Логотип Казан Утлары
Публицистика

ШАГЫЙРЬНЕҢ ПРОЗАСЫ

Моннан җиде-сигез еллар элек, бер сөйләшеп утырганда, шагыйрь Г. Афзал әйтә куйды: — Слуши. менә ничә еллар инде миңа бер вакыйга turn тынычлык бирми Язасы килә шуны. ләкин шигырь дә. поэма да чыкмый аннан. Хикәялек материал ул. Булмаса, син яз әле шушы... Вакыйга, чыннан да, дулкынландыргыч иде Больницада ятканда, шагыйрь «ычыжлы күп кешеләр белән танышкан. Шулардан берсе легенда р Чапаевның һәлак булуын үз күзләре белән күргән икән. Шагыйрь сөйләгәннәр күңелне бик кытыкласа да, мин аны хикәя итеп яза алмадым. Ни генә әйтмә, кеше сөйләгән вакыйгаларга таянып әдәби әсәр язу — кыен эш. Ул арада «прозада мин чи надан» дип. мескенләнеп йөргән Гамил Афзалыбыз бербер артлы кыска юмористик хикәяләр язарга кереште. Һәрберсе 2—3 кенә битлек шул юморескалар белән каләмен сынап, уч төпМ ләрен җылытып алды да көннәрдән бер көнне ул безгә «Сигезенче палатада» дигән күләмле әсәрен укыды. Бу — шагыйрьгә имчәмә еллар тынгылык бирмәгән һәм кайчандыр миңа сөйләп йөргән вакыйгага нигезләнгән хикәя иде. Ниһаять, менә шагыйрьнең «Кышкы озын кичләрдә»XVIII дигән хикәяләр һәм юморескалар китабы. Җыентыкка кергән хикәяләрнең күбесе кулъязма хәлендә үк таныш булса да. мин китапның һәр битен, чын ләззәт белән рәхәтләнеп, көлә-көлә укыйм. Гамил Афзал прозасының шулай елмай- такөлдерә һәм уйландыра торган көче нәрсәдә соң? Мондый көч, иң беренче чиратта, аның шигырьләреннән үк килгән бай юморында. Язучы юморның куп төрле сер-хик- мәтләрен белә. Менә «Матриархат чорында» исемле хикәя. «Без, имеш, матриархат чорында яшибез. Дөньяга хатын-кыз баш та хатын-кыз түш. Ә ирләрнең, мескеннәрнең, бернинди хокуклары юк... Хәзер мин өйдә өч бала карап утырам, бер кулым белән бала тирбәтәм, икенче кулым белән камыр басам, «и ходаем, эчеп кайтмаса гына ярар иде», дип теләк телим. Эчсә, бик холыксыз ул Нәфисә, дөньяны кыра... Әле үткән атнада гына: «Шешә саткан акчаны кая куйдың, керәшен?» — дип бәйләнеп җанымны алды...» Язучы, әнә шулай, реаль хәлләрне һәм дәверләрне алыштырып куеп, комик ситуация тудыра, шул ситуация аша тор>гыштагы тискәре күренешләрне тәнкыйтьли. «Чалыш көзге», «Шәһрезадә әкиятләре». «Изгеләр баянында ». «Бер сенсация тарихы» исемле хикәяләрдә дә шундый алым кулланылган. Г. Афзалның юмор-сатира өлкәсендә яратып куллана торган икенче бер алымы — гипербола. Шул алымнан файдаланып, ул үз геройларының характерындагы берәр тискәре якны калку итеп, көлке итеп күрсәтеп бирә. Гипербола алымы белән «Күрде безнең башлар» хикәясендә һәр төрле мактанчыкларга, «Җаваплылык хисе» хикәясендә хәреф корты-бюрократларга. «Инфаркт» хикәясендә ялган дан артыннан куучыларга үткен сатира угы атыла. Г. Афзалның аткан уклары бик төз барып тия. Укучы, андый хикәяләрне укыгач, рәхәтлә- ■еп бер көлә дә: «Кара әле, бу нәкъ безнең фәләп-фәләнеф икән», дип уйлап куя Тагын бер төр хикәяләрендә язучы тормыштагы гап-гадн хәлләрне ала да шулар нигезендә мавыгып укырлык кызыклы әсәр яза. Бу яктан «Хәл-әхвәлләр» исемле хикәя бик характерлы. Нигьмәй төнге сменадан эштән кайтып керә. Өй буш. Хатыны — эштә, малай — бакчада. Юынып алгач, ул кухнядагы савыт-саба капкачларын XVIII Г. Лфзал Кышкы озын кичләрдә Кыек» хи- квиләг. юморескалар. Казан. 1976 ел ачып-ачып карый. Тамак ялгардай берни юк. Кыйммәтле телевизор алып, кесә такырайган чак шул... Нигьмәй тизрәк караватка аву ягын карый. «Кунак-фәлән генә килеп чыкмасын, получ- кага чаклы күп калмады», дип уйлый ул, йокыга куерып барышлый. Шул чак кинәт ишек шакыйлар. Нигьмәй сукрана-сукрана ишекне барып ачса, авылдан әтисе белән бертуган абыйсы килгән. «А, кемне күрәм мин, әйдүк, әйдүк, түрдән, түрдән!» —ди Нигьмәй. Бер кашык бал капкандай, вак шадраларын нурландырып, кунакларны өйгә алып керә, өстәл янына утырта. Папирос арты папирос белән сыйлый-сыйлый, әй, тотына бу туган-тумачаның, күрше-күләннең хәләхвәлләрен сорашырга. Шул рәвешчә, шактый сайрап утыргач: «Их. җиңгине дә алып килсәң, кунак булып китәр идегез»,— дип өзгәләнә ул һәм тагын яңа пачка папирос чыгара. «Җиңгәң папирос тартмый П1ул ул». — дип. абыйсы урыннан кузгала. Бөтен вакыйга бары әнә шуннан гыйбарәт. Ихтимал, мин аны кызыклы итеп сөйлж дә алмагачмындыр. Әмма хикәянең үзен укыганда бер генә укучы да елмаймый- көлми кала алмый. «Кышкы озын кичләрдә». •Бригадир Ахун». «Беренче гонорар» хикәяләрендә дә тормыштагы гап-гади вакыйгалар бәян ителә. Ә үзләрен рәхәтләнеп, ел- мая-көлә укыйсың. Хикмәт нәрсәдә соң? Бу сорауга, ихтимал, автор үзе дә анык кына җавап бирә алмас иде. Ә хикмәт әдәби талантның сүз белән аңлатып биреп булмый торган сихери көчендә булса кирәк. Г. Афзал прозасында ягымлы юмор белән нечкә лирика бик матур үрелеп бара. Моның гүзәл үрнәге— югарыда телгә алынган «Сигезенче палатада» хикәясе. Менә бер палатада сигез авыру ята Сигезенең сигез төрле чире, сигез төрле характеры, сигез төрле язмышы. Әнә шул берберсенә һич охшамаган кешеләрнең характерларын ачу, язмышларны төсмерләү өчен, язучы кабатланмас детальләр таба. Шулар өстенә әле. врачларның, сестраларның истә калырдай портретларын биреп бара. Ул детальләр, ул портрет-характеристикалар гаять кыскалар. Ләкин никадәр саллы үтемле алар. Өстәвенә, лирика һәм юмор никадәр мул булып, икесе берьюлы нурланып балкый алардая. ■ I «к. У» № 1 Салават күпередәй мондый характер-яз- мыгплар балкышына язучы ничек ирешә соң, дигән сорауны мин тагын, баягыча. талантның сихери көче белән генә аңлата алыр идем. Ләкин хикәянең ничек язылуы миңа яхшы ук мәгълүм булганлыктан, ул «талант» дигәннәренең бер сере турында да әйтми китү мөмкин түгел. Беренчедән, язучы ул хикәяне еллар буе күңелендә йөртте. Икенчедән, Г. Афзал аны күпме көч куеп, һич иренмичә кат-кат эшләп чыкты. Менә шунда, ирексездән. П. И. Чайковскийның мәгълүм сүзләре искә төшә: «Хәтта даһилар сәләтенә ия булган кеше дә, әгәр җәһәннәм газаплары кичереп эшләмәсә, бөек әсәрләр генә түгел, урта кул әйберләр дә иҗат итә алмый; илһам бары тик хезмәт процессында һәм хезмәт иткәндә генә туа». Кемгә-кемгә, бу хакыйкать Гамил Афзалга яхшы таныш. Җыентык «Юл газабы» дигән автобиографик хикәя белән ачыла. Автор анда әдәбиятка килгәндә узган авыр һәм газаплы юлы турында сөйли. Шул авыр юл турында сөйләгәндә дә, ул үзенең юморына тугрылыклы булып кала Әмма ахырдан җитди итеп әйтә: «Әдәбихггасәнгатьтә ансат юллар юк. Шуны әйтергә теләдем. Бу юл газапларының кемнәргәдер гыйбрәтле булуы ихтима\». Әйе, гыйбрәте тими калмас. Китапта «Ике ләкин» дигән юмореска бар. Днда Г. Афзал башта күккә чөеп мактап та, ■ ләкин» дип җиргә салып таптаучы, тагын бер •■ләкин» белән сыйлап-сыйпап та куючы бериш тәнкыйтьчеләрдән көлә. Mira тәнкыйтьче түгел. Г. Афзал китабына карата андый «ләкин»нәрем юк. Бик зур теләгем генә бар. Шагыйрьнең беренче проза китабы әле калын түгел. Аның шушындый ук елмаеп, көлеп, уйланып укый торган ка- лынкалын яңа проза китапларын тизрәк укыйсы килә. Укучы моңарчы Гамил Афзалның шигырь китапларын шулай көтеп ала иде. Хәзер аңа таләп икеләтә арта. Поэзияңне дә бир. инде бер ымсындыргач, зинһар, прозаңны да онытма