Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

Газиз Кашапов

„.Туган елым дәһшәтле елларның берсе — 1942. Үткән сугышта атакага бара алмасам да, дары исен алып килгән җилләрне тойдым. Шушы давыллы җилләр кабатланмасын дип. унтугыз яшемдә өстемә соры шинель кидем... Тормыш юллары. бигрәк тә хәрби юллар гаять катлаулы икән. Фаҗигале очрак мине госпиталь койкасына салды, гомерлеккә дигән офицер погоннарыннан аерылырга мәҗбүр итте. Мин үземә яңа профессия, яңа дуслар таптым. Хәзер Әлмәт шәһәре газетасы редакциясендә эшлим. Поэзиягә, гомумән, әдәбиятка гашыйкмын. Алар .«иңа бетмәстөкәнмәс рухи азык бирәләр. Бәйгеләрдә... Бәйгеләрдә җиңеп килгән кебек, Ялларына ятып атымның, Аяз көндә олы юлга чыгып, Еллар кочагына атылдым. Җырлап уздым илем кырларыннан, Җил-дааылны азмы кичердем? Исерсәм дә кайгылардан түгел, Хезмәт шатлыгыннан исердем. Илләр гизеп бәхет эзләмәдем. Ялларына ятып атымның,— Ленин биргән идеалларны яклап, Дошманнарга каршы атылдым. Яраланып аудым Ил чигендә, Туган туфрак — каным аккан җир. Тик бер теләк: үлсәм Ил туфрагы, Ил чирәме булсын яткан җир. Йолдызлар... Йолдызлар... йолдызлар багалар, Җиргә юл күрсәтеп яналар. Караңгы төннәрне җылытып, Яктылык учагын ягалар. Йолдызлар... йолдызлар җемелдәп, Серләрен сөйлиләр кемнәргә? Нигә соң кешеләр гашыйклар Йолдызлы зәңгәрсу төннәргә? Йолдызлар... йолдызлар шаһитлар Кайгыга, шатлыкка, яшәүгә. Шуңадыр хаклылар мәңгегә, Мәңгегә сүнмичә яшәргә! Йолдызлар... йолдызлар... Талларыма гашыйк Озын юлга чыктым таң атканда. Авылымнан — җитез пар атларда. Җырлап уздым урман буйларыннан, Ак каеннар чыкмый уйларымнан... Кочкан чакта Байкал кыяларын. Тугайларга очты хыялларым... Чүлләр киңлегенә сыялмадым, Сагыну хисләремне тыялмадым... Кабат кайттым туган якларыма, Кара туфрак, кашка атларыма. Алданмадым дөнья малларына. Мин һаман да гашыйк талларыма!

Җәдит Хәбибуллин

Тәүге тапкыр яктылык, авазлар белән очрашкан мизгел — 1948 елның яз башы. Туган җирем — Лени- ногорск районының Түбән Чыршылы авылы. Урта мәктәпне тәмамлаганнан бирле нефтьче булып эшлим Хезмәт мәктәбе мине күп һөнәргә өйрәтте, күп төрле кешеләр белән очраштырды. Дөньяда катлаулы нәрсәләр күп. Ләкин хезмәт, шигърият— иң гади, иң тугрылыклы дуслар, минемчә. Тынлык турында Акканы беленми елганың, Җил дә юк... Юкәләр, миләшләр тынлыкка баш игән. Кошлар да белгертми үзләрен — Бу тынлык барсына, барсына баш икән. Тик менә, Тынлыкта уйларын тыялган Кешеләр дөньяда бар микән?! Яз — Гөрләвекләр кушылып, елга булыр һәм җырлары синнән ерагаер, Тыңлап кал! Кушылып җырлап кал! Көн эссе — Үзгәрер иртәгә җир өсте. Әй, кызый, чык инде! ...Кайдадыр яз дәшә. Саф-кайнар тойгылар янәшә.