Логотип Казан Утлары
Хикәя

Нәниләр дөньясы

 Теш сызлагач тисе Ләззәткә базардан чикләвекләр алып кайтты. — Тешең белән ватып ашый күрмә, улым! Сызлап үзәгеңә үтәр! — диде ул, аларны Ләззәтнең чикләвек кадәрле генә нәни учына салып. Ләззәт әтисенең сүзен тыңлады. Чикләвекләо- не чүкеч белән ватып ашый башлады. Бераздан, үч иткәндәй, әтисенең теше сызларга тотынмасынмы?! Каян күреп өлгергән диген, Ләззәт чүкечен күтәреп әтисе янына килеп тә җитте; — Нигә тешең белән чикләвек ваттың? — диде Эштән кайтмаган елевизорда күп серияле «Лэсси» исемле фильм бара. Әтисе, бар дөньясын онытып, шул фильмның «Адашкан сарык бәтие» дип аталган икенче сериясен карап утыра. Ә Ләззәтнең әнисе эштән кайтмый да кайтмый. Берәр җыелыш-фә- лән килеп чыккан, ахрысы... Менә телевизор экранында һау-һаулап Лэсси кушаматлы эт өреп җибәрде. Аннан күреп, әнкәсен югалткан сарык бәтие бәэлдәп куйды. Әнисен көтә-көтә көтек булып беткән Ләззәт тә, бер читтә уйнап йөргән җиреннән, әтисенең алдына менеп утырды: — Кемне эзли алар, әти? — Әниләрен, дәү сарыкны... — диде әтисе, телевизор экраныннан күзләрен алмый гына. — Ул да эштән кайтмаганмыни, әти? Язны сагыну арт азагы. Иртән генә аяк асты кап-каты иде, ә көндезен шәһәр урамнары буйлап гөрләвекләр акты. Ләззәтнең аягында киез итек. Шуңа күрә әтисе аны балалар бакчасыннан күтәреп алып кайтты. Т М һәм: — Мә, чүкеч белән ватып аша, — дип, чүкечеч әтисенә сүзды. Иртәгесен тагын суытты. Бакчага барышлый, Ләззәткә кабат әтисе янәшәсеннән теркелдәргә туры килде. — Әти, кайчан яз килә инде? — дип сорап куйды Ләззәт, балалар бакчасына килеп җитәрәк. — Чү, улым, апрель керсен... Язны шулай тиз сагынып та өлгердеңмени инде? — Әйе-е... Яз килсә, син мине бакчага күтәреп илтер идең... Табышмак үген Ләззәтләр группасы табышмак чишәргә өйрәнгән, ахрысы... Балалар бакчасыннан кайтышлый, ул әтисен аптыратып бетерде: — Эленеп тора груша — ашарга ярамый... Ул нәрсә, әтием? — Ашарга ярамаган нинди груша икән ул?—дип, Ләззәтнең күңелен күрү өчен, әтисе табышмак җавабын юри таба алмый торды. Ләззәткә мактанырга шул гына кирәк тә: — Ә мин беләм... Лам-поч-ка! — Ә-ә-ә, кара син аны, тел очымда гына торган иде ләбаса... — Дөрес түгел! — дип, янә әтисен уңайсыз хәлдә калдырды Ләззәт.— Тел очында лампочка була димени? Кем хаклы? үк лампочкалары» — йолдызлар турында сүз чыккач, Ләззәт әтисеннән артта калып кайта башлады. Ул төнге күк йөзенә ' ' озак кына текәлеп карап тора да, йөгереп барып, янә әтисен куып җитә. Аннары тагын артта кала... — Әти, йолдызлар ник яна? — дип сорап куйды ул бервакыт. — Менә синең шикелле әтиләрен көттерә-көттерә кайткан малайлар караңгыда калып адашмасын өчен! Кырыс кына әйтелгән бу сүзләрне Ләззәт колагына ныгытып, киртләп куйган икән. Иртәгесен иртән, балалар бакчасына барышлый, ул янә әтисенә сорау бирде: — Йолдызлар ник сүнгән, әти? Әти кеше, ни дип әйтергә белмичә, бу юлы иңбашларын гына сикертте: __ — Ә мин беләм! Малайлар бакчага әтиләрен көттерә-көттерә барсалар да, көндез адашмый ич... Бәрәңге төтене нисе бүген кичкә «чикмәнле» бәрәңге пешерде. Ул аның суын сыкты да кайнар кәстрүлне өстәлгә куйды. Капкачын ачты. Ә аннары: — Суына торсын!.. Әйдә, улым, пеш-ш итә күрмә!—дип, аяк астында чуалып йөргән Ләззәтне дә үзе белән кухнядан алып чыгып китәргә теләде. Ләкин Ләззәт карышып: — Әни дим... Без чыгып китсәк, бәрәңге янып бетәр ич! Әнә, ничек төтене чыга!—диде ул, кәстрүлдән күтәрелгән парны күрсәтеп. Б К Ә Үпкә л көне Ләззәтнең әтисе белән әнисе Кама буеның бөек Шишкин мактап җырлаган нарат урманында йөреп кайттылар. Ләззәтне дә үзләре белән алдылар. Чаңгыда йөрү аларга бик ошады. Киләсе ялга да урманга барырга сүз куештылар. Өйгә кайткач, һәркем үз эшенә кереште. Ләззәт фоторәсемнәр карарга утырды. Менә ул бер рәсемгә бик озак текәлеп карап торды. Анда нәкъ ул бүген күреп кайткан кышкы урман сурәтләнгән. Ләззәтнең әтисе белән әнисе шунда чаңгы шуып йөриләр. Аларның яңа өйләнешкән, икәү генә яшәгән чаклары иде ул. Ләкин кечкенә Ләззәт боларның барысын да каян аңлап бетерсен соң әле?1 Аның иреннәре әкренләп турсайды, озын керфекләре астыннан ике бөртек күз яше тәгәрәп чыкты. — Мин кайда? Нишләп урманга икәү генә бардыгыз? — диде ул, өтиәнисенә үпкәләп, һәм елап җибәрде.