«МӘХӘББӘТ СЫНАВЫ» СЫНАУ ҮТӘ
Саҗидә Сөләйманова укучыларга күбрәк лирик шагыйрә буларак таныш. Аның тау чишмәседәй агылып торган, күп төрле нурларны үзенә җыйган лирик шигырьләре укучы күңеленә бик тиз юл таба. Юл таба да мәхәббәт хисе белән иләсләнгән яшьләрнең уена аек ахыл ести, бөреләнеп килгән изге хисләрен яңа дәрт белән уятып җибәрә, мәхәббәтнең мәңгелегенә, илаһилыгына дан җырлыи Әмма шагыйрә тормыштан аерылган, дөньяга кул селтәп, үз хисләренә генә чумган гашыйклар турында җырламый. Ул мәхәббәт темасы белән бүгенге көннең актуаль мәсьәләләрен күтәрә, күңелгә ятышлы шигьри деталь һәм образларны үз йөрәге аша үткәреп, укучы йөрәгенә күпер сала. Ә мондый бәхет сирәк әдипкә эләгә. Саҗидә Сөләйманова — шуңа ирешкән сәләтле шагыйрәләребезнең берсе. Баксаң, Саҗидә Сөләйманова укучылар күңелен биләгән лирик шагыйрә генә түгел, ә чарланган каләмгә ия, тирән психологик кичерешләрне сурәтли алырлык прозаик та икән. Аның соңгы елларда «Казан утлары»н- да басылган хикәяләрен укучылар җылы кабул иткән иде. Менә, ниһаять, Саҗидә Сөләйманованың проза әсәрләрен бергә туплаган «Мәхәббәт сынавы» 1 дигән китабы дөньяга чыкты. Соңгы еллар тәҗрибәсе шуны күрсәтә: прозага хәзер тормыш тәҗрибәсе туплаган, дөньяның шатлыгын да, әчесен-төчесен дә татыган яңа авторлар килә һәм аларның всәрләре бүгенге көн укучыларының зәвык- манова хикәяләренең дә уңышы әнә шун- ларына тулырак җавап бирә. Саҗидә Сөләй- да — авторның тормыш казанында туктаусыз кайнавында, үз геройлары белән һәр ■ С. Селәймапова. Мәхәббәт сынавы Хикәяа»р. Татарстан китап нәшрияты. 1975 ел даим аралашып торуында, аларның шатлыгын үз шатлыгы, кайгысын үз кайгысы итеп иңендә күтәрә белүендә. Билгеле булганча, язучы менә егерме ел инде Татарстанның нефть үзәге Әлмәттә яши. Озак еллар КПСС- ның шәһәр комитеты лекторы булу, җирле радио тапшырулар редакциясендә эшләү, кичке нефть техникумында укыту, болардан тыш күп төрле җәмәгать эшләре башкару язучының иҗатына үз эзен салган. Аның барлык әсәрләре диярлек бүгенге көн кешеләренә багышланган, тормышның ү-зендә туган вакыйгаларга нигезләнгән. Менә җыентыкка беренче итеп урнаштырылган «Сагы барның сагы ятар» исемле хикәя. Автор үзенә таныш гадәти генә күренешне — нефть районнарындагы китапханәләрнең берсендә «Хәзерге татар әдәбиятында эшче образы» дигән темага укучылар конференциясенең ничек хәзерләнүен һәм ничек үтүен тасвирлый Хикәя беренче җөмләләрдән күзгә күренмәс җепләр белән укучыны үзенә бәили, үз артыннан ияртә. «Әкиятләрдә шулай була: күңеленә ошамаган «батырдан котылырга теләгән падшпа тегеңә адәм көче җитмәстәй эш бирә. Латә- фәткә дә Мөдирә шундынрак эш кушты, ахрысы». Әнә шулай башлана бу хикәя Шушы беренче җөмләләр үт безне хикәя геройлары белән таныштыра, һәм үзең дә сизмисең, син алар белән бергә дулкынлана башлыйсың. Баксаң, «падшпа»га ошамаган батырыбыз — Латәфәт бер дә әллә нинди пәһлеван түгел, әгап-гади, «әле яңа гына китапханәдә эшли башлаган. җил ныграк иссә дә, егылырга торган кыз бала» икән ләбаса. Мөдирә дигәне дә әллә кем булып чыкмый, шушы ук китапханә мөдире, инде мәхәббәт ялкынында янган-көйгән, аның ләззәтен-гаС забыв тойган Мөнирә дигән кыз. Ул — тәҗрибәле конференцияне гөрләтеп уздыру өчен барысын да алдан күрергә өйрәнгән. "Сагы барның сагы ятар» принцибы белән зш итә торган кеше. Мөнирә һәркемгә эшне конкрет бүлеп бирә. .Чатәфәткә дә дүрт сөйләүче әзерләргә куша. Аларның берсе эшче, икенчесе интеллигенция вәкиле, өченчесе җитәкчеләрдән булырга тиеш Ә дүртенчесе? Дүртенчесе запаска икән. Запассыз яши алмый Мөнирә. «Аның хәтта егете дә икәү диләр...» Менә шушы кыска гына җөмләләр китапханә мөдире Мөнирәнең җанлы образын күз алдына бастыра «Падиша» кушкан әмерне тормышка ашыру өчен. Латәфәт эшкә керешә. Яшь булса да, уз шәһәрен, аның кешеләрен, китап укучыларын яхшы белә. Конференциядә чыгыш ясаучыларны шунда ук күз алдына китерә. Менә узган ел гына унны бетереп, бораулаучылар мәктәбендә укучы, шагыйрь күңелле Назыйм. Икенчесе — күршеләре, бораулау остасы. Социалистик Хезмәт Герое Әхмәт абыйсы. Өченчесе — РИТС начальнигы Якупов. Болары, бик назландырып булса да, конференциядә чыгыш ясарга ризалык бирәләр. Эзли торгач, дүртенчесен дә таба Латәфәт. Укучы кенәгәләрен актарганда. кызның күзе Талипов Заһит дигән егет фамилиясенә төшә. «Егерме алты яшендә. Югары белемле. Нефть участогы начальнигы Адресы бар. өенә кереп чыгарга кирәк». Шулай итеп, конференциядә чыгыш ясарга тиешле кешеләрнең дүртесе дә табыла. Әмма конференция буласы көнне аларның барысының да дип әйтерлек «кичектергесез» эшләре килеп чыга. Ут-су йота Латәфәт. Шул кадәр әзерләнеп, көлкегә каласы көннәрем бар икән, дип аһ ора Tint юкка гына борчылган икән яшь китапханәче. "Кай ягы беләңдер күңел түренә нур булып иңә башлаган» Заһит участокта килеп туган авариядән котылуга конференциягә килә. Эше никадәр генә булмасын, Назыйм да вакыт тапкан. «Назыйм залны ппшьрият белән әсир итте. Җир астындагы тәмуг утын чыгарып бетергәч, анда оҗмах кына калуын элек шәмгә мохтаҗ якларның хәзер Европага нур таратуын тасвирлаган шигырьләрне яттан сөйләде. Бораулаучы дусларьша багышланган үз шигырен укып, залдагы бөтен яшь кызларны бердәй гашыйк итте. Заһит исә. әдәби әсәрләргә караганда, тормыш турында гәп корды бугай, аның чыгышы сорауларга җаваплар төсен алды: — Герой Әхмәтнең биш чакрымлык скважинасына нигә һаман көч түгәләр, аннаи нефть чыкмас ы билгеле түгелмени киде?. — Бораулаучылар Себергә китә, оллә безнең якта нефть бетәме?..» Әнә шундый четерекле сорауларга. Заһит белән бергә, автор да җавап бирә. Кыскасы, бу хикәядән заман сулышы, үзебезнең кара алтын иле — Әлмәт яклары сулышы бөркелеп тора. Шулай да. әгәр хикәянең әһәмияте нефть якларының реаль картинасын бирү белән генә чикләнсә. аның турында бу чаклы сүз озайтып тору артык булыр иде. Югв- рыда әйтелгәнчә, гадәтп бер чара —укучылар конференциясенә әзерлек аша язучы тормышның беренче карашка күзгә ташланып тормаган якларын ача. Унҗиде яшьлек кыз баланың мөстәкыйль хезмәт юлына аяк басуы, бу юлның авыр һәм мавыктыргыч булуы әсәрдә ышандырырлык итеп бирелә. Менә Латәфәт конференциядә чыгыш ясаучы эзләп. Талипов Заһитның квартирасына килә, беренче чиратта, егетнең өстәлендә яткан китапка күз сала: «Сүзне нәкъ шушы китаптан башлап булмасмы? Китапның тышын караута Латәфәт гаҗәпләнү катыш күңел кайту хисе кичерде Боккаччо. «Декамерон»... Бүгенге эшче образыннан ничаклы ерак...» Ләкин китапханәче кыз Заһитган кул селтәми. Киресенчә, кызның, аның белая бергә укучының да әлеге нефтьче белән кызыксынуы арта гына. Менә без Заһитның әнисе өчен әллә кайлардап чишмә суы а\ып кайтуы, китапханәдән әнисенә татарча китаплар ташуы турында беләбез Чишмә суы да, Боккаччо да Заһитның төп эшенә комачау итми икән. Автор шуны ышандыргыч детальләр белән күрсәтә. Эшлекле Мөнирә дә үз хезмәтенә җаваплы карый, һәр эшне наять итеп башкарырга ярата. Әмма ул бүтәнрәк бизәкләр белән сурәтләнә. Конференциянең өзелү куркынычы килеп тугач, Мөнирәнең яшь хезмәткәр белән сөйләшүен искә төшерик. «Кызыл кыналы кул сырты өстәлгә пычак булып төшә, йөзекләре елкылдап-елкылдап куя». Бу юлларны укыганда Латәфәтнең тормышы куркыныч астында дип утырасың. Яшь кыз исә булдыклы Мөнирә алдында җебеп төшми. Мөнирәнең запаста тоткан егете Заһит икәнен дә сизенгәч, үзенең тормыш принципларын, мәхәббәтен яклап, көрәшкә чыга. «Әйе, Заһит үзенең эшенә гашыйк. Мөдирә конкурентлар сөйми. Өстәвенә, Заһит үзенең әнисен бик ярата дип уйлап ал- ffj Латәфәт.. Юк, Мөдирәгә бирергә ярамый Заһитның әнисен!» Бу хикәядән алган гомуми тәэсирне бик ягымлы һәм мөлаем кыз Латәфәт сүзләре белән әйтәсе килә: «Бүтәннәр конференциядән нәрсә алып киткәннәрдер, җыелышны әзерләгән көннәрдә кыз дөньяда изге әйберләр булуын, ■ларны тупаслыктан, ваемсызлыктан, купшы сүзләрдән сакларга кирәклеген тонды». Алдарак Саҗидә Сөләйманованың педагог булуына ишарә ясаган идек. «Безнең ■пай королева», «Чур, сызык!» хикәяләре әнә шул тәҗрибәгә таянып язылган. Университетның тарих-филология факультетын тәмамлаган яшь тарихчы Мәскүрә, башкорт авылына килеп, беренче дәресенә керергә әзерләнә Дулкынлана, борчыла. Җитмәсә, аны яңа укытучының һәр сүзеннән, хәрәкәтеннән гаеп табып, «безнең Таңсылу апа алай итми иде, безнең апай болаи итми иде», дип тору'ця бишенчеләргә класс җитәкчесе итеп тә куялар. Ә ■лар арасында кемнәр генә юк! «Бигрәк тә Айрат исемле четерчән малай күз дә ачыр- мый. Класста аның сүзе үтә, күрәсең, үзен гаскәр башлыгы кебегрәк тота». Бу малайның биргән сорауларына акыллы башка да җавап табуы, ай, авыр. Нинди генә сораулар бирми ул, әмма явыз ният белән түгел, самими. чын бала кызыксынуы аның фантазиясенә минут та тынгылык бирми. Һинд стан темасын узганда, яшь укытучы кызның авызыннан шахмат уены һнкдстан- нан чыккан дигән сүз ычкынуга. Айрат: «—Апай, нишләп шахматта королева корольдән шәбрәк йөри?» — димәсенме. Җавап бир син кепкечкенә Айратка, ышанырлык итеп бир. «Белмим» дип авызыңны да ачма, башка класс булса бер хәер, бу бит Мәскүрәнең үз бишенчесе... Кыен хәлдә калды безнең Мәскүрәбез. Ләкин, тукта, чү!.. Авызын йомып, колак яфракларына кадәр каушап калмады бит әле бу. Айрат әнә каз тәпие кебек кызыл кулларын яңагына таянып нх.лас күңел белән тыңлый, инанып тыңлый. «— Сугыш барганда король күзәтеп, киңәшләр биреп торган,— ди әнә Мәскүрә апасы. Айратның елтыр күзләренә карап.— Гаскәр башлыгы гадәттә корольнең якын кешесе, улы яки энесе булган. Легенда буенча. сугышларның берсендә король дә, гаскәр башлыгы да каты җәрәхәт алганнар. Король белән бергә сугыш барышын күзәткән королева чигенә башлаган солдатларны үзе һөҗүмгә алып киткән. Король янәшәсендәге королева шахматка шулай килеп кергән...» Ышанмый карасын хәзер Айрат! Үзе уйлап чыгарган бу легендага Мәскүрә хәтта үзе дә ышана. «Нигә, бик табигый хәл. Индира Ганди ил белән идарә итә бит әнә» — ди. Әйе, бала күңеленә ачкыч табу җиңел түгел Мәскүрә моны белә һәм ышандырырлык ситуацияләр аша Айратны: «Безнең апай королева...» дип әйттерер дәрәҗәгә җиткерә. «Сау булыгыз», «Чәчәкле шәльяулык» хикәяләрендә укучы мәхәббәтнең зурлыгын аңлаучы, аны изге хис итеп саклаучы катлаулы образлар белән очраша. Яшьлн ятим калып, кайда бала, кайда өй карап яшәгән, аннары шәһәр больницаларында няня булып эшләгән удмурт кызы Лязаның Петр Палычка булган мәхәббәтен, 40 яшькә җиткәндә кабынган бу мәхәббәт ялкынына җил-яңгыр тидерергә теләмәүче, аны кичек тә сакларга тырышучы пд датд д ат дарының Лиза турында, аның киләчәк язмышы турында туганнарча кайгыртуларын автор дулкынландыргыч итеп тасвирлый. Хикәядәге һәр образ үзенчә ачыла һәм алар әсәргә олы мәгънә өстиләр, аның колоритын баеталар. «Кыйбла» хикәясен укып чыгу белән тирән уйга каласың. Башта күп төрле сораулар туа. Тормыш ыгы-зыгысы белән бәрелештә җиңелгән Илшатка карата күңелдә бер үк вакытта ачу хисләре дә. кызгану хисләре дә уяна. Кәфенләнгән мәет янында Мәйсәрә апасының бәет көйләвен генә тыңлыйк: Дуслар җыелган, урыным түрләрдә. Тиздән салырсыз салкын гүрләргә... Тәннәр чымырдап китә, күзгә врексез- дән яшь килә. Ә бәет агыла, аңны томалап, бер көйгә дәвам иткән моңлы аваз сине кайгы хәсрәт дәрьясында әллә кайларга агызып алып китә. Үлчәп алыгыз зифа буйларым. Ашыктырмагыз, актык туйларым... Тик язучының укучыны тетрәндерерлеж бу хәлгә үз мөнәсәбәте бар: «Сәнгатькә салгач. үлем кебек иң ачы кайгыга да бүтән төс керә, елау-сыкрауга гаҗәеп аһәңнәр өстәлә икән»,— ди ул. Моның белән шлеш- ми булмый Безнең халык үз башына килгән кайгы хәсрәтләрне әледән-әле бәетләрдә чагылдырган, шул юл белән күкрәгенә таш булып утырган хәсрәтеннән бушанган. Әмма хикәяче, үз-үзенә кул салган Илшатны кызганса да. аның бу адымын акламый Автор позициясе ярылып ята. Илшатны бүтенге матур киләчәк өчен гомерен биргән әтисе янына җирлиләр. Зират бушап кала. «Җил көчәйде. Карт тирәкнең ботаклары әле бер якка, әле икенче якка егылдылар. Түбәннән тамырлар аша атаның өне ишетелгәндәй булды: — Мин үлем белән кылычка-кылыч килеп көрәштем- Сезгә ирек яуладым, ут бураннары аша үтеп, гаделлек табып бирдем. Әзер ирек әллә кадерсезгә әйләндеме?.. Гаделлектә көрәшергә дошман булмас дидеңме. шуңа үзеңне кирәксезгә санадыңмы?* Гүрдәге ата сүзләре гаделлек өчен көрәшнең әле дә дәвам итүен искәртә һәм, Илшат кебек, көрәшләрдән куркып калучыларны хурлык тамгасы белән тамгалый, ата улын кыйбласын саташтырганы өчен гаепли. Ә «кыйбланың кай якта икәнен саташтырмас өчен, күңел яктылыгы кирәк». Илшатның фаҗигасе әнә шунда — үз кыйбласын үз вакытында таба алмавында, аның өстенә семья низаглары... Сүз җаеннан шул кадәресен дә әйтик: «Кыйбла» — соңгы елларда иҗат ителгән иң әйбәт психологик хикәяләрнең берсе. Темасы, сюжет, композиция төзеклеге белән ул сәхнә әсәренә тартым булып чыккан. «Әс-сәлями, Суфият!» —хикәяте дә уңышлы әсәр. Юлъязма буларак, ул шактый кы- зык-чы язылган Укучыны моңа кадәр аз билгеле булган илләр, халыклар, аларның гореф гадәтләре, культуралары белән таныштыра, һәр вакыйгага, тарихи фактларга бүтенге совет кешесе күзе белән бәя бирә. Инде килеп, күңелне борчыган кайбер кимчелекләр турында да әйтик. Алдарак әйтелгәнчә, Саҗидә Сөләйманованың, прозаик буларак, каләме шома. Әмма урыны-урыны белән каләме түшәкләргә дә килеп төртелә. «Февраль аеның кояшлы бер көнендә класс активы белән күрше авылдан йөреп үжыган өлгермәүме балаларның өйләренә барырга булдылар. Чаңгыда барасы булгач, активка кермәгәннәре да активлашып киткән». «Кирәкле кешене кайчан өйдә очратырга мөмкинлеген сорады да шым гына чыгып китте. Урамга чыккач үкенде: эш телефонын сорамаган, тагын киләсе була инде. Икенче тапкыр килгәч, әбекәй Латәфәт- тән сорыйсы итте...». Каләм җитәрлек чарламау нәтиҗәсе булган мондый җөмләләр һәр хикәядә диярлек очрый. Аннары авторның геройларның портретларын сурәтләүгә һәм сөйләм телләрен индивидуальләштерүгә игътибарны да көчәйтәсе бар. Билгеле, болар гына китапның әдәби кыйммәтен төшерми. «Мәхәббәт сынавы» сынауны уңышлы үтте, укучылар аны үзләренең рухи азыгы итеп кабул итте. Ә рухи азыкка сусап торган хәзерге укучыга мондый китап бүләк итү өчен язучының үзенең рухи дөньясы ифрат тирән һәм киң колачлы булуы кирәк! Саҗидә Сөләймано- ва исә аңа ия һәм укучы аннан, лирик шигырьләр, поэмалар белән бергә, вакыт сынауларын уңышлы үтәрлек яңа проза әсәрләре көтә