Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

Кышкы җыр ...Юл үтә яп-якты кырлардан, Найларга сузыла бу юллар? Ашкынып соңлаган юлчыдай, Каядыр атыла йолдызлар. Атылган йолдызлар югала, Билгесез киңлеккә чакырып. Ә безнең маяклы юлларда — Яңа ел китергән яктылык. Әнисә Кырда аккан көләч гөрләвекләр Тугайларга язгы ямь бирсә, Карашыңнан кырны ямьләндереп Син йөрисең кебек, Әнисә. Күзкәйләрең күктәй зәңгәр синең, Биткәйләрең бераз сипкелле, Сипкелләрең шушы март аенда Тууыңа билге шикелле. Йөзләреңне куеп таң җиленә, Зур чаннарга карап торасың. Бу чаннарда — әлмәтлеләр нефте! Тамчысы да әрәм булмасын. Быел язда алар алган уңыш Илгә-көнгә шатлык, ямь бирсә, Бу шатлыкта синең өлеш тә бар, Оператор дустым Әнисә. Мегада’ учак янында Мегада учак янында Сөйләнде күпме шигырь. Ят кеше итеп тормады, Үз итте безне бу җир. Елганың таллы ярында Төн инде җиргә иңде. Балыкчы агай табынга Чакырып алды безне. — Килә дә китә тиз генә, Ашыга сезнең халык. Үтешли генә кагылып, Ни генә булсын табып?! Ил уртак, дөрес, җир уртак, Шулай да ара ерак. Тормыш ул анда тегеләй, Ә монда болаерак. Беләсең килсә бу ярда Ярмәк тә учак яккан. Халыкны безнең якларга Иң элек балык тарткан. — Элгәре шулай, ә хәзер? — Хәзерме нәрсә тарта? Күп еллар элек бу ярга Салынган иске Варта. Ул чакта, әйтик дөресен, Ихтыяр, теләк белән Себергә, брат, кем килсен — Килгәннәр этап белән... Шушында туып, шушында Тормышын корган буын, Килмешәк түгел Себердә, Ул инде хуҗа бүген. Хуҗалар хәзер ишәя, Зурая, үсә Варта. Яшь кала — Түбән Вартага Халыкны нефть тарта. Моңарчы дөнья күрмәгән Хәзинә чыга аннан. Чыганак һаман киңәя — Самотлор... Мега... Аган... Мега —Төмән өлкәсендәге елга исеме (Обь кушылдыгы) в4 Бу якка хәзер төбәлә Ил күзе, дөнья күзе. Кешенең җаны үзгәрә, Үзгәрә Себер йөзе. Йөр әле, әйдә, танышып, Күр әле бер килгәчтен. Бөтенләй монда урнашып Калсаң да үкенмәссең. Тик тыштан кырыс күренә, Чынлыкта җылы бу җир. Ияреп илнең үзенә, Яңара бара Себер! ...Балыкчы туктый сүзеннән, Мегада көймә үтә. Күңелем Себер җиреннән Яңа җыр алып китә. Ашыгып «җиңги» димәсен.. Көянтәләрем алам да Чиләкләремне тагам, Чиләкләремне тагам да Инешкә суга барам, Инешкә суга барам. Мин үтәм, үтәм урамнан, Үләнгә чык түгелгән, Ах, нигә үтә су юлы Сезнең капка төбеннән. Ах, нигә, нигә су юлы Үтә капкаң төбеннән? Үткәндә шушы турыдан Битләрем уттай яна. Җитмәсә, артымнан энең «Җиңги» дип үртәп кала. Ашыгып «җиңги» димәсен: Тый әле шул энеңне. Читен бит алай дигәчтен, Үзе шундый күңелле. Үзе шундый күңелле дә Тик... иртәрәк түгелме? Кодалар әле күренми, Килерләр берәр заман. Көянтәләрем алам да Чиләкләремне тагам. Чиләкләремне тагам... Килерләр берәр заман. Фәнис Яруллин Әнием төсле күренә Арганда үзенең тезендә Йоклатса берәрсе җыр җырлап, Ул кеше әнидәй ягымлы Күренә күземә чын-чынлап. Карыным ачканда берәрсе Утыртса табынның түренә, Ул кеше әнидәй бик якын, Әнидәй сөйкемле күренә. Урамда йөргәндә иркәләп Башымны сыйпыйлар кешеләр. Алар да кай ягы беләндер Әнигә охшаган төслеләр. Кешеләр, кешеләр, кешеләр! Ягымлы, сөйкемле һәммәсе, һәрберсе кемнеңдер әткәсе, һәрберсе кемнеңдер әнкәсе! Оптимист Сорадым: «Хәлең ничек?» Әйттең син: «Гөлләр кебек». Чәчәкле яз иде тышта, һәр чәчәк охшап кояшка Тора иде нур сибеп. Сорадым: «Хәлең ничек?» Әйттең син: «Гөлләр кебек». Уттай кызу иде көннәр, Яңгыр көтеп бөтен гөлләр Утыра иде көеп. Сорадым: «Хәлең ничек?» Әйттең син: «Гөлләр кебек». Тышта салкын көзләр иде, Бакчадагы гөлләр инде Бә лар иде кибеп. Беренче кар Беренче кар төшә җиргә, Төшә дә эреп бара. Бер малай телен чыгарып Кар аулап йөгереп бара. Керфекләре ап-ак булган, Күзләре шатлык чәчә. Әйтерсең бу малай үзе Дөньяга аклык чәчә. Берни дә кирәкми аңа, Ул бүген шундый юмарт. Җир-күкне бүләк итәр ул, Килүче булса сорап. .„Теле белән карлар тотып Йөгергән малай төсле, Бар иде йөргән чагыбыз Тыя алмыйча хисне. Беренче яуган карларның Аклыгы гына калган. Беренче сөйгән ярларның Шатлыгы гына калган. Юл буенда бер чәчәк Зәңгәр күкчә караган. Җиргә энҗе коела Тәнендәге ярадан. Атлар да таптый аны, Тузан да каплый аны. Котырып искән җилләр Чак өзеп атмый аны. Көнгә ничә мәртәбә Егыла да тора ул. Яраларын ялый да Башын күккә бора ул. Бетте дигәч — терелә, Гел кояшка үрелә. Дөнья аңа көннән-көн Матур булып күренә. Январь ае Январь ае. Түбәләрдән Шып та шып тамчы тама. Тәрәзәләремне ачып, Кулларым сузмыйм аңа. Белеп торам. Язлар әле Читтә йөри каңгырып. Уйнатма, кыш, күңелемне Тамчыларың тамдырып. Кырыслыгың күрсәт әйдә, Битне сарсын бәсләрең. Синең салкын җилләреңнән Атылып чыксын яшьләрем. Январь икән январь бул син, Буран уйнат, кар очыр. Тамчың белән алдалама, Яз димәмен барыбер. Ауда Ышану — Зур үскәнсең инде син,—дип Әйтсәләр сабый чакта, Ышанабыз шул сүзләргә, Бәп-бәләкәй булсак та. — Син һаман япь-яшь торасың, — Дисәләр әгәр безгә, Ышанабыз бу сүзләргә, Сакал җитсә дә тезгә. Ышанабыз, куанабыз, Моңарда артык сер юк: Зурлар күңелендә яшьлек бар, Сабый күңелендә — зурлык. Кыска шигырьләр Тормыш бит ул эстафета, һәркем үз юлын үтә: Берәүләр туктаган җирдән Берәүләр алып китә. Күчеп кешедән-кешегә, Күчеп куллардан-кулга, Киләчәккә атлый дөнья, Дөнья — мәңгелек юлда. Дуслар белән ауда йөрим, Кулда мылтык — төзә дә ат. Әллә нинди киекләрне Яшерә күк һәрбер куак. Әнә-әнә берәү чаба, Килә бугай монда таба. Басып киеп бүрегемне, Тарттым кинәт күрегемне. Киек шундук тәгәрәде, Суккалан ды-бәргәләнде. Аннан гына калды тынып, Бөтенләйгә күзен йомып. Дуслар мине мактадылар Бигрәк туры тиде, диләр. Бер атуда тәгәрәттең, Шундый ерак иде, диләр. Дусларыма сүз әйталмый Баганадай басып торам: Мин бүрегә төзәдем бит, Тәгәрәгән мескен куян. И күңелем, күңелем — Яклауга мохтаҗ сабый: һәркем яралый ала, һәркем төзәтә алмый. Шигырь язып куйды шагыйрь, Фикерен әйтте оста: Шигыренә дөнья сыйды, Шигыре сыйды учка. Ак болыт Зур теләгем эшкә ашмый калды: Хыялланып күпме йөреп тә Бер тапкыр да гармун тарталмадым Башларымны куеп күреккә. Йөрәгемдә кешеләргә әйтер Моңнарым да, юкса, бар иде. Җырланмыйча йөргән җырларыма Күкрәгемдә урын тар иде. Туып-үскән авылым урамыннан Гармун уйнап үтсәм кичләрен. Бер кайгым да калмас кебек иде, Басылыр кебек иде хисләрем. Ләкин тормыш минем кулларыма Гармун бирер диеп торганда, Тоттырды да үзенең дилбегәсен, Алып чыгып китте юлларга. Онытылды гармун кайгылары, Йөрәгемдә калды моңнарым. Сөйгән ярым торган урамнарда Гармун уйнар өчен соңладым. Тик бу юллар бушка узылмады. Хыялымның таптым дәвамын. Яшьлектәге яшерен хисләремне Шигырьләргә хәзер саламын. Әй, ак болыт, ак болыт, Матур болыт, шәп болыт. Кояш сине агарткан, Җилләр өреп кабарткан. Дөнья гизеп йөрисең, Кайгы-хәсрәт күрмисең. Ымсындырып алдыйсың, Яңгыр булып яумыйсың. Кыяфәтең бик серле, Буласың син күп төрле: Бер күргәндә — кош кебек. Бер күргәндә — буш кебек. ...Әй, шигырем, шигырем. Була күрмә ак болыт. Эчеңдә тамчың булсын, Яшенле камчың булсын