Логотип Казан Утлары
Хикәя

ШАТЛЫКЛЫ КАЙГЫ

 энекәш, син сорама — мин әйтмим... Заманалар үзгәрде, заманалар... Ә заманаларга ияреп балалар үзгәрде. Хәзер инде безнең ише старый гвардиягә көн бетә башлады, көн... Әллә ни кырып булмый шул. Эшемнән шудырмагайлары, шуннан шүрлим... Юк, юк, мәктәп директоры белән ара безнең шәп, башка укытучылар белән дә борчак пешә минем... Үзең беләсең, унике ел рәттән Ялгыз Нарат мәктәбендә хезмәт дәресләре алып барам, шул дәвер эчендә өстемнән бер генә жалу кәгазе килгәне юк. Алай да отставкага чыкмыйча булмас, эш шуңа бара. Ник аптырап калдың әле? Әйтеп торам ич: бала-чага көн бирми, дип. Тикмәгә генә «балачага!» димәгәннәр, чага шул, шөпшә урынына чага, түзәр хәл калмый кайчак... Үзең уйлап кара. Элегрәк безнең мәктәптә шундый тәртип иде. Әйтик, берәр класста парта ватыла икән, туп-туры мине чакырырга киләләр иде: «Искәндәр абый! Әйдә, срочно!» Коридорда идән тактасы кубып чыга икән — «Искәндәр абый, срочно!» Тәрәзә өлгесе ватыламы — «Искәндәр абый, срочно!» Кыскасы, миннән башка бер эш тә көйләнми иде ул заманда. Ә менә соңгы елларда эш кирегә борылды да китте... Хәйран булам. Күз алдында үзгәрде балалар. Хәзерге заман баласы туганда ук җиде класс бетереп туа, диләр. Кем әле... Исемен онытып торам... Әһә, Галәветдин! Җиденчедә укый. Шайтан алгыры малай! Ут борчасы инде менә. Каян гына белеп бетергән диген бөтен эшнең жаен. Нәселләрендә — ни атасы, ни бабасы — агач-тимер эшләрендә булганнары юк. Бабасы итек баса иде, әтисе— гомер-гомергә көтүче... Әнә шул Галәветдин дигәне котырта да инде башка малайларны... Шулай бер көн ферма үгезе Бонапарт, бәйдән ычкынып, мәктәп бакчасының рәшәткәләрен аударып, пыран-заран итеп киткән иде. Директор мине шундук чакырып әйтте: «Искәндәр Искәндәрич, ди, бүген үк кичектермичә рәткә сал!» «Ярый, мәйтәм, бүген үк эшләрмен». Берике сәгатьтән, такта, кадаклар күтәреп, ихата янына килсәм, ни күзем белән күрим! берничә малай умырылып төшкән рәшәткәне урынына утыртып та куйганнар, кулларында чүкеч тә кадак. Араларында әлеге дә баягы Галәветдин... Мине күреп алуга, әйтә бу миңа: «Ачуланмагыз инде, Искәндәр абый, ди, без сезне күрше авылга эш белән киткән дип торабыз...» Ярар, мәйтәм, зарар юк, киресенчә — бик әй бәт эшләгәнсез, булдыргансыз, дим. Үзем шулай дим, ә күңелне нидер тырный, үпкәлим дә шикелле, әмма сер бирмим... Да, энекәш, бар иде заманалар: арба ватылса — утын... Ә хәзер балалар гади утын пүләненнән фаэтон ясамакчылар... Инде килеп глобус тарихы... шулай бер көн география укытучысы дәшеп алды. Искәндәр абый, ди, бәла чыкты бит әле, глобусыбыз шартлады, ди. Илаһи зур глобус ул. Зурлыгы... зурлыгы әнә апаннын варенье кайната торган табак зурлыгы. Әнә шул агач глобус, берәрсе ялгыш орынган, күрәсең, күчәреннән чыккан да идәнгә гөрселдәгән. Тизрәк төзәтергә куштылар. Ягъни мәсәлән, ике ярымшарны бергә ябыштырырга. Ярар, мәйтәм, була ул, ялгармын, жир шары күләмендәге проблема түгел. Бүген үк, дәресләр очлануга, әмәлләп бирермен. . Нәрсә авызыңны ерасың, энекәш? Әллә берәр нәрсә сизенәсеңме? Әйе шул, нәкъ өстенә бастың! Шулар инде! Дәресләр бетүгә, барып кердем география кабинетына... Барып кердем һәм... ни күзем белән күрим: берничә малай әлеге глобус тирәсендә кайнашалар. Кулларында «БФ» кләе. Вәт бит, шайтан алгырлары! Шул «БФ» белән ябышты рыл та өлгергәннәр глобусны, күчәренә дә утыртканнар. Мине күрүгә, малайлар уңайсызланып калдылар, тик Галәветдине генә телгә килде. Әле шаярткан була: «Искәндәр абый, ди, тикшереп кара әле, ди, «биш»- легә булмаса да, «дүрт»легә эшләдек шикелле. » Ни әйтергә дә белмәдем... Аптыравымны тыя алмыйча, глобусны, карбыз сайлагандай, чирткәли-чирткәли әйләндерә башладым. «Шәп әйләнә бит, булдыргансыз, дим. «Дүртле» генә моңа аз!» Тик шулай дисәм дә, күңелне нәрсәдер тырный, үпкәлим дә шикелле, әмма сер бирмим... И-и, син сорама, энекәш, мин — әйтмим... Әле ул гынамы! Тагын бер мөгез чыгарып күрсәттеләр мина Галәветдиннәр... Ишетә беләсеңдер, безнең колхозның «Миләүшә» исемле балалар бакчасы бар бит. Менә бер көн шул бакчаның мөдире Гөлчирә әйтә, мине урамда очратып «Үтенечебез бар сезгә, Искәндәр абый, ди, бик зур үтенеч». «Әйт. мәйтәм, тыңлыйм». Балаларга агач пароход ясап бирәсе иде дә, кулыбыз- • дан килми. Ясасагыз, сабыйлар сөенеп бетә алмас иде», ди... Була ул, мәйтәм, сеңелем Гөлчирә! Шундук колак артыннан карандашымны чыгардым: бир, мәйтәм, размерларыгызны, нинди күләмдә, нинди озынлыкта булырга тиеш сезнең пароход... Тик, мәйтәм, бүген сугыла алмыйм, ә иртәгәберсекөнгә — әбәзәтелне. Мин сезгә, мәйтәм, шундый пароход эшләп бирермен! Утта да янмас ул, суда да батмас!.. Нәрсә, энекәш, авызыңны ерасың, әллә тагын берәр нәрсә снзенәмсен? Шулар инде! Ха-ха! . Барып кердем икенче көн иртәгесен балалар бакчасына, кулымда инструментлар әржәсе... Ие, барып кердем . һәм ни күзем белән күрим: балалар бакчасы йортында илаһи матур бер пароход тора. Моржа с ы — кызыл, палубасы — яшел, штурвалы—сап- сары... Менә сиңа кирәк булса! Гөлчирә килеп чыкты каршыма, көлә бу: «Соңга калдыгыз. Искәндәр абый, ди, кичә кич Галәветдиннәр килеп киткәннәр иде...» Кыскасы, утырттылар мине балалар.. Пароходка булса бер хәл. төп башына утырттылар бит... Менә уйлап кара инде хәзер, энекәш: безнең ише старый гвардиягә көн бетәме, бетмиме? Отставкага чыкмый булмас.. Фермага барсаң инде. Хәер, анда да мәктәпнекеләр еш йөри, эзләре суынмый. Берәүләре —дуңгыз симертешә, икенчеләре — бозау караша, өченчеләре тавык... Ашыкмыйча булмый миңа. Җиткән, күрдем Казаныгызны, кунак булдым, рәхмәт Бүген ук кичке поездга төшәм, вакытында кайтып җитәргә кирәк, ату эштән бөтенләй колак кагуым бар Ул шайтан алгыры Галәветдиннәрдән шәфкать көтәм димә! Тагын бер төп башына утыртмагайлары... Хе-хе...