Логотип Казан Утлары
Публицистика

ИЛ ЯШӘВЕ —ҖЫР БЕЛӘН

Безнең халыкта җыр, көй, моң, шулай ук җыр осталары такылда бик талкыр һәм тиргән мәгънәле итеп әйтелгән канатлы сүзләр бар. Җырларның үзләрендә үк: җыр ул — сабак һәм нәси- хәт, сердәш һәм юлдаш, диелә. «Ил яшәве — җыр белән§§§§. «Илнең җыры бар, күңелнең моңы бар» дигәннәр борынгылар. Шагыйрьләр дә ехп кына поэзияне, үз иҗатларын җырга тиңлиләр. «Җырлап торам, торган җирем тар булса да», — дип горурланып әйткән бөек Тукай. Патриот шагыйрь Муса Җәлил үзе өчен чын мәгънәсендә юлдаш һәм көрәш коралы булган җыр турында: «Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә һәм үләргә кыю ир булып»,— дигән ялкынлы сүзләр язып калдырган. Чыннан да, халкыбызның үлемсез җиркәйләре белән бергә, татар шагыйрьләре һәм композиторларының бик күп гүзәл әсәрләре халык һәм ил язмышы, гомер һөм яшәү кадере, чал тарих һәм бүгенге матур тормыш турында уйландыралар, күңелдә дәрт һәм нәфислек тойгысы уяталар. Җыр— тетрәтә дә, елата да. көлдерә дә, сөендерә дә, моңландыра да ала торган кодрәт иясе. Чөнки ул үзенә күрә бер тылсымлы жанр, анда ике сәнгать чишмәсе — шигырь белән музыка бергә кушыла. Бу бердәмлек җырга гаҗәеп бер эмоциональ көч-куәт бирә. Әнә шуңа күрә хисләр дөньясын тәрбияләү һәм баетуда гаять тә әһәмиятле урын тоткан бу хәрәкәтчән һәм өлгер жанр турында әллә нпдә бер генә түгел, ә ешрак сөйләшәсе, фикер алышасы килү табигый. Җыр ул — шагыйрь белән композиторның уртак иҗади эзләнүләре нәтиҗәсе Ком- позигор белән шагыйрьнең бер берсен шәхес буларак белүләре, бергәләп, уртак хисләр кичереп иҗат итүләре җырның сыйфатына. һичшиксез, уңай тәэсир ясый. Сиб- гат Хәким «Җыр язмышы» дигән §§§§ Мәгълүматлар татар шагыврьлареиев сугыштан сонгы җырлары турында фәивж хвамят авучы Флюра Яркнмбаева тарафыпнав туплаитав материалларга таянып китерел». мәкаләсендә: «Һәр шагыйрьнең аралашкан композиторы була. Минем андый композиторым — Җәүдәт Фәйзи. Без менә унбиш ел инде бергә эшлибез», — дип язган иде. Моның өстенә җырның таралуы, халыклашуында өченче бер кешенең — җырны башкаручы артистның да роле кечкенә түгел. Җырга багышланган бер кичәдә танылган җырчы Илһам Шакировның әсәрне сәхнәдә башкарганчы, композитор белән алдан кат- кат уйнап-җырлап каравы, жырны камилләштерү өстендә эзләнүләре, бәхәсләшүләре турында сөйләгәне истә калган. Җырның башкару үзенчәлеге, халыкчан яңгырашы, милли колориты, телдәге интонация, аваз һәм басымнарны дөрес куллану, артистның репертуар сайлавы һ. б. шуның кебек хосусый булып күренгән мәсьәләләрнең һәммәсе дә — җырның табигате, яшәеше белән тыгыз бәйләнгән. Җыр шигырьдән башлана. Көй — аның канаты. Артист җырны халыкка җиткерә. Бу өч өлкәнең өчесе турында аерым-аерым сөйләшү дә кирәк. Бу мәкаләдә сүз бүгенге җырларның шигъри ягы, тематикасы, мәгънәви һәм поэтик үзенчәлекләре турында барачак. Иң әувәл — сан ягыннан берничә мәгълүмат *. Соңгы унбиш ел эчендә татар шагыйрьләренең 730 җырына композиторлар тарафыннан көй язылган. Шул исәптән, ял Б гыз башкару өчен язылган җырлар — 510, дуэтлар өчен—21, хор өчен—46, романслар —64, балалар өчен язылган җырлар —89. Боларга шушы вакыт эчендә үзешчән композиторлар, һәвәскәрләр тарафыннан язылган тагын йөздән артык җырны өстәсәк, барлыгы сигез йөз утыздан артык җыр җыела. Уртача алганда, елына 55—56 җыр туры килә. Микъдар ягы, әлбәттә, жанрның төп күрсәткече түгел. Ләкин, мәгълүм булуынча, микъдар сыйфатка илтә торган юлларның берсе Шуның белән бергә, китерелгән саннар жанрның елдан-ел үсә, төрлеләнә баруын, халык ихтыяҗына бәйле рәвештә, җыр өлкәсендә эшләүче авторларның иҗаты киң колач алуын сөйлиләр. Бер үк вакытта бу саннар уйга да калдыра. Әгәр без соңгы унбиш елда халык арасында уңыш казанган, башкаручылар яратып җырлый торган әсәрләрне күңелдән барлый башласак, аларныц саны шактый аз булып чыга. Сигез йөздән артык җырның күп булса бер йөзе, тормыш, вакыт сынауларын үтеп, яңа яшәеш алды яисә алуы мөмкин дисәк, хата булмас. Ә калганнары соң ник бик тиз онытылган? Нигә алар бер яисә ике талкыр яңгырау белән тынсыз калып архив материалына әйләнәләр? Бу сорауга берьяклы гына, ансат кына җавап бирү кыен. Чөнки җыр. алда әйткәнчә, ике төрле сәнгать оеткысында тугыланган, ике авторның хезмәте кергән жанр. Җырны шигъри яктан бәяләүгә килгәндә, монда ике фикер, ике төрле караш яши. Берәүләр, җырның текстына мөстәкыйльлек зарури түгел, чөнки ул көй белән бергә генә яшәүче жанр, шул көйгә ярашлы булса, музыканың эмоциональ якларын ачарга ярдәм итсә, аңа шул җиткән, диләр. Бу фикер тарафдарлары җырның көнмузыкасьша төп урынны биреп, аның сүзләренә иярчен, икенчел нәрсә игеп карыйлар. Икенче берәүләр, җырның сүзләре дә чын шигырь, мәгънәле һәм матур эшләнгән поэзия әсәре булырга тиеш, диләр. Музыкага ябышып, музыка канатына сыенып яшәүче сыек эчтәлекле зәгыйфь юл-тезмәләрнө тәнкыйть итәргә кнрәк, чөнки җыр белән көй, шигырь белән музыка арасында гармония, аһәңдәшлек булганда гына чын мәгънәсендә сәнгать әсәре туа ала, диләр Соңгы карашны яклаучылар, әлбәттә, күп мәртәбә хаклы. Әгәр без X. Туфанның «Әйткән идең», С. Хәкимнең «Каида да йөрәктә», Н. Арсла- ■овның «Унике батыр турында баллада», И. Юмсвның «Яшь наратлар», Ш. Галиеның «Тамчылар тамар чаклар», Роберт Әх- мәтҗановның «Солдатлар». Р. Фәйзуллиа- ның «Аккошлар». Зөлфәтнең «Һаман яратам» кебек мәгълүм җырларын берәм-берәм күңелдән үткәрә башласак, аларның чын мәгънәсендә шигърият әсәрләре булуын күрәбез. Алар музыкадан аерым да укучылар күңеленә тәэсир итәрлек камил һәм нәфис эшләнгән. Җырда, барыннан да элек, чор рухына аваздаш тирән шигъри хис-фикер, кеше язмышына якын тормышчан сюжет булырга тиеш. Җыр композицион җыйнаклык сорый, күләме артык зураеп китсә, аны истә калдыру, башкару кыенлаша. Сурәтләрнең халыкчан, әмма тапталмаган булуы. сүзләрнең музыкальлеге, табигый нәфислеге— җыр өчен зарури шарт. Заман сынавын үткән җырлардан «Урман кызы» (һ. Такташ), «Без кабызган утлар» (К. Тинчу- рин), «Сагыну» (М. Җәлил). «Яшь егетләр, яшь кызлар» (Ә. Ерикәй) һ. б. — жанрның шул таләпләренә туры килгәнгә күрә бүген дә сафта, бүген дә яңгырыйлар. Әмма хәзер бездә озын гомерле җырлар, вакыйга булырлык, онытылмаслык җырлар аз. Жанрның бүгенге торышына хас кимчелекләр тематика өлкәсендә дә, поэтика өлкәсендә дә, сурәтләр, сүзләр белән эш итүдә дә күренә. 1971—1975 еллар арасында язылган ике йөз кырыкка якын җырның, мәсәлән, ике йөз сигезе мәхәббәт темасына багышланган. алар да сөйгән ярның күз-кашы, буй- сыны мактала. җавапсыз калган мәхәббәт газабы, оныта алмау, очрашасы килү һәм аерылу сагышы турында сөйләнелә. Җырның интим хисләрне сурәтләве, әлбәттә, табигый күренеш, мәхәббәт темасы поэзиядә мәңгелек темаларның берсе ул. Ләкин мәхәббәт турындагы җырларның байтагына бертөрлелек хас. алар бер-берсен кабатлыйлар. X. Туфанның «Әйткән идең» җыры ни өчен күңелдә уелып кала? Чөнки анда шәхеснең характеры бар, тормыш драмасы, фәлсәфә бар. Н. Гаисшшың «Кант, сөеклем» дигән җыры да драматик хәлне сурәтли. Җыр сагышчы сүзләр, моңсу юллар белән тулы Ләкин ул күңелне тетрәтми, киресенчә. елмаю тойгысы уята. Ташлап киттек мине, Моксу.татып нАне. Бер дә юкка, иркәм, үпкәләп. Син булмагач янда, Күкел юксынганда. Кем юатыр мине иркәләп. Кеше хисләрен шушы рәвешчә ясалма сурәтләгән, төче сентиментальлеккә корычтан җырлар бездә аз түгел Соңгы елларда шагыйрьләр илебезне, партия Һәм Ленинны, хезмәт кешеләрен олылый торган, чын гражданлык тойгылары белән сугарылган матур гына җырлар иҗат иттеләр. Алай да заман рухына аваздаш киң колачлы публицистик җырлар, героик җырлар бик аз әле. Дөрес, язылмый түгел алар, ел саен язылып торалар. Бишьеллык флагманы булып саналган тиңсез КамАЗ турында, мәсәлән, уннан артык җыр иҗат ителгән. Арада кое белән күңелгә ятышлы тик бер генә җырны күрсәтергә мөмкин. Ул Р. Биләлов тарафыннан «Ак кала» кырына язылган көй. Әмма җыр үзе шигъри яктан (авторы М. Хөсәен) КамАЗга багышланган башка җырлардан ерак китмәгән. Ул җырларда машиналар гөрелтесе, лозунг бар, ялтыравык эпитетлар бар, тик эшченең хезмәтен, аның күңел хәзинәсен сурәтләүдә эчке җылылык юк. К. Тинчуринның һәм С. Сәйдәшевның бүген дә яратып җырлана торган «Без кабызган утлар»ына хас дәрт, ялкын юк. Алар, ничектер, илһамсыз гына, салкын акыл белән генә тудырылганнар сымак. Шаблонга иярү, сурәт ярлылыгы — күп кенә публицистик җырларның төп кимчелеге. Мөнир Мазуновның «Игенче җыры»- на күз салыйк. Хезмәт җимеше — бәхет билгесе. Күкрәп үсә куе игеннәр. Кая баксаң — күркәм тормыш яме. йөзләр көләч, көйле күңелләр... Калган строфаларда сүз «чиксез кырлар», «яшел болыннар» ,«якты уйлар» «балку ма- «яшел болыннар», «якты уйлар», «балку ма- мәт шатлыгын, бәйрәм тантанасын сурәтләргә омтыла. Беренче карашка барысы да дөрес, игенчене мактарга кирәк, ул моңа бик лаек. Ләкин җыр тәэсирле түгел, күңелгә үтми, аның тукымасына эстетик фальшь катнашкан Җырда ник бер генә тапталмаган сурәт, таушалмаган образ булсын! Һәммәсе дә электән таныш, Һәммәсе дә әллә кайчан кат-кат әйтелгән. М Садривың «Без хокуклы барсына да», М, Таҗетдиновның «Дуслык каласы». М. Газарның «Чаллыдан хат», М. Хөсәеннең «Хуш киләсез». Г. Зәй- нашеваның «Уңыш бәйрәме». Б. Камаловның «Илдә илле дустың булсын», X. Вахитның «Безнең авыл» кебек соңгы елларда язылган җырларында да теге яки бу күләмдә шул кимчелек күзгә ташлана: яңа бер образ, җырны башка җырлардан аерып торган шигьри фикер, сурәт юк. X. Вахит хәзерге авылны менә ничек тасвирлый: Хезмәт сөя авыл халкы. Мул уңыш ала ел да: Тракторлар, комбайннар Гөрләп эшлиләр кырда Бакыр биш тиен кебек шомарып беткән шундый сүзләр җыелмасына, салкын тезмәләргә көй язучы композиторларга үпкә белдерәсе килә. Нигә алар чын поэзиядән ерак торган, бөр җырдан икенчесенә күчеп йөрүче әзер сурәтләр, блоклар ярдәмендә төзелгән строфаларга музыка язып вакыт һәм энергия әрәм итәләр икән? Үз вакытында «Социалистик Татарстан» га-мпасында (9. 01. 1966) Алмаз Әхмәтовның хезмәт темасына караган һәм радиодан яңгырый торган аерым җырлары турында тәнкыйть фикерләре әйтелгән иде. Шуңа карамастан, А. Әхмәтов үзенең зәгыйфь текстларын «Таң егете» дигән исем астында матур тышлык һәм ноталары белән бастырып чыгарды. Бу гаҗәпләндерә. Чөнки мондый бәхеткә җыр жанрында танылган кайбер шагыйрьләрнең дә ирешә алганы юк әле. Чын поэзия күзлегеннән карасаң. «Таң егете» җыентыгындагы җырлар тәнкыйтьне гомумән күтәрми. Соңгы вакытта А. Әхмәтов исеме күренми һәм ишетелми. Күрәсең, ул үзенең бу өлкәдә очраклы кеше булуын аңлагандыр. Ләкин аның урыны буш тормый, чиле-пешле тезмәләрен таләпчәнлек тойгылары үтмәсләнгән аерым композиторлар белән берлектә җырга әйләндереп эфирга озатучы, матбугатта бастыручы авторлар һаман мәйданга чыга тора. Мәгълүм булганча, туган ил, тутан як, аның табигате, җире-суы турында татар халкының берсеннән-берсе матур җыр-көй- ләре бар. 1972 елда чыккан «Җырлар китабы »нда бу темага алтмыштан артык җыр үрнәге бирелгән. Арада халык җырларының борынгылары да, яңараклары да, шагыйрьләр һәм үзешчәннәр иҗат иткән җырлар да бар. Байтагы аерым төбәкләргә, район һәм авылларга багышланган. Соңгы төркем җырлар безнең халык иҗатына хас күркәм милли традиция булып санала ала. Шул традицияне дәвам итеп, аерым авторлар, теге яки бу район хезмәт ияләренең теләкләрен канәгатьләндерү йөзеннән, матур гына җырлар да яздылар. Алай да халык иҗатындагы билгеле бер төбәк исеме белән мәгълүм җыр-көйләргә тиңләшерлек үрнәкләр әле бик тә аз диясе килә. Җентекли башласаң, монда бер төрле калыплар, әзер өлгеләр белән эш итү аеруча еш очрый. Менә шуның мисаллары: Чылтырап ага тау буеннан Салкын чишмә сулары: Бигрәк матур, бигрәк уңган КИазының кызлары. («Ютазы». Г. Насрый сузләре.] Янгырап торсын җырларга Баулының урамнары; Яшь кызларның, егетләрнең Баулыда уңганнары. («Баулылар». Н. Арсланов сүзләре.) һаман күбрәк муллык яулый Безнең ил батырлары: Күлләрне гашыйк итәрлек Азнакай матурлары (•Безнең Азнакаебыз» Г. Моталлапов сүзләре.) Борылып ага Зөя суы. Соклангыч урманнары; Яшьләрнең эштә ярсулы. Чибәре, уңганнары (<Апас ягы». Б. Камалов сүзләре.) Инкубатордан чыккан чебешләрмени? Барлык районнарның да кызлары, егетләре берберләренә ике тамчы су кебек охшашлар— бер үк эпитетлар, чагыштырулар, сыйфатламалар Кайбер җырлар өчен аерым эпитетлар гына түгел, шигырь юллары да уртак. Мәсәлән, «Саба» җырындагы: Диңгез кебек дулкынланып Кырда чайкала иген,— тезмәсе «Ямьле безнең Минзәләбез» җырында: Диңгез кебек дулкынлана Кнң басуларда иген,— дип бирелгән. Кабатла1гу образны төссезләндерә, эстетик яктан вагайта, торгынлыкка китерә. Бездә үзенә атап җыр чыгарылмаган район хәзер сирәктер. Кайбер шагыйрьләр бу өлкәдә рекорд та куйдылар кебек. Мостафа Ногманның «Актаныш таңнары»на, «Арча кич- лөре»нә, «Салагыш болыинары»на, «Шәйморза утларыана, «Сөн буендагы бөдрә урманвга, «Ямьле Тол буе»на, яшьлек каласы Түбән Камага багышлап язган җырлары бар. Болардан тыш Чирмешән, Исәнбай, Чынлы, Мөслимнекеләр дә музыкага салынган. М. Ногман — җыр өлкәсендә тәҗрибәле шагыйрьләрнең берсе. Ул бигрәк тә Р Яхин һәм С. Садыйкова белән якын иҗади дуслыкта эшләп килә. Рөстәм Яхин белән 25 елга сузылган хезмәттәшлек нәтиҗәсендә, «Татбригада сугышчылары җыры». «Бахтияр батыр», «Каеннар шаулый», «Оныта алмыйм», «Болгар кызы Айсолтан» кебек танылган җырлар туды. Ләкин М Ногман кайвакыт үз-үзен кабатлый, бер үте мотивны, интонацияне. сурәтләрне алмаш-тилмәш төрле җирдә куллана. Еракта калган мәхәббәтне, яшьлекне сагыну мотивы, фольклор поэтикасыннан алынып, җыр эчендә эретелмәгән традицион сурәтләр аның җырларын да еш очрый. Шагыйрь зәңгәр төсемә гашыйк. Аның дүрт җырында «зәңгәр» сүзе, мәсәлән, алты тапкыр кабатлана Идел дә зәңгәр, киңлек тә зәңгәр, сукмак та зәңгәр, урам да зәңгәр, кич тә зәңгәр булып күренә аңа. «Зифа» эпитетын да ул кайвакыт урын- сызга куллана. «Чирмешән» җырында тал чыбыктай зифа буйлы кыз турында сүз бара икән, бусы әле халыкчан, традицион образ. Ә менә батыр солдатны зифа буйлы итеп сурәтләү—бусы инде ясалма, күңелгә ятышсыз. Үз вакытында радиода кабул ителеп тә, тиз арада онытылуга дучар булган җырлар арасында без Н. Зариф, Н. Ибәтов. Р. Бай- тимиров. Ф. Тахтамышев, Ю. Әминев, М Латыйфуллин, Б. Камалов, Р. Хпсмәтул- лин сүзләренә язылган җырларны очратабыз. Менә Р. Хисмәтуллинның «Мин яратам җилләрне» җырыннан бер өзек: Җнллар уйный кырларда Кушылып минем җырларга. Җнл тауларны енкерә. Җил яңгырлар китерә. Җил иркәли гөлләрне. Мин яратам җилләрне. Полдызларга җил исми. Җилсез яшәү килешми. Су белән уйнауның, гамьсез рифмалаштыруның типик бер мисалы бу. Без җырга поэзиянең югары формасы дип карыйбыз. Ә ни өчен бу өлкәдә һәвәскәр шигырьчеләр, кәсепчеләр күбәеп китте соң әле? Адәм куанырлык бер шигырь яза алмаган кеше ни өчен җыр өлкәсендә эшләп була дип саный икән? Бүгенге җырлар турында уйланганда күңелгә әнә шундый сораулар килә. Юморны кеше характерының гүзәл сыйфаты диләр. Шаян җыр кеше күңелендә әнә шул сыйфатны тәрбияләүгә ярдәм итә. Андый җырларга мохтаҗлыкның беркайчан да беткәне юк һәм бетмәячәк. Үзенең юморга бай таланты белән аерылып торган Ш Галиевнең «Утыр әле яннарыма». «Шалт, Мөхәммәтҗан», «Янып көясем килә» кебек шаян җырлары, Н. Арсланов, Г. Зәйнашева, Г. Афзал. М. Хөсәеннең аерым җырлары үз вакытында популярлык казандылар, әмма хәзер искереп баралар дисәк, хата булмас. Күп кенә җырларның, шул исәптән шаян җырның да. мода белән бәйле икәнлеген ошатмаска кирәк Модага бәйләнгән булу шаян җырлар өчен аеруча хас. Алар тизрәк искерәләр, тизрәк онытылалар Моннан бшп-ун ел элек яратып тыңланган мондый җырлар хәзер радиодан да әллә нигә бер генә яңгырый. Ә алар урынына яңалары бик тә аз иҗат ителә. Бу өлкәдәге кытлыкны Г. Зәйнашеваныц «Турысын әйтик» дигән җыры да, Ә. Исхакның «Кичке җиләс җил исә»се дә, Ә. Камалның «Әштер-Өпггерев- кә сәлам» дигән җыры да бетерә алмын, гәрчә шаян рухта язылган булсалар да, аларның күп кенә уңышсыз яклары бар. Г. Зәйнашева — җыр сөючеләргә яхшы таныш. Ул — «Китмә, сандугач», «Буразналар», «Яшь гомер» кебек популяр җырлар авторы. Ләкин ул кайчак өлгермәгән текстларын композиторларга илтергә ашыга. «Турысын әйтик» җыры — шуның бер мисалы. Ул кызлар өчен чәнечкеле такмаклар дип тәкъдим ителә. Берничә юлына күз төшерик: Егетләр матур булалар Эчмәгән чакларында. Мәхәббәтсез күренәләр Пивной чатларында. Кызлар күзләп йврмәсен дә. Исерек безгә яр түгел. Исерек егет ялкау була. Ялкау безгә пар түгел. Автор, әлбәттә, җырны изге, тәрбияви максаттан чыгып язган. Ләкин бу такмакларның сәнгатьчән юмор белән уртаклыгы ятикле. Татар кызларының тормышта һәм җырларда макталган ягымлы, күркәм образы белән алар ярашмыйлар. Әхлакый матурлык тойгысы югалмаган бер генә кыз да мондый тәмсез, йөгәнсез такмакларны җырламаячагын автор уйламады микәннни? Аларның музыкага салынып меңнәрчә экземплярдә таратылуы — җыр өлкәсендәге җавапсыз- лыкка бер дәлил. Әхмәт Исхак — танылган шагыйребез. Аның берничә җырын халык яратып кабул итте. Ә менә «Кичке җиләс җил исә» уңышсыз чыккан Формасы да табылган кебек, тик җырга табигыйлек, такт, зәвык җитеп бетми. Үткән кичтә янына чыкмаган өчен егет кызга үпкә белдерә. Ә кыз аңа: Дөрес булса көткәнең. Нигә хәбәр итмәдек? Килгәнеңне белдереп Нигә тәрәэ чиртмәдең? Әгәр дә булсаң егет. Икенче йөрмә жебеп: Кыз баланы көттермә Кичә көттергән кебек.— дип өздереп җавап бирә. Егет, мескен, нишләсен, ахырдан уз гаебен таный һәм кызның сүзләренә кушылып: Әгәр дә булсам егет. Икенче йөрмәм жебеп: Кыз баланы көттермәм Кичә көттергән кебек.— дип, үзара аңлашуга нокта куя Мондый диалог 30 нчы елларда үзешчәннәр башкаруында яңгыраса өле бер хәл иде. Ә җыр биг хәзерге заман егетләренә, кызларына багышланган. Күренүенчә, җырга халыкчан шаянлык житми, ул схема булудан узмаган. Халык җырларына ияреп, фольклор сюжетларына һәм образларына таянып җыр язылган икән, ул халык җырыннан калышмаска тиеш, яңалыгы белән, үзенчәлекле сыйфатлары белән ***** Г. Тукай Әсарлор. Дүрт темда. 1 тоя, МИ аа, 265—269 битләр. аерылып торырга тиеш. П)углы җәһәттән, татар халык көйләренә язылган җырлар турында кайбер фикерләр әйтәсе килә. Мәгълүм ки, татар халкының күчмә текстлар — кыска җырлар белән яши торган күп кенә көйләре бар. Шул көйләр рухына туры килгән яңа шигъри текст — сюжетлы җыр язу — мактаулы бурыч, чөнки ул көйнең гомерен озынайта, аңа талмас канатлар бирә. Бу өлкәдә күркәм мисал итеп бөек шагыйребез Г. Тукайны күрсәтергә була. Г. Тукай яшьтән үк халык җырын яраткан, җырлар җыйган, җыр турыңда гаҗәеп тирән фәнни фикерләрен әйткән, ниһаять, халык көйләренә «Туган тел», «Зиләйлүк», ■Әллуки» кебек соклангыч җырларын язган. Халык әдәбиятына багышланган бай фикерле лекциясендә Тукай «халыкның үз көе. үз вәзене, уз формасына» ияреп язылган һәм җырларга әйләнгән шигырьләрне бүтән «шигырьләрдән хис, мәгънә, тасвир ягыннан һич тә ким түгел» дип саный. Бу төр җырларның русларда инде күптән яшәвен, аның үрнәкләре Кольцов, Пушкин иҗатларында булуын күрсәтеп үтә. Бездә дә мондый җырлар нигезенә «берничәшәр булса да, кирпеч салучылар булуын» әйтеп, М. Укмасый- ны, С. Рәмиевне телгә ала, үзенең дә халык көйләренә язган кайбер җырлары турында мәгълүмат бирә *****. Тукай җырлары халыклашкан җырларның беренче карлыгачлары булды. Халык көйләренә җыр язу безнең поэзиядә соңрак традиция төсен алды һәм хәзер дә дәвам итә. Бу өлкәдә сөенечләр дә, көенечләр дә бар. Башта сөенечләргә багыйк. Иң элек Ә. Фәйзинең «Ком бураны». «Аккош», «Умырзая»сы, Ә. Ерикәйнең «Сәрвиназ»ы, С Хәкимнең «Таң атканда» һәм «Фазыл чишмәсе» дигән мәгълүм җырлары искә төшә. Алар халыкның борынгы һәм яңа көйләре белән үрелеп күңел хәзинәсенә әверелделәр һәм җыр сәнгатенең алтын фондына керделәр. 3. Мансурның «Яшьлек», Г. Зәйнашеваның «Уйна тальян гармуныңны» җырлары да халык көйләре ярдәмендә уңыш казанды. Ниһаять, Н. Исәнбәтнең яшь чагында язган һәм көй сорап торган «Туган ил», «Син сазыңны уйнадың» җырлары соңгы елларда зур популярлык алды. Соңгы нке көйнең киң яңгыравына һәм тиз таралуына Илһам Шакиров та сәбәпче булды. Аерым шагыйрьләрнең халык көйләренә яңа гомер биргән җырлары моннан башка да бар. Ләкин күп түгел. Байтак җырлар, кызганычка каршы, халык күңеленә юл табалмадылар Бусы традициянең көенечле ягы. Халык көенә җыр язарга алынган кайбер шагыйрьләр бу эшкә җиңелчәрәк карыйлар. М. Садри «Каз канаты» дигән мәгълүм көйгә өч строфадан торган җыр язган. Алар халыкның шул көй белән таралган җырлары стилендә, андагы сурәтләрне файдаланып язылганнар Ә бер строфа халык җырының варианты булып чыккан. Чагыштырып китик: Халык җыры: Каз канатларын санадым Тезелеп кагынганда; Инде кемнәргә карармын Өзелеп сагынганда, М. Садрида: Каз канатларын санадым Тезелеп кагынганда; Тулган айларга карадым Өзелеп сагынганда. Җырда строфаларны бәйләүче хис, кичереш бәрдәмлеге сизелми. М. Садри җыр өлкәсендә күптән эшли. Уңышлы җырлары да күп. Шуның белән бергә, халык көйләренә язган һәм үз вакытында «Халык җырлый» җыентыгында басылып чыккан «Бәхетле хезмәт», «Батырларга дан», «Чибәр егетләр» кебек җырлары чын мәгънәсендәге җыр булып китә алмадылар. Халык көенә җыр язган шагыйрьнең сурәтле фикерләве халык күңеленә аеруча якын булырга тиеш. Шулай булмаганда, җыр тексты халык көенә үрелә алмын, гармония җимерелә, ясалмалылык барлыкка килә. Татар халкының «Дулкын» дигән кыска көе бар. Композитор М. Яруллин аны музыкаль яктан эшкәрткән, ә яшь шагыйрь Разил Вәлиев сүзләр язган. Әмма ул сүзләрне аңлавы кыен Текст дүрт строфадан тора Менә беренчесе: Чсм-клра карлыгачлары. Гөнаһсыз иде яры Нига сон шунда калмады. Ник дулкын китте ары? Шагыйрь елга ярып калдырып диңгезгә кушылган дулкынны кызгана, моның белән нидер әйтмәкче була. Ләкин шигырь— абстракция, табышмак булып кала. Җырны ниндидер серле мәгънәгә төрү, тиз генә төшенеп булмый торган катлаулы метафорик әйләнмәләр куллануның мондый мисаллары берәү генә түгел. М. Таһирова- ның «Тик мин яшим синең яныңда» җырында (Р. Яхинның «Бу җырым тик сиңа» дигән җыентыгында басылган) сөйгән яр диңгез белән чагыштырыла; Синен холкын —ачык диңгез осте: Бервакыт та булмый бертөсле — Кайчагында назлы, шундый тыныч. Күп вакытта уттай куркыныч. Табнгатьнен нинди көче синдә. Мян таш кебек диңгез ярында Ялкыннардан алып сал суларга. Тик мин яшнм синең яныңда. Монда һәр строфа диярлек уйга калдыра, лирик героиның халәтен, теләген баш ватмыйча гына аңларлык түгел. Баштагы юллар белән соңгы ике юл арасында логика җитми, эзлеклелек югала. Ә җыр бит халык өчен языла, халык аны аңчамаса, ул кемгә кирәк? Ренат Харисның Фасил Әхмәтов музыкага салган «Күрешербез әле» дигән җыры бар. Популяр лирик җыр. Аның көе заманча, яңа интонацияләргә бай. Ләкин җырда Р. Хариска хас катлаулы тел, метафорик фикер йөртү сизелеп тора «Хисләремә ялкын кабынган. өметләрем канат кагына» яисә «Эзебезне еллар күммәгән, буран узган — ялкын сүнмәгән» кебек хикмәтле тезмәләрдә күңелгә хуш килердәй гади матурлык, мәгънәви ачыклык җитми. Бу җырныц кушымтасы да ниндидер билгесезлек томанына төрелгән. Сүз анда кайчан да булса, кайда да булса бер күрешү турында бара. Тыңлаучыны серле киная белән нигә пошаманга калдыру кирәк соң әле? дигән сорау туа. Р. Харисның «Җирдә бер кояш», «Татарстаным минем» кебек җырларының поэтик теле дә катлаулырак. Яшьләр турындагы беренче җырда, мәсәлән, шундый юллар бар: Һава сафлыгы яшьләр кулында — Әйдәгез, жырлыйк һава турында, һава шул ук мина, һава шул ук снңа. һава шул ук безгә, дуслар! Соңгы юллар грамматик яктан да дөрес корылмаган. М. Горькийның, әгәр шигырь көмеш булса, җыр алтынга тиң булырга тиеш, дигән сүзләре нскә төшә. Җыр өчен сүзләр сайлау— ул букет өчен чәчәкләр сайлау кебек. Җыр осталарының иҗатына нечкәләп игътибар втс.зң, аларның сүзне мәгънәви ядтан сыйдырышлы игеп, музыкасын тыңчап, тоеп яз у.чарын күрәсең. Ә. Ерикәй, С. Хака* җырларыңда бу ачык ензелә И. Юзааа. Р. Файзуллин да моны беләләр. Соңгы елларда Р. Фәйзуллинның берничә җыры халыклашып китте: «Бу дөньяда», «Сагыш», «Аккошлар», «Без дә үсеп җиттек, әни». Аларның үз моңы, үз дулкыны, үз поэтикасы сизелеп тора. Сүзнең үз музыкасы бар. Ләкин ул музыка авазлар пяструментовкасы белән, рифмалар, ассонанслар, аллитерацияләр белән оста эш итүгә кайтып калмый. М. Хөсәеннең «Зөһрә» исемле җырын алыйк. (А. Мо- насыйпов музыкасы.) Ул сыер савучы кызга багышланган. Ак халатын киеп. Сөенеп һәм сөеп. Сыерларын сава чибәркәй; Уйныйуйный-уйный. Ак тамчылар ургый. Күбекләнеп тула чиләккәй. Ля-ля-ля-ля-ля. Күбекләнеп тула чиләккәй. Чиләге дә ап-ак. Беләге дә ап-ак. Теләге дә ак сет шикелле; Энҗеләрдәй вак-вак Тешләре дә ап-ак. Күз карашы да. һай, сөйкемле! Ля-ля-ля-ля-ля. Күз карашы да. һай. сөйкемле! «Чибәркәйгә» рифма өчен автор сөт чиләгенә назлап ‘.чиләккәй* дип дәшә яисә теләкне сөт аклыгы белән чагыштыра икән — анысы бер хәл. Күренүенчә, шигырь эчке рифмаларга шактый бай, ритмик яктан да үзенчәлекле. Әмма болар тышкы бизәкләр белән мавыгу, сүз белән жонглерлык итү булып чыкканнар. Соңгы елларда татар композиторлары бай поэзиябез тарихы битләрендәге кайбер шигъри әсәрләргә дә музыка яздылар. Г. Тукайның бер төркем шигырьләре җыр яки романс буларак яңгырады. Һ. Такташ, М. Фәйзинең берничә шигыренә дә көй язылды. 20 нче еллар башында романтик рухлы шигырьләре белән поэзиядә эз калдырган Ярлы Кәримнең «Назлы гөлкәем» шигыренә сәләтле композитор Ф. Әхмәтов музыка язды. Көйне җырчы Рабига Сибга- "туллина башкаруында халык яратып кабул итте, көйгә ияреп аның урта кул тексты да таралды. Композитор бу шигырьдәге кимчелекләргә игътибар итмәгән. Шигырь заманча яңгырамый, анда ниндидер мелодраматик төчелек бар. «Былбыллар кебек гөр-гөр гөрләшик» дигән юлларны ишеткәч, былбыллар да гөрләшә микәнни? дигән сорау туа. «Күрсәм үзеңне, һич тә мин туймыйм, иркә баладай килче, кил, уйныйк» юллары да уңышлы түгел. Поэзия бакчасы мондый шигырьләрдән генә тормый бит. Композиторларның җыр язуьш көтеп яткан, фикере, хисе, поэтикасы белән көйгә салуны сорый торган бер дигән шигырьләр бар. Аларны Фатих Кәримдә дә, Хәсән Туфанда да, Нури Арслановта да, Шәүкәт Га- лиевтә дә, башка күренекле шагыйрьләрдә дә табарга була. Кайбер композиторлар, күрәсең, үзләренә тәкъдим ителгән текстлар белән генә эш итәләр, ә шигырь китапларына сирәк күз салалар дигән фикер туа. Татарстан китап нәшрияты ел саен композиторларның җиде-сигез җыр җыентыгын чыгарып бара. Алар арасында яхшы җырлар белән бергә, шигырь әлифбасына туры китереп язылган, әмма йөрәкне кузгатмый, күңелгә кагылмый торган тумыштан ямаулы текстлар да очрый. Композитор үзе язган көйнең нинди җыр тексты белән яңгыравына, таралуына бармак аша гына карарга, талымсызлык, зәвыксызлык күрсәтергә тиеш түгел. Аерым композиторларның җыентыкларында җыр текстлары ике телдә — татарча һәм русча бирелә. Соңгы биш елда тәрҗемәле алты җыентык басылган. Моның максаты изге. Сүз — яңа җыркөйләрне бөтен союз тыңлаучысына һәм тугандаш халыкларга җиткерү турында бара. Яхшы му- зыкаль-позтик әсәрләрне пропагандалауның, культура өлкәсендәге дуслык бәйләнешләрен ныгытуның әйбәт юлы бу. Ләкин монда үзеннән-үзе ике проблема килеп баса. Беренчедән, тәрҗемәләр сайлап эшләнми, әйбәт җырлар белән бергә, шигъри яктан өлгермәгән, тәнкыйтькә мохтаҗ булган текстлар да тәрҗемә ителә. Икенчедән, тәрҗемәләрнең сыйфаты җитди борчылуга урын калдыра, аларның шактый өлеше мәгь- нәви яктан якынча гына итеп, ашык-пошыв эшләнгән, ритмик яктан кытыршы чыккан. А. Монасыйповның 1970 елда басылган «Дуслар җыры» китабына күз салабыз. Андагы күпчелек җырларны М. Таҗетдинов тәрҗемә иткән. Аның байтак тәрҗемәләрендә үзеннән өстәлгән сүзләр, юллар, сурәтләр күп җыела. Мондый кимчелекләрне Г. Әх- мәтҗанов. Р. Хәкимов, Н. Беляев. Б. Дубровин тәрҗемәләрендә дә табарга мөмкин. Балалар өчен язылган җырлар хакында да кайбер фикерләр әйтәсе килә. «Ялкын» журналы, «Яшь ленинчы» газетасы ел саен яңа җырлар биреп бара. Китап нәшриятында узган ел А. Батыршинның 3. Нури сүзләренә «Бик яраткан төсләрем» дигән җырлар бәйләме, Ә Бакировның «Ленин оныклары», Ф Әхмәтовның «Туган җир» җыентыклары чыкты. Радиодан атна саен балалар өчен иылган җырлар яңгырый. Арада истә кала торган матур гына җыр-көйләр бар. Алай да балалык рухы бөркелеп торган, бала күңелен җәлеп иткән аһәңле, сурәтле җырларга кытлык сизелә. М. Садриның "Нәни балыкчы җыры». Г. Латыйпның «Сакта тора сизгер абыйлар», Салих Хәкимнең «Китап турында җыр», С. Шакирның «Яшь Володя» кебек җырларында сурәт ярлылыгы, тел кы- .тыршылыгы, үгетләүгә корылган өндәмәләр. сюжетсызлык күзгә ташлана. Яхшы җыр-көйләр азрак булганга, балалар еш кына зурлар өчен язылган мәхәббәт җырларыннан юаныч эзләргә мәҗбүрләр. Бу—- күңелле хәл түгел. Җыр жанрының киләчәген талантлы яшьләр билгеләргә тиеш. Яшь шагыйрьләрнең, яшь композиторларның иҗади дуслыгы, безнең поэзиядә һәм музыкада урнашкан күркәм традицияләрне дәвам итү — жанрның үсүе, баюы өчен нигез шартларның берсе. Яшьләр исемлегендә Роберт һәм Рәшит Әхмәтҗановларны, Рөстәм Мингалимовны, Зөлфәтне, Гәрәй Рәхимне дә санарга була Аларның һәркайсысы— берничә матур җыр авторы һәм ул җырларның һәркайсысы үзенчәлекле ритмикасы, сурәтләре, яңа тибрәнешләре белән истә кала. Яшьләр турында сүз чыккач, татар халкының милли җыр традицияләрен кабат-ка- бат өйрәнү кирәклеген искә төшерәсе килә. Г. Тукай да, М. Җәлил дә фольклорга бетмәс-төкәнмәс шигъри фикерләр, бәһасез хәзинәләр чыганагы дип караганнар. Без шагыйрьләрне, әлбәттә, милли поэтика эчендә эрергә, архаик формаларны тергезергә чакырмыйбыз. Әмма бүген дә эстетик ләззәт биргән халык җырларының тылсым кодрәтләреннән берсе аларның нәфис поэтикасында түгелмени! Татар халык җырлары тупланган китапларга гына күз төшерик. Анда шагыйрьләр бәяләп җиткермәгән яки файдаланмаган никадәр байлык бар! Ул байлык җырларның ритмик үлчәүләр төрлелегендә, эчке кушымталарында, тел-сурәтләү бизәкләрендә күренә. Халык җырлары белән чагыштырганда, шагыйрьләр язган кайбер җырлар хис-мәгьнә тирәнлеге, сәнгатьчә эшләнешләре ягыннан эчпошыргыч ярлы һәм күңел кайтаргыч бертөрле булып чыгалар. Сүз халык җырларына хас сәнгатьчә сурәтләү чараларын һәм башка үзенчәлекләрне турыдан-туры күчерү турында түгел, ә халыкның образлы фикерләү дөньясын иҗади өйрәнү турында бара. Халык поэзиясендәге әзер өлгеләрне, сурәт һәм образларны күчерү беркайчан да яхшы нәтиҗә бирмәде, җыр жанрын баетырлык яңа әсәр язуга китермәде. Бу — мәгълүм хакыйкать. Муса Җәлил 1940 елда ук әле җыр жанрын безнең әдәбият өчен яңа жанрларның берсе дип күрсәткән иде. Хәзер җыр жанры безнең бай әдәбиятыбызда үзенә тулы хокук яулаган һәм иңде традицияләре булган жанр. Халык куп кенә шагыйрьләрне, композиторларны иң элек җырлары буенча телгә ала, иң таләпчән редактор буларак, алар- ны барлый, сайлый, шомарта һәм хәзинәсенә кабул итә. Бу хакта С Хәким бер шигырендә бик талкыр әйткән: Халыкмын кулында 11н яхшы жнз иләк. Үткәрә жырынны. Үткәрә йөз иләп. Халык характерына хас күркәм сыйфатларны, кеше күңелеңдәге бай хис-тойгылар- ны тагы да тирәнрәк, тагы да нәфисрәк итеп җыр телендә ачу — һәм шагыйрьләрнең, һәм композиторларның иң олы һәм иң изге бурычларыннан берсе.