РӘХМӘТУЛЛА АБЗЫЙ ӘКИЯТЕ
Рәхмөтулла абзыйның йомры сөякле җиңел гәүдәсе, җыерчыксыз шома йөзе, борын астындагы тырпайган мыегы, көйдереп алырдай үткен күз карашлары әле дә булса хәтеремдә ачык сакланалар. Мин аны беренче һәм соңгы тапкыр Берлин шәһәрендә очраттым. Ул, рейхстагның җимерек стенасын пәке очы белән чукый-чукый, нәрсәдер язып маташа иде. Мин аңа таба якынрак бардым һәм соры таш өстенә кәкре-бөкре зур хәрефләр белән: «Гвардия ефрейторы Рәхмәтулла Гыйләҗетдинов» дип язылган сүзләрне укыдым. _ Нихәл, якташ? — дип дәштем мин аңа. Ул кинәт миңа таба борылды да, шатлыклы елмаеп, көр тавыш белән җавап кайтарды: — Хәлләр изге, туган. Без, күптәнге танышлар шикелле, кул кысышып күрештек, хәл- әхвәлне сораштык, һәм Рәхмәтулла абзый, чыннан да, минем якташ булып чыкты. Туганүскән илләрне сагынып, сугышта күргән газап- михнәтләрне искә төшереп, бераз вакыт сөйләшеп торганнан соң, ул башы белән стенага таба ымлап алды да:— Күрәсеңме, туган? Үземнең исемне тарихка кертеп калдырыр* га исәп,— дип кәефләнеп көлеп җибәрде. Ул тагын нәрсәдер әйтмәкче булган иде, ләкин шул вакыт безгә таба якынаеп килгән генералны күреп, без икебез дә сүзсез катып калдык һәм, гәүдәләребезне шәмдәй турайтып, генералга сәлам бирергә хәзерләндек. Генерал безнең яныбыздан үтеп барганда, Рәхмәтулла абзыйның йөзе кинәт яктырып китте, һәм ул, үзенең иң якын дустын очраткан кеше сыман, тешләрен генә түгел, бөтен уртын күрсәтеп елмайды да, үз-үзен тыя алмыйча: — Исәнлек телибез, иптәш генерал! — дип җилкенеп кычкырырга да өлгерде. Бу хәлдән мин аптырап калдым. Рәхмәтулла абзыйның үзен шулай чамасыз иркен тотуына күңелем әрнеде, ачуым килде. «Ах, әдәпсез! Ни кылана бит. Әйтерсең колхоз председателе белән сөйләшә», дип уйладым мин. Ләкин мәсьәлә бөтенләй мин көтмәгәнчә булып чыкты. Минем якташның тавышын ишетү белән, генерал аңа таба салмак кына әйләнеп карады һәм: — Я, эшләр ничек, иптәш Гыйләҗетдинов? — дип, дусларча елмайды. Рәхмәтулла абзый, очып китәргә җыенган кош сыман, генерал артыннан тагын талпынып-талпынып кычкыра калды: — Эшләр яхшы, иптәш генерал! Якташның бу кыланышы башта бик сәер булып тоелса да, соңыннан үземә дә ошап куйды. — Нәрсә, таныш генералыңмы әллә? — дип сорадым мин. Рәхмәтулла абзый, үзенең бәхетле елмаюыннан әле һаман айный алмыйча: — Ничек кенә таныш әле! Менә дигән дус! Үзеңә бер кызыклы вакыйга сөйлимме? — диде һәм, ияген бераз күтәрә төшеп, күзләрен яртылаш йомды да, куллары белән мыегын еш-еш сыпырга- лап, ашыкмыйча, җайлап кына хикәят итәргә кереште: — Бервакыт шулай кыш көне оборонада торабыз. Ә мин үзем, туган, оборона дигән сүзне яратмыйм. Әрлән кебек җир тишегендә томаланып ятканчы, бугаз киереп «урра» кычкыра-кычкыра, атакага бару мең өлеш артык. Әле монысын сүз уңае чыкканда гына әйтүем. Хикмәт анда түгел. Менә шулай оборонада яткан көннәрнең берендә рота старшинасы мине сугыш припаслары алып кайтырга җибәрде. Ничек барганны, ничә ящик патрон төягәнне сөйләп тормыйм. Чөнки хикмәт анда түгел. Шулай мин үземә кушылган эшне җиренә җиткердем дә кире кайтырга дип юлга чыктым. Кайта-кайта бер заман кич булды. Караңгы төште. Кар ява башлады. Әй, ява, мин сиңа әйтим, ишелеп-ишелеп ява... Шулай кар бураны белән тарткалашып кайтып килгәндә, чана кырыенда ниндидер бер кеше шәүләсе күземә чалынып китте. «Әй, кем ул?»—дип кычкырып җибәрдем. Ә үзем тиз генә автоматны эләктереп алдым. «Үзебезнекеләр», — дип җавап кайтарды әлеге шәүлә. «Солдатмы?» — дип кычкырдым мин, тагын да катырак итеп. «Әйе, әйе, солдатлар», — диде ул. Шәйләбрәк карасам, чыннан да, ул берүзе генә түгел икән. Минем чананы өчмедүртме кеше уратып алганнар. «Әйдәгез, утырыгыз»,— дип әйтүем булды, алар дәррәү чанага менеп бастылар. Ә берсе минем яныма ук килеп утырды. Мин аңа таба борылып карадым. Аның өстендәге шинеленә, башындагы тубал хәтле зур бүрегенә, хәтта кашына һәм мыегына да берилле кар сырышкан иде. Мин аның инде олы яшьтәге кеше булуын шунда ук сизеп алдым. Әмма аның генерал икәнлеге һич кенә да башыма кереп чыкмады. Үзем шикелле бер гади солдаттыр дип уйладым мин аны. Менә бөтен хикмәт тә шунда, туганкай. Ул үзе бик көр күңелле кеше булып чыкты. «Их, браток, ниләр генә күрми солдат башы», дип, дусларча гына аркасына кундырып алган идем, ул шаркылдап көлеп җибәрде. Ә мин үзем, туган, шат күңелле кешеләрне яратам. ~ Шулай без аның белән бик тиз дуслашып киттек. Мин бер сүз ♦ әйткән саен, үземнең гадәт буенча, «их, браток!» дип, йомшак кына н итеп аның аркасына кундырып алам, ә ул шаркылдап көлә бирә. = Менә шул ягы белән ул миңа гаҗәп ошады инде. Ә мин үзем, туган, ф күңелгә ятыш кешеләрне сыйларга яратам. Аракы салынган фляга- § ны бил каешыннан ычкындырып алдым да аның кулына тот- £ тырмакчы булдым. «Мә, эч, солдат, азрак сөякләрең йомшарыр», "* мин әйтәм. Ә ул: «Эчмим»,— ди. «Әйдә, әйдә, эч,— мин әйтәм.— ч Нарком нормасы. Хәләл аракы!» «Юк, эчмим,— ди ул кырт кисеп,— үз нормагызны үзегез эчегез»,— ди. «Үзе болай инсафлы кеше икән», дип уйлыйм эчемнән генә. Шуннан соң флягадагы аракыны тоттым да үзем кәгеп җибәрдем. Кәеф килеп китте бит бер заман. Телем тәмам ачылды. Бер туктамыйча сөйлим дә сөйлим: сугыш башыннан бирле фронтта йөрүемне, дүрт тапкыр яралануымны, ничәмә тапкыр атакага баруымны, бөтенесен тезеп киттем. Ә ул тын да алмыйча тыңлый. Ә мин туган авыл турында, хатын һәм бала-чагалар хакында сөйләргә тотындым. «Их, браток,— Mini әйтәм,— берәр генә көнгә булса да авылга кайтып киләсе иде, ә? Балалар бик сагындырды бит». Ә ул минем сагышны уртаклаша: «Командирыңа рапорт язып бир, бәлки кайтарырлар»,— ди. «Юк, ярамый, браток, ярамый»,— дим мин аңа, ә үзем йомшак кына итеп тагын аркасына кундырып алам: «Сугыш вакытында отпуск теләнеп йөрүе оят нәрсә, ә сугыш беткәч, болай да кайтып китәрбез»,— мин әйтәм. Шулай без аның белән озак гәп корып кайттык. Ике юл чатына килеп җиткәч, ул үз иптәшләре белән чанадан төшеп калды, ә мин урманга таба борылдым... Икенче көнне, иртәнге аш вакытында, старшина мине очратты да: «Сезне дивизия командиры чакыра», — диде. Шул сүзне ишетү белән тәмам каушадым. Маңгаемнан салкын тир бәреп чыкты. Дивизия командирына, генералның үзе янына бару уен эш түгел бит. Генерал тикле генерал минем кебек гади солдатны тиктомалга гына чакырамы соң?! Өс-башымны рәтләдем дә, башыма тулган кырык төрле уй белән буталабутала, генерал янына киттем. Барып кергәндә тез буыннарым дер-дер калтырый башлады, әмма үземнең каушаганлыгымны сиздермәскә тырышам. Генерал каршына барып бастым да нәкъ уставта язылганча итеп рапорт бирдем. Генерал башын күтәреп миңа туп-туры карады һәм шундый ягымлы итеп елмайды, куанычымнан эреп китәмме дип торам. «Иптәш Гыйләҗетдинов, батыр солдат булуыгыз өчен, мин сезне бер айга отпускага кайтарам»,— диде ул. Генералның таныш тавышын ишетеп, мин бөтенләй телсез калдым. Күз алдым караңгыланып китте. Ә генерал минем яныма килеп басты да: «Зарар юк. Сугышта төрле хәлләр булгалый. Их, браток!» — дип, йомшак кына итеп аркама кундырып алды һәм гел менә теге чакта чанада барган вакыттагы шикелле, шаркылдап көлеп җибәрде.
БИКМУЛЛА ХӘЗРӘТНЕҢ БИШ НӘСИХӘТЕ СКЕТЧ Сөйләүчесе: Бикмулла хәзрәт үзе. Җөпләп торучысы: Зәйнетдин мөәзин. Тыңлаучылар: Сарысакал, Карасакал, Аксакал. Түгәрәк табында аш-су мәҗлесе тәмамланган. Таралышырга вакыт. Ләкин Бикмулла хәзрәтнең кыймылдарга нияте юк. Ул җиңелчә генә тамак кырып ала да картларга мөрәҗәгать итә. Бикмулла. Авылыбызның могтәбәр картлары, хак мөселманнар! («Мөселман» сүзен ишетү белән Зәйнетдин мөәзин елмаеп җибәрә, авызы чак кына колагына җитмичә кала.) Аллаһ тәгалә адәм баласын биш бармаклы итеп яраткан... Әйе, хуш, шулай. Аннан китереп, ходай тәгалә адәм балаларына күктән биш китап иңдергән... Аксакал. Дүртәү генә түгелме соң, хәзрәт? Карасакал. Бәхәскә кермә, кордаш, хәзрәт әйткәч, биш була инде ул. Бармак саен бер китап дигән сүз. Сарысакал. Алайса, ун булырга тиеш. Әгәр инде аяк бармакларын да өстәсәк... Зәйнетдин. Әй, син, кем, китап сүзенә аякларыңны тыкма! Тәһарәт тә алмыйча килгәнсеңдер әле. Бикмулла. Инде дәхи рәсүлемез Мөхәммәтгаләйһессәлам биш вакыт намазны безгә фарыз итеп калдырган. Ишетәсезме, фарыз, ягъни мәҗбүри дигән сүз! Аннан китереп, тагын... (Нәрсә әйтергә белмичә, аптырашта кала.) Сарысакал. Аннан китереп, хәзрәт, хәтерем ялгышмаса, 1947 елны булса кирәк, колхозның биш капчык солысын урлаган өчен синең улың Сәйфелмөлекне биш елга төрмәгә утыртканнар иде бугай... Зәйнетдин. Әй, син, кем, Сарысакал, җомга көнне дөнья сүзләрен кыстырып сөйләшмә! Гөнаһсын кая куярсың? Сарысакал. Бетте, алайса, бетте. Әле тик хәзрәткә конкрет примерлар кирәк булса гына дип әйтүем иде. Бикмулла. Бәндә хатадан хали түгел, дигән китап. Әйе, хуш, шулай. Инде хәзер мин сезгә, могтәбәр картлар... (Сарысакалга җен ачуы белән карый. Бераз тотлыгып тора.) Мин бүген сезгә озын итеп вәгазь укырга җыенмыйм. Әмма ләкин шулай да үземнең биш үгет-нәсихәтемне әйтеп үтмәкче булам, аллаһ боерса. (Бармакларын берәмләп бөгә-бөгә.) Беренче нәсихәтем — милләт турында булыр, җәмәгать. Икенчесе — хәмер эчүнең гөнаһсы, өченчесе — гаилә татулыгы, дүртенчесе — балаларны дөрес тәрбия кылу һәм дәхи бишенчесе — мөселманнарның үзара яхшы мөнәсәбәттә булулары турында. Әйе, хуш, шулай, башладык. (Йомарланган кулын күтәреп һәм бераз кызыбрак та китеп.) Җәмәгать, сез беләсезме үзегезнең кайсы өммәттән, ягъни, мәсәлән, кайсы милләттән икәнегезне? Аксакал. Бик беләбез, хәзрәт, татар милләтеннән. Бикмулла. «Татар» дигән милләт юк, җәмәгать! Китап әйтә— Сарысакал. Тукта әле, хәзрәт, татар милләте нишләп булмасын ди? Карасакал. Хәзрәт әйткәч, юк инде, юк! Сарысакал. Как туес юк! Бикмулла. Сабыр итегез, җәмәгать, хәзер аңлатып бирәм. Мәгълүмдер ки, 1939 елны халык саны исәпкә алынды. Шул елны “ мин, ходай тәгаләнең әмере буенча... 2 Сарысакал. Әйе, әйе, хәзрәт, төрмәдә утыра идегез. Теге, ни 3 өчен... Бакалы базарында алыш-биреш ясап... х Зәйнетдин. Әй, өй, син, кем, Сарысакал, җомга көнне базар | сүзләрен калдырып тор! Алла сакласын, авызыңнан иманың качар. “ Сарысакал. Ярый, алайса, дәшмим. Әле тик хәзрәтнең хәте- ы реннән чыккандыр дип кенә әйтүем иде. Бикмулла. Тәкъдирдә язылганны күрмичә, гүргә кереп бул- й мыйдыр, дигән китап. Шулай итеп, 1939 елны мин, «Кайсы милләт- 2 тән?» дигән сорауга: «Мөхәммәт өммәтеннән, мөселман милләтен-* нән», дип чатнатып җавап кайтардым. Быел гыйнвар аенда, үзегезгә § мәгълүм булганча, янә бер тапкыр халык саны исәпкә алынды, s Милләт мәсьәләсе, әгәр онытмаган булсагыз, җәмәгать, көннәрнең s берендә, җомга намазыннан соң, мәчеттә махсус рәвештә тикшерел- * гөн иде, әйе. Авылыбызның могтәбәр картларыннан унбишләп кеше үзләрен «мөселман» дип яздырырга вәгъдә дә биргәннәр иде. Ләкин, көне килеп җиткәч, бу картларның барысы да, гөнаһ шомлыгына каршы, үзләрен «татар» дип яздырганнар. Зәйнетдин (хәзрәтнең күзләренә тилмереп карап, сабырсызланып). Ә мин соң, хәзрәт, мин?!. Бикмулла. Арабыздан бары тик Зәйнетдин мөәзин генә, тәңренең әмере һәм минем кушуым буенча... Зәйнетдин (бу юлы инде авызы тәмам колагына җитеп). «Динем — исламныкы, туган телем — мөселманныкы» дип, күз дә йоммый җавап бирдем, хәзрәт! Бикмулла, һәм бик дөрес эшләгәнсең, кем, Зәйнетдин. Мөхәммәт өммәтендә торган адәм балалары үзләрен «хак мөселман» дип йөртергә тиешләр. Афәрин. Аксакал. Афәрин диюен дидең дә, хәзрәт, ләкин аңлашылып җитмәде бит. Зәйнетдин мөәзин әйтә: «Туган телем — мөселманныкы», ди. Алайса, нигә ул гел безнеңчә сөйләшә? Әйтик, нигә үз телендә сөйләшми икән? Бикмулла. Андый тел юк, җәмәгать, корьән теле генә бар. Сарысакал. Как туес юк, хәзрәт?.. Милләте булгач, аның, әбәзәтелне, теле дә булырга тиеш. Бикмулла. «Әбәзәтелне» дигән кяфер сүзе китапка язылмаган, җәмәгать. Әйе, хуш, шулай. Милләт турындагы үгет-нәсихәтем шуның белән тәмам. Инде хәзер, җәмәгать, мин сезгә хәмер эчүнең гөнаһсы турында да әйтмәкче булам. Сарысакал. Гөнаһсына караганда аның зарары күбрәктер, хәзрәт. Кичәгенәк клубта... Зәйнетдин. Әй, әй, бу сиңа клуб түгел, вәгазь мәҗлесе! Бикмулла. Мөәзин бик дөрес әйтә. Әйе, хуш. Шулай. Безнең һәркайсыбызның, аллага шөкер, тамагы тук, өсте бөтен. Кибетебездә кәнфит-шикәр кебек ләззәтле тәгамнәр дә тулып ята. Моның өчен дә без фәкать, аллага шөкерана кылабыз. Шулай булгач, без, хак Г4| мөселманнар, аллаһ тәгалә тарафыннан бирелгән байлыкны, ягъни арпа, богдай, шәкәр, бал кебек ризыкларны исраф итеп, көмешкә коярга яки бал әчетергә тиешме, юкмы? Аксакал. Тиешен-тиеш түгелдер дә, хәзрәт. Әмма да ләкин остабикәң шикәрдән бал коярга бик остарып киткән икән, дип сөйлиләр. Килешми бит, хәзрәт, авыл картлары синең бал эчүеңнән һич разый түгелләр. (Сарысакал мыек астыннан гына елмая, Карасакал җилкәсен кашый, мөәзиннең башы түбән иелә.) Бикмулла. Колмаксыз гына әчетелгән татлы бал хәрам эчемлек булып исәпләнмидер вә аның гөнаһсы да юктыр ди, китап әйтә... Әйе, хуш, шулай. Инде хәзер, җәмәгать, гаилә татулыгы турында берничә сүз әйтеп узыйм. Син, кем, Карасакал, авылыбызның иң өлкән, иң гакыллы мәчет картларыннан саналасың. Ә үзең аллаһ тәгалә алдында бик зур хилафлык эшләгәнсең... Сарысакал. Әллә хатын-кызлар белән чуала башлаганмы, хәзрәт? Бикмулла. Үзе түгел, малае. Бер гаепсезгә хәләл җефетен аерып җибәргән, бәдбәхет! (Карасакалга.) Ә син, ата буларак, бу эшкә юл куймаска тиеш идең. Шәригатькә дә, законга да сыя торган хәл түгел бу. Карасакал. Әйттем инде, хәзрәт, бик әйттем... нишлисең бит, тыңламады. Зәйнетдин (иелгән башын кинәт югары күтәреп, үз гомерендә беренче тапкыр мулладан узып сөйли). Тыңлата белмәгәнсең, гөнаһ шомлыгы! Әнә, безнең хәзрәттән үрнәк алырга кирәк иде. Хәзрәт үзенең улына бер генә тапкыр әйткән: хатының дин тотмый, ата-бабаларыбыздан калган гадәт-йолалардан йөз чөерә, дигән. Хатыныңның әтисе Зариф шулай ук алладан җәяүләп качкан кеше, муллаларны мәсхәрә кылып, кәмит уйнап йөри, дигән. Миңа мондый киленнең кирәге юк дип, кискән дә салган. Хәзрәтнең әйтүе булган, Сәйфелмөлек бер гөнаһсызга Нәфисәне аерган да җибәргән, вәссәлам. (Бикмулла ачудан бик каты итеп тамак кыра. Ләкин мөәзин моны үзенчә аңлап, дәвам итә.) Ә бит Нәфисә Сәйфелмөлекнең өченчеме, дүртенчеме хатыны иде... Нишләсен бит, ата әмере —тәңре әмере, дигәндәй, ата үз баласын тыңлата белергә тиеш. Дөрес сөйлимме, хәзрәт? Бикмулла (карлыккан зәһәр тавыш белән). Китап сүзен сөйләмисең син, мөә-зин!.. (Мөәзин телен аркылы тешли.) Китап әйтә: кушылмак бар, ди, аерылмак юк, ди. Әгәр ир заты үзенең хәләл җефетеннән разый түгел икән, ди китап, ул, ягъни ир заты, өч шаһит алдында өч тапкыр «талак» дип тәкърарларга тиеш буладыр, ди. Шуннан соң ир белән хатын арасында никах бозылган булып исәпләнәдер, ди. Сарысакал. Әгәр хатыны иреннән разый булмаса, ничегрәк инде, хәзрәт?.. Бикмулла. Анысы китапта язылмаган, әйе. Алладан узып сөйләр хәлем юк. Ярый, хуш, бу нәсихәтне дә шушының белән Мохтасар кылдык. Инде хәзер, җәмәгать, балаларыбызны дөрес тәрбия кылу турында берничә сүзем бар. Без, хак мөселманнар, үз балала- рыбызның тәрбияле булып үсүләре өчен аллаһ тәгалә алдында җаваплыбыз. Мөселман балалары намуслы, әдәпле вә итәгатьле булырга тиешләр. Аннан китереп... Сарысакал. Аннан китереп, хәзрәт, урлашмаска тиешләр. Анысын да әйтергә онытма. Бикмулла (мәчет картларыннан гафу үтенгән сыман, күзлә рен чылт-чылт йома-йома). Урлашуны китап мактамый, җәмәгать. Фараз итик, мин үзем кешенең инәсенә кагылырга да куркам, әйе. Аксакал. Улың Сәйфелмөлек совхоз бүрәнәләрен урлап тотылган икән, дип ишеттек, хәзрәт. Дөрес хәбәрме? Бикмулла. Балаларыбыз азындылар, җәмәгать, шайтан коткысына бирелделәр. Китап әйтә, дин тотучылар азайган саен, шайтаннар күбәя барыр, ди. Шайтан котырта безнең балаларыбызны. Сарыса кал. Шайтан котырта, дисең дә бит, хәзрәт, мулла инәдән курка, бүрәнәне йота дигәндәй, урланган бүрәнәләрне синең ишегалдыннан тапканнар түгелме соң? Бикмулла (ишетмәгәнгә салыша). Я, хуш, җәмәгать, дога кылыйк та таралышыйк. Ахшам намазына барыр вакыт җитә. Тәһарәтләрегезне яңартып килергә онытмагыз. Аксакал. Бишенче нәсихәтеңне әйтмәдең бит әле, хәзрәт. Карасакал. Әйе, әйе, хәзрәт, мөселманнарның үзара яхшы мөнәсәбәттә булулары турында сөйләмәкче идең. Cap ы сакал. Сөйлә, хәзрәт, сөйлә. Күңелләребез тәмам түгәрәкләнсен инде. Бикмулла. Бишенче нәсихәтемне, җәмәгать, ахшам намазыннан соң сөйләрмен. Ә син, кем, Сарысакал, бүген мәчеткә барып йөрмә, әйе. Вәгазь тыңлаганда үзеңне мөселманнарча тота белмисең. Алла йортында дөнья сүзләре ычкындырып, гөнаһлы булуың бар. Сарысакал. Алайса, хәзрәт, мәчеттә әйтәсе сүзләремне шушында гына әйтеп китим инде. Түбән оч Фәрхетдин картны беләсеңдер?.. Шул карт, сильсәвиткә барып, синең өстән жалу биргән, ди. «Бикмулла хәзрәт мәчеттә, авыл картлары алдында мине эт урынына сүкте, «дуңгыз» дип мәсхәрә итте», дип әйткән ди. Күр инде, хәзрәт, мөселманнар арасындагы яхшы мөнәсәбәтне бозарга тырышу була бит бу. Алла йортында әйтелә торган изге сүзләрне ни хаҗәтемә дип халыкка чыгарырга кирәк. Дөресме, хәзрәт? (Бикмулла хәзрәт дәшми. Зәйнетдин моөзнн телен аркылы тешләгән. Аксакал аптырашта. Карасакал яңадан җилкәсен кашый башлый. Сарысакал, гадәтенчә, мыек астыннан гына елмая.