МУСА ЯНЫНДА БЕРНИЧӘ КӨН
Икенче удар армия составында сугышканда Мясной Бор авылы янында чолганышта калдым. 1942 елның җәе иде. Соңыннан әдәбиятта бу урынны «Үлем узәне» дип йөртә башладылар. Июнь башында безнең артиллерия дивизионын укчь бригадага куштылар. Мин хезмәт иткән батарея шул бригаданың бер батальонына бирелде. Батальонга һәлак булган командир урынына калган өлкән политрук Муса Җәлил җитәкчелек итә иде. Мин батальонда дүрт көн булдым, дүрт көн Муса белән бергә яшәдек1 . Беренче көн айның соңгы көне. Эссе. Атларны күптән ашап бетердек. Тиреләрен кайната башладык. Чирек сохари алабыз. Кузгалак ашыйбыз. Махорка да, тоз да юк. Эч поша, күңелсез. Сугыш әле бер хәл! Ә чолганышта калган кешенең эше барыннан да яманрак. — Иптәш командир! Замполитка! Ял итәргә туры килмәс, ахры. Разведчикларыма, элемтәчеләремә һәм минем үземә дә хәрби задание бирергә чакыралардыр. Шулай булып чыкты да. — Дивизионны укчы бригадага куштылар. Батарея командиры инде анда, штабта,— диде замполит, аннары аягын бөкләп йокымсырап утырган үзбәк егетенә күрсәтте дә,— менә бу батальонның элемтәчесе. Ул сезне озатып куяр,— диде. ...Төш җитеп килә. Уңда да, сулда да, артта һәм алда да туплар ата. Мясной Борга таба кара «юнкерс»лар очып үтә. Күбәү алар — өчәр самолеттан алты төркем. Алардан аста, нарат башларына тияр-тимәс кенә, безнең штурмовиклар оча. Күп түгел, дүртәү генә. — Батальон командирыгыз кем сезнең? — дип сорыйм элемтәчедән. — Муса — политрук. — Нинди кеше ул? Усалмы? Солдат ияген тиз-тиз ышкып алды да, хәйләкәр карап, кулын селтәде. ■ Материал «Дружба народов» журналынын 1975 елгы 7 нче саныннан алынды. М — Ашыгыгыз. Соңыннан туп-туры миңа килерсез. Шулай диде дә землянкага кереп китте. Егерме минуттан эшемне бетердем. — Әйдә әле, тупларны кая куярга икәнен күрсәтим,—диде батальон командиры. Ничек шулай булгандыр, дөресрәге, комбат телемне ничек чишкәндер, юлда барганда мин аңа кайда, кайчан тууымны, әтием-әнием кем булуын, кайда укуымны, «айларда сугышып йөрүемне, гомеремнең иң истәлекле көннәрен — барын да сөйкәп бирдем. — Кәләшең бармы соң? — диде батальон командиры. Кәләшем юк иде әле. Хәтта таныш кызларым белен дә хат алышмый идем. Ләкин араларыннан берсенең миңа бик ошавын командирдан яшермәдем. Өлкән политрук көлемсерәп куйды: — Син болай ярыйсы егет үзең,— диде ул.— Менә нәрсә, мине исемем белән генә ата әле. Официальлекне, купшылыкны яратмыйм. Обстановкасы ул түгел. Ә мин ииңа Сергей дип дәшәрмен. Фамилияң әллә ничек бит...— ул тагын көлемсерәде. Минем хәтерем калды. — Бик гади фамилия. Русныкы. Атаклы Бутылкиннар фамилиясе. Лука Андреевич •■пебездә целлюлоза-кәгазь промышленностеның беренче карлыгачын — Сясьский «смбинатын төзегән кеше. Егерме алтынчы елны беренче нигез ташларын салалар. • -герме сигезенче елда илебезнең үзенең целлюлозасы һәм газет кәгазе эшләнә 'ешлый. Совет дәүләте чит илләргә алтын түләүдән котыла. Менә шулай ул. Муса уңайсызланды. — Зинһар гафу ит. Ләкин, дөресен әйтим, андый фамилияне беренче ишетүем. Юлыбызда еш кына туктаталар иде. Комбатка исеме белән дәшәләр. Ләкин үз ■ еше булып кылану, түбәнсенүнең эзе дә юк, зур хөрмәт белән мөрәҗәгать итәләр. Шунысы гаҗәпләндерде. Муса кем белән генә сөйләшсә дә, аның исемен, фами- • и ясен, аны борчыган уйларны белә. Сазлык читендә өч-дүрт туп куярлык урын сайлагач, разведчикларымның берсен бетареяны каршыларга җибәрдем. Наратлыкта каршыбызга рота командиры очрады. Сакал-мыек баскан, тирләп беткән, бил каешын чишеп, маузерын күн итек кунычына кыстырган өлкән яшьтәге бу лейтенантка Муса Степан дип дәште. — Йөзеңне җон баскан, күзеңне дә күреп булмый, бик шәп үрнәк күрсәтәсең голдатларыңа,— диде аңа Муса. — Китте инде, китте... Шулай булыр дип уйлаган идем. Банкетта түгел по мин. Кая бассаң шунда су. Күрәсең бит ничек интегәбез. Агачлыкта һәм сазлыктагы барлык ут нокталары — пулеметлар, танкка каршы ике ’/п, автоматчыларның оялары — өеп куелган кызыл балчык артына яшеренгәннәр. Балчык өстенә чирәм ябылган. Казыган чокырга, чирәме киселгән цирләрге пв1чрак •ара су җыелган. «Иң яхшы рота булса кирәк», дип уйладым. — Дивизия тубын кая куясың? — дип сорады Муса рота командирыннан. — Танкка каршы туп яхшы булыр иде, ул кечкенәрәк. — Юк, Степан Федорович, теләсәң нишлә. Авыр туп кирәк. — Алайса, әнә тегендә, кәкре нарат янына куярмын,— диде дә лейтенант миннән:— Броняга каршы снарядлар белән картечь бармы? — дип сорады. — Ник булмасын, барысы да бар,— дидем мин. Без ерактагы аланлыкка киттек. Муса танковый пулемет янына туктады. Кырыс иәэле карт солдат гимнастерка ямап утыра иде. Кайчандыр өзелеп калган сүзләрен дәвам итеп, Муса аңардан: — Уйламадыңмы, Петр Игнатьич? — дип сорады. Солдат башын күтәрми генә: — Юк, иптәш өлкән политрук,— диде. Муса авыр сулап куйды. — Үземә генә авыр миңа, ышанасыңмы? Бертуктаусыз чабам. Ярдәмчә кирәк. Солдат энәсен кадап куйды, командирның хәленә кереп, ягымлы итеп парады. Ләкин сүзе катгый булды: — Булмый, Муса. Мәктәбем, укучыларым, гаиләм фашист кулында. Ә мин кәгазь сырлап землянкада утырыйммы? Үзең уйла... Укытучы булгач миңа ярый дип беләсеңме? Ярамый. Нигә дип миңа каныктың соң әле? Югары белемле кешеләр азмыни бездә? Еремеев, Абушвили, Чаурс... Барысы да партия әгъзалары. Булдыра алмыйм, аңла. — Ярый, Петр Игнатьич,— диде Муса.— Ярый. Яшермим, үпкәләттең син мине Синдә өметем бар иде. — Гафу ит. Без штабка кайттык. Батареялар әле килеп җитмәгән. Кояш байый башлады, җиргә озын күләгәләр ятты. Атыш тавышлары тынды. Икенче көн Сандугач сайравына уянып киттем. Землянкадан чыктым. Сакчы, сержант Крылов: — Тынычлык, иптәш командир,— дип хәбәр итте,— менә сандугач кына... Гаҗәп! Агач арасын томан баскан. Ул хәвефне арттыра. Сакчыдан: — Лейтенант белән замполит кайда? — дип сорадым. — Сазлыкта,— диде Крылов.— Төркемнәргә бүленеп туплар янына киттеләр Батарея командиры икенче туп янында. Сезгә өлкән политрук белән бергә булырга куштылар. Элемтә өчен. Сазлык ягыннан ату тавышлары ишетелүгә, «Барыгыз да урыннарыгызга!» дигән команда яңгырады. Автоматымны алып Муса янына йөгердем. Муса телефон янында утыра иде. Рота командирын тыңлый: — Дозорлар чигенде... Танклар килә. Автоматлары күп.„ — Танклары ничә? — Берни күреп булмый. Туптан чыккан ялкыннарга карап атабыз. Нәрсәдер яна да инде... Шулай да киләләр. Ишетмисезме әллә? Шул вакыт элемтә өзелә. Муса икенче трубканы алып кычкыра: — Федоров!.. Взводны флангтан алып бар. Тиз бул! Әйдә! Сугыш кыза бара. Миналар сызгыра. Мотор тавышлары торган саен ачыграк ишетелә. — Сугышлы разведкага күтәрелделәр. Хәзер безнең хәлне чамалап карыйлар аннары һөҗүм башларлар. Элемтә һаман юк. Сугышка Федоровның автоматчылары керә. Аларның атакасы кискен, ярсулы була, немецлар яна торган танкларына таба чигенәләр. Чытырдап шартлаган тавыш моторлар авазын баса, һавага ялкын күтәрелә. Урман өстенә кояш күтәрелә. Сирәгәя башлаган томан эченнән агачлар калкып чыга. Без тупны күчереп куюга сугыш тәмамлана. Немецлар кире чигенә. Шулай да урман эчендәге күршеләр атышудан туктамый әле. Анда да дошманның чигенә баруы сизелә. Сазлыкта немецларның ике танкы, өч машинасы янып ята. — «Муэыкант»лар күренгәнче тупны агачлыкка көртегез,— дип, Муса команда бирә,— җитезрәк булыгыз, егетләр. Немецларның бер моторлы сары бомбардировщикларын «музыкантлар» дип йөртә идек. Түбән төшкәндә алар халыкны куркыту өчен сиреналарын кычкырталар. Елга аръягыннан Федоров автоматчылары кайта. Взводта үлгәннәр юк, ләкин өч солдат авыр яраланган икән. Ә ротада югалтулар шактый^ Муса үлгәннәрне агачлыкка күмәргә, бөр наратны юнып, кызган тимер белән фамилияләрен язарга кушты. ...Кояшлы, җылы иртә иде. Кошлар сайрый, чикерткәләр чырылдый. Сазлыктан салкын бәреп тора. Сугышлар еракта, бездән уңда да, сулда да бара. БУТЫЛКИ II ф МУСА ЯНЫНДА БЕРНИЧӘ КӨН — Бүген артык авыр хәлләр булмас кебек,— диде Муса,— дошманның пехотасы Ъәм техникалары аз булса кирәк. Китереп җиткерә алмаганнар, күрәсең. Атна арасында шактый какшаттык бит үзләрен. Ләкин һөҗүм булачак! Каты һөҗүм. Мясной Бор янында чолганышны өзүебездән куркалар алар. Үлгәннәрне туганнар каберлегенә күмдек. Озын сүзләр һәм салютлар булмады. Исән калганнар исеменнән батальон командиры әйтте; — Бәхил булыгыз, сугышчан иптәшләр! Сезнең ечен үч алырбыз! Бик нык үч алырбыз. Ант итәбез! Шунда булганнар барысы да аның сүзен кабатлады: — Ант итәбез! Ун минуттан бар да тәмамланды. Өлкән политрук, калку җиргә утырып, тез өстенә дәфтәрен салды. Вакыты белән аның шулай ялгыз калу гадәтен батальонда беләләр иде булса кирәк. Андый чакта Мусаны юк-бар белән йөдәтмиләр. Ике сәгать үтүгә лейтенант Мотылев Муса янына бер төркем сугышчыны алып килде. Партиягә керергә телиләр икән. Муса башта аңламады, Мотылев кулындагы кәгазьләрне алып, тиз генә күз йөртеп чыкты. Шуннан соң гына эшне аңлап: — Сез нәрсә, сүз берләштегезме әллә? — дип сорады.— Кем өйрәтте? Кем котыртты? — Кем дә өйрәтмәде. Сүз дә куешмадык. — Ә замполит кая? — Килмәде. Шикләнде. Сезнең төпченергә яратуыгызны белә бит ул. Бу эшне миңа тапшырды. Монда минем гаризам да бар. Муса кашын җыерып дәфтәрен планшеткасына салды. — Сержант Карпов, гаризагызга өстәп ни әйтәсез? Карпов иңбашларын җыерып куйды. — Нәрсә әйтергә?.. Мин үзем Мордовиядан. Беләсезме? Саранскида эшләдем. Махорка ясый идек. Бөтен Кызыл Армиягә җитәрлек булгандыр. Полтаваныкыннан ким түгел иде. Ә кайда ул хәзер бу махорка? Бөтен сүзем шул. — Аңлашыла... Гаризаларыгызны бүген карарбыз,— диде Муса һәм адъютантын (батальонда штаб начальнигын шулай дип йөртәләр иде) чакырып алды.— Көн азагына коммунистларны җый. Карарны әзерләп куй. Алырга кирәк булыр, әйбәт егетләр. Штаб начальнигы гаризаларны алып китеп барды. Өлкән политрук яшел урман эчендә тагын ялгыз калды. Тагын дәфтәренә иелде. Ул кызу-кызу яза иде. Аннан кинэ'П кенә кашын җыерып уйланып торды. Әле карандаш башын, әле иренен тешләттереп утырды да тагын яза башлады. Эссе һәм бөркү иде. Түзә алмадым, Муса янына килеп әкрен генә сорадым: — һаман, һаман нәрсә язасың син? Килеп туктавымны сизмәгән икән, тавышымны ишеткәч, сискәнеп китте. Яндырып ала торган карашын күрдем мин аның шунда, уйлары белән әллә кайларда йөргәнен сиздем. Менә ул айнып киткәндәй булды, дәфтәрен ябып куйды. Таныш булмаган хәрефләр белән язылган дәфтәр битен күреп калдым. — Нәрсә язасың? — дип кабатлап сорадым. — Шигырьләр. Мин аны уйнап әйтә дип уйладым, тапкан шаярыр вакыт, дип хәтерем дә калган иде. Ләкин Муса бик җитди итеп: — Шигырьләр язам, йөрәгемнең ярсуын һәм нәфрәтемне,— диде. Янына утырдым да: — Мөмкин булса укы әле,— дип үтендем. — Тыңла,— диде Муса. Хәйләкәр итеп карады да тирән итеп сулады. Умом Россию не понять. Аршином общим не измерить. У ней особенная стать. В Россию можно только верить. — Мусе, искиткеч шәп шигырь бит буI Бик дөрес сүзләр!— дидем мин, ул туктагач. Ул елмаеп башын чайкады. — Эх, Сергеич! Яшел шул әле син! Әйе, әйе. Бу шигырьне инде әллә кайчан ук Федор Иванович Тютчев язган. Онытма: Тютчев! — Ә мин Тютчевны беләм. Алай ук надан дип уйлама син мине. Менә тыңла: «Люблю грозу в начале мая, когда весенний первый гром...» Муса аркамнан кагып куйды. — Моны барыбыз да беләбез. Мәктәптә күңелдән ятлаталар иде. Шулай итеп, өлкән политрук Муса Җәлилнең танылган татар шагыйре булуын, туган телендә бик күп китаплар чыгаруын, рус телендә дә тәрҗемәләр барлыгын белдем. Аңа хөрмәтем тагын да артты: тере язучыны күргәнем юк иде әле. Искитмәле бит, ике көн буе янында йөрдем, шагыйрь икәне башыма да килмәде! Шушы бәхетле очрак булмаса, белми дә калыр идем. Ә батальонда беләләр икән. Хәзер генә аңладым. Үземнең генә хәбәрсез булуымнан уңайсызланып: — Гафу ит, Муса, Мин белмәдем бит. Китим әле...— дидем. Өченче көн Иртән иртүк, куе томан таралып та өлгермәгән иде әле, немецлар наратлыкка авыр снарядлар яудыра башлады. Төбәп атмагач зур зыян китерә алмады үзе, шулай да сугышчыларны тынычсызлап, борчып торырга ярады. Мин Муса землянкасына кердем. Анда йокламыйлар инде. Кояш чыгуга урман өстеннән безнең сигез штурмовик үтеп китте. Немецлар _• шунда ук тупка тотудан туктадылар. Безнең самолетларның килүе аларны аяз көнне яшен суккандай итте, ахры, бер каршылык күрсәтми тынып калдылар. Озакламый елга аръягыннан көек исе килә башлады. Муса телефоннан Степанны чакырды: — Степан Федорович, бомбага тоту башланганчы кешеләрнең беразын немецларның яндырылган танклары белән машиналары тирәсенә күчерсәк ничек булыр? Үзләре белән ике-әч пулемет та алсалар? Бераз сирәкләнер идек, өелеп ятып булмас бит. Ничек уйлыйсың? — Яхшы фикер,— диде рота командиры. — Алайса, башладык. Кемне алырга, кемне калдырырга икәнен үзең беләсең. Син тәҗрибәлерәк. Бераздан лейтенант: — Приказыгыз үтәлде! — дип хәбәр итте. Йөткергәләп алды да,— Муса, мин бит яхшы аңлыйм... Борчылма,— дип өстәде. — Менә яхшы. Яхшы, Степан Федорович. һавадан мотор тавышы ишетелде. Күп тә үтмәде, агачлык өстендә сары тәреле унбер пар бомбардировщик күренде. Әкренләп түбәнәя-түбәнәя, алар ике төркемгә бүленделәр. Алтысы Степан группасы өстендә, уналтысы батальон урнашкан җирдә әйләнә башлады. Сазлыктан зенит автоматлары атарга тотынды. Алар шул хәтле төз аталар иде, беренче обоймадан ук еч самолетны бәреп төшерделәр. Безгә дә чират җитте. Степанны инде бомбага тоталар. Иң эре, авыр бомбалар шартламый. Чапылдап, сазлыкка төшеп бата. Туп һәм пулемет тавышларын басып сиреналар үкерә. Агачлыкта ике дистәләп кенә нарат утырып калды. Шулар өстендә самолетлар әйләнә дә әйләнә. Бер бомба җирне изеп керә, икенчесе күккә күтәрелә. Ниһаять, самолетлар китте. Батальон төп позициягә күчте. Яшь каеннарны сытып-изеп, Степан ротасы өстенә биш җиңел танк килә башлады. Ара кыскарган- нан-кыскара. Рота тын тора. Әллә инде Степан дошманның якынрак килгәнен кете, әллә инде каршы торырлык кече юк... БУТЫЛКИН ф МУСА ЯНЫНДА БЕРНИЧӘ КӨН Муса, алгы сызыкны таный алмыйча, хәрәкәтсез катып калды. Күзләренә ыша> насы килми иде аның. Җир казылып, актарылып беткән. Танкка каршы ата торган ике туп җимерелеп сулыкта ята. Хәер, дивизиянең авыр туплары төзек иде әле. Шул вакыт Мусага Степан шалтыратты: — Бер взводны сезнең карамакка бирергә була. Хәзергә соң түгел әле, Муса. — Кирәк булса, хәбәр итәрбез,— диде батальон командиры.— Җимерек машина* лар яныннан чигенмәгез. Алар немецларның флангасында торалар. Шуннан кузгалмагыз. Аңлашылдымы?! Бу тынлык та озакка сузылмады. Ике моторлы «юнкерслар» югарыдан бомба яудыра башлады. Муса йөгереп килде. Чалбары белән гимнастеркасы балчыкка буялган, сул колагыннан кан ага, планшеткасының бер читен бомба кыйпылчыгы кисеп алган, пилоткасы кайдадыр төшеп калган. — Барыгыз да исәнме? — дип сорады ул карлыккан тавыш белән.— Мин дә исән әле. Җирнең асты-өскә килә. Солдатлар кайсы кайда ятып яшеренгән, йөзләреннән эре салкын тир ага. Тирә-якта — бомба сызгырган, шартлаган тавышлар. һәм кинәт — тынлык. Дошман самолетлары наратлык өстеннән бер очып өйләнделәр дә базаларына китеп бардылар. Тегеннән дә, моннан да солдат башлары күренә, корал шалтырый, бер-беренә дәшкән тавышлар килә башлады. Мусаның команда биргәне ишетелде: — Лутиков, командирга! Мотылев взводы бирегә.- Ике винтовка, бер пулемет минем белән! Ике сугышчы элемтәне ялгарга йөгерде. Мин Мусага карап куйдым. Ул түземсезлегемне күреп читкә борылды да күңелсез тавыш белән: — Туплар юк. һәлак булдылар,— диде.— Исән калган тупчылар минометларда. Батарея командиры исән. Исән иде әле...— дип кабатлап әйтте ул.— Күңелеңне төшермә. Туп юк икән, ике танк килә. Инде юлда. Утыз дүртлеләр. Мотылев взводы оборонага ятарга да өлгермәде, тапалган нарат агачлары артында танклар һәм автоматчылар күренде. Аларны якын җибәреп, каршы ут ачтылар. Автоматчылар җиргә сыенды, ике танк, инеш аша чыгып, безнең позицияләргә таба килә башлады. Алар күп зыян китергән булырлар иде, әмма безнең утыз дүртле танкларны күреп, юлларыннан борылдылар да урманга кереп качтылар. Башка танклар да чигенергә тотынды. Дошманның атакасы барып чыкмады. — Карагыз әле, качалар! Без җиңдек! — дип кычкырды Муса. Разведка немецларның янган авылга таба чигенүен хәбәр итте. Безнең югалтулар да зур иде. Исән калганнарның да өчтән бере яралы булып чыкты. Муса үз янына Степан ротасыннан бер отделение солдат алды. — Авыр көн булды. Никадәр кан коелды...— диде ул күңелсезләнеп.— Коточарлык! Синең дә, минем дә үлеп калуым бик мөмкин иде.— Ул, ярсудан тешләрен шыкырдатып, ачу белән өстәп куйды.— Үтерүләре мөмкин иде, тик җиңүләре түгел. Җиңә алмаслар. Без фашизмны тар-мар итәрбез. Шулай булырга тиеш! Соңгы көн Наратлыкта тукран тукылдый. Өч солдат батальон өчен аш әзерли. Лейтенант Мотылев бер төркем сугышчылар белән төнлә, безнең штурмовикларның бомбага тоту нәтиҗәсен белергә дип, инеш аръягына чыккан иде. Җимерелгән туплар һәм янган машиналар арасында пуля тишкән кухняларга очраганнар. Шулерның берсеннән ике чиләк пешеп җитмәгән ботка белән итле бәрәңге, икенчесеннән ярты чиләк кофе тутырып алганнар. Хәзер шуны пешереп, җылытып яталар. Муса узенең адъютанты белән бергә бүләкләү кәгазьләре тутырып утыра. Язганнарны кабат укыйукый, авыз эченнән генә көйләп бара: — Утыр әле яннарыма, нигәдер йоклый алмыйм. Мәскәүдәге дустыма мин бит тутырып хат яздым» Сәгать уннарда, без бераз тамак ялгап алганнан соң, бригада штабыннан элемтә офицеры лейтенант Семенов килде. Ул пакет китергән. Муса пакетның эчтәлеген адъютантына әйткәч, бүләкләү кәгазьләрен политбүлеккә алып бару өчен Семеновка бирергә булды. Кәгазьләрнең әзер булганын көтеп торган арада Семеновны батальон командирлары чолгап алды. Штабтан килгән лейтенант аларны бер-ике мәзәк сөйләп көлдерде дә немецлардан кулга төшерелгән уен картасын күрсәтте. Картадагы оятсыз рәсемнәрне карагач, командирларның кайберләре елмаеп куйды, икенчеләре чирканып баш чайкады, өченчеләре уңайсызланып читкә борылды. — Мондый карталар белән теләмәсәң дә уйнарсың,— диде Семенов. Карталарны бутадыбутады да ком өстенә йөз сум акча куйды.— Кем тели? Командирлар бер-беренә карашып алдылар. — Ә Муса белсә? — дип куйды берсе шикләнеп. — Ул язып утыра,— диде Мотылев. Уйный башладылар. Семеновның кесәләре һәм кыр сумкасы акча белән тулы иде. Карта уйнарга бик ярата һәм беркайчан да оттырмый торган кеше икәне әллә кайдан күренеп тора. Мотылевның да уенга катнашасы килә. Ләкин аның акчасы юк. Әҗәткә сорарга да уңайсыз. Егет аптырамады, алтын сәгатен кесәсеннән чыгарып Семеновка күрсәтте: — Күпме бирәсең? Семенов сәгатьне әйләндергәләп карады, колагына куеп тыңлады, капкачын шартлатып ачты да: — Мең сум,— диде. — Тиле дип белдеңме әллә син мине! Китер монда! Уен Мотылевсыз гына дәвам итте. Алар янына сиздермичә генә Муса килеп басты. Банкта мең ярымлап акча бар иде. Муса берничә минут карап торды да әкрен генә: — Семенов! — диде. Семенов каушап картасын чәчте. Өлкән политрукның шелтәсен көтеп, уенчылар да күңелсезләнеп калды. Муса алар янына утырып карталарны бутады, берсен үзенә алды, икенчесен Семеновка тоттырды да: — Күпмегә барасың? — диде. — Барсына да,— диде лейтенант. Семенов отты. Муса, карталарны кесәсенә салып: — Тагын килеп, кешеләрне карта уйнарга котыртып йөрсәң, взвод командиры итеп батальонда калдырам. Аңладыңмы? диде. — Аңладым. Шулай эшләгез әле, иптәш өлкән политрук. Шат булыр идем. Миңа рәхәт дип беләсеңме әллә? Семенов ротага, Семенов складка, Семенов тегендә бар... Үзең соң нигә газетадан качтың? — Сүзеңне уйлап сөйлә, лейтенант Семенов,— диде Муса кырыс итеп,— Минем батальонда күпме торуымны командование хәл итә. Ә хәзер тай моннан! — Ә үзенең командирларына Муса болай диде:— Оят белмәсәгез, сезнең өчен мин оялам. Шулай диде дә штабка таба китте, юлында кинәт нидер исенә төшеп туктал калды, йөгереп кире килде. Командирлар таралып өлгермәгән иде әле. — Кара әле, Иван Петрович, шул хәтле күп акчаны кая куясың син? — диде Муса Семеновка. — Кая куйыйм. Тозлап булмый инде, бәлки мин аларны бүген үк туздырып бетерермен,— диде егет аптырап. — Юләр син! Утын агачы! Семенов сагая калды. ■, «К. У.» № !■ БУТЫЛКИ 11 ф МУСА ЯНЫНДА БЕРНИЧӘ КӨН — Синең урында булсам, артиллеристларга туп сатып алыр идем мин. Бер батарея) Лейтенантның күзләре ялтырап китте: — Алырга мөмкинме соң? Бирегә килгәндә егерме сигез мең акчам бар иде, ■әзер күбрәк. Җитәрме? — Җитмәсә, өстәрбез,— диде Муса.— Әйдә, киттек. Барысы да штаб урнашкан землянкага юнәлде. Акча җыю турындагы хәбәр шунда ук батальонга таралды. Адъютант акча китергән кешеләрне язып өлгерә алмый башлады. Муса бригадага шалтыратып начфинны чакырды. — Оборона фондына акча җыябыз. Машинаңа утыр да кил. Көтәбез! Лейтенант Мотылев уңайсызланып: — Муса, минем хәзергә акчам юк. Үзең беләсең бит... Менә сәгатемне бирсәм ярармы? — диде. — Нигә ярамасын. Мөмкин. Шулай дип языйк та: алтын сәгать, өч капкачлы, шәп йөри. Начфин килгәндә илле өч мең сум акча җыелган иде инде. Акчага ияртеп биргән язуда бу средстволарның сигез йөз туксан дүртенче артиллерия полкының бишенче батареясе өчен туплар сатып алырга дип җыелган булуы аерып әйтелгән иде. — Зур рәхмәт, дуслар. Ышанычыгызны акларбыз. Юмартлыгыгыз аяк астына ■алынмас, дошманны аяусыз кыйнарбыз,— диде батарея командиры нык дулкынланып. Төзек калган бердәнбер тупны һәм артиллеристларны алып китәргә дип көндезге икедә машина килде. — Төнлә без дә чигенәбез. Приказ бар,— диде Муса. Без кочаклашып саубуллаштык. Машинага утыргач Мусага: — Волховта очрашырга язсын,— дип кычкырдым. — Волхов нәрсә ул! Берлинда дип әйт син!.. Без шулай аерылыштык. Берлинга барып җитү миңа насыйп булмады. Ә Муса Берлинда батырларча үлеме белән батырлык яулап алды.
ЛӘБИБӘ ИХСАНОВА тәрҗемәсе