ФАТИХ ӘМИРХАН ИҖАТЫ
йөзнең соңгы чирегендә һәм XX йөз башында татарның алдынгы әдипләре, иҗатта урта гасырлар шартлылыгыннан темам арынып, зур күлемле реалистик әсәрләр тудыра башлыйлар. 1905—1907 еллар революциясе һәм Ь/а чордагы милли-азатлык хәрәкәте тәэсирендә критик реализм җиңел чыга. Фатих Әмирхан әнә шул яңа агым татар әдәбиятының күренекле бер аекиле •via Зур чәчмә әсәрләре, пьесалары, публицистикасы, рус һем дөнья әдәбияты турындагы мәкаләләре, төрле тәрҗемәләре аша аның исеме халыкка таныла. Ф. Әмир- ■әәның иң көчле әсәрләре яшьләргә, киләчәккә зур ышаныч белән язылган һәм алар- аг заман каршылыклары ачык чагыла, киләчәк буын кешесенең мораль йәэе чап ымла на. Фатих Әмирхан 1886 елда Казанда мулла семьясында туа. Әтисе аны үзе кебек у> дин әһеле итәргә тели һәм шул ният белән «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә укырга бирә Ләкин яшь Фатих тиз арада әдәбият белән мавыгып китә, мәдрәсәдә ачылган рус классларына укырга йөри, зур тырышлык белән рус телен һәм рус әдәбиятын •«рене. Мәдрәсәдәге укыту-тәрбия тәртипләре белән килешә алмыйча, ул шәкертя»р арасындагы ислахчылар хәрәкәтенә кушыла һәм озакламый бу хәрәкәтнең җитек- ••«ләреннән берсенә әверелә... Шәкертләр хәрәкәтенең үзәгендә кайнаган Фатих Әмирхан 1905 елның көзендә, *2 шәкерт белән бергә, мәдрәсәне ташлап чыга. Шуннан соң, үзлегеннән хәзерләнеп, имназиянең тулы курсына имтихан бирә. 1905 елда Казанда яшерен рәвештә «Әльислах» газетасы чыга башлый. Фатих Әмирхан анда да төп җитәкчеләрнең берсе була 1906 елда шәкертләр хәрәкәте ихтыяҗлары белән ул Мәскәүгә, Петербургка ба, а. Биредә ул, белемен тирәнәйтү максаты белән, тарих һәм рус әдәбияты буенча г акцияләр тыңлый. Париж коммунасы тарихыннан зур мәкалә тәрҗемә итеп, аны • Әлгасрел-җәдит» журналында бастыра. Бу елларда Фатих Әмирхан большевик сту. я ант С. Н. Гассардан дәресләр ала. Аның революцион көрәш тарихы белән кызыксынуы, ихтимал, Гассар йогынтысында уянгандыр. Шушы ук чорда аның күк җисемнәре, җир тетрәү күренешләре, Менделеев хез- мвтлере турында популяр очерклары басылып чыга. Ул матур әдәбият әсәрләре тәрҗемә итеп тә каләм сынап карый. Аның тәрҗемәсендә Андерсен әкиятләре һәм Ь» мәкалә Ф Әмирханнык уэгвв ел «Художественная литература» нәшриятында яыиав «1вЯ;|имми осәрләр»еиә «Кереш» рәвешендә язылган. Журналда бераз аыекартые басыла. Ш аеруча «Мәхәббәтсез үрдек баласы» әкияте хәзерге кенгәче яшь тәрҗемәчеләр өчен өлге булып торырлык. 1907 елда «Әльислах» газетасы ачык рәвештә чыга башлый. Фатих Әмирхан бу газетаның секретаре саналса да, чынлыкта, аның редакторы була. Биредә ул шул чорның иң алдынгы кешеләре— Хөсәен Ямашев, Габдулла Тукай, Гафур Коләхметов, Галиәсгар Камал белән якынлаша Бу әдипләр «Әльислах» битләрендә еш-еш басылып торалар. Галимҗан Ибраһимовның «Зәки шәкертнең мәдрәсәдән куылуы» исемле хикәясе дә беренче кат шунда дөнья күрә. Фатих Әмирханның беренче әдәби әсәрләре шулай ук «Әльислахита чыга. Композиция төзеклеге, психологик тирәнлек һәм көчле гражданлык хисе — Фатих Әмирхан иҗатына хас төп сыйфатлар. 1909 елда басылган «Тэнымаганлыктан таныштык» хикәясендә яшь әдип тыштан ялтырап та эчке дөньясы гаять фәкыйрь булган берьяклы кешеләрдән көлә, белемгә, яктылыкка омтылучы миң карашлы яшьләрне еларга каршы куя. Европача тегелгән ялтыравык киемнәргә төренеп тә бөтен уйхыяллары байлык туплаудан ары китә алмаган ялганчы һәм надан бай малае Гайса, аның гайбәтче әнисе, шундый ук гайбәтче һәм вакчыл Казан сәүдәгәрләре—бу хикәянең тискәре образлар галереясен теш кил итәләр. Болар арасыннан тик Гайсаның сеңелесе Разия гына кешеләр белән мөнәсәбәттә үзенең сафлыгын, самимилеген югалтмаган. Дөрес, әлегә аның карашлары да шактый тар, шактый чикләнгән, әмма аның яктылыкка, мәгърифәткә омтылуы сизелеп тора һәм бу омтылышында Разия кайчак тәвәккәл генә адымнар ясаудан да ку- рыкмый. Казанда Идел пристаненда ул танышкан рус һәм татар егетләре, гимназияне тәмамлап, Мәскәү курсларына укырга китеп баручы татар студенты — болары хикәянең уңай геройлары. Аларда шул чор яшьләренең уртак теләкләре, уртак фикерләре чагыла. Язучы үз әсәрләрендә Печән базары карагруһчыларын һәм шулар кебек үк сөрсегәч карашлы татар буржуазиясен каты тәнкыйть итә. «Бәйрәмнәр» хикәясендәге Вәли бай һәм аның улы Габделгалләм нәкъ әнә шундыйлардан. Дини фанатизм белән агуланган бу кешеләр хатын-кызга кимсетеп, мыскыллап карыйлар, әмма үзләре фәхи- шәләрдән, җенси азгынлыктан бер дә чирканмыйлар. Ләкин иҗтимагый үсеш процессы аларны үзеннән-үзе башча көчләр, башка агымнар белән бәрелештерә. Түбән катлаудан чыккан алдынгы яшьләр хатын-кыз азатлыгы, дөньяви белем алу иреге, чын фән, реалистик сәнгать өчен көннән-көн кыюрак сүз ачалар. «Бәйрәмнәр» хикәясендәге Габделмәҗит — кара көчләргә каршы баш күтәргән әнә шундый яшьләрнең берсе. Габделмәҗитне һәм аның кунакларын Вәли бай дәһрилектә, азгынлык һәм оятсызлыкта гаепли. Әмма яшьләр аның йөзенә бәреп үз фикерләрен әйтәләр: «— Оят дигән нәрсә бик кызык >бит ул.— ди кунаклардан берәү, — сез хатын- кызның качмавын оятсызлык дисез. Ә, минемчә, кеше булып кешенең, башкаларыннан качып, башына әллә нинди кыяфәтсез чапаннар, эсседә шәлләр бөркәнеп йөрүе оятсызлык. Сез менә минем бу озын чәчемне оятсызлык саный торгансыз, ә мин башны ялтыратып алдырып йөрергә бик оялам...» Вәли бай кебекләрнең гайбәтеннән һәм янауларыннан курыкмыйча, яшьләр әдәби кичәгә китәләр. Сүз уңаеннан шуны да әйтергә кирәк: 1907 елдан соң яшьләр өчен әдәби-музыкаль кичәләр оештыруда Габдулла Тукай, Фатих Әмирхан кебек әдипләр һәрчак башлап йөргәннәр. Ул елларда татар буржуазиясе аерым партияләргә берләшә башлый һәм үзенең съездларын уздыра. Әйтик, «Мөселман иттифакы» һәм «Сират-әлмөстәкыйм» («Тугры юл») партияләре. Дини һәм буржуаз-реформистик бу партияләр асылды бер үк фикердә, бер үк платформада торсалар да, еш кына үзара тарткалашалар, бер-берсөн дәһрилектә, имансызлыкта, «кяферплектә гаеплиләр. Шундый партияләр оештырып йөрүче милләтчеләрнең һөм буржуаз филантропларның кайчак ни дәрәҗәдә вакчыл һәм көлке булулары Фатих Әмирханның 1908 елда басылган «Милләт тәрәкъкый иттерү» исемле хикәясендә ачык чагыла. «Габделбасыйр гыйшкы» исемле әсәрендә язучы инде үзен тәмам ныгып, өлгереп җиткән каләм остасы итеп таныта, Бу әсәрендә ул шәкертләр тормышын тирәнтен белеп, җиңелче ирония белән Габделбасыйрның хыялый гыйшкыннан келә. Габдел басыйр үзе уйлап чыгарган хыялый мәхәббәткә тора-бара үзе үк ышана башлый һәм һәм хәтта кайбер дусларын да ышандыра. Бу шәкерт образы аша әдип иске мәдрәсәнең күзгә артык ташланмый торган тагын бер әшәке ягын —кешене физик һем рухи яктан гарипләндерә баруын сурәтли. Соңра бу әсәр таҗик язучысы Садретдин Айнинең дә игътибарын җәлеп итә. «Бохар а и исемле китабының «Шагыйрьнең өйләнүе» исемле бүлегендә ул да нәкъ шуңа охшашлы вакыйгалар турында сөйли. Фатих Әмирхан үз халкының язмышы өчен тирәнтен борчылып яши. Шуңа күрә яшьләргә бернинди хезмәт күнекмәләре бирмәгән, аларны эшлексез буш башлар, коры куык, мактанчыклар итеп тәрбияләгән иске мәдрәсә кануннарына каршы чыга. Искиткеч үткен юмор белән язылган «Сәмигулла абзый» исемле җыйнак кына хикәясендә язучы татар тормышындагы үтә вакчыл мещанлык күренешләрен тәнкыйтьли. Язучы саран гына буяулар белән бөтен гомерен чәй. шикәр турында сөйләшеп утыручы эшлексез, мыжык карт образын тудыра Шикәрне чәйгә салып эчәргәме, әллә кабып кынамы — Сәмигулла картның бөтен кайгысы әнә шул. Әмма Сәмигулла образын аның гаиләсеннән башка күз алдына китерел булмый. Беренче карашка үтә юаш күренеп тә, чынлыкта исә йорт башы булган Маһитап абыстай да. аларның кызлары да рухи үсешләре ягыннан Сәмигулладан әллә ни ерак китмәгәннәр. Мәкәрҗә ярминкәсенә сәфәр чыкканда күлме чөй, күпме шикәр алу хакында алар арасында бетмәс-төкәнмәс кирәксез бәхәс бара. Шуның аркасында Сәмигулла белән улы Хәкимулла пароходка соңгаралар. Гаилә членнарыннан бер Хәкимулла гына йорттагы шундый тәртипләрдән, вакчыллыктан риза түгел. Димәк, биредә заман сулышын тою ягыннан бала атадан өстен чыга. Ләкин әле яшьләрне электән басып килгән баш ию, өлкәннәргә буйсыну гадәтләре тыел тора. Бу яктан караганда, язучының 1912 елда басылып чыккан «Хәзрәт үгетлңргә килде» хикәясе дә шактый гыйбрәтле. Үгет-нәсихәт бирү өчен, шәһәрдә укучы баласы янына берәр мулланы яки берәр диндар картны яллап җибәрү татарларда элек-электән бер гадәт булып килгән. «Хәзрәт үгетләргә килде» хикәясендә Фатих Әмирхан әнә шул искергән йоладан көлә. Мәдрәсә тәмамлаган Закир өлгергәнлек аттестатына имтихан бирергә җыенып йөри Шул чак, аны үгетләргә дип, заманында кадими Бохара мәдрәсәсендә укып, соңра Каргалы мәдрәсәсендә мөдәррислек иткән хәзрәт килеп чыга. Ләкин бу юлы ул үзенең элекке шәкерте алдьгнда акыл сата алмый. Иске мәдрәсә тәрбиясеннән ваз кичкән алдынгы яшьләр белән бәрелештә аның фикерләренең үте көчсез булуы гына түгел, хәтта хәзерге көндә бөтенләй көлке икәнлеге ачыклана. Фатих Әмирхан һәр әсәрендә диярлек күпмедер дәрәҗәдә хатын-кыз ирете мәсьәләсенә кагыла. Әле 1909 елда ук «Татар кызы» исемле хикәясендә ул зур социаль әһәмияткә ия булган шушы теманы күтәреп чыга. Коръәннең сиксән беренче аятендә борынгы мәҗүсилек йолалары телгә алына. Ул йортлар буенча, имештер, гаиләдә беренче булып кыз бала туса, тереләтә җир-ә күмелергә тиеш булган. Кыямәт көнендә ул баладан, янәсе: «Ни гөнаһларың өчен терелегә күмелдең?»—дип сораячаклар икән. Фатих Әмирхан үз заманының хатын-кызларына да корьән-шөриф- тәге шул сорау белен мөрәҗәгать итә... Әйе, алар да, борынгы мәҗүсилек чорындагы кебек үк, тереләтә җиргә күмеләләр. Чөнки алар алты яшьтән алып соңгы көннәренә кадәр бернинди хокуксыз хәлдә, кара чадра астына ябылып яшәргә мәҗбүрләр Шуңа күрә Фатих Әмирхан үз иҗатында бу темага кат-кат әйләнеп кайта, хатын-кыз азатлыгы өчен, татар кызларына дөньяви белам бирү өчен гомере буе көрәшеп килә. 1910 елда ул «Рәхәт көн» исемле хикәясендә дин-шәригать изүе астында бичара хәлгә калган татар хатын-кызлары — Мөхип карчык һәм Гайниҗамал образларын иҗат итә. Шунда ук без яшь татар егете Закир белән янә очрашабыз. Хәзер инде ул — студент Аның бәйрәм көнне рус кызы белән көймәдә йөрүе, аннары, берәүдән дә куркып тормыйча, кибеткә керүе Мөхип белән Гайниҗамалга искиткеч инсафсызлык, зур гөнаһ булып күренә. 1911 елда Фатих Әмирхан «Хәят» повестен яза. Лирик җылылык белән сугарылган бу әсәренде әдип үз йөрәгендә туган якты хисләр өчен көрәшә алмаган, дин, шәригать һәм иске йолалар тарафыннан рухи зәгыйфьләнде релгән татар кызының тирән фаҗигасен ачып бирә. Хәят үзенә яшьтән үк таныш булган студент егеткә ЛЮЦИАН КЛИМОВИЧ ф ФАТИХ ӘМИРХАН ИҖАТЫ гашыйк була, әмма үзе хисләрен белдерүдән курка. Егет тә аның бу халәтен яхшя аңлый. «Сез бәлки мине рус булганга күрә үзегезгә муафыйк күрмәссез, — дип яза ул Хәятка,— ләкин, дускаем, сөю дигән нәрсә милләт аермаларын белми торган көчле нәрсә икән ул...» Фатих Әмирхан ирләр һәм хатын-кызлар арасында яңача мөнәсәбәтләр урнаша башлавын да күрмичә узмый. 1912 елда Рашат исемле яшь егетнең бераз сентименталь, әмма үтә саф мәхәббәт маҗаралары турында берничә хикәя иҗат итә. Бу хикәяләрдән тирән оптимизм, тормышны, кешеләрне ярату, мәхәббәткә, иреккә, азулыкка омтылу хисе бөркелеп тора. «— Я рабби, нинди шәп нәрсә бу тереклек! — ди Рашат «Кадерле минутлар» хикәясендә.— Аның һәрбер минуты үзенә бер төрле чәчәк ата!» «Рәхәт көн», «Хәят», «Кадерле минутлар», «Татар кызы» хикәяләрен укыгач, аларның бай тел белән язылган матур әдәбият әсәрләре генә түгел, бәлки үзәнчелекле тарихи документлар икәнен аңлыйсың. Аларда Ф. Әмирхан революциягә кь дәргө чынбарлыкка хас булган гаять зур тарихи материалны гомумиләштергән. Ә инде шул ук хикәяләрне тагын бер кат укысаң, ирексездән уйга каласың: әнә бит ничек—чагыштырмача зур булмаган бер вакыт эчендә Татарстан хатын-кызлары нинди зур үсеш юлы узганнар, тугандаш халыклар белән бер сафта нинди зур сикереш ясаганнар. «Рәхәт көн» һәм «Хәзрәт үгетләргә килде» хикәяләрендә Закир исеменең кабатлануы очраклы хәл түгел, әлбәттә. Биредә, бер үк исемнең кабатлануыннан бигрәк, тәмамланган сюжетлы ике мөстәкыйль хикәядәге характерларның тәңгәл килүе уйландыра. Бу хикәяләр ниндидер зур бер әсәр өчен хәзерләнгән фрагментлар булса кирәк, дигән фикер туа. Сүз уңаеннан шунысын да әйтеп китик: Ф. Әмирханның әдәби мирасында тәмамланмый калган әсәрләр берничә. Алар арасында иң зурысы — «Урталыкта» романы. Аның төп персонажларыннан Хәсән Арсланов, Саматов, Мария, Габдрахман образлары, гомумиләштерелгән әдәби характер буларак, әле формалашып җитмәсә* ләр дә, аларда шул чорга хас карашлар шактый ачык чагыла. Мәдрәсәне тәмамлаган Хәсән Арсланов хәзергә әле тормышта уз юлын тапмаган. Ләкин ул инде кайбер нәрсәләрне төшенә, иске мәдрәсә биргән белемнең генә җитәрлек булмавын, милли чикләнгәнлек, дини схоластика заманнарының узып баруын абайлый, русның алдынгы кешеләре белән аралашу кирәклеген аңлый башлаган. Тик шулай да әле ул патша хөкүмәтенә, социаль коллыкка каршы көрәшкә күтәрелгән кешеләрдән читләшә, революциядән курка, үз язмышын куркыныч астына куймыйча гына рәхәт тормышка, байлык-муллыкка ирешергә тели. Кыскасы, аңарда әле вак буржуаз карашлар өстенлек итә. Хәсән образында Закир шәкерткә хас күп кенә сыйфатларны чалымларга мөмкин. Әмма, әйткәнебезчә, роман тәмамланмый калган. Шунлыктан, Хәсән һәм башка геройларның язмышы нәрсә белән, ничек төгәлләнәсең әйтү кыен. Фатих Әмирхан иҗатында аерым урын тоткан иң зур, иң әһәмиятле әсәрләрнең берсе — «Фәтхулла хәзрәт» повесте һәм аңа кереш рәвешендә басылып чыккан «Минем тәрҗемәи хәлем» хикәясе. Бу хикәядә, чыннан да, язучының уз тормышыннан алынган автобиографик материаллар шактый. Әмма шул ук вакытта гомумиләштерелгән урыннар да бар. «Фәтхулла хәзрәт» повесте үзе исә гади фантастика гына түгел, бер үк вакытта сатирик әсәр дә. Дини-схоластик караш җимерелә барган, фән һәм техника үсеше алга киткән шартларда фантастика жанрына мөрәҗәгать итү—барлык халыклар әдәбиятына диярлек хас нәрсә. Бу очракта язучы уз чорындагы иҗтимагый каршылыкларны хыялында туган фантастик җәмгыятькә күчерә һәм, биниһая зур көзгедә чагылган кебек итеп, үз заманы кешеләренә күрсәтә. «Фәтхулла хәзрәт» повестенда мондый бурыч тагын да катлаулана. Чөнки язучы әсәрдә, кайбер прототиплар итеп, уз чоры кешеләрен ала һәм хәтта шул заманның аерым партияләрен, аерым җәмгыятьләрен сатира утында көйдерә. Фатих Әмирханның тәнкыйть уклары иң элек реакцион динчеләргә һәм аларның матбугат органы булган «Дин вә мәгыйшәт» журналына барып кадала. Оренбургта миллионер Гани Хесәенов акчасына 1905 елдан 1917 елга кадәр чыгып килгән бу журнал кадимчеләрнең төп штабы була. «Минем тәрҗемәи хәлем» хикәясендә Фатих Әмирхан бу журнал редакторларының мин-минлеген һәм наданлыгыа тәнкыйть итә. Икенчедән, «Фәтхулла хәзрәт» повестеның әче сатирасы буржуаз реформачыларга китереп суга. Үзләрен чын демократлар, ысул җәдитчеләр дип, купшы сүз бәйләп йөргән бу кешеләр чынбарлыкта шәкерт хәрәкәтенең колач җәюеннән куркалар, ♦ тора-бара хәтта үз сүзләреннән үзләре үк шүрли башлыйлар. Вак-төяк, ярым-йорты 3 үзгәрешләр аларга чын демократик тәртипләр урнаштыру булып күренә. 5 «Фәтхулла хәзрәт» повестеның сюжеты артык катлаулы түгел. Казан университв- 5 тының медицина профессоры Мөслимов һәм 1908 елда үлгән Фәтхулла хәзрәтнең = улы Әхмәт, фәннең яңа казанышларына таянып, мулланы кырык ике елдан соң яңа- * дан терелтәләр. Үзе «йоклаган» арада дөньяда булган үзгәрешләрне күреп, Фәтхулла = бик гаҗәпсенә. Гаҗәпсенеп кенә дә калмый, җиң сызганып, иске тәртипләрне яңадан * урнаштыру чарасына керешә Хәтта шул мәсьәлә буенча халык алдында вәгазь дә х сөйли. Әмма яңа заман кешеләре Фәтхулланы аңламыйлар һәм аңларга да теләмиләр - Фатих Әмирхан бу әсәрендә татар халкының киләчәк язмышы турында күрәзә- £ челек итәргә алынмый. Ул бары яңа Казандагы кайбер үзгәрешләрне һәм Әхмәт гаиләсендәге яңача көнкүрешне тасвирлый. Әсәрдә фәнни фантастика элементлары артык күп түгел. Ә шулай да кырык ике ел эчендә дөнья шактый үзгәргән. Кешеләр рухи яктан баеганнар, зур белемгә, мәгърифәткә ирешкәннәр. Алар сугышка, дини ызгыш- талашка каршы; фанатизм, төрле хорафатлар, милли кәпремүләр алар өчен бөтенләй ят нәрсә. Шул ук вакытта алар җәмгыять тәртибен, әхлак нормаларын бозуга юл куймыйлар. Җәмгыять тәртибенә буйсынырга теләмәүчеләр тиешле җәзасын ала. Фәтхулла хәзрәт театрда утырганда артистларны бүлеп кычкыра башлагач, шунда ук тәртип саклаучы егет килеп җитә һәм хәзрәткә залдан чыгып китәргә куша. Биреде фән-техника яңалыклары да шактый кызыклы. Кешеләр шәһәр буйлап автомобильдә чабалар, канатлар куеп очып йөриләр, оча торган көймәләргә утырып, болытларга кадәр күтәреләләр, шул очкычлары белән турыдан-туры үз йортларының балконнарына килеп төшәләр... Югары катларга лифт-эскалаторларга охшаган күтәргечләр йөреп тора, һәр бүлмәдә көзгеле телефон эшли, телефоннан сөйләшүчеләр бер-берләрен ачык күреп торалар— Әмма боларны тасвирлау язучы өчен төп максат түгел. Аның үзалдына куйган иң зур бурычы — яңа заман кешесен, аның рухи дөньясын ачу Чыннан да, бу әсәрдәге яңа заман кешеләре, Фәтхулла хәзрәт белән чагыштырганда, бөтенләй башка, моннан кырык ике ел элек дөньяның кендеге булып, дини йолаларны саклап, халыкны акылга өйрәтел йөргән Фәтхулла хәзрәт хәзер алар алдында кәлке булып күренә... Әсәрдә яңа заман кешеләренең социаль мөнәсәбәтләре бик аз күренә. Әмма андый мөнәсәбәтләр чагылып киткән урыннарда хикәяләү тагын да отышлырак яңгырый. Әйтик, хатынкызның зур белемгә ия булуы, файдалы иҗтимагый эшкә ирләр белән берлектә катнашуы повестьта шактый уңышлы күрсәтелгән Биредә, контраст буларак, Фәтхулла хәзрәтнең театрда уйлаган уйлары гыйбрәтле. «Хатын-кыз» адвокат булгач, чапан бөркәнеп йөрми шул инде ул!» — дип кычкырырга тели Фәтхулла. «Фәтхулла хәзрәт» повесте үз заманында татар җәмәгатьчелегенең төрле катлауларында шактый шау-шу тудыра. Чөнки, әйткәнебезчә, аның уклары реакцион динчеләргә, кадимчеләргә генә түгел, үзләрен ысул җәдитче дип йөрткән буржуаз милләтчеләргә дә кадала. «...Син «тар балаклар» дип йөртә торган кешеләрнең һәммәсе син»ң шикелле үк надан, синең шикелле үк мотагассыйп...— ди Әхмәт әтисенә — Барыгыз да бер булган инде: ул гыйлемхаль язучы ысул җәдитче. <Мөхтасар»дан дәрес бирүче ысул кадимче, барысы да миләре бертөрле чүпләр белән тутырылган кешеләр булганнар. Бер-берегезне аңлашмый гына сүгешеп йөргәнсез тик...» 1908 елда, «Фәтхулла хәзрәт» повестеның беренче бүлекләре басылып чыкканнан соң, Казан ахуны Йосыф Сәгыйтов, указлы ун мулла белен берлектә. «Әльислах» газетасын яптыруны сорап, губернаторга прошение бирә. Күрәсең, бу очраклы хәл булмагандыр. Чөнки Фатих Әмирхан иҗатын өйрәнүче галимнәрдән кайберәүләр Йосыф ахунны Фәтхулла хәзрәтнең прототибы дил саныйлар. ЛЮНИАН КЛИМОВИЧ Билгеле булганча, бер генә язучының да һәр язганы бертигез дәрәҗәдә булмый. Фатих Әмирхан әсәрләренә карата да шуны ук әйтергә мөмкин. Әмма аның әдәби мирасын тирәнтен өйрәнгәннән соң язучының үткер акылына, күзәтү сәләтенә, рухи байлыгына сокланасың. Бигрәк тә аның әсәрләреннән бөркелеп торган көрәш дәрте, яшәү шатлыгы таң калдыра. Ә бит, карасаң, язучының тормышында кешене сыгып төшерерлек авырлыклар да шактый булган. 1907 елда егерме бер яшендә паралич авыруыннан аның ике аягы да хәрәкәтсез кала. Шуннан соң гомере буе ул коляскага утырып кына йөри. Әмма болар ялкынлы әдипнең рухи ныклыгын сындыра алмыйлар, һәм үзенең иң зур, иң катлаулы әсәре булган «Фәтхулла хәзрәт» повестен әдип егерме дүрт яшендә яза. Фатих Әмирхан 1926 елның 9 мартында вафат була. Яшь Татарстан республикасында һәм бөтен совет илендә барган бөек төзелешне күреп, гомеренең соңгы елларында әдип Ленинга, Кызыл Армиягә, иҗади хезмәткә дан җырлый. Бу уңайдан «Чәчәкләр китерегез миңа» исемле кыска гына нәсергә игътибар итми булмый. Нәсер 1921 елда язылган... Татарстанда һәм бөтен Идел буенда ачлык, ялангачлык, тиф, саранча... Илдә гражданнар сугышы китергән бөлгенлек хөкем сөрә, һәм шул хәлләрдә дә язучы үз иҗатына тугры булып кала, халыкка күтәренке рухлы, якты эчтәлекле әсәрләр кирәклеген яхшы аңлый. Үтә таләпчән каләм остасы буларак, ул яңа җәмгыятьтән, тормыштан, табигатьтән иҗат өчен яңа буяулар эзли. Фатих Әмирхан үзенең бөтен язмышың халык язмышы белән бәйләгән какшамас рухлы язучы була. Шуңа күрә аның иҗаты татар әдәбиятын киң колачлы реалистик әсәрләр белән баетты һәм СССР халыклары әдәбиятының алтын фондына кереп калды. Г. САБИТОВ тәрҗемәсе.