Логотип Казан Утлары
Публицистика

КҮРЕНЕКЛЕ ДРАМАТУРГ

Күп санлы сәхнә әсәрләре белән кырыгынчы-илленче елларда татар совет драматургиясендә тирән эз калдырган, театр сәнгате үсешенә сизелерлек өлеш керткән күренекле драматург Гамир Насрыйның тууына 60 ел тулды. Гамир Гариф улы Насретдинов 1916 елның 3 январенда Башкортстан АССРның Кызыл Кама районы, Иске Янҗегет авылында крестьян семьясында туа. Яшүсмер чорыннан ук ул хезмәт юлына аяк баса, үз колхозларында хисапчы, район җир бүлегендә секретарь булып эшли. Гамир Насрый бик яшьли каләм тибрәтә, әдәби иҗатын поэзиядән, я булмаса прозадан да түгел, ә туптуры драматургия кебек катлаулы жанрдан башлый, уналты яшендә үк аның «Ялкау Бикмөхәммәт» исемле дүрт пәрдәлек пьесасы матбугатта күренә. Утызынчы елларда Г. Насрый кече күләмле драматургия өлкәсендә тырышып эшли, инсценировкалар, драматик этюдлар яза, шуларның бер өлешен туплап, 1934 елда «Колхоз театры» исемле җыентыкта бастырып чыгара. Яшь драматург өчен ул еллар тәҗрибә туплау, тормышны өйрәнү, иҗади җитлегү чоры була. Танылган драматург булып җитешкәч тә, Г. Насрый кече күләмле сәхнә әсәрләре язуын ташламый, авыл һәм район һәвәскәрләре өчен тормышның үткен, актуаль мәсьәләләрен күтәргән күп кенә скетчлар, этюдлар, бер-ике пәрдәлек пьесалар иҗат итә. Утызынчы елларның икенче яртысыннан драматург иҗади каләмен акрынлап эре күләмле әсәрләр язу эшенә җигә, «Делегат» исемле дүрт пәрдәлек пьеса, «Ил чигендә» дигән драмасын дөньяга чыгара. Гамир Насрый ун елга якын Совет Армиясендә хезмәт итә, ак финнарга каршы сугышта һәм Бөек Ватан сугышында катнаша. Фронтта күрсәткән батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз ордены, куп кенә медальләр белән бүләкләнә. Ватан сугышының соңгы чорында ул фронт газетасының хәрби корреспонденты булып эшли, «Фронт хакыйкате» газетасы (соңыннан «Җиңү байрагы») битләрендә совет сугышчыларының батырлыкларын, алгы сызыктагы тормыш-көнкүрешен сурәтләгән дистәләрчә очерк- хикәяләр, күп кенә җыр-шигырьләр бастырып чыгара. Гамир Насрый үзенең иң уңышлы сәхнә әсәрләрен сугыштан соңгы елларда иҗат итте. Бер-бер артлы аның «Күңел дәфтәре», «Без капчыкта ятмый», «Идел буенда» исемле комедияләре туа. Г. Насрый пьесаларына материалны һәрчак үз чорыннан сайлап алырга, иҗатында чын тормыш проблемаларын яктыртырга омтыла. ды. Аның иҗатына хас бу сыйфат алга таба тагын да көчәйде. үсте һәм азучы чынбарлыкны сәнгать биеклегеннән торып сурәтләүдә үргә күтәрелә барды. «Туган авылым», «Кушнарат», «Кадерле минутлар», «Яшел эшләпә» кебек колхоз авылы һәм завод-фабрика тормышыннан алынып язылган әсәрләре тамашачыларда аеруча зур популярлык казанды. Алар республикабызның профессиональ һәм үзешчән театрлары репертуарында күренекле урын алдылар. Гамир Насрыйның сәхнә әсәрләренә һәм аерым җыр текстларына композиторларыбыз С. Сәйдәшев, 3. Хәбибуллин, Җ. Фәйзи, Р. Яхин һ. б. тарафыннан музыка һәм күп җырлар иҗат ителгән. «Алтын көз» («Идел буенда») музыкаль комедиясе (Җ. Фәйзи музыкасы) Татар дәүләт опера һәм балет театрында куелды. «Совет солдаты», «Сайра син, тургай», «Зәңгәр», «Күңелемдә яз», «Яз шатлыгы», «Хак булса әгәр» һ. 6. җырлары бүген дә концертларда яңгырый, халык арасында яратып җырлана. Гамир Насрый «Әшнәкәй», «Дилбәр» һ. б. поэмалар, күп кенә шигырь һәм хикәяләр, очеркфельетоннар авторы да. Язучының архивында дөнья күрмәгән яисә төгәлләнми калган сәхнә әсәрләре, поэма һәм шигырьләр, тәнкыйть мәкаләләре саклана. Укучыларга бу санда шулар арасыннан «Бикмулла хәзрәтнең биш нәсихәте» дигән скетч һәм «Җиңү байрагы» исемле фронт газетасында басылган (1 январь, 1946 ел) бер хикәя тәкъдим ителә.