ФАТИХ ӘМИРХАН ЖАНДАРМЕРИЯ КҮЗӘТҮЕ АСТЫНДА
Милләтләрнең күзе ачылу — дөньяви белемнәргә, рус демократик культурасына тартылу һәм, ахыр чиктә, пролетариат идеологиясенә таба борылу дигән сүз. Моны патша хөкүмәте дә бик яхшы аңлаган, һәм, яңа революцион күтәрелеш елларында азчылык милләтләр арасында кабат хөррият дулкыны кузгалмасын өчен, күп төрле чаралар күргән. Арадан берсе—1910 елда Эчке эшләр министрлыгы янында дини эшләр департаменты председательлегендә оештырылган махсус киңәшмә. Бу киңәшмәгә Православие дини идарәсеннән, Эчке эшләр министрлыгыннан, шулай ук халык мәгарифе органнарыннан үзәктәге һәм урыннардагы вәкилләр катнаша. Махсус киңәшмәдә, төп мәсьәләләрнең берсе төсендә, Россия империясенә кергән мөселманнарга мөнәсәбәт мәсьәләсе карала. Патша чиновниклары, барыннан да бигрәк, Россия мөселманнарының үзара берләшү ихтималы куркыта, һәм алар, шул хәлне булдырмас өчен, конкрет чаралар күрергә булалар. Төп һөҗүм татарлар арасындагы революцион азатлык хәрәкәтенә каршы юнәлтелә. Бу керәш жандармерия тарафыннан панисламизмны эзәрлекләү флагы астында алып барыла. Панисламизм М эзләү битлеге астында татарларның белем учаклары, мәгърифәт үзәкләре — уку йортлары, китапханәләр, нәшриятлар туздырыла, язучылар эзәрлекләнә, матбугат кыс- рыклана. Казан губернасын тентүләр, донослар басып китә. Царизмның бу политикасын кадимче татар байлары, мулла һәм ишаннар үз мәнфәгатьләре өчен файдаланалар. Яңалык тарафдарлары булган һәр кеше өстеннән жандармериягә аноним әләкләр җибәрелә. Шул әләкләр нигезендә Г. Камал, Г. Тукай, Г. Коләхметов, Г. Ибра- һимов, М. Гафури, Ф. Карими, С. Рәмиев, С. Сүнчәләй, Ш. Әхмәдиев, Ә. Хәсәни һәм башкалар күзәтү астына алына. Күренекле татар язучысы Фатих Әмирхан жандармерия күзәтүе астына әнә шул шаукым тәэсирендә килеп керә. Жандармерия чиновникларына Ф. Әмирханның әтисе Зариф хәзрәт тә яхшы таныш була. 1905 елның 16 ноябренда «Сарай» номерларында Казандагы сәяси партияләрнең программаларын аныклау җыелышы уздырыла Җыелышта эсерлар, социал- демократлар, «халык иреге» партиясе вәкилләре һ. б. катнаша. Социал-демократлар, буржуй белән пролетарийның бер партиягә сыешуы мөмкин түгел дип, милләтчеләрне кискен тәнкыйтьләп чыгалар. Әлеге җыелышка Галиәсгар белән Зариф Әмирхан да килгән була. Бу хәл жандармериягә барып ирешә ’. Шул көннән башлап, Әмирханов- лар турында жандармериядә кәгазьләр туплана башлый. Зариф Әмирханның иҗтимагый эшчәнлеге өстеннән күзәтү 1908—1909 елларда тагы да көчәя. 1908 елда жандармериянең бер «ышанычлы кешесе» (таггар) махсус задание буенча бөтен Казан губернасын йөреп чыга һәм белешме төзи. Бу белешмәдә татарлар арасында панисламизм хәрәкәте барлыгы, бу хәрәкәтнең төп максаты хөкүмәтнең миссионерлык политикасына каршы көрәш икәнлеге әйтелә. Моның башында торучылардан берсе итеп Зариф Әмирхан исеме атала2 . Казан фабриканты Якуп Козлов жандармериягә биргән әләгендә 3. Әмирханны «соң чиктәге сул карашлы кеше» дип бәялиа . Жандармериянең ышанычлы әләкчесе, Казан шәһәренең хәрби мулласы Фасыйх Мөхетдинов та 3. Әмирханны «сәяси яктан ышанычсыз шәхес» дип күрсәтә. Зариф Әмирханов. ди ул үзенең әләгендә, «бик сак һәм бик яшерен рәвештә хөкүмәткә каршы пропаганда алып бара» ' Шул ук елда Казан шәһәренең 12 мулласы, «хөкүмәткә каршы эш алып баралар» дип, 3. Әмирхан һәм Ш. Шәрәф өстеннән Эчке эшләр министрлыгы канцеляриясенә әләк язып җибәрәләр. Бу мәсьәлә буенча шактый озак язышу алып барыла һәм 1910 елның 12 июнендә Казан губерна жандармерия идарәсе (КГЖУ) начальнигы 3. Әмирхан белән Ш. Шәрәф өстеннән яшерен күзәтү алып барырга дигән карар чыгара 6 . 1911 елның 27 январенда Казанның Галиев мәчетендә мәүлид бәйрәме уздырыла Шымчы мулла Сираҗетдин Зәбиров Россия эчке эшләр министры Макаровка яэгаи әләгендә бу бәйрәмдә Зариф Әмирханов һәм тагын берничә кешенең патшага бәддога укыганлыкларын әйтә. Бу мәсьәлә буенча тикшеренүләр Зариф Әмирханоәның патшага түгел, ә әләкчеләргә бәддога кылганлыгын раслый 6 7. Ф. Әмирхан әнә шундый «политик ышанычсыз» семьяда тәрбияләнеп үсә. Әмирханнар семьясына кагылышлы документларда Әхмәтгәрәй Хәсәни исеме дә еш очраганлыктан, аның белән дә танышып үтик (Матбугатта Ә. Хәсәни дип тә, Г. Хәсәни дип тә йөртелә). Әхмәтгәрәй Сибгатулла улы Хәсәнев 1883 елда Әтнә авылында крестьян семьясында туа. Аңа алты яшь тулганда әтисе Казанга күчеп килә, сәүдәгәрлек итә башлый. «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен тәмамлагач, әтисе Гәрәйне дә сәүдә эшенә тарта Ләкин Гәрәй әдәбиятны сайлый. 1906 елдан ул матбугат эшенә күчә. Кирәк кадер акча туплаган, Казан шәһәрендә «Гасыр көтепханәсе вә ширкәте» ачып җибәрә. «Гвсырпның китапларын Харитонов баса. Гәрәй Хәсәни шул чорда Г. Коләхметов. X. Ямашев, С. Рахманколый, Г. Кәрам кебек алдынгы карашлы яшьләр белән очраша ’. ' Татарстан дәүләт архивы (ТДА) I фонд. I тасвирлама. 633 эш 36 документ • Шунда ук 199 фонд. I тасвирлама. 1729 »ш. II Һәм 13 документлар. • Шунда ук. 39 документ • Шунда ук. 42 документ • Шунда ук. 1715 эш. 156 документ 7 Шунда ук. 2269 »ш. 189 һәм 199 документлар ’ 1912 елның 13 мартында кич сәгать 8 дә X Ямаше» нәкъ менә шул Г Коләхметов белән китапханәгә килен ксрүге. Ямаше» кинәт кеиа үтен нач вЛләнә «Это первый раз в жизни» дип әйтә дә. озак та үтми үлә. Бу HCTS МӨХӘММӘТ М Ә һ Д И Е В ф ФАТИХ ӘМИРХАН ЖАНДАРМЕРИЯ КҮЗӘТҮЕ АСТЫНДА ф 1912 елның 15 декабренда Зәйнәп һәм Гәрәй Хәсәниләр акчасына «Аң» журналы чыга башлыйЗәйнәп Хәсәнинең сөйләвенә караганда, журналның исемен Тукай тәкъдим итә. И. Рәми бу журналны шул чордагы «нәфис әдәбият белән тулып чыккан, художествоны эченә алган бердәнбер, чын мәгънәсе белән әдәби журнал» дип ■тый8 . Журнал Г. Тукай, Г. Ибраһимов, Ф. Әмирхан, М. Гафури, Ш. Камал, К. Тинчу» рин, Ф. Сәйфи-Казанлы, Г. Газиз, Г. Рәхим, С. Рахманколый, Г. Кәрам, Г. Алпаров, М. Гали, Н. Думаем, Г. Сөнгати, Г. Харис, Гыйффәт туташ, 3. Нуркин кебек язучы һәм журналистларның иҗатларына киң урын бирә. Мулланур Вахитов реальный училищеда укыган вакытта Хәсәниләр семьясының якын дусты була. Гәрәй Хәсәнинең энесе Барый Хәсәнев белән Мулланур Вахитов еш очрашалар. Музыка училищесы тәмамлаган Барый үзенең дусты Мулланурны флейтада, скрипкада уйнарга өйрәтә 2 . Хәсәниләрнең эшчәнлеге татар әдәбияты тарихында махсус өйрәнергә лаек. Аларның әтисе, ихтимал, типик татар сәүдәгәре булгандыр. Документлар аның ике төрле фикер уртасында — искелек һәм яңалык уртасында — торганлыгын күрсәтәләр. Бер карасаң, Сибгатулла Хәсәнев — Казанның абруйлы купецы, мөселман агай-эне арасында да, дәүләт учреждениеләре каршында да билгеле бер урын тоткан кеше. Кадимче Фәтхулла хәзрәт тә, яңалык өчен көрәшүче дә түгел. Фатих Әмирханның «Тигезсезләр» драмасына нигез итеп шулар семьясы алынмаганмы? Документлар Ф. Әмирханның шул семья белән бик нык аралашкан булуын раслыйлар. Шул ук семьяда X. Ямашев, М. Вахитов, Ф. Әмирхан, Г. Коләхметов Г. Тукай, С. Рахманколый һ. 6. кебек иң алдынгы яшьләр белән дус булган ике егет үсә. Әхмәтгәрәй һәм Барый Хәсәниләр, мәсәлән, X. Ямашев үлгәч, аның исемен мәңгеләштерергә дип төзелгән комиссиянең эшен, отчетын таләп итеп матбугатка чыгалар3 Жандармерия идарәсендәге Әмирханнарга кагылышлы документларда менә шушы ышанычсыз Хәсәниләо исеме бик еш телгә алына. Инде турыдан-туры Ф. Әмирханга кагылышлы документларга күчик. 1912 елның 13 ноябрендә Казан губернаторы Стрижевский Казан полицмейстерына җибәргән хатында болай ди: «Миңа килеп кергән мәгълүматларга караганда, Казанда Төркия «Һилал Әхмәр» җәмгыятенә иганә җыю белән Фатих Әмирханов шөгыльләнә һәм инде 200 сум чамасы җыйган да. Иганәне җыю өчен Әмирхановның имзалы листы юк, бөтен керемне ул үзенең куен дәфтәренә язып бара. Күрсәтелгән сумманың бер өлеше Хәсәневләр- нең бер ир туганы тарафыннан җыйналган һәм Әмирхановка тапшырылган. Бу максатка иганә җыю рөхсәт ителмәгән генә түгел, ә бәлки тыелганын да игътибарга алып, сезгә... гаеплеләрдән һич кичекмәстән сорау алырга һәм, законнан тыш акча җыюда гаепләп, аларны җавапка тартырга тәкъдим итәм... Җыелган акчалар конфискацияләнергә тиеш. Мондый иганә җыюлар турысында моңарчы миңа бернинди дә хәбәр язмавыгыз, бу иганәләрне җыюны булдырмау турындагы минем кисәтүемнең полиция тарафыннан үтәлмәвен күрсәтә. Моңа мин сезнең җитди игътибарыгызны юнәлтергә һәм киләчәктә югарыдан килгән күрсәтмәләргә мондый битарафлык күрсәткән хезмәт кешеләре бик нык җавапка тартылачагын исегезгә төшерергә мәҗбүр булам» *. Шушы кәгазь нигезендә Казан шәһәренең полиция участоклары эшкә тотына. Әйтергә кирәк, жандармерия, полиция машинасы бик төгәл эшли. Иң башта Казан приставлары эшкә керешә. «Полицмейстер әфәндегә. Казанның 2 нче часть приставыннан. Сез Высокородиенең миңа турыдан-туры тапшырган эше буенча сезгә хәбәр итәм: миңа ышандырылган частьта бертуган Хәсәневләр — Гәрәй Сибгатуллович һәм Барый Сибгатулловичлар Евангелистлар урамында үз әтиләренең йортында яшиләр, 8 И, Рәми. Вакытлы татар матбугаты. Казан. 1926 ел, 50 бит. ’ 3. Хәсәнинең безгә свйләгән истәлекләренә караганда, Әхмәтгәрәй Хәсәни заманының укымышлы. зрудицияле кешесе булган Ул 1910 елда Швейцария, Германия, Франция. Польшада сәяхәттә йөргән. 1913 елда Астраханьда һәм 1915 елда Уфада Сәгыйт Рәмиевтә кунакта булган. Аларның Юдино янындагы дачасына Г. Тукай. Г. Коләхметов. Ф Әмирхан барып йөргәнлеге мәгълүм. 1918 елның җәендә М. Вахитов конспирация юлы белән Казаннан чыгарга омтылыш ясаганда Барый Хәсәневкә киемнәр сорап записка белән бер кызны җибәрә Ләкин Барый айдә булмый Октябрь революциясеннән соң Әхмәтгәрәй Хәсәни татар совет язучыларынын махсус кибетендә, тәрҗемә бүлегендә һ. б. урыннарда эшли. Ул 1934 елда Свердловск шәһәрендә үлә. • «Кояш» газетасы, 1912 ел, 8 сан. * ТДА, 149 документ. • ТДА, 151 документ • Шунда ук. 152 документ. • Шунда ук. 150 документ • Чннинник ялгыша Сү> «Юл» нәшрияты турында бара. • Шунда ук. 146 документ. • Шунда ук. 153 документ. • Фатих Әмирханое, миндә булган мәгълүматларга караганда, Яңа бистәнең 5 нче часть районында үз йортында яши» '. 6 нчы часть приставы хәбәр итә: ■..Миндә табылган мәгълүматларга караганда. Яңа бистә мулласы Зариф Әмирха- иовның Фатих Әмир ханов дигән улы бар: аның аяклары авырый, параличланган, ул әтисе янында үз йортларында яши һәм өлгергәнлек аттестатына хәзерләнә...»5 . Шул ук нәрсәләрне 5 нче часть приставы да куәтли: «Сез Высокородиегә хәбәр итәм: Фатих Әмирханое мулла малае. Яңа бистәдә яши, аяклары зәгыйфь...»3 . Казан полицмейстеры ярдәмчесе үзенең начальнигына шул ук көнне (13-XI) рапорт яза. «Казан мещаны Фатих Әмирханое алты елдан бирле аяк параличы белән авырый, йөри алмый һәм даими рәвештә өендә Мөхәммәт дииендәгеләр өчен татар телендә үзенең романнарын, хикәяләрен, әкиятләрен язу белән шөгыльләнә. Бу әсәрләр «Гасыр» нәшрияты тарафыннан басыла, һәм ул «Юл» газетасына4 мәкаләләр дә яза алар өчен гонорар ала. Кинәт кереп, мин Әмирхановның татарча хикәя язып утырган вакытына туры килдем. Үзенең алган гонорарларын Әмирханое ел саен куен дәфтәренә язып бара. <Юл» һәм «Гасырпдан биш ай эчендә аның тарафыннан 161 сум акча алынган. Бу куен дәфтәренә күп еллардан бирле языла, анда башка төрле язмалар юк. Хәсәневләр шактый бай яшәүчеләр, үзләренең китап кибетләре бар, квартиралары да һәм кибетләре дә минем тарафтан кинәт кереп тикшерелде. Әмирхановлар һәм Хәсәневләр квартирасына кинәт кереп ясалган тентүләрдән һәм аларның үзләрен тотуларыннан алган тәэссоратыма караганда, алардан законнан тыш иганә җыялар дип шөбһәләнү, мөгаен, урынсыз булыр. Минем кинәт килеп керүем алар өчен көтелмәгән хәл иде һәм иганә җыюда үзләрен гаепләрлек өйбәрне алар яшерергә өлгермәгән булырлар иде» Б . Хәзер «көтелмәгән тентүпнең кайбер детальләре белән танышыйк. Ф. Әмирханнар йортында тентүне Казан полицмейстеры ярдәмчесе вазифасын вакытлы башкаручы Шершнев ясый. Аның янында 5 нче часть приставы Разумов, шаһитлардан Галәветдин Мехетдинов. Габделнасыйр Гафуровлар катнаша. Тентүнең максаты Төркиягә ярдәм йөзеннән җыелган акчаларның эзенә төшү була. Алда әйтелгәнчә, тентү бернинди дә нәтиҗә бирми. «Әмирхановның үзе янында, пиджак кесәсендәге күн кошелокта 60 сум 50 тиен (бишәр сумлык өч кәгазь, ике унар сумлык һәм дүрт данә бишәр сумлык алтын акча һәм көмеш белән 5 сум 50 тиен)» акча табыла. Шершнев бу акчаларның каян килгәнлеге белән кызыксынгач, Ф. Әмирхан протокол ахырында болай дип язып куя: «Алтмыш сум акчаны мин «Гасыр» китап нәшриятыннан үземнең китабым өчен алдым». Полиция чиновнигы ахырдан моны да ачыклый. Ә Хәсәни: «Әмирханов, чыннан да, безнең нәшриятка үзенең әсәрләрен сатты һәм шушы елның 10 ноябренда алар өчен 50 сум акча алды Мин аның белән даими рәвештә эш йортәм һәм аның әсәрен сатып алганда ул миннән акчаны алдан түләтә» ®, дип күрсәтмә бирә. Хәсәниләрнең өендә шул ук көнне, шул ук чиновник тарафьжнан ясалган тентүнең дә протоколы сакланган. Төркиягә ярдәм итү өчен акча җыелганны расларлык «бернинди язулар, квитанцияләр, хатлар табылмады», диелә протоколда. Кибеттә тентү дә берни дә бирми. «Әхмәтгәрәй Хәсәневнең өстәл тартмасында Идел-Кама коммерческий банкысының чек кенәгәсеннән башка әйбер күренми» Бу тентүләрдән соң полиция-җандармерия аппараты үзенең ялган әләк буенча эш йөрткәнен аңлый. «Мин сезнең хәбәрегез буенча Фатих Әмирхановны һәм Хәсәневләрне тикшерүгә тарттырган идем,— дип яза губернатор Стрижевский Казан жандарм идарәсенә МӨХӘММӘТ МӘҺДИЕВ ф ФАТИХ ӘМИРХАН ЖАНДАРМЕРИЯ КҮЗӘТҮЕ АСТЫНДА ф яшерен рәвештә язган кәгазендә.— Тикшерү нәтиҗәсендә аларның бу эштә гаепсез икәнлеге танылды. Казан полицмейстерының күрсәтүенә караганда, «Һилал Әхмәр» җәмгыятенә почтадан бернинди акча җибәрелмәгән. Полиция чиновниклары полицмейстерга Казанда андый акча җыю бөтенләй булганы юк дип белдергәннәр» *. һәм, ниһаять, бер атнадан соң жандарм идарәсе начальнигы полковник Калинин, акланып, губернаторга болай дип хәбәр итә: «Фатих Әмирхан һәм бертуган Хөсәневлөр турындагы кәгазьләрне кире кайтару уңае белән. Сезгә түбәндәгеләрне белдерергә җөрьәт итәм: минем 10 сентябрьдә 713-санлы язмамда Ф Әмирханов Төркия «Һилал Әхмәр» җәмгыятенә акча җыя дигән мәгълүматларым формаль тәртип белән тикшерелгән мәгълүмат түгел иде. Күрсәтелгән Әмирханов, гәрчә аяклары паралич белән авырса да һәм мөстәкыйль рәвештә йөри алмаса да, «Шәрык клубы»на һәм үзенең якын танышларына мәҗлесләргә йөри»9 10 11 . Тентүләрнең беренче дулкыны, шулай итеп, Ф. Әмирхан язмышына артык зур зарар салмыйча гына узып китә. 1913 елда, Романовлар династиясенең 300 еллыгын билгеләгән көннәрдә, татар демократ язучыларының иҗтимагый-полипик эшчәнлеге тагын да активлаша. Шуннан чыгып, охранка күзәтүе дә көчәйтелә. Агентура мәгълүматларына таянып, КГЖУ татар язучыларын ике лагерьга бүлеп өйрәнә. Беренче группа «ультранационалмст- лар» дип атала һәм бу группаның башында Ф. Әмирхан тора дип күрсәтелә. Агентура Ф. Әмирхан һәм Г. Коләхметовларның яшерен мәҗлесләрдә татар уку йортлары, көндәлек матбугат һәм татар әдәбияты турында сөйләшүләр алып барганлыгын хәбәр итә ’. Ул арада беренче империалистик сугыш башланып китә. Охранка мөселманнар яши торган окраиналарда үзенең эшчәнлеген көчәйтә. Патша администрациясе моңарчы, татар язучылары Төркиягә ярдәм итмиләрме, дип шикләнгән булса, сугыш вакытында аның шиге конкретлаша төшә: хәзерге кыен ситуацияне мөселманнарның алдынгы карашлы яшьләре үз максатларында файдаланылмыйлармы?12 13 Охранканы бигрәк тә Ф. Әмирхан һәм Г. Ибраһимов исемнәре кызыксындыра. Жандарм идарәсенең таләбе буенча, татарча матбугат органнарына ватанпәрвәрлек хисе пропагандалау эше йөкләтелә. Документларга караганда, Ф. Әмирхан эшләгән «Кояш» газетасы мондый басымнан аеруча нык җәфа чигә. Ахыр чиктә «Кояшиның редакторы Зәкәрия Садретдиновны патриотик эчтәлекле материаллар урнаштырырга мәҗбүр итәләр. Шул уңайдан Ф. Әмирхан өстеннән күзәтү көчәйтелә. Аның белән Казан губернаторы үзе кызыксына. Жандарм идарәсенең губернаторга биргән җавабында Ф. Әмирхан «бик сак эш итүче кеше буларак игътибарга лаек» дип характерлана. Аның яшьләр арасында зур авторитетка ия булуы һәм, секретарь гына булса да, «Кояшнта тәэсире зур икәнлеге күрсәтелә. Жандармерия газета идарәсенең «хәйләкәрвлеген ача. «Вакыт» кебек нинди прогрессив газетага кадәр, диелә документта, бу сугышта Төркиягә симпатиясен белдерми түзә алмый, ә менә «Кояш» газетасы «бары тик Ф. Әмирхан тәэсирендә генә мондый мәсьәләләрне дәшмичә уза. Патриотик эчтәлекле мәкаләләрне исә алар бары тик цензура комиссиясенең басымы астында гына урнаштыралар» ®. Жандармерия Ф. Әмирхан турында губернатор өчен «бик яшерен» белешмәлек төзеп бирә. «Соңгы вакытта, 1914 елгы сугыш башланганнан бирле, — диелә бу белешмәлектә,— Ф. Әмирханов бу сугышның нәтиҗәләренә мөнәсәбәтен кешедән яшерми. Ул, Россия, тегеләйме, болаймы, сугышта җиңеп чыкса, көчле реакция башланачак, бу реакция инородецларга. бигрәк тә мөселманнарга кагылачак, дип фикер йөртә һәм мөселманнар өчен файдалы булачак, дип, бу сугышта Россиянең җиңелүен тели» 14 . Губернатор, үз чиратында, «бик яшерен» грифы белән 1914 елның 15декабренда жандармерия идарәсенә кәгазь җибәрә. Бу кәгазьдә «Фатих Әмирхан эшчәнлегенә бик нык игътибарлы булырга һәм аның өстеннән бик көчле күзәтү алып барырга»1 куша 9 ТДА. 148 документ г Шунда ук. 147 документ. • Шунда ук, 3610 эш. 57 документ. 12 Шунда ук. 2348 эш. 43 документ 6 Шунда ук. 3620 эш. 163 документ • Шунда ук. 165 документ ' Шунда ук, 185 документ. Февраль революциясе булып, патша бәреп төшерелүгә, Ф Әмирхан патша ялчылары — әләкчеләр, кара көчләргә нәфрәт белән тулы «Богаулар өзелделәр» дигән мәкалә языл чыга. Бу мәкалә шул вакыттагы татар интеллигенциясенең гомуми фикерен чагылдыра. «Берничә ун көннәр генә моннан әүвәл, — ди Ф. Әмирхан,— .. җәмгыятьләребез- нең гомуми җыелышларында ана телендә сөйләшүне, мәмләкәткә бер уңайсызлык вөҗүткә китерү төсле, бер кысынкылык белән куркынып эшләргә мәҗбүр хәлдә калдырылган, хәзергә кадәр иң саклык белән уйлый торган фикерләребезне язганда да безнең хөррияте фикриябезне вә хөррияте матбугатыбызны буарга куелган бер мөстөшрикъ яхут бер кодсиятсез, сатлык татар үлчәве аркылы үткәрел торырга, бөтен театр, әдәбиятыбызны Смирнов шикелле бер кара вә ахмак психопатның зәһәрле карашы аркылы уздырырга мәҗбүр булган бөтен тәрәкъкыяте миллиябез өчен кара хөкүмәтнең кара агентларына сатылган доносчы Ишмөхәммәт вә Сабир муллалардан куркынып хәрәкәтләнергә мәхкүм хәлдә булган без... киң мәдәни вә гыймранм мәйдан вә имкяннар алдына килеп чыктык»15 . Халыкның нәфрәтенә дучар булган көчләр Ф. Әмирханның күз алдында эшләгән эшләренең җәзасын алалар: газеталарда татар провокаторлары фаш ителә. Татар язучылары өстеннән бик кабахәт рәвештә әләк язган Тымытык мулласы Шаһиморат Гаделевкә 1917 елның 26 мартында халык суды ясала. Судта аның әләген үз кулына тоттырып кычкырып укыталар, ул бөтен халык алдында халыктан гафу үтенә3 . 1918 елның январенда учительская семинариянең дин мөгаллиме провокатор мулла Фасыйх Мөхетдиневне (Ф. Әмирхан өстеннән жандармериягә әләк язган кеше) укучылар таләбе буенча эшеннән куалар. Провокатор Ишми ишан да үзенең табигый финалына килә: ул Колчакка хезмәткә күчә һәм ахырдан тиешле җәзасын ала. Ф. Әмирхан исә бу вакытта үзенең яшьлек дусты булган Мулланур Вахитоаны сагынып мәкалә яза («Мулланур иптәш»), «гражданнар сугышын галәбәле тәмам итеп, хезмәт мәйданына кайта торган иптәшләргә» багышлап, «Чәчәкләр китерегез миңа!» исемле нәсерен иҗат итә, Октябрь казанышларын яклау өчен аңлы көрәш юлына баса. Тарих, һәр чактагыча, монда да эзлекле хәрәкәт итә һәм һәркемнең барыр юлы ачыклана: кара эчле, мәкерле әләкчеләр революция дошманнары ягында калалар, пакь күңеллеләр исә күптән көтелгән бөек борылыш — Октябрь революциясе казанышларын саклаучылар сафына баса. Фатих Әмирхан пакь күңеллеләр арасында була. Чөнки ул моңа бөтен тормышы, бөтен иҗаты белән хәзерләнгән иде.