Логотип Казан Утлары
Хикәя

РЕВОЛЮЦИОН САТИРА КЛАССИГЫ

Без әкиятләр китабы укыйбыз. Әмма кызыклы маҗара, фантастик вакыйгалар екияте гене түгел алар. Персонажлары берсеннән-берсе катлаулырак, сәеррәк һәм мәзәгрәк: менә түрә булган Аю... Менә акыллы баш Комкорсак... менә үзен аямаучы Куян... менә Ат... Ләкин ул персонажлар да аллегория итеп кенә алынмаганнар. Алар һәммәсе — социаль сатира образлары, гомумиләштерелгән характерлар. Язучы шулар ярдәмендә социаль-политик идеяләрне алга сәрә, көйдергеч тәнкыйть утына алып, теге яки бу кимчелекне фаш итә. Сүз тууына быел 150 ел тулган (1826—1889) бөек рус сатиригы Михаил Евграфович СалтыковЩедринның үлемсез иҗаты турында бара. Искелек калдыкларына каршы безнең бүгенге көрәшебез өчен дә «бүгенге Щедриннар һәм Гогольләр кирәк* булганга үлемсез иҗат ул! Либераль тактикалы һәртөрле оппортунистларга каршы көрәштә Ленин аннан үрнәкләрне бик еш һәм оста кулланган. Булачак язучының балалык еллары караңгы бер алпавыт утарында үтә. Ул гаделсезлек һәм эксплуатациянең ачы картиналарын, барин белән крестьяннар арасындагы каршылыкны үз күзләре белән күрә. Бу тормышны соңыннан ул үзенең «Пошехонская старина» исемле атаклы әсәрендә оста тасвирлый. Салтыков-Щедрин Пушкин укыган лицейда укый, революцион хисле яшьләр белән бик иртә аралаша, Белинский тавышын яшьли ишетә, тормышта гаделлек, кешелеклелек күрергә омтыла. «Каршылыклар» һәм «Буталчык эш» исемле беренче повестьларында ук бик ачык чагылган бу омтылышы өчен аны Вятка сөргенендә сигез ел чамасы газаплыйлар. Аның «губерна очерклары», бик күп сатирик цикллары һәм хикәяләрендә, җирне яңарта алучы көч буларак, халык массаларына ышану тавышы яңгырый. «Мин безнең гүзәл халыкны гомумән яратам...» дигән онытылмас сүзләрне ул горур әйтә. Классик әдәбиятка Салтыков-Щедрин калдырган мирас гаять бай һәм үзенчәлекле мирас ул. «Помпадурлар һәм ломпадуршалар», «Бер шәһәрнең тарихы», «Господа Головлев лар», ниһаять, искиткеч үткен сатирик әкиятләр миллионнар кулыннан хәзер дә төшми һәм төшмәячәк. Аның илебездәге милли әдәбиятларда сатира жанры үсешенә дә йогынтысы көчле. Моны, мәсәлән, безнең Галиәсгар Камал, Фатих Әмирхан. Габдулла Тукай, Шакир Мөхәммәдов, Мәҗит Гафури, Шәриф Камал һ. б. иҗатыннан үрнәкләр белән бик нигезле расларга мөмкин. Бу мәктәп шәкертләренең безнең хәзерге әдәбиятта да күбрәк булуы өчен тырышу дәвам итә. Салтыков-Щедрин әсәрләренең кайберләре әле Октябрь революциясенә чаклы ук татар теленә тәрҗемә ителгәнлеге билгеле. Аның шактый зур күләмле «Әкиятләр» китабы исә 1953 елда Казанда күренекле әдибебез Ибраһим Гази тәрҗемәсендә чыкты. Шулерның берсе хөрмәтле укучыларыбыз игътибарына тәкъдим ителә.

Л. Е. Салтыков-Щедрин

ҮЗЕН АЯМАУЧЫ КУЯН

Шулай бер тапкыр куян бүре алдында гаепкә калды. Бүре оясыннан ерак та түгел бер җирдән чабып узган вакытта, бүре аны күрде дә: «Куянкай! Туктале, җанкисәгем!» — дип кычкырды аңа. Ә куян, кая ул туктау, тагын да катырак җилдертә башлады. Бүре аны өч сикерүдә тотты да әйтте: беренче кычкыру белән үк туктамаган өчен, менә сиңа минем карарым: мин сине үлем җәзасына хөкем итәм. Ләкин хәзергә мин тук, хатыным да тук, бер биш көнлек запасыбыз да бар, шул сәбәпле, син менә шушы куак астында үзеңнең чиратыңны көтеп утыр. Бәлки әле мин сине... ха-ха... гафу да итәрмен! Куак астында арт тәпиләрендә утыра куян, селкенми дә. Бары тик бер генә нәрсә турында уйлый: ничә тәүлек һәм ничә сәгатьтән соң үләрмен икән, ди. Бүре оясына таба карап куйгалый, ә аннан бүре күзе, ялт-йолт итеп, аңа карап тора. Ә кайвакытларда тагын да яманрак: бүре үзенең хатыны белән килеп чыга да алан буйлап куян яныннан арлы-бирле йөри башлый. Куянга карап алалар да, бүре үзенең хатынына бүре телендә нәрсәдер әйтә, һәм икесе дә хахылдап көлешә башлыйлар. Балалары да аларга тагылып йөри; шаярышып, куян янына чабып киләләр дә аңа сарылалар, тешләрен шалт-шолт шакылдаталар... Ә куянның җаны уч төбенә кача! Хәзерге шикелле бервакытта да тормышны яратканы юк иде аның. Йорт җанлы куян иде ул, бер тол куян хатынының кызына күз салган иде, өйләнергә теләгән иде. Бүре аның җилкәсеннән китереп тотканда, нәкъ әнә шул үзенең кәләше янына чабып барган чагы иде аның. Зарыгып көтә булыр инде ул аны, хыянәт итте миңа юньсез, дип уйлый булыр. Бәлки көткәндер, көткәндер дә бүтән берәү белән... яратыша башлагандыр. Бәлки куаклар арасында күңел ачып йөргәндә, бүре тырнагына эләккәндер... Мескен куян шулай дип уйлый да күзләреннән мөлдерәп-мөлде- рәп яшьләр ага. Барып чыкмады куянның хыяллары. Өйләнергә исәп итеп, самавар алды, яшь хатын белән бергә шикәрләп чәй эчү турында хыялланды һәм шуларның бөтенесе урынына — менә кая килеп капты! Үләргә ничә сәгать калды икән соң әле? Шулай бер тапкыр төнлә белән йокымсырап утырганда, төш күрде ул: имештер, бүре аны махсус эшләр буенча түрә итеп үз янына алган, ә үзе, куян ревизияләр ясап йөргән арада, аның хатыны янына кунакка килә... Кинәт кемдер кабыргасына төрткән кебек булды аның. Борылып караса, исе китте — кәләшенең энесе килгән. — Кәләшең үлем түшәгендә ята, — ди ул аңа. — Синең нинди бәлагә эләгүеңне ишетүгә сәгате-минуты белән авыруга сапты. Хәзер бөтен уе бер генә нәрсәдә: шулай ук үземнең бәгырь кисәгем белән бәхилләшмичә үлеп китәрменме икәнни! — ди. Бу сүзләрне тыңлаган чакта, тоткындагы куянның йөрәге телем- телем телгәләнде. Ник болай булды әле? Нинди эшләре өчен мондый аяныч язмышка тап булды ул? Яшеренеп яшәмәде, революцияләр ясап маташмады, корал күтәреп чыкмады, үз эше белән генә бара иде бит — шуның өчен үләргә тиешме? Үлем! Уйлап кына карагыз, сүзе дә аның нинди! Үзе генә үлсә әле бер хәер, кәләше дә бит. Аның гаебе нәрсәдә инде? Мин юньсезне җаны-тәне белән яратуында гына. Хәзер аның янына атылып кайтып керәсе иде дә, алгы тәпиләрең белән колакларыннан тотып, башыннан сыйпый-сый- пый, иркәлисе иде үзен. Кәләшенең энесе әйтте шул вакыт: ф — Әйдә качабыз! _ Бу сүзне ишеткәч, тоткындагы куян бөтенләй үзгәреп китте. Ча- ? бырга әзерләнгәндәй, йомарланып, колакларын аркасына салды. * Менә хәзер-хәзер атылып китәр дә, эзен дә күрми калырсың кебек. = Бу минутта аңа бүре оясына карамаска кирәк иде, ә ул карады. < Йөрәге өзелеп төште куянның. — Кача алмыйм, — диде ул, — бүре кушмады. Ә бүре исә моның бөтенесен дә күреп, ишетеп торды һәм үзенең й хатыны белән бүре телендә пышын-пышын сөйләште: куянны ях- > шылыгы өчен мактады булса кирәк. Кәләшенең энесе тагын: ф — Әйдә качыйк! — диде. я — Кача алмыйм, — дип кабатлады куян. х Кинәт бүре җикереп җибәрде: * — Нәрсә анда сез чыштын-пыштын киләсез, нинди явызлык кора- ы сыз? 3 Куяннарның котлары очты. Каенесе дә килеп капты бит! Часо- “ войларны качарга димләгән өчен, кагыйдә буенча, нинди җәза ти- өш әле? Ах, куян кызы, куян кызы, кияүсез дә, энесез дә каласың з бит, — бүре белән бүре хатыны икесен дә тотып ашыйлар бит! £ Аңнарына килделәр куяннар, ә бүре белән бүре хатыны аларның < каршында тешләрен шак-шак иттереп торалар, караңгыда икесенең ® дә күзләре фонарь шикелле яна. м — Без, ваше благородие, ни, болай гына... Үзара гына... якташ я килгән, хәлемне белергә! — диде тоткындагы куян, ә үзенең куркудан коты алынды. — Болай гына, имеш! Беләм мин сезне! Авызыгызга бармак каптырсаң, тешләп өзәрсез! Сөйләп бирегез, эш нәрсәдә? — Эш шунда, ваше благородие, — дип, сүзгә кәләшенең энесе кысылды, — минем сеңелем, ә аның кәләше, үлем түшәгендә ята, үтенә синнән, бәхилләшергә җибәрә алмассыңмы аны? — һм... Кәләш үзенең егетен ярата икән, бу бик яхшы,— диде бүре хатыны. — Димәк, куян балалары күбрәк булачак, бүреләргә азык артачак. Без дә менә ирем белән яратышып торабыз, безнең дә балаларыбыз күп. Нихәтлесе читтә йөри, ә дүртесе хәзер дә үзебез белән тора. Бүре, сиңа әйтәм! Җибәрәбезме әллә кияүне, кәләше белән бәхилләшеп килсен. — Аны бит берсекөнгә ашарга билгеләгән идек... — Ваше благородие, мин килеп җитәрмен... Мин ялт итеп әйләнеп кайтырмын... мин бит... валлаһи менә, килеп җитәм! — дип, куян кабаланып сөйли башлады һәм, ялт әйләнеп кайтачагына бүре шик тотмасын өчен, шундый егетләр төсенә керде, бүре булып бүре аңа сокланып карап куйды һәм болай дип уйлады: «Солдатларым менә шундый булса иде минем!» Ә бүре хатыны, уйга калып, әйтте: — Кара син аны! Куян булып куян үзенең хатынын ярата! Нишләмәк кирәк, куянны җибәрергә риза булды бүре, ләкин нәкъ вакытына кайтып җитүне шарт итеп куйды. Ә кәләшенең энесен үзендә залог калдырды. — Әгәр ике тәүлектән соң иртән сәгать алтыга кайтып җитмә- сәң, — диде ул, — синең өчен аны тотып ашармын, ә кайтып җитсәң, икегезне дә ашармын, бәлки... ха-ха... гафу итеп тә куярмын! Атылган ук шикелле, очты гына куян. Шундый чаба, күз иярми үзенә. Тау очраса — тауны ике генә сикерә; елга очраса, сайрак урынны да эзләп тормый, туп-туры йөзеп кереп китә; сазлык очраса — түмгәктән түмгәккә генә элдертә. Уен түгел. Нихәтле җир кайтырга кирәк бит, кайтып мунча керергә, өйләнергә («әлбәттә, әйләнәм!» дип уйлап кайта ул), аннары, бүренең иртәнге ашына өлгерү өчен, кире чабып кайтырга кирәк... Аның тиз чабуына хәтта кошлар да таңга калдылар — үзара сөйләшәләр: «Московские ведомости»1 газетасында әнә язалар, янәсе, куяннарның җаны юк, җан урынына пар, диләр, — ә ул әнә ничек... элдертә. Ахырда кайтып җитте ул. Шул вакыттагы шатлыкны күрсәң — язып та, сөйләп тә бетерерлек түгел. Кәләше, үзенең бәгырькәен күреп алгач, авыруын да онытты. Арткы тәпиләренә басып, барабан киеп алды да алгы тәпиләре белән «Атлы гаскәр маршы» көенә барабан кага башлады — егетенә шундый сюрприз хәзерләгән иде ул. Кәләшенең әнкәсе бөтенләй чуалып калды: кияүне кая утыртырга, ничек сыйларга белмәде. Төрле кардәш-ыруглар, тугантумачалар килеп тулды — барысының да кияүне күрәселәре, кунакта тәмлерәк аштан авыз иттерәселәре килде. Кияү генә бик борчулы утырды. Кәләше белән иркәләнешеп тә туймады, әйтә дә башлады: — Мунчага кереп чыгасы иде дә тизрәк өйләнәсе иде! — Ник алай бик кабаландырасың? — дип шаярткан булды кәләшенең анасы. — Кире китәсем бар. Бүре тик бер генә тәүлеккә дип җибәрде. Ул шунда сөйләп бирде эшнең ничеклеген. Үзе сөйли, үзенең күзләреннән мөлдер-мөлдер яшь ага. Китәсе дә килми, китмичә дә мөмкин түгел. Сүз бирде бит, ә куян үз сүзенә хуҗа. Туган-тумачалары, кардәш-ыруглары сүзгә катыштылар — алар да барысы беравыздан : дөрес сөйлисең кияүкәй, диделәр: әйткән сүз — аткан ук! Алдау дигән нәрсәнең куяннар токымында гомердә дә булганы юк! Әкият бик тиз сөйләнә, ә куяннар арасында эш аңардан да тизрәк эшләнә. Иртә белән никах укыттылар, ә кич булыр алдыннан кияү үзенең яшь бикәче белән саубуллашты. — Бүре мине, әлбәттә, ашаячак, — диде ул. — Син миңа тугрылыклы бул инде. Балаларың була калса, әйбәтләп тәрбиялә. Иң яхшысы, син аларны циркка бир: аларны анда барабан кагарга гына түтел, туптан борчак атарга да өйрәтерләр. һәм кинәт, онытылып китеп (тагын бүре исенә төште булса кирәк), өстәп куйды: — Бәлки әле бүре мине... ха-ха... гафу да итәр! Куянны син күр дә мин күр. Ул рәхәтләнеп туйда типтереп йөргән вакытта, бүре оясы белән куянның туган иле арасындагы җирләрдә зур бәлаләр булып алды. Бер урында бик каты яңгырлар явып, моннан бер генә тәүлек элек куян мәшәкатьсез йөзеп чыккан елга, ташып, тугыз чакрымга җәелде. Икенче урында король Андрон король Никитага сугыш игълан итте, нәкъ куян барасы юлда сугыш кайный. Өченче урында үләт йөри башлады — карантинны әйләнеп үтү өчен, йөз чакрымлап чабарга кирәк. Аннары бүреләр, төлкеләр, ябалаклар адым саен сагалап кына торалар. Акыллы иде куян, өч сәгать запаска калдырып, алдан ук исәпләп куйган иде ул; ләкин бер-бер артлы тоткарлыклар очрый башлагач, аның йөрәге «жу» итте. Кич буе чапты ул, төн буе чапты. 1 Патша Россиясенде чыгып килгән газета. тәпиләре ташка киселеп бетте, корсак йоннары, чәнечкеле агачларда йолкынып, салынып-салынып төште; күзләреннән нур качты, авыз кырыйларыннан канлы күбек акты, ә аның әле тагын әллә нихәтле чабасы бар! Бүре алып калган дусы һич кенә дә күз ялдын- нан китмәде аның. Бүре янында постта басып торган килеш уйлый буган инде: кияүкәебез, җанкисәгем, ничә сәгатьтән мине коткарырга килеп җитәр икән? ди бугай. Шул исенә төшкәч, тагын да катырак элдертә башлады ул. Тауларны, уйсу җирләрне, урманнарны, сазлыкларны — берсен дә санга сукмады. Ничә тапкыр инде йөрәге ярыламярылам дигәндә генә калды, ләкин йөрәген дә җиңде ул, буш тойгыларга үзен төп максаттан читкә борырга ирек бирмәде. Кайгыру, яшь түгү вакыты түгел. Барлык тойгылар тынсын, тик дусны гына бүре авызыннан тартып алып булсын! Менә таң да ата башлады. Ябалаклар, ярканатлар йокыга талды. Салкын һава исеп куйды, һәм тирә-юньдәге барлык нәрсә тынды, әйтерсең лә үлделәр. Ә безнең куян чаба да чаба, ә үзе: шулай ук дустымны коткара алмам микәнни? дип, һаман бер уйны уйлый. Кояш чыгышы кызара башлады; иң элек ерак горизонттагы ак болытлар өстенә аз гына ут сибелде, аннары күбрәк күбрәк һәм кинәт — ялкын! Үләндәге чык ялт-йолт итә башлады. Көндезге кошлар уянды, кырмыскалар, кортлар, бөҗәкләр килеп чыктылар; төтен исе борынга бәрелде; арышлар, солылар кыштырдашырга тотынды, кыштырдау көчәйгәннән-көчәя барды... Ә куян берни күрми, берни ишетми, һаман бер сүзне кабатлый: харап иттем дустымны, харап иттем! Ниһаять, менә тау. Тау артында — сазлык һәм шул сазлыкта бүре оясы... Соңардың, куян, соңардың! Тау башына менеп җитү өчен, соңгы көчләрен җыйды ул... менеп тә җитте. Ләкин ул инде чаба алмады, хәлдән таеп егылды... шулай ук барып җитә алмас микәнни? Аның алдында бүре оясы уч төбендәге кебек күренә. Кайдадыр еракта, чиркәү манарасында, сәгать алтыны сукты, һәм һәр чаңның тавышы алҗып беткән куянның йөрәгенә чүкеч белән бәргән кебек итте. Алтынчы тапкыр сукканда, бүре үзенең оясыннан күтәрелде, киерелде һәм рәхәтеннән койрыгын болгап куйды. Менә ул куян энесе янына килде, аяклары белән эләктереп алды да тырнакларын аның корсагына батырды: икегә аерып ташламакчы булды — берсе үзе өчен, икенчесе хатыны өчен. Балалары да шунда: әти-әнилөре тирәсенә утырганнар да тешләрен шалт-шолт иттерәләр, янәсе өйрәнәләр. — Мин монда! Монда! — дип, куян кычкырып җибәрде, аның тавышы йөз мең куян тавышы кебек яңгырады, һәм ул таудан сазлыкка атылып барып төште. Бүре аны шунда мактап куйды: — Күрәм, — диде ул, — куяннарга ышанырга мөмкин икән. Менә сезгә минем резолюциям: вакыт җиткәнче икегез дә менә шушы куак төбендә утырып торыгыз, соңыннан мин сезне ха-ха... гафу итәрмен.