә маяк итеп күтәргән, зур актерлык талантын, гаять көчле темпераментын шул изге максатка хезмәт итүгә багышлаган Мөхтәр Мутин иҗаты татар театр сәнгатендә җуелмаслык эз калдырды. Мондый көрәшче актер-гражданинны, халыкның тирән катлауларын төптән кузгатып, азатлык, социаль гаделлек һәм бәхет өчен көрәшкә күтәргән революция генә тудыра ала иде. Шуңа күрә дә Беренче рус революциясе һәм аннан соңгы яңа революцион күтәрелеш елларында сәхнәне ялкынлы идеаллар өчен дау мәйданы итеп, хөр фикерләр дөрләтү өчен файдаланган Мутин кебек кешеләрнең театр сәхнәләренә күтәрелә башлавы гаять мөһим һәм зарури күренеш булды. Мөхтәр Мутин хәзерге Татарстан АССРның ямьле төбәкләреннән берсе саналган Актаныш районы Такталачык авылында 1885 елның (иске стиль белән) 20 декабрендә крестьян гаиләсендә туган. Булачак артистның әнисе Мәрьям апа яхшы белем һәм тәрбия алган хатын була. Ул иренең дуамаллыгына түзеп, буйсынып яшәргә теләми; аның иске тормыш-яшәеш тәртипләренә баш бирмичә, биш яшьлек малаен альт, авылдан чыгып китәргә йөрәге җилә. Бәләбәйгә, туган йортына кайтып, ул бөтен гомерен баласын тәрбияләүгә багышлый, көн-төн чигү чигә, акча җыеп, Мөхтәрне гимназиягә урнаштыруга ирешә. Малайда укуга сәләт иртә уяна, ул аеруча әдәбиятны ярата, төннәр буе шигырь китапларын мавыгып укый. Гимназиядә укыганда ук классташ дуслары белән бергә әдәби түгәрәкләргә йөри, укучылар куйган спектакльләрдә катнаша. Укуын тәмамлап, Уфадагы үзәк мөселман дини идарәсендә бухгалтер булып эшләгәндә Мутинның театрга мәхәббәте тагын да ачыграк юнәлеш ала. Шәһәр приказчиклары белән бергә, алар төрле вак концертлар, соңрак кечкенә спектакльләр куя башлыйлар. Яшь Мутинның мәгълүм җырчы Фәттах Латыйпов белән оештырган концертлардагы ялкынлы чыгышларын Оренбург һәм Уфа шәһәрләрендә яшәүчеләр бик җылы кабул итәләр. Рус телен яхшы үзләштергән Мөхтәр тиздән Уфада һәм башка шәһәрләрдә революцион рухлы рус яшьләре белән таныша. Русның революциягә кадәрге күренекле тел осталарыннан берсе Дарьялов концертларында катнашуы, алдынгы провинциаль интеллигенция вәкилләре белән элемтәдә булуы аны, әлбәттә, Уфаның дин әһелләре белән бәрелештерми калмый. 1906 елда Мутин дини идарәдәге эшеннән куыла. Беренче рус революциясе дулкыннары тынгысыз йөрәкле, эзләнүчән егетне уз эченә бөтереп ала. Уфа сәүдәгәрләренең берсе Шәмгуноата ревизор һәм приказчик булып эшли башлагач, шәһәр приказчиклары забастовкасында катнашуы өчен, ул ике ай чаК шев сәүдәгәр Кәримов йортында, үзенең туганы Хәдичәгә туктый торган булган. Ә ул йорт М. Мутин эшләгән Шәмгунов кибете белән янәшә генә урнашкан. X. Ямашев белән Мутин очрашканнармы-юкмы — хәзергә монысын әйтүе кыен. Әмма Хөсәен Ямашев кебек театр сөюче кешенең ул вакытта ук инде таныла башлаган талантлы артист Мутинны күрмәве мөмкин түгел. Тагын менә шул кадәресе дә бар: «Урал* газетасы ябылганнан соң X. Ямашев большевистик газета чыгаруны җайга салу өчен яңа мөмкинлекләр эзли. Аңа бу ниятен тормышка ашыруда патша охранкасының күзәтеп торуы нык комачаулый. Югарыда телгә алынган агентура хәбәре, ихтимал, нәкъ менә X. Ямашев эшчәнлеге белән бәйләнештә булгандыр. Мөхтәр Мутинның охранка каршында ышанычсыз һәм шикле кеше булуы аның беренче тапкыр Казанга килүеннән соң да күренә. Рус театрына артист Мутин килү хәбәре ишетелү белән полициядән унтер Сафа килеп, аны пароход белән кире Уфага озата. Әмма Мутин тиздән шулай да Казан тамашачылары белән очрашкан. 1909 елның язында хәзерге М. Горький исемендәге культура һәм ял паркында «Халыкара күргәзмә» дип исемләнгән бер күргәзмә барган көннәрдә анда Габитов җитәкчелегендәге һәвәскәр труппа чыгыш ясый. «Алдым-бирдем» спектаклендә Уфадан чакырылган ләрендәге тирән эчке мәгънәне ача, алар иҗатындагы социаль азатлык, шәхес иреге, мәгърифәт өчен көрәшкә чакыру мотивларын киң яңгырашы белән халыкка җиткерә. Апухтин һәм Корецкий кебек рус шагыйрьләренең әсәрләре, Чехов хикәяләре дә актер репертуарында күренекле урын тота. Аларны ул рус һәм татар телләрендә башкара. Әлеге чыгышларында ук Мутин вак тормыш-көнкүреш, мещанлык сазлыгыннан котылу юлын эзләп бәргәләнүче шәхеснең киеренке эчке кичерешләрен тирәнтен ача һәм сурәтли белгән. Николай Корецкийның «Караңгылык эченнән» дип аталган шигъри циклын аеруча яратып башкарган. БАССР Үэах дәүләт архивы, ф. 187. 1 тасвирлама, 331 эш, 141—.142 битләр. маем охранка төрмәсендә утыра, полиция күзәтүе астына эләгә. М. Мутинның революцион хәрәкәттә якыннан торып катнашуын без икенче бер документтан да беләбез. Күптән түгел Башкортстан дәүләт архивында Уфа социалистреволюционерлар оешмасы буенча агентура мәгълүматлары кендәлегеннән 1909 ел 23 ноябрьда алынган бер күчермә табылды. «Уфада (берләштерелгән социал-демократ һәм социалреволюционер) татар типографиясен оештыруда,— диелә күчермәдә,— Шәмгунов магазинының конторщигы, Уфада яшәүче Мөхтәр Мутин катнашырга тиеш (материаль ярдәм һәм тарату)» '. Шунда ук Мутин артыннан күзәтү оештырылуы хакында да әйтелгән. Партия эшләре буенча Уфага килгәндә беренче татар большевигы Хөсәен ЯмаМутин Әхмәди ролен уйнап уңыш казана. Татарлар арасында үзенә күрә сәнгать меценаты саналган сәүдәгәр Шәмгуновта эшләгән елларда Мутинга Урал һәм Себер шәһәрләрендә еш булырга туры килгән. Пермьдә яки Чиләбедәме, Оренбург яки Троицкидамы— кайда гына булмасын —Мутин театр сөюче татар яшьләрен эзләп таба, спектакльләр оештыра һәм әдәби кон цертларда чыгышлар ясый. Мутин татар сәхнәсенә әдәби концерт жанрын алып килде, киң аудитория алдында, беренчеләрдән булып, халык шагыйре Габдулла Тукай, Сәгыйт Рөмиев поэзиясен пропагандалады. М. Мутин үзенең табигый таланты белән Тукай, Рәмиев шигырь ИДМАв Ү10ГЭНОВ ф СӘХНӘ КАҺАРМАНЫ 1912 елның язы Мутинның тормышы һем иҗатына зур яңалык алып килә. С. Гыйэ- эөтуллинаВолжская, Фәттах Латыйпов белен бергә, алар Уфада «Нур» труппасын оештыралар. Шулай итеп, аның иҗаты яңа баскычка күтәрелә, ул профессиональ актер булып китә. Мөхтәр Мутин үзенең тормышын инде театрдан, тамашачы белән даими бәйләнештән башка күз алдына китерә алмый. Моннан илле еллар элек К. С. Станиславский чын театрда «үзләренең югары миссияләрен аңлаган һәм шул миссияне естәмә алкышлар, үзенең бәләкәй генә актерлык шөһрәтен канәгатьләндерү өчен түгел, ә милли патриотизм һәм гомум кешелек идеясе хакына үтәүче кешеләр булырга тиеш», дип язган иде. Мөхтәр Мутин татар сәхнәсендә актерның югары гражданлылык вазифасын нәкъ әнә шулай аңлый торган шәхес буларак танылды. Профессиональ сәхнәдәге беренче адымнарыннан алып аның иҗатына тойгы һәм хисләр дөреслеге хас булды. Геройларының һәр гамәлен ул ышандырырлык итеп гәүдәләндерә белә, чөнки болар аның үз иманының ныклыгына, тирән интеллектуаль сыйфатларына, философик фикер йөртү, ышанганлык көченә нигезләнәләр. Кайнар темперамент, үзенең эмоциональ халәтен тамашачыга күчерә алу сәләте Мутинга тормыш мәгънәсе, революцион фидакарьлек, рухи батырлык хакында тамашачы белән ачыктан-ачык сөйләшергә мөмкинлек бирә. Тамашачы үзен актерның дусты, сурәтләнгән вакыйгаларда катнашучы көрәштәше итеп сизә, бөтен күңеле белән аңа ышана, аңа иярә. 1912—1917 елларда «Нур» һәм Сигрөк тә «Ширкәт» труппасында эшләгәндә М. Мутин иҗатының өнә шушы төп сыйфатлары формалаша башлый. «Ширкәтвне (1915—1917 еллар) Мутин үзе «нык профессиональ татар театрының башлангычы» дип атый. Бу труппа, чынлап та, тулысы белән профессиональ актерлардан торган, ул ике дистәләп артистны берләштергән. «Сәйяр» һәм «Нурпда исә әле андый состав булмый. «Ширкәтнтә ул елларда, М. Мутиннан башка, С. Гыйззөтуллина-Волжская, яшь актриса Ф. Ахмерова-Ильская, Мортазин-Иманский, Камал I, Казанский, Ман- гушев кебек актерлар уйнаган. Репертуарга кергән әсәр авторлары арасында без, Г. Камал һәм Ф. Әмирханнан башка, Мольер, Шиллер, Гогольне күрәбез. Шиллерның Мутин тарафыннан 1916 елда куелган «Юлбасарлар» трагедиясе труппа эшчәнлегендө зур бер этапны тәшкил итә. Карл Моорны Мутин үзе уйный. Ул тиздән актерның иң яраткан образы булып китә һәм Мутин репертуарында соңыннан үзәк урыннарның берсен алып тора. Революция алды чорында тудырылган бу образ социаль әһәмияте белән бөтен татар театры үсешенә зур өлеш кертте. Октябрь революциясен Мөхтәр Мутин өнә шулай каршылый. Революциягә ул бөтен иҗат ялкынын багышлый, иске җәмгыять тәртипләрен нигезенә кадәр җимерү, яңаны тудыру өчен каһарманнарча көрәш пафосы Мөхтәр Мутин иҗатында революциянең беренче елларыннан ук ниндидер аеруча күтәренке һәм ярсулы яңгыраш ала. Революция актерның трагик таланты ачылып китү һәм үсүгә куәтле этәргеч бирде. Мутин сәхнәдә зур уңыш белән Карл Моорны башкара, Әлмансур (Г. Гейне), Надир* шаһ (Н. Нариманов әсәре) образлары да аның уены аша сәхнәдә яңа көч белән яңгырый башлый. Актер буларак, шушы чорда ук инде ул тирәм фикерләүгә, трагик хис-тойгы үткенлегенә ирешә. Трагик актер үзенең тавышы, мимика, хәрәкәтләр, актерлык техникасының бөтен бай арсеналы белән гаять дәрәҗәдә төгәл идарә итә белергә тиеш. Бу яктан ул чор татар сәхнәсендә Мутинга беркемдә тиңләшә алмый. Актерлык осталыгын үстерү өстендә ул көн саен һәм гомере буе эшли. 1918 елның язында Мөселман комиссариаты Мутинны театр труппасы төзү өчен Әстерханга җибәрә. Зәйни Солтанов белән бергә оештырган яңа труппада, иң беренче спектакль итеп, Шиллерның «Юлбасарларны уйнала. Мутинның Карл Мооры тамашачыларны сокландыра. Пьеса каһарманы революцияне яклап сугышучы чынбарлыктагы каһарманнар белән әйтерсең бергә яши; «Тираннарга каршы!» дигән ялкынлы чакыруы белән акгвардиячеләр һөҗүменнән шәһәрне саклаучы кызылармеецларны җиңүгә рухландыра. Әстерханда чыга торган «Сарай» газетасы Мутинның сәхнәдәге уенын бөек өзербәйҗан трагик актеры Араблинский белән тиңләштерә. Ике милли театр культурасының бу гигантлары классик драматургияне массалар арасында пропагандалаулары белән дә, тирән социаль эчтәлекле әсәрләр куюга омтылышлары белән дә бер-беосенә якын, охшаш иделәр. Революциядән соңгы елларда татар театрын тирен эчтәлекле һем җитди темаларга юнәлдерү, бигрәк тә классик репертуарны баету һәм үстерүдә М. Мутин- ның роле зур булды. Ул Казан Мөселман хәрби комиссариатының театр секциясендә эшли, эшчеләр арасында театр труппалары оештыра, спектакльләрдә катнаша, хәрби частьларда концертлар бирә. Татарстан АССР төзелгәннән соң, Мутин Мәгариф халык комиссариатының театр бүлеге мөдире итеп билгеләнә, һәм ул яңа татар ♦ совет театрын оештыру эшенә җиң сызганып керешә. Төрле шәһәрләрдән, эреле- ваклы труппалардан сәләтле артистларны чакыртып, талантлы һәм бердәм коллектив туплый, яңа театрның юнәлешен билгели торган тотрыклы репертуар булдырырга тырыша. Әнә шулай итеп, тиз арада «Беренче татар дәүләт күргәзмә театры» оешып җитә, утыздан артык актерны берләштергән иҗади коллектив туа. Әмма Октябрьдан соң театр нинди булырга, аның идея юнәлешен, иҗат йөзен нәрсә билгеләргә тиеш соң? Яшь театр әнә шундый сорауларга җавап эзли. Шушы чорда татар театры сәхнәсендә героик-романтик стильнең өстенлек алуы турыдан- туры М. Мутин эшчәнлегенә бәйле. Ул яшь татар совет театры өчен революцион репертуар булдыру, революция һәм производство темаларына багышланган пьесаларга конкурс оештыру мәсьәләсен алга куя. Шәрык халыклары арасында революцион аң таратуда татар театры гаять зур роль уйнарга тиеш дип саный. Революция тудырган яңа кеше, бөек идеаллар белән рухланган көрәшче образы Мутинның үз иҗатында да үзәк урынны ала. Г. Ибраһимовның «Яңа кешеләр» әсәреннән Батырхан, Горький пьесаларыннан Сатин һәм Нил образлары Мутинның бу чордагы иҗатында яуланган яңа үрләр булып тора. Г. Ибраһимовның «Яңа кешеләр», М. Горькийның «Дошманнар». «Тормыш төбендә», «Мещаннар», Шиллерның «Юлбасарлар» кебек әсәрләрнең егерменче еллар башы репертуарында зур урын биләве театрның үсеше өчен принципиаль әһәмияткә ия була. Чөнки нәкъ менә геронкреволюцион жанр аның киләчәк казанышларын, иҗат юнәлешен билгеләүче тенденцияләрне чагылдыра. Совет театрлары үткән юлны ил күләмендә күздән кичерсәк, театр сәнгатендә социалистик реализм методының героик драма аша үз-үзен раславын күрербез Ге- роик-революцион тема театрларга эпоханың төп конфликтларын сурәтләү һәм шулар аша яңа тормышны төзүчеләрнең эре типик характерын тудыру, тарихи оптимизмны раслап, партиячел ялкын белән яңалык өчен көрәшү юлларын ачты. Классик драматургия әсәрләренә мөнәсәбәт егерменче еллар башы татар театрында менә шушы позициядән чыгып билгеләнә, сәхнәдә алар, табигый рәвештә, героик репертуарның аерылгысыз бер өлеше булып китәләр. Шекспирның «Отелло» һәм «Гамлет» трагедияләренең беренче тапкыр татар сәхнәсенә менүе, хаклы рәвештә театрның бу еллардагы иң зур казанышларьгннан берсе санала. Мөхтәр Мутин «Отелловны 1921 елда сәхнәгә куя һәм баш рольдә үзе уйный. Актерның трагик таланты монда бар куәтенә ачылып китә. «Отелло-Мутин, — дип яза тәнкыйтьче Гали Рәхим, —шәрык улы булып күз алдына баса. Аңардагы изге күңеллелек, акыл, энергия һәм кыюлык күзгә бәрелеп тора... Әмма ул гаҗәеп беркатлы, тиз ышанучан. Бу мәрхәмәтле кешенең намусы һәм вөҗданы саф. Аның өчен иң бөек принцип — җәмгыять һәм үз- үзең алдында тугрылыклы булу»1 . Отелло образының чишелеше күп кенә провинциаль театрлар спектакльләрендә гаилә конфликты чикләреннән чыга алмаган булса, Мутин башкаруында зур социаль һәм гуманистик яңгыраш алды, ул — бөек идеалларга тугры булырга, гаделлеккә чакыру иде. Актер үзенең уены белән тамашачь.лар күңелендә шул давыллы чорга аваздаш булган җанлы ассоциацияләр уятты, революциянең хаклыгына тирән ышанычны раслады. НЭП чорына аяк атлаганда, мещанлык идеологиясенә каршы көрәш көчәйгән елларда бу бигрәк тә зур әһәмияткә ия иде. Спектакльнең конфликты үзен ирекле итеп сизгән, хаклыгына һем бәхетенә ньж ышанган Отеллоның шул җәмгыятьтәге барлык кара көчләр белен котылгысыз бәрелешүендә гәүдәләнә. Яголар дөньясы шәрык улының ирекле һәм бәхетле булуы белән килешә алмый. • «Татарстан хәбәрларе», 1921 ел. 85 сан, ИДМАО ҮТӘГӘНОВ ф СӘХНӘ КАҺАРМАНЫ Конфликтның шушы рәвешчә хәл ителүе егерменче еллар тамашачысына якын һем аңлаешлы була, спектакльнең җитди уңыш казануына ярдәм итә. Шул ук елны Шекспирның тагын бер әсәре — «Гамлет» тәрҗемә ителә. Гали Рәхимнең проза белән эшләнгән бу тәрҗемәсе матбугатта уңай бәя ала. Җәй һәм көз •йларында М. Мутин Гамлетның сәхнәдә уйналу тарихына караган күп төрле материалларны өйрәнә. Спектакльне әзерләүдә аңа күптән түгел Казанга килгән күренекле режиссер һәм театр тәнкыйтьчесе Ю. Соболев зур ярдәм күрсәтә. Премьера 1922 елның 21 апрелендә уза. Режиссер Ю. Соболев һәм башкаручы М. Мутин Гамлет образын героик планда хәл итәләр. Тамашачы алдына Гамлет һәртөрле ялган һәм алдаулар, куркаклык һәм хыянәт белән килешә алмый торган кыю йөрәкле, зирәк кеше булып килеп баса. Мутинның Гамлеты үзенең бөтен акыл һәм рухи көчен хакыйкатьне ачуга багышлый. Күңел күзе алдында хакыйкать үзенең барлык явызлыгы һәм куркыныч яклары белән ачылып киткәч тә, ул коелыл төшми, рәхимсез чынбарлык алдында чигенми, ә шул чынбарлыкны үзгәртү өчен көрәш юлына баса. Бары тик яңа тип актер, тамашачыны героик эпоха рухында тәрбияләү максатын беренче планга куйган актер гына бу бөек образны шулай уйный ала иде. Чыннан да, сәхнәдә элек Гамлетның эчке хис- кичерешләре, шикләнү-икеләнүләре. җан газаплары һәм пессимизм өстенлек алып торса, режиссер һәм актер бу спектакльдә төп игътибарны икенче якка юнәлтәләр. Үзәккә бөтен явызлык һәм мәкерлекнең башы — замок куела. Шул замок эчендә хөкем сөргән тәртипләргә каршы көрәшергә кирәк. Бу аяусыз көрәштә Гамлет үзен шәхес буларак раслый. Мутинның Гамлеты шул ук вакытта интеллектуаль сыйфатларын, философик уйлануларының тирәнлеген дә югалтмаган. Гадел Кутуй билгеләп үткәнчә, Мутин Гамлеттагы эчке ярсуны, үчлелек тойгысын, аның үткерлеген, акыл тирәнлеген, гадилеген һәм образның шигъриятен калку итеп гәүдәләндерә алган. Мөхтәр Мутинның Шекспир образларын җанландыруда ирешкән уңышы аның зур талантының нурланышы гына түгел иде. Аның әдәбият, шул җөмләдән, драматургия һәм поэзия өлкәләрендә зур белем туплаган, Гегель, Фейербахны өйрәнгән, марксизм классикларының әсәрләрен үзләштергән, хәтта һинд философиясе белән мавыккан киң колачлы шәхес булуын да онытмаска кирәк. Ул Шекспирның материалистик философиясенә тирән үтеп керә. «Гамлет» спектакле яңа туган театр — совет театрының зур иҗади җиңүе булып тарихка керде. Ул НЭП елларында сөт өстендәге күбектәй өскә күтәрелгән буржуазия калдыкларына, мещанлыкка, пессимизмга нәфрәт авазы булып яңгырады. Спектакль гаять зур уңыш казанды һәм 1927 елга кадәр театр репертуарыннан төшмәде. Мөхтәр Мутин 1923—1924 елларда Уфада татар-башкорт труппасын оештыра. Монда да «Отелло», «Гамлет», «Мәкер һәм мәхәббәт», «Юлбасарлар» труппа репертуарының үзәгендә була. 1925 елда ул яңадан Казанга, Татар дәүләт академия театрына кайта. Гамлетны уйный, Д. Юлтый әсәре буенча куелган «Карагол» спектаклендә Карагол, К. Тинчуринның «Җилкәнсезләрпендә Батырхан образларын иҗат итә. Батырханны ул тирән психологик образ итеп гәүдәләндерә, үткән көннәрне кайтарырга хыялланучы буржуаз милләтче тибын үткен сатирик чаралар белән күз алдына бастыра. Театр сәнгате өлкәсендәге зур хезмәтләре өчен актерга республиканың атказанган артисты дигән исем бирелә. 1927 елда Гыйльми үзәк М. Мутинны Мәскәүгә, кино режиссерлары курсына укырга җибәрә. Чөнки нәфис фильмнар киностудиясе өчен кадрлар хәзерләү мәсьәләсе алга килеп баса. Ә бу идея Мутинның исә бөтен күңелен биләп ала. Ул Мулланур Вахитовның татар киносын булдыру турындагы хыялын тормышка ашырырга тели. Кино курсларын тәмамлаганнан соң Мутин берничә ел Уфада, Башкорт дәүләт театрында эшли, спектакльләрдә беренче тапкыр кино эффектларыннан файдалана. 1930 елда ул Татар дәүләт академия театрына кайта һәм тормышының соңгы көннәренә кадәр аңардан аерылмый. Актер өчен яңа иҗади эзләнүләр, яңа табышлар чоры башлана. Ул К. Тинчуринның «Кандыр буе» спектаклендә Минһаҗ, А. Афиногеновның «Курку» әсәре буенча куелган спектакльдә профессор Бородин образларын зур уңыш белән башкара. Бу чорда М. Мутинның иҗаты яңа төсмерләр белән байый, граж данлылык һәм өхлаки идеал хакында ул күп уйлана, замандашларының күңел хәзинәсен, чын характер сыйфатларын калку итеп чагылдырырдай яңа чаралар эзли. Сөхнө- дә ул яңа кешене характерлый торган билгеләрне гәүдәләндерергә омтыла, социаль күренешләрне җанландыра алырлык буяулар таба. Актерның ул эзләнүләре «Кандыр буепнда, «Бронепоезд 14-69» (Вершинин), Ф Вольфның «Профессор Мамлок» (Гендель), «Дошманнар» (Захар Бардин), «Тартюф» кебек спектакльләрдә башкарган рольләрендә чагылыш таба. М. Мутин— комедик талантка да ия булган актер. Шәриф Камалның «Хаҗи әфәнде өйләнә» комедиясе буенча куелган спектакльдәге Хаҗи роле, мәсәлән, аның бу сәләтен бик ачык күрсәтә. Ә Нәкый Исәнбәтнең «Миркәй белән Айсылу» драмасын сәхнәләштергән чорда ул иҗат иткән Гыйфрай образы тирән трагик яңгырашы белән хәтердә кала. Соңгы елларда М. Мутин Шекспирның «Король Лир», «Ричард III* әсәрләрен өйрәнә, аларны сәхнәдә уйнау өчен җитди әзерлек алып бара. Әмма бу теләген тормышка ашырырга өлгерә алмый. М. Горькийның «Дошманнар» әсәрендәге Захар Бардин — Мутинның театр сәхнәсендә уйнаган соңгы роле була. Иҗат эшчәнлеге һәм талантының чәчәк аткан чорында аның гомере трагик рәвештә өзелә. Мөхтәр Мутинның сәхнә мирасы зур, аның таланты һәм иҗат куәте белән тудырылган бик күп образлар татар театр сәнгатенең алтын фондына керде. Бу мирас җентекләп өйрәнелергә һәм үзләштерелергә тиеш. Бүген — театр сәнгате эшлекле- ләреннән без чын гражданлылык хисләре белән сугарылган тирән идеяле спектакльләр көткән чорда — татар театрының өлкән буын осталары калдырган гүзәл традицияләргә әледән-әле өйләнеп карыйбыз. Сәхнәгә үзе белән зур фикерләр алып киле торган актерга бүгенге театрда да ихтыяҗ зур. Утыз еллык иҗат гомерендә Мехтер Мутин революцион идеаллар һәм югары гражданлылык өчен ялкынлы көрәш үрнәкләре бирде. Халкыбызның художестволы фикерләү куәтен, аның яктылыкка, гүзәллеккә омтылышын гәүдәләндергән бу иҗат татар театрында киләчәктә дә бик күп яшь буын актерларын рухландырыр, маяктай балкып, алга дәшеп торыр, кыю эшләргә чакырыр.