Логотип Казан Утлары
Публицистика

"ФРОНТОВИКЛАР" РОМАНЫНДА ХАТЫН-КЫЗ ОБРАЗЛАРЫ

Соңгы елларда әдәби тәнкыйть тә, киң катлау укучылар массасы да язучы М. Мәһдиевнең «Фронтовиклар» романы турында күп кенә җылы сүзләр ишеттерде. Әсәрнең әдәби яктан төзелеше. художество эшләнеше һәм төп образлары хакында байтак фикерләр әйтелде. Ләкин 'Фронтовиклар» турында инде әйтәсе сүзләр бетте дип булмый әле. Мисал өчен, романдагы хатын-кыз образлары, андагы моңа кадәр очрамаган аерым үзенчәлекле типлар хакында аз язылды. Мәдинә Маликова "Кайда сез, Нәфисәләр?» дигән мәкаләсендә әсәрдәге хатын-кыз образларына беркадәр тукталып киткән идеXIX. Шуннан ары бу темага сүзне дәвам иттерүче күренмәде кебек. Роман, белгәнебезчә, сугыштан соңгы елларда авыл интеллигенциясе тормышын сурәтләүгә багышланган. Сугыш беткән ел. Мәктәпләрдә укытучылар җитми. Менә шундый авыр бер вакытта Акбалык урта мәктәбенә элекке диңгезче Рушад Сулимов һәм кыю разведчик Гата Сәләхнев килеп төшә. Фронтовиклар озакламый укытучыларның да, укучыларның да ихтирамын яулыйлар, шат күңелле, тырыш һәм бердәм коллектив туплыйлар. XIX «Азат хатын» журналы. 1973 ел. 5 сан. • М Мәһдиен. Фронтовиклар. Казан, 1973 ел. 25 бит. Һәм нәкъ менә шушы коллектив эчендә, мәктәптә без төрле характерлы, төрле язмышлы хатынкызлар белән очрашабыз да инде. Шуларның берсе — мәктәптә «техничка» булып эшләүче Мәсрурә. Романның алдагы битләрендә үк без аның белән йөзгә-йөз килеп очрашабыз Аның чыгырыннан чыгардай булып бәреләсугыла директор бүлмәсенә килеп керүе геройның характерындагы бер якны ачып бирә. Ул — тол хатыннарга гына хас күңел ярсуы, күңел ашкынуы. Мәсрурә ачы язмышын күз яшьләре аркылы үзе менә болай белдерә: «Нишләп мине андый сүз белән мәсхәрә итә ул, ә? Тол хатын дигәч тә. Ирем сугышта үлмәгән булса, мин С болай кеше артын чистартып йөрмәс ■де еем. Уһу-һ-һу-һ-у-у Мәсрурәнең характерындагы бу сыйфат әсәр барышында үстерелә һәм XII бүлектә югары ноктага җиткерелә. Биредә тол хатынның ярсуы, күңел ашкынулары укучыны тетрәндереп җибәрә. Берничә генә ай ире белән яшәп калган Мәсрурә ялгыз өйгә яшь егет Рушадны чакыра Бу очрашудан Мәсрурәнең эчке кичерешләре, күңел дөньясы шул кадәр кинәт ачылып китә ки, без үзебездә аңа карата бер үк вакытта кызгану да, хөрмәт хисе дә уянганын сизми дә калабыз Автор берничә җөмлә беләк өй эчен сурәтли, ләкин шул кечкенә бер күренештә кеше күңеле чагылыш габа. «Батып бара торган кояшның саргылт нурлары ян тәрәзәдән өйгә үтеп кергән дә мич алдындагы җиз самаварда, бакыр комганда чагылган. Өй эчендә әллә нинди үзәк өзгеч тынлык, саргылт-кызыл нур, әллә нинди ятимлек...» Язучы безне сугыш һәм кешеләр язмышы, кешеләрнең бәхегкә һәм мәхәббәткә хаклы булулары кебек зур мәсьәләләр турында уйланырга мәҗбүр итә. Тормыш барышын туктатып булмаган кебек, мәхәббәтне дә туктатып булмый. Кешелекне юк итәргә күтәрелгән ерткычлар яшәүне туктата алмадылар. Тормыш дәвам итте. М. Мәһдиев моны Мәсрүрә һәм Мөби образ,тары. Мостафа һәм Хәлимә кичерешләре белән үстерде һәм Рушад белән Ләйләгөлнең матур, моңлы, саф мәхәббәтләре белән тәмамлап куйды. Әсәрдә укытучы хатын-кыз образларын сурәтләүгә аеруча зур урын бирелә. Менә Нәркис. Язучы аның турында дәрт- ләнеп-мавыгып сөйли. Нәркис мәктәп коллективындагы бүтән укытучы хатын-кызлардан нык аерылып тора. Мәктәптә ул бердәнбер югары белемле укытучы. Авылга шәһәрдән килгән. Бу турыда автор безгә гел кисәтеп, искәртеп бара. Университетта ук ул унтугызынчы йөз яэучыларының әсәрләрендәге хатын-кыз образлары белән шашынды, ди. «Тургеневның «Накануне» романында Елена Стахова образы» дигән темага диплом яклады, дип тә өстәп куя. Нәркис тирән фикерли торган кеше. Әдәбиятка, дөньяга аның үз карашы бар. Сугыш җиле бу кызга да кагылмый калмый. Нәркис сугышта сөйгән егетен югалта. Бу аның өчен чын мәгънәсендә авыр кичереш. Ул да мәхәббәтен эзли. Нәркис — хәрәкәттәге образ. Без аны коллектив эчендә дә. коллективтан чттә дә күрәбез. УЛ романның төп образлары Рушад һәм Гатаны тулырак күз алдына китерергә дә ярдәм итә. Нәркиснең яхшы укытучы булуын, балаларда рус әдәбиятына мәхәббәт тәрбияләү өчен бөтен тырышлыгын куюын автор җай килгән саен искәртеп үтә Яхшы белем бару өчен көрәштә Нәркис ялгызы гына түгел. Шундыйларның берсе — акыллы Һәм әдәпле Бәлкыйс. Уку-укыту бүлеге мөдире ул. Бәлкыйс үзенең гомерен дә, матурлыгын да, бәхетен дә мәктәпкә бәйләгән. шуңа багышлаган, олайган кыз. Бәлкыйс дөреслекне яклый, күз йомып калырга аның көче җитми Фронтовик егетләрне педсоветга беренче яклап чыгучы да ул була Аның бүлмәсе дә китапханәгә охшаш. Рушад аңа сокланып: «Бу кеше ник укытучы булмасын? Бу шуның өчен туган, шуның белән яши».— ди. Бөтен гомерен яшь буынны тәрбияләүгә багышлаган Бәлкыйснең сәер гадәтләре дә бар Ул да сөюдән, сөелүдән мәхрүм «Романда бирелгән һәр образ безне дулкынландыра, көлдерә, кызгандыра. Әйе, кызгандыра, алар үзләренә карата кызгану хисе тудыралар. Чөнки сугыштан соңгы елларда үзләренә тиң яр табып гаилә коруның кыенлыгы аларны бәхетсез итә Романдагы хатынкызларның образы шушы мәсьәләдә — гаилә кору, үзләренә тиң яр табу мәсьәләсендә ачыла, шунлыктан берьяклы булып күз алдына килеп баса» 1 Язучы М, Маликова романдагы хатын- кыз образларына карата шундый фикер әйткән иде. Безнеңчә дә. ул фикердә хаклык бар. Мисалга Миңҗамал образын гына алыйк. Миңҗамал да тол хатын. Ул вечка күңелле, тиз елаучан. Тормышка чыгып та озак яши алмаган Миңҗамал бүленеп калган бәхетен, ирен сагынып яши. Югары белем дә ала алмый, читтән торып педучилище тәмамлый Укытучыны без класста укучылары алдында, я булмаса дәрес вакытында күрергә гадәтләнгәнбез. Ә менә Миңҗамал безнең күңелдә укытучы булып түгел, ■ күбрәк тол хатын булып кына кала. Без аның белән уку-укыту процессында очраша алмыйбыз. Шундый ук хәл нәзакәтле Нәркис өчен дә хас. Ул да үзен балалар янында күрсәтми. Ә инде тормышка чыккач әсәрдән бөтенләй югалып калгандай була. Әсәр башында тулы канлы булып күренгән Нәркис образы төссезләнеп китә. Романда Ләйләгөл зур тормышка, белем * «КаЯма сез. Нафвсәләр?» «Азат хатын» жур- ■алы. 1973 ел. 5 сан. г« омтыла, кораблар төзүче булу турында хыяллана Шушы хыялы тормышка ашмый торып, ул хәтта мәхәббәтеннән — Рушад белән очрашудан да баш тарта. Кызганычка каршы, без Ләйләгөлнең зур тормышка ничек аяк басканын, максатына ирешү юлында очраган киртәләрне ничек кичкәнен күрә алмыйбыз Бу турыда язучы читләтеп кенә әйтеп үтә. Шулай да Ләйләгөл образ буларак әһәмиятен югалтмый Югарыда сөйләнгән образларга капма- каршы бер тип итеп автор Гөлчирәне куя. Ул — директор Сабир Ишмуратович хатыны. Укучы күңелендә алсу чәчәкләр арасында үскән шайтан таягы сыманрак бер тәэсир калдыра. Әсәрдә Гөлчирәгә багышланган битләрне укыганда елмаймый калмыйсың М Мәһдиев аны нечкә юмор белән язып үтә. Мәсәлән: «...Гөлчирә кадерле яшәде Сабир кулында Сугыш вакытында авылның хәлле кешеләре арасында кунак-төшем бик еш уйналды. Гөлчирә. Бибисара андый мәҗлесләрнең түрендә булдылар. Парлап йөрү модада түгел, хәер, аның ире дә шул Гөлчирәдә генә бар иде. Гөлчирә килмичә мәҗлес башланмый ңде Акбалыкта Тавышы авылдагы бер генә гармунга да туры килмәсә дә, Гөлчирә җырчы исәбеннән йөрде. Аңа ияреп уйный алмаучы гармунчылар үзләренең «культурный» итеп уйный белмәү- ләреннәи. кушылып тавышын җайлый алмаучылар шулай ук «Гөлчирәнеке кадәр ук талантлары юклыктан» дип уйлыйлар һәм ышаналар иде*. Гөлчирәдәге көнчелек хисе, буш куык кына булса да. башкалардан үзен өстен куярга омтылуы оста сурәтләнә. Романдагы хатын кыз образларының һәрберсенә хас характеры, хәл-фигыльләре, ки- лешкыяфәтләре. сөйләмнәре бар. Нәзакәтле Нәркиснең сөйләме үзе кебек үк нәфис. Язучы аның турында: «Кыз тал чыбыгына кунган сандугачтай сайрый ңде», — ди. Мәктәптә җыештыручы булып эшләүче Мәсрүрәнең дә, һавалы Гөлчирәнең дә сөйләмнәре үзләренә гаять тә ятышып тора, характер сыйфатларын ачуга нык ярдәм итә. Мәсәлән, Гөлчирәнең белдекле булып русча сөйләшергә тырышып йөрүе шунда ук аның характерын күз алдына бастыра. Китапта образларның теле, гомумән, ачык һәм төгәл булуы белән аерылып тора. Әсәрне укыганда ул геройлар белән үзең сөйләшкәндәй буласың. Татар әдәбиятында хатын-кыз образлары бик күптәннән тудырылган. Кол Галинең «Йосыф вә Зөләйха» поэмасында Зөләйха, Г. Каидалыйның «Сәхибҗамал» поэмасында Сәхибҗамал һәм тагын үз заманы өчен гүзәллек идеалы булган бик күп образларны санап булыр иде. Татар совет әдәбиятының казанышлары аеруча зур. Г. Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар»ындагы Галия, Г. Бә- шировның «Намус» романындагы Нәфисә, Г. Әпсәләмовның «Ак чәчәкләр»ендәге Гөлшаһидә кызларыбызның тормыш идеалына әйләнделәр. .Фронтовиклар» романы белән М. Мәһдиев бу зур һәм матур традицияне дәвам иткән диясе килә.