САУМЫ, БӘЙРӘМ!
Журналыбызның бишенче санында яшь тәнкыйтьчеләр арасында иң яхшы рецензияләргә конкурс игълан ителгән иде. Яңа чыккан матур әдәбият әсәрләренә һәм яңа китапларга яшь каләмнәребез язган рецензияләр соңгы вакытта редакциягә килә тора. Бу санда шулар- ның берничәсен урнаштырабыз. әйрәм дигәч, күңел яктырып китә. Бу сүз бигрәк тә бала чакта әкият кебек серле тоела, төрле төсләре белән әйтерсең күңелгә нурын чәчеп тора. Шигырь-җьгрсыз бәйрәм бәйрәм түгел, Аннан башка шатлык кичәсенең яме. яктысы кимегәндәй. Май кояшы күктән көлеп карый. Май кояшы бүген сөенә. Урамнарда бүген шатлык кына. Күңелләрдә дәртле көй генә. (Разил Вәлнев. «Май кояшы».) Татарстан китап нәшрияты бастырып чыгарган «Безнең бәйрәмнәр»1 җыентыгында өнә шундый якты шигъри юлларны күпләп очратабыз. Балалар һәм яшүсмерләр өчен шагыйрьләр Зәки Нури һәм Хәкимҗан Халиков төзегән бу җыентыктагы унбер бүлекчәдә кырыктан артык шагыйрьнең (яшьләрнең дә. өлкәннәрнең дә) даһи Ленинга, Бөек Октябрьга һәм традицион бәйрәмнәргә багышланган йоз утызлап шигыре тупланган. Беренче бүлекчәнең эпиграфы ук безне тормыш эченә бөтереп алып кереп китә. заманыбызның җаваплы һәм катлаулы мәсьәләләре уртасына куя: Без узасы, ой. юллар бар. Зур эшләргә чакырып ил дәшә. (Сибгат Хәким. «Күңелем Ленин белән сайләшә».) Әйе, укучылар да кичәләргә фейерверк чөяргә дә, бәйрәм итәргә дип кенә килмиләр. Алар биредә рухи азык алалар, уйларын киләчәккә төбиләр. Шуңа күрә «Ленин гел исән» (Әнвәр Давыдов), «Бөек якташыбыз» 1 Безнең бәйрәмнәр. Казан. 1975 ел. (Нури Арсланов). «Байраклар» (Фәнис Яруллин), «Якты көннәргә» (Зөлфәт) кебек шигырьләрнең зәвыклары үскәннән-үсә барган яшь укучылар күңеленә хуш кичәчәге шикләндерми. Бу рәткә яшь шагыйрьләрдән Роберт Миң- нуллин һәм Зиннур Насынбуллин шигырьләрен икеләнмичә өстәргә мөмкин. Шигъри бәйләмнәрдә аларның үз авазлары, поэтик полотноны үзләре тапкан төсләр белән баетырга омтылулары сизелә. Р. Миңиуллшшың таң нуры сыман җиңелчә генә шигъри романтика рухы белән сугарылган шигырьләрендә ярсу яшьлек чирәм җирләргә ашкына. КамАЗ төзи, күкләргә күтәрелә. Яшь герой өчен бишьеллыклар да, тормыш үзе дә — көрәш мәйданы, һәм, гомумән, кеше җиргә көрәш өчен килгән шәхес булып күз- аллана. Зиннур Насыйбуллинда исә шушы ук төшенчә (көрәш сүзен кулланмыйча гына) тормышчан детальләр аша тагын да киңрәк я1(гырашта бирелә. Мин ышанам: Үлемнәрне жннәр бер көч итеп Җир яраткан безне — улларын. Шуңа безнең нерв жепләренә Тоташтырган заман жнр шарын! («Безнең буын».) Иҗат кайчан да үзең булып калуны таләп итә. Балалар өчен язам дип, бераз гына сүлпәнләнеп кара! Яшь иптәш моны шунда ук «тота», ул һәрдаим олылар белән беррәтгән атларга, фикерләргә тырыша. Әйе, бала булып кыланганны өнәми яшь укучыларыбыз. Шуның өчен җыентыкка үтеп кергән кайбер ясалма шигырьләр аларны дулкынланды рмаса һәм хәтергә сеңеп калмаса, һич гаҗәп булмас. Б Мисалга Р. Вәлиеваның «Май җыры»н алыйк. Быргылар уйнасын. Барабан тынмасын. Дәртләнеп яшь йөрәк җилкенсен. — ди автор. Ләкин «җил исә» диеп кенә Иделдә дулкын купмаган кебек, гомуми сүзләр тезмәсе белән генә укучының йөрәген җилкендереп булмый. Аннары бу җырдагы: Нурларга төренеп. Гөлләргә күмелеп. Кояшлы, чәчәкле май килә... — кебек юллар белән шушы ук Май кояшы» бүлекчәсеннән икенче бер шигырьдәге: Ал байракларга төренеп. Ал чәчәкләргә күмелеп. Тагын Май килде. —■ дигән юллар арасында нинди аерма бар икән? Әмма, бәхеткә каршы, мондый әсәрләргә караганда, сәхнәне чыннан да бәйрәмчә яңгыратырлык һәм укучылар репертуарында лаеклы урын алырлык шигырьләр китапта күбрәк. С. Хәким, Н. Арсланов, И. Юзеев, С. Сөләйманова, Р. Гәрәй, Г. Рәхим һ. б. ларның күп кенә шигырьҗырлары нәни дусларыбызга менә дигән бүләк булыр. Җыентыктагы кайбер шигырьләрне укый торгач, күңелгә тагын шундый уй да килә: күп вакытта без тышкы кыяфәт-күренешләр белән мавыгабыз, бала күңеленә үтеп керә алмыйбыз, ахрысы. Югыйсә, нәниләр күңелендә күпме җорлык, наянлык-шуклык та тулып ята бит әле! Без, олылар, артык җит- ди-кырыс түгелбезме икән? Әнә бит Шәүкәт Галиев шигырьләре балаларга: «Бу — мин, сезнең дустыгыз — Шәүкәт абыегыз булам!» —дип кычкырып торалар. Шагыйрьнең «Солдат әби». «Нинди була Яңа ел?», «Яңа ел ник картая?», «Май бәйрәмендә» дигән әсәрләре «Безнең бәйрәмнәр»не чын мәгънәсендә бизиләр. Алыйк менә бер уку белән үк хәтердә кала торган «Солдат әби» шигырен: Алъяпкычын бәйләгән. Энемне җитәкләгән. Бидон тоткан кулына. Урын юк мылтыгына — Кыстырган култыгына! Җыентыкта әнә шундый чатнап торган образлы яисә укучыбыз үрнәк алырдай заман геройларын сурәтләгән шигырьләрнең аз булуы алай да үзен нык сиздерә дияр идек. Кайда безнең балалар әдәбиятының ■Дядя Степа»лары? Заманында укучылар яратып укыган «Таза Мортаза»лар кайда йөри? Әйтик, ни өчен уңыш бәйрәме» бүлекчәсендәге сабан туена багышланган шигырьләрдә заманыбыз каһарманнары җиңнәрен сызгана алмыйлар? Шигырь сөюче мәктәп балалары бәйрәм кичәләрендә пафослы шигырьләр генә сөйләмиләр ич. Китапка композиторларыбыз көйләр язган шигырьләрнең дә кертелүе матур күренеш. Аларның «Уңыш бәйрәмендә». «Күңелем Ленин белән сөйләшә», «Яшьләр җыры», «Унике батыр турында баллада», «Кояш гомере», «Гайдар — безнең комиссар», •Хәтерлим мин әле бүгенгедәй» кебекләре яшүсмерләр һәм балалар арасында инде популярлашып та өлгерде. Боларга өстәп, тагын «Кыңгыраулы мәктәп еллары» (Шәүкәт Галиев шигыре, Хөснул Валиуллин көе). «Иң шатлыклы көнем» (Хәкимҗан Халиков шигыре, Әхмәт Хәйретдинов көе). «Мәктәпкә барасы бар» (Гәрәй Рәхим шигыре. Мирсәет Яруллин көе), «КамАЗда сабан туе» (Рәшит Әхмәтҗанов шигыре. Луиза Хәйрет- динова көе) кебек әсәрләрне атарга мөмкин. Әйтергә кирәк ки, китапта музыка әһелләренең игътибарын җәлеп итәрдәй әсәрләр күп әле. Композиторлар, бигрәк тә яшьләр, бу җыентыкны читләтеп узмасыннар иде. Яңа туган һәрбер уңышлы шигырь — үзе бер бәйрәм ул. Ә биредә күпчелеге матур- матур әсәрләрдән торган яңа китап хакында сүз бара. Аны яшь укучыларыбызның якын дуслары — шагыйрь абыйлары һәм апалары әзерләгән бәйрәм бүләге дип кабул ителәчәгенә ышаныч бар.