Логотип Казан Утлары
Публицистика

ГАЗИ КАШШАФ

1975 елның 9 декабренда, кыска вакытлы каты авырудан соң, Мирга- зи Солтан улы Кашшафетдинов (Гази Кашшаф) вафат булды. Гомеренең соңгы көннәренә хәтле эш, иҗат белен янып яшәгән тырыш, гадел, яхшы күңелле иптәшебез арабыздан китте. Хезмәт юлын «Кызыл Татарстана газетасында әдәби сотрудник булып башлаган Гази Кашшаф күренекле тәнкыйтьче, язучы, студентларның яраткан остазы, актив җәмәгать эшлеклесе булды. Бөек Ватан сугышы чорында Гази Кашшаф Татарстан Язучылар союзына җитәкчелек итте, ун еллар буе «Совет әдәбияты* журналының җаваплы редакторы булып эшләде. Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институтының фәнни сотруднигы, В. И. Улья Гази Кашшаф 40 еллык иҗади эшчәнлегендә әдәбият һәм театр сәнгатен үстерүнең актуаль проблемалары буенча тәнкыйть мәкаләләре, татар совет культурасының аерым эшлеклеләре иҗаты хакында монографияләр бастырып чыгарды, язучыларның сайланма әсәрләренең, тематик җыентыклар һәм дәреслекләрнең редакторы булды. Гази Кашшаф республикабызның иҗтимагый-лолитик тормышында актив катнашты. Ул күп тапкыр КПССның Татарстан өлкә комитеты, Казан шәһәр һәм Бауман район комитеты члены итеп сайланды, хезмәт ияләре депутатларының Казан шәһәр Советы депутаты булды. Аның иҗади һәм җәмәгать эшчәнлеге партия һәм хөкүмәтебез тарафыннан югары бәяләнде: Хезмәт Кызыл Байрагы. «Почет билгесе» орденнары һәм медальләр белән бүләкләнде. ТАТАРСТАН ЯЗУЧЫЛАР СОЮЗЫ идарәсе, «КАЗАН УТЛАРЫ» журналы. нов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының елкән укытучысы, татар теле һәм әдәбияты һәм журналистика кафедрасы доценты булды. 1960 елда филология фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗә алу ечен диссертация яклады. Гази Кашшаф, беренчеләрдән берсе булып, Муса Җәлилнең иҗатын һәм тормыш юлын ейрәнүгә күп вакытын, кечен куйды. Аның «Муса Җәлил» китабы укучыларның киң массасында хаклы рәвештә популярлык казанды. Гүзәл кеше, күренекле язучы. Коммунистлар партиясенең тугрылыклы улы Гази Кашшафның тормышы бик күпләргә үрнәк булырлык. Аның якты истәлеге күңелләребездә мәңге сакланыр.