ӨЛЕШЕМӘ ТИГӘН КӨМЕШЕМ
1 Юлым хәерле булмас микәнни? Без, иртә таңнан кузгалырга тиешле кешеләр, һаман колхоз гаражында таптанабыз. Шофер егетнең тәҗрибәсе җитмиме, машинаның ныклап көйсезләнүеме — белмәссең. Әллә кайтып кына китим микән? Юк инде, өйдә Мәчтүрә апага күз көеге булып торганчы, монда буталуым хәерлерәк. Чыннан да, тиз генә урап килимме әллә? Нарасыйларыма күз салып кына. Өлкәне— Талиясе өчен борчылмыйм, түзәр. Әйткәнне, сөйләгәнне аңлый инде. Гөлиясе өзгәләнәдер, мескенем. «Әни кая?» дип, Мәчтүрә әбисен аптыратып бетергәндер инде. Тимер баганалары чалышая башлаган иләмсез киң капкага җитәрәк тукталып калдым. Кайтсам, ападан эләгә бит инде мина. Балаларны котыртып йөрисен, дип бәйләнәчәк. Әй, чәүчәләк тә инде мин! Ният иткәч, кырт кисеп китәргә кирәк, үземне дә, балаларны да ярсытып йөрмәскә. Кире гаражга таба борылдым. Әрсез уйларым да артымнан калмый ияреп киләләр. Әллә сон авылда калып элеккечә басылып кына эшләргәме? Булмас, ул хакта күп уйландым инде. Кая гына барма — Рамазан баскан эзләр, кая карама — аны хәтерләткән истәлекләр. Аның белән гомер сөргән йорт-жиренә кадәр мине үчекләгәндәй балкып, күңелне тартып тора. Шуннан кузгалмаган булсам, бүгенге хәлгә калмаган да t булыр идем, шәт. Юк шул, инде ул нигез минеке түгел хәзер. Анда башкалар яши. Үткән көннәр рәшә дулкыны кебек — аларны кире кайтарып булмый. Җитте, узганнарны исәпләп яшәү мөмкин түгел, иртәгәсе көнгә карарга кирәк. Яшьлек хатирәләренең һәр таңда яңаруына, кич саен инде кабатланмас мәхәббәтең белән сагышлануга түзәр, күнәр дә идең, шәт. Котны алганы — билгесезлек, иртәгәсе көнгә өметсезлек. Басылып, күңелең утырып яшәрлек торыр урының, йөрәккә ятышлы эшең булмагач, ни дип калырга монда? Председатель Якуп үз теле белән әйтте! фермалар комж« лектлаштырылган, җәйсез эш булырлык түгел, ди. Көтәргәсен дә кисеп кенә әйтмәде, сизелеп тора: балалы хатынны мал-туар тирәсенә куясы килми. Урта белемле япь-яшь кызлар фермага сорап торганда, сайланыр шул. Шушы буйсының, шушы көч-куәтең белән клуб җыештырып ят, имеш. Гарьлек, билләһи! Кызык та, катлаулы да икән бу дөнья дигәнең! Әле бер ай элек кенә сорасалар: «Шәһәргә китәсеңме әллә, Галибә?» дисәләр, андый сорау бирүчене тилегә санаган булыр идем, мөгаен. Үз бәхетеңне җиң сызганып эзләргә кирәктер, күрәсең. Моңа кадәр дулкын каккан уңайга гына йөзеп йөрдем, югыйсә. Ике җирдә ике оя корып карадым — уңмадым. Рамазанга чыктым — ниндидер тынгысыз, шашкын бәхетемне таптым, Ишалгыга Өлфәткә бардым —шыксыз бәхеткә юлыктым. Ләкин язмыш тынгысыз бәхетен дә кызганды миннән. Ямансу, шыксыз бәхеттән исә үзем качтым. Тулы гына түгәрәк бәхет юк микәнни соң ул дөньяда? Бардыр. Кешеләр табып торалар ич әнә... Барысы да шыксыз көзге көннән башланды. Мин җыештыручы булып эшкә урнашып кайткан күңелсез бер көн иде ул. Кар катыш янгыр ява, дөньяны ниндидер ямьсез караңгылык баскан. Шуңамы, Мәчтүрә апаның да кәефе юк. Хәер, йөрәгенә төшмәсә, көннәр буе бер сүз дәшми ул. Балалар әле тормаган, сабыйларга гына хас гамьсезлек белән тәгәрәшеп йоклыйлар. Икебез ике шәүлә булып өстәл янына килеп утырдык. Чынаякларыбызга чәй ясарга өлгермәдек, йөрәккә шом салып, кинәт нидер шатырдады. — Ай алла, ай алла! Харап булдык! — дип кычкырып җибәрде Мәчтүрә апа һәм, ни өчендер, кайнар самаварны күтәреп тышка йөгерде. Ни булганын аңлап бетермәдем, тик, куркыныч барын сизгән ана бөркет кебек, балаларым янына барып бастым. Ул да түгел, тәрәзәдән Мәчтүрә апаның ярсулы авазы яңгырады: — Нәрсә дип терәлеп каттың инде? Ал балаларны! Өй ишелә бит... Аптырап түшәмгә карадым. Хәлнең аяныч икәне шунда гына барып җитте аңыма. Матча стенадан алып уртасына кадәр ярылып киткән иде. Балаларның күзгә күренгән киемнәрен җыйгаладым да үзләрен йолык- калап уяттым. Чырыйлап елап җибәрделәр. Ай-вайларына карамыйча, берсен күтәреп, икенчесен җитәкләп, күрше Бәдәр әбиләргә йөгердем. Кызларны тынычландырып, ашатып-эчереп, кабат чыкканда, матча шомартылмаган имән терәү белән терәтеп куелган иде инде. — Ярый әле, Минрахман килеп чыкты, — дип сөйләде Мәчтүрә апа, йомычкаларны җыештыра-җыештыра, — атын туктатып керде дә көйләп тә куйды, рәхмәт төшкере... Ни әйттем Якупка: яңгыр үтә, чери, ишелә дип. Язсыз сорама да, булмый да, ди. Әйтерсең персидәтелнең язын көтә черек матча... Өйне авыр тынлык басты. Шул шыксызлыкмы бозарга теләпме, әйтеп куйдым бит, тиле: — Инде нишлибез, Мәчтүрә апа? Син дә җанымны телгәләмә, ичмасам. — Ул йомычка тулы тазын күтәреп, җилтерәтеп кече якка кереп китте. Ләкин үпкә катыш ярсулы сүзләре аннан да аермачык ишетелә иде. — Бер башыңа урын тапмадың тәмам! һәркайсы чиркәү кадәр ике йортка хуҗа булдың. Ярамады. Мәчтүрә апаңның шушы черек өен тансыклап кайттың... Ике атадан ике бала белән... Менә сиңа ишетмәсәң ишет. Менә сиңа дәшмәс Мәчтүрә апа! Юаштан юан чыга, диләр шул. Артыгын тыңлап тормастан, турсаеп, Бәдәр әбиләргә кереп киттем. Апаның әче сүзләре көнозын башымнан чыкмады. Тарсына икән, үзенә кайтып егылуыма риза түгел икән. Гомере буе минем белән изаланды шул. Алай да авыр сүз әйткәне юк иде, нинди авыр елларда да бер-беребезгә сыенып яшәдек. Ул чакта ялгызым гына идем шул. Хәзер әнә, үзе әйтмешли, ике атадан ике бала. Әллә йөрәге әрнегәнгә генә әйтеп ташладымы ул ямьсез сүзләрне? Ни генә булмасын, эчемдә ниндидер салкынлык калыккан, кызларым белән бергә аерым оя кору турында уй бөреләнергә өлгергән иде инде. Бу вакыйга шул килеш сүрелгән, онытылган да булыр иде, шәт. Икенче көнне классташым Манзума белән очрашу ут өстенә ялкын булды, йөрәгемә коткы салып китте ул. Иртәгесен, Мәчтүрә апаны идарәгә озаткач, каршыбыздагы коега суга чыктым. Күлмәкчән генә идем. Ашыгып кереп барганда, түбән очтан менеп килүче берәүгә күзем төште. Хат ташучы Наҗияме әллә дип өмсен- дем башта. Ләкин килеш-килбәтенә караганда, укытучылардан агитатор- мазарга тартымрак иде ул. Өстендә пальто дисәң пальто, сырма дисәң сырма түгел, кыландырып теккән чаштырдык бер нәрсә шунда. Башында кикрикле модный башлык, аякларында калын табанлы, озын кунычлы итекме, читекме шунда, кулына җыйнак кына сумка тоткан. Мәктәп директоры хатыны Кәримә генә шулай кыланчыкланып киенә бездә. Нишләп йөрер икән соң ул фермалар очында? Ул якынлашкан саен йөзендә таныш чалымнар арта бара. Гарәп хатыннарыныкы төсле каратут бит, кечкенә генә курнос борын. Елмаюы булды — авыз кырыенда нәни генә чокыр барлыкка килде. — Манзума димме?! Үзгәрмәсә дә үзгәрмәс икән кеше, һаман япь-яшь!.. — Нихәл, Галибә. Ә син... хи-хи... прумых биргәнсең. Аякка сыер * басты мәллә? Хи-хи-хи... ® Нәкъ теге еллардагыча, урынлы-урынсыз көлеп җибәрде Манзума. ® һаман да шул шыр Манзума икән. % — Ерактан, ахры. Арыгансың кебек. Әйдә чәй эчеп чык, Манзума. — һай, җаным, үләм, эчәсем килә,— диде ул, һаман да авызын җыеп ала алмыйча.— Бакалыдан бирле җәяү кайтышым. Җитмәсә, са- пушкиларымның да үкчәсе биек. Мин күрсен дипме, ул тире эчле, алтын сыман ялтырап торган өа- моклы итек кигән аягын к үтә pen-күтәреп алды һәм кыстатмый гына безнең капкага таба борылды. Чиләкләремне күтәреп аның артыннан иярдем. Каян килеп чыккан бу шау берле? Әтисе үлгәннән бирле үги анасы янына бөтенләй кайтканы юк иде бугай, күзгә-башка күренмәгәненә җиде-сигез ел бардыр. Ни кубарып йөрүе? — Әсгать өйләнгән бит. Үги анамның баш баласы, братишка була инде, туйга кайтышым, — дип сөйләнә-сөйләнә, бусагадан атлады ул. Керүе булды, өстендәге пальто сыман нәрсәсен салып ташлады, зыңгылдатып итегенең замогын ярып төшерде, аларын салып атты да түргә узды. — И-и-и, җаным, шушы пишшурада яшәп ятасыңмы? — диде ул, өй өченә күз йөртеп чыккач. — Кит булмаганны, двариста яшисе заманда. — Нишлисең бит,— дип, авыз эченнән ботка пешерә-пешерә, чәй яңартырга дип, кече якка кереп киттем. Мин инде аны ник чакырганыма үкенә дә башлаган идем. Ләкин Манзума. нәкъ элеккегечә, ни сөйли башлаганын онытты булса кирәк, түр буйда уйнап утырган кызлар белән чүкердәшә башлады. — Мәгез әле, маладуж, — сумкасының биге чертләп куйды, — гарат- скуй күчтәнәч авыз итегез. Мә, мә, ал, ни стиснәйсә... Монысы кайсы соң әле? Рамазаиовнамыни? Нишләп бик ябык болай? Кечкенә Галибә булган бу, үзең дә сиплүнык идең бит шулай. Ә монысы күрше авыл кызымы? Ит бүкәне Апаңның сумкасы матурмыни? Әбәү күзләре, ташкүмер кисәгемени. Күз тимәсен тагы, тфү... Шаулап торган самавар өстәлгә куелгач, Манзума, чакырганны да көтмичә, табынга килеп утырды. Ул инде башлыгын да салып ташлаган РӘХИМОВ ф ӨЛЕШЕМӘ ТИГӘН КӨМЕШЕМ иде. Чәй ясаган арада мин аның кыскартып киселгән бакыр чәчен, ясалма бөдрәләрен искәреп өлгердем. Манзума, чынаякны кулымнан ук алып, кабаланып эчәргә тотынды. . — Бу иреңнән дә уңмадыңмы?—диде ул, чәй каба-каба. — Расчут алдыңмы? — Шулайрак килеп чыкты шул, — дидем мин жәелеп китмичә генә. Үзең сон, тормыштамы? Ул, ут капкандай ашыгып, чынаягын бушатты да кабат миңа сузды. Иркенләп, аркаларын терәп утырды, аннан соң гына тәмләп сөйләргә тотынды: — Чыккан булган идем бер малакасуска. Селәгәен агызып, эчеп йөрүдән башканы белмәде. Бер әйттем моңарга, ике әйттем дә, кабат исереп кайткач, йоклаган хәлендә буш бутылка кочаклатып чыгып киттем. Шуның белән прощай. Ха-ха-ха... һаман да шул башсыз, шау берле Манзума икән әле бу. Мәктәптә укыган чагында ук шундый иде ул, дөньядагы бернәрсәгә дә исе китми, һәрнәрсә май белән ипи ашаган кебек гади, ансат иде аның өчен. Шундый булып калган икән. Кияүгә чыгуы турында ничек сөйләп утыра бит, ялгыш кына кулын салкын суга тыгып алганмыни! Манзума көлүеннән кисәк туктап, икенче чынаягын бүлде, баягыча ук йотлыгып эчә башлады. Шапор-шопыр китереп чынаягын бушатты да уйнап торган коңгырт күзләрен миңа төбәде. — Инде ничек яшәргә думаеш? — Белгән юк инде, — дидем мин, мондый сүздән качарга җыенып.— Мае, ипие белән эч әле, Манзума. Ул ризыкка кагылмады, өченче чынаягыннан тагы бер шөпереп куйды да кабат миңа төбәлде: — Дөньяда җебеп йөрмә син, Галибә. Боларны да саклап ятма.— Манзума кызлар ягына ишарәләп алды. — Бу пишшурага төкер. Гуртка китәргә кирәк сиңа. Кем әйткәндәй, анда заживуш. Менә мин хан сараенда яшим, ирләргә тәтемәгән акчаны алам... — Син шул әрсез. — Башыңа төшкәч, әрсезләнерсең аны,— дип дөрләп китте Манзума тагы. — Төрлесе үтте баштан. Маляр булып буяп та карадым, ка- мыншик булып кирпеч тә салдым. Аннан киттем битуншиклыкка. Хәзер кранда, тау кадәр йөкләрне җилтерәтеп кенә йөртәм. Күз өстенә — каш, завутта «Маруся Кадыровна» дип кенә торалар. Әйдә Яшел Түбәгә, үзем урнаштырам. Дәшмәдем. Кыз чагында ук шапырынырга ярата иде Манзума. Аңа ышанып, оешкан җиреңнән купсаң, үкенеп бетә алмассың. Манзума ишеләр генә юк ди анда, калада... Манзума чынаягындагы чәен куйды да, кулын минем борын төбенә үк күтәреп, алтынланган сәгатенә карады, аннары урыныннан ук купты. — Чынлап әйтәм мин сиңа, Галибә,— дип дәвам итте ул киенә-кие- нә, — ятма монда мүкләнеп. Әле өченче көн генә безнең убшыжитыяга бер лектор килгән иде. Шул әйтә, ни ди, хәзер, ди, имиграция заманасы, ди. Авыл халкының шәһәр халкына әйләнә баруы диюе инде. Тормышның закуны шундый, ди. Закун да шулай булгач, ни дип ятарга кирәк монда? Кил, эшенә дә урнаштырам, убшыжитыясына да. Ел-ел ярымнан квартирлы да булырсың... На всякий случый адрис калдырыйм әле. Ул купшы сумкасыннан кәгазь, каләм алып нидер язды да миңа сузды. Үзе ашыгып ишеккә таба борылды. — Фу, жаркы. Шулай да ишегалдына чыккач, китәргә ашыкмады үзе, шәһәр тормышы хакында яңадан тәфсилләп сөйләргә кереште. Аның сүзләренә караганда, калада бар да пешкән дә төшкән. Эшләп акча ал да түбәгә төкереп тик ят. Район үзәгеннән килеп йөри торган вирбаушик Миңлегулов булып беткән бу чистый, теле телгә йокмый. Әле капканы чыккач та сүзе калган икән. — Мине эзләп интегәсе түгел, — диде ул урам яктан, — төзүчеләр убшыҗитыясын табып, ударник Маруся дип сорасаң, бүлмәгә үк кертеп куярлар. Дөресен әйтим, аның сүзләре бер колагымнан кереп, икенчесеннән чыккан төсле булган иде. Шулай да нидер эләгеп калган икән. Еш кына кала турында уйлана башладым. Нигә, кеше яшәгән җирдә без тормаска ни? Шөкер, гарипгораба түгел, эштән курыккан юк... Бара-тора бу уй төннәрен дә тынгылык бирми башлады. Хыялланам-хыялланам да җилкенеп куям, инде бөтенләй китәргә булып бетәм. Ул да түгел, моңа кадәр Яшел Түбәдән ары дөньяга чыкмавым искә төшә дә куркып ки- тәм. Кызларымны калдырып, тулай торакта яшисемне күз алдыма ки- терәм дә чәчләрем үрә тора. Русча белмәвемне исәплим дә бөтенләй сүреләм. Шулай итә-итә уй киләбем чуалып бетә. Икенче төнне аны тагы сара башлыйм. Янә ярсып бетәм, янә күңелем кайта. Шул рәвешле айга якын вакыт үтте. Ни гаҗәп, Манзума коткысы жиңде бит тәки. Икеләнү, шикләнү, куркулар акрын гына чигенеп, тәвәккәллек канат җәйде. Кыш керүгә мин инде төпле фикергә килеп җиткән идем. Китәргә, бер көн тормый шәһәргә күчәргә. Безнең кебек ятимәләр анда да бардыр әле. Кеше югала, ачка интегә торган заман түгел, ничек тә яшәрмен. Торырга бе- н рәр почмак кына табылсын. Авылдан китүемә Мәчтүрә апа каршы кар- = шысын, «Кая бармак буласың син бу бирнәң белән», ди, ике балам т барлыгына ишарәләп. Ике бала! Нишлисең бит. язмышың шулай бул- £ гач. Ничек тә үстерермен, тәрбияләрмен әле, дәүләт ярдәм итеп торганда бирешмәм. Шул уйлар, шул җилкенүләр алып килде мине колхоз гаражына... Машинаны төш җитәрәк кенә көйләп бетерделәр, шулай да юлга чыгасы иттеләр — колхозның йомышы җитди һәм ашыгыч иде бугай. Менә бер бульдозер ярып үткән кар траншеясы эченнән — кышкы юлдан җай гына барабыз. Шофер егет, әле бөтенләй малай гына булуга карамастан, бик җитез кылана, күп кенә хәрәкәтләре белән Рамазанны хәтерләтә. Теге чакны, юләр кыз чагымда, беренче тапкыр кереп, очынып-сикергәләп утырган кабинада булгангамы, һаман Рамазан турында уйланам. Монда ул вакыттан бирле берни дә үзгәрмәгән диярлек. Бөгәлҗәсеиә пәке белән уеп «Р. Р.» хәрефләре төшерелгән шул ук кара баранка, алда — приборлар өстендә шул ук өй рәсеме — тәрәзә капкачлары һәм кәрнизләре бизәкләп эшләнгән зиннәтле гүрничә. Тик ул инде саргаеп беткән дә утыргычның кара күне сизрәп, сиртмәләре төртеп чыккан. Бар булган яңалык — каршы тәрәзәне урталай бүлеп торган тимер рамга җеп белән асылган шайтан малае. Ул машина барган шәпкә тыпырчына, тәрәзә пыяласына сугып-тибеп ала. Көпчәкләрнең карлы юлда җинелчә тирбәлүеннән күз эленә, таныш кабина, күңелгә якын әйберләр йөрәк хисләрен еракта калган көннәргә алып китәләр... Рамазан белән май заводына барабыз, имеш. Ул, гадәтенчә, күзләрен алга төбәгән килеш, эчке бер моң белән җырлап җибәрә: Уфаларга баруларым Гөлсирин өчен генә. Януларым-көюлөрем Гел синең өчен генә. Аңа кушылып, көлемсерәп, очынып барам икән. Машина кисәк кенә тартылып, сикереп алды һәм колак төбендә генә шыксыз бер аваз РӘХИМОВ ф ӨЛЕШЕМӘ ТИГӘН КӨМЕШЕМ ф ишетелгәндәй булды. «Ике атадан ике бала!» Иокы кача, йөрәк ничектер чәнчеп, әрнеп ала. Шофер никадәр генә гайрәтләнмәсен, ана карап машинаның тизлеге артмый, мотор теге чактагыча тигез гөрләми. Искергән шул инде безнең газик. Әнә тыны беткәндәй гыжлый, томау төшкәндәй төчкереп-пош- кырып ала, «Нигә инде мине һаман җәфалыйсыз» дигәндәй чинап елый. — Гараж тулы яңа машина, ни пычагыма шушы карт алашаны куа торганнардыр,— дип сукранып куйды юлдашым... 2 Сөйләүләренә караганда, үзем мин Бакалыда туганмын, тик буйны Гөлбакчада җиткердем. Әтиемне белмим, әнине бик аз хәтерлим. Әти армиягә киткәндә, бишектәге сабый булганмын. Ул бер ел хезмәт итүгә, фин сугышы чыккан һәм Бакалыга беренче кара хәбәр безгә килгән. Биш яшемне тутырганда, бердәнбер таянычым — әни дә үлеп китте. Бәхеткә каршы, Гөлбакчада әнинең бертуганы Мәчтүрә апа яши икән, шул үз канаты астына алды мине. Ул еллардагы башка хатыннар кебек Мәчтүрә апа да тол, тегермән очындагы салам башлы бәләкәй генә өйдә яши иде. Мин белгәннән бирле, Мәчтүрә апа колхоз дуңгызларын карады. Аның ял алганын да, башка эшкә күчеп торганын да хәтерләмим: гомер буе ферма белән ике араны таптады, шуннан ук пенсиягә чыкты. Гомеренә бер кинога, театрга димим, җыелышка барганы булдымы икән апаның?! Юктыр. Клубка аяк басса да, сайлау көннәрне генә булгандыр. Еш кына ул кичен дә фермага дежурга китеп югала, өйдә кунганда да кичке эше бетүгә үк ятып йоклый торган иде. Ахры шуңа, безгә кеше керми-чыкмый. Шулай бар дөньядан аерылып, чын мәгънәсендә ятим булып яшәдек без. Мондый өнсез, кыргыйрак тормышның шәүләсе миңа төшми калмаган, күрәсең. Мәктәпне искә алмаганда, анда-монда чыкмыйм, гөрләшеп уйнарга, шаулашып көн уздырырга дус кызларым да юк иде. Класста да ничектер боегып, яшьтәшләремнән читләшеп, иң арткы партада ялгыз утыра идем. Мәктәптән ара-тирә Манзума белән кайтуларны исәпләмәгәндә, япа-ялгыз идем мин. Укытучым белән Мәчтүрә ападан башка дөньяда яшәвемне белүче булды микән? Шул йомык гадәтемнән үсә төшкәч тә арына алмадым. Кешеләр белән аралашасым, урамга чыгасым килмәүдән түгел, юк. Сәбәп башкада иде. Инде йөрәгендә дәрт бөреләнә башлаган кызның киң дөньяга карыйсы, кеше арасына керәсе килмимени? Минем дә яшьтәшләрем сыман кинога, кичке уеннарга бик чыгасым килә иде, бик. Тик киим дисәм юньле күлмәгем, чабата урап бәйләргә оегым булмады. Мәчтүрә ападан калган сәләмәләргә уранып тереклек иттем шунда. Борынгылар әйтмешли, дөнья миңа, мин дөньяга рәхәт күрсәтмәдек. Укуымның рәте-башы юк иде. Ул авыр сугыш елларында кая инде дәрес кайгысы, таң атуга ничек тә бер ашауны уйлап уза иде көннәр. Мәктәп юлында җиденче класска кадәр селкенеп йөрдем дә китап-дәфтәргә кул селтәдем. Ник укымыйсың диюче, дәрескә бар дип тиргәүче булмагач, тәмам тынычландым. Мәктәптән суынуымның үзенә бер сере дә бар иде. Ул—колхозда эшләү, янәсе, үз тамагымны үзем туйдырам, кырда, фермада кешеләр белән аралашам, башка кызлар кебек клубка, аулак өйләргә йөрим. Ләкин минем бу хыялыма да тормышка ашарга насыйп булмаган икән. Теләгемне Мәчтүрә апага әйтүгә, ул кырыс кына: «Өлгерерсең, мин эт җиюкән дә җиткән»,—дип куйды. Мәчтүрә апага да үпкәләп булмый. Бигрәк авыр заманнарны тарттылар бит. Көнне төнгә ялгап эшләвенә күрә тияре булса иде. Инде сугыш беткәнгә дә байтак вакыт үтте, тик безнең тормышның гына алга киткән жире күренми. Нигә дисән, колхозыбыз һаман хәлләнә алмый. Мине эштән тыюы да әнә шуннан — дөньяга үпкәләвеннән иде Мәчтүрә апаның. Шулай итеп, мин тагы берничә ел тоткынлыкта диярлек утырдым. Аш пешерәм дә идән юам, сыер савам да абзар чистартам. Ләкин чишмә башыдай аргып, кайнап торган яшьлекне, нидер даулап-ярсып типкән йөрәкне тыеп торып буламыни? Анам урынына калган апама каршы дәшмим дип түздемтүздем дә, сабыр канатларым сынды ахырда. «Колхоз эшенә чыгармасаң, ФЗӨгә китәм», дип дуамаллана башладым. Апа мине һаман да сабыйга санап, баштарак дәшми йөрсә дә, әнидән калган агач чемоданга әйберләремне тутыргалый башлагач, чыдамады: «Алай бик җилкәң кычытса, чык соң. Түлке кайтып елама миңа», — диде. Мәчтүрә апа сөйләшеп куйганмы, насыйбы шулай булганмы, мине машинага йөкче итеп билгеләделәр. Уйлап карасаң, исең китәрлек. Ул чакта колхоздагы бердәнбер машинага бит! Мине! йөкче итеп! Борын асларындагы төкләре карала башлаган малай-шалайлар да бар иде, югыйсә. Менә сиңа язмыш юк диген дөньяда! Шатлыгымнан исереп, төнозын йокламадым. Иртәнге ашны да көтмичә, алачыкка төшеп киттем. Колхозның гаражы да, мастерское да яртылаш җир астындагы шул алачык иде ул елларда. Килсәм, тирәюнь тып-тын, инде буявы шактый уңарга өлгергән йөк машинасы ва- £ тык лобогрейкалар янында моңаеп тора. Каян килгәндер ул әрсезлек, g кабинаны ачтым да сиртмәле утыргычка менеп утырдым. Моннан соң иттереп стенадагы кнопкаларның берсенә басты һәм почмактагы электр миченең сиртмәләре кызарып, фантастик елан төсен алды. Ул да түгел, сизелеп җылы төшә башлады. — Әллә кичтән үк кайтып киткәнме бу юньсез? — дип сөйләнә-сөй- ләнә, Хаммат амбар кенәгәсен (вахта журналы дигәннәре шул икән) кулына алды һәм актаргалап «һы-һы» диештереп утырды. Кисәк торып, кием шкафын ачты һәм аннан майланып, беләүләнеп беткән киемнәр чыгарды, миңа зур якка кереп торырга кушты.— Ярый, Галибә, мин киттем, — дип кычкырды ул бераздан. Ашыгып алдагы якка чыктым. — Соң мин... Минем эш нидән гыйбарәт? — Культбудкада хатын-кыз барлыгы сизелсә, бүгенгә шул җиткән... Авызын да ермый шаярткан була тагы. Әйтерсең утырып торырга килгән кеше. Тик ашыгыбрак үпкәләгәнмен икән, аның эш кушуы шул булып чыкты. Ул миңа идән юа торган чүпрәкләр, чиләк күрсәтте, алай- ♦ болай су җылытсаң дип, искерәк кенә бер бак кертеп бирде, үзе ашыгып китеп барды. «Хатын-кыз барлыгы сизелсә»нең мәгънәсен шуннан соң гына төшендем. Чыннан да, идәннәргә байтактан хатын-кыз кулы тимәгән, почмакларда, тәрәзә төпләрендә тузан, түшәмнән пәрәвез тасмалары асылы- нып-асылынып тора, кашык-савытлар чирканмый гына кулга да тотарлык түгел. Су җылынган арада пәрәвезләрне җыеп алдым, тәрәзә төпләрен тәртипкә китердем. Аннары идән юып, савыт-сабаларны чистарттым. Пәрдәләрне алып, кайнатырга салдым. Аларын да чайкап элсәм, эшем бетә дә бугай. һе, шушы микәнни оператор ярдәмчесенең эше? Җыештыр да ю, тузан сөрт, кер чайка. Нәкъ Гөлбакча клубындагы кебек, мәйданы гына бәләкәй. Промысел да промысел дип, авыз суларын корттылар тагы. Мондый эшне теләсә кайсы мәктәптә дә таба идем ич. Мине кызганудан идәннәрен юып торыр өчен генә алдылармы әллә? Күңелем төште, культбудкаларына кул селтәп кайтып китәр хәлгә җиттем. Тик кайнап торган керне калдырып булмый бит инде. Сүлпән генә кыймылдап, аларын чайкап элдем. Вакыт үтсен өчеягә, тәрәзә пыялаларын чистартырга тотындым. Бөтен җир ялт итте кебек, культбудка яктырып киткәндәй булды, ~ тәрәзәләр көлеп тора сыман. Шулай булмыйни, сигез сәгать буе алты л> почмаклы өй кадәр бина җыештыр, имеш. Балалар уены. Шуның өчен * мактап торган була бит әле Хаммат. Кайтып керүенә, салпы якка салам кыстырды: — Кулларың алтын икән, Галибә!—ди. Шулай да күңелнең кай җиредер китек, бүгенге көнемнән канәгать түгел идем мин. Кайтырга дип автобуска утыргач та шул халәттән арынмадым. Нүжәли хатынкызның язмышы шундый? Кая барсаң да чүпрәкләрен, савыт-сабаларың ияреп йөрсен, имеш. Мин бит нефтьчеләр янына ирләр белән беррәттән эшләргә, машиналар, электр җиһазлары өйрәнергә дип килдем. Әллә соң эшләре хатынкызга ышандырырлык түгелме? Ярый, бүген үк Манзумәны эзләп табарга кирәк. Шулай да нидер тыеп калды бит. Төзүчеләр торагын эзләмәдем, ашханәдә тамагымны туйдырдым да туп-туры Фәнүсәләр янына кайттым Хаммат белән Фәнүсәгә ачуланып төн буе турсаеп чыксам да иртүк автовокзалга киттем. Автобус тулы операторлар, мин белмәгән ниндидер мастерлар, инженерлар. Бер хәсрәтләре дә калмаган диярсең, авызларын жәеп мәзәк сөйләшеп баралар. Үпкәмне Хамматка сиздерә алмадым. Аның каравы, кичәге җирдә автобустан төшкәч, бөтен моң- зарымны селкеп чәчтем. Хаммат исә әйтерсең саңгырау, кайтарып иик кенә бер сүз әйтсен. Җитмәсә, «һа-а-а, бүген егетләр көне!> дип, үзенекен лыгырдап бара. Монысы инде бөтенләй... Ачуым ташып чыкты, культбудкага керүгә: — Бүген тагы кайда хатын-кыз барын сиздерергә? — дип, дорфа тына әйтеп салдым. Ул дәшмәде шкафны ачып, мазутлы киемнәрен чыгарды да, аларны култык астына кыстырып, алгы якка узды. Өстен алыштырып чыккач кыназ РӘХИМОВ ф ӨЛЕШЕМӘ ТИГӘН КӨМЕШЕМ — Чаңгыга басканың бармы?—диде. Монысы нәрсә тагы? Чынлап сөйлиме, уйнапмы? Болытлы көн кебек ишелеп төшкән кашларына караганда, бер дә шаярырга исәпләми. Ни дип җавап бирергә дә белмәссең. — Мәктәптә чакта бер-ике тапкыр җәфаланган идем, — дидем аптырагач. Шуның белән сүз бетте. Хаммат будкадан чыгып кайдадыр уралды да кулына бер пар чаңгы тотып керде. Аннан мине тәрәзә янына чакырды. — Ә-ә-әнә теге аргы калкулыкны күрәсеңме? Нәкъ түбәсендә кое сиртмәсе кебек бер нәрсә тирбәлә. Утыз җиденче скважина дигәнебез.—■ Ул кинәт борылып миңа сынаулы караш ташлап алды.— Чаңгы тагып шунда... Так, ике скважина арасы 400 метр, утыз җиденчегә—» 800. Барып кайтуы чакрым ярым. Так, шунда өч мәртәбә барып кайтасың бүген. — Шул гына җитмәгән иде! —дидем мин, Хамматның тукмак борынына карап. Ходаем, бигрәк килбәтсез инде, ничек эшләрсең моның белән, дигән уй үтте башымнан. — Менә нәрсә, Талибә, — диде Хаммат тыныч кына. — Син безгә эшкә дип килгәнсеңдер бит. Бәс, шулай икән, бездә тәртип мондый — кушканны үтиләр! — Чыгып китәргә дип ишек бавына тотынгач, ул туктап калды һәм миңа карамый гына сүзен дәвам итте: — Мин дә шулай үгезнең мөгезеннән эләктерергә дип килгән идем нефтькә. Шатланып каршыладылар, «Кирәк, синдәй егетләр бик кирәк безгә», диделәр. Инде конкрет эшкә килгәч, мунча директоры постын тәкъдим иттеләр. Әле чын мәгънәсендә мунча булса ярар иде, унлап кеше пычтырдап чыгарлык бер таш келәт шунда. Үзем директор, үзем билет сатам, үзем үк кулга чүпрәк алып идәннәрне сөртәм. Ягъни өстәлнең бер ягына чыгып боерык бирәм дә икенче ягына чыгып: «Есть, үтәлер», дим. Эше эш инде аның—түздем. Менә хатын-кызлар көнендә мәхшәр тек мәхшәр инде. Тартынып та тормыйлар, каһәрләр, анадан тума ялангач килеш килеп алдыма басалар да: «Нигә пар юк та, суы нигә салкын да фәлән- фәсмәтән», дип теңкәгә тиеп бетәләр. Көндә барам промыселга: «Аннан алыгыз, зинһар, бәдрәф чистартырга булса да куегыз», дип ялварам. Ишетергә дә теләмиләр. Алты ай иза чиктем шулай. Аннан соң гына участокка күчерделәр, анда да өйрәнчек итеп... Хаммат артыгын сөйләп тормады, аңласаң шуннан үзең аңла инде дигәндәй, кулын гына селтәде дә ишекне ачып тышка атлады. Мин чыкканда ул инде чаңгыларын тагып урыннан кузгалган иде. Алпамша гәүдәле кеше димәссең, ыргылып китте дә, күз ачып йомганчы, ак кар өстендә каралып торган юкәләр арасына кереп тә югалды. Чаңгыны тагуы бер азап булса, кузгалып китүләре мең азап иде. Яна туган бозаудай аяклана алмый интектем, шулай да киттем бит кузгалып. Егылаторуларның санына, маңгайга, аркаларга чыккан тиргә караганда, шактый юл алган булырга тиеш идем. Борылып карасам, культбудка янәшәмдә генә. Гарьлегемнән шартларга җиттем һәм бөтен көчемне җыеп сөзәк үргә таба кузгалдым. Кара, ярыйсы гына күңелле шөгыль икән бу чаңгыда йөрү! Бөтен тәнгә ниндидер ләззәтле арганлык йөгерә, салкынча һава тулудан күкрәк киңәеп, сулышлар иркенәеп киткәндәй була. Басу түрендәге хозурлыкны әйткән дә юк инде. Биредән, калкулык өстеннән, бөтен тирә-як аермачык күренә. Мамык юрган астында үзәннәр, әрәмәлекләр изрәп ята. Таулар исә, күкрәкләрендәге яткыллардан ташып чыгарга торган куаклык ташкынын да туктатып, кырларга сокланып калганнар. Ә скважиналар — гүя җылы яңгырдан соң үсеп чыккан гөмбәләр: басу түрен тутырганнар, әрәмәлекләргә, туйралыкларга кереп сыенганнар, тау тү« бәләренә менеп басканнар. Шуларның чын хуҗасы булу, аларны барлап, көйләп, җайлап йөрү бик рәхәттер, мөгаен. Промыселга аяк басмас борын ни дип тәртәгә тибәм соң әле? Хаммат та алай ук иләмсез кеше түгел, кай ягы беләндер ягымлы да кебек. Кешеләр сина ярдәм кулы сузсын да, син көйсез бала сыман тыпырчын, имеш. Ай, жүләр дә инде мин! Кашлак маңгаенда бер мизгелгә тукталып тору халәтемне үзгәртте дә куйды. Нигә икәнен дә белмәстән, сабый баладай шатланып, талпынып алдым. Йөрәк кысылып алгысый, каядыр ашкына — әйтерсең мине нидер тарта. Шул көчкә буйсынып, алга, калкулыктагы скважинага таба кузгалдым. Инде өченче көн культбудка белән утыз җиденче скважина арасын таптыйм, егыла-тора йөри торгач, сукмак салып бетердем. Хәзергә бар шатлыгым шул — көннәи-көн чаңгыда иркенрәк, кыюрак хис итәм үземне: кич бер дә егылмый әйләнеп кайттым бугай. Табигать матурлыгына, дөнья яменә сокланып үзем кырда йөрим, үзем туктаусыз уйланам: бер дә эш-мәшәкатьләре юк микәнни боларның? Алай булгач, ни пычагыма кеше тоталар? Көн дә чаңгы тагабыз да Хаммат бер якка, мин икенче якка чыгып китәбез. Кызык. — Ялгызың йөреп ялыккансыңдыр инде? — диде Хаммат мина, иртән эшкә килгәч, — жыен, бөтен хуҗалыкны күрсәтәм мин сиңа бүген. Иртән яхшы ашагансыңдыр бит? Юкәлекне ярып узган рәткә килеп чыгуга, скважинага юлыктык. — Чыгырлы коедан су алганың бармы? — дип сорады Хаммат, чаңгы бауларын чишә-чишә. Алмаган кая ул! Безнең тегермән очында бердәнбер су чыганагы салкын сулы чыгырлы кое иде инде. Үзе тирән, үзе зур авызлы иде. Бер елны авыл картлары аны чистартып та маташтылар, чиләкне дүрт дилбегә бәйләп төшергәннәре хәтердә. Ә бер елны— Туктале, чыгырлы коеның ни катнашы бар соң монда? — һе, күргәнең юк, алайса? —диде Хаммат, авызын ерып. — Ниче- во, менә бүген әйләндереп карарсың. Ул скважинаның һәр болтын барлап, карап, әйләнгәләп йөрде дә, кечкенә генә чыгыр янына килеп, аны әйләндерә башлады. Аннан кисәк кенә туктап миңа эндәште: — Мәле, җылын бераз. Хаммат трап янына кител барды, ниләрдер сүтеп-ныгытып шунда маташа. Үзем әйләндерәм, үзем икеләнәм: төшеп тә җиткәндер инде ул кыргыч дигәннәре. Аптырагач, Хамматка кычкырдым: — Булдымы? _ һәй, кая әле. — Ул салмак кына атлап яныма килде, бераз вакыт минем эшкә карап торды да сорап куйды: — Кыргычны ник төшергәнне беләсеңме соң? —• Каян белим инде мин? _ Алайса, тыңла.— Хаммат бик әһәмиятле тема аңлаткан укытучы кыяфәтендә сөйләп китте: — Коелар тирән монда, ике чакрымга якын. Шул тирәнлектәге катламда хәлвәгә сеңгән үсемлек мае сыман ята РӘХИМОВ ф ӨЛЕШЕМӘ ТИГӘН КӨМЕШЕМ Ләкин Хаммат минем кебек жил куып йөрми икән. Шушы төбәктәге унике скважинаны карап, тикшереп чыга ул. Карап кына калмый, һәр- кайсында эш таба, озак-озак юаиа, шуңа да культбудкага кич кенә әйләнеп кайта. Моңа кадәр Фәнүсә белән икәү эшләгәннәрен берүзе башкарып йөри икән, бахыр. Моны мин бүген аңладым. ул нефть дигәнең. Анда жилы, кызлар куенындагы кебек. Шуңа сыея та җир мае. Җир өстенә күтәрелгәндә ул акрын-акрын суына, менеп җитәргә бер чакрым чамасы калгач, нефтьтән парафин аерыла башлый. Нефтьченең иң мәкерле дошманы инде ул парафин дигәнең. Торбаның эчке стенасына утырып йөдәтә, кыргыч төшерми торсаң, бөтенләй томалап та куя. Кыргыч үзе скважина эчендә булгач, нинди икәнен күрергә туры килмәде. Мин аны көрәк итеп тә, идән кыра торган үтмәс чыра пычак итеп тә күз алдыма китердем. Әллә өй юганда стена кыргычлый торган кәкре тимер кебек микән ул? — Ниндирәк .нәрсә соң ул кыргыч? — дип сорадым Хамматтан. Ул иренмичә, сабый балага акыл өйрәткәндәй бастырып кына сөйли: — Торба эченә сыешлы пешкәк сыман нәрсә ул. Саңаклары димме, канатларымы бар. Аска төшкәндә алар кыргыч эченә жыела. Күтәрә башладыңмы, шул канатларын тырпайта һәм парафинны этеп алып менә. Вәт шул. Чыгырдагы тимер чыбык сүтелеп беткәнче әйләндер син аны. Аннан күтәреп карарбыз. Шулай диде дә үз эшенә китеп барды. Келтер-келтер чыгыр әйләнә, тимер чыбык сүтелә, аның белән бергә уйларым да сүтелә, һай, Мәчтүрә апада яшәү дәверендә күпме генә сулар алынмаган инде ул чыгырлы коедан! Буем арба тәгәрмәче биеклеге чагымнан йөрдем мин ул коега, көянтәгә аскан чиләкләрем жиргә сөйрәлеп бара кебек иде. Тупас агач чиләкне бер төшереп мендергәнче жыларга житкән чаклар аз булмады. Шулай да алары аккан су кебек үткән дә киткән инде. Шул коега бәйле бер вакыйга гына онытылмаслык булып йөрәккә сеңеп калган. Кышкы чатнама суык көннәрнең берсе иде. Караңгылы-яктылы суга чыктым. Мәчтүрә апа ашыктырып калды: яңа томаланган мич күмереннән казандагы су кайнап бетә язган — ярылуы бар. Кабаланам. Җитмәсә, коеның тирә-ягы, хәтта бурасына кадәр боз белән капланган. Мин чиләкне төшереп җибәрүгә, кемдер ат җитәкләп килеп туктады. Эчерергәдер инде, хәзер ашыктыра да башлар. Мышныймышный бар көчемә чыгыр әйләндерәм. Менә чиләк менеп тә житте. Бер кулым белән чыгырны тоткан хәлдә, икенчесе белән чиләккә үрелдем. Шул чак чыгыр ычкынып китте һәм мин, чиләк кабат чумганчы дип, бар көчемә коега ташландым, чылбырны тотып та алдым. Ләкин шул мизгелдә аягым таеп китте һәм су тулы чиләк мине үзе белән аска сөйри башлады. Күз алларым караңгыланды, зиһенемне югалтканмын. Исемә килгәндә, боз өстендә утыра идем. Чиләгем кабат коега төшеп киткән, үземне теге атлы кеше тотып калган икән. — Җүләр син, әллә шулай ыгы-зыгы килергә ярый. Бетә яздың бит!—дип кыздырып алды бу мине. Коткаручыма күз ташладым. Киндер ыштаннан кып-кызыл булып тез башы күренеп торган кечкенә генә кеше иде ул. Әллә малай гынамы? йөзенә карагач, мин аны олы кеше дияргә дә, яшь кеше дияргә дә белмәдем. Тез башы кебек үк кызыл борыны шундый зур, әйтерсең тукмак, авызы чалыш, күзләре дә үзгә иде минем коткаручымның. Мин аңыма килеп беткәнче, ул чиләкне күтәрде, аның суын минем чиләкләргә бушатты һәм олы кешеләрдә генә була торган күкрәк тавышы белән: — Бар, өенә ычкын, бозга ябышып катасың бит, — диде. Рәхмәт әйтергә дә онытып, өйгә йөгердем. Соңыннан белдем: безнең Гөлбакчаның атаклы Мөхәммәте булыи чыкты ул. Тукта, андый күзләр, андый авыз-борын башка берәүдә д» булуы мөмкин түгел. Чыгырымны ташлап, кычкырып җибәрдем: » Хаммат! Хаммат!.. Ул, кулындагы ачкычларын да куеп тормастан, минем янга ташНәрсә, чыбык өзелдеме әллә? Юк ла. Ни... Синең чын исемең Мөхәммәтме? — Каян казып чыгардың аны? — Дөресе генә, Мөхәммәтме? Мулла кушканы шулай иде,— диде ул, бүрегенең колакчынын төшерәтөшерә. — Руслар ансатлаштырдылар... Ә син кыргычны забойда озак тотма, Галибә, сразы күтәрергә кирәк. Чыгырны кирегә әйләндерә башладым. Каян башыңа килде әле ул?—диде Хаммат, тимер чыбыкны дөрес уралуга көйли-көйли. — Мин дә бит Гөлбакчаныкы, — дидем мин, эшемнән тукталмый гына. — Тегермән очындагы чыгырлы коены, бер елны кышкы салкында шунда төшә язган кызыйны хәтерлисеңдер әле? — Син... син Рамазан хатынымыни?! Менә бит... Читтә озак йөргәч... Танымадым, валлаһи, танымадым. Тау белән тау гына очрашмый, диләр шул. Ул, эшен бетереп, мазутлы кулын чүпрәккә сөртте, аны янәшәдәге тимер ящикка ыргытты да сорашырга тотынды: — Соң, Мәчтүрә апа исәнме? Кызың үсәме? Ул мина беравык гаҗәпсенеп карап торды, ләкин бу хакта кайтарып сорамады. — Менә бит син, әй, Рамазан дус хатыны дисең... Сугышып китәрсең, билләһи, — дип сөйләнде ул, нидәндер акланырга маташкандай.— Әй, гомерләр, гомерләр... Хамматның эше ашыгыч иде бугай, шулай гөрли-гөрли трап янына китеп барды. Кыргычны күтәрә торгач, тирләп пештем, күлмәкләрем лычма су булды. Юкәдә икән чикләвек, дип уйладым эчемнән, һәркайсында бо- лай маташа башласаң, тәүлек тә җитмәс. Тик алай ук коточарлык түгел икән. Күрше скважинага, Хаммат әйтүенчә, эчтән пыялаланган торбалар төшерелгән булып чыкты. Андый торбаларга парафин утырмый икән, кыргычның кирәге калмаган. Мин скважиналарны игезәкләр сыман бер төсле итеп күз алдыма китерә идем, алар кырыкмаса-кырык төрдә: берсенә электрлы батырма насос төшерелгән, икенчесенә — сиртмәле насос. Ә культбудка янындагы скважинага кыргычны автомат төшереп-күтәрә икән. «Андый автоматлар тиздән бөтен промыселда булачак>, — ди Хаммат. Коточарлык ук булмаса да, эш табылып кына тора операторга. Скважиналарның кайсына яңа сальниклар тутырдык, кайсында нефть агып-тамып торган фланцларны кыстык, кайсында арматураны солярка белән юып, тирә-ягын тәртипкә китердек. Җитмәсә, өч-дүрт скважина Зәй буендагы әрәмәлектә үк, кар ерып аларга барып-кайтуы гына да ярты сыеңны ала. Шулай да мине шиккә салганы эшнең болай муеннан булуы түгел иде. һәр скважина, Хаммат сөйләгән һәр нәрсә — минем өчен серле карурман, башваткыч. Укымый, өйрәнми торып кына оператор булырмын димә. Хаммат та нәкъ шуны искәртү өчен көнозын үзе белән йөртте дә бугай инде. Культбудкага кайтуга, шкафтан калын гына китап алып миңа сузды: —■ Укырга кирәк сиңа, Галибә. Китапның рәсемнәрен караштыра башладым. Әллә ниткән җиһазлар, буровой вышкалары, исемнәрен уку өчен генә тә тирләп чыгарлык аллә нәрсәләр турында язылган иде анда. — Сүз бу китап хакында гына бармый,—дип ялгап китте ул,— гехннкумга керергә кирәк сиңа. ҖӘМИТ РӘХИМОВ ф ӨЛЕШЕМӘ ТИГӘН КӨМЕШЕМ — Ходаем, миннән буламы соң инде. Русчам да такы-токы ич. — Булыр, булыр, — диде ул нык итеп. — Башта учкомбинатка йөрерсең, монда күргәннәреңне укып ныгытырсың. Тырышмый гына берни дә чыкмас, кәнишне. Кондезен—эш, китапларга — төн кала. Хаммат вахта журналын алып, аны тутыра башлаган иде дә бер- ике сан язуга тукталып калды, сүземнең үтеме җитмәде дип уйлады, ахры, тагы миңа таба борылды. — Аннан соң без дә бар бит әле монда, Талибә. Мин менә өченче елымны атнага дүрт көн кичке техникумга йөрим. Исеме генә кичке аның, сменалы эштәгеләргә көндез дә дәресләр була. Аңа кадәр кичке мәктәп. Авыр, бик авыр укуы, инә белән кое казу, дип юкка гына әйтмәгәннәр. Иптәшләр ярдәм итмәсә, ташлаган да булыр идем инде. Аларның кулы нык. Әйтик, мастер Арсеньев... Ул сүзен әйтеп бетермәде, телефон шалтырады. Диспетчер участокта эшләрнең барышы белән кызыксына иде бугай. — Яна ел бәйрәмендә нишләргә уйлыйсың? — диде Хаммат, трубканы куеп. — Берсекөнгә ялым да бит, иртәгә эшкә шул,—дидем мин үкенечле тавыш белән. — Ярый, бер генә көн ялгызым да курыкмам, — диде ул, урыныннан кубып. — Кайтып кил кызларың янына, сагынганнардыр. Беренче карашка килбәтсез генә кешенең әнә шулай хәлеңне уртаклашуы, үз итеп сөйләшүе, бөтен мәшәкатьне үз өстенә алып, миңа ял бирүе ничектер күңелне йомшартып жибәрде, йөрәгем бу кешегә рәхмәт хисе белән тулды. Шулай да эчемдәгене чыгарып селкемәдем. Әллә ни уйлавы бар. Табигать тарафыннан кимсетелгән кеше бит. Үзе беркатлы тагы, йөрәген ярып бирергә әзер. Мине кайтарыл жибәрү каян башына килгән соң әле аның? һич уйламаганда, авылны, кызларымны искә төшерде, йөрәгем сулкылдап, сагынып куйдым сабыйларымны. Их, һич югы, әнә теге юкәдә чыкырдап утырган саесканныкы кебек кенә канатларың булса икән. Җил кебек исеп очып кайтыр идем дә кызларымны күреп килер идем. Тәрәзәдән үрелеп кенә карасам да, күңелем булыр кебек. Әллә соң бүген кич үк китим микән? Фикеремне Хамматка да әйттем. — Диваналанма, — диде ул шактый кырыс итеп. — Туңып үләсең киләме? Чыннан да, кайтып китмәсен бу дуамал дипме, кичен Хаммат тулай торакка килеп керде, кулында—төенчек. — Мәле, кызларыңа бераз гына күчтәнәч монда, — диде ул, ничектер уңайсызланып. Мин алырга да, алмаска да белми аптырап торгач, тавышын күтәреп әйтеп салды: —Ал, ал, акчаң юк ич әле. Бүлмәдәш кызларның өндә юк чагы. Ходаем, кайтып керсәләр, әллә ни уйлаулары бар. Нишләргә соң? — Тартынма, — диде Хаммат, төргәген өстәлгә куеп. — Рамазан минем җан дустым иде, семьясына кулдан килгәнчә булышу минем бурыч та бит әле. Моны инде ярдәм дип тә булмый, шулай да ал әле син аны. Балалар янына коры кул белән кайтмассың бит. Таң белән юлга чыгасы булгач, иртәрәк ятмакчы идем. Ләкин Хаммат һаман китми, Гөлбакча турында туктаусыз сораша. Ничек исемнәрен онытып бетермәгән диген, фәлән абзый исәнме дә төгән абзый ни хәлдә? Үлгәннәр турында ишеткәч, көрсенеп башын чайкый, шул гомер кайтмый яшәве өчен үзен тиргәп ала. Әтисе белән әнисе дөнья куйганнар икән, — авылдашлар бар, Гөлбакча бар бит әле анда. — Туң йөрәк булып ничә ел үткән,— ди ул ачынып.— Менә бит, ә вакыт юк та юк, имеш. Юк, быел сабан туена кайтам, әбизәтел- ни кайтам. Шулай уфтанып шактый утырды да кайтып китте. Ярый әле килгән, кичнең үткәне сизелми дә калды. Барыбер йоклап булмаячак иде. Әнә бит унбер тулып килә, шулай да күз эленми. Изрәп китәргә тырышыптырышып ятсам да, уй дигән тынгысыз ташкын мине тыңламый, аның үз агышы агыш. Мидә кызган шарлар тәгәрәшеп йөргәндәй ниндидер бер тынгысызлык. Уйларым үзеннән-үзе Хамматка барып бәйләнә. Нишләп бик яхшатлана әле ул? Тумыштан кешегә иге- ф леклеме, әллә... әллә берәр нәрсә өметләнеп ураламы минем тирәдә? Булмас, Мөхәммәт... Хаммат андый булырга охшамаган. Рамазанның җәмәгате дип ярдәмләшергә тырышуыдыр инде. Рамазан сөйләвенә караганда, Әмәк белән Шәмәк кебек булганнар алар. Әле менә хәзер хәтергә төште. Бервакыт, печәндә чакта, Мөхәммәт турында төнозын сөйләгән иде миңа Рамазан. Авылда чакта Мөхәммәтнең «Вәкил жене» дигән кушаматы да булган. Шуңа бәйләнешле кызык кына бер мәзәк хәтердә калган. Имештер, бер елны Гөлбакчага район үзәгеннән вәкил килеп төшә. Ыспай гына киенгән кәттә егет була бу. Аны фатирга Хафиз абзыйларга, ягъни Мөхәммәтләргә урнаштыралар. Көнозын басуларда йөреп, арып кайта вәкил һәм, чишенеп тә тормастан, урынга ава. Ләкин йокларга иртәрәк була әле. Җитмәсә, Хафиз абзый белән Вәсилә апа эштән кайтып җитмәгәннәр, чәй кузгатучы да юк. Кесәсеннән газета чыгарып, укып ята вәкил. Өйдә тыныч, рәхәт, йокымсырап ук китә. Шул вакыт нидер кыштырдаган кебек була. Вәкил, сискәнеп, түр буйдагы сәке ягына күз сала һәм агарып ук кала. Сәке астыннан коточкыч бер йөнтәс нәрсә чыгып килә икән. Егет сөрән салып урамга чыгып чаба. ' _ Хафиз абзыйларның кырдан кайтып килеше икән. Шомлы хәбәрне а ишеткәч, хуҗалар да шикләнеп калалар. Тирә-күршеләрне җыеп, чал- * гысәнәкләр белән коралланалар да, кат-кат тәкъбир әйтеп, ишекне ачалар. Карасалар... идән уртасында Мөхәммәт утыра, ди, ул баштанаяк каз мамыгына баткан, адәм чистартып бетерерлек түгел, ди. Хәл болай булган икән: көн буе ялгызы өй саклаган Мөхәммәт, карыны ачкач, эзләнә башлый, ләкин арыш ипиеннән башка нәрсә тапмый. Сөт яисә катыкка юлыгу нияте белән чоланга чыга һәм бал чүлмәгенә тап була. Тамагы туйгач, сәке астына кереп, Вәсилә апаның мендәргә әзерләп куйган каз мамыгы өстенә ятып йоклый. Дөрес булгандырмы, юктырмы — анысын кисеп әйтә алмыйм. Шунысы хак, Мөхәммәтне төрлечә ирештерү, кимсетүләр еш булган ул елларда. Әнә шундый хикмәтлерәк кеше инде ул Мөхәммәт. Сугыштай соң ул авылда озак тормый, каядыр китеп бара. Шәһәрдә нефтьтә эшли икән дигән хәбәре генә авылга килеп ишетелә. 9 Таңга кадәр урында аунасам да, йокым йокы булмады. Хыялланып, саташып беттем. Төн өстеннән авылга җәяү чыгып китәр хәлгә җиттем. Шул ашкыну белән автовокзалга да бик иртә килгәнмен. Шулай да вокзал инде ачылган, вышка төзүчеләр диспетчеры өстәле янында мазутлы тун кигән берничә кеше утырып тора иде. Минем сыман йокы- сызлыктан интегүчеләрдер инде. Эчендә пар чыжлап торган калын торбалар янында жылы, рәхәт. Монда килгәч йокы исемә төште: күз эленә, йокы баса. Автовокзалда халык арткан саен көчәя барган шау-шу, ыгы-зыгы, сихерле бишек җыры булып, изрәүне көчәйтә генә иде. Ниһаять, репродуктор шытырдап куйды, чыш-пыш итте, ул да түгел, буровойларга бара торган автобусларның номерларын атый башладылар. РЭХИМОВ ф ӨЛЕШЕМӘ ТИГӘН КӨМЕШЕМ Безнең уңайга баручы автобусны табып, иң арттагы рәткә утырдым. Вышка төзүчеләр дә кереп тулды. Ул да түгел, машина кинәт кенә урыныннан кубып, олы юлга чыкты һәм Гөлбакчага таба юл алды. Әйтүләренә караганда, безнең авылга барып житми ул, Бакалыдан сулга борылып, яңа нефть мәйданы — Якты Күлгә китә. Бакалыдан алты- җиде чакрым гына безгә. Иөк машинасы булса да туры килер әле, һич тә булмаса, жәяү кайтып житәрмен. Карап, тыңлап барам да, бигрәк тә гамьсез, уй-исәпсез кебек бу вышка төзүчеләр. Юлга чыкканнан бирле телләрендә жыен әкият, мәзәк, уен-көлке. Ул арада өерелеп кәрт тә суга башладылар. Бер генә дә борчулары юк микәнни?.. Уйчисәпләре булмаса да гажәп түгел шул, тормышлары көйле ич: өйләре жылы, суы, газы кергән, ашарга дисәң кибет тулы сөте-мае, колбасасы-балыгы тулып ята дигәндәй, конфет- шикәрен әйткән дә юк. Ә минем эчтәге утлы төен үзен бер генә минутка да оныттырмый. Кызларымны юксынуданмы, күңел утырмауданмы бу? Бер уйласаң, чәбәләнерлек әллә ни юк. Эшем көйле генә күренә. Аның кырда, табигать эчендә булуы якынрак та әле миңа—нәкъ авылдагы кебек. Бергә эшләүче иптәшләр дә әйбәт кенә төсле. Мастер Арсеньевына кадәр «Галиба» дип кенә тора. Җитмәсә, игелекле жан Мөхәммәт кул астына эләктем, җил-яңгыр тидермәс кебек. Бушка эш киемнәре, итек бирделәр, тулай торакка урнаштырдылар. Белемсез-нисез бер ятим хатынга күп тә инде бу. Тагы ни кирәк сиңа? Шулай дип юатам үземне. Ләкин, ни гаҗәптер, эчтәге төен язылмый да язылмый гына бит. Кызларым каршында зур җинаять эшләгәнмен төсле. Иң кыен елларда башымнан сыйпап үстергән авылым минем китүемә рәнжи сыман, һаман да Рамазан хәтергә төшеп йөдәтә, төшләргә кереп аптырата. Аның рухы алдында гаепле шул мин. Ни дип кенә киткән булдым шул Ишалгыга?! Кеше коткысы белән йөреп табасыңмы әллә бәхетне! Манзума әйтмешли, үзең тир түгеп эзләргә кирәк аны. Шулай булгач, ни дип һаман авыл ягын каерам әле? Бер ниятләгәч, һич югы, берәр ел эшләп карыйсы иде нефтьтә. Автобусның стенага бәрелгәндәй кисәк тукталуы уйларымны өзде. Тәрәзәгә карадым. Машина Бакалы кибете янына килеп туктаган иде. — Без сулга, абыстай, төшәсеңме? —дип кычкырды шофер —тәбәнәк буйлы бүлтерек. — Югыйсә, буровойга алып китәбез үзеңне. — Төшәм, төшәм, рәхмәт, — дидем мин, кесәмнән тиеннәр чыгарып. Шофер кул гына селтәде, вышка төзүчеләр бердәм шаулаша башладылар: —- Бар инде, бар. — Әни-карчыгыңа сәдака бирерсең кайткач. Мин юл кырыена сикердем. Вышкачылар, нидер кычкырып, ат кебек кешнәп калдылар. Гөлбакчага туры бара торган юл болай ук шәптән түгел. Бүген машиналар да узмаган бугай, бульдозер эзенә төнге жил түшәгән ап-ак карда жәяүле сукмагы гына. Шулай да көтәргә булдым. Машиналар килә тора, борылып Якты күл ягына китә тора. Безнең төбәктә нефть юк шул, колхоз машиналары гына узса инде... Юк, күренмиләр. Әнә теге ике машина гына үтсен дә... Алдагысы, иләмсез зур йөк машинасы, тизлеген дә киметмичә, сулга борылды. Аның артыннан килүче автобус исә яныма ук килеп туктады һәм аннан минем кочакка диярлек бер хатын-кыз сикереп төште. — Ишеттем, ишеттем. Чытлык. Нифтяник булдым дигәч тә, хәл белергә дә кереп чыкмый, — дип шаулады ул ишектән үк. Мин аны тавышыннан ук таныл алдым. — Ачуланма, Манзума, урнашып йөрү мәшәкате һаман,— дидем мин, акланырга тырышып, һәм сүзне икенчегә борырга ашыктым: =■ Син дә бик ешладың әле. — Кайтып килми булмый, — диде ул, затлы пальтосын каккалап,— яшь киленгә вак-төяк нәрсәләр алган идем. Чатнама суык булуга карамастан, Манзума жиңелчә киенгән. Башында теге чактагы кыландырып теккән башлыгы, аягында шул ук за- ♦ моклы сапужкилары. «Көяз туңмас, калтырар» шушы була инде. * Күптән көтәсеңме? — диде ул, мине юлдан читкәрәк этәреп. — Ярты сәгать булыр. — Киттек пишучкым. Попутный очраса, туктатабыз аны,— диде Манзума, гадәтенчә кискен итеп. — Бер каш сикертсәң, эреп китә ул шофер халкы. Сөйләшә-сөйләшә атлый торгач, кай арада никадәр жир дә киткәнбез. Бакалыны да чыкты, аны алкалап яткан Шушма бозын кичтек, әрәмәлекләрне үттек. Юл карлы булса да, киң, икебез ике тәгәрмәч эзеннән барабыз. Болай сөйләшергә ансат. Сүзгә мавыгып юл озынлыгы сизелми дә. Машина килмиме дип артка карап алабыз да тагы ләчтит сатарга тотынабыз. Дөресрәге, мин сөйлим, Манзума тыңлап бара. Ни гаҗәп, башка чактагыча җәелеп мактанмый ул бүген, хәтта юкка-барга шаркылдап көлми дә, сорау арты сорау яудыра гына. — Ну, ничек, нифттә каласыңмы? — Төпле генә фикергә килмәдем әле. — Безгә килер булсаң, главный белән сүләшәм. — Кирәкми әле. — Ник? — Үзем дә белмим, кабат авылга кайтмагаем. * Манзума мина тиле кешегә карагандай сәер караш ташлап алды,— • дивана бу Галибә дип уйлый бугай. — Пуныл, — дип куйды ул шактый гына дәшми барганнан соң.— Теге нәмәстәң пакуй бирми торгандыр. Тагы Ишалгыга ычкынырга йөрисеңдер әле. ■— Аллам сакласын! — Ник? Кыйныймы? Издиватсе итәме? — Юу-ук. — Эчә торгандыр. Алкагулдыр. — Анысы да бер чама гына. — Алайса, анасы аждаһа инде? — Үз әнием, үз әтием кебекләр. — Соң, шулай булгач! Тагы пычагым кирәкме сиңа? Тормышлары бик әйбәт дип сөйлиләр бит. Әллә соң теге... ирлеге юкмы? — Сау-сәламәт ул. Манзума тагы дәшми-тынмый гына барды да кинәт тирә-юньне ярып кычкырып җибәрде: — Сумашеши син! Вәт!.. Мин аңа карап алдым һәм тавышсыз гына көлеп куйдым. Холкын белгәнгә, үпкәләмәдем, хәтерем дә калмады. Тик ул сүрелә төшкәч кенә тирән көрсенеп әйтеп салдым: — Их, Манзума, мәхәббәттән башка бәхет юк икән ул! Ачынып әйткән бу сүзем дә канәгатьләндермәде Манзумәны Каян табып бетерәдер, сорау өстенә сорау өя, шул арада кабат мине тиргәп ала. Тәмам интектереп бетерде. Юлның да очы күренми, ичмасам. Түзмәдем, аңласаң шуннан аңла инде дип, Ишалгыдагы тормышны сөйләп бирдем. Шыксыз бәхетемне табу һәм аннан качу тарихы мине нык тәэсирләндергән иде. Күзгә яшь тыгылып, бугазга ниндидер төен калкып йөдәтте. Манзума исә керфеген дә селкетмәде. РӘХИМОВ ф ӨЛЕШЕМӘ ТИГӘН КӨМЕШЕМ — Исең киткән икән,— диде ул, бер дә пошынырга урын калдырмаслык итеп,— дүрт бала белән калучылар да бар. Әнә безнең кран- шик Хәтимә дүртесен дә кеше итте. Әй, хәзерге заманда ни, хөкүмәт ярдәм итеп торганда... Гөлбакчага килеп кердек. Үзем дә сизмәстән адымымны кызулатканмын икән. Манзуманын «чапма инде» диюенә карамастан, кабаланам, хәтта сулышым капты. Өй турына җиткәч, Манзума белән саубуллашырга да онытып, йөгереп кереп киттем. Бусаганы атлауга, сумкамны бер тарафка ыргыттым да кызларыма ташландым... 10 Пошынулары, борчулары, шулар арасында ялтырап-ялтырап киткән сөенечләре белән ел үтеп тә китте, яңасы башланды. Ни алып килер ул минем ятим тормышыма: бәхетнең тагы берәр төре белән очрашырга насыйп итәрме, әллә көтелмәгән сынаулар әзерләгәнме? Зарланмыйм: моңа кадәр минем кала тормышы гел уңайга бара, юлымда яхшы кешеләр очрап тора. Күңелем сизә: яңа ел тагы да шатлыклырак булыр төсле. Әнә бит Хаммат та: «Барактан булса да квартир бирерләр кебек», дип өметләндерә. Ул промыселның профсоюз комитеты члены, начальство тирәсендә уралгач, барын белеп, ишетеп тора. Озакламый йөз квартиралы яңа йорт өлгерә, имеш. Гөлбакча халкының яртысы сыешлы инде. Тик безнең ише нефтькә әле генә аяк басканнарга өметләнергә бәлки юктыр әле... Зәйсу мәйданын ачканнан бирле эшләүчеләр дә бар, имеш, чиратта. Шулардан бушаган бараклардан эләксә инде безгә. Ләкин тормышның үз агышы агыш. Ул миңа сөенечләрдән элек яңа сынаулар әзерләгән булып чыкты. Әйтерсең лә ул: «Кара, кызый, нефть чыгару син уйлаганча уен түгел, билең сыек булып чыкмасмы, сыгылып төшмәссеңме?» дип кисәтә иде. Яна ел бәйрәменнән соң көндезге вахтага оператор Иркәбай чыкты. Мин әле өйрәнчек кенә, шуңа күрә бу атна буе аның кушканын үтәп, ул боерганнарга йөгереп торырга тиеш булам. Хамматның өзек-тәтек сөйләвеннән һәм смена алышынганда берничә тапкыр «Исәнме, сау бул» кебек очрашулардан Иркәбай белән аз-маз таныш идем инде мин. Ул нефтьтә күптән эшли, шушы юкәлек артындагы егерме-утыз йортлык кына поселокта үз өендә яши икән. Өе тулы бала-чага, ди. Хамматның аңа адресланган «тозлы» сүзләреннән сон, Иркәбай минем күңелгә иренчәгрәк, җае чыкса, эш вакыты белән дә исәпләшмичә, салгалап, качып-посып йокларга яратучы бер кеше булып урнашып бара иде. Шулай да өченче көн иртән, үзе белән бер вахтага баскач, аны баш- качарак кабул иттем. Өс-башына артык әһәмият бирмәсә дә, сөйкемле киң генә куе кашы белән зур күзләре дә шулай ук «бериштән», хәтта какча яңакларын да каратут баскан. Кешегә туры карарга базмый торган оялчан, йөзе һәрчак көләч, тик күз кабаклары гына шешенгән сыман. Эшнең рәте-башын белә бугай, бик төпле сөйләнә. Ләкин аңа карата күңелемдә уяна башлаган матур өметләрем кичкә кадәр челпәрәмә килде. — Син Галибә, үзен белгәнчә кара инде скважиналарны, — диде ул берәр сәгать чамасы культбудкада утырганнан соң, — Хаммат артыннан бер өч көн мыш та итми эшлиләр әле алар. Минем хатын сырхаулап тора алай-болай булса мин гел өйдә, — авылны кергәч тә икенче йорт Апа ни дип җавап кайтарырга да белмәдем. Эш вакытында шулай туарылырга ярый микәнни? Әллә соң монда эленке-салынкы йөреп тә үтә микән? Хатыны да чирләгәч, өендә эше дә күптер инде. Әйдә, үзе беләдер... Ялгызым калгач, ниндидер сәер хәлгә төштем. Бу кадәр зур хуҗалыкка беркайчан да баш булганым юк иде әле. Күңелдә ниндидер шом: ф нидер ватылыр, нидер кырылып чыгар сыман, скважиналарның кайсынадыр ут кабардыр төсле. Шулай да карлы сукмактан урманга кереп барган Иркәбайга кычкырмадым — үземне сынап карыйсы килә иде. Чаңгыларымны тагып, теге атнада Хаммат белән йөргән эзгә чыктым. Юл уңаендагы беренче скважинага кыргыч төшереп күтәрдем, башкаларында әйтерлек тә эш булмады: сиртмәле насосларның каешлары исән, агып-тамып торган урыннар күренми — барысы да ниндидер бер моң белән тигез генә эшлиләр иде. Культбудкага әйләнеп кайтканда мин инде үземә күрә ачыш ясагандай булдым. Әллә ние юк ла бу эшнең. Күп булса сменага бер карап әйләнәсен, ул-бу килеп чыга икән, скважинаны ябып диспетчерга шалтыратасың — электригы дисәң электригы, слесаре дисәң слесаре килеп җитә. Зуррак хәвеф булганда эшләр җир асты ремонтчыларына яисә капиталь ремонтчыларга тапшырыла. Икенче сменага килеп, хәл-әхвәл сорашкан Хамматка да шул хис тәэсирендә эреләнебрәк җавап бирдем бугай, ул миңа бер мәл «ни булган бу кызыйга?» дигәндәй карап торды. Иртәгесен Иркәбай белән дә масаебрак, эшне төптән белгән кешедәй сөйләштем. Ул исә моңа шатланды гына. — Әйттем бит бер ние юк диеп, — моны ул йөзен читкә бора төшеп белдертте. Авызыннан аракы исе килеп тора иде аның. Ахры, шуңа артыгын сөйләшеп, җәелеп утырырга исәпләми иде, урыныннан купты. — Урман артындагыларын үзем карармын мин, син тегеләрен ура инде... Кирәгем чыкса, өйне беләсең. Иркәбай урманга кереп китәргә өлгермәде, телефон шалтырады. Егерменче нефть җыю пункты берничә сәгатькә ремонтка туктала икән. Җир мае шунда ага торган скважиналарны кичекмәстән ябарга кирәк — диспетчерның шуны кисәтүе. Ватман кәгазенә төшерелгән схема янына килдем һәм кара сызык белән егерменче жыю пунктына тоташкан түгәрәкләрне санап чыктым. Алар бишәү иде. Күзләремне йомып, аларның кайдалыгын хәтергә төшердем һәм ашыгып ишеккә борылдым. Тукталырга тиешле скважиналарның икесе культбудка янәшәсендә генә. Аларның япкычларын томаладым да, яна эз салып, турырга гына Зәй буена төшеп киттем. Бу кадәр дә кызу йөргәнем юк иде әле чаңгыда. Сәгать тә үтмәгәндер, эшемне бетереп кайтып килә идем инде. Культбудка янәшәсендәге скважинаның мернигын күргәч, йөрәгем «жу» итеп ките. Аның өстендәге люктан озын-озын «кара еланнар* чыгып җиргә таба шуышалар иде. «Япкычларны томаламаганмын» дигән уй ток суккандай узды башымнан. Бар көчемне җыел, шунда ыргылдым, чаңгыларымны да салып тормастан, үзәк япкычка ябыштым Ләкин ул ныгытып ябылган булып чыкты. Алай булгач каян килә соң бу нефть? Әнә бит мерник стенасында инде аерым ерганаклар гына түгел, карасу- көрән сыеклык ташкын булып ага, тирә-яктагы кар көртләре күзгә күренеп чүгә, карала иде. Соравыма җавап табарга өлгермәдем, кара ташкын калкударак утырган икенче скважинада да күренде. Нишләргә дә белмәстән, анда ташландым. Менә табышмак. Биредә дә үзәк япкыч томаланган, ә нефть дигәнең каяндыр агып мерникларга тула һәм аңа сыешмыйча, шомлы фонтан булып, кайнап-шаулап иреккә омтыла иде. Скважина янына басып катып калдым, тамакка ниндидер утлы төер калыкты. Үзеңнең көчсезлегеңне танудан да авыррак нәрсә юктыр дөньяда. Инде нишләргә? Иркәбайны эзләп чабарга кирәктер, мөгаен Ансат ҖӘМИТ РӘХИМОВ ф ӨЛЕШЕМӘ ТИГӘН КӨМЕШЕМ кына табылган чарага шатланып, урманга таба кузгалдым. Үзем йөге- рәм, үзем уйланам: туктале, ни дип чабулыйм соң? Иркәбайны эзләп тапканчы, тирә-юньне нефть ташкыны басачак ич. Шулай да кайдан килеп туларга мөмкин соң бу җәфа? Скважиналар ябык, сыек ягулык агып чыга торган линияләрдәге япкычлар гына ачык. Димәк, шуннан тула, димәк, коллекторда басым күтәрелгән. Ябарга, булган япкычларның барын да томаларга! Чаңгыларымны салып аттым да, имәнгеч кара кар боткасын ерып, мерник янына килдем, япкычны томаладым. Ургып-гөжләп торган ташкын тынып калды. Шатлыгымнан канатланып икенче скважинага йөгердем, аннан өченчесенә, дүртенчесенә.» Кайту юлына борылганда, мин инде кыйнап ташланган кеше хәлендә идем. Өр-яңа сырмадан, мамык чалбардан саркып нефть тамып тора. Газы тынга каплана, баш әйләнә, күңел болгана. Артымда шомлы кара эз, әйтерсең карны ниндидер бер фантастик киек ярып язган. Культбудкага ничек кайтып җиткәнмендер, белмим. Скважина янында зурзур агрегатлар, янгын машиналары, бер төркем кеше күргәч кенә аңыма килдем. Башларына әтәч кикриге сыман тимер каскалар кигән янгынчылар арасыннан ике кеше—мастер Арсеньев белән Хаммат килеп чыкты һәм алар мине култыклап культбудкага керттеләр. — Хәзер үк өсләреңне алыштыр, — диде мастер, форточкаларны ача-ача. — Ярый әле, япкычларны томаларга башына килгән. Иркәбай кайда соң? Дәшмәдем. Пычтырдап торган сырманы, чалбарны бусага төбенә салып аттым. Нефть эчке киемнәргә үтәргә өлгермәгән иде. Шуны гына көткәндәй, каршыма врач килеп басты, пульсны, кан басымын тикшерде, ниндидер дарулар бирде. Мине ашыгыч ярдәм машинасында туп-туры мунчага алып кайттылар. Агуланып җитмәгәнмен икән. Юынып чыккач, хәл алып, тулай торакка кайттым һәм шунда ук ятып йокладым. Кичәге башваткычның җавабын бүген иртән генә, вахта автобусына утыргач белдем. Диспетчер шалтыратып-шалтыратып та күрше участокка хәбәрне җиткерә алмаган. Аларнык скважиналары тау башында. Чыгарылган нефть үз җае белән һаман агып торгач, ул-бу хәл бардыр дип шикләнмәгәннәр дә, жир маеның безнең мерникларга тулып, ташып ятуы башларына да килмәгән. Хамматлар исә төнозын эшләгәннәр: түгелгән нефтьне агрегатлар белән суыртып җыйганнар, җиһазларны солярка белән юганнар. Без килгәндә инде скважиналар ап-ак булып кабат көязләнеп утыра иде. Тик тирә-якта гына хәвеф шәүләсе булып шомлы каралык сакланган. Иркәбайның да йөзе скважина кырыендагы кар кебек караңгы, боек. Ана промысел җитәкчеләреннән бик нык эләккән, үзен операторлыктан алып, түбән разрядлы эшкә, гади генә итеп әйтсәк, кем кая куша, шунда йөрүгә күчергәннәр. Ярый әле, промыселда калдырганнар, балаларын жәлләгәннәр, күрәсең. 11 Кулымдагы китабымны ябып уйга калдым. Җир шарында өч миллиардтан артык кеше яши диелгән. Шунысы кызык: очсыз-кырыйсыэ халык диңгезе эчендә бер-беренә охшаган бер пар да юк икән. Шулайдыр шул. Озыны янәшәсендә кыскасы, матуры янында ямьсезе, уңганы, уңмаганы... Күзгә күренми торган сыйфатлар турында сөйләп торасы да түгел. Бергә яши, эшли торган иптәшеңнең дә кешелеклеме, түгелме, булдыклымы, булдыксызмы икәнен тиз генә белмисең. Уртак эштә бигрәк тә. Моңа кадәр мина колхозда һәм кирпеч заводында күмәк эш ләрдә булырга туры килде. Анда йөкне һәркем тигез тарта төсле! жиң сызганып тырышканы да, эшләгән булып буталып йөргәне дә. Ә оператор хезмәте кебек бөтен җаваплылык бер җилкәгә салынган җирдә кемнең кем булуы шунда ук беленә икән. Иркәбайны гына ал инде, бер атнада бөтен барлыгын тотты да селекте. Аның сайсызлыгы аркавында, нефть түгеп хур булдык. Әле икенче көнне килгәч тә искитәрлек берни ♦ булмагандай сөйләнеп утыра. Җир астында нефть — океан, имеш, җ синең белән мин түгеп кенә бетерерлек түгел. Бер скважинаның туктап калуы да Иркәбайның ялкаулыгыннан, d Үзем карармын дип киткәч, скважиналар янына бөтенләй бармаган. ,® Кыргыч төшермәгәч, фонтан торбаларына парафин тыгылган. Ремонт- s чылар чакыртып, аларны күтәртәсе, парлыйсы бар. Ә сводкада инде 2 ничәнче көн минус языла. р Иркәбай белән эшләгән бер атна эчендә күңелсезлек булмый калга- « нын хәтерләмим. Җитмәсә, кичә вахтага кызмача килде, тәмсезләште. 5 искә төшерергә чирканыч сүзләр әйтеп җанымны мәсхәрәләде. Аның Э урынына билгеләнгән оператор кайчан чыгар инде. Әллә шуңа Хаммат § белән эшлисе атнамны көтеп алдым. Менә бүгенге ял көне дә үтеп бара, иртәгә аның белән вахтага. Ләкин Хаммат белән очрашу сәгате бүген суккан икән. Кышкы ® кояшның кандай кызыл салкын нурлары сүнеп барганда бүлмәгә үзе a килеп керде. — Күр әле моны, ял йортындамыни,—диде ул, гадәтенчә, тавышы £ белән бөтен бүлмәне тутырып. — Әйдә, киен! “■ Урынымнан кузгалмый гына аңа сораулы караш ташладым. Кая ча- * кыра бу мине? Эшкә дисәң, үзе бик купшы киенгән: өстендә каракүл “ якалы затлы пальто, якасына тиң бүрек, галстуктан, һай, жүләр, үзе п барасы булса, синең арттан килеп тә йөрми инде ул. Торып сушилкага # киттем һәм мазутлы киемнәремне күтәреп кердем. — Чиста киемнән барсаң да була,—диде ул серле итеп. Спецовкамны урынына элдем дә, сизри башлаган пальтомны, киез итекләремне киеп, мамык шәл урадым һәм инде коридорга чыгарга өлгергән Хаммат артыннан киттем. Кухняда кер үтүкләп маташкан Фәнүсә безне серле генә елмаеп озатып калды. Бу гадәти булмаган сәфәрне ни дип юрарга да белмичә, Хаммат артыннан атлыйм. Төнгә каршы кая алып бара бу мине?... Уенда бербер начарлыкмы әллә? Булмас, бер атна буе икәүдән-икәү кыр уртасында йөргәндә дә ул мина кул сузу түгел, әдәпсезрәк сүз дә әйтмәде. Азгынлык аның табигатендә үк юк бугай. Ә Фәнүсәнең күзләре? Әй, аның бөтен уенда шул гына ич. адәм рәтле сүз сөйләгәне дә сирәк. Шәһәр уртасында мәһабәт булып калкып торган Культура йортына борылгач, шик-шөбһәләрем таралып, башымда бер генә сорау калды. Кинога чакыруы шушы микәнни байгышның? Юраганым юш килмәде. Без Культура йорты каршындагы мәйданны үтеп, тар гына тыкрыкка борылдык. Йнде тәмам икеләнеп, шүрли үк башлаган идем, Хаммат: — Менә килеп тә җиттек, — дип куйды. Кар көрте эчендә бөтенләй тәбәнәкләнеп калган баракка таба борылдык һәм корыч арканга авыр тимер аскан ишекне дөбер-шатыр ачып эчкә уздык. Хаммат коридорның ике ягы буйлап тезелгән дистәдән артык ишекләрне санагандай караштырып барды да, берсе янында туктап, аны төртеп карады, аннары кесәсеннән ачкыч чыгарып, йозакны ачты һәй эчкә атлады. Ул да түгел, бүлмәдә ут кабызды. Бераздан аның иләмсез тавышы ишетелде. —• Нәрсә куркып калдың, тотып ашарга берәү дә юк монда! Каушый төшеп кенә ишек янына килдем. Бүлмә, чыннан да, буш, шыксыз иде. Шулай да эчтән рәхәт булып жылы бәреп тора. 4. «К. У.» М I. — Безнең Артамонов яшәде бу бүлмәдә, — дип башлады Хаммат, карашы белән түшәм-стеналарны айкап. Тавышыннан тәрәзә пыялалары зыңлап куйды.— Хатыны булмаган нәрсә, күрәсең, чисталыкка интеккәннәр болар... Ну, ничево, буяп, акшарлап җибәрсәң, яшәрлек әле бу... Бу минутта мин аны тыңламый идем инде. Бүлмәгә ничек кергәнемне сизми дә калдым һәм, сират күперен үтеп оҗмахка эләккән кешедәй шатланып, мичен, тәрәзәләрен карый башладым. Тыштан күренгәнчә, бик тәбәнәк түгел икән лә. Түшәм-стеналары да Хаммат әйткәнчә үк пычрак түгел. Иң әһәмиятлесе — тәрәзә астына тартып куйган гармун сыман зур батареясы, суы бар. Сөенечемнән кычкырып җибәргәнемне сизми дә калдым: — Хаммат! Рәхмәт инде!.. — Тукта, рәхмәт әйтергә ашыкма әле. Синең кебек квартирсызлар аз дип белдеңме? Ордер алу өчен ныклап көрәшәсе бар әле. Тырышып карарбыз менә. Барак бүлмәләрен кемгә бирү-бирмәүне местком утырышында тикшереп тә тормыйлар икән хәзер. Аның эше — бөтен уңайлыклары булган капиталь квартирларны бүлү. Ә бушап калган барак бүлмәләрен нишләтүне промысел җитәкчеләре белән киңәшеп йорт идарәсе хәл итә, ди. Шулай да аларына ия булуы да ансат түгел икән. Хаммат, тырышып карарбыз, дигән була да бит, ни булып бетәр инде? Тулай торакка мин яңа уй-исәп, яңа ашкыну белән кайттым. Өмсе- неп калу гына булмаса ярый инде. Бу атна, Хаммат белән эшләвемә карамастан, тынгысыз һәм бор- чулы булды. Мәшәкатьләр графиктагы сигез сәгатькә генә түгел, тәүлеккә сыешмый башлады. Эшкә чыгуыбызның беренче минутларыннан ук тотынды ыгы-зыгы. Культбудкага кереп, киемнәребезне алыштырырга да өлгермәдек, телефон шалтырады. Нефть җыю пунктыннан икән. Хаммат кулындагы трубкадан бераз гына борчулы тәкәббер тавыш миңа ук ишетелеп тора: — Нефтегез кая? — Кая булсын, — ди Хаммат, бер дә исе китмәстән, — ага. — Агуын ага да, кая коя икән соң ул? — дип бәйләнде әлеге тавыш. — Безгә килгәне күренми. Таңга таба җыю пунктына сыек ягулык кереме кинәт кенә азаеп калган. Хамматның әйтүенә караганда, мондый хәл берничә скважина берьюлы туктап калганда, яисә нефть үткәргече ярылганда гына була икән. Төнлә электр энергиясе бирүдә өзеклек килеп чыкмаган. Димәк, скважиналар эшләгән. Шик нефть үткәргечтә. Шуны әйтергә дип, ике- өч сәгать буе шалтыратсалар да, телефон трубкасын алучы булмаган. — Разрядын кискәнгә үҗәтләнеп йөри, башсыз,—диде Хаммат, Иркәбайны телгә алып. — Бөтенләй куганнарын көтә, сантый. Хаммат, диспетчерга шалтыратып, сварка агрегаты хәстәрли торырга кушты да, чаңгыларын тагып, басу түренә, авария булырдай шикле урыннарга чыгып чапты. Скважиналарны карап кайту тулысы белән миңа калды. Мин культбудкага әйләнеп кайтканда, ул инде лом, көрәк ише коралларын әзерләп, сварщиклар көтеп утыра иде. — Җылы урын, кайнар аш белән саубуллашырга туры килә бүгенгә, Галибә,— диде ул, борчылуын сиздермәскә тырышып.— Авария! Линияне мөмкин кадәр сафка бастырырга кирәк. Болай да 300 тонна минус. Ә хәзер тиз генә менә бу скважиналарны ябарга булыр. Ул стенадагы схема янына килде һәм тукталырга тиешле скважиналарны санап чыкты: — Менә шулай да булгалый бездә. Баярак чаңгыда өшемәгән төсле булсам да, эчкә суык төшкән икән — җылынып кына булмый. Шулай да назланып культубудкада утырыр чак түгел, чаңгы тагып кабат скважиналар янына киттем. Шуннан инде тиз генә кайтырга туры килмәде. Эшемне төгәлләүгә, Иркәбайны эзләп чаптым, аннан Хамматлар янына киттем. Зәйгә төшә торган сөзәктә моторлар гөрелтесе һәм эшчеләрнең ара-тирә кычкырып алулары авария урынын әйтеп торалар иде. Кышның кодрәте каршында йөз ат көчле бульдозер мескенләнеп ♦ калган, эшкә лом һәм кәйләләрне жигәргә туры килде. Туңсыз жиргә житкәч тә куанырга насыйп булмады: торбадан бәреп чыккан нефть, туфрак белән аралашып, май тамып торган хәлвә сыман нәрсә барлыкка китергән. Противогаз киеп эшләү кулны тота, күзлек пыялалары тирли, биттән кайнар тир ага. Ярый әле, сварщиклар тракторларына будка тагып килгәннәр. Күлмәкләрдә тир сыгып алырлык булганчы эшлибез дә кереп тимер мич янында кипшенәбез. Ул төнне Зәй буендагы басуда моторлар гөрелтесе, хезмәт ыгы-зыгысы тынмады. Кешеләр арыдылар, тәмам сөйләшмәс булдылар. Хамматның аратирә шаярткалап куюы да нәтижә бирмәде. Шулай да кулларындагы кораллары нык тора иде әле нефтьчеләрнең. Ярык торбага соңгы жөйне салганда, тирә-юньдәге ут күлдәвекләре сыекланып, безнең юкәлек өстендә таң яктылыгы талпына иде инде. Авария бетте — өстән тау төште. Ләкин Хаммат белән безнен яна эш көне башлана гына иде әле. Кичә туктаткан скважиналарны кичекмәстән җибәрәсе, башкаларын карап әйләнәсе бар. Тагы миңа кушсалар, нишләрмен? Беләкләрдә жеп өзәрлек тә көч калмаган, баш кургаш тутырган сыман авыр. Иркәбайның да хәле минекеннән яхшырак түгел иде бугай, баскан җирендә оеп-оеп китә, күзләре ачылган арада туктаусыз сукрана. Хаммат безгә карап-карап торды да тонык бер тавыш белән: — Барыгыз, кайтыгыз, — диде. Үзе чаңгыларын эзләп китте. Без аны-моны искәргәнче, ул инде, алга иелә төшеп, скважиналар рәте буйлап китеп бара иде. Тәүлек буе эшләгән кешенең муенына камыт кидереп ялгызын калдыру һич кенә дә килешә торган нәрсә түгел, уңайсызланып калдым. Шулай да бу минутта минем хәл ояттан узган иде инде, башны иеп культбудкага таба кузгалдым. Иркәбай да миңа иярде. Ордеры кулга төшмәсә дә, эштән соң Фәнүсә белән бүлмәне акшарларга дип сөйләшкән идек. Кая инде. Үзем кайта алмадым. Хәзер, бер тәүлек эшләгәннән соң, ләкин кайгысымы. Кайтып керүгә, ашап та тормыйча, урыныма аудым. Бу атнада бүлмәне буяп чыгарга насыйп булмаган икән. Әлеге авария шаукымыннан айнып бетмәдек, скважиналарның берсенә сузылган линиядә «колбаса» хасил булганы беленде. Нефть үткәргечкә тыгылган парафинны нефтьчеләр шулай дип йөртәләр икән. Ул торба юлының иңкелләрдәге өлешенә тупланып, бөке хасил итә дә сыек ягулык юлын томалап куя икән. Кабат сварка агрегаты китерергә, кабат туң балчык чабарга туры килде. Торбага махсус тишекләр тишеп, аны күчмә парлау агрегаты белән җылыттык, «колбасаны» шул тишекләрдән кудырып чыгардык. Монысы да теге авариядән ким булмады. Шулай итеп, киеренке хезмәт эчендә бер атна үтеп тә китте. 12 Квартир дигәйнән, тәмам пошаманга төшерде ул мине. Анда күчеп, барыбыз бергә җыйналып яшәүне күз алдыма кнтерәм дә, шатлыктан йөрәгем кысылып куя. Инде аңа башка берәү ия булу ихтималын уйлыйм да, тәнем чымырдап китә, күзләремә яшь килә. Эштән арып кайтуыма карамастан, төннәр буе шул бүлмә белән хыялланам. Әле бәхет кошы тоткан кешедәй елмаеп куям, әле салкын кабергә эләккәндәй ҖӘМИТ РӘХИМОВ ф ӨЛЕШЕМӘ ТИГӘН КӨМЕШЕМ котым очып, сискәнеп китәм. Уттан чыгам да — суга, судан котылам да — утка. Хамматы да кисеп кенә бер сүз әйтми, ичмасам. Әллә инде өмсендереп кенә калмакчы шулай. Туктале, нигә дип Манзума белән киңәшмәскә? Ул әрсез алабай берәр чарасын табар, шәт. Ни дип башта ук аның янына йөгермәдем соң? Күп борчылулардан соң табылган шушы карарымны тормышка ашыру дәрте белән йокым йокы булмады. Таң атканчы ук төзүчеләр торагына йөгердем. Шимбә көн ялыдыр әле Манзуманың. Шулай да соңгарсаң, чыгып китүе бар браматның. . w Торакта ял иртәсе икәне сизелеп тора: кызларның байтагы йоклый, ял көне итеп каядыр барырга җыенган берничәсе генә үтүк кыздырып маташа иде. Манзума да йокы симертә иде әле. Дәшә-селеккәли торгач та уянмый йөдәтте. Салкын кул белән куенына тыгылгач кына чырыйлап кычкырып җибәрде, күзләрен ачты. — Нишләп йөрисең, ә, төн пәрие? Лунатик булдың мәллә? Ашыга-кабалана хәлемне, шөбһәләремне сөйләп бирдем. — Кайчан барып караган идегез? — дип сорады Манзума иренеп кенә. — Өч-дүрт көн элек. Ул өстенә салкын су сипкәндәй сикереп үк торды. — Ахмак син, бисталкувый. Шул көннән бирле буш тоталар диме* ни квартирны?! — Соң бит ордер кж. Хаммат та ашыкмаска кушты. Манзума ярсып киенә башлады. — Бозау ул синең Хамматың, беләсең килсә. Куркак. Законник. Нинди ордер ди ул баракка хәзерге заманда. Акбурың, пумалаң бармы? Аннан да главные тәрәзә пәрдәсе кирәк, соңгармаган булсак, бүген үк челтәрләр эләргә кирәк. Занятый дип белсеннәр. Аңыштыңмы? — Ул, киенә-киенә, аяк өсте генә колбаса белән ипи капкалады да, каядыр чыгып, бер савыт акбур, төзелеш кләе, пумала алып керде, чемоданнан ниндидер челтәрләр чыгарды.—Нәрсә терәлеп каттың?! Төенлә шуларны. Инде чыгып китәбез дигәндә, Манзума ниндидер тартмалар актарып, аннан карга борыны, отвертка ише тимер-томырлар, кадаклар алып сырмасы кесәсенә салды. Юл уңаена безнең торакка кереп, Фәнүсәне дә иярттек. Ул сылау, буяу эшенең рәте^башын белә, элек төзелеш идарәсендә маляр булып йөргән. Манзумәга менә дигән иш инде. Килә-килешкә тәрәзәдән эчкә карадык? Бәхеткә каршы, бүлмә буш булып чыкты. Ачып керергә ачкыч кына юк. Манзума, ташбаш, анысын да уйлаган икән. Кесәсеннән карга борыны белән отвертка чыгарды да йозакның чатынчатка аерып ташлады. — Хамматка ышанып торсаң, алырсың квартир,— дип тиргәнде ул, әллә акланырга, әллә мактанырга теләп. Әле дә ул бар. Бу кадәр әрсезлек буламы соң миннән. Күршеләргә кереп кайнар суын, чиләген алып чыкты, басып эшләргә иске өстәл, урындык табып керде. Бар икән кеше дә, чистый ала бәбәк. Манзуманың да, Фәнүсәнең дә буяу эшенә куллары ятып тора, ут уйнаталар. Мин исә суын ташып, тегесен-монысын биреп торам. Кичкә кадәр ялт иттердек бүлмәне, идәнен юып чыгардык. Тәрәзәсенә пәрдә- челтәрләр элдек, ишеген башка йозак белән бикләп алдык. Шулай да пошынуым артты гына. Күпме көч түгелде, инде әзергә бәзер башка кеше килеп керсә? Ордерың булмагач, берни эшләр хәл юк, калдырасың да китәсең. Аннан бүген күчеп килсәм, аш пешереп ашарлык савыт-сабам, ятып йокларлык урын-җирем юк. Хәер, алары гына зур мохтаҗлык түгел: кашык-аяк кибет тулы хәзер, матрасы, мендәренә кадәр бар. Бәяләре дә шалкан бәясе. Эш берничә мендәрдә генә калса, аларын Мәчтүрә апа да арттырмый калмас. Инде ризалашып үзе киләм дисә, аңардагы урын-жир барыбызга да житәрлек. Тик гомер иткәч, идәндә йоклап, тәрәзә төбендә ашап яшәмәссең бит, өстәле, караваты кирәк. Менә туздыр йорт-жирне. Рамазан белән яшәгәндә барын булдырган идек бит. Таратып, ярты бәясенә сатып ♦ бетердек. Башың эшләмәгәч ни. Менә бие инде хәзер. Әнә шундый уйлар төнен генә түгел, икенче көнне эштә дә тынгы бирмәделәр. Кызлар үсеп килә. Кешедән күреп, кием шкафы, радиоалгыч, фәлән дә фәсмәтән диярләр. Алары белән генә дә канәгатьләнмичә, телевизор сорап йөдәтеп бетерерләр. Заманасы башка шул, сорасалар да берни әйтә алмыйсың. Ул кадәр акчаны кайдан алырга? Икенче разрядлы оператор ярдәмчесенә хезмәт хакын бик санап бирәләр. Кассада бераз акчам бар да бит. Анарга гына әллә ни майтарып булмас. Фәнүсәгә, кызларга сүз катар идең, юклыкны сиздерәсе килми. Нинди генә хәлдә булсаң да, горурлык дигән нәрсә бар бит әле. Хаммат белән киңәшер идем, әллә ни уйлавы бар. Җитмәсә, бүген үзе дә, местком утырышы дип, конторда калды. Ялгызым булгангамы, башымда һаман шул квартир, һаман шул йорт кирәк-яраклары. Уйланамуйланам да үземне юатып куям: әй, вакыты белән бар да булыр әле, исәнлегем—байлыгым. Иң әһәмиятлесе—рөхсәте, ордеры юк бит әле менә. Әллә эштә андый-мондый мәшәкать чыкмаганга, әллә һаман бер үк уйлар белән кайнаганга, көн бик акрын узды бүген. Хәтта вахта автобусы да гадәттәгедән озак кайтты сыман. Юл киемнәремне дә алыштырып тормастан, хужалык товарлары кибетенә киттем. Кашык, пычак, стакан ише, күченү белән кирәге чыгачак вак-төякне сумкага тутыргач, мебель кибетенә сугылдым, бер уңайдан дип, раскладушка алдым һәм баракка ашыктым. Менә инде минем үз куышым бар. Дөрес, ул узган елдан калып кышлаган карга оясы кебек ялангач, шыксыз. Шулай да үземнеке. Тулай торактагы тавыш, ыгы-зыгы тәмам туйдыра башлаган иде инде. Тик менә Манзума сүзе белән оятка калмасам гына ярар иде. Әйберләремне коридор идәненә куеп, ишекне ачтым һәм ашкынулы бер хис белән эчкә уздым. Ул да түгел, электр тогына эләккәндәй катып калдым. Мин үзалдыма хыялланып йөргән арада бүлмәне кемдер оятсызларча басып алган. Уң як стена буендагы ялтыравыклы тимер карават, өр-яңа кием шкафы, урталыктагы түгәрәк өстәл әнә шул турыда сөйлиләр иде. Килмешәк үзен шул кадәр иркен тоткан ки, өстәлгә өр-яңа ашъяулык жәеп, пыяла банкага ясалма чәчәкләр утырткан. Кинәт бик күңелсез булып китте, тамак төбенә каты төен калкып, бугазны кыса, авырттыра башлады. Ачынып елап җибәрдем. Ләкин шунда ук үземне кулга алдым: юк, болай балавыз сыгып торырга ярамый, промыселга да, коммунальторак конторына да барырга, Хамматны да. кирәк икән мөдирне дә аякка бастырырга, бу оятсыз баскынчыны бүлмәдән куалап чыгарырга! Культура йорты каршындагы мәйданда каршыма Хаммат белән Фәнүсә очрады. Ачу-үпкәләрем йөземә чыккан, күрәсең, Фәнүсә, кулындагы төенчеген жиргә куеп, миңа ташланды: — Ни булды, Галибә? Елап җибәрүдән курка-курка гына хәлне сөйләп бирдем. Икесе (берьюлы шаркылдап көлергә керештеләр. — Хәзер, хәзер куалап чыгарабыз ул баскынчыны,—дип, мәйдан ярды Хаммат, көлүеннән тыела алмыйча. Тынычлана төшеп аларга иярдем. Хаммат, берни булмагандай, скважиналар турында сорашып бара. Әй, кеше кайгысы кешегә ни! ЖӘМИТ РЭХИМОВ ф ӨЛГШЕМӘ ТИГӘН КӨМЕШЕМ Бая ишекне бикләргә дә онытканмын икән. Хаммат хуҗаларча нык басып эчкә узды, кулындагы әйберләрен куеп, төенчекләрнең берсен чишеп җибәрде һәм өстәлгә бертөсле бизәкләре белән игезәкләрне хәтерләткән тәлинкә, чынаяклар тезә башлады. — Хәзер кирәген бирәбез ул имансызның! Мин инде бернинди баскынчы булмавына инанып, тәмам тынычланып калдым. Шулай да хезмәттәш иптәшләремнең кыланышларына төшенеп бетә алмый торам. Ул арада Хаммат үзе күтәреп килгән зур сумкадан бер бөтен ипи чыгарып өстәл уртасына куйды. — Яңа йортта аш-су мулдан булсын, хуҗалары ипи кытлыгы күрмәсен,— диде ул, ничектер тантаналы итеп. Аннан аның янәшәсенә консервлар, конфетхәлвә ише татлы нәрсәләр тезде, колбасасын, сырларын өйде. Иң соңыннан гына ак пәрәнҗә ябынган ике шешә китереп бастырды да карават астыннан өч аяклы утыргычлар тартып алды,— Ягез, утырыгыз! Шуны гына көткәндәй, бүлмәгә Манзума килеп керде. — Күр әле боларны, миннән башка гүләйгә итмәкчеләр,— диде ул, култыгына кыстырган электр чәйнеген мина биреп. — Яңа квартир котлы булсын. — Бүтән чакырасы кешең юкмы, Галибә?—диде Фәнүсә тәрәзә пәрдәләре рәтләп йөргән җиреннән. Каушавым чигенә җитте. — Мин ни...—дип, мескен тавыш белән авыз эчемдә ботка пешердем. Аннан шактый батыраеп әйтеп салдым:—Туктагыз әле нәрсә була соң бу? Сүземне Хаммат тавышы күмеп китте: — Өй туе бу, Галибә. Менә ордер! Болары сиңа самостоятельный тормыш башлап җибәрү өчен. — Соң... соң... — Соны да, иртәсе дә юк, — дип тезеп китте Фәнүсә. — Беразын местком бирде, калганы Хаммат байныкы... Курыкма, бер син генә бурычлы түгел аңа. Менә өстемдәге пальтомның да бәясе түләмәгән әле. Акрынлап, үз җаебыз белән бирербез әле, иеме, Хаммат?! — Бурычлы үлми, чирле үлә, — дип куйды Хаммат. Ул сүзен әйтеп бетермәде, шешәнең бөкесе каты шартлап түбәгә очты, рикошет ясап идәнгә төште һәм сикерә-сикерә шкаф астына кереп югалды. Хаммат исә чынаякларга вак куыклары биешеп торган шәраб сала башлады. — Ягез, Талибәнең балалары белән җыелып, шатлык белән имин яшәве өчен, — диде ул, чынаягын күтәреп. Бу минутта мин үземә таба сузылган шәрабны да, кунакларымның битләрен дә күрмим, күземне яшь пәрдәсе каплаган иде. Тик иреннәрем генә: «Рәхмәт инде, рәхмәт, дусларым», дип пышылдадылар. 13 Тулай торакта, кызлар арасында чыркылдашып яшәгәндә, алай ук ямансу булмаган икән әле. Ялгызым бер бүлмәдә утырып калгач, бөтенләй кыен булып китте. Урыным җылы, йомшак, өстәлем тулы ризык, шулай да нидер җитми, йөрәк сулкылдый, күңел каядыр ыргый. Бигрәк яман нәрсә икән бу ялгызлык! Башка әллә ниткән шыксыз уйлар калка: дөньяда син берәүгә дә кирәкмисең кебек, әйтерсең лә бөтен кеше тарафыннан онытылган, ташланган бер җан иясе Менә ни өчен промысел тарта икән күңелне. Анда хезмәттәшләр бар һәр мизгелдә үзеңнең кирәклегеңне, ил муллыгы өчен эш башкарганыңны сизеп торасың. Гаҗәп, вахтада берүзең чакта да ялгызлык тоймыйсың анда. Ә монда күңел буш, ялангач. Җитмәсә, күршеләр дә авылдагы кебеж аралашып яшәмиләр. Күпләр, кешенең бәхете хезмәттә, диләр. Бәхәсләшмим, хак сүздер ул. Ләкин Робинзон да утрауда үткәргән еллары буе эшләгән, тырышкан бит. Әмма бәхет килмәгән аңа. Әйе, кеше бәхете кешеләр арасында, алар белән бергә җиң сызганып эшләүдә икән. Янәшәңдә якының, ♦ үз дигәнең, җилкәсенә башың салып сыенырлыгы да булса һәм ул сине чын йөрәктән ихтирам итсә, мондый бәхет — иң олы бәхет! Хәерле булсын. Китек жире китек килеш калыр, кулдан килгәнен түгәрәкли торыйк. Конторга барып, Арсеньевтан сорарга да авылга китәргә кирәк... һай, ахмак та инде мин, буш буем белән ни кырырмын мин анда. Төенли башлагач, кием-салымы да, башкасы да байтак җыелыр әле. Юлаучы машинага ышанып, төен-чемоданнар күтәреп, балалар ияртеп, юлга чыгып буламы соң? Вахта автобусын сорап карыйсы иде. Көндезге сменаны илтеп кайткач, барыбер кичкә кадәр тик тора ич. Арсеньев кына булдыра алмый икән, хуҗага керергә, тотып ашамас әле. Җылы, йомшак автобуста кайтып, кызларым белән очрашу, җыйнаулашып шәһәргә күчеп килү уеннан ләззәтләнеп, йокымсырап ук киткәнмен. Кинәт кенә өстемә салкын су койгандай булды, йокым качты. Менә тиле димә син мине! Мәчтүрә апа килмим дисә? Ул кызлар белән нишләп бетәм соң мин? Талиясенә быел җиде тулды. Анысы аңлар, ялгызы гына өйдә дә калыр, шәт. Ике яшьлек Гөлиясен нишләтермен? Шәһәрдә карчык-корчык табуы да кыен. Өсләреннән бикләп китсәм, көнозын нишләп бетәрләр? Бүлмә җылы жылысын. Тик ана карап кына ана йөрәге тынычлана әллә? Хаммат турысын әйтте: «Яслегә тиз генә өметләнмә, Галибә»,— диде. Чиратта миннән кала да илле-алтмыш кеше бар икән. Яңа гына квартир алгач, кат-кат йөдәтеп йөрүе дә уңайсыз. Оятсыз икән бу хатын диярләр. Ни булса шул, алып килим әле башта. Җан биргәнгә юнен бирер, бербер әмәле табылмый калмас. Мин инде үзем бәхетле дип санаган әнә шул тормышка бер адым ясадым Кешелекле, ярдәмчел иптәшләр арасында күңелемә ошаган эш таптым. Вахтадан соң аралашырга Манзума, башка иптәшләр бар. Кызларым белән Мәчтүрә апаны да алып килсәм, дөньям түгәрәкләнә яза. Дөрес, аның бер почмагы китек калачак. Бәлки гомеремнең ахырына кадәр шулай китек калыр ул. Эчеңдәге иң яшерен серләреңне сөйләрлек, авыр чакта иңенә таянырлык кеше инде табылмас. Янәшәңдә үзең сөйгән һәм сине өзелеп яраткан кеше барын тоеп яшәү хисе Рамазан белән бергә кабергә керде бугай. Анысы инде татлы сагыш, якты хатирә булып кына калыр. РӘХИМОВ ф ӨЛЕШЕМӘ ТИГӘН КӨМЕШЕМ х х го * Иртән чәй генә эчеп алдым да, эш киемнәремне киеп, конторга киттем. Диспетчер бүлмәсенә кереп Арсеньевны көтәргә булдым. Әнә мастерлар күренгәли дә башладылар. Алар дөп-дөп басып керәләр дә диспетчер Кадыйр абзый янына үтәләр. Арсеньев нишләптер соңгарыбрак килде. Тавышсыз гына, диспетчер янына үтте дә журналга карап уйга калды. Башкалар сыман сабырсызланмый, тыпырчынмый. Димәк, безнең эшләр әйбәт, дип уйлап алдым мин һәм мастер бу якка чыгуга сүз катарга булдым. Ничегрәк башлыйм икән? Әмма бу хакта баш ватарга туры килмәде, Арсеньев үзе мине күреп алды. — Ә син нишләп монда, Галибә, вахтага соңгардың бит?! Йомышымны сөйләп бирдем. — Ачуланма, Галибә, бүген җибәрә алмыйм, иртәгә,—диде ул, тыныч кына. — «Барометр» әнә сиксән тонна минус күрсәтә. Теге суланган скважиналарның арматуралары туңган булырга охшаган. Эш күп бүген. Хәзер күчмә парлау агрегаты сорыйм, шуңа утырып ки» тәрсең. Мондый кешегә ничек карышасың инде. Әнә бит кырылмый, жи« кереями. Карады, уйланды, сәбәбен дә белеп алды. Скважиналар тих торганда кем җибәргән инде сине. Баштагы сыман җил куып йөрүләр бетте инде, Галибә. w *. Авылга бүген кайтмау, бер уйлаганда, әйбәт тә булды әле. Кичен Манзумәны күреп аның белән киңәшергә була. Теге чакны заводның балалар комбинаты бар дип сөйләнгән иде. Гөлияне шунда урнаштырып булыр, шәт. Ә нигә кичне көтәргә? Бүген беренче сменада бугай бит Манзума. Шәһәргә керүгә, автобусны туктатып төшеп калдым һәм бер читтәге бушлыкта утыручы заводка таба киттем. Чыннан да, көндезен эшләгән Манзума, сменасын тапшырып, душта коенып маташа иде. Ана мин килгәнне җиткерделәр, ахры, киенү-чишенү бүлмәсенә анадав тума шәрә килеп чыкты. — Ә, Галибә. Чишен, давай,—диде ул, юеш битен елмаю белән балкытып, — бер көнлек гөнаһларны юып төшерик. — һәй, аның кайгысымы соң миндә! — Синдә инде гел дөнья кайгысы.—Манзума ачуланды шикелле, йөзе караңгыланып киткәндәй булды.— Чишен, әйдә. Сезнең промыселда мондый җәннәт юк бит. Анысы хак. Әллә соң коенып чыгаргамы? Манзума икеләнеп торыо* га калдырмады, мазутлы сырмамны салдырып атты. Кысан душта икәүдән-икәү коену минем өчен унайрак та булып чыкты әле. Сүз уңаеннан гына йомышымны сөйләп бирдем. — Безнең деткомбинат бар да бит,—диде Манзума, йөнтәс сөлгегә сөртенә-сөртенә,— тулыдыр инде ул. Бала-чага булмагач ни, кызыксынганым да юк. По блату әллә кайдагы чурт балаларын урнаштыралар дип, хатыннар зарланып йөриләр шунда. Үзем киенәм, үзем һаман шул хакта уйланам. Манзума да шатландырырлык сүз әйтмәде. Аңа ни, үз баласы булмагач. Нишләргә соң? Бөтен өмет Мәчтүрә апада. Күңелсезләнүемне Манзума дә сизеп алды, ахры, душтан чыгуга беләгемнән тотып: — Туктале, Галибә, кереп чыгыйк әле вчужтеки бабай янына,— диде. Тупыллар арасына посып утырган беркатлы бинага таба атладьпс ул да түгел, иркен генә коридорга килеп кердек. — Син шунда гына тор, — диде Манзума һәм ишегенә «Завком» дип язылган бүлмәгә шакымый-нитми кереп китте. Әллә берәр нәрсә кысылды, әллә күгәненең рәте юк иде, ишек сызык кына ачык калды. Кызыксынуым шул кадәр көчле иде ки, бусага төбенә килеп, колак салдым. Тик якын ук торып тыңлауның кирәге юк икән. Әллә бүлмәсе бик кечкенә, әллә хуҗасы көр тавышлы, сөйләшкәннәре коридорга ук ишетелеп тора. — һо-о-о, безнең ударник! Күптән кагылганың юк иде, уз әйдә, уз,—диде картларча карлыкканрак, шулай да көр тавыш,— нинди җилләр китерде, Маруся Кадыровна? Ял йортына путевка кирәктер, мөгаен. Манзума ни диптер җавап кайтарды. Икәүләшеп рәхәтләнеп көлешеп алдылар. Аннан киттеләр җыен килде-киттеяе сөйләшеп, тыңлыйсы килми башлады. Бик тә сүз куертырга ярата торган бабай булы» чыкты бу завком дигәннәре: һаман лыгырдыйлар, һаман көлешәләр Әй, кеше хәле кешегә ни! Чү! Тынып калдылар, әллә чыгалар инде. Юк, бабай дигәне телефон трубкасын күтәрде, ахры, «Әйе, тыңлыйм» дигәне ишетелеп китте. Телефонда да бик озак гәпләште бу карт. Әллә сон кайтып китим микән? Менә «шылт» иттереп трубканы куйды, ул да түгел, Манзума сүз башлады. — Мин, Әндри Фиафунович, бик зур гозер белән кердем бит әле,— диде ул җитди итеп, — деткомбинаттан бер урын кирәк иде. . — Менә сипа мә!—дип шаркылдап көлеп җибәрде тегесе.—Каян килгән әле ул бала? Әллә төнлә тулай торакка ләкләк ташлап китте- g ме? Ну. бу хәзерге ләкләкләрне! Ирсез хатын дип тормыйлар, бала z калдыралар да китәләр. J — Көлке түгел, Әндри Фиафунович,— дип дәвам итте Манзума.— * асрауга кыз алдым. Урын бирмәсән, иртәгәдән эшкә чыга алмыйм, g Үзен утыр кранга. = — Туктале, шаяртма, Маруся Кадыровна. го — Шаяртмыйм, чын. — һе, каяле, кәгазен-мазарын бармы? — Документлаштырылмаган әле, — дип кызды Манзума, — ышан- ч масагыз, иртәгә кызны күтәрәм дә киләм. Тынып калдылар. Шыгырдап өстәл тартмасы ачылды, ниндидер ♦ кәгазьләр кыштырдады. Аннан кабат карлыккан аваз яңгырады: ® — Мәле, алма ашап кара. — диде бабай.—Тот, тот, үз бакчам- s нан. Алай... Ышануын ышанмыйм, Маруся Кадыровна, ну, бер урын х чамалап карармын. Иртәгә кичке буйда сугыл. * Артыгын тыңлап тора алмадым. Шатлыгымнан йөрәгем ярылырга “• •җитте, коридордан чыгып киттем. Шулай да күңел ышанмый, шиклә- »- нә. Шулай ансат кына булыр дисен әллә? Манзума чыгып шик-шөбһәләремне басты: л> — Курыкма. Әйтсә эшли торган карт,—диде ул, мине култыклап. * Сөйләшә-сөйләшә автобус тукталышына таба атладык. Юкка шикләнмәгәнмен икән. Мәчтүрә апа шәһәргә күчүдән баш тартты. Нигеземне ташламыйм дигән була. Җитмәсә, председатель Якуп бүрәнәләр китерткән икән, кояш карый башлауга, өеңне сипләтеп куям, дип әйтә ди. Апа минем бөтенләй китүгә дә һаман каршы, чит-ят җирдә ничек яшәрсең дип, балавыз сыгып алды. Шулай да юлга үзе җыйды: мендәр-ястыкларыннан да өлеш чыгарды, анда кирәгер дип, ябынмый саклаган юрганын төрде, көзен суйган каз мамыкларын күтәреп керде. Сават-сабалар да төйи башлаган иде дә, үзем туктаттым. . Җыена торгач, төенчекләр байтак булды. Алар янына ике капчык бәрәңге, берничә бәйләм суган, бер кисәк ит тә куйгач, автобус тулды диярлек. Ә кызлар әллә кайчан менеп утырганнар, әниләре янына китәсе булгач, очынып йөриләр. Менә төяләсе әйбер төялде, ыргытыласы иске-москы ыргытылды. Мәчтүрә апаның болай да мескен өе ялангачланып, боегып киткәндәй булды. Апа үзе дә ничектер бөрешеп, юашланып калган кебек. Урын-жи ре алынган караватка утырды да өнсез тора. Мин чыгып китәргә дә, утырырга да базмыйм. Тизрәк кузгаласы иде, автобусның кичке вахтага өлгерәсе бар бит. Шуны искә төшерергә теләгәндәй, шофер сигнал биреп алды. Мәчтүрә апа сискәнеп китте һәм кулларын ияге турына күтәрде. — Ягез, бер дога, — диде ул һәм авыз эченнән генә укый башлады. Тик догасын бетермәде, битен кулларына каплап елап җибәрде. — Ничек яшәрмен тагы ялгыз... Үзем аны юаткан булам, үземнең күзләремә яшь тыгыла. Еламаска ■кырышкан булам, ләкин буылам — Соң китик бергә, Мәчтүрә апа?! — Юк инде. Шушы Гөлбакча туфрагында гүр иясе булырга язсын,— диде ул, яулык очы белән күзләрен сөртә-сөртә. — Инде бик кыенга килсә, чирләпнитеп егылсам, хәбәр итәрмен... — Без кайткалап йөрербез, Мәчтүрә апа, — дидем мин һәм урынымнан кузгалдым. Ул безне капка төбендә күз яшьләре агыза-агыза озатып калды, 14 Бу гомерне һич кенә дә үтмәс дип йөрмә икән. Минем Яшел Түбәгә килгәнгә дә дүртенче ай. Шул арада никадәр яңалыклар булып өлгерде: квартир алдым, кызларымны төяп килдем, берсе мәктәпкә әзерлек группасына, икенчесе яслегә урнашты, һаман да шул Хамматлар, Манзумәлар изгелеге инде, промысел җитәкчеләренең яхшылыгы. Шулай итеп, бер оя булып яшәп ятабыз. Мәчтүрә апа гына... Өем өстемә ишелеп төшәр, дип кайгырмый шул хәзер, колхоз, ай-һай, әйбәтләп сипләп биргән бит, түбәсе дә шифердан... Үзем ике ай буе вахтадан буш арада укып, махсус курс бетердем — «өченче разрядлы оператор» дигән белешмәм дә бар. Шулай матур гына эшләсәң, берәр елдан менә дигән нефтьче булырсың дип торалар. Әмма Гөлбакчаны юксыну сагышы һаман кимеми әле. Шулай бул- мыйни, барыбер туган авылым кебек ич ул миңа. Ул сагыш шулай гомергә бетмәс, акрын гына сызар инде. Бетмәсә бетмәс, тормышымның бер җайга салынып, түгәрәкләнеп баруы үзе зур куаныч әле. Дөнья көннән-көн яктыра, матурлана сыман. Тик бер көнне генә күгем болыт- _ лап, ямьсезләнеп куйгандай булды. Манзума туеннан соңмы, Фәнүсәнекеннән соңмы булды ул хәл. Кайсыныкы икәнен хәтерләмим дә инде, икесе бер атна эчендә кияүгә чыктылар бит. Кичен эштән кайтсам, бүлмәдә кызларым белән Өлфәт утыра. Бер олау күчтәнәчләр төяп килгән. Мин кайтканчы дип, Талия белән икәүләп, яследән Гөлияне дә алып кайтканнар. Өлфәт шактый бирешкән, сулыгып-ябыгып киткән. Шулай да элеккечә чибәр, күркәм. Өсте-башы да әйбәт кенә: кара йон костюм эченнән зәңгәр свитр киеп алган, аягында затлы ботинкалар. Күптән түгел генә Яшел Түбәгә килеп, тагы бораулаучы ярдәмчесе булып кергән икән. Чакырсаң да, чакырмасаң да, кунак кунак инде. Тиз генә бәрәңге әрчедем, колбаса кистем. Аларын кыздырып алдым, чәй кайнаттым, маен, шикәрен өстәлгә куйдым. Түгәрәкләнеп табынга утырсак та, сүз ябышмады безнең. Балалар да шунда булгач, Өлфәткә дә җәелеп китәр җай юк. Тик утырабыз шунда юк-барны сөйләшеп. Менә кызларны йокы басты, урыннарына тәгәрәштеләр. Өлфәт кена-- китәргә ашыкмый, һаман эшем, тормышым турында сораша. Сәгать әнә унберне дә сукты. — Ярый, Өлфәт, иртәгә бәйрәм түгел, — дидем мин, өстәл яныннан кузгалып,— синең дә кайтасы җиреңә атлыйсың бар. Ул тирән итеп көрсенде, ләкин урыныннан кузгалмады, арада берни булмагандай тыныч кына әйтеп куйды: — Мин инде китмәскә дип килгән идем, Галибә. Ни әйтсәң дә... — Юк, Өлфәт, үзеңне дә, мине дә алдама. Мәхәббәт юк ич безнең арада. Димәк, бергә яшәү дә юк. Үзең яраткан теге кешеңне бәхетле ит. Ул тагын көрсенде. —| Кияүгә чыккан шул. — Аптыраганнан килдең, алайса? — Алай димә, Галибә, кызларыбыз, балалар бар бит. Ятим үсмәсеннәр. — Әниләре исән чагында ятим булмаслар, Өлфәт. Мин аны чыкмый йөдәтер, карулашыр дип көткән идем. Ләкин Өлфәт әрсезләнеп маташмады. Шулай ук тирән көрсенеп урыныннан кузгалды да пальтосына үрелде. — Шулай да кергәләп йөрергә ярыйдыр бит, Галибә? — Юк, Өлфәт, үзем турында начар сүзләр йөрүен теләмим мин. Гөлияне күрәсең килә икән, әнә яслесен беләсен. Ул башкача сүз катмады, акрын гына борылып, башын салып чыгып китте. Шуннан бирле күренгәне юк. Гомер үтә тора, ә Зәйдә су ага да ага. Бүген әнә ярларына сыешмыйча ташып чыкты. Язгы ташу кузгалды! Соңгы атналарда, көннәр жылытып җибәргәч, безнең мәшәкатьләр кими төшкән иде әле. Суланган скважиналарның арматуралары, нефть үткәргечләр туңып йөдәтми, аларны парлап азапланасы түгел. Күз ач- кысыз буранлы көннәр, салкыны тынга каплана торган төннәр артта калды. Рәхәтләнеп эшләргә дә бит, менә бу кар сулары тагын бәлагә салды башны. Хикмәт шунда: Зәй буендагы скважинабыз су эчендә калды. Дөрес, болыннарда карлар йомшап, сукмаклар бата башлаганчы, бик җентекләп карадык без аларны. Шулай да гөрләтеп сыек ягулык биреп торган скважиналарга атна буе күз-колак булмый ничек түзәсең. Ярый әле, Хамматның тәҗрибәсе, тик тормый торган кылбырдык гадәте бар, югыйсә, нишләр идең. Язгы ташкын чорына дип, әрәмәлектә көймә тота икән ул. Хәер, ул ялгашка көймә дисәң хәтере калыр. Алай да гамәленә ярый икән. Әле бүген дә шуңа утырып әрәмәлеккә кереп китте Хаммат. Мине алмады, «Сине батырсам, кызларыңа ни җавап бирермен», дип шаярткан була. Аның эшен бетереп чыгуын көтеп утырам. Сикереп- сикереп аккан кар суына карап уйга талганмын икән. Нишләптер бүген озак маташты. Киткәненә ике сәгатьләп бар, күренми дә күренми. Әллә көймәсе белән капланды инде. Алай дисәң дә аптыраш, болында су ул кадәр үк тирән түгел лә, ярып булса да чыгар иде. Шулай да күңелдә хафа, әллә кызганам инде шул Хамматны? Су эчендә утыртма читән булып торган зирекләр артында нидер чупылдады, ул да түгел, әлеге тагарагына баскан Хаммат күренде. Ул, кулындагы колгасын төпкә терәп этә-этә, мин утырган кашлакка якынлашып килә иде. Нидер булганын ерактан ук сизеп алдым. Өстендәге брезентовкасы кабык булып каткан, үтәли җебүдән каралып тора, битеннән, чәчләреннән әллә су, әллә тир тама. Сул кулы канга баткан иде. — Ни булды, Хаммат? —дип каршыладым мин аны, су читенә үк килеп. — Капландыңмы әллә? Ул дәшмәде. Колгасына таянып җиргә сикерде дә көймәне ярга сөйрәп чыгарды. Аннан соң гына — Шактый азапланырга туры килде, — дип куйды. Мин, аңа аркан борылып, чалбарым эченнән күлмәк итәген тартып чыгардым һәм аны ярып җибәрдем. — Кая, кил әле, Хаммат. Аның ишкәк кадәр кулы күшегеп кызарган, беләзегенә хәтле тирән җәрәхәт сузылган иде. Биредә йод-.мазар юк, ә канны туктатырга кирәк. Ярага чиста кулъяулыгымны ябып, кулны күлмәк итәгенә урый башладым. Куәтле, эшчән кул күзгә күренеп калтырый иде. — Хам-мат, бөтенләй туңгансың ич, бала. Әйдә, тизрәк культбуд- кага!.. Сабый балаларча җитәкләшеп культбудкага йөгердек. Аяклардагы авыр күн итекләр җебеп, парланып торган балчыкка баталар. Чирәмлерәк җирләрне сайлыйбыз. Тик анда да ансат түгел: кипшенергә өлгермәгән туфракта аяк таептаеп китә, су тулып, ыргып аккан ерганаклар <олга киртә булып сузыла. Тирләп төштем, Хаммат та шактый җылынды бугай, кызарып чыкты. Шулай да тукталырга ярамын иде. Культбудка ишеге киерелеп ачылган көе калган. Аны ябып электр мичен кабызып җибәрдем һәм кабаланып Хамматның өстендәге киемнәрен салдыра башладым. Ул инде эчке күлмәк-ыштаннан гына калды. ҖӘМИТ РӘХИМОВ ф ӨЛЕШЕМӘ ТИГӘН КӨМЕШЕМ — Сал, боларын да сал, юешләр ич,— дип кычкырдым мин аңа, балачаганы өйрәткәндәй. Ул кызарып миңа карады. Шунда гына мин аның чит ир булуын уйлап алдым һәм ашыгып эчке бүлмәгә уздым. Мин чыкканда Хаммат инде шкафта булган коры киемнәргә төренгән иде. Аны мич кырыенарак утырттым, аптечкадан йод, бүз ише әйберләр чыгардым. Аларны өстәлгә куеп телефонга ябыштым, диспетчерга хәлне сөйләп бирдем. Аннан үзем белгәнчә, әйбәтләп, Хамматның кулын бәйләргә керештем. Сызлануын басарга, игътибарын читкә тартырга тырышып, ни булганын сорашам. Скважиналарның берсе янында болганчык ташу суына бөркеп-бөркеп нефть бәреп ята икән. Болай күп тә түгел ди үзе, ташу суы кайтканчы гына берәү дә белмәс иде. Тик мондый хәлгә Хаммат йөрәге түзәме соң? Ул көймәсеннән төшеп, муеныннан су эчендә кармаланып, җир мае саркып торган фланцны тапкан һәм аның болтларын кысарга тотынган. Шул чак ниндидер тимергә эләктереп кул аркасын ярып җибәргән икән. Шулай да эшен бетерми судан чыкмаган. Җәрәхәтен бәйләп бетердем дә, бүздән элмәк ясап, кулын муенына астым. Кул аркасында ямьсез булып гомерлек җөй каласын кем белгән ул вакытта. — Кулың шифалыдыр синең, Галибә,—диде ул басынкы гына,— авыртуы басылып китте. Шулай иркәләнеп гомерем буе яныңда утырыр идем. Шул чак ишек төбендә генә «ашыгыч ярдәм» машинасы чинап җибәрде. 15 Яз көне Хамматның салкын тидерүе минем язмышка да төзәтмә кертте. Аны больницага салдылар, башка операторлар да кайсы кая жәйге ялга җыена башладылар. Мастер Арсеньевта гына ял кайгысы ту- гел, ул бер төбәктән икенчесенә чаба, еш кына үзе үк оператор булып скважиналар янында эшләп кала иде. Хаммат янына больницага барып, әллә Иркәбайны кабат үз эшенә куйыйк микән дип киңәшеп тә караган. Тик местком членыбыз каты бәгырьле икән: «Көрәк начальнигы булып йөрсен әле бераз», дип әйтә икән. Тагы ниләр сөйләшкәннәрдер, анысын мастер миңа әйтеп тормады, тик икенче көннез — Әллә соң, Галибә, тәвәккәлисеңме?!— диде. Бу аның миңа өлкән оператор камыты кидерергә маташуы иде. Вакытлыча, Хаммат терелеп чыкканчы гына, билгеле. Шулай да җөрьәт итмәдем. Шул көннәрдә генә безнең бригаданың ике операторы бөтенләйгә дип Төмәнгә китеп бардылар. — Суйдылар, пычаксыз суйдылар!—дип сыкранды Арсеньев. — Теләсәң нишлә, Галибә, бүгеннән скважиналар синеке! Нишлисең, җиң сызганып эшкә тотынырга туры килде. Ярый әле, бәлаказа килеп чыкканы юк, нефть чыгару бер җай белән бара да бара. Уку комбинатында укыганнар, Хаммат өйрәткәннәр эзсез калмаган, күрәсең, һәрнәрсәнең җаена төшенеп торам. Шулай да туйдырды ялгыз яшәве, ни әйтсәң дә, Хамматның киң җилкәсе артында ышыграк иде. Тик аның тиз генә әйләнеп кайту чамасы күренми шул әле. Больницадан чыгуга, Кавказга китеп барды, бүген атна була бугай. Тукта, нәрсә дип аны бик еш искә төшерәм соң әле мин? Әллә кжсь нам инде шул беркатлыны? Алай булса да гаҗәп түгел. Ул кемнән ким? Хәзер инде аны элеккеге Мөхәммәт димәссең. Иөзе чистарып, шомарып киткән. Сирәк тишелеп чыккан иген уҗымын хәтерләткән ярым шәрә кашлары шактый куерган — күзләре өстендә бик төзек ярым алка төсле күренәләр. Шуңамы, күзләре дә элеккегечә чагыр түгел сыман, авызы шактый җыелып, урынына утырган кебек. Җыелды, нык җыйнакланды Мөхәммәт. Аны инде «вәкил җене» димәссең. Хәзер аның турындагы ярым чын, ярым уйдырма хикәят-мәзәкләрнең дә күбесе онытылып беткән. Тик кайберләрең һаман искә төшереп, көлешеп алалар гөлбак- чалылар. Безнең Гөлбакчада «мәңгелек директор» дигән бер кеше яши. Минем яшьтәшләр аңына «мәктәп» дигән төшенчә белән бергә килеп кергән кеше ул. Бала килеш кенә фронтка киткән абый-апалар да аны һәрчак «директор абый» дип телгә алалар иде. Аннан соң күпме сулар акты, ил өстеннән зилзилә үтте, сугыштан соң гына да утыз ел гомер узды, ә ул һаман мәктәпкә җитәкчелек итә. Өстеннән галифе чалбары белән хәрби кителен беркайчан да салмый торган, зур авызлы, чандыр кеше ул безнең Гарәфи абый. Авылның яше-карты ярата үзен. Сөйләргә дисәң, бөтен кешене авызына карата, уку-укыту җене кагылган бер абый инде. Әнә шул Гарәфи абый янына Хафиз абый килеп керә бер көнне. «Мәңгелек директор» аны колачын җәеп каршылый: «Әйдүк кенә, Хафиз абый». Шулай булмыйни, гомергә мәктәпкә аяк басмаган кеше бит Бик тәфсилләп исәнлексаулык сорашкач, төп йомышына күчә Хафиз абзый: — Укытасы иде бит малайны, Гарәфи энем, укытасы иде. — Мин дә шулай уйлыйм, — ди директор, тагы да ачыла төшеп,— өч ел бер класста таптана бит Мөхәммәт. Әйдә киңәшик соң, ничек күңелен утыртыйк укуга... — Аңардан... Мөхәммәттән инде әллә кем чыкмас чыгуын,— дип, аның сүзен бүлә Хафиз.— Шулай да укытасы иде, укытучы итеп булса да чыгарасы иде бит малайны... Өстәлгә килеп төшкән йодрык тавышыннан тотлыгып кала Хафиз абзый. Караса, директорның күзе маңгаена менгән, үзе кызарып-бүр- тенгән, сүзен әйтә алмый тора. — Во-о-он! Вон моннан!—дип кычкырып җибәрә ул бераздан. Шуннан күп тә үтми, Мөхәммәт укуын бөтенләй ташлый. Әле хәзер дә мәҗлесләрдә көйсез-монсыз килеш жыр сузып утыручыларга: «Син, фәлән, җырыңны сөйләп кенә бир инде», диләр бездә Монысы да шул гөнаһсыз Мөхәммәткә бәйләнгән канатлы сүз. Хәтерем ялгышмаса, хикәяте менә болайрак. Ураюка авылның яше-карты купкан илаһи иртәләрнең берсендә була бу хәл. Кояш әле Гөлбакчаның бихисап тауларына чалма булып урал ган томан аша карарга да өлгермәгән, ә көлтә ташучыларның безнең якларда «шайтан арбасы» дип аталган чатыр олаулары бер-беренә тагылып диярлек Олы басуга юл алган. Аларга әйтерсең бөтен авыл төялгән: җитен сакаллар яшь киленнәрнең чуар яулыклары белән ара лашкан, йөзләрен сагыш баскан сабыр аналар янына йокылары туйма ган ялан аяклы малайлар елышкан. Авылны чыгуга Рамазан җыр баш лап җибәрә: Агып китте, тоталмадым. Яулыгым кар суына шул, Яулыгым кар суына. Җырласа җырлый инде Рамазан. Аның ниндидер сихри бер моны йөрәкне телеп-телеп ала иде. Үзең дә сизмәстән аңа ияреп, көйли-мон- лана башлыйсың. Бу юлы да шулай була, җырны барлык уракчылар күтәреп ала: Кар сулары тотып торам Йерегем ярсуына шул, Йервгем ярсуына. ҖӘМИТ РӘХИМОВ ф ӨЛЕШЕМӘ ТИГӘН КӨМЕШЕМ Гомуми җилкенү Мөхәммәткә дә тәэсир итми калмый, чатыр арба почмагына атланып чайрап барган хәлдә, ул да җырчыларга кушыла — иртәнге томан шикелле талгын гына аккан җырда үгез тавышы ишетелеп киткәндәй була. Көйсез мөңгерәп әлеге матур аһәңне бозуын абайлап та өлгерми, киленчәкләрдән кемдер: «Син, Мөхәммәт, җырны сөйләп кенә бир инде лутчы», дип куя. Уйлый башласаң, искитәрлек инде: кайчандыр «укытучы булып кына да чыга алмаган» Мөхәммәт техникум тәмамларга дип йөри, мине дә шунда керергә йөдәтә. Быел көзен керү имтиханнары тапшырып карарга батырчылыгым җитәрме, юкмы? Әй, гомерләр! Кайчандыр «балта — тапур, нужык — пычак, ипие инде хлип кенә» дип, русча «сөйләп» бөтен урам малаен шаккатырган Мөхәммәт бүген үзе русчаны су урынына эчә. Кайтса-китсә кулында гел китаплар. Тукта, нәрсә дип шул Хаммат белән төшләнеп утырам соң әле? Эштән туенып киттемме, әллә ялгызлык бастымы күңелне? Эш дип, бил сындырырлык нәрсә юк ла, кыргычны да кул белән төшереп күтәрмим хәзер. Җәй башыннан скважиналарның барына да автоматлар куеп бетерделәр. Ялгызлык дисәң, анысын да татыган юк диярлек. Эштә килеп- китүче өзелми, кайтсам — кызларым уртасында. Алайса, нишләп юксынам соң Хамматны? Әллә сагынам инде үзен... Ә нигә, сагынсам ни гаебе бар? Сагыну түгел, яратсаң да берние юк. Ул кемнән ким? Менә дигән кеше! Аның кебекләр күбрәк булсын иде әле дөньяда...
Лениногорск, 1972—1974 еллар,